«Татар энциклопедиясе» битләреннән
ВОДЕВИЛЬ (франц. уаи(1е\п11е, Уаи с!е
Уне-жанрга исем биргән Нормандиядәге төбәк
исеме), комедия жанрының (музыкаль номерлар,
такмаклар, романслар һәм биюләр) бер төре. В га
күңелле сюжет, кызыклы интрига, юмор хас.
Татар драматургиясендә борынгы халык уеннары
нигезендә барлыкка килә. Этнографик
характердагы беренче татар В.ләре милли
муз.-шигь- ри әсәрләрдән тора ( мәс., И
Гаспрннскнй- ның «Кыз ярәшү* В ). 20 йөз
башында татар драматургиясе көнбатыш, шәрекъ
һәм рус әдәбиятлары йогынтысында үсә. Татар
сәхнәсендә А П Чеховнын «Кыз сорау*,
Мольерның «Саран*, «Ирексездән табиб*
пьесалары һ.б уйнала. Рев-циядән соңгы татар
драматургиясендә социаль-сәяси характердагы
яңа В. барлыкка килә. Бу сыйфат бигрәк Г. Камал
пьесаларына хас (мәс , «Ахырзаман») 1930-50
елларда татар драматургиясе В жанрына
бөтенләй мөрәҗәгать итми. 1960 елларда яңадан
В. жанрындагы пьесалар языла. Мәс . Г Насрый-
ның «Яшел эшләпә», 3.Шаһиморатның «Тугыз
гашыйк*. X.Вахитның «Күк капу- сы ачылса*. И
Юзеевнең «Бөркетләр кыяга оялый»,
Т.Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» Ф
Яруллинның «Әнә килә автомобиль», Ф
Садриевның «Их сез, егетләр! » пьесалары һ.б.
Әд : Ханзафаров Н.Г 'Гатарская комедия К..
1996; Мәхмүтев һ , ИляловаИ , Гыйззәт Т.
Октябрьгә кадәрге татар театры. К.. 1988.
Н. Г. Ханзафаров
ВОЗНЕСЕНСКИЙ Александр Николаевич
(18.7 1888. хәзерге Мордовия Респ- касы.
Адоратов р-ны Чукалы а. —16-1 -1966, Казан),
әдәбият галиме, филол фән д-ры (1943) Варшава
ун-тын тәмамлый (1913) 1921-30 елларда
Белоруссия ун-тында (1926 дан проф ), 1931 -34
тә кинематография, хим.-технология һәм
педагогика ин- т ларында (Мәскәү) укыта. 1939
дан Казан пед ин-тында, 1940-61 дә Казан ун-
тында, 1943-48 дә тарих-филология ф-тын- да
декан, шул ук вакытта 1946-48 дә рус әдәбияты
каф. мөдире Хезмәтләре әдәбият
методологиясенең гомум мәсьәләләренә,
славян әдәбиятларын чагыштырып өйрәнүгә, М.
Ю. Лермонтов, Н.В.Гоголь, И.С.Тургенев, Т Г
Шевченко, Я Купала, Я.Колае, М.Богданович һ.б.
иҗатларына карый. Әдәбият белеменең милли
үзенчәлекләре теориясен алга сөрә. А А.Фукс, Г
П.Каменев. Г Тукай турында басылмый калган
мәкаләләр авторы.
Хезм Метод преподавания литерату- ры Изв
Наркомата просвещения БССР Минск. 1921;
Метод изучения ли тературы Тр. Белорус, ун-та.
Минск, 1922 N1; Опыт историко-литературного
изучения художественных пронзведеннй в трудах
профессора В.А.Богородицкого Уч. зап. Казан,
ун-та. 1961 Т. 119, кн.5.
Әд : Белорусская ССР: Краткая эн- цикл.
Минск, 1982. Т.5.
ВТОРОВ Иван Алексеевич (1.6.1772
Оренбург губ . Бузулук өязе, Ласкарёвка а. — 14 2
1844, Казан), библиофил. 1805-15 елларда Самара
шәһәрендә судья булып сайлана, шул ук 1812-14
тә городничий булып тора. 1790 еллар башында
шигырьләр яза башлый, ләкин 1800 дән соң
матбугатта әсәрләре басылмый. 1835 елда
Казанга килеп урнаша. В. истәлекләрендә 19 йөз
башы Мәскәү һәм Казан тормы шына караган
әһәмиятле мәгълүматлар тупланган, атаклы рус
әдипләренең тәрҗемәи хәлләрен өйрәнгәндә алар
чыганак ролен үтиләр, мәс , аларда А С.Пушкин-
ның Казанда булуы турында, В А Жуков-
скийның, Н.М Карамзинның һәм 18 йөзнең
күренекле рус «волтерчы*сы В.И.Полян-
скийның әдәби портретлары бар В ның 903
исемдәге 1908 томнан торган китапханәсе аның
вафатыннан соң улы тарафыннан Казан шәһәренә
тапшырыла, ул Казан шәһәр китапханәсенең
(1991 дән ТРның Милли китапханәсе) нигезен
тәшкил итә.
Хезм Москва и Казань в начале XIX в. //
Русская старина. 1891. N4.
Әд : Бобров Е.А. А.А.Фукс и казанс- кие
лигераторы в 30-40-х п Русская старина 1904 N7;
Русские писатели 1800- 1917 Биогр. словарь. М .
1989 Т 1.
Ж Ф.Хәки.нова