Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


ТИРЕС - ‘Татар теленең аңлатмалы сүзлеге" "тирес” сүзенең “кире, сул; арг", "тискәре, каршы", "төньяк" мәгънәләрен дә теркәгән. Аның бу мәгънәләре күп кенә төрки телләрдә дә бар, борынгы төрки телгә дә хас. Р.Эхмәтьянов бу мәгънәләрне фарсы теленнән кергән дип саный (фарсыча тәрса—дошман як). Үҗәт мәгънәсенә дә тарта шикелле Татар телендә тирес бакасы дигән төшенчә дә бар. Сүзлек аны баз бакасы белән тәңгәлләштерә. Ихтимал, “тирес бакасы" дигән атама “төн", “караңгылык" мәгънәсенә ишарәли торгандыр Бәхетсез милләт! Ник синең бер дә бәхетең булмады?! Ник сиңа һәммә эш тирес килеп торды? Г.Нсхакын Тискәре тирес ягы белән туа Мәкаль. Тирестән искән җил — төньяк җиле. Тирес чабата (Сергач сөйләшеннән) Тирес-мирес — киреле-мырлы. Гаяз Исхакыйда “Коръәннән, хәдистән тирес морыс мәгънәләр чыгарып, әллә ниләр кылындырып бетерәләр иде."
ТИРЕС АЯК Сүгенү сүзе. Электә җен-пәриләрнең аягы, йөзе, күзе кирегә караган була дип ышанганнар Ошатмаган кешегә җен, шайтан дип әйтү урынына тирес аяк (кирегә караган аяк), тирес бит дигәннәр ("кирегә беткән нәмәстә”).
ТИРЕС БИТ - Бу сүз намуссыз һәм вөҗдансыз кешегә карата әйтелә. “Тирес күз" дә диләр. Кара: Тирес аяк.
ТИСГЫЙН г —Туксан Бу санның гарәпчә һәм татарча әйтелешендәге охшашлык күзгә ташлана Ләкин тел белемендә (мәс., Л.Җәләй) татарча “туксан сүзе" “тугыз+ун” кушма сүзеннән килеп чыккан дип карала ("сиксән" - “сигез+ун"; ә сиксән саны гарәпчә —"сәманин", “сәманүн")
ТИЯ БИРСЕН ИТҮ, ТӘБЕРСЕН И ТҮ - Керәшеннәрдә ашарга утырыр алдыннан вафатларны да табынга чакыру һәм аларга ахирәттә һәртөрле рәхәтлекләр теләү догасы, ул күңелдән генә укыла Бу вакытта якын кардәшләрнең исемнәрен искә алудан (знкер кылудан) тыш, барлык ата-бабаларның гомумиләштерелгән символы да атала (М.Глухов буенча) Православиеда үлгәннәрне чиркәүдә литургия вакытында искә алуны да тәберсен итү диләр Нугайбәкләр сөйләшендә бу сүз авыз итү мәгънәсенә дә ия. Тур тәберсене - иугайбәк керәшеннәрендә үлгән кешене аның кабере өстенә ашау әйберләре алын барып искә алу
Русча — поминовение.
ТИЯК тар - Билге өчен утыртылган таш. ташбилге Ыруның корбан чала һәм әйләнеп кайта торган урыны
ТОЕК иск. - Каламбур, сүз уйнату Сүзнең икенче, серле мәгънәсен тою (Нәкый Исәнбәт, төрекчә сүз кулланып, “гизле мәгънәсен сиздерү" һәм “тоек" сүзе шип>ри алым буларак әдәбиятыбызда искедән кулланылып килгән" дип яза, аннары мона Кандалыйдан мисал китерә
Дәвамы. Сцзлек журналыбызның 2004 елның 1нче саныннан басылып килә. 156
ТОҖЫМ 1 Пәрәвез җебе Курган өлкәсе Эчкен сөйләшендә мизан Сергач сөйләшендә шайтан дилбегәсе диләр. 2.Гөслә кыллары (нугайбөк керәшеннәре сөйләшендә). Телефон-телеграф чыбыкларын белдерә торган чожьеч чыжич сүзе дә 'тоҗым" белән уртак нигезле. 3 Бозыла башлаган ризык өстендә хасил булган аксыл кунык (Казан аргы керәшеннәре сөйләшендә)
ТОЗ САЛЫМЫ тар Патша заманнарында һәр өйләнгән кеше казнага тоз салымы түләргә тиеш булган, йә аны тоз ташырга мәҗбүр иткәннәр
ТОМАГА к. Сунар шонкарынын башына кидерелә торган күн башлык
ТОМ АК тар Кырыйлары җилкәгә, аркага төшеп торган башкорт бүреге.
Чаг ТОМ АГА.
ТОТКАВЫЛ тар Киртөлаүч! отряд тоткарлаучы гуплав (заграднтельный отряд) Шәһәр капкаларын караучы, тышкы сакчыларны да тоткавыл дип атаганнар Р.Әхмәтьянов “тоткавыл качак солдатларны тотучы" дип тә аңлата
ТОТСАК тар 1 Әсир төшкән кеше, тотык. тоткын Чыганакларда тугнак тоснак варианты да теркәлгән 2 Бурыч гүләү хисабына бирелгән нәрсә \ты.чның арчасы булчаса. йә ийәремнең киезе тотсак булса, солтан колтрына алтын белән саранлык кылса, җан белән аңа юмартлык итсә булмас Сәйф Сарай
ТОХЫМ, ТОХЕМ ф 1.Токым, орлык Ул нәдеркем. иррә зәррә кян (җәуһәр коесы) ирер. зәррә төх.мв мичәсе чәндан (бик куп) ирер. Ачызы бер теле ике. җаны юк. Аны белми куп кеше хәйран ирер (табышмакмын җавабы кара савыты) 2.Йомырка, күкәй
ТӨМӘН I Көнбатыш Себердә Тура елгасы буендагы шәһәр, хәзер олкә үзәге Рявайотләргә караганда, каланы татар кенозе Тайбуга нигезләгән һәм ул вакытта шәһәр Чимге-тура дип аталган 1585 елда биредә ныгытылган рус кальгасы торгызыла.
ТОМӘН II Борынгы төрки телдә ун мен мәгънәсендәге сүс ун мен кешелек Гаскәр. Меңнәргә, йөзләргә һәм уннарга бүленгән. Чынгызклар дәүләтендә ун мен кешелек гаскәр төзеп бирә ала торган хәрбн-адмннистратип берәмлек та төмән дип аталган Тылы/ кэлурти. сабы анта/ Парыс языда он тучән (у тәрилти. дир “Тел" тотып китерделәр сүзе мондый Ярыш даласында йөз мен (ун түмән) гаскәр җыелды, дип әйтә (Тонйокук ядкә|Х‘ )
Тамән ту мән сүзе "бик күн” мәгънәсендә дә кулланылган
ТОМӘН АГАСЫ тар Чыңгыз хан гаскәрендә ун мен сугышчыга баш кепк
ТӨМӘН БАШЫ тар Кара ТОМӘН АГАСЫ. Русча чыганакларда темник. Ясак һәм пошлина җыю кебек эшләр дә төмән башының вазыйфагы булган. Бу дәрәҗәле урын нәселдән күчә килгән.
ТОНКАТАР тар Ханның урдасын саклаучы гаскәрнен гаилә торучылары тургау I Ч.п КӘБТӘУЛ.
••ТӨННЕК БӘЙРӘМЕ" Электә Казан арты Эаеш. Казан арты «һи.» якларында уразага керер алдыннан башкарыла торган “шаян йол.» Кеше йокламас ын өчен аның гоннек тишегенә тыккан чүпрәген урлан йөргәннәр, капкаларын, арбаларын алып китеп суга салганнар, морҗаларын сүткәннәр һ б
ТӨП ХАЛЫКЛАШТЫРУ иск тар Русчасы коренмэацня" XX гасырның 30--елларында сонет милли сәясәтендә тәкъдим ителгән термин
ГОРБӘ I ГУфрак 2.Кабер (ая ........................ и кабер) Гөркестакда суфи илгалареиеи
167
мавзолейлары төрбәт дип атала. Төрбәи шәриф пәйгамбәр төрбәсе. Ләкин шулай да кабер өстенә төрбә кору һәм һәйкәлләр торгызу Исламга хас йола түгел. Ул миляди X гасырда гына тарала башлаган. Беренче булып үзенә һәйкәлне әл-Моктәдирнең әнисе (грек кызы), аннары әр-Ради хәлифә (вафаты 940 елда) куйдырткан. Төрбәләр Шәһри Болгар территориясендә дә бар.
"Идел буенда элекке төрбә бинасының җимерелү уңае белән 1528 елда куелган ташка түбәндәге юллар язылган булган:
Ходаның рәхмәте улсын анларга.
Анлар лаек иде дога кылырга.
Йикерме алтыда улды фәнасы,-
Йыкылды ташының бер хуп бинасы;
Мөзәййэн батыйны, ләгыль-җәваһир.
Йабылмыш лөэ-лөэ мәрҗанлә заһир."
(“Татар әдәбияты тарихы", I том. 1984.)
Төрмә" сүзе дә шушы "төрбә" сүзенә бәйле дип караучылар бар. Электә кабер өстенә төзелгән өсте ябулы корылмага тоткыннарны да япканнар икән.
ТӨРЕК СИСТЕМАСЫ (ҺИҖРИ КАЛЕНДАРЬДА ТӨРЕК ЦИКЛЫ) Бу 8 еллык циклда (шәлкемдә) 2. 5 яки 7 нче номерлы еллар кәбисә ел дип исәпләнә. Елның цикл эчендәге номерын табу өчен һиҗри елларны күрсәткән санны 8 гә бүлеп карыйлар Калдык әлеге номерларга тигез булса, ул ел кәбисә ел дип исәпләнә һәм төрек системасында ул елны зөлхиҗжә ае 30 көннән килә.
ТӨРКИ ТЕЛЛӘР Төрки телләрдә барлыгы 80 миллион чамасы кеше сөйләшә Шулардан төрекләр 35 миллион, үзбәк—12, әзәрбайҗан — 8, татар-7. казакъ 6. уйгыр — 5. төрекмән —3, кыргыз 2. чуаш —1,5, башкорт 1,2. кашкай, афшар һәм Ирандагы башка төрки кабиләләр 1. каракалпак - 0.4. якут 0,3, комык - 0,2, карачай- балкар 0,15. тува 0.15. кырым 0,15, гагауз —0.15, нугай (0.1). алтай (0.05). хакас
O. 05 миллион кеше.
ТӨРМӘ - Мәхбүсханә. зиндан, хәбесханө. тоткыннар йорты; баструк. Халык телендә “отөрмә", "өтәрмен” вариантлары күзәтелә. Рус телендә - “тюрьма". "Тюрьма" сүзе Е Н Шипованын ' Словарь тюркизмов в русском языке" сүзлегенә теркәлгән. Бу сүз Мәхмүд Кашгарыйда да очрый ("турмә" - Рясанен буенча Е.Н Шиповада шулай күрсәтелгән). Борынгы төрки телдә "тура" ныгытылган торак, ныгытма, кирмән ( Котадгу белек ). Себер ханлыгында да ныгытылган шәһәрләр тура дип аталган. Ләкин рус галимнәре арасында “тюрьма" сүзенең немец телендәге "тигт" (манара, башня) сүзеннән алынган булуы турында фаразлар бар һәм мондый фикер дә игътибарга лаек Француз телендә Чоиг" манара, башня. Шахмат һәвәскәрләре хәтер.та булыр, хәзерге рус шахмат терминологиясендә “ладья" дип атала торган һәм түгәрәк манарага охшашлы фигура элегрәк “тура" дип тә йөртелә иде. Чыннан да бу тура-манаралар уен башында шахмат тактасының почмакларында, борынгы кальга- замокларны хәтерләтеп, “сакта" торалар
Рус теленнән татар теленә кире әйләнеп кайткан “төрмә" сүзенең этимологиясен
P. Әхмәтьянон рус теленә исә иске төрки түрмә. түрбә “төрбә (өсте ябулы кабер, шунда тоткыннарны да япканнар)" сүзеннән алынган дип аңлата. Шушы ук фикер Е.Н.Шиповада да бар. Электә төрмә-зинданнарның җирне казып ясалган базлардан гыйбарәт булганлыгын искә төшерсәк, халык аңында “төрмә" белән “төрбә"нсң, зиндан белән кабернең тиңдәшлеге гаҗәпләндермәс Фарсыларда онытылырга хөкем ителгәннәр төрмәсенең махсус исеме дә булган: зиндан фәрамушан.
Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, бу очракта көнчыгыш һәм көнбатыш алынмаларының рус телендә бергә керешеп, кушылып китү ихтималын кире кагып булмый.
ТӨС-Керәшеннәрдә: икона. Татар телендәге йөз. бит. чырай мәгънәсеннән булырга тиеш. Татар телендәге төстәш сүзе “двойник" мәгънәсенә ия.
Дәвамы киләсе саннарда