Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘҢГЕЛЕК ҖИРСҮ


Юлда барам. «Авыр сулап» Тимер атлар йори кырда. Урын жәйгән кәләш кебек. Җир кабартып уза тырма. Җирсегәнмен. Китәрмен күк Тырмаларны тагып, сөйрәп. Кияү егетенеке кебек. Каударланып тибә йөрәк...
Мин утыз ел көткән яңгыр ява. Кон-сәгатен туры китереп.
Уҗым каплап алган кыр-бас>лар. Чүпрә кебек, китте күпереп.
Бу кадәрле туры килер икән: Хәлиткеч чор майның азагы. Безнең гомер үтте күккә карап. Шифалы дым сорап, казганып.
Сиңа кирәк чакта күренми ул.
Үртәп йөри печән чапканда.
Гарык итә еккан игеннәрең Теземнәрдә череп ятканда. Бүгенгесен бик вакытлы чагын— Гомер буе көтеп яшәдем...
Килде дә бит... мин алга рак киттем. Утыз елга ничек яшәрим?
Элек күрешкәнбездер
Берәүләрнең таныш йөз чалымы. Кемнәрнеңдер таныш күзләре.
Ә тулаем әйтеп бирә алмыйм.
Кайда гына бар соң күргәнем?
Илдус ГЫЙЛӘЖЕВ (1946) шагыйрь: *Җир китабы*. *Сер.п- чәсарә*. •Хак сүз* һ. о. китаплар авторы. Һади Такташ исемендәге премия лауреаты .Чанакай !мионында яши
Хәтер сандыгының һәр почмагын Кабат-кабат чыгам тикшереп:
Кай урында, ничек очрашканны Булмый гына искә төшереп.
Бу гомердә, бәлки, түгелдер дә...
Кабатлану охшаш иткәнме?
Җан бит җиргә кат-кат килә, имеш,
Шул сүзләре дөрес микәнни?
Бар ул!
«Чын мәхәббәт бармы соң ул җирдә?»—диеп Очратканым булды сораучыларны.
Ул кешеләр әллә дәртле сою хисен Бөтенләй дә юкка санаучылармы?
Кырык елдан артык инде, хыялларым Барып куна бер кыз тәрәзәсенә.
...II. Ходаем, төшерә лә күрмә берүк Ахмак сорау бирү дәрәҗәсенә...
Төп шарт
Ана сөте белән керсә генә Була аны уятып:
Милли хисләр хасил булмый ахры Үгетләп вә оялтып...
Тәмам азындылар
Сөлек салдык. Әрсезләнеп Кан юлларын тишәләр.
Шунсы яхшы: эчеп туйгач.
Тәгәрәшеп төшәләр.
Комсызлыкта кайберәүләр Шул канэчкеч кебекләр...- Ник китмиләр ил тәненнән Олигархлар сөлекләр?!
Тарихи наданлык
Әгәр сезгә шулай ошый икән.
Ярар, сөйләнеп тик утырыгыз.
«Татар белән монгол бер үк яу,»—дип. Дәреслекләр язып тутырыгыз.
Әгәр сезгә шулай кирәк икән,
Әйдә, еллар буе кабатлагыз...
Ай. гарьләнеп яшим сезнең өчен:
Ялган белән йөзне каралтмагыз!
Барыбер яхшырак
Авыл бит ул—авыл инде, Ни генә сөйләсәң дә: Каешлансаң, яшәп була Сөйсәң дә. сөймәсәң дә...
Урлаганы урлый бирә Күрсәң дә. күрмәсәң дә. Кешегә бит ярап булмый— Бирсәң дә, бирмәсәң дә.
Сәрхушләре эчә һаман Тотсаң да. тотмасаң да. Яшьләр чыгыл китеп бара Тыйсаң да, тыймасаң да. Әжере юк. уртак эшкә Йөрсәң дә. йормәсәң дә. Басуларны билчән баса Сорсәң дә, сөрмәсәң дә...
Ит-сөт артмый, сыерларны Көтсәң дә. көтмәсәң дә. Кадерең юк. алтмыш яшькә Җитсәң дә. җнтмәсәң дә. ...Төне тыныч, һавасы саф. Чиста с\... саныйсың да:
♦ Монда әйбәт әле», дисең. Шәһәргә карыйсын да...
Тыныч гаскәри
Моңда чин маршал ( ажилә Сазөймаиова
Маршалдырмы .түгелдерме. Дәрәҗәм бик Ю1ары:
Зур гаскәри ясан куйды Мине гомер юллары. Миллионнан артык ♦солдат», һәркемнең үз тахтасы. Тезелешкән агач өйләр.
Гүя шахмат тактасы. Хезмәттәшләр шундый уңган, Таңнан эшкә чабалар.
Чит кешеләр уза алмый.
Якын килсәң чагалар.
Алар җыйган татлы байлык Минем данны күтәрә.
Погон тагып йөрмәсәк тә. Устав тогәл үтәлә.
♦ Бигрәкләр зур чирүе», дип, Алын магын котлары.
Яуга чыгар исәбем юк: Гаскәрем бал кортлары...
Соңга калганчы
Йол дызларны күзәтәбез. Галәмне капшый фикер Аның чиксез икәнлеген Аңладык, белдек, шөкер. Кешеләрне өйрәнергә Кайчан сон җитәр чират? Безнең бит бар белгәнебез Туу, яшәү вә зират... Кешелекнең чиге бармы? Кемнән сорарга барын?
Шуны эзлик телескопны Кешегә, җиргә борып!
Ышанмас җиреңнән ышанырсың
Әллә чынлап? Безнен аңыбм.п а Мәгьлүм түгел кочләр эшеме?
Нигә диптер якын күреп булмый.
Үз италмыйм кайбер кешене.
Бер зыяны 1әрчә тигәне юк.
Озешкән юк, телгә килешеп.
Якын дуслар кебек.чөкердәшеп Яшисе бит Iәрләп, көлешеп.
Булмый гына. Авыр тәэсиреннән Читкә киткәч кенә бушанам.
♦ Кара көч бар җирдә*. дигән сүзнең Хаклыгына кайчак ышанам.