Логотип Казан Утлары
Шигърият

КУЯН ЭЗ ЮГАЛТА...


Тукран
Бөтен кошнын үз көе бар, Үзенчә сайрый бар да. Сандугачны әйткән дә юк. Чыркылдый чыпчыклар да.
Ә тукран гел тукылдый, Ничек авыртмый башы? Ахры, кошлар оркестрында Тукран ул—барабанчы.
Карбыз
Авызыңда эреп китә. Кар ашаган идем кышын.
Әйтерсең лә кар инде. Тамагыма тиде лә.
Әллә шуңа карбыз дигән
Исем кушканнар инде? Карбызны да өреп кабам.
Салкыны бар аның да—
Кар да шушы карбыз кебек Карбыз гүя яткандыр күк Тәмле булсын иде лә. Кар белән боз янында.
Тузганак
Тузгыганмы Юк, кыш жш.ка„
Тузганак?'- Ләбаса!
Ьвтен дөнья Дөньяны ак
Булган ак. Кар баса.
Куян ак карда Эз салып үткән. Шулкадәр күп эз. Буталып беткән.
Куян
Төлкене шулай Алдаган куян!— Эзләрнең очын Чуалткан, җуйган.
Рафис КОРБАН (1957)- шагыйрь, балалар пчгн шигырь китаплары чыга мр ти ши ук популяр җырлар авторы. Казанда яши.
Толке, иснәнеп, Йери эз буйлап. Мескен куянны Тотарга уйлап.
Ә куян кырлан Урманга кнткән. Чыршы астында Ял итә күптән.
Суык көндә
Суык дисәң дә суык! Урамнан кертә куып. Бүрәнә чатный өйдә. Бүрекләр йоклый чөйдә.
Җылы өйгә керергә Тели тыштан һана да.
Ишек ачылмасмы, дип. Утыра бусагада.
Йонтәс мәче мыраулап Утыра мнч каршында Киез итекләр әнә Җылына мич башында.
Тегүчеләр
Кыш болынга юрган сырган. Туңмасын, дип калын иткән. Ә куяннар юрган читен Тигез итен тегеп кнткән.
Кыш бабайның шуклыгы
Шук та инде Кыш бабай Ан-ак карлар яудыра. Минем чаңгыларымны Кар астында калдыра.
Ишек алдын көрәргә Туры килә аннары.
Кар көрәгәч, киңәеп Китә ишек аллары.
Кыш бабайның шукльиы Шуна күрәдер әле Көрә син дип, чаңгымны Юри күмәдер әле.
Тигәнәк
Тигәнәкне күр инде син! Эт-көчектән ким түгел. Яныннан һич тыныч кына Үтәргә мөмкин түгел.
Көтеп кенә торадыр күк Берәр малай узганын. Ябышыр1а 1ына тора Балагына ул анын.
Кетәклектә бер танык Чак алмады котымны. Тыныч яткан җиреннән Кытакларга тотынды.
Ни булган икән, дисәм.
Тавык
Йомырка салган икән!
Күнме шау-шу! Ә үзе Бер бәләкәй кош кына... Гүя алтын йомырка Салган кебек кычкыра.
Кабак
Түтәлдә ята кабак. Кояшка кырын каран. Кабарам да ту лам ди. Мин дә кояш булам ди.