Логотип Казан Утлары
Роман

КҮПЕРЛӘР


I
Айсылу ялтырап торган яссы калай өстендә тыпырдатып бии. ә аны уратып алган ахирәтләре кечкенә генә җиз подносларга чиртә-чиртә өерелә: дзинь- дзинь, дин-дин, даң-доң. даңгыр-доңгыр Шултиклем дә дангырдатмасалар! Биегән уңайга кызыкай әле бер якка, әле икенче якка чак аумый кала. Әллә тош күрәме? Кемнәрдер: “Та-та! Ра-ра! На-аГ—дип сөрән салгандай Ондәдә сымак?
Уян әле. балакай, уян!—Дәү әнисе Мәдинә шулай тарткалый икән дә. ә ул тош күреп ята. Бәй. теге тавышлар чын ласа, әллә
—Дәү әни. әллә ахыр заман купканмы?
— Өчтатар урамы яна!
Өнендә ишеткән икән теге ижекләрне. “татар", “урам", "яна" дигән сүзләр шул рәвешле килеп кергән уяулы-йокылы колагына. Чан кагалар, даңгыр- доңгыр итеп. Бар шул аларда Өчтатар урамы Күпме укталганы булды дәү әнисеннән төпченергә, нигә андый исем кушканнар, дип Инде дә сорашып белмәсәме?! Авылларының атамасы да Агайтуган - у ил антыңа Айсылуны, тикмәгә генә шулай атамаганнардыр. бер тарихы бардыр Зирекле дә. Бишкаен да, Яктыкүл дә түгел. Агайтуган—кем “агай" да. кем “туган"'
Шул урында Айсылуның уе кырт өзелде
Тот әле монау сандыкның бер колагыннан.— дип каты гына боерды дәү әнисе.—арурак әйберләрне, ичмасам. Кырчынлыга якынрак бакча очына төшереп куйыйк.
Авыр сандыкны тышка чак күгәреп чыгардылар. Татарлар ягында (шулай әйтергә күнегелгән) күккә ашып ялкын дөрли иде. Бермәлгә генә Айсылуга ул үрә баскан дәү диюне хәтерләтте. Ләү әнисенә шул хакта әйткән иде. анысы:
Күргән кешедәй булып.—дип әрли башлады .-ы. капыл йомшарып, җөпләп куйды —Әйе шул, абау, балам. Ходай коткарсын ул диюдән
Сандыкларын бакча артына алып барып җиткергәндә, геге дию ярты
• Журнал варианты
Гөлнур ЯКУПОВА шатщи 1ин промик. башкорт тг юшһ басыл/ам дистлимн китап авторы. Уфада яши
офыкны ялмап алган иде, гүя. “тоташ авылыгыз белән бер кабуда йотам!" дип үкерә иде.
—Жияе дә. игелексез. Шәрәтауга табан исми, ялан якка сыпыра, арышка сирпелмәсә ярар иде бу янгын, мәлгунь.—Дәү әнисе, шулай сөйләнә-сөйләнә, Айсылуга чиләк тоттырды, үзе көянтәләп алды: —Мә, тот. йөгерик, коткарышыйк бәлагә тарыганнарны.
Айсылу бер колагы белән дәү әнисен тыңласа, икенчесен үр ягыннан килгән авахтарга тырпайтты:
—Өянке күленнән!..
—Арышка!..
—Буразна'..
Йөгергән унайдан, дәү әнисе урык-сурык ишетелгән бу сүхзәрне аңлатып килә:
—Өянке күле Өчтатарга терәлеп тора, суны шуннан алырга кирәк шул. Әй, күпмегә генә җитә анын суы. уймак кына бит ул... Арышны аралап буразна ярдыртырга кемнен башы җитте икән? Алдан ук сөреп куяр иде дә ул, берәү
булса
—Кулак дәү әтием булсамы?
Дәү әнисе ишетмәмешкә салышты. Агайтуганны кыл уртага бүлеп агып яткан Каранай елгасы аша аръяк белән бирьякны тоташтырган Олы күпергә килеп җиттеләр. Эреле-ваклы күперләр, таяулы һәм асмалы басмалар күп ул авылда, ә Олы күпер берәү генә—аннан ат белән дә. машина белән дә үтеп
була.
—Дәү әни, шушы күпердән алып киткәннәрме дәү әтиемне?
Бу юлы да ишетмәде дәү әнисе Айсылуны. Ярын әле әрләп ташламады, урынсызга дәү әтиеңнең сөяген кузгатма, дип. Айсылу да хәбәренең ипсезлеген аңлады, белмәсә бер хәл. Ике мылтыклы кешенең Әхмәдулласын арбага утыртып алып китүләре, ә үзенен Олы күпернең бер бүрәнәсендә чукаеп торган орыга эләгеп егылып, аягын каймыктыруы, атлый алмагач, мәчет ягына тиклем үрмәләп баруы хакында дәү әнисе, мен булмаганда да, йөз сөйләде ләса аңа. Дәү әтисе шул китүдән, суга баткандай, юк булган...
—Әниен бәләкәч иле әле ул чакта, шул баланы уйлапмыдыр, мине дә бергә Себергә сөрмәделәр . —Ишеткән икән дәү әнисе оныкасынын әйткәннәрен, әнә. шул ук юньдә фараз кылып килә.
Айсылуның чигәсенә ут капкандай булды, чарасыздан аны учы белән каплады: ялкынның кайнар тыны өгеп алып бара, тирә-юньдә чыртлашып очкыннар сикерешә. Әлдә яулыкларын чишмәдә чылатып ябынган иделәр, чәчен чытырдап янып китмәс, димә, югыйсә.
Дәү әнисе әллә юләрләнгән: шул эссе табадай кызган күпер уртасында тукталып иснәнеп тора бит.
—Ай. Аллам! Әллә?! Булмас ла... Койка исе чыга, шәйлисеңме, борының сизгер лә синең?
—Әти үгез башы өткәндәге сыман, көйгән мөгез исе килә.
—Әйе. әйе! Шулай гына була күрсен,—дип элеп алды дәү әнисе һәм. әллә чынлап та юләрләнгән, тиктомалдан өстәп куйды:—Их. Динислам!
Ул арада Айсылу Каранайга карап шаккатты. Елгага да ут капкан бит! Дулкыннар, берчә бурлат кызыл, берчә чи сары телен чыгарып азарына ләса. Анавы биегән ут шәүләсе шулай Каранайга ауган икән.
—Бахыркай. Зөлганифә тутакайны әйтәм. дер калтырап утырадыр инде, Өчтатар ана басма аша гына бит. Юл унае сугылып китик, дим, шуннан турырак та ул.
“Их. Динислам!” дигәннән сон, дәү әнисенең зурлап эндәшүе иде. Айсылу жинел сулап куйды: юләрләнмәгән икән.
Золганифә тутакай—дәү әнисенен ахирәте. Кеше, гадәттә, үз яшьтәше белән ахирәтләтә, ә боларнын яшь арасы ару гына. Тутакай җитмешкә жзттеп барадыр инде. Япа-ялгызы гына көн күрә, кәжәдән башка мал ла асрамый
Алар бәгьзеләрдән алдарак та килеп җиткәндер янгын сүндерешергә, әмма сон иде инде. Утнын урты тулган иде. ул дию дүрт ихатаны, каралтысы-ние белән, ике кабып бер йоткан иде һәм әлеге мәлдә куркыныч кызыл күлләрен акаи гып. ара-тирә авыз-борыныннан ялкын бөркеп, уфылдап ята иде Янгын сүндерүче агай мичәүле арбасындагы олы мичкәле суны сиптереп бетергән Илле чакрымда яткан район үзәгеннән янгын машинасы әле килеп җитмәгән Кешеләр ди юнен күзенә һаман да чиләкләп су сибәләр. көрәкләп туфрак ыргыталар Ниһаять, тегенен күлләре томаланды, сүнде. Дөнья капыл караңгыланып китте: әллә ан-зиһенгә чак барып җиткән кара кайгыдан, аллә тырым-тырагаи таралышып яткан кара кисәүләрдән ’ Тан да чак кыелып килә икән әле. офык саргая гына башлаган. Менә-менә кояшнын тәүге нурлары күк пәрдәсен ертыр, илаһи якты җисем дөньяга пәйда булыр Бер генә мәлгә офык алсу канга манчылгандай итәр, бу—көн туу могҗизасына ишарәдер. Ә шуннан алда Агайтуганны. җиргә әнә төшсә дә күренерлек итеп, янгын яктырткан икән...
Шулчак ниндидер хикмәт белән исән калган бер әтәч, бәрәнге бакчасыннан канатын чак сөйрәп килеп чыклы да. телсез калган халыкка да. ваиран кыиралып яткан төягенә дә илтифат бирми, аншаеп утырган мич янында серәеп калган тимер караватның аркасына ничек тә очып менеп, "кикрикүк "не кычкырып җибәрде Кычкырган көенә тәгәрәп тә төште, сонгы көчен салгандыр инде мәхлук үзенең дөньяви мөһим бурычын үтәүгә
Таң атты! Мең тугыз йөз алтмышынчы елнын җәйге бер ганы Кешеләр капыл җанланып китте, колаклары ачылды, күхләре күрә башлады авыл әтәчләре дәррәү сөрән сала икән тирә-якта да. Сыерлар мөгрәшә, сарык-кәҗә бакырыша, казлар каңгылдаша. Тормыш бетмәгән икән әле. әнә. күпме мәшәкатьләр кузгатып, яна көн килгән.
Малайлар кыеклардан сикерешеп җиргә төште Хатын-кыз көтү куарга дип ашыкты Ир-ат колхоз эшенә уңайлады. Өчтатар урамында әби-сәби, бабай- сабаи. бала-чага гына торып калды. Алар ни. нишләсен, кичергән хәсрәтләреннән гаҗиз булудан ары китмәделәр
Ә Аисылунын дәү әнисе, менә гаҗәп, шаулап торган күмер өстендә аркага арка терәп утырган Сонай әби белән Сонай бабайны үгетләп бер була “Елаг ыз, еламасан. кайгы бавырга таш булып төелә ул" Еласаң, күз яше белән эреп агып китә микән ул таш. дип үзенчә фггкер төйнәде кызыкаи
Шушы картлар моннан әүвәлге бер янгында казага тарыган, ул чакта да әллә ничә йорт көлгә калган Шунда чә«гләренә ут кабып, калак яфраклары пешкән дә өзелеп төшкән. Халык ни аларга "Сонай". ягъни "кигек калак", дип кушамат таккан. Ул янгын кайчанрак булды икән? Ой. бахыркайлар, шушы Өчл атарлар. нигә аларнын башына шулай каныкты икән бу. (Ходай дип әйтмәкче иде дә. телен тыя салды, дәү әнисе кисәтеп кунган белгән- белмәгән көенә, тигән-тимәгән урында Раббыга иддига кылма, дәгъва белдермә!) Шулай да. ни өчен сон әлеге урамның исеме "Өчтатар?" Булганмыни А| ай туганда татарлар ’ Очраклы кушылмагандыр бу агама, җирлеге юктан түгелдер. Омма ләкин Айсылу "тагар" дип бармак төртеп күрсәтерлек беркемне белми үз авылында. Ә менә урыслар бар агроном Никитин, анын хатыны Мария апа. балалары Аларны яшьли генә, укып чыккач, шунда эшкә җибәргәннәр Хәзер инде башкортлашып беткәннәр, шартлатып атайтуганча сөйләшәләр. Күрше Бозаулыкта, әнә. бар типтәрләр, татарчалабрак сөйләшәләр Авыллары бәләкәйлектән, мәктәпләре башлангыч кына булгач, арытабан Агайтуганла укыйлар Анын сыйныфында—дүртәүләр. Рау ы дигән кызыкай
белән ахирәтләшеп тә йөри Айсылу. “Син—татар!". “Син—башкорт!" сыман үчекләшүләр булгалый. шаяртышып кына инде. Рауза тәүдәрәк кенә телен башкортчага күндерә ачмый азапланды, ә хәзер хәтта оста сөйләшә.
Аркадаш утырган картларнын берсе торып басыйм дигәнче, икенчесе авып китте. Үз хатләрен үзләре белеп терачешкәннәрдер инде алар, бичаракайлар. Бер агай барып ярдәмләште Сонайлар. ачы сөякләрен чак кузгатып, атлап киттеләр. Әбие әйткән булды:
—Бурдан кала, уттан калмый шул.
Ул арада колхоз рәисе казага таручыларга ярдәмгә әзмәвердәй өч ирне тәгаенләп җибәргән иде. алар янган бүрәначәрне—бер якка, ысланып кына котылган баз бурасын сүтеп, икенче якка өяргә тотынды. Абзар-кура тирәсендә булышканда. Олы күперне чыкканда борынга бәрелгән койка исе тагы яңарды мал-туарларын да коткара ачмаганнар икән, тан алдыннан, ин татлы йокы сәгатендә купкач ни бу мәхшәр. Вак малның сөякләре үртәлеп вакланган, мөгез-тояклары. баш сөякләре күренә. Эре малның яңаклары, теш ыржайтып, капкынны хәтерләтеп ята. Әддәадәм башлары исән калган—шуңа җиңел сулап куйдылар авылда. Айсылуның колагына кереп калды: әүвәле бер кеше янып үлгән, әле армиядә йөргән Сынтимернен дәү әтисе Динислам шулай һәлак булган, ди. шикелле.
и
Яз саен Каранай елгасы Өянке күле белән кушылып-кушылып ала. Аларны тоташтырган кадимге ерганакны агайтуганлылар “Үңәч" дип йөртә. Су-сүл кайткач та. шушы Үңәч байтак вакыт суүсемнәр басып, ләм җепшетеп ята әле. Бар кош-корт шунда ябырыла бу мәлдә. Инәләре бәбкә басып утырганда каңгырып йөргән ата кахчардан алып, җәйнен-жәе Мәтәес сазлыгын төяк иткән кыргый челәннәргә тиклем су тартылганда Үнәчтә торып калган һәм хәзер тыпырдашып яткан балыкларны, маймычларны, вак бакаларны чүплиләр. Челәннәр кешедән курыкмый. иркенләп йөри—әллә бу мизгелдә үзләрен ауламаячакларын беләләр микән’’ Очлы чукышлары белән әкәм-төкәмнәрне сөйрәп чыгаралар да. кабырчыкларын оста гына ачып, эчендәге йомшак җисемнәрен ашыйлар Әмма шул озын аяклы мәзәк челәннәрдән дә алда Үнәчкә Динислам дигән малай "очып" килеп җитә. Хәер, ана очасы да түгел, өйләре якын—Өянке күленә бакча артыгына—Өчтатар урамында.
Мәдинә былтыр тәүге яз шушы тирәдәге чирәмдә бәбкә көткән иде. Жиде яше белән бара ул. кул арасына кергән инде, ойдәгеләр әйтмешли. Быел да шушында китерәчәк бәбкәләрен. Дәү әнисе белән кичә генә каз йомыркаларын кояшка куеп карадылар—кабык эчендәге нарасыйларның муеннарын бөкләп, тәпиләрен йомарлап ятканы күренеп тора Моннан алларак беркөнне табакка җылымса су салып, йомыркаларны йөздереп караган иделәр, һәр оядан икешәр “атасыз"ы чыкты. Дәү әнисе ул юлы: “Ата казыбыз шәп иде. әллә картайды, әллә ашатмадык яхшылап, әбә-ә",— дип куйган иде...
Мәдинә ерактан ук күрде: теге Динислам Үнәчтә мәш килә, бер иелә, бер турая, нәрсәнедер кулына ала да озак итеп карап тора. Нәрсәне булсын, әкәм- төкәмне инде, шуларны жыя ласа ул! "Егерме тартмамда егерме төрле әкәм- төкәм бар",—дип мактанган иде былтыр җәй.
Малай. тубыктан баткак кичеп, кулын терсәгенә тиклем батырып, ләм бутап әкәм-төкәм эзли, эләктергәнен ярга бер тирәгә ыргыта бара
—Әкәм-төкәмнәрен качып беткән!—Кызыкайнын тавышына малайның исе китмәде, мөгаен, килгәнен ачдан ук күргәндер.
—Әйдә, кабырчыкларны карыйк, менә, күр әле. өйдәге тегеләре арасында юк кебек мона охшаганы.
Динислам чалбар кесәсеннән жеп кәтүге сымаграк бер кабырчык китереп чыгарды.
—») монысы мөгезле әкәм-төкәм, безнен бакча артындагы яссы таш тирәсенә җыела алар, нишләптер.—дип сүзне бик тиз ялгап китте Мәдинә
—Җылынырга киләләр инле ташка, кояшта кызынырга, чишмәдән чыгалар
да...
Әйтәм, аларны безнен Чишмә урамындагы кызыкайлар гына таный, ибитә?
— Ибитә. мактанчык...—Мәдинәнен үпкәчеллеген узган жәидә сынарга өлгергән Динислам гиз генә өстәп куйды:—Бу әкәм-төкәм үзе сине таныгандыр әле. йә күлмәгенә күзе кызгандыр, нинди тәти күлмәк, дип
—Матур, ибитә. күлмәгем? Кичә генә тегеп кидерде әни. туган көнемә.
—Бүгенмени туган көнен?
—Юкчы...
—Ә кайчан?
—Җиләк пешкәндә.
—Әйдә, куш капкачлы кабырчыкларны Каранайга ыргытыйк.—дип сүзне икенчегә борды малай
—Нигә?
—Алар суны тазарта.
—Ә лайлалы әкәм-төкәмнәр тазартмыймы?
—Әллә. Алар яшелчәгә, сарык-кәжәнен эченә ябыша, шуны беләм
—Ябышса ни.
—Мал ябыга ласа
—Нишләп?
-Әкәм-төкәм ябышып эч маенны имсә, белерсен.
—Абау, шушы Динислам!
Мәдинә былтыр бәбкәләрен тап шушында көткәненә сөенеп бетә алмый— менә нинди дуска юлыкты бит Рәхмәт инде Ата казга, ул ияртеп китерде бит Ала инә белән Ак инәне шушында Мәдинәгә дәү әнисе ныгытып җибәргән иде, Ата каз үзе белә ул оясын кайда әйдәргә, иркенә куй. тик күз яздырма гына, дип. Ө аларнын Ата казы, чынлап та. хәгәр акыллы Янгыр яна башласа, инәләрне тиз генә өянке астына куа. алары, бер нәрсә булса, каушый да китә, бәбкәләрен канат аегына жыя алмый. Тилгән килгәнен дә сизми ул инәләр бәгые вакыт, исләре китеп үлән йолкып тик йөриләр Бахыркайлар, оя басып, көн күрми утырып ни. әзрәк ә.тлә диваналаналар? Бәхетләре. Ага каз сакта уяу тора, бәбкәләрен камап кына йөртә
Динислам да бәбкә көтте былтыр Зур булып кыланса да. күп дигәндә яшь-яшьярымга гына олкәндер Мәдинәдән, юкса бүтән эшкә кушарлар иде Ул бер унай биш-алты ояга, тоташ урам бәбкәләренә күз-колак булып йөри 'Бигрәк татулар инде шулар",—дип дәү әнисе белеп әйтә Өчтатлр урамында яшәүчеләр хакында. Үзләре аерым утыралар, бал ки. шуна да күрше-күләнгә ярдәмчелләрдер?
Гагы бер жәи үтеп китте Бәбкәләре ныклабрак канат ныгып белән. Ата каз аларны Кырчынлы буенда йоргә башлады. Мәдинәгә Динислам белән очрашырга форсат бетте. Шул ике җәИ генә язган булып чыкгы кыэыкай белән малайга балаларча дус булырга, уйнарга, сер бүлешергә. Сер дигәннән. Динислам "нәсел комарткысы булган бер нәрсәкәй" хакында сөйлим, дип ике каг укладлы да тукталды. Бер авыз ачканында Мәдинәнен тынлыисы килмәде Өчлатар урамыннан, бизәкле зәңгәр көянтәләренә талдан үрелгән кәрзимнәр элеп. Динисламның ике апасы, унбиш-уналты яшьләрдәге кызлар.
Комяргкы борынгыдан калган нттолгклс н-Ч'» •* мирас
төшеп килгәнен күреп калды да алардан күзен дә ала алмады: алъяпкыч итәкләренә чигелгән күгәрченнәргә карап һушы китте. Күгәрченнәрнен чукышларында чәчкәләр, пешкән кура җиләкләре—андый гүзәл нәкышне күргәне дә юк иде кызыкайнын. Апайлар купшы атлап үтеп киттеләр, кәрзиннәрендә—ап-ак челтәрләр, сөлге, тастымаллар.
Ә икенче юлы ничек булган иде әле? Әлеге шул апалар күршедәге җиңгәчәйләре (бу урамдагы жингиләр дә гади түгел, ә җиңгәчәй икән) белән Каранай тубыгына су керергә төштеләр. Бәрәнге күмгәннәр, битләрен туфрак чаңы баскан, маңгайларыннан агып төшкән тир юллары гына ап-ак булып беленеп тора. Ак йөзле шул Өчтатар урамы кыхлары. Ак йөзле, коңгырт чәчлеләр. Ә Динислам чи сары—бите кояшта пешеп, тиресе сыдырыла да йөри, танавы шау сипкел. Чәче бит әле үзенен—салабаш юкәсе сыман аксыл сары.
—Әллә ишетмисен дә. мин сина. адәмгә санап, борынгы әманәт хакында сөйләп торам тагы.
—Битеңә каз мае сөрт, чи кабырчык!—диде дә Мәдинә күлмәге-ние белән апалар арасына суга сикерде. Шул мәлдә, җанын көйдереп. Динисламның: "Каракай, бар битеңне ю. күл суы йомшак ул. бәлки, агарырсың”.—дигәне исенә килеп төшкән иде. Монынчы елганын кичүле ягында гына комга терсәкләнеп аяк чәпелдәткән булып “йөзгән” кызыкайнын бу кыланышын күреп, малай югалып калды.
Әйе. ике жәй уйнап калдылар. Балалык белән хушлашулары да шул булгандыр. Арытабан Чишмә урамындагылар Кырчынлының тугайга чыккан җирендә буа буды, каз-үрдәкләрен шунда төшерде. Динисламны тегермәнче атасы үзе белән бергә эшкә йөртә башлады. Кабырчыклы тартмаларын да күрсәтә алмады Мәдинәгә, “нәсел комарткысы" да бер табышмак булып калды.
Биш елдан соң гына күзгә-күз тагы очрашты алар. Инде үзләре генә түгел, тоташ дөнья үзгәргән иде—патша җәнаплары төшерелеп, алай гынамы, ботен гаиләсе белән атып үтерелеп, илгә большевиклар хужа булган иде.
Көньяк Урал сыртларына сыенган төпкел башкорт төбәге Агайтуганга заман җиле килеп кагылган гына иде әле. Олы юллардан читтә, язлы-көзле таша торган ике зур елга—Каранай белән Агыйдел аръягында яткангамы, авылга бу инкыйлап нәсел-нәсәп өчен корбансыз, кансыз гына килеп керде. Буталышлар, кырылышлар алдарак иде әле...
—Мәдинә?!
—Әллә танымыйсыңмы?
—Таныймчы.
Икесе дә җайсызлык тойгысы кичерде, нишләптер.
—Апаларын кияүгә чыккан икән, ишеткән идем. Мөгаен, берәр алъяпкычлары калгандыр әле. чигү өлгеләрен күчермәкче идем, шуна килгән идем.—диде Мәдинә. Чынында аны Өчтатар урамына Динисламны күрү теләге тартып китергән иде. моны үзе дә тоемлый гына, ә зиһененнән үткәреп аңламый иде. Күңеле шушы якка омтылды да торды, боекты да торды бу арада..
Бер-берсенә яшерен генә күз салыштылар “Чәчләре әүвәлгечә юкә сүс сыман аксыл түгел, ә куе сары—арыш саламы төсенә кергән. Ә күзләре, йә Ходай!—шул арыш арасында үскән зәңгәр чәчкә кебек зәп-зәнгәр" Шулай уйлады Мәдинә егет булып җитмәсә дә. малайлыктан чыгып, буйчанланып киткән балалык дустын күзәтеп. Берчә үз итте, берчә ят итте аны.
Динислам таныды да. танымады да каршында торган кызыкайны: Тыңлаусыз бөдрә чәчләрен шомартып тарап үргән, маңгаендагы түгәрәкләр
генә, чәчүргечтән ычкынып, элекке Мәдинәне хәтерләтә. Ә битендәге чокырлары бармы икән? Елмайса, күрер идем..."
—Әйдә, мин сина күбәләкләремне күрсәтәм.
—Куй, йә кеше күреп калыр икәүләп өйгә кереп киткәнне
—Күрсә ни?!
—Һаман да бала-чага кебек шул күбәләкләр белән булышасынмы?
—Кичә генә, тегермән шарлавыгыннан бәрде кармаклаганда. туп-туп булып очып йоргән сары чобар күбәләк тоттым.
Балалыгы әллә кая еракка китмәгән иде ате Мәдинәнен. кызыксынуын жинә алмалы, егеткә (Динисламны хәзер малай дип әйтеп булмый да инде!) ияреп, жәйгс алачыкка терәтеп салынган такта янкормага керде
Монда—Динисламның гына дөньясы икән Киштәләрдә, эреле-ваклы таргмаларда—кабырчыклар, әгәр үз күзе белән күрмәсә. Мәдинә аларнын елга- күлләрендә шултиклем дә күптөрле әкәм-төкәм барлыгына һич ышанмас иде Ә күбәләкләр! Ике зур тактага тезеп кадалган бу матур мәхлуккайларның нинди генәсе юк икән лә! Бермәлгә кызыкаинын күзенә тәти каптырмалар, алкалар булып күренде ул күбәләкләр
—Зәнгәр чикерткә очратканын бармы? Менә кара, былтыр печәнгә барганда тоттым.
—Әллә. Яшел чикерткәне генә беләм. Атаръянны, аю чикерткәсен әйтәм. күргәнем бар. Ә бу нинди бөжәк ул, җиз төймә икән дип торам?
—Төймә түгел, җиз конгыз бит. алып кайтып күрсәткәч, әти дә аптырады, гомердә очратканым юк иде, ди.
—Әнә, орлеккә тагылган кабык эчендә дә нидер бар.
—Күреп калгансын, ә...
Динислам утыргычка басып кабыкны төшерде дә эченнән киндер төргәк алып такта идәнгә жәйде.
Мәдинә башта берни аңламады. Бер-беренә тоташтырылган сызмалар, язулар Күпер сыман да, басма сыман да...
—Әллә күпер?
—Зирәк син. Мәдинә, шул зирәклеген өчен —“яратам" дип әйтә язды, әлдә аңлап калды, туктап өлгерде —Бу—шәжәрә. нәсел шәжәрәсс. синенчә әйткәндә, күперләр инде, чыгглап та. Буыннарны тоташтырган күперләр Мин әле, синнән ишеткәч кенә төшендем мона үзем дә. Ин азакта кем тора, укы әле.
—Дин-ис-лам.— Мәдинә яратып, ижекләп укыды Әкренләп "күперләр" буйлап карашы ин өстәге язуга барып җитте дә кычкырып җибәрде —Динислам!
—Әү. Саңгырау юк ласа монда, шымрак сөйләш.
— Күпернен башында да синең исемен язылган бит. димәкче идем.
—Минеке түгел, ә борынгы бабам исеме, атаклы Динислам мулланыкы Ул ияртеп китергән безнең нәселне Агайтуганга, шушы урамда нигез корган
Ш
Аһ'
Ачыргаланып, эчендәге тетрәнүләрен, хәтерен айкаган көчле дулкыннарны берьюлы тышка бәреп чыгаргангамы, янында кыр кажәсе кебек сикергәләгән оныкасы Айсылуны капыл исенә төшергәнгәме, үз авазы Мәдинәгә күк ишелгәндәй гөрселдәп ишетелде, чарасыздан ул тагы да. бу юлы сабыррак изеп, “аһ" орды "Табибә картәнием, тәнемне генә түгел, жднымны дә имләгән олы җ.ш ожмах гүряврен ю утравыняыр мимем кияр кичереп торуымны тоясындыр, аһ! Тагу яшәгәндәй, бер-берссннән тотам калмый дөнья куйган атам белән инәм, газиз җаннар—аһ! Динислам. Аһ. Динислам'" Шулай
сөрәнләде Мәдинәнен. иллене узган, иллә тәүге мәхәббәтен гомер бакый тәүге кайнарлыгында саклаган хатынның бар булмышы. Һәм ул капыл күкрәк читлегендә, йөрәк чаршавында кайчандыр кадатып калган энәнен чәнчүеннән чайкатып китте.
—Дәү әни. ни булды, дәү әникәем!—дип өзгатәнде кызыкай. әкренләп ава барып иңенә килеп терәлгән өлкән гәүдәнен авырлыгыннан бөгелеп төшеп. Ахырда, хәле жинеләя төште, күрәсең, дәү әнисе турайды, түшен калкытып, башын, гадәтенчә, горур чөеп, боерык бирде: “Әйдә, атлыйк, кулыңны ычкындырма, егылып хур булмыйк!" Шул чаклы чыдам шул анын дәү әнисе, уртында ут булса да. тышка бөркемәс, эчкә йотар.
Өчтатар урамындагы янгыннан сон Мәдинә карчыкка (кинәт төс ташлады ул. карчык кыяфәтенә керде дә куйды) йөрәк өянәге ябышты. Йорт-кура тирәсендә генә йөрештерде, фани дөньяга илтифаты югалды. Анын каравы, Айсылуга игътибары чамасыз артты, "ике каш арасында гына йөргән үлем”нең аяусыз тынын тоя иде ул һәр күзәнәге белән.
Арыш урагына төшәр көн дә җитеп килә. Айсылуның әтисе салабаш күленә салган кайрыларын әрчеп, юкәсен киптереп, сүсләп тарап бетергән дә, хәл белергә кайтып урады.
—Кияү, әлдә генә сыерны ияртеп кайтмагансың, Айсылуга төшәр иде мәшәкате, мин хөртәеп киттем бит әле.—дип каршылады киявен Мәдинә карчык. Айсылу белә: дәү әнисе улы сыман күреп ярата аның әтисен. Үзенең улы булмагангадыр. бәлки. Булыр иде дә, Әхмәдулла дәү әтисен кулак итеп Себер сөрмәсәләр..
Шул вакыйганы янартып яңадан сөйләде әле дәү әнисе Айсылуга. Ул гынамы, торганы бертарихнамә бәян итте Мәдинә карчык оныкасына шушы араларда. Исләр китәрлек хикәятләр, мәхәббәт кыйссалары... Аннан алда, кояш сүрелгәч, көн җиләсләнгәч кенә, җитәкләшеп, тора-тора Шәрәтауга менделәр, кичке шәфәкъ нурларында ниндидер илаһи бер төскә кергән Агайтуганга югарыдан карап тордылар. Шунда дәү әнисе бер чикерткәне күреп калды да мәзәк хәбәр салды:' Динисламның зәңгәр чикерткәсе!" Айсылу күреп өлгермәде шул. сикереп торган бөжәк бала үскәнне көтеп торамыни сина...
- Дәү әни! Кем ул. Динислам—авырганда телеңнән төшми?
—Динисламмы? Сөйләрмен, колынкаем, сиңа—сөйләрмен. Күңелем җәүһәрләрен тагы кемгә таратыйм да тагы кемгә мирас итеп бирим?!
Печән өсте. Ирләр, бер-берсенен үкчәсенә басардай булып, тотам калышмый, колач каерып печән чаба. Аклан үләненең тыны тирә-юньгә тарала. Ак чәчкәләр, кыңгыраулар, мәтрүшкәләр, андыз, бөхтә. кымызлык үләннәре, чалгы чапкан унайга. исерткеч хуш ис бөркә, сут агыза. Мәдинә таганга чәйнүк элеп ут кабызды һәм. төтеннән качып, каен күләгәсенә барып утырды. Чабылмый калган озын үлән арасында алланып күренгән көртмәлегә үрелде. Шунда берәү шым гына арттан эндәште:
—Гөлмәдинә!
Динислам! Аннан башка кем аңа шулай эндәшсен, ди.
Туган көнен белән Мәдинә-Гөлмәдинә. Менә бүләк китердем сина.
Егет анын каршысына килеп утырды, башына гөлләмә-таҗ кидерде. —Ай!—Кыз маңгаена килеп орынган җиләктән дертләп куйды.
—Җиләк тә кушып үргән идем шул, син бит җиләк пешкәндә тугансың. Ошыймы? дине Динислам һәм Мәдинәгә карап, бер гаҗәп күргәндәй, телсез калды Кыз. аптырап, итәк җиңен тартып рәтләштерде, әллә берәр ябышкак үлән сарылганмы, дип. иңбашларын сыпыргалады да түзми сорады:
Ни булган, нигә алай карыйсын, исен китеп?
—Үзгәргәнсең син —Ямьсезләнгәнме?
Киресенчә, синнән матур дөньяда юктыр.
—Эзләп кара.
—Билләһи. Гөлмәдинә, әллә шушы такыя шулай килешә, чибәрлеген— ятып үләрлек.
—Үлмә инде, зинһар, мә. такыяңны салам —Юк-юк, салма, сине ул түгел, ә син аны матурлыйсын —Теле шушының..
Динислам күп сөйләшеп тора алмады, бер-ике буйга гына чалгычылардан калып торган иде ул, бүләген бирер өчен генә. Иртәгәсенә кич тегермән шарлавыгында очрашырга сүз куештылар. Ашлык тарттыручы юк. тегермән ташлары бу чорда ял итә. шулай да. каралтыга күз-колак булырга кирәклектән. Динисламнар чиратлап сакта тора. Тегермәнчелек—атарнын борынгы кәсебе Сәвитләр дә әлегә шул кәсепләреннән аермалы, хат ык та бик теш кайрамый Элек тә. хәлле генә яшәсәләр дә. артык бай исәптә йөрмәделәр, әҗергә ашлык алуын алалар иде. ләкин чама белеп, намус саклап—бәлки, шуна атарга каты бәрелмәделәр. Аннан килеп, тегермәнчелек тә һәркемнен кулыннан килә торган эш түгел бит әле ул.
—Шәҗәрәне күргән иден бит. ин беренче торган исемне— гагын бер Динисламны—хәтерлисеңме,—дип башлады егет һушы китеп тыңлаган кызга,— ул ияртеп китергән безнен нәселне Агайтуганга Башта Иван явыздан качучылар күмәк булганнар, килә-килә әзәйгәннәр. юл унае. кайсы төбәктә мөмкин, шунда торып кала барганнар Шәҗәрә шулай сөйли Өчәүләп. Динислам бабам, әнисе һәм хатыны, килеп шушында төпләнгәннәр Урынны башкорт аксакаллары әлеге Каранай тубыгыннан биргән Урталыкта, күз унында булырлар, дип уйлаганнар микән'1 Шуннан киткән инде Өчтагар урамы, бсләсен килсә
—Этү. Динислам, син—татармы”
—Татарлык. Зөлганифә тутакай әйткәнчә, шәҗәрәдә генә саф көенчә калгандыр инде хәзер. Күп дәверләр яшәгән бит Динислам бабам нәселе монда, кара башкортлар арасында, кан катышып беткән, гел. гореф-гадәтләр агайтуганча. ә шулай да төп чыгышыбыз—әйе. татар. Казан татарлары —“Кара башкорт" дигәненнс ничек аңларга'’ Көлүенме1’
—Чын башкорт диюем, исәркәй. Мәдинәкәй-Гөлкәй. Син тагы үзенә алып торасыңмы, коңгырт йөзле, кара чәчле булгач, ә? Бер әйттем бит инде, дөньяда юктыр синдәй чибәр, дип
—Казаннарда бардыр, бәлки’
—Гөлмәдинә, сина ышанып сөйлим боларны. сер тота беләсеңме әле’— Динислам сүзне икенчегә борып салды
—Беләмче. Таптын тагы яшерер сүз. урамыгызның исеме үк кычкырып тора да аны.
—Шулай да сыман . әмма бегнен өчен шәҗәрәбез изге сер— комаргкы ул. Динислам бабам мулла булган. Коръән Кәримне яттан белгән Диндарлыгы белән башкортлар арасында да хормәг казанган. Ватанын бик сагынган, зарыккан “Токымымнан бер инсан кайчан да булса Казанга кире кайтса, туган туфракта тамыр җәйсә, мәнге бакый риза булыр идем ". дигәне васыять булып калган Шул әманәтне үтәүне безнекеләр мина аткарыр сыман тоям —Ә бабаң үзе нишләп кайтып китә алмаган икән?
— Шәҗәрә сөйләвенчә, лнын оч кызы булган. Кыз балалар кузгаламыни, кияүләр хатыннары артыннан иярәме тагы ” Аннан инде нәсел үрчеп, жирегеп кителгәндер Шулайдыр, дип фараз итәбез, чак дөресен кем әнтә .ысын хәзер’
—Шәжәрә шулай сөйли, дисен дә. Ничек, кем саклаган андый хәтерне?
—Һәр буында Шәжәрә саклаучы булган, ана телдән сөйләнә торган тарих та мирас ителгән, шулай тапшырыла килгән буыннан буынга.
—Искиткеч...
—Ә беләсеңме. Гөлкәем-Мәдинәкәем. кем әлеге көндә Шәжәрә саклаучы?
—Әллә син?
—Нәкъ шулай. Гөлкәем.
Шунда Мәдинәнең анында күк кабагы ачылгандай тоелды: барыбер дә икенчерәк шул ул Өчтатар урамы кешеләре. Менә бит Динислам, тач башкорт булып беткән Динислам да. ничектер үзенчәлеклерәк, чак кына башкачарак. Кайсылый назлы эндәшә, анын телендә генә исеме Гөлмәдинә-Мәдинәгөл, Мәдинәкәи-Гөлкәй бит. Ә тутакай, җиңгәчәйләр—комарткы сүзләредер. Чигүле алъяпкычлары, калфак сымаграк итеп, купшылап яулык чөюләре, көянтәне сынар инбашка гына салып суга йөрүләре Өчтатар кызларының9 Игътибарлап баксан. әллә күпме шәхсән аермачыклар табарга булыр ул... Бәгъзе рәвеш- тасылларны буын-буын мирас итеп калдыра киләләрдер шул... Күпме еллар, гасырлар үткән, ә төсмерләре калган, хәтерләре оемаган.
—Динислам! Ә сина кәләшне татар авылыннан яки типтәрләрдән әйттереп куйсалар?
Бу уй кайдан килеп кергәндер башына. Мәдинә әйтте дә салды.
—Бар ул безнен Өчтатарда андый гадәт...
Динисламның тавышы ничектер ышанычлы чыкмады. Мәдинәнең күңеленә шом керде.
Авылларда туй үткәрер мәл. кыр эшләре очланган, сугым суелган. Кире уйларга бер генә сәбәп бар—күнеленнен. мәхәббәтеннен башкада булуы. Ә кем һәм кайчан, татардамы, башкорттамы.—исәпләшкән сон ул хыялый тойгы белән9! Сөйгәннәр белән кавышу мөмкин түгеллектән, гашыйкларның өзгәләнгән йөрәкләреннән чыккан зар булып тугандыр ул мәхәббәт җырлары, мәхәббәт кыйссалары Йосыф вә Зөләйха. Ләйлә вә Мәҗнүн Динислам вә Мәдинә...
Динислам вә Мәдинәгәчә Агайтуганда Гыйндулла вә Золганифә булган әле, ә алардан да әүвәл—Асылгужа вә Сөмбел.
..Динислам мулланың өч кызынын берсе Сөмбел башкорт егете Асылгуҗага гашыйк була. Егет хәйран оста курайчы ди. Кыз-кыркын Кызлар тавындагы аклан га җыелып уен кора, ул курай тарта икән. Бер шулай, матур жәйге көндә. Сөмбел дә килгән. Биергә төшергәннәр, ә кыз көйгә салмак басмый, күбәләктәй жинел хәрәкәтләнеп "оча" ди. Асылгужа. уйнаган җиреннән туктап, бөтенләй яна, шул арада гына уйлап чыгарган жинел көйне тарта башлаган. Күзе төшкән Сөмбелгә, гашыйк булган, әнә шул тылсымлы тойгы аннан көй чыгарткан да инде.
Берчак, жәйләүгә күчкәч, тагы очрашканнар. Асылгужа кызга курай хакында бер хикәят сөйләгән. Башкорт батыры баскынчыларга каршы яуга киткән, тирмә кашагасына кураен элеп калдырган да әйткән ди: "Шәһит китсәм, курай очыннан кан тамар, чөнки ул—минем рухымдыр"
Үзе сөйли, үзе курай көпшәсе эзли икән егет. Сөмбел таҗлы үләнне күреп каттан да. шаяртып: "Асылгужа. әнә синен рухын”,—дигән. Егет курайны кисеп аттан, бармак баса торган уемнар уеп, озын көйне сыздырып җибәргән. Шулчак Сөмбелгә әллә ни булган, куркышыннан агарынып киткән дә: “Курай очыннан кан тама .—дип. һушын югалткан. Баксан. көпшәне кисеп алганда үткер хәнҗәренең йөзе егетнен бармак битенә тиеп үткән дә, каны курай очыннан тамчылап сарка икән...
Асылгужа чарасыздан кызны күтәреп алган. Динислам муллаларнын
тирмәләре ерак та булмаган, шунда илткән. Тирмәдәгеләрнен коты очкан: кызнын ак күлмәгендә кан. егетнен кулында—анын һушсыз гәүдәсе’
Сомбел исенә килгән. Көчле кичерештән, сөйгәне өчен хәвефләнүдән анын югалтуын белгәннәрдер дә. аклаганнардыр да. Әмма барыбер Асылгуҗадан ваз кичәргә кушканнар Аерганнар гашыйкларны, бер гаепсезгә мәхәббәттән мәхрүм иткәннәр саф күнелләрен.
Сөмбел, үтә дә нәзберек жан булгандыр шул ул кыз. кичерә атмаган аерылышу сагышын, саргаеп үлгән ди. Асылгуҗа башкорт даталарында, тирмәдән-тирмәгә курай уйнап йөреп йөрәген басмакчы булган, ахырда бер яуда барымтачылар кулыннан һәлак булган
...Ел да үтмәде, Өчтатар урамында кыз бала туды. Мәдинәнең күнеле сәер бер кинәнеч кичерде. Золганифә тутакай азак аңлатуынча, аны Динисламга алып бирмәүләренен төп сәбәбе ике нәселдә дә ир заты әз туу булган икән дә. Хактыр. Мәдинәләр токымында да хатын-кыз нисбәте күбрәк шул. ни хикмәттер. Ир нәсәбен үрчетмәкче. кан янартмакчы булганнардыр да. мә сина—кыз бала...
Динислам, бәгьре сызланса да. хатынын какмады, гадәткә кергән уллык әдәбен саклап, канун ихтыярына буйсынып дөнья көтәргә күнде Мәдинәне бер тапкыр да очратмады Максат итмәсән. бәгъзе кешене гомер бакый да күрмәскә була Агаитугандай олуг авылда.
Кыш бетте, жәй үтте, көз җитте Мен тугыз йөз егерме өченче елнын көзе.
Әнә шул көзне булды да инде Өчтатар урамыңдагы беренче янгын Ул чакта да унлап йорт утыра иле тезелешеп. Каранай тубыгында аты урам ясап булмый шул. монда—'Төп йорт. Динислам сөйләвенчә, шәжәрә саклаучылар көн күрә, ә нәсел иште, тармакланып, бүтән урамнарга, хәгга башка авылларга да таратып беткән.
Халык арыш урагына төшкән иде Мәдинәләр чүмәләләрен чүкәйтеп утыртып бетеп кенә барганда, кемдер әче тавыш белән кычкырып җибәрде: "Авыл яна!” Урта төштән күккә олгашып ялкын дөрләп күтәрелә иде “Әллә Чишмә урамы, әллә безнен тирә?” Шулай сискәнде Мәдинә, чөнки йөрәге, үзенә генә төшәр казаны тойгандай, аяусыз дулый иде.
Уракчылар жан-фәрман авылга укталды Кайтып җитүләренә, янгын үзенен хәсислеген эшләп куйган иде.
Күзләре татарлармын шәҗәрәле йортын, күркәм булып балкып утырган йортны, тапмагач, буыннары йомшарды Мәдинәнең "Баһадир гәүдәле, чос Динислам йортны кабат салыр, тырыш бит ул. эшкә нык бит ул” дигән сымаграк уйлар чуалышты анын башында, ә йөрәге сизде, фаҗига салкыны калтыратты йөрәген
Якынрак басуда эшләп йөргән Динислам, янгынны күреп калып, йөгереп кайткан, шартлап янып утырган йортына атылып кереп киткән, тотып калырга да өлгермәгәннәр. “Хөсне хат!” дип кычкырганын гына ишетеп калганнар
Динислам янып үлде. Өрлек сынып, өстенә түшәм ишелгән
Мәдинәдә янып көлгә калды ул янгында. Эчтән янды, эч-бавыры көйрәп, кара сөрем булды.
О дөнья куласасы барыбер әйләнде, тан саен кояш чыкты, кич саен баеды. Өчтатар урамында да тормыш дәвам итте. Авыл картлары, ташлагыз унмаган нигезне, әнә Сәвит урамына күчегез, урын күп ләса, дип карасалар да. ташламадылар, шунда яна бура күтәрделәр
Мәдинәгә дә яучы килде. Тугынчылар нәселеннән Әхмәдулла исемле егет соратты. Белә иде кыз аны. Күрмәлскле егет, хәлле кешеләрнең баласы Каргөнисе ДӨӨИӘ» Анн Ш I и ы м> тзнифә тутакай сыман утырып каласы ы килмәде кызнын. үзе дә өй эчендә бердәнбер токым очлыгы, яшәеш ихтыярын үтәргә кирәктер ләса...
Әхмәдуллага карата йөрәгендә гыйшык очкыны кабынмады, әмма тәне дә чирканмады Мәдинәнең, тышаучан, ихлас җәмәгать булды ул. Ир белән хатын якынлыгын Динислам белән татып карамады, тик барыбер дә моның сөйгән яр куенында икенчерәк булуы ихтималын сиземли иде. Беркөнне. Әхмәдулла армансыз булып эштән кайтып, аягын да салырга иренеп, тупсада утыра. Көне буе тәгәрмәч тугыны ясап, дуга бөгеп арый ласа кеше, осга эше генә түгел, көч эше дә бит. Жәлләп китте ирен, таска су салып, аягын юарга итте. Җылымса сулы тасны китереп утыртты, ләкин уйлаганын аткармады. Хатын- кыз телендә "аяган юган суны да эчәр идем" дигән сүз бар,—бик-бик. өзелеп- өзелеп яраткан хатын сүзедер, дип уйлап куйды үзе.
Ярыйсы гына яшиләр иде. Кызлары туды. Камилә дип исем куштылар. Батасын кулына атгач. тәүге уе баланын әтисенә түгел, ә Динисламга барып тоташты: "Бәгърем, сина ул табар идем сыман". Уй бит ул. тотып йә тыеп буламыни аны. шулай көтмәгәндә килә дә уела...
Аннан инде вакыйгалар куерып китте авылда. Колхозлар төзелде. Кешеләрне кулакларга, ярлы крестьяннарга аердылар. Әхмәдуллаларның тугын сарайлары, кораллары булып, бөтен тирә-якка кәсеп итәләр иде. Әхмәдулланы кулак иттеләр, сарайларын тартып алып колхозга куштылар, үзен Себертә сөрделәр. Әй шул сәясәтне кылучыларның күрә караулыгы. Остасын һәлак иткәч, аның остаханәсеннән ни фәтвә сон?!
Агайтуганнар. исеменә күрә җисеме, дигәндәй, шулай да. бәгъзе бүтән авыллар белән чагыштырганда, бердәм яшәде. Күрәләтә әләкләшеп кеше башы ашап йөрүчеләр булмады сыман. Булса, им-томчы дип. Мәдинәне дә берәр хәлгә төшерерләр, татарларны да. тегермәннәре бар дип. урамнары белән олактырырлар иде. Әхмәдуллага тәкъдир каршы булды, үзе дә дистәләгән тәгәрмәчен сарай башына яшергән иде шул—тентү салдылар да таптылар.
Камиләсе биш кенә яшендә ятим калды шулай. Әхмәдулла кайтмады. Чит туфракта башын салгандыр, югыйсә, югалып калыр ир түгел иде.
Ялгыз калгач. Мәдинә Зөлганифә тутакайга тартылды, аерып алгысыз ахирәт булышты алар. Белгәне белде, белмәгәне юк бу ике хатынны бертугандай итеп бәйләгән изге хәтер хакында. Камиләне икәүләп җил тидерми үстерделәр. Шөкер, ачлыкка да тарымадылар. Тормыш тора-бара бераз җиңеләйде, колхоз ныгыды, кешеләрдә тамак кайгысы бетте. Балалар мәктәптә янача укый, яшьләр комсомол җырларын җырлый, дәртле басып йөри. Киләчәк ифрат матур булып күзаллана башлады.
Әгәр дә сугыш башланмаса. ул гүзәл киләчәк, чынлап та. озакламый алга килер дә иде.
Башта 1905—1918 елгаларга мобилизация игълан итедде. Мәдинәнең күршесе Нәкыйулла. Динисламның яшьлек дусты, тәүгеләр рәтендә фронтка китте. Кичтән кереп чыкты, озак кына сөйләшеп утырды. Ахырда култыгына кыстырып кергән, һаман да тубыгына салып тоткан ак төргәген таратты— китап икән. 'Менә, күршем, яшьтәшем, дисәм дә була, шушы комарткыны синен кулыңа тапшырырга ниятләдем әле. тияр генә иясе дә син аның. Әйе... Мә. кабул ит . —дип Нәкыйулла борынгылыгы саргайган тышыннан ук билгеле китапны ана сузды. "Нөжүмел Форкан"—күзләре гарәп хәрефләрен таныды, ә күңеле—Динисламын. Анынчы Нәкыйулла да дөресләп куйды анын сиземен: Дустымның төсе итеп саклаган идем, бик якын күргәндер мине, шушындый да һиммәтле бүләк күндермәс иде. югыйсә..."
Тора-бара яшьрәк ир-атка да чират килде. 1942 нен җәендә, июль урталарында. Нәкыйулланың улы Жәмил дә фронтка җыенды. Камилә, унтугызы белән барган кыз. аны бөтен авыл алдында озатып калды. Көзгә өйләнешмәкчеләр иде. Ә Динисламның кызы Гөлчибәр ул тапты—ниһаять.
ир бала. Җитлекми туды сабый, җиде айлык булып Иренә. Кара сатин Зарифуллага, сугышка повестка килгәч, нык көенеп киткәндер инде яшь хатын, тулгаклый башлаган да бәбәйләгән дә куйган. Ходайга шөкер—сабый исән. Зарифулла аны күреп, кулына алып, әманәт исем ә»<теп киткән Үзем сыман каракай бул, тимер сыман нык бул. дигән ди ата кеше, улын сөеп.
Кара сатин дигән сирәк кушаматны Зарифулла үзенә үзе ябыштырган, диләр. Динисламнын кызын сората барганда, атеге Зөлганифә тутакай сүз арасында әйтеп салган: "Бигрәк каракай да инде бу кияү егеткәе, ә безнен кызыбыз ап-ак кына, битләре ак сатиндай ялт итеп тора..." Зарифулла агттырап калмаган: “Ак сатиндай итеп кадерләп тотармын кызыгызны, ә үзем кара сатин сыман нык булып, әрсез, авыр эшләрне аткарырмын '—дигән Шулай итеп, Зарифулла Алсынбаев Өчтатар урамыннан үз өенә Кара сатинга әйләнеп кайткан.
Кияүләренең әманәтен үтәде татарлар: улга әтисе калдырган Сынтимер исемен куштылар.
1943 елнын көзендә, ниһаять, фронтта борылыш булды Нәкыйулланың соңгы хаты Воронеждан килгән иде, "Курск дугасы "на чыгабыз", дип язган Шул дугада һәлак булды Җәмилдән бер генә хәбәр алдылар. "Днестрны фашистлардан тазартабыз", дигән. Шуннан сон дүрт аи буе кош теледәй дә хат килмәде аннан. Әнисе түшәккә егылды. Сугышка тиклем үк жәфалаган ашказан чирен дә. Нәкыйулласының үлемен лә. инде килеп бөртек улынын шулай югалуын да күгәрерлек көче юк иде шул Җәмилнең "Камауда булдык, партизаннар белән бергә сугыштык, менә тагы хәрәкәт итүче армиягә кушылдык", дип язган хатын Мәдинә белән Камилә ачып укыды
Ничек кенә авыр, озын-озак булмасын. Бөек Ватан сулашы дигән тинсез афәтнең дә ахыры җитте. 1945 елнын 9 май таны атты
Исәннәр әйләнеп кайтты. Авылдан ике йөз уналты ир-узаман китеп, шуларнын кырык җидесенә генә туган якны күрү бәхете насыйп булды Чиләбедәге хәрби заводка эшкә җибәрелгән кызларның да бер өлеше йә тәгаен эш дип, йә башка бер сәбәп белән Агайтуганга кире кайтмады Какшады авыл, ятимләнде.
Камиләнең егете августта хәбәрсез генә кайтып төште Кемгә хәбәр итсен инде, әтисе сугышта башын салды. Җәмил моны белеп киткән иде Әнисе дә вафат. Бертуган апасы Зөбәрҗәт бар иде дә. ул корал заводында торып калды. Ленинградтан бронь белән килгән бер урыс егетенә ияләнгән, шуна ияреп китмәкче икән, дип тә сөйләделәр анын хакында.
Җәмилнең, шулай да булса була икән, ике елдан артык ут эчештә йөреп, бер генә җәрәхәте дә юк иде. Җиләк кебек кызлар, яиь-яшь гол хатыннар белән тубык гиненнән тулып яткан авылга киштәдән ныкчым гәүдәле, госкә- башка сөйкемле егет кайтып төште. Кем өлешенә? Барысы дә белә Камилә өлешенә. Ләкин, буйдак егетләр бармак белән генә санарлык булганда, нишләп әле Камиләгә генә тияргә тиеш бу бәхет?! Җәмилне үзенә каратырга тәвәккәлләп караучылар табылды, албәпә Шулай да мәхәббәте тирән булган икән егетнең, урта матурлар рәтендә йөргән Камиләгә тугры калды Озакка сузмый өйләнде Каинә йорты иркенрәк булгач, адарда яшәп алып киттеләр Төрттерүчеләр табылды, янәсе, “саплы килен икән Җәмил", ләкин егет бу тәңгәлдә дә ныклык күрсәтте Әнә шул ныклыгы белән Мәдинәнең ихтирамын яулады кияве, улы сыман итеп күрүе шуннан .ы китә.
Җиткән кыз иде бит. көне белән буйга узган, ахрысы, ТУГЫЗ ай дигәндә Камиләнең кызы туды "Кызтаба торган нәселдән шу I без" дип, бу юлы да Мәдинә уе белән Динисламының рухына хәГмр ташлады
Кы 1 балага Айсылу дип исем куштылар. Гос бирер бу исем ана. зх пан ай
нурына күмелгән июль төнендә дөньяга туды ул, йолдызнамә буенча ырыс китерер күк жисеме—Ай үзе.
Ә тегендә. Өчтатар урамындагы Төп йортта (Зарифулласы сугыштан кайтмагач, Гөлчибәр атасы нигезенә күченгән иде) үсеп яткан Сынтимер исемле малайга дүрт яшь тулып узган иде...
Откыр бала Айсылу Мәктәптә яхшы укый, бер яклап та ал бирми. Дәү әнисе сыман ук чәмле түгел, салмак, уйчан булмакчы. Тирә-якка, кешегә шундый игътибарлы бага анын күзләре, әйтерсен. хәтеренә сеңдерә, күнеленә беркетә. Суга карап та һушы китеп тора, чәчкә күрсә, сокланып туя алмый, кош күрсә, артыннан күккә очып китәрдәй булып талпына. Табигатьнең һәр сулышыннан, һәр бизәгеннән хәйран калган оныкасын Мәдинә ирексездән балалык дусты, яшьлек мәхәббәте Динисламга охшатып та куя. әллә бер-бер кодрәт белән сары чәчле, зәңгәр күзле кабырчык патшасының асылы күчтеме икән Айсылуга?
Әмма, кызганычка каршы, нәсәбән һөнәре табиблыкны оныкасы үз итмәячәк, сизелеп тора. Откыр булгач, тиз ота ул шифалы үлән исемнәрен дә, “әнә. дәү әни, кияү үләне, күз үләне, сөял үләне, шеш үләне, әнә—кан үлән, тырнак үлән" дип. яланга чыксан. алдан күреп тора. Нинди чиргә ни дәва икәнен дә атап бара, ләкин барыбер ихласлыгы анын имчелектә түгел шул. Нишләмәк, хәзер инде заманы да бүтән, укыган табиблар бар, алар үзләренчә дәвалар...
Айсылу, могаен. мөгаллимә булыр? Үзе бер әйтеп ычкындырган иде, унынчыны бетергәч, техникумга китәм, дип. Салаватта укытучылар әзерлиләр икән. Харап ласа, шушы бала укып чыгып, Агайтуганда сабак биреп йөрсә?! Насыйп булса, күп тә калмаган...
Шулай шөкерана кылып, тормышка канәгать булып кына яшәп ятканда, тангы йокыда. Агайтуган өстендә коточкыч дию пәйда булды—Өчтатар урамында янгын купты. Анын аяусыз ялкыны Мәдинә карчыкның ят күздән, чит колактан куркып, җиде йозак белән бикләнгән хәтер дөньясын да ялмап алды Сабырлыгы, зиһен яктылыгы белән яшәгән табибәнен йөрәгенә капкан утны сүндерер чара юк иде. Соңгы сәгатенәчә. җанындагы сонгы чырак янып сынгангача. Айсылу оныкасына әманәтләрен тапшырып өлгерәсе, вәгазь- нәзерләрен җиткерәсе генә калган иде ана...
IV
Яз җитте, кар бетәр-бетмәстән күгүлән чыкты. Төш җитүгә, кояш көнне йомшартуга Айсылу укудан кайта да үзен көтеп кенә утырган дәү әнисен йорт алдындагы эскәмиягә җитәкләп чыгарып утырта. Көннәрдән беркөнне дә шулай итте. Дәү әнисе, гадәтенчә, йөзен кыйблага куеп утырды Тавышын шым гына чыгарып, көйләбрәк бер сүрә укый башлады. Айсылуның колагына ясин сүрәсенен сүзләре килеп керде. Әллә дәү әнисе үзенә үзе ясин чыга? Кызыкайнын күңеле сискәнеп куйды, әмма карчыкнын кыяфәте тыныч, хәтта сәламәт бер рәвештәгедәй күркәм күренгәч, борчылуы басылды.
Өйгә керде Чәй эчеп алды. Колхоз эшеннән бушамаган әнисенен кулы җитми калган вак-төяк эшне бетергәч, тышка чыкты. Дәү әнисен беләгенә ябыштырыл әзрәк йөрештертеп алу иде уе, аяклары оеп киткәндер, югыйсә.
—Дәү әникәем?!
Кыз баланын йөрәк аянычы һавалардан каклыгып әйләнеп кайтты:
—Дәү әникәем!!! Дәү әни!! Дәү әникәем!!!
Агайтуганнын ак инәсе, табибәсе утырган килеш йоклап кына киткән иде гүя, шулай сабыр иде анын йөз сырлары.
Айсылунын аны байтак вакыт карышты әле бу чынбарлыкны кабул зо
зо
итмәскә. Ул, йола саклап, зират киртәсе тышында калган хатын-кыз арасында шым гына басып торды. Менә, ләхет ябылды булыр, туфрак төшерелә башлады Беренче уч туфрак сибелде
Рауза ахирәте тугызынчыга килмәде, ул Уфадагы полиграфия училищесына укырга кергән иде "Хәреф жыючы булам, гәзит чыгарам ягъни", дип язган иде хатында. Айсылу шунда гына төшенде: үз авылында юк икән ләса анын жан дусты. Сыйныфташлары, күрше кызлар белән дә тату ул. әмма сердәш түгел. Бәләкәйдән дәү әнисе белән генә сер уртаклашырга күнеккән иде. шуна күрә бүтәннәргә бик сыенып га бармады Рауза исә аны үзенен алчаклыгы, ефәк теле белән әсир итте, шикелле
Яна ахирәт сайлап маташмады Айсылу Ихтыяҗы да булмады, вакыты да накыс иде—китап укуга салды ул әвәслеген
Бер уй эзәрлекләде кызыкайны. Ул уй. әйләнә-әйлән ә. тулгана-тулгана да “Сынтимер” дигән исемгә барып төртелә Анавы Өчтатар урамыннан ул. ате хәрби хезмәттә. Янгыннан сон телеграмма биргәннәр икән, котгеләр. кайтмады Солдат үзенә үзе хужа түгел, рөхсәт итмәгәннәрдер. күрәсен. Айсылуны и кызыксынуы шултиклсм көчле иде. дәү әнисенен хикәятләре дә нык кузгаткан иде анын иләс-миләс кенә яшь күнелен. Нигәдер хәтерләми шул Сынти.чернен төс-башын. Ул үскәнне көтеп тормаган, армиягә китеп барган, имеш, берәү Кы зык, ул да теге кабырчык патшасы Динислам сыман сары чәчле микән?
Ниһаять, унынчыга да жителдс Икс ай укыган иделәр, көзге каникул башланды. Айсылунын күкеле җилкенә дә тора бит шушы чорда Бәйрәм итәсе, тамаша күрәсе килеп тик тора. Клубка танцыга барсан. берәр укытучы күреп кала да әрләп кинәнә Мәктәптә өлкән сыйныфлар өчен танцылар була, әмма анда Айсылуга Хәйдәр дигән малай бәйләнеп йөдәтә. Тигәнәк белән бер. биергә чакырып тенкәсен корыта. Төшмәсән. жайсыз. төшсен, аерылырмын шуннан, димә, чат ябыша дә куя. башка берәү белән ни биеп, ни сөйләшеп булмый. Җитмәсә, озатып булыша, җитмәсә, кулыннан тотарга итә. култыкларга маташа, үзенен Айсылудан бер башка тәпәш икәнен әллә күрми'*' Бүген кич тотам да клубка барам, эләксәм эләгермен, дип. тәвәккәлләп кенә йөргәндә, йогсрә-атлап Рауза килеп кермәсенме!
—Сөенче лә кызына. Камилә апа. мин киләм!—дил сөрәнли. ә үзе. Айсылунын әнисеннән дә алда ишекне ачып, ахирәтенең кочагына ташлана Җәйдән бирле күрешмәгән ләсә алар, бәй
Әлеге Хәйдәрне озаклап сөйләп, көлешә-кодешә клубка юнәлделәр Барсалар, ни күтләре белән күрсеннәр, авылга әллә ничә солдат кайткан бит берьюлы “Кайсысы Сынтимер икән?” дип уйлап алды Айсылу
Шул минутта читтәрәк. посыбрак торган ике ахирәт алдына шәмдәй гоз гәүдәле егет килеп басмасынмы! Теге солдатларның берсе! Айсылу егетмен гимнастерка түшендәге значокларыннан күзен аера алмый торганда (йөзенә күтәрелеп карарга базмады), Рауза әйтә салды
—Биергә чакырасынмы? Кемне, минеме?—Үзе таш вальс көенә талпынып төшеп тә бара. Кыюлык—ярты бәхет, дип белеп әйтәләр, әнә. ахирәте егетнен ныкчым сынына сыенып алган да дөньясын онытып өерелә Ә кое нинди матур, баганага тотынып га биеп китәрсен, әй
—Айсылу, кемнән шүрләп яшеренеп торасын? Әйдә, кой беткәнче әйләнеп алыйк, бүген клубта укытучылар юк. хөррият.—дип. әлеге Хәйдәр шунда анын кулыннан эләктереп алды да уртага әйдәде
Хәйдәр көйгә харап оста баса икән, әллә аяк очларында йөри, биегәндә биегрәк тә күренә үзе Ләкин кызмын уе сыйныфташ малайда түгел, ә баягы
солдатта. Алар һаман да Рауза белән парны бозмаган икән, күптәнге танышлардай, сөйләшеп сүзләре дә бетмәгәнгә охшый. Күз кырые белән генә күзәтә Айсылу: кара чәчле, юка яңаклы, кырлач танаулы икән егет. Алар ягындагы ир-ат халкының гадәти кыяфәте инде...
Озак күнел ачарга форсат бирелмәде. Клуб мөдире агай үзенең башы дәумалле олы йозагын күтәреп килеп керде, “Көн дә бәйрәм, көн дә туй булмый ул",—дип сөйләнә-сөйләнә, яшьләрне куып дигәндәй чыгарды да ишекне шартлап бикләп кайтып китте. Яшьләр, тупсада әзрәк тапанып торганнан сон, таралышты.
Кайтышлый Рауза яна танышы турында сөйләде. Хәйдәр дә ияреп алган иде. ул да кайсыбер мәгълүматлар бирде. Сынтимер икән!
-Яхшы беләм мин аны —Шулай дип ычкындырды Айсылу. Янында килгән икәү гаҗәп итте:
—Яхшы беләсен?'—бер тавыштан кычкырып җибәрделәр хәтта.
—Бездән дүрт-биш яшькә өлкәндер ул,—дип фараз итте Рауза.—Хезмәтемне тутырып кайттым, ди. Өч ел йөргән икән. Чик буен саклаган—пограничник.
— Кырык икенче елгы ул, әтисе сугышка китәр көндә туган,—дип өстәде Айсылу.
—Әллә хат алыштын анын белән, мина эндәшми генә?—Раузаның тавышында шикләнү белән бергә үпкәләү дә бар иде сыман.
Сорау һавада эленеп калды, ана җавап булмады. Айсылуларның өй кырына килеп житкән иделәр Хәйдәр дә тигәнәкләнмәде, шымтаеп үз якларына
унайлады.
Ике ахирәт, ләм-мим сүз катышмый, Камилә апа өстәлгә әзерләп, ак тастымал белән ябып куйган берәр чәшке сөтне эчтеләр, урын җәеп йокларга яттылар. Яга торгач, теге сорау эленеп торган җиреннән “шап" итеп урталарына килеп төште.
—Әллә хат алыштыңмы, дим, шул Сынтимер белән, сер яшердеңме?
—Ул армиягә киткәндә мина чак ундүрт яшь булган ласа, бүген тәү күрдем
әле төсен дә...
—Бер авылда яшәпме?
—Дәү әниемнең ахирәте Зөлганифә тутакайларда берничә очраткан идем
ул агайны, бәләкәч чагымда.
—Әле “агай"ны таный салдын, ибитә, “бәләкәч”? Ошадымы сон?
— Нигә тота килеп бәйләнден, күзен төштеме әллә шул... Сынтимергә?
—Төште, ди. юкчы. Әллә сер яшердеңме миннән, бөртек ахирәтеннән, дип
җаным көеп китте.
Раузаның әйткәне ихлас тоелды Айсылуга. Укыган җирендә дуслашкан егете була торып. Сынтимергә күнел салып йөрмәс инде.
Ахирәтенең уен белгәндәй, Рауза үзе дә әйтеп куйды:
—Рауилым барла минем. Бер күрүдән гашыйк булдым аңа.
Шулай диде дә тынды. Йоклап китмәгәндер, ә Рауил хакындагы хыялларына чумгандыр, дип төшенде Айсылу, чөнки үзенен дә тамчы йокысы килми иде. Кырлач танаулы егет урлаган иле анын йокы фәрештәсен. Әллә, Рауза сыман, Айсылу да бер күрүдә гашыйк булдымы? Шул агайга?! Ә агай гимнастерка кигән ыспай егет кыяфәтендә күз алдына килә дә баса, килә дә баса иде...
Иртәгәсенә Рауза авылына кайтып китте. Айсылу үзенә урын тапмый аптырады. Әнисе дә сизде бугай, юаткандай итте:
— Куш кендекмени үзегез, ә9 Калдырыр иден тагы берәр көнгә Раузаңны, йә ияреп китәр иден Бозаулыкка, дим.
Юк, Бозаулыкка да юлланмады Айсылу, өй эчендә дә кәләп салмады, ә көтелмәгән бер шөгыль табып алды: башланмаган күн тышлы калын дәфтәре бар иде, саклап кына тота иле, шуны ачып, көндәлексымаи әйбер язарга
тотынды. Тәүге битенә Мәдинә дәү әнисенең ин сагышлы чакларында көйләгән җырын теркәп куйды: "Карчыгадан качкан суна үрдәк татка тапмас җикән камышсыз ' Ни өчен нәкъ шушы җыр килде хәтеренә, ни өчен шушы, үзенә бер кагылышы да булмаган сыман сүхтәр язылды дәфтәренә’.
Дрытабан ул уналты яшьлек гомерендәге ин истәлекле вакыйгаларны тезеп чыгарга ниятләнде. Дәү әнисе сөйләгән тарихларны да түкми-чәчми тасвирламакчы булды. Һәр тарихка исем дә кушты үзенчә хәтта Мәсәлән. “Ай мәзәге” үзе бер уймак кына хикәя сыман килеп чыкты
“Безнен бер абзыйны Стәрле базарыннан базарлап кайтышлый, ике бур таламак иткән. Ат менгән булган, артыннан төшкән теге юлбасарлар ла сыбаилы ди. Әй куышалар, әй куышалар икән, безнеке шунда, җан-фәрман ат чаптырып барышлый, игътибар иткән ун яктан аны зур утлы шарсыман әллә нәрсә тотам калмый бастыра ди! Юл урман аша булгач, теге нәрсә агач арасыннан елт-елт күренеп, сикереп-сикерсп чаба, имеш Шунын тәэсире нык булгандыр, безнеке бурлардан куркудан арынган, ничек тә ике хәвефтән берьюлы котылу хакында уйлый башлаган. Әһә! Атына артмаклаткан капчыкларның берсендә вак тоз бар. түш кесәсендә таргтырылган борыч каплары—учлап торып сипкән гегеләрнен күзенә тозын тозча, борычын борычча: тәмам куып җиткән, ди. бит алары. “Мә. сезгә!”—атлары киткән дулап, үзләре киткән чәчрәп егылып— борыч, күзенә кереп алса, нишләтергә белә инде' Котылган бурлардан безнеке Атын жайлата төшкән. Ә теге утлы шар барыбер торып калмаган, анын унаена. шәбәйсә шәбәеп, җайласа жайлап, килә биргән. Артында тояк тавышы ишетелмәгәч, ачыклыкка ла килеп чыккач, безнеке бөгеп рухын җыеп, атынын башын унга борган, туктап, туп-туры теге “әллә нәрсә”гә караган Илаһикайлары—аны эзәрлекләгән хәтәр шар күктәге Ай үзе икән ләса! Якты җисем аны бастырмаган, аләйсән, ә иптәш булып, юлдаш булып кына ияргән, рәхмәт тошкере Әллә япа-ялгыз күктә моңая торгач. Аи бер шаярып алырга, мәзәк итәргә булган микән?..”
Айсылу хикәятләрне ләү әнисе ничек сөйләсә, шулай язды, кайсыбер төштә генә заманчарак сүзләр кыстыргалады, ә гамәлдә төп нөсхәдә калдырды “Безнеке”—Өчтатар урамыннан берәү,—дигән иде карчык, -исеме әллә минем иегә калмаган, әллә Динислам да (ул сөйләгән иде) әйтмәгән—бик борынгы тарих бит...”
Кызынын баш күтәрми язышып утыруына әнисе генә түгел, көне буе ферма эшендә йөреп өйгә сон гына кайта торган һәм шунлыктан Айсылуның ни рәвешле вакыт уздыруын бик белеп тә җитмәгән әтисе Жәмил агай да игътибар итте: чәченнән генә сыйпап иркәлим дигәндә, дәфтәренә дә күз салды, кызыкай ике кулы белән язганын каплап өлгерде
Каплар да шул. Тап өченче кон клубта күргән егет тәңгәленә килеп җиткән иде кондәлекнен юллары )ре генә хәрефләр белән “Сынтимср” дип язып утыра иде.
Шунда нокта куеп торды Фикерләре әле тупланып өлгермәгән иде Инде анын Раузага гына түгел, капылда гына көндәлек битенә дә ышанып күндермәслек сере бар иде—йөрәк сере. Күн тышлы катын дәфтәрен ябып, китаплары арасына яшерде.
Сөенечле уйлар белән мавыгып сизми дә калган, аяклары Айсылуны ни арададыр Золганифә тутакайның капкасы төбенә кигереп бастырган ласа Бай Ярар әйбәт булган да. бер узганда карчыкмын әз-мәз зш-кошен бетерешер Тутакай су ган бакчасында әллә түгал тырмап булыша ’ Бүгенме иртәгәме кар явам дип торганда. Айсылуны күреп тә калды, сүзен дә тезеп җибәрде 3
3. .к У • »
—Әһә. балакай, каникулында да килмәсәң. орышам үзенне, дип җилкенеп йөри идем, бер дә һич... Менә. Сынтимер оланыбыз бакчамны казып, түтәл ясап бирде ате. шуны тырмал йөрүем. Жир туңмас борын сарымсак утыртмакчы идем. Соңладым да инде... Ярар, көз үзе дә соңлады быел. Ничек кенә эшкә тотыныйм, дип торганда, килеп җиттең, рәхмәт төшкере, "ә" дигәнче төртеп чыгасын син аны. бер түтәл нәрсәне.
Әлбәттә, тиз үк утыртты сарымсакны Айсылу. Шуннан өйгә керде, Зөлганифә тутакайның самавыры кайнап та чыккан иде. Икәүләп чәй эчтеләр. Карчыкка кем беләндер чөкердәшеп ризык җыю үзе бер бәйрәмдер, күрәсең, куанычы эченә сыймады. Үзе туктаусыз тәтелди. Сүз унаенда әллә ничә кат “Сынтимер оланыбызны" телгә алгалады. Айсылуга сәер генә (бәлки, шулай тоелгандыр) карашлар ташлагалады. Барыбер дә тутакай беркатлы ул, риясыз ул, дип уйларга да өлгермәде Айсылу, карчык эчендәген әйтеп тә ишеттерде, көттермәде:
—Бер хыял-ниятем бар әле минем, балакай. Ахирәткәем, Гөлмәдинәкәем, китеп барды шул, икәүләп аткарыр идек тә ул ниятне. . Сынтимер оланыма яр ярәшергә дигән изге уем бар иде.
-Яр?!
Тутакай, Айсылуның көтелмәгән хәбәрдән аптырап калуына җавап иткәндәй, өстәп куйды:
— Гыйшык тотышырга гына димәгәндер безгә сезнен токым белән, кавышырга да язгандыр, иншалла.
Айсылуның күз алдына тезелешеп гашыйклар—Асылгуҗа вә Сөмбел, Гыйндулла вә Зөлганифә, Динислам вә Мәдинә килеп баскандай булды...
Яр ярәштерә. колак тешләтә торган заманнар үткән ләса. Әзрәк юләрләнеп тә барадыр тутакай, яше дә ыраган, кайгыны да күп кичергән. “Безгә сезнен токым белән” дигәнен ничек аңларга кирәк? Әллә. Сынтимер белән Айсылуга төбәвеме?!
Менә бер хәлдә—дәфтәр битендә язылган көенчә генә, бимазаламый гына онытылса булмыймы шул Сынтимергә!
Өенә кайткач, Айсылу тагы да әлеге көндәлеген, дөресрәге—күңел дәфтәрен, ачты. Акылы кулына баягы исемне сызып ташларга кушты, ә кулы бөтенләй икенчене эшләде, янә бертапкыр язып куйды: “Сынтимер".
Инде кызның күзләре тик шул чынлап торган күркәм исемнең иясен эзләде, колаклары бары аның хакында гына ишетергә теләде. Ары-бире күргаләде егетне йә урамда, йә тутакайларда. Сүз катышырлык танышлар да хәзер алар. Хәбәрләр дә булып торды: имеш, Сынтимер Мәҗит дигән егет белән бергә читкә чыгып китәргә җыена. Мәҗитне белә Айсылу, Тегермән урамыннан ул. Язга армиядән кайта шикелле, Сынтимергә нәселдәш, бугай.
Сынтимернен уе арытабан укырга керүдә булгач, китаплар караштырды, урыс теленең грамматикасын кабатлады. Бүтән фәннән курыкмый иде ул, ә урыс телен йомшаграк белә. Китаптан укып кына үзләштерү авыр биг чит телне, аралашу даирәсе булмагач. Казандагы университетка җибәрәм документларымны, дигәч, туган-ыруы икеләнеп тә калды: ай-һай?! Сынтимер аларны тиз тынычландырды, укырга керәалмасам, эшкә урнашырмын, башны хур итмәм, диде. Солдат хезмәте аңа өч ел буе ныклы гәүдә генә бирмәгән иде. ә дөнья тапкырында кин мәгълүматка ия итеп, иксез-чиксез Жир дигән планета офыкларын да ачып кайтарган иде. Ул үзендә тормыш давылларына каршы тора алырлык куәт, яшь кешегә хас йөрәк җилкенүе генә түгел, ә эчке бер рухи көч тә тоя иде.
Өмә итеп салынган йорт-каралтынын бөртекләп эшлисе урыннары да әз түгел, Сынтимер шуларны җиренә җиткерү белән дә мәшгуль булды. Клубка йөрештерде, кыз-кыркынга күз салды. Иртән, бригадирдан әмер көтешли.
кәнсәләр алдына җыелып гәп саткан авыл агайлары белән аралашудан да жан азыгы тапты. Ә бит ул армиядә йөргән әз генә бер арада авыл нык үзгәргән иде—"Хрущев заманы" дип атап куячаклар бу чорны киләчәктә. Бер карасан. яхшыга да сыман әлеге үзгәреш кешеләр иркенрәк тын атгандаи. Кире яклары да бар: әлмисактан бирле арыш үскән басуларга кукуруз чәчү килешкән эш түгел, өлгерми дә ул. чи көенә урыла. Арышка, бодай-тарыга төс бирә Агайтутан басулары, их. Никита Сергеевич, шуны да белми икән, тап-такыр. йоп-йомры башы белән!
Әйе. югарыда утырганнарнын да пәйгамбәр түгеллеген анлаган. аларга тел тидерергә дә мөмкин, дип уйлаган буыннан иде Сынтимер Һәрхатдә. бу буыннын аерым шәхесләре, киләчәк ярына өр-яна күперләр салачак вәкилләре төсмерләнеп килә иде анын йөзендә.
Сынтимер клубка беренче баруында ук күреп казган иде. күзгә чазынмаска тырышыптыр, бер читтәрәк торган оялчан кызны Оялчан дисән. карашлары кыю үзенен. капыл гына, кырыйлатып кына күз атты егеткә, очкын сирпегәндәй итте, сискәндерде. Танцыга чакырырга иткән иде. ахирәте алдан йөгереп төште.
Тагы да Золганифә тутакайларда очраштылар Баксан. ул армиягә киткәнче үк белгән Айсылу икән ләса—Мәдинә әбинен оныкасы Дәү әнисеннән тотам калмый йөри торган иде. тутакайга су ташып бирә иде. Шул кызыкаи үсеп житкән, шаккатмады үзгәргән. Тутакайларда иркенләп карады тегенә, буй- сынын, йөзен—күзе белән тоташ сөзеп чыкты: сылулыгы белән су буйлатыр бу! Авыл кызларына бик хас булмаганча, буйчан гәүдәле, аяклары болаи базык, төз генә, юка күлмәгенең итәге аша үтә күренеп тора Кыз шуны сизде булыр, бит очлары кызарып китте. Оялу килешә икән үзенә тагы Карап туймады Сынтимер ана. Куллары тутакай юнәтергә дип китереп тоттырган чәйнүкне тегеләй дә болай әйләндерде, ә күзләре Айсылу ягына карады да торды Кы жы тутакай гөбәдия пешерешергә үгетләгән иде. әле ул шуна эчлек әзерли. Дөгене бөртекләп сайлап алды, бүрттерергә суга салды, бер савытка яшь чогырт әзерләп куйды. Тотынышлары җитез генә. Башын кырын салыбрак алган—харап ихлас кылана. Ә муены нинди купшы икән, аккош муены дисән дә артык булмас Шунда Сынзимсрнен кулыннан чәинүк ычкынып, казтердәп тәгәрәп китте. Исенә килде, кызнын сылу муенына, их. иренне гилереп кенә алырга, дип уе белән ымсынып кына торуы иле лә. Каушап калуыннан файдаланып. Айсылу да күзен егеткә йөгертте: чәчләре шырт та. бөдрә дә түгел икән, дулкынлы икән. Дулкын-дулкын кара чәчләре чыраена бигрәк килешә ләса. Кара чәч. кара каш. ә бите—каракай
Золганифә тутакайның чал башына берләтә бер уй килде: боларнын мәхәббәте кара-каршы булмакчы "мәгашака" дияр иде борынгылар
—Оланым, булмаса, мә. курай тартып алчы.—диде тутакай. Сынтимсрнен бүген барыбер чәйнүкне юнәтә азмавын күреп тора бит.
Гыйндулласыннан казган комарткы ул—курай. Сынтимергә. мәктәптә курай тартырга өйрәнгәндә, азынып сораса да. бирми торган иде “Сөйгән сөягемнән бердән-бер истәлек, үзем үлгәч, васыять—сина булыр".—дип кырт кисә иде Ә өендә уйнарга рөхсәт, килеп комарткы курайны сыздыртын-сыздыртып китә торган иде Сынтимер. Золганифә тутакай, бәген эшен ташлап, әле юнкзәп кой дә чыгара белмәгән малайны тынлап утырыр иде. Шулай өйрәнде дә Сынтимер курай тартырга, нык кына остарды
Әле килеп. Сынтимер тутакайга, "коткардын" дигән сыман, рәхмәтле карап куйды да курайны кулына азды. Ихтирам йөзеннән башта курай иясенен коен уйнап җибәрде, хәтерендә коинен сүзләре я нарды: “ Дөньяларны гизеп бер урадым, синен сыман асыл җир сирәк". Белми иде әле егет бу жырны киләчәктә ничек еш искә төшерәчәген, бәгырь ите береккән Агайтуганын
з*
з&
сагынып нинди күнел газаплары кичерәчәген.
Сынтимер туры басып, күкрәген киереп, дулкын чәчләрен артка ташлап көй тарта, ә Аисылунын күзләре аның курай уемнары буйлап йөгергән бармакларына иярә, һичкенә дә авыл тормышында, балта-көрәк тотып үскән кешенеке димәссең, сыгылмалы озын бармаклары егеткә, әйтерсең, курай уйнар өчен генә бирелгән. Аксөякләрдә генә буладыр ласа андый матур бармаклар... Һәм шулвакытта кызның булмышы монынчы кичереп карамаган тойгылар кодрәтенә тарыды, әллә нинди татлы ләззәттә эреп талыкты. Егетнең матур бармаклары тотанаклы бер наз белән аның чәчләрен тарагандай итә, сизелер- сизелмәс кенә кагылып, битләрен, муенын иркәли. Өркетми бу бармаклар, ә соя, әсәрләндерә, илаһи нурга коендыра...
Мәгашака яшь йөрәкләрдән ургылган хисләр дәрьясына мәхәббәт алиһәсенең канаты тиеп үткән сихри бу минутларга ирексездән шаһитлык кылып торды Зөлганифә карчык. Сынтимер белән Айсылуның язмышлары кушылырмы бу хис-дәрьяга? Әллә кара-каршы ике яр сыман, мәңге аерым һәм шул ук вакытта мәңге бергә калырлармы? Уртада аккан гомер елгасына, вакыт-вакыйгалар ташкынына, дәвер агышларына карап, очрашмас тәкъдирдә ерак та, югалтышмас тәкъдирдә якын да булып яшәү насыйптыр, бәлки, аларга?
Кыш тиз үтте, әллә юри шулай итте? Сынтимер балта осталары белән бура бурап акча эшләп кайтты Аңынчы яз житге. Колхоз чәчүгә тоште. Көннәр, күчәреннән ычкынып түбәнгә җилдергән тәгәрмәчтәй, елдам тәгәрәде. Мәҗит кайтты. Мәктәптә имтиханнар башланды. Соңгы имтиханын тапшырып кайтуга Айсылуны өйдә хәбәр көтә иде: Сынтимер Казанга киткән. Берүзе киткән. Мәжит карышып торып калган. Ярәшкән ярыннан, Нәфисәсеннән, аерылырга йөрәге җитмәгәндер егетнен.
Зөлганифә тутакайга йөгереп барган иде, анысы әллә нигә кырыс торды. "Укырга керер, керә алмаса, эшкә калыр”,—дип коры гына әйтте дә: "Кайтмас”.—дип кырт кисте. Айсылуның үзәгендә дә нидер өзелгәндәй булды, сонгы сүзне ишеткәч.
Унике елдан сон, гомеренең сонгы көннәре җиткәндә, исенә төшерде шул кырыслыгын тутакай. Училишедан соң зур булмаган бер шәһәрдә башлангыч сыйныфларда укытып йөргән Айсылу карчыкның каты сырхаулавын ишетеп, авылга кайткан иде.
—Булмастайга өметләнмәсен, дигән идем сине, аһ, балакай! Гомереңне зая уздырма, тормышлан, ялгышмасам, яшен утызга җитеп киләдер ләса?—дип үзе башлады Зөлганифә тутакай.
—Ә ул... ул өйләнгәнме?
—Буйдак йөри һаман да. Мәҗитнең, әнә, ике баласы үсеп килә. Ә син Сынтимер дип барыбер дә җан атма, балакай. Язмагандыр... Хатларында ул синен хакта сораша сорашуын, онытмый. Әмма... Ир-ат илледә дә унҗиде яшьлек кызны карата ала, ә утырган кызның уты тиз сүрәнләнә. Минем сыман булма, ялгыз калма берүк!
Үзенчә шулай үгетләп азды да карчык, юк хәлен бар итеп, түрдә, чемәрлс сандыгаяк өстендә утырган сандыгын ачты.
—Сиңа бер Һәдиям бар, Гөлмәдинәм оныкасы, мә, кабул кыл, үз кулым белән тапшыруыма шөкерана кылам. Гыйндулламның кураен. Динислам дәү әтисенен бөҗәкләрен Сынтимер оланыма васыять кылдым, кайтып өлгермәс шул үзе.. Мә, төсем итеп күр, тәләф итмә.-Үзенә әнисеннән, бәлки, дәү әнисеннәндер дә. мирас булып калган матур калфакны тутакай ана сузды. Айсылу бу затлы әйберне бәләкәй чагында күреп бер һушы киткән иде.
Кызыл мәржән басылган, ак энже белән бизәлгән калфак инде анын кулында— тик шатлыгы юк шул зәвыгын кинәнерлек бу бүләкнең Калфак Айсылуныкы була да бит. кадерле кешесе, дәү әнисенен бер сынары Зөлганифә тутакай аны ташлап китә шул!
Хушлашып, бәхиллек алып, иртәгәсенә үк Айсылу кире юлланды. Укытучы кешегә сәгать калдырып йөрү килешми бит. Их. белсә икән ул юлда каршыга очраган автобуста Сынтимернен кайтып килүен—белмәде шул... Сынтимер дә белсә икән Айсылуның китеп баруын, туктатыр иде бит. кире борыр иде—бер генә көнгә, сәгатькә, ичмасам, минутка гына булса да. Ә. бәлки, язмышларын да башкача хәл итәр иде ул минут...
V
Авылдан әйләнеп килүенә, мәктәпне генә түгел, ә бар шәһәрне тетрәткән вакыйга хәсрәте чорнап аяды Айсылуны Ул укыткан өченче сыйныфтан бер бала асылынып үлгән. Тугызын гына тутырган сабый үзенә кул салган Артур исемле малай, укуы уртача гына, әмма рәсем төшерергә сәләте бар иде Арьггабан да шулай мавыкса, рәссамлыкка укырга кирәк булыр ана. дип уйлап, төсле каләмнәр, буяулар алып бирергә ният итеп тә йөри иде ана шулвакыт Айсылу Өлгермәде. Артур күрше малайнын акварель буяуларын урлаган—бик күзе кызгандыр сабыйның
Өлгермәде Айсылу Өлгерсә, бала бу кылыкны кылмас иле. гөлдәй гомере өзелмәс иде Күрше малайнын әнисе, ичмасам, мәктәп директорына да түгел, туры милициягә йөгермәс иде. эчүдән айнып карамаган ага ишарәте улын су эчкесез итеп тукмап ташламас иде. “Артур бур" дигән хәбәр белән мәктәп тулмас иде. Иде. иде!..
Артур оялуын, куркуын жянә алмаган. Исерек ир белән җитешсез тормышта хурланып яшәүдән миңгерәүләнгән әнисенә аркалансынмы да. “Төрмәгә утыртам, җинаятьче'" дип тузынган күрше ападан мәрхәмәт көтсенме сабый ’ Укытучы апасы Айсылуга, мөгаен, ачыла, сыена алыр иде дә—ул да юлла булып калды
Авыр минутларында гадәг иткәнчә. Айсылу уйларын көндәлегенә теркәде, үзенең үкенечләрен, кешеләрнең каты бәгырьлелеген ярсып-ярсып тасвир итте Күн тышлы дәфтәре күптән тулган иде. я нан ы ачты, шунда Я1ды Алай да күнелс басылмады Юк. бодай гына, үзенә бик гәп -бастырып кына, дөреслекне табып булмыйдыр, башкалар да борчылсын, гыйбрәт алсын—шулчакта гына җәмгыятьне хаталардан йолып калырга момкиндер Шулай зурдан уй йөртте дә я зганнарын шәһәр гәзитенә алып барып тапшырды Айсылу
Укыгучынын мәкаләсе халыкны, әйтерсең, йокысыннан уятты Гәзиттә бер-бер артлы төрле фикерләр басылды, мәктәпләрдә җыелышлар үткәрелде, гүя ниндидер көчле саф агым тончыгып барган күлне кузгатты
Әлеге мәкалә Айсылуның я змыш елгасын да яна үзәнгә күчерде: аггы гәзиткә эшкә чакырдылар Ризалашты. Артур белән булган халдәгг сон ул үтендә мәкләгттә арьггабан ипләрлек коч габа алмый тора иде Ана. тәрбияле кешеләргә хас булганча, югары исәптә намус тойгысы бирелгән иде. Гам&тдә гөнаһсыз бер сабыйның гомере кыелган Айсылу гаепле: шуңа сәбәпче булган кешеләр өчен—аңа оят: җәмгыятьтә иман какшаса,—ул .-из шәхсән җаваплы
Шушы сыйфатлары Аисылунын ялганнарында да ярылып згггы Үткер сүтгә. яна карашка сусаган халык аны тиз үк үз итте, гөзитнен тиражы артты Әмма халыкның сөюе югарыдагы хуҗаларның мөнәсәбәтенә капма-каршы иде Чөнки Айсылу Жәмил кы и.1 Налеришна илдәге күп җзпешсегзекләрнен жзегәкчеләрнезг пошмаелыгы. эшне белмәүләре, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртулары аркасында икәнлеген дә аңлый һәм укучыларына аңлата иде Әлбәттә, бу
ошамады түрәләргә. Беркөнне гәзит редакторы партиянең шәһәр комитетыннан сөмсере коелып кайтты да Айсылуны бүлмәсенә чакыртып алды
—Нәдершина,—дип башлады редактор (каты сүз әйтергә булса, гел шулай рәсмиләнә ул),—син читтән торып укыйсын бит әле?
—Әйе. укыйм,—дип аптырап калды Айсылу
—Нинди факультетта әле?
—Тарих факультетында.
—Тарих укытучысы булачаксың, димәк.
—Димәк.
—Ә безгә журналистлар кирәк.
—Безнен университетта журналистика факультеты юк.
—Казанда бар.
—Ул бит Казанда...
—Кыскасы, Нәдершина...
Айсылу хуҗасын кыен хәлдән коткарды, тынлап бетермәде, бүлмәдән чыгып китте. Редактор үзе ару кеше ул, җирле юктан гына шәп хәбәрчедән колак кагарга теләп тормыйдыр да—кушканнар, нишләсен.
‘•Казанда бар"—редакторның юк сәбәпне бар итәр өчен генә әйткән бу сүзе Айсылуның күңелендә тулышкан хис-хәтер буаларын ерып җибәрде. Тотып тыйгысыз уй дулкыннары күз ачып йомганчы ерак Татарстан тарафларында яшәгән Сынтимергә, йөзәр чакрымда яткан Агайтуганга тәгәрәп барып җитте Хатларында сораша ди бит анын хакында сөйгәне, онытмаган ди...
Эшләгән өстәленнән әйбер-фәләнен алып, берчә аның киткәненә пошынып, берчә үз Вазыйфалары өчен хафаланып калган хезмәттәшләре белән хушлашып чыккач. Айсылу почта бүлекчәсенә юнәлде. Әтисе белән әнисенә телеграмма сукты. Бер генә сүз язды ул: “Кайтам!”
Атна-ун көн дигәндә кайтып та төште. Атна-ун көн эчендә шушы араларда жан тынычлыгыннан яздырган бер мәсьәләне дә хәл итте. Артурнын әнисе угыз ике генә яшендә вафат булып куйды, җиде яшьлек кызы, дүрт яшьлек малае калды. Айсылу элек тә аларга баргалап, ярдәм иткәдәп йөри иде, әниләре үлгәч, ешлады. Ата ишарәте беркайда да эшләми, туктамый эчә. Җитмәсә, өйдәге әйберләрен чыгарып аракыга алмаштыра башлады. Балаларга тәмам ятим төсе кереп бетте. Карамакка юаш кына күренсә дә, тегүче һөнәрендәге әниләре һаман да өсләрен бөтен, гамакларын тук йөргә иде әле. “Ата—жизнә. ана—казна” дигәннәре борынгыларның рас килә шул. Хәер, киресенчә булган очраклар да аз түгел, ике ел чамасы журналист булып эшләү чорында күп күрде Айсылу төрле хәлләрне. Һәм күбрәк күргән саен үзенен тормышны әз белүен ныграк аңлый барды...
Артурнын туганнары өчен бигрәк өзгәләнде Айсылу. Ни дисән дә, ниндидер аерым, ныклы җепләр буладыр ул кешеләрне бер-бересенә бәйли торган. Йә кайгыдан, йә шатлыктан тукылган җепләр. Айсылуны бу гаиләгә кайгы якынайтты. Ин элек ул балаларны эчкече атадан аеру хәстәрен күрде. Махсус комиссия шулай хәл итте: балаларны дәүләт карамагына бирергә, аталарын эчкечелектән дәвалау учреждениесенә озатырга.
Анынчы Айсылу кызыкай белән малайны—Әнисә белән Шатморатны— үзенә кунакка алып кайтты. Кечкенә кунакларын телевизор карарга утыртты да йөгереп йөреп ашарга әзерләргә тотынды. Әллә нишләп дулкынланды үзе. Өч кешегә дип мул итеп ботка пешерде, өеп икмәк телде. Өстәлгә өч пар чынаяк тезде. Күз яшьләренә ирек бирде—дөньясы түгәрәкләнгән, өе нурланган кебек тоелды да, шул тәкъдирдән елады да куйды. Ә иңде баштарак тартынып, шымып утырган Әнисә белән Шатморатның чәй эчкәндә чишелеп, иркенләп китүләре нинди куаныч иде Айсылу өчен—әйтеп тә аңлатырлык түгел. Монынчы һич таныш булмаган тойгылар какты күнел ярларын һәм ул әлегәчә бикле булган ишекне чак кына ачып эчкә, ят бер дөньяга йөгерек кенә күз
ташлагандай иле Ә инде кичен... кичен аны бөтенләй гажиз калдырган күренеш булды. Күренеш, дисән, дөрес үк тә булмас иде, кичереш, дип әйтергә кирәктер Ин дөресе исә—кичерешләр.
—Апа, агай исереп кайтып сине тукмаса, безне урамга куып чыгарса?
Әнисәнен бу сүзенә Айсылу башта аптырап калды.
—Нинди агай?
—Ирен сон.
Ирем? Ә, ирем юк минем.
—Үлдеме? Аерылыштыгызмы?
Менә сина. жиде яшьлек кызчык ничек төпченә.
—Ирем юк, дидем ләсә.
—Апа. бик акыллы эшләгәнсен этү, иргә бармый Мин дә бармаячакмын!
Айсылу бер сабый белән бу жәһәттә сүз озайтып тормады, шалтыр-шолтыр китереп савыт-саба юа башлаган булды.
Шатморатны ул диванга йокларга салды, ә Әнисәне, караваты берәү генә булгач, үзенсн янына алды. Әнә шунда дучар булды да инде ул бу көндәге ин гажәсп кичерешкә. Кызыкай тиз генә йоклап китте Ләкин йокысы тыныч түгел иле, лертләп-дертләп ала. теге юньсез атанын кычкырыну-сүгенүләреннән когы очып беткәндер, күрәсен. Шуны уйлап. Айсылунын иорәге чеметеп алды, баланы үзенең түшенә елыштырды, юрганны аркасына ябып куйды. Бала, ана назын тойгандай, изрәп китте, иреннәрен чәпелдәгге. Инде Айсылу анын мендәргә сибелгән чәчләрен рәтләп, башын сыйпамый түзә алмады Һәм күкрәк түрләрендә әллә нинди кайнар һәм миһербанлы, ләззәтле ташкын айкалганын сизде ул шунда. Чын итеп танырга кыюлыгы җитмәсә дә. әйе. бу—аналык тойгысы уянуы иде.
Шул мәлдә башында тәвәккәл уй туды, балаларны үзенә тәрбиягә алырга дигән теләк уянды Кон дими, тон дими язышырга, дежур итәргә туры килгән командировкалы гәзит эше дә хәзер киртә булып тормый, ниятен гамәлгә ашырырга юл ачык.
Жәмил агай белән Камилә апа ике бала җитәкләп кайтып төшкән кызларына карап авы зларын ачты ла озак яба алмый торды
—Саумысыз. әтәчегез күкәй салган, нигә чыгып алмыйсыз?
Айсылу гелән шулай жаилы гына әмәлен таба ул кешене уңайсыз хәллән арындырырга, дип куанган әтисе беренче булып телгә килде
—Саумы, кызым, саумы, әйдүк.
Әнисе һаман һушына килә алмый азаплана иде. ә күзләре—мшглсрәмә тулы аптырау, мөлдерәмә гулы сорау Итагатьле ул Айсылунын әти-әнисе. Мәдинә табибә калдырган әдәп калыпларын бозмаслар, тота килеп сорау ала башламаслар Әзрәк баш-күз алгач, чәй эчкәч, аңлашырлар
Авылдашларына икеле-микеле уйлар йөртергә юл куймады Айсылу, барысын да ачыктан-ачык әйтеп бирде Әлбәттә, халыкны җыеп хәбәр сөйләп тормады, монын кирәге дә юк иде. чөнки агайтуганлыларнын Алмакай белән Хатекәи атлы хәбәр ташучылары бар иде. Ирле-хатынлы бу ике мәзәк жан өйдән-өй га юачалап йөриләр. Агарлдн берәүдә ялыкмый, чөнки дә Агайтуганны өй борынча йөреп чыкканчы әллә ничәмә тәүлекләр үтә ләсә Ул арада Алмакай белән Хәле кәй байтак хәбәр җыеп өлгерә, үзләренчә бер катлы шуклык белән күпертеп, таратып га җибәрә. Агарны һәркем сыйлап, кием кидереп чыгарырга тырыша, чөнки дә мөселманда әүвәг-әүвәлдән мәзәк пиләренә якты йөз күрсәтү , хәер-хаклы булу мәртәбә саналган.
Алмакай-Алмабикә—шушы авылныкы. Акылга әзрәк зәгыйфьрәк булгач, кияү чыкмаган, шым гына өйлә утырган ул. Берзаман әллә кайсы яктан, анын өлешенә көмеш булып, Халекәй-Хәлиулла килеп төшкән. Бу сәер мосафир авыл әйләнеп йөрергә, шулай көн күрергә гадәт иткән, имеш. Ары китәр иде дә, Алмакайны очраткан шул—өйләнешкән дә куйганнар: чиләгенә күрә капкачы. Агайтуганлылар аларга ыспай гына өй салып биргән һәм менә, бихисап вакыт, яшәп яталар. Үзләренә күрә кәсепләре дә бар...
Әйе. авылнын сөекле диваналары Айсылу кайткан көнне дә иртүк, эшкә баргандай, авыл буйлап төшеп киткән иде. Һәм ана әнисе белән әтисенә бер кат, күрше-күләнгә икенче кат. таныш-тонышка өченче кат сөйләп торырга кирәкмәде хәл-әхвәлен, энә белән жеп сыман тагылышып килә салып кергән Алмакай белән Хәлекәй алдында бер генә таратты сүзен һәм, шиге юк, авылдагы бөтен колакка да, түкми-чәчми, яшен тизлеге белән барып та керер таратканы.
Чынлап та. диваналар, Айсылу аларга дип атап алып кайткан бүләкләр белән, Хәлекәй—бәрхет түбәтәе. Алмакай—ефәк яулыгы белән мактанып, Агаитуганны зыр эшләнеп чыкты. Һәм барысы да Мәдинә табибә оныкасынын авыл күзеннән читтә узган язмышын белеп тә куйды. Шунсы гаҗәп: Алмакай белән Хәлекәй бер-ике кәлимә мәгълүматтан да тоташ бер хикәят ясый. Әмма уйдырма булмый өстәгәннәре, ә чын була—әллә күрәзәлекләре бар ул Ходай бәндәләренең? Менә Айсылу да гәзиттән ни өчен киткәнен әйтеп тормаган иде: белгәннәр—дөресен язганга сыйдырмаганнар, дип әйткәннәр. Бәлки, туры сүзлелекнен Айсылуга нәселдән күчә килгәнлеген тоемлаганнардыр, дивана дигәч тә, исәр түгел лә алар, ә беркатлы күнел хәятләре бәгъзе акыллыныкыннан нечкәрәктер дә ате . Зеркеннәргә “безнең Айсылуны берәү өч тапкыр сораткан, ул бармаган" дип сөйләп киткәннәр, үзләренчә тегеләрнең “ир чыкмаган” дигән сымаграк ләчтитенә киртә куйганнар, ахрысы. Ә бит хак, булды андый "берәү", озак өметләнеп йөрде...
Айсылу әйтеп бетергесез кинәнеч кичерде бу көннәрдә. Туган ягынын бала чактан үз ителгән табигатеме, таныш һәм якын кешеләрнең якты чырайларымы, әллә каз бәбкәләредәй артыннан ияреп йөргән ике баламы—аның җанына тынычлык бирде, сулышын иркенәйтеп җибәрде. Арытабангы язмышы ун гына булырдай тоелды. Эшлим дисә, эш табылды: Шәяхмәт агай өч-дүрт ел инде пенсиядә, үзенә алмаш көтеп зарыккан икән, Айсылуга үзе үк үтенеп килде, урыныма кал. ди. Ә мәктәп директоры булып сабакташы Хәйдәр Латиповны куйганнар икән. Әйе. теге тигәнәк Хәйдәрне... Хәзер инде ул— Хәйдәр Хатипович. Армиядән сон туры институтка кереп киткән, дип ишеткән иде. Ул елларда егетләрне, аеруча хезмәт итеп кайтканнарын, конкурссыз алдылар. Хәйдәр дигәч тә, далансыз түгел икән үзе. Укуы да әллә ни хөрт түгел иде анын. ә ныкышлыгы—өчәүгә җигәрлек. Әнә бит, яна мәктәп салдырган, ниндидер юлларын табып, күрше авылдан йөреп укучы балалар өчен интернат ачкан. Кулыннан килә, димәк, директорлык.
Хәйдәргә эш сорап баруны Айсылу соңгаракка калдырган иде: әле июль башы гына, вакыт бар. Анарчы директор үзе килеп керде Айсылуларга. Бәрәкәт, ничек буйга калкуланып киткән бит сабакташы!
—Мөхәммәт тауга бармаса, тау Мөхәммәткә үзе килә, диләрме әле? Саумы, Айсылу!
Хәйдәр шулай ишек төбеннән үк шаулап, шат тавыш белән сүз башлады. Анын бөтен кыяфәте ихлас сөенгәнен белдереп тора. Кулында чәчкә гөлләмәсен дә күреп, Айсылу сәерсенеп киткән иде, сабакташы әйтергә ашыкты:
—Туган көнең белән! Менә, үзебезнең мәктәп бакчасында үскән чәчкәләрне бүләк итәм.
Шулай диде дә гөлләмәне Айсылуның кочагына куйды. Чынлап та, учка гына түгел, кочакка сыярлык күркәм гөлләмә китергән иде Хәйдәр. Патша
бөдрәләре, тырнак гөле, яран тәте, тагы агтә ничәмә төрле чәчкәләрнең таллары Айсылунын түшенә, битенә иркәләнде, хуш исләре өйгә таралды
—Бәрәкәт, әйтмәм дигән идем: туган көнем шул бүген!—дип канатланды ул, кочагындагы гөлләмәгә куанганын яшерми
Шул минутта Камилә апага ияреп килеп кергән балалар да. башкортча аңлаулары юк кимәлдә булса да. бәйрәм кәефен тоеп калдылар, икесе ике яктан барып Айсылу апаларына сыендылар. Хәйдәр аларны күреп һич тә аптырамады. “Әнисә”, “Шатморат" дип. берәм-берәм башларыннан сыйпап алды “Менә бит ул—авыл дип уйлап өлгерде Айсылу һәм Алмакай белән
Хәлекәйне исләп көлемсерәп куйды: рәхмәт аларга. һәркайсысына бәйнә- бәйнә аңлатудан азат иттеләр. Ә агайтуганлылар белекле кавем, алегә. бигайбә, шушы ишеткәннәре житеп тора, арытабан—күз күрер
—Аһ. балам, күрче-күрче мин иссезбикәне. бөртек кенә кызымнын туган көнен онытып йөрим, имеш,—дип өтәләнеп киткән әнисен тынычландырыр өчен, ахрысы. Айсылу әйтеп салды:
—Хафаланма, әни, ул тиклем Әтием эштән кайткач утырып алырбыз.
Кичен. кәгү кайткач, сыерны саугач, табын кордылар. Әтисе дә гадәттәгедән иртәрәк кайтты, ана хәбәр җил белән барып җиткән иде. күрәсен Үзе башлагач ни. кунакка Хәйдәрне дә. хатыны, бала-чагасы белән, чакырдылар Шәяхмәт агайга әйттеләр, ут күршегә эндәштеләр—йоласы шундый Ике өстәл куярга туры килде Бер арада килешле генә итеп Алмакай белән Хәле кәй дә кереп чыкты: бу да агайтуганлыларнын үз көнкүрешләренә үзләре беркетеп куйган бер йолаларына әйләнеп беткән. Сөекле диваналары да аларнын итагатьсез түгел, өстәл артына үтеп, сүз алаштырып йөрмиләр, күчтәнәч аталар да. разый булып, сабыйдай шатланып кайтып китәләр Сынаганнары бар шул шатлануларының бер өлешен алар ой эчендә калдырып китә шикелле, табын тагын да мулрак, күңелләр көррәк тоела башлый
Әле дә шушы сынамыш рас килде. Алмакай белән Хатекәй кереп чыккач. Хәйдәрнен игезәкләр сыман тип-тин үсеп килгән ике кызы Әнисә белән Шатморатны ияртеп Каранайны күрсәтергә алып китте Балалар бер-бересенә тартылды—бу бит зур вакыйга. Дөньяда тиңдәш табу, бергә уйнар дус табу балачакта ла бик мөһим ул.
Каранай буена чыгар алдыннан Әнисә белән Шатморат Айсылу апаларына җыр бүләк итте әле Килештереп инглизчә җырладылар, мөгаен, балалар бакчасында өйрәткәннәрдер. Туган телләрен белмиләр, ә инглизчә жыр ятлаганнар.
Әллә кайчангымы искә төшереп, күнелләнеп алдылар. Әлтә кайчан булмый— ике дистәгә якын ел үткән ләса ул чаклардан бирле Әнә. Хәйдәрнен чигә чәчләре беленеп агара башлаган, мәктәп директоры дәрәҗәсенә җиткән, ике кызы үсеп китә. Әнисәдән чак кына өлкәнрәкләрдер ате. Айсылу гына, тупгзак каз сыман, әллә кайда каптырып йөргән Ни укуын һаман очламаган, ни дөнья кормаган, ни бала тапмаган Кешенен икс баласын җитәкләп ата ниге зенә килеп баш терәгән дә Әле елаганчы кинәнеп кол тән вакытта бөркелеп киткән күз яшитәре хәзер чигәсеннән елтырап чоберди башлады Һәм ул үзен-үзе юатырга әмәл эзләде
“Атай ук җилгә җиленләп, бозга бозаулап нормален Шушы бал.парны Ходай кулына китереп тапшырган икән, ул сина форсат бирә, димәк Тормыш сынауларын үтмәдем дә түгел, үтгсн. арка үзәген нык. ышанам, фатыичлмны бирәм” Айсылу аерым-ачык ишетте сыман дәү әнисе Мадинәнен тавышын шушы мәлдә. Әллә ул. олы жан. оныклсынын яныңда гына өзгәләнеп йөриме ” Фатыйхамны бирәм. диде! Айсылу күз яшьләрен сөртте һәм елмаеп табындашларына карады. Иркенләп әнгәмә тотсыннар, дигәннәрдер, укытучыларны калдырып, күрше-күлән таратышкан иде Авылда мөгаллимнәргә
элек-электән ихтирам көчле булган ул ... Айсылу елмайды һәм бер күз сирпүдә барсын да күреп өлгерде: Шәяхмәт агай ана сынап, Хәйдәр сокланып. Аксылу сагаеп карый иде. Күңеленнән аларга җавап та бирде: “Сынатмам. Шәяхмәт агай! Рәхмәт, Хәйдәр, җылы хисләр саклавына, тиң күрмәде, башканы сөйде, дип. үч тотмавына! Сагай, Аксылу, сагай Ирен, гаилә бәхетен хатыннар инә бөркет сыман уяу сакларга тиеш. Сагай, әмма миннән күрмәссең хыянәтне. Минем йөрәгемдә һаман да бер исем чынлый—Сынтимер! ”
Һәм, шушы исемнең илаһи чыныннандыр. Айсылунын теленә йомшак сүзләр килде:
—Аксылу, сенлем, мин турысын әйтергә күнеккәнмен, әйдә, ачыклап куйыйк әле бернәрсәне, дим. Мәктәптә укыганда бер-ике озата килгән дип, шик тотып йөрмә Хәйдәр белән минем уңайда, яме. Балалар бергә уйнасын иде, рөхсәт итсәнче? Кызларыңны бер күргәч тә яраттым, үзенә охшап тотанаклылар. Әнисә белән Шатморат әлегә монда ят сөяк, телне дә әлә-сәлә генә беләләр, үзен дә күрден.
—Уйнасыннар, бәс, Айсылу апа, уйнасыннар бергә. Безнекеләр урысча өйрәнер. Синекеләр дә бәйдән ычкынган балалар түгел сыман...—Аксылу тагы нидер өстәргә әйткән иде шикелле, тыелды. Бик яхшы сүз булмагандыр тел очына килгәне, эчтән оялдымы, яшь хатынның коңгырт йөзенә куе кызыллык йөгерде. Исеме һич кенә дә төс бирмәгән шул, каракай ул үзе. Имеш, бәләкәй чагында аны әтисе Бозаулыкка ияртеп алып барган, шунда урам буйлап китеп барсалар, бер сабакташ малай кайдандыр йөгереп килеп чыккан да: “Аксылу, нишләп йөрисең безнең авылда?—дип сөрәнләгән. Моны шул тирәдә серләшеп басып торган ике апа ишетеп калган да малайның тотып колагын борган, нигә күрше авыл кызына, кунакның йөзен ертып, кушамат тага, янәсе. Кызыкайны күреп торалар бит инде—бите дә, кашы-күзе дә. чәче дә—дөм кара...
—Минекеләрнең аталары эчкече булса да, әниләре сабыр табигатьле иде, ана тартканнар,—диде Айсылу һәм Аксылуның уен дөрес сиземләгәнен аңлады: тегесе җиңел сулап куюын яшерә алмады.
"Минекеләр'’ диде Айсылу. Тәүге тапкыр шулай әйтте.
Озакка сузмый, печәнгә төшкәнче, мәшәкать куерганчы. Айсылу балаларны жир-су күрсәтергә алып чыкты. Кайткалап торса да, күптән иркенләп ялан- кыр әйләнеп йөргәне юк иде үзенен дә. Тегермән арасыннан үткәндә Динислам мулла нәселенең төп йортына—Сынтимерләр йортына күз ташлады. Урам як тәрәзәләрдән ана тамчыгөлнен алсу алкалары сәлам биреп чынлап куйгандай тоелды. Ак яулык чөйгән бер апа да күренеп калды сыман тәрәзәдә, Сынтимернең әнисе микән? Улы аны үзе белән алып китәргә үгетләп кайтып киткән, диләр, ике-өч ел элек, ризалашмаган. Апаның нәсел тамырлары Агайтуганда шул, Сынтимернеке генә, әнә, кайларда—хәгга ки Казаннарда...
Уф! Белә иде Айсылу, сизә иде—авылда мәхәббәтенең шәүләсе эзәрлекләвең. Белә торып кайтты. Инде мона күнәргә, ничек тә эченә сыйдырып, бавырыңа урап йөртергә генә кала.
Әнисә белән Шатморат, шәһәрдән чыкмаган балалар ни. шундый канатландылар Агайтуган табигатен күреп, шундый әсәрләнделәр—Айсылу үзен дә бала чагына әйләнеп кайткандай тойды бераз. Шулай булмаса, ике сабый уңаена Шәрәтаунын Каранай шарлавыгы сикергән сикәлтәләренә үрмәләп, лычма суга калып йөрмәс иде дә, элек су тегермәне утырган тирәдәге Ташлытүш яланында үсеп чыккан сандыкташларга исе китмәс иде. Ә бит чын—үскән ул ташлар! Элек, Айсылу бәләкәй чакта, алар да бәләкәй иде, билләһи. Хәзер килеп, дәүмәл-дәүмәл сөрәешеп торалар ласа. Заманында, ташын чүпләп ыргытып, монда иген дә чәчкәннәр, шуннан, ваз кичеп, ташлап куйганнар, ташлары әллә кайдан тагы чыгып тик торгач. Димәк, җир куеныннан үсеп чыга ул саңдыкташлар—бу да агайтуганлылар өчен гадәтигә әйләнгән бер
могжиза.
Балаларны Шәрәтау түбәсенә дә җитәкләп менде Айсылу Бары тик аннан гына күренә тирә-як авыллар, бары тик тау башында гына кинәя офыклар. Ә күк барыбер якынаймый, һаман югарыда кала, хәтта тагы да биегәйгәнрәк тә күренә, гаҗәп. .. Шулай хозур уйлар уйлап торганда Айсылуның хәтер офыклары да кинәйде, һәм дәү әнисе Мәдинә сөйләгән бер хикәят, гүя. күз алдында пәйда булды.
...Гражданнар сугышы чорында Әхмәдулла, ләү әтисе нәселеннән, үзенен иң зур байлыгын, ике кызыл танасын, төпкелгә. Шәрәтау артындагы урманга яшергән ди. Шунда бер китеп барганында. МЫЛТЫКЛЫ урыслар килеп чыккан да: “Ты кто. белый или красный?"—дип сорау ала башлаган. Үхтәренен киеменнән танырлык түгел ди.—акмы, кызылмы икәннәрен Урысча аңлавы да чамалы, ди. агайның Алай да әйткән булган: “Красныига бара маяныкы Теге зобаныилартәмам җенләнеп киткәннәр "Красный?!"—әй жилтерәтатәр икән мескен агайны Шуннан аны Шәрәтаунын текә кыясына алып барып атмакчы булганнар. Ахыр чиктә бсзнен агай ангарып калган боларнын ни төпченгәнен. Газиз малкайлары башыннан чыкмагач ни. баштук сүзнен аешына төшенмәгән шул. Хәзер килеп төшенгән дә. тик ничек җавапласын сон: ул кызыл да түгел, ак га түгел ләса!
— Кем. дисәгез, әйтәм: мөселман мин. хак мөселман!
Кычкырып горып әйткән агай, биектә торгангамы, тау асманы якынгамы, кайта-кайта янгыраган ул аваз.
—Мөселман! Хак мөселман!
—Красный мусульманин?!—урыслар шулай диешкән дә мылтыкларын күтәргән.
Әллә нинди чая тәвәккәллек килгән шунда безнен агайга. Тоткан да үзенә үзе әмер биргән:
—Хак мөселман, сикер!
Һәм сикергән. Ә аста—кечкенә генә йомры аклан ди. анда күмәчтәй генә булып берничә күбә күренә ди.
Хак моселман шул күбәләрнең берсенә барып төшкән, ә анын артыннан чәмләнеп сикергән аклармын берсе (хәзер аларнын кемлеге белеште сыман) как җиргә килеп төшкән Үлгәндер, шәт. Тәнрс үз җирендә тәпи баскан жан иясенә мәдәт күрсәтмичә, әллә кайдан килгән кемгәдер салам җәеп тормас ласа...
Туган яклары Айсылуның йорәган кузгатып, җиде йозак белән бикләнгән хисләрен ниндидер сихри әмәл белән ачып, азатлыкка чыгарып, сагыш газапларына дучар итте дә үзе үк имләп тә куйды. Шәрәтау гүбәсеңтә анын күңел асманы да күтәрелде, иркенәйде кебек, зиһенеңчә яна фикертәр. кан тамырларында коч-дәрман уянды Авылдашларының базаларына гарнх укытыр ул. илнең генә түгел, ә шул илнен аерылгысыз бер өлеше булган Агаитуганнын да тарихын чын дөреслегендә аннарына җиткерер. Мин әдәбиятчы түгел, дип хисаплашып тормас, борышы кыйссаларда яшәгән тарихны да җиткерер, географ булмаса да. җир-су атамаларына бәйле риваятьләрне сөйләр—юкка гына дәү әниләре Кәримә белән Мәдинә ана мирас измәгәндер аларны Жан үзән хакында да. бәлки, сөйләр, ул да—тарих. Үскән урынын әмма күрсәтмәстер ’
Жлнүләннәр. сөбханалла, ишәеп киткән ләса. Берәү, икәү. өчәү, җидәү' Инә Жанүлән җидәү булган. О кысыр жлнүләннәр кансылаи күлбеп үсеп утыра, ойкем-ойкем булып. Козен. яфрак-сабаклар сихәтле матдә белән тулышкач, килеп өзәр аларны. киптерер, төнәтмәләр, майлар әзерләр дә авылдашларына таратыр. Әллә генә, мәктәптә укыган чагында ук. бер дәфтәргә нәрсәне ничек, нинди микъдарда тотынырга кирәклеген язып куйган иде. табибә дәү әнисе әйтеп яздырган иде. Сихәтле матдә дигәнен дә. гамдтдә
чирне үтерә торган агу бит ул, микъдарын белмәсән, зыян гына китерәчәк.
Шуларны күнелендә ныгытып, кайтырга чыкты. Аны юл буе әллә күпме жан ияләре озата барды: кайдадыр, төпкелдәрәк поши мышылдады, куян колакларын кайчылады, керпе теркелдәде, тычкан чиелдады; бик сирәк кешеләргә генә күренә торган канатлы тиен агачтан агачка очып күзен арбады; кош чутылдавы, яфраклар сөйләшүе, урманның саф сулышы һушын алды. Шундай илерткеч тәэссоратлар белән килеп чыкты Айсылу Агуй үрендәге аланга. Дәү әнисе өйрәткән ырым белән Жанүләнгә илткән юлны “бикләде" дә йомры сукмактан авыл ягына түбәнгә атлады. Агуй, ак уйлар юрап, кадимге урынында торып калды, ә тәэссоратлар ана ияреп кайтты.
Кайтуына әнисе бик борчылып каршы алды. “Әтиеннен өянәге купты тагы, анавы Кәртечкәне әйтәм, бәйләнде битәтиенә. аракы китереп эчергән...— дип сукранды,—Инде дә шулай кыланса, куып чыгарам мин ул Кәртечкәне!”
Асылда юаш кына әнисе шулай каты әйтеп куйгач. Айсылу эшнен тирәнгә китеп баруын аңлады. Әтисе алачыкта, жәйге челләләрдә чәй эчә торган киң сәкедә утыра иде. Алачыкның ике тәрәзәсе дә уймак кына, кояш нуры көлтәләп төшә, бөтен почмакларга барып та җитми. Бәләкәй чагында мәзәк күрә иде: кара-каршы ике тәрәзәдән агылган якты бер-берсе белән урталыкта чапырышлап кисешә, шул урынга бассаң, баштанаяк нурга күмеләсең сыман. Ә читтән карасан. чапырыш юлларда тузан өерелгәнен күрәсең, әлбәттә, аны аяк астыннан күтәрелгән чан дип түгел, ә күктән коелган алтын, кояш алтыны, дип уйлыйсын... Әтисе ишектән керүчегә игътибар да итмәде. Ул унсигез генә яшьлек чагында йөрәген тетрәткән, баш миендә уелып калган хәтәр сугыш эчендә иде. Куллары белән әллә нинди чатай-ботай хәрәкәтләр ясый, сәкегә бер чаткан барып төшә, бер ыргып килеп тора, үзе: “Плен не сдаюсь, не сдаюсь!”—дип кычкыра. Айсылуга берматгә генә теге чапырыш нурлар, кинода күрсәтелгәнчә, прожекторлар яктысы сыман күренде, ә әтисе—фашистлар кулына эләккән совет солдаты. Әнә ул ничек көрәшә! Ярдәмгә ташланырга, коткарырга кирәк аны!
—Әти! Бу мин—кызың. Тынычлан.
Айсылу әтисен барып кочаклады. Ә ул, әллә кызын танымады, ике кулын кемдер артка каерып бәйләгәндәй, әсир ителгәндәй, таш сыман катып тик утырды. Шул арада әнисе килеп керле. Картының янына мендәр куйды да: “Әйдә, Айсылу, әтиеңне яткырыйк, —диде — Көчем җитми берүземнең, карыша ул Бер ятса, йоклап китә торган. Шушы өянәге хәлен алып бетә инде, алтмышы да тулмастан...”
Әтисен икәүләп, көч белән, мендәргә янтайттылар. Башы йомшакка терәлгәч, анын тәненен калтырануы басылгандай итте. Айсылу әтисенең артка каерылган кулларын ипләргә, бер-берсенә ишелгән бармакларын язарга иткән иде дә, әнисе туктатты: “Тимә, бу хәлендә ычкындырып булмый, үлемгә дип бәйләнгән анын куллары—әтиен. шулай икән, дип уйлай... Райондагы духтырга күренгән идек, әллә нәрсәләр сөйләде урысча, “бсих" дип тә бетерде, тәүбә-тәүбә.”
Анлады Айсылу. Әтисенең чире—психикага бәйле, нервылары тузгыган, күнел яралары газаплый аны. Сугыш шаңдавы эзәрлекли. Өстәвенә—гомер бакый малчылыктагы авыр эш, өстәвенә—аракы зәһәре, өстәвенә—бер бөртек кызының читтә олагып йөрүе Шулай итеп, сәбәпне үзенә дә алып барып терәде Айсылу. Инде ул атасына инен куяр, коткарыр. Ә нәрсәдән тотып башларга9 Башына килгән тәүге уй—Кәртечкә агай белән сөйләшү иде. Мансур агай ул. Айсылулардан бер тыкрык аша гына яши, Кәртечкә дигән кушаматны сылу булганга такканнар Әле дә бетмәгән чибәрлеге: ак йөзенә кабарынкы коңгырт чәчләре шундый килешә, күзләре—яшькелт соры, карашы әллә шаян, әллә бәйсез. Айсылуны Кәртечкә агай әнә шул анлаешсыз, бәлки, шунадыр да үзенә тартып торган карашлары белән каршы алды. Ферма мөдире булгач,
тан белән эшен оештырып килгән дә әле көпә-көндез өендә утыра иде.
Исәнлек-саулык сорашты да турысын ярып саны Айсылу.
—Мансур агай, үтенәм, әтиемне бүтән эчерәсе булма!
—А-һа-һай! Камила кызы тугел син, Мәдинә кызысын,—дип баш чайкады Кәртечкә, тигез эре тешләрен күрсәтеп кин елмайды. Ә яшькелт соры күзләре, тычкан аулаган ата песинеке сыман, берчә зураеп, берчә кечерәеп (ахтә шулай тоелды гына), үхтәренен сихри көчен сынамак булды: ниндидер бер салмак наз белән Айсылуга бакты. Әйе ләса, картлык атегә Каф тавы артында, дип. алдында үрә басып торган ир кәттәсе күз карашы белән генә аны капшый: гыйшык уенына аумакаймы, түгелме бу, дип чаматый.
—Жингә ойдә юкмыни?—дип соралы Айсылу, үзенен аумакай түгеллеген дәлилләп. Кәртечкә дә анлады булыр, күзендәге мутлыгын басып, житди җаваплады:
—Чөгендердә ул.
—Әтиемне эчермә, агай. Шап-шактаи иде. хәзер, әнә, эчсә, сугыш белән сагаша Аракы ярамый ана.
—Әй, шул бер эчкән, дип Жәмил агай да булдымы аракычы Илле яшь тулган иле менә бу кешегә, шуна агайны ризалатыйм дигән идем.
Кәртечкә “менә бу кешегә” дигәндә көчле кулы белән үзенен түшенә сугып алды. Кин күкрәк “гөп” итеп куйды, шул у най га Айсылунын башына, колагына шаулап кан йөгергәндәй булды, менәгайыш
Ризалатасын килсә, агай, премия яз! Медаль бирсәгез дә яза китмәс, гомере буе колхоз малын карады. Әле. котү җәйләүдә чакта, әзрәк ял итсә булмыймы, ферма курасын ремонтлап азаплана. Олыгаеп бара бит инде әтием
—Ярар, елап куйма, тик елама гына, хатмн-кы шын күз яшен күрсәм, жаным чыга. Бернәрсә булса, балавыз сыга башлыйлар, шулай итеп жинәдәр.
Кәртечкә Мансурның тенкәсен аз корытмагандыр шул савучы хатыннар, әнә, ничек чыгынчылап китте.
—Сөйләштек, агай. Сөйләштекме?
—Ярар
Шулай, сүзен ныгытып әйтеп кайтты Айсылу Кәртечкәгә. Ары-бире иткәнче, эңгер төште. Әнисә белән Шагмораг коне буе Хәйдәрнең кызлары белән уйнап. “Дәү әни, парное молочко!” дип, ксмузарлан кайтып керде. "Сөт эчәм" диегез, “сөт эчәм",—дәү әнилегеннән ифрат канәгать Камилә апай, шулай ныгыта-ныгыта, балаларга яна гына сауган сөт коеп бирде
Өйрәнеп килә сыман алар, "дәү әни"не жинел генә әйгге дә куйдылар. “Әни" дип берәр кайчан эндәшерме бу балалар Айсылуга? Эндәшмәсатәр дә риза, андый—үз әниләрен, тапкан, күкрәк сөтен имезгән әниләрен онытмаслар, ис белгәннәр бит. Шулай да. "баккан—әни" дигәне дә бар әле борынгыларның
Олы өйгә керен йокларга яткач га шушы уйлар тынгы бирмәде Айсылуга Әтисе, барыбер кы «ымын туган нигезгә әйләнеп клитырын әллә белгән, искесенә янәш кенә яна йорт салган иде. шуны хәзер “олы өй" дип йөртатәр. Әтисе белән әнисе күчмәде: монда өйрәнгәнбез, яратканбыз, дип. кадимге бәләкәй ойдә яшәп калдылар.
Балалар икесе ике карана гга мышнап йоклый. Уйнап армансызбулганнардыр Жәйге хозурлыкта җәйләсеннәр әйдә, җәйрәп уйнасыннар. Әнисә озакламый беренчегә укырга төшәр. Ару I ы на башкортча сөйләшә башлаган, ахирәтләре уңаена тиз үк өйрәнеп килә. Туган теле ләса—ана теле—кан белән дә күмәдер ләса тел тоемы, сүз тоемы Шуннан, шома гына итеп, уйлары бүген көндез күргән чибәр ир ягына шылышты. Илле яшь тулды. диме? Таза, яшь чыра ил ы ул Кәртечкә. Сузыш күрмәгән, авыр эшкә тарымаган Айсылу аны. аннан бигрәк, анау халәтен—тәнендә дәрт кузгалып ку юуын, яналан исенә төшерик. Акылы бу тойгыны үзенчә ашата утызны яна у зган чагы, жиләктәм пешкән
чагы, иркәләнәсе, сөеләсе килә! Жинәрме. тыя алырмы үз калбендәге бу дуамал дәгъваларны Айсылу, юкмы?
Балалар йоклый. Алар йолса йолыр Айсылуны языклардан. Үзенә аяусыз булыр ул, дәрт-дәрманын файдачы эшкә сарыф итәр. Яшькелт соры күзле кәртечкәләргә карап мәлжерәп төшертә башкача форсат бирмәс үзенә! Кем бит әле—Кәртечкә. әнә, стенана берәр артистның фоторәсемен элеп куй да карап кинән! Шулай үзен эчтән каты әрләп тынычланды да йокымсырый башлады. Йокы аралаш зиһененә бер уй килеп керде: Сынтимер булса икән әгәр ул Кәртечкә урынында... Сынтимер...
..Әнисә алтынчы сыйныфта укый, Шатморат—өченчедә. Кызыкай—дәү әнисенә, малай дәү әтисенә куш кендек кебек ябышкан—булсын, авылча бу. адәмчә. Шатморат бәхетенә әлдә әтием исән кайткан сугыштан, дип куана Айсылу, кем өйрәтер иде малайны сыбай йөрергә, югыйсә. Сыбай йөрү генәмени ирмен дигән ирләргә фарыз тасыллар? Әти кирәк малай кешегә, дәү әти кирәк—шунсыз ана егет корына керү, "умырткалы” булу читен. Айсылу үзенен "солдатка” әниләр тәрбиясендә үскән яшьтәшләренә карап та андый моны: умырткалары сыеграк аларнын. Аптырагач, дөнья йөгәнен хатын-кыз үз кулына алып бетеп бара ласа...
—Дәү әти, дәү әнием әйтә, абзар капкасының такталары таралып төшеп бара, шуны юнәтегез, ди.
—Ә, шулаймы, хәзер, әләйсәң. Бар, оланым, чоланнан оста яшниген эзләп
ал.
—Дәү әти. кадакны үзем кагам, син карап кына тор, яме. Чүкечемне тартып
алсан...
—Тартып алмам, нишләп алыйм, ди. Мин өйрәткәнчә, кадакны келәшчә белән кысып тот. бармагыңны чүкеп куйма, яме.
Олы ир белән бәләкәч ир очтыгынын шулай сөйләшүе Айсылунын колагына җыр булып ишетелә, гүя. Ә әнисе сон, әнисе: нинди шәп дәү әни булып чыкты. Әнисәне орчык кебек өерелтеп эшкә күндерә, мактап, күңелен үстереп торырга да онытмый.
Әтисе белән әнисе күп мәшәкатьләрдән арындыра Айсылуны, рәхмәт төшкерләре. Ул мәктәп эшеннән бушамый, гәзиткә дә языша, музей хәстәрләре белән, экспонатлар эзләп районны айкый. Теләсән, алдыңа куйсаң, эшләп була икән—Агайтуган мәктәбендәге кебек музей районда да юк!
Мен хәстәр эчендә яши Айсылу. Менә шушы көндә дә бер төркем укучыны Мәскәү күрсәтергә алып бару нияте белән янып йөри. Иртәгә—кышкы каникул, иртәгәдән сонга—юлга, башкалага. Билетлар алдан алынган, Уфага автобус сөйләшелгән. Аннан поездга утырасы да Мәскәүгә барып төшәсе Балалар йөдәтеп бетерде инде. Мәскәүдә шуны күрсәтегез безгә, моны күрсәтегез, яме, дип. Айсылу апаларының да ул шәһәргә тәүләп баруы ласа. Үзе шүрләп тора әле, ничек исән-аман йөртеп алып кайтырга укучыларын.
Урамга күз салса, җитәкләшеп Алмакай белән Хәлекәй килә яталар. Алмакай яна шәл бөркәнгән, әллә кайдан күренә ул шәлнен ак җирлектәге кызыл чәчкәләре, купшы озын чуклары. Туры Айсылуларга йөз тотып атлыйлар. Ходай бәндәләре.
—Юлын унар, балам, әнә, кемнәр килә безгә. Юллыклы алар,—диде әнисе һәм күгәрченнәрне каршы алырга чыкты. Күгәрченнәр—татулыклары өчен, хат ташыган изгелекле кошлар сыман авылга тугры хезмәт күрсәтүләре өченме— күптән инде шулай дип йөртә сөекле диваналарын агайтуганлылар.
Алмакайнын шәле өр-яна икән шул, бүләк шәл икән. Сынтимер бүләге! Ул
Казаннан посылка салган, ике көннән үзе дә кайтып җитәчәк икән.
Менә нинди хәбәр ташлап китте күгәрченнәр
Ике көннән? Ике көннән! Ә ике көннән Айсылу, укучыларынын чыр- чуына күмелеп, поездда Мәскәүгә китеп бара иде
“Язмагандыр...” “Язмагандыр...” Поезд тәгәрмәчләре Зөлганифә тутакайның шушы сүзләрен кат-кат тукый сыман тоелды Айсылуга. Кавышырга түгел, хәтта күрешергә, күз карашлары белән генә булса да очрашырга—язмагандыр! Аларнын юлларын тоташтырыр күперләр юктыр, күрәсен. бу дөньяларда
Кайткан Сынтимер. Айсылуга әманәт калдырган—зур булмаган агач кумта. капкачында тәти генә тоткасы да бар
—Үзе кереп хәл белешеп чыкты,—дип. шатлыгы эченә сыймый сөйләде әнисе, күчтәнәчкә нейлон чәе китергән, сина менә бүләк, мә.
Кумтаны ачыйм дисә, ачылмый Әнисе шунда тагы чутырдап алды —Әй, ачкычы бар бит анын. Ачып та карамадым, тәүгеләп үзе күрсен, дидем.
Әнисе киштәдәге бер чынаяк эченнән әлеге ачкычны китереп учына салды. Бигрәк тә бәләкәч ачкычы—Айсылу учын йомды Күзен дә йомды. Әллә нинди могҗиза булыр кебек тоелды ана шушы минутта. Күзен ачты Ипләп кенә кумтаны да ачты. Һәм үзен үзе белмәстән, дулкынланып өндәү салды —Динисламның зәңгәр чикерткәсе!
Янында торган әнисе хәвефләнеп, “ай. балам " дип куйды Айсылу, кулымнан төшеп китмәсен дип аяп. кечкенә кумтаны күкрәгенә кысты. Күз алдыннан (инде ничәнче кат!) тезелешеп Асылгуҗа вә Сөмбел. Гыйндулла вә Зөлганифә, Динислам вә Мәдинә үтеп китте сыман тоелды..
Карачы, нинди матур күбәләк! Әллә чикерткә0 Безнен якта ан.лыилар юк. Чит илдән алып кайткандыр, зур кеше ләса хәзер Сынтимер. зур түрә —Әни, бу—музейга.
—Әһә, балам, үзенә аталган бүләкне ни?..
—Музейга!
Димәк, һаман онытмаган аны Сынтимер? Димәк, музей оештыруын да ишеткән. Башкортстаннын Кызыл китабына кергән зәнгәр чикерткәне, дәү әтисеннән калган комарткыны, анын кулына ышанып тапшырган Зур кеше булган үзе, зур түрә. Түрәлеген әйтә алмый Айсылу, ә Сынтимернен зур кеше бул ы ры на беркайчан да шик тотканы булмады. Алайса, юкка гына юнәлтмәгән туганнары ана нәсәбән өметләрен, юкка гына тапшырмаган васыяти әманәтларын. Ул да. Сынтимер дә. Айсылунын илсөярлегенә, халык мән(|югэтендә яшәвенә ышана икән Исли икән. Ә яратамы һаман'* Яратамы” Үз теле белән әйтмәсә дә, кулы белән язып җибәрмәсә дә, кумтадагы гаҗәеп чикерткәнең зәнгәр канатлары әйтте түгелме “ярата!", дип тапшырды түгелме мәхәббәт сәламен?!
Айсылуга коч бирде Сынтимернен сәламе, дәрман өстәде Күптән яза башлаган "Аглггтуган тарихы"н очлап куйды, бер журналда бастырып та чыгарды Илнен төрле төбәкләренә таралган авылдашлары журналдан анын язганнарын укып, хат артыннан хат яудырды “Агайтутан” дигән исемнен килеп чыгышы хакында гына да унлаган фараз тупланды ахырда. Берсен. Мәдинә дәү әнисенә карт әнисе Кәримәдән мирас булып калган бәянны, Айсылу ташка бастырган иде Топонимик легенда ди андый әсәрләрне фольклорчы галимнәр Әнә шул легенда буенча, доньнла ин зур башкорт авылларының берсе Агайтутан шулай барлыкка килгән Бертуган ике ир-узаман үзләренә асыл тояк эзләп сәфәр чыккан. Озак эзләгәннәр- таны булса, елгасы юк ди, урманы булса, яланы юк ди. күргән җирләренең Ниһаять, икесенен дә күнеленә хуш килгән якка
килеп юлыкканнар. Иркен кырлар калын урманга барып терәлә дп, дошманнан сакланырга текә тавы, мул сулы елгасы, балыклы күле—һәммәсе бар ди, монда. Нәсел-нәсәпләрен, мал-туарларын ияртеп китереп, шушында төпләнгәннәр. Берсе елганын ун ярында, икенчесе сул ярында тирмә корган. Тора-бара. бихисап сулар аккач, күп гасырлар үткәч, авыл рәвешенә кергәч, аңа уртак бер исем габа алмыйлар икән. Аптырагач, теге ике бертуганның исемнәрен алмаш-тилмәш кушыл карыйлар икән. Берсенекен кушсалар, елганын ун ягындагылар үпкәли, икенчесенекенә—сул яктагылар үпкәли, ди. Ахырда бер аксакал ике якны да яраштырган: "Агайтуган" атамасы бирик авылга, дип уртага тәкъдим салган. Килешмәслекмени бу исем—үзе колакка ягымлы, үзе тагы агай-туганны санлауга ишарә итеп тора!
Егерменче гасырның туксанынчы еллары килеп тәгәрәде дөнья тупсасына. Тугыз гына түгел, туксан тугыз тулгаклы еллар...
Кояш болыт аша бер күренде, бер югалды. Жил купты, коен өерелде. Яшен уйнады. Кайдадыр ут чыкты, гөрселдәп таулар ишелде, башлар ауды... Коеп янгыр яуды... Башкортстан күге, ниһаять, аяза башлады. Хыялдагы Салават күпере калыкты. Күнел офыкларын тоташтырган, балкыткан бу сәяси җәйгорнын исеме—суверенитет булып телгә керде, тарихка теркәлде.
Жил-давыллы язгы көннәрнен берсендә Айсылу уку әсбаплары юллап Уфага килгән иде. Башкала кырмыска оясы кебек гүли, аны кемдер таяк тыгып кымҗыткан әллә? Яшьләр икән—хөкүмәт йорты алдында тирмәләр корып ачтык игълан итеп яталар-—суверенитет даулыйлар. Атарга теләктәшлек белдереп, ут күрше Татарстаннан да егетләр килеп кушылган.
Айсылунын бу чая яшьләрне барып күрәсе, үзенен рухташлык мөнәсәбәтен белдерәсе килде, һәм барды. Бер тирмә тирәсендә кеше аеруча күп иде, шунда юнәлде. Татар егетләрен уратып алган икән халык. Күршеләр бигрәк юка киенгән, көн болай булып китәр, суытып җибәрер, дип уйламаган нардыр инде. Бер хатын башындагы беретын салып өшеп беткән егеткә кидерде Бәй, анын янында сикергатәп басып торганының аягында сандали, носкилары юка гына—туңгандыр тәмам, шуна сикергәләгән буладыр. Шатморатка дип калын гына берничә пар носки алган иде. кая, кисен шушы бала—аһ! Сумкасыннан алган носкиларын сузган көе катты да калды Айсылу: каршында Сынтимер тора иде.
—Сынтимер?!
—Сынтимерович, апа, Сынтимерович,—дип җөпләде сандалилы егет янындагы икенче берәү, дустыдыр, күрәсең.
—Сынтимер улымы? Алчынбаев?
—Тач үзе. И, рәхмәт, апа, аяклар тәмам туңган иде.—Сандалилы егет, носкиларны киеп алгач, сүз катты.
—Ярар, улым, игелеген күр,—диде дә Айсылу китеп барды. Автовокзалга барып өлгерәсе, авылга кайтасы әле ана.
Сынтимернен улын күрде бит ул. Үзен күргәндәй булды. Нигә тыелды, нигә кочаклап алмады, аркасыннан сөймәде шул баланын, дулкынлы кара чәчләреннән нигә сыйпамады?
Авылга Уфадан туры автобус йөрми, район үзәгенә барып кунарга туры килә. Рауза ахирәте шунда яши, бер сылтауда ана да сугылды Айсылу.
—Ай. Аллам, бу нихәл, сезләр безләргә килгән?—дип, шаяртып, шатланып каршылады Рауза аны Йөгереп йөреп чәй куйды. Хәзер булган сый-сыргасын өстәлгә чыгарып та утыртачак. Ул гелән шулай итә. Башкортча укыса да. тик үзенчә, типтәрчә суктыра—туган тел бит. ул якын, ул онытылмый. Сынтимер
нинди телдә сөйләшә икән0 Улы сыман татарчамы, әллә башкортчамы0
—Ахирәт, картым. Рауилым. төнге сменада, рәхәтләнеп серләшик, әйеме? Тоямын, тулышкансың
Тулыланып киткән йомры гәүдәсе белән диванны селкетеп килеп утырган Рауза, бар гамен салып, ахирәтен тынларга әзер иде
—Сынтимер — дип башлады Айсылу.
—Сынтимер?!
Рауза сискәнеп әйтге бу исемне, үзе хәтта диваннан килеп торды, анык унаена Айсылу да аякка басты. Бер-берсенә карадылар да бер сулыштан “Уф!" дип. ипләп кенә кире утырдылар. Инде алар тыныч кына сөйләшәчәк, эч- бавырларынла кер калдырмый сер уртаклашачак. Ә нинди сер сон? Сер юк та инде... Сынтимерме? Сынтимер—бар!
Анын барлыгын һәрчак йөрәге белән тойды Айсылу. Ниләр генә эшләсә дә. ниләр генә кичерсә дә, атлә каплардагы. Иделләр аръягындагы сөйгәне күрәдер, беләдер сыман иде Шушы хыялый инану ана дәрт бирде, зур уйлар уятты, зур эшләр аткартты
Ишеттеме, белдеме икән Сынтимер авылда мәчет салынганын0
Ә Каранайның яна күперен күрәсе килми микән? Нигә кайтмый?! Күпер салдырам дип, югары даирәләргә барып җиткәнен белсә Айсылунын. аптырар идеме икән ул?.
Ишетә һәм белә иде Сынтимер Агайтуганнын хагтәрен
—Сынтимер Зарифуллович. синен туган авылыннан хат килеп төште апе минем исемгә,—дип шылтыратты ана берконне Башкортстанаагы дусты, югары Сонет депутаты —Күпер салдырырга ярдәм сорыйлар.
—Ә кем язган, хагнын авторы бармы?
-Бар. Айсылу Нәяершина, укытучы.
—Айсылу?!—Сынтимер Зарифулловичнын тавышындагы үзгәреш телефон чыбыгының теге очында да сизелде, күрәсең, дус кеше сорап куйды:
—Беләсеңме аны?
—Туган авыл бит...—дип читләтебрәк җаваплады Сынтимер Зарифуллович. Башта үзенә ятрак булган мохиткә берегеп китү кыенлык.зары, җитәкче һәм сәясмән язмышының четерекле яклары, адәми әдәп кагыйдазәре һәм башка дөньяви ишртлылыклар аны сүз белән сак булырга өйрәткән кие Чыгышынын Башкортстаннан икәнен дә ул тиешле-тиешсез урында искә азып бармый яшерми лә, игълан да итми. Әлеге дус кешесе дә. ныкзы ир-узаман булып, елга үрендә су болгатып утыручылардан түгел, шуна аразары сәламәт. ышанычлы кала килә.
—Ярдәм итик, гуган.
—Әллә “ зур абзый "га эндәшергәме?
Авыл күпере дип аны борчыргамы, син дә әйтген сүз! Хәер, үзен кара Минем дә апа шылтыратасым бар эте
Депутатта мут кеше, оста гына кызын тартып карый Сынтимернен. Янәсе, "зур абзый" белән мөнәсәбәтләре рәсми дустанәме. аолә тагы да якынракмы?
Агайтутанлы.зар. әгәр Сынтимерләренен төзелешкә катнашы барлыгын белсәләр. Каранай аша “ә" дитәнче күпер салынуына бу кадәрле дә аптырамас иделәр. Ти» үк кордылар күперне, төннәрен дә прожектор яктысында эшләделәр. Оллә нинди ят машиналар килеп ту лды, чит теллә сөйләшкән эшчеләр дә бар иде Көннәрдән беркөнне, иртәнчак уянуларына. Каранай ярларын кнн. машина өчен аерым, жәяүле өчен аерым юллары булган тимер- бетон күпер тоташтырган иде Торганы—әкият! Ышанмас нден. -чын. берүзе
4. .К V . Г* I
49
бер яры. бахыр гына булып иске күпер тора ласа. И. иске күпер, әлдә сүтмәгәннәр әле аны капыл гына. Төктә тар-мар итеп агызып жибәрсәләр, нинди үкенеч булыр иде. Күпер бит ул, күпер! Ике ярны гына тоташтырмаган ул. язмышларны да уртак иткән, буын-буын тарихлар шаһиты булган. Шушы күпердән кайчандыр Агайтуган башкортларына ислам динен күндергән пәйгамбәр илчеләре үткән, шушы күпердән ихтилаллар килгән, кемнәрнеңдер газиз башкайлары Себер киткән, шушы күпердә яудан кайта алмаган агайтуганлыларнын эзләре уелып калган... Әйе, күпне күргән иске күпер: күз яшьләре генә түгел, кан да тамган анын тимердән дә чыдамрак булып пешеккән имән бүрәнәләренә. Һәм. әлбәттә, күпер гашыйкларны очраштыра торган илаһи урын да—нинди сере бардыр моның, әмма егет белән кыз житәкләшеп Каранай аша үтмәсә, күпердә үбешмәсә, хисләре тулы түгел сыман, вәгъдәләре ялган сыман. Күпернең, ул тоташтырган ике ярнын, шул ярлар кочагында алкынып аккан елганын күаләре күрә, колаклары ишетә, жисемнәре тоя, мәхәббәтле йөрәкләр боларнын барысын да сизә шул...
Яна күпер ырыслы булсын иде, хәерле булсын иде! Анын аша тик яхшылык илчеләре генә үтсен, бары иминлек хәбәрләре генә килсен. Айлы кичләрдә ул гашыйкларны каршыласын, якты таңнарда чуак йөзләрне күрсен—амин.
Әле яна күпер бикле, ике яктан да тимерчыбык белән тарттырып куелган. Тагы бер атнадан ачалар икән, районнан гына түгел, Уфадан да кунаклар, югары хуҗалар килә ди.
Чын булды бу сүз. Авыл зык кубып бәйрәмгә әзерләнде. Бәйрәм булмыйча, Каранай күпере бит ике ярга сибелгән йортларга гына түгел, ике яктагы ялан- кырларга, күрше-күлән авылларга, олы шәһәрләргә дә юл ача, кыскасы— дөньяара бәйләнешнең, яшәүнен бер тоткасы ул Шушы күпер аша үтмичә, Уфага да. Мәскәүгә дә, Мәккәгә дә барып булмый!
Ниһаять, көткән сәгать сукты. Олылар эскәмияләргә олпатланып утырды, чәчкә тоткан укучы балалар юл читенә тезелде, вазыйфалы кешеләр биегрәк урынга төркемләнде.
Менә, күпергә чак кына җитмәстән, берничә машина туктады. Хөкүмәт машиналары—әллә кайдан билгеле. Аһа. ил башлыклары үзләре, олы башларын кече итеп, килеп төшкән ләбаса!
—Сынтимер?!
Айсылу кычкырып әйтте әллә, янында торган ике апа анын беләгенә килеп ябышты: "Сынтимер шул!” Шуннан апалар Айсылуны кунаклар ягынарак әйдәргә тотынды, тик ул кымшанмады да. Буйчан булмаса да, гәүдәле, аксыл костюм кигән ир уртасы аны үзенен үткер карашлары белән баскан урынында кадаклап куйган гүя. Әйе, Сынтимер дә Айсылуга төбәгән иде күзләрен.
Күпер тирәсенә җыелган халык капыл искән көчле җилдән тирбәлеп киткән иген басуыдай дулкынланып алды: Сынтимер кайткан ласа! Зур урында эшли, диләр иде, чын икән, әнә бит. түрәләр кырында йөри. Йөрсен, кемнеке— аларныкы.
Жил тына төште, басу шымды, ары-бире башаклар гына чайкалышты, шыбыр-шыбыр сөйләште...
Кызыл тасма киселде. Күпер ачылды. Тиешле сүзләр әйтелде. Тәгаенле кешеләргә чәчкәләр өләшелде. Шуларны аткарганда әдәп-тәртип саклап шаулашмый гына торган агайтуганлылар, ниһаять, Сынтимер янына укталды. Анын бүген авылда калачагын, иртәгә китәчәген белгәч, бер чама тынычланып, "ярар, күрешербез, әләйгәч" дип, сүрелделәр, ана ил хуҗалары белән бергәләп кунак сые әзерләнгән йортка китәргә ирек бирделәр. Ни дисән дә, югары даирәнен үз кагыйдәләре дә бар ласа.
Ә төштән сон, зур кунаклар кайтып киткәч, Сынтимер әнисе, нәсел-нәсәбе белән очрашып, сөйләшеп алгач, агайтуганлылар аңа хөрмәт күрсәтте.
Һәркемнен дә аны үз өенә чакырасы, аягөсте басып сыйлыйсы килде дә,— мөмкин түгел. Шуна да Каранай күпере янында уртак табын оештырырга кинәш беркеттеләр, анда эскәмияләр дә. чәчкатәр куелган озын өстәлләр дә тора иде әле. Һәр йорттан ин затлы ризыклар килде монда: Гөлбостан әбимен тары коймагы, Мәжит хатыны Нәфисәнен бавырсагы, чолыкчы Габделхак бабайнын кәрәзле балы. Айсылуның әнисе Камилә апанын саумал кымызы Аңынчы Сынтимер мәктәпкә барып урарга, Айсылуның музеена кереп чыгарта да өлгерде. Шунда күреште алар Күпмедер вакытка икәү генә дә калдылар, бәлки, авылдашлары махсус шундый форсат бирделер. ичмасам бер туйганчы сөйләшсеннәр, диделер9
Сүз байлыклары әллә кайда булган иде аларнын. Бер-берсеннән күзләрен ала алмадылар, телләре түгел, ә карашлары сөйләште
«Айсылу, сагындым сине, жаным-тәнем белән зарыгып сагындым!»—диде Сынтимернен карашлары.
«Мин дә сине өзелеп сагындым. Көттем, гомер буе көттем. Сынтимер!»— дип жаваплады Айсылуның күзләре. Әйтерсен, бу хатын кырыктан узмаган, ә бу ир иллене кумый Берсенә чак уналты тулган, икенчесе яна гына егерме аша атлаган, һәм алар—мәгашака ике яр.
Ә телләре, ачылгач, икенчерәк сүзләр тирбәтте:
—Шәп музей туплагансың, Айсылу —Тырыштым үземчә.
—Халык та рәхмәт әйтәдер?
—“Айсылу музее*' диләр дә куялар—шулдыр, дим. рәхмәтләре —Хәзер менә “Айсылу күпере" дә бар.
—Анысы—артык. Халык та чаманы яхшы белә: Каранай күпере булып калачак ул, бәгъзе бер киләчәктә алтыннан салсалар да. хәтта ки
—Әйе.—Сынтимер килә торып Айсылуга сынаучыл сүз катканына уңайсызланып куйды
—Дәү әгиемнсн чикерткәсен дә монда куйгансын икән? Анын гаҗәеп бөҗәкләре күп булган, бсрничәсен генә, ин килерлеләрендер инде. Золганифә тугакайнын сандыг ына китереп куйган, ә калган коллекциясе янгында үртәлгән Шунда алар туктап калды Нәрсәгә бөтенләй чит-ят адәмнәр кебек кыланалар? Сынтимер Айсылуга якын килде, кайнар тыннары бер-берсснә бөркелде Эчтәге утлары тышка бәреп чыга башлады Сынтимер киршысындагы хатынга әйтеп бетергесез наз белән бакты: әле ул бер дә чырай ташламаган, йөзендәге яшьлек яшьнәүләре җуелса да алар урынына базык матурлык язылган... Айсылу да, тартынуын жинеп. үзенә өзелеп караган ир уртасына хисләнеп күз салды. Сынтимер! Тау Я1Ы башкортларына охшап кырлач танау.ты. кара чәчле, конгырт йөзле—тамчы да үзгәрмәгән сыман Чәчләре сирәгәепкерәгән. маңгае ачылып, кинән төшкән. Күпме акыл, сабырлык сыйгандыр бу якты маңгайга.
Ир кеше йөрәксенде, хатынның иңнәреннән алды, күкрәгенә сарылтырга теләде. Икесе дә сихри бер дулкын иркенә бирелде. Менә-менә ул дулкын бу икәүне тойгылар диңгезенә алып китәр Шул минутта кыңгырау шылтырады Ике гәүдә сискәнеп бер-берсеннән тайпылышты
—Айсылу, иркәм!-Сынтимер хатынның кулларын үзенең учларына кысты Бармаклар кавышты. Йөрәкләрдән килгән кан тибешләре бер-берсен ишетте —Кайчандыр, “иркәм" дип тик сина гына әйтермен, дигән идең ’—Айсылу булмышынын төпкел бер почмагында монынчы беркайчан .ы үэенсн барлыгын белдерми яшеренеп яшәгән көнләшү көясенең бәгырь итен “кырт" итеп кисеп алуын шәйләде.
—Сина гына әйтәм бу сүзне, иркәм, сина гына. Ышан Вәгъдәдер менә Сынтимер шунда ипле генә итеп Айсылуның бармагына яшел кашлы йөзек
кидерде.—Силен ташын, жәй кыхларынын бәхет ташы—зөбәрҗәт.
—Бу ни дигәнне анлата?—Айсылу аптыраудан гажиз иде.—Бу ни?
—Б&тдак. Зинһар кабул ит, иркәм. Ана карап мине искә төшерерсең.
—Болай да гел исемдә.
—Шулай да булгач... Салма бармагыннан, яме. Никах балдагы кидерә алмадым -Шуннан Сынтимер капылт сорап куйды:—Теге вакыт, Зөлганифә тутакай белән хушлашырга кайтканымда, очрашсак, китәр идеңме минем белән Казанга?
—Белмим Сынтимер. мин шуна куанам—мәхәббәтебез бушка гына фида булмады, зур максатлар белән яшисен, ата-бабан васыятьләрен үгисен. Динислам мулланын изге рухы разыйдыр...
—Анлыйсын икән минем өлешкә төшкән ир бурычын.
—Әйтәм ләса...
—Төп йортта: “Нәселебезнең борынгы ватаныбыз алдында бурычы бар”,— диделәр. Мина төште ул бурыч..
—Әйтәм ләса...
Айсылуның үз-үзенә ачуы килде. Әллә кайда гына булды ласа аның тел чаралары, улмы сон сүз тасвиры белмәгән хатын?! “Әйтәм ләса” ди дә тора... Сынтимерне аңлауларын, үпкә тотмавын, анын белән горурлануын һәм моңлы исемен вә газиз җисемен йөрәк түрләрендә генә йөртүен—шуларны әйтеп бетерерлек сүзләрне кайдан гына табарга?!
Тагы да кыңгырау тавышы ишетелде. Мәктәптәгеләргә җыелып халык янына, Каранай күперенә юлланырга ишарә иде бу.
Айсылунын урыны Сынтимернен каршысына туры килде. Күзләргә очрашырга, бары тик үзләре генә аңлаган телдә серләшергә тагы җае туды. Өнсез диалог дәвам итте:
«Шушы кәрәзле яшь бал сиңа ни ди?»
«Айсылу, иреннәреннән кыргый бал тәме килә, ди.»
«Хәтерлисен...»
«Хәтерлим... Каранай күперендә...»
«Без бит бер генә тапкыр үбештек, ә тәмен гомер буе онытырлык түгел, иркәм.»
«Әйе, тик бер генә тапкыр...»
«Сирәк булса да кайт кал адым, нигә бер дә очрамадың, әллә белә-күрә юл язлыктырдыңмы?»
«Язмагандыр...»
«Менә очраштык бит. иркәм?»
«Очраштык...»
Сынтимер кәрәздәге мөлдерәмә балны балкашык очына гына алып иреннәренә яга. Чолыкчы Габделхәй бабай бу балны Агуй үрендә йөзьяшәр карагай куышындагы күчтән алган. Хуш исләре нинди—ничәмә ничә төрле чәчкәләрнең суты җыелган, чаер мае белән сыланган кәүсә кәре сенгән, таңгы офык сафлыгы күчкән бу кыргый балта. Тәме сон аның, тәме—биздергеч ширбәт тә түгел, зәһәр әче дә түгел, ә гел тансык, гел тәмле—сөйгән ярын белән тәүге үбешү таты сыман...
Айсылунын тел очында, балкашыктан әнә тамам, менә тамам, дип тәкатьсезләнгән бал сыман, сүз гәрәбәләре тилмерде: “Мин башкага күнел сала алмадым... Ә син Яратасындыр аны, сөймәгәнгә сөйкәлер ир түгелсен?”
Сынтимер бу гәрәбәләрне күрми, фикер җебенә тезми калмады. Ә ни дип юатыр иде сон ул бүген дә сылулыгы белән су буйлатыр бу хатынны? Мәхәббәтнең анын җиде төре була, дигән галимнәр фаразы артына качар идеме0 Бу фаразда дөреслек тә бардыр—хатынын бит яратмый түгел... Тик тәүге сөю. бәгыренә яшьтән ярып ингән тылсымлы хис—ул берәү генә!
VI
Төш сыман гына тоелса да, Сынтимер белән очрашулары өндә булган икән Күпмедер айлар үткәч. Мәжитнен Нәфисәсе йөгереп килде. Айсылуга бәләкәч кенә дүрткел бернәрсә тоттырды—кәрәзле телефон, имеш “Бүген сина Сынтимер кайнага шылтыратачак, кесәңдә йөрт шуны".—диде Айсылу баигга бик дулкынланды, бер сәгать көтте, ике сәгать Шуннан күнеле урынына утырды нәрсәгә жилкенә дә китә шушы йөрәге. Сынтимер дисатәр"1' Әнисәгә хат язып салсын әле. телефон шылтыраганын көтеп зар булып утырганчы Кызы имтиханга әзерләнәдер, Талха нишләп йөри икән, дип өзгәләнәдер. Борчылмасын, егет эш белән мәшгуль әле. Тегермән урамында йорт сала. Кызлар тынгы бирми ана. су сөлегедәй егеткә, але берсе, әле икенчесе баш әйләндермәкче булып карый—Талха бирешми, күрәсен. Әнисә нык “сихерләгән” аны. Чындыр ки. сихерләгән. Бер килке кызыкаи тәмам тенкәсенә тиде бит Айсылуның: “Әни. син белми түгелсендер. Мәдинә дәү әни имче булган бит—әйдә, Талханы әмәллик, миннән башка күзенә беркем күренмәслек итик!”—диде дә бәйләнде. Айсылуның шунда үзенә хас бер шуклыгы уянды “Әйдә, әмәллик!"—дип әйтте дә салды. Азак үкенде дә. әмма кире чигенмәде Үзенчә юри генә бер сихер әтнәкәссн уйлап чыгарды Анын кушканнарын Әнисә (менә беркатлы сабый!) җиренә җиткереп үтәп торды урман әйләнеп үр куяны тизәген эзләп тапты; кызыл рауза чәчкәсен өзеп киптерде, гангы сәгатьтә торып, үлән яфракларыннан бер чынаяк чык җыйды. Каранайнын балчыклы ярлавында оялаган ярканатны көндез йокыга талган чагында тотып, тырнагын кисеп алды; ахыр чиктә Тал ханын өч бөртек чәчен кулына төшерде һәм. шуларнын барсын бергә бутап болгап, пыяла шешәгә сатып, җиде тәүлеккә баз нигезенә утыртты Җитмәсә, сәгать төнге уникедә шешәнен тыгынып ачып, бөтен ихласлыгын салып: “Талха, мин—синеке, син—минеке. Миннән бүтәнне күрмә, ишетмә, белмә!"—дип җиде кат пышылдарга кирәк иде әле Әнисәгә... Түземе җитте бит шушы катмарлы мәшәкатьне аткарырга Текә ярларга үрмәләп, әллә кайда, эчтә яшеренгән куркыныч ярканатны тотарга йөрәге җитте бит. Мәхәббәте чатнатып таш ярырлык икән кышын—Айсылу моңа инанды һәм аны шундый сынауларга дучар иткәненә үзалдына берчә елый язды, берчә елмаеп куйды. Ләкин Әнисәгә серне ачмады алегә. анын күңелен ныгытырга бер чара икән, зыян булмас ласа бу мәзәк сихердән. Жиде тәүлектән сон, шешәдәге матдәне тоныклатып сөзеп, унаен табып. Тазчан ы н битен-кулын юдырды ныкышмал кызыкаи Үзе тагы врач булырга йөри Ярый, яшьлек дуамаллыгы басыла төшкәч, әниле-кызлы икәүләп исләрләр, тәгәрәп ятып көләрләр әле бу кызыктан.
Айсылу Әнисәгә бәйнә-бәйнә тезде ой хәлләрен Талха тәңгәлендә тәфсилләп язды, анын эштән бушамавын, клубка да йөрергә вакыт тапмавын кызынын колагына тиште. Шатморатның армиядән килгән хатын да мәгълүм итте, салам- әманәтен тапшырды.
Олы өйдә ялгыз калды хәзер Айсылу Әти-әнисе иске өйдә дөнья көтә, күнмәгәч күнмәделәр инде бер кыек астына күченергә. Әле ул тиклем карт түгелләр, үзләренә шулай унайлы булгач. Айсылу да артык ирсксехләмәде ал арны Аерым дигәч тә. бер ихатада булгач, көнкүрешләре ургак инде ул. Аш-су күпчелек кече өйдә әзерләнә. “Башын эштән чыкмый, мин ни. гел мич тирәсендә уралам, бер ялгызына казан асыгг изаланма, балам",—дип. әнисе ныгытып ук әйтеп куйды Ризыклары, шөкер, киң. Пенсиягә чыкканда, әтисенә колхоз байтал бүләк иткән иде. шул малкай җигемгә күндәм, кор бия булып китте. Ел да калын китерә үзе. саудырып тора Әнисе бия сөтеннән кымыз куярга әвәсләндс Агайтугаалылар. кунак-фазан төшә калса, ана йөгереп килә бу һиммәтле эчемлекне сорап
Өстәлдә яткан телефон мырылдап кына шылтырады, котны очырмый тана. Айсылу барыбер дертләде, сак кына аны колагына терәде:
-Әү?!
—Сау гынамы, Айсылу?
—Саумысыз...—диде дә Айсылу уңайсызланып калды һәм ашыгып өстәп куйды:—Сынтимер...
—Нишләп алай “сез"гә күчтен әле?
—Әлләче... Зур кешесен бит, каушадым...
—Каушама Мин—һаман да шул ук Сынтимер, Каранай тугайларында тәгәрәп үскән бер малай.
—Малай?!
—Айсылу, синен белән кинәш тотасы бер мәсьәлә бар иде.—Сынтимер сүзне икенчегә борды, тавышы җитдиләнде.
—Тынлыйм...—Чак әйтмәде Айсылу тагы да “сезне" дип.
—Жанүләннәр исәнме әле?
—Исән. Ә нигә сорыйсын ул хакта?
—Борчылма. Син ул серне миңа да чишмәгән идең... Зөлганифә тутакай аңгармастан бер әйтеп ычкындырган иде.. Теләсәң, гомергә икебез арасында гына калыр, шикләнмә.
—Әйт. нәрсә дип кинәш тотмак идең?
—Бер талантлы галим белән таныштым. Химик та, биолог та үзе, гомумән, сирәк очрый торган гыйлем иясе. Ул табигатьтә булган дару үләннәрен өйрәнеп, химик матдәләрен ачыклап, ясалма игезәкләрен барлыкка китерә. Ягъни, Жанүләннен яфрак-сабагын, тамырын лаборатория шартларында тикшерсә, һичшиксез анын химик аналогын табачак. Аңлыйсыңмы?
—Әлбәттә.
—Бер-бер каза килеп, Җанүлән юкка чыкса, аның ишен, хәтта ясалмасын да, бар итеп булмаячак...
—Су бассамы?
—Янгын чыкса, боз яуса...
—Табигать бит ул, таш яууы да ихтимал...
—Димәк, ризасын?
—Жанүлән төяген Әнисәгә генә күрсәтергә ният иткәнмен. Миннән кала ул саклар әманәтне.
—Шулай ят итәсеңме мине, иркәм?
—Ят итмим, ант-иманнар шарты бар Жанүлән тарафында...
—Сине ничек аңлаганымны һәм тугрылыклы күңелен алдыңда баш игәнемне белсәң иде. Айсылу.
—Иелә торган баш синеке түгел.
—Ярар, йөрәгемдәге хисләрем аяк очларына ятсын, алайса, иркәм.
—Гаҗәп...
—Нәрсә гаҗәп?
—Югарыда йөргән кешенең шулай сөйләшүе гаҗәп.
—Мин дә—адәм баласы. Елатсалар—күз яшем чыга, киссәләр—каным...
—Шулайдыр да...
—Айсылу, Җанүләнне туфрагы-тамыры белән алып, савытка утыртып асрасаң яхшы булыр иде, барып алганчы...
—Әллә кайтасыңмы?!
—Юк... Иркәм?!
-Әү?
—Сагынам сине...
—Бик күрәсем килә... Ә син? Дөньяда мин бармы синең өчен?
—Йорәгемдә тамырлангансың. Сынтимер'
—Жанүлән сыман, мин дәсинен яшерен серенме0
—Авылда сер була димени0 Жанүлән барлыгын да белаләр, тик ул—изге катгыйлек багуында, ә тыелган кануни чикләрне безнен якта бозып бармыйлар, үзен беләсен...
—Беләм... Агайтуган нихәлдә? Туым-килем, үлем-китем бармы0
—Алмакай вафат булды, ай да үтмәде. Хәле кәй дә дөнья куйды. Кырык көн елады авыл...
—Олылар әйтмешли, туры ожмахка очып кергәннәрдер күгәрченнәр .Адай
икән...
Бу күнелсез хәбәрдән аны арындырырга теләпме. Айсылу урынлы-урынсыз сорап куйды:
—Сынтимер, син күпер салучылар хуҗасымы?
—Шулайрак Озакламый Башкортстан белән Татарстанны тоташтырган бер зур күпер салынып бетәчәк.
—Сон ашамы?
—Тап үзе. Әле шуннан шылтыратам
Тагы да нәрсәләрдер хакында сөйләштеләр. Айсылу ачык кына хәтерләми. Сынтимердән сорыйсы килеп тә, беркайчан да сорамаячак сораулар бораулады анын зиһенен: “Яратасынмы0" "Башкага “иркәм" димисенме? Хадад җефетенә дә әйтмә аны, мина дигәнне,—башка сүз тап!" “Мин сине тагы бер күрергә, күзләрендә сою очкыннары кабызырга һәм кочагында наздарыңнан һушымны җуярга телим. Ә син телисеңме0 Телисеңме кыргый бал тәмен яңадан бер татырга?!”
Ә Сынтимер. ирлегенә барып, анын кылын тартып карамый булдыра алмады:
—Форсат тапсам, очрашырбызмы’
—Гыйндулла бабаемнын кураенда уйныйсынмы0—шулай диде дә салды Айсылу, җавап бирер урынга.
—Сирәкләп —Сынтимсрнен тавышы капыл төшенкеләнде. хыялга артык бирелеп киткәненә кыенсынды, ахрысы
Шулай, өметсез генә, тотнаклы хушлаштылар Әмма бу өметсезлек йөрәкләрендә чәм кузгадты. сагыш угын дөрләтеп кенә җибәрде—ике ярдагы икәүнен мәхәббәте икеләтә көчәйдедер. Ярабби' Сөйгәннәр арасында очып йөрүче күзгә күренмәс фәрештәләр бардыр шул бу фани дөньяларда Адарнын берсе—Агайтуган нан Сөн буйларына, икенчесе—Сөн буйларыннан Агаитуганга очты һәм илаһи канатларында гашыйк ярларның, икесе ике ярда—аерылмаслык тәкъдирдә якын да, кавышмаслык тәкъдирдә ерак та—булган Сынтимер вә Айсылуның сүрелмәс хисләрен бер-берсенә китереп җиткерер
Табылыр ласа берәр форсаты, очрашыр ласа алар кайчан да бер ”