«ИНДЕ ҮЛСӘМ ДӘ БУЛА...»
МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ КӨНДӘЛЕК СӘХИФӘЛӘРЕ
1978 ел 5 май көнне өлкә комитетына чакырып минем монографиягә суд
ясадылар, шуның белән аның язмышы хәл ителде. Цензор Д. Ш. бөтен галимнәрне
сүгеп чыгыш ясады. Судта минем монография эчендә ни барын да белмәгән кешеләр
утыра иде. минем һәм И. Нуруллин (фәнни редактор) адресына күп гаеп
ташладылар...
Без матбугат көнен әнә шулай билгеләп үттек.
Фәннең, әдәбиятның Д.Ш. кебек надан, шакшы зат кулына калуы бик кызганыч,
әлбәттә.
17 май, 1981 ел.
Мин бала вакыт. Кышкы кич якынлаша. Әни бүлмәгә чыгып чирек белән
керосин алып керә Лампаларга сала Аннан бик зур пөхтәлек белән лампа
пыялаларын сөртә, өрә. парландыра. Чырага чүпрәк чорнап пыяланың нәзек жирен
чистарта. Бозлы тәрәзә яктысына алып килеп чисталыгын тикшерә. Өйгә керосин
исе чыга. Шулкадәр тәмле, җылы, якты кич вәгъдә итә. Хәзер керосин исен якыннан
сизсәм, әни. кышкы кич. тәрәзә пыяласы искә төшә. Безнен авылда кичләр бик озын
була иле Хәзер шәһәрдә телевизор кергәч, кич дигән бөек поэтик бер мәгънәгә ия
булган гомер кисәге бетте...
1981. 27 май. Минем каршыла кибег. Хатын-кыз җыелган. Көн эссе. Ярым
ялангач таза хатыннар Кибеткә сөт килгәнне көтәләр. Ә авылда теге сөт савучы?
Көтүче'’ Ферма мөдире? Райком секретаре? Ул сөт шушында килеп җитсен өчен
күпме энергия түгәләр! Бу хатыннарның берсе дә ул турыда уйлап та карамый
...1944 елны... Гимн чыккач <1.01.1944 —Ред.) Х.Искәндәрев Арча
педучилишесында дәрес саен шуны укучылардан хор белән укыта. “Сметём!”
дигәнне хор белән әйтелә бер малай текстны укыганда.
Гимнны пропагандалау шул дәрәҗәгә җитә ки, моны аулак өйләрдә җырлыйлар,
буш вакытларда моны шыңшыйлар, клубларда моны җырлыйлар, эчү мәҗлесләрен
моның белән ачалар Бервакыт Чүриле РК пропагандисты М килгәч Крәнне
мәктәбендә аш мәжлесе уздырылды. Шул мәжлес алдыннан стаканнарга аракы
салгач берәү гимн җырларга тәкъдим итте. Бастык. Кулда аракы. Берәү дә текстны
юньләп белми Бутадык. Шунда куркып кына М. әйтте:
— Иптәшләр, белеп тә бетермибез, урыны да бу түгел, әйдәгез, алай эшләмик,
диде. Аны ничек утыртмадылар икән икенче көнне?
Авылда дини легенда. Кеше күмгәч, берәү тыңларга кала. Күмүчеләр зират
коймасыннан 40 адым киткәч, теге кеше кабергә колагын куя да тыңлый. Тынлык
булса, мәетнең хәле яхшы; дөбер-шатыр килсәләр—начар. Имеш, кешеләр килүгә
фәрештәләр килә дә, кәфенне шатырдатып ертып сорау ала башлыйлар
Бер хатын имеш баласын имезмәгән. Тыңларга калган кеше бик яман тавышлар
ишеткән. Сүтеп, казып карасалар, ике кара елан теге хатынның күкрәкләренә
ябышып суыралар ди.
Тыңлаган кеше боларны сөйләргә тиеш түгел. Сөйләсә—үлә. Аның зираттан
Ахыры. Башы журналның 2006 елгы 11-12 саннарында.
кайтканын көтеп торалар, ана сорау бирмиләр, сәдака бирәләр
Зур серлелек, кеше күмүгә зур эш итеп карау, борынгылык белән бәйләү
Укытучы бер малайны сүгә, рус теле дәресендә:
—Ну чего ты стоишь. не отвечаешь. стоишь9
—Стойсани... (торсани дигәнне әйтә).
Әтисе малайны каеш белән ярам дип үстерә, яргалый да. Малай бервакыт әтисенә
әйтә, урманга барыйк, ди. Әтисе, агач яфрак яргач барырбыз
—Агачларны да каеш белән яралармы?
— Минем түфлиләрем (русча әйтә) әнинекеннән матурее
Язарга онытканмын: бала вакытта
1) үз өебездә әдәби кичәләр Тукай китабы ТукаИнын “Көз" шигырен сөйләү,
урынлыкка басып. Мәктәптә колхоз председателе кергәч кемне мактады Аннан гомер
буе шулай китте.
2) Либавада бер кыз белән танышкач конфет алу. Чит илдән кайткан кыз белән
ашханәгә кергәч портвейн, селедка.
1979, 16. V. Кафедрага килеп мине телевидениегә төшерделәр Үземнән башка һәм
операторлар белән режиссердан башка монын ни өчен икәнен белмиләр иде Шунда
һәркем ачылды. Бик кызык комедия булды Бу комедиянен авторы мин илем—көлеп
утырдым. Кешеләр акылларыннан шаштылар Һәркем бер чата жибәрдс. ә берәү ике
хата. Мин дә ялгыштым бугай әле кеше хатасыннан көлеп угыра торгач.
Әдәби деталь: к/з председателе хатынын санаторийга жибәрә Хатын кайткач
председатель исеменә хат килеп төшә: “Хатынын бик ошады, киләсе елга тагын шул
срокка җибәр”—аноним Председатель моны чәченнән урап алып ишек алдына алып
чыгып кыйный Булган хәл
Минем гомеремдә ин шатлыклы көннәр
1. 1945 ел, 9 май. Сугыш беткәнне ишеткәч.
2. 1956 ел, яз. КПССнын XX съездында шәхес культын тәнкыйть иткәнне
ишеткәч Нахакка кешеләрне төрмәгә утыртканнар дигәнне партия исеменнән әйткән
көннәр.
3. 1966 ел, 17 ноябрь-малай туганны ише ткәч Болын ая Красная урамында
больница ишегенә килгәч.
1981, 15 декабрь Иртән төш күрдем, башта әнине, аннан әлләничә тапкыр Равияне
(Әтинең бертуган апасы Г X ). Шул сәгатьтә Равиянен внучкасы дөньяга килгән икән.
Аннан бөтен кешене озаткач ятып Йокладым иртәнге 9ларда Пушкинның шигырен
төштә күрдем (“К няне"). Шунын бөтен юлларын тикшереп Пушкинның сагышына
кушылып елап уяндым Шигырьне тулысы белән кичердем
Бер хикәя язарга: әти тектергән “толстовка", анын язмышы, укытучы X әти
өстеннән донос. X -нын кына ничек итеп мина экзамен бирә »)ти шигырь уку- толстовка
донос—төн—1937 ел. 19 декабрь
Кай. ырча.-ы I ешчагы з.
Сабыр кир.ж һар эштә
Оҗлхир җитмягэн
булса. Канат катар
флрешто
Әни гомер буе укучылар, укытучылар белән эш иткән кеше булганга "кеникул"
дигән сүзне бик яратып әйтә иде.
Без кечкенә вакытта “уф алла" арбасына утырып, армиягә китүче егетләр булып
урамда жырлап йөри идек. Гомәр Нургалие дигән бер малай гел болай җырлый иде
Кайсы йолдыз турысында Сезнең йөргән юлыгыз.
Бәлки бергә дә булырбыз.
Пока хуш. сау булыгыз
Ике кыз кич чыгар алдыннан (күршедән кергәне) әниләренә әйтә:
— И. апа жаным. сина рәхәт, синен кич чыгасын юк,—ди. (Сүз. чыннан да эш
турында бара—кияү эзләү).
Колхоз председателе әйтә:
—Үз хатынын янында әтәчләнеп булмый, чонки синен бөтен кимчелегеңне
белүче кеше бу дөньяда бары ул гына.
“Торналар"га керми калган: авыл хатынының кич токмач җәюе; катыклы аш
ашаган мужикның капка төбенә чыгып утыруы; сыерга үгез ияргән, үгез озата
кайткан; мужик сөенә—сыер кысыр калмаячак.
Кышкы кич—керосин лампасын кич утырырга әзерләү шатлыгы, поэтикасы.
“Торналар”га өстәргә: 1944 ел жәенен мул чирәмле Чөмә Елга ындыр арты. Мин
әтинең башына җиткән председательнең өенә кермим, яшьтәш кереп катык ашап
чыга. Мине кыстап карый—мин ач көе шул чирәмдә ятып торам Керсәм мине дә
ашатырлар иде Әмма мин ач, горур калдым. Шул вакытта минем ачлыкны теге
явыз күрмәде, мин аны жиндем.
1945 елнын октябрь иртәсе. Кояш чыга. Бөтен дөнья бәрәңге сабагы исенә уяна.
Бөтен дөнья сары—кофе төсле чия-сары Кояш җылы Тын, сагышлы. Тыныч елның
беренче көзе Мин Арчадан болын буйлап. Корайбан—Сәвин тегермәннәре аркылы
кайтам. Дөнья бик сагышлы иде шул иртәдә (мин вокзалда кунган идем идәндә,
капчыкны ярып сынар чүәкне урлаганнар иде).
Сикергән Г. абзый: хатыны киткән саен барып ала икән. Бервакыт барып
алмаган, хатыны үзе кайткан.
—Ник килеп алмадың?—дип дулый.
—Әнә Сөнгатулла шәкерт котыртты,—ди юаш Г Хатын ә ти янына керә. Әтинең
каникулга кайткан вакыты икән.
—Ник кеше котыртасың син9 Менә үзен өйлән әле. аннары белерсең,—дип
сүгә.
Шуннан сон хатын бер тапкыр да китми.
Берәү хат яза: фәлән көнне фәлән поезд белән син мине каршы ал, сина кунакка
киләм, ди. Тегесе жавап бирә.
—Сине каршы ала алмыйм, үземнен энекәшне жибәрәм, ул сине кулындагы каз
түшкәсе буенча таныр,—ди.
Бәләкәй малай солдаттагы абыйсына хат яза: сыер буаз, ала каз күкәй сала
.инде үлсәм дэ ВУЛА .
башлады, абмр тубәссн кәралек. сыерчыклар килергә тиеш Ин ахырда түтәй кияүгә
бармыйча гына бала тапты
6 апрель (1982 ел) коннс иртән сәгать 8:10 минутта кинәт кенә остеохонлроз бәреп
екты.
Ә мин төштә әтинен кәкре кара таягына таянып йөрдем. Таяк сыек, яргаланган
таянырлык түгел, шулай ла—ышаныч
Билем бик авырта .
Бүген начар йокладым төне буе мәчеләр бер-берсе белән мөнәсәбәтләрен ачыклап
шауладылар
1946 елны немец фашистларыннан бушап калган госпитальгә килгәч, складта
тулып ята иде мундир, пилотка, тагын атлә нәрсәләр Барысы юа юештә череп ята
Беркем бернәрсә алмалы
"Мие кажетея, что со врсменем вообшс перестануг вылумынать художествснные
произведения Писатсли. ссли они булуг. будут нс сочинять. а тшько расскдзывать то
значительнос или интерссное. что им случалось наблюлать н жмзми"
Л Н Толстой
Кадерен барла—кадерлән, кадерен беткәч каберенә әзерлән
Ирдәй ирнен эчендә иярләнгән ат ятыр.
Хатындай хатынмын эчендә биләүләгән бала ятыр.
Бүген 2-3 август төнендә (Пицундадан кайткан көнне) бер җырны төштә күрдем
''Алмагачлары" көенә Бөтен моңы, баслары, сүзләрснен мәгънәсе белән Уйнаучысын
ачык хәтерләмим
Ай яктылары якты г)ип
Ташка басып су агиа
Минем ярым чытпы Ош
п Ятлар белм чуигиа
Искитәрлек моң иде.
1944 елның май ахырында Сикергән мәктәбен тәмамлаганда мин ниндидер
имтиханны бишкә биргәч яланаяк йомшак юлдан авылга торып чаптым Авылга керер
алдыннан гына исемә төште подвалда бер савыт бәрәнгеле. умачлы аш бирәләр иде
укучыларга. Ә өйдә—ачлык. Мин кире төшеп тормадым.
Фронттан кайткан берәү сөйли
-Мин снайпер идем, мине фашистлар ә, и ә каян белә иде. Бер вакыт камышлыкка
барып кердем, кычкырып җибәрдем "Ханди \о\ майтъ”. дип Тегеләр куркышып
калдылар, әйтәләр: Яруллин, ата күрмә
Шулвакыт хатыны сорый—алар татарча беләмени сон? Ире әйтә. Тик кенә тор.
ирләр сүзенә катышма, ди.
Икенче берәү сөйли: мин, ди. бер эшелон нсмсснс бер үзем пленга ашым. НОО кеше
иде. шуларга чөгендер чүбе утаттым Бервакыт маршал Жуков килде, строй алдыннан
узганда мине танып елмайды, матодеи. Снбагатов. диде. (Хатыны сорый кием-салымы
нинди иде?).
-Нинди булсын, яхшыдан инде Кара кәчгүм-чалбар Аягында ялтыравыклы
ботинкалар (Бисктау ягы фольклоры)
Большая наука начинается с умения правильно залавать вопросы.
Диплом яклыйлар. Комиссиядә шулкадәр гаделсезлек, берсен-берсе бугазлап үз
кешеләренә бишле даулыйлар, минекеләргә өчле, дүртле тезәләр. Бер чыгып
бәрергәме0—дип йөри идем, Тукайны укыдым.
Юк. читашма. и каләм'—Калсынчы—шундый юк белән.
Борчак атчак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән!
("Сәфилгә каршы")
1983 ел, 1 сентябрь. Искәндәр 10 класска китте. Мин 1937 елнын бу көнендә
дәрестән кайттым Беренче тапкыр Кояшлы, җылы көн. Әти белән әни сәкедә чәй
эчәләр Мине түргә утырттылар Әти сорашты Ничек булды? Мин ж.ыр дәресен
сөйләдем. Әти нәрсә җырлаганымны сорады Мин кычкырып җырладым.
Төш чагындагы кояштан Ялкын коеча.
Җәелде Будённый атлы Гаскәре кырга һичкем безнең
үткән юлны Тартып ашгмас Будённый атчы гаскәре
Әйдә, алга бас.
Әти “Молодец!” диде.
Шуннан сон әтине хәтерләмим Бүген 1983 ел, 1 сентябрь. Искәндәр X классның
беренче дәресеннән кайтты Мин ана кавын алып куйган идем. Гомерләр...
Сугыш вакытында кыш көне врачлар килеп бөтен мәктәп баласына ниндидер
бер кызгылт таблетка йоттырдылар Ике көн буе авыл арасындагы кар өсте кызыл
хәрефләр, фамилияләр белән чуарланып торды.
Шахтадагы малайга хат язалар: әтиен каты авырый, кайт, күмешергә кеше
кирәк
— Беләбез без балчык казуның нәрсә икәнен, кайта алмыйм,—дип хат яза...
1941 ел. июнь ае. Ш.—авылның иң оста пыялачысы, балта остасы. Ничек аңа
повестка килде. Ничек итеп ул балтаны бөрде—балта ничек бүкәнгә кадалды. Нинди
оста кеше—ин нечкә мастер—хатыннан унмады Юньле ризык ашамады, юньле
күлмәк кимәде. Аның осталыгы белән юньле хатын туры килгәндә, яки ул безнен
авылда түгел, ә Франциядә. Англиядә булса—аны каретага утыртып йөртерләр иде
Ә ул бәрәңге боламыгы ашаудан ла югары күтәрелә алмады .
1983 ел, 19 декабрь. Әтине фашистлар алып чыгып киткән кич. Үзебезнең
сәвитский фашистлар Әсәр төзәтеп утырам. “Питрау тәкәсен печән өстендә суялар"
дигән жөмлә бар Печән өсте—июль ае. Тәкә, гадәттә, февраль, мартта туа. Июль аена
кадәр бәрән булып йөри. Июль ае кергәндә тәкә бәрәнгә дәрт керә, саулыклар кирәк
була башлый Шул вакытта аның ите тәмсезләнә (организмда башка күзәнәкләр эшли
башлый). Шул дәрт кергәнче аларны суялар—итләре тәмле була.
Бөтендөнья сугышының беренчесе, икенчесе нәкъ шулай эшләде: өйләнмәгән
егетләрне (1922—1923 елгыларны). “нецелованный”ларны турады, үтерде, бетерде
Бу сугышны башлаган картлар моннан ниндидер ләззәт алдылар (Гитлср, Сталин).
Жинү-жинелү дигән сүхтәр булды, әмма нигезендә—өлгергән Питрау тәкәләрен тәмле
вакытта казанга салып ашау, “саулык” бәрәннәрне карт тәкәләргә калдыру иде инде
ул.
1981 ел, 27 август. Коры кон. өйгә форточкадан ком тула, шәһәрнең Казанка
арты районнары өермә эчендә. Эсселек 28'.
Жәй буе корылык, афәт, бөтен дөнья көя, яна. Жәй башында язучыларны жыеп
авылга ярдәм итәргә кирәк, дип тараттылар. Газе таларда кон саен язучылар 168
чыгышы Урып-сугып алынган икмәктән лә күп. Бик афәтле ел. ниләр булыр? Ниләр?
Бер комбайнер эштән кайтканда гел сумка белән ашлык алып кайта икән, мона
тавыклар ияләнгән, гел чорнап алалар икән Янгыр вакытында буш сумка белән
кайткан (ура алмаган), тавыклар чорнап алган, "буш сумкамны әйләндереп
күрсәткән идем, олы тавык кычкырып елады", ди. (Актаныш)
Для истории
22. VIII. 1984. Өлкә комитетына чакырып әйттеләр авыл гурында күп имын.
кабатлана башладың. Бу теманы бераз ял иттер 1986 елда Тукайга 100 ел тула
Шуна роман бир 1986 елнын I январена өлгертсән—апрельга басып чыгарабыз
Синен материалга бай икәненне беләбез Бөтен излательстводарда (Клип Мәскәү)
резерв калдырабыз. Синнән бүгән кеше яза алмый Н ышанычны акламады
Мин риза булдым. Хәзер башымда гел шул гына. Заготовкалар эшләнә башымда,
утырып язасы килә. Әлегә мөмкинлек юк Пицундага барып ~Ф Әмирхан дигән
ике табаклык очерк язарга тиешмен 25. VIII 84
Бүген 1984 елнын 15 октябре. Военком белән сөйләшеп, Искәндәрне ВМФка
жибәрергә теләгән идем, барып чыкмады Нинди дә булса бер частькә (род)
жибәрербез. отправкага әзер булсын, диде Йөрәгемне кан баса кая'’
Афтанстангамы? Караком чүлләрендәге радиацияле зоналаргамы'’
Без хезмәт иткәндә болар юк иде. Без
матур, чиста хезмәткә барган идек.
Әни мине озатканда военкомат
юлларында йөрмәде Анын кайда икәнен
дә белмәгән көе үлеп китте Мин үзем
теләп, үзем артыннан йөреп Искәндәрне
армиягә озатам. Минем замандашлар,
коллегалар бөтенесе малайларын Мәскәү
вузларына, чит телләр институтларына һ.
б. урнаштырып бетерделәр Ә мин һаман
авылча—армия хезмәте узсын дип йөгереп
йөрим.
Кем хаклы? Кем ота?
Ходай белгән Мин ялгышамдыр’’ Мин
оттырамдыр, ләкин минем теләгем изге
Мин бу мәсьәләдә күп газап, кайгы
күрермендер, ләкин намусым чиста —Ник
калдырмыйсын?—диләр. Мин язмыш
каһәреннән куркам Шуңа—калдырасым
килми.
15. V. 1985
...Бер атна инде рәхәтләнеп эшлим—
яна роман язам “Зәңгәр урманнар
артында " Якынча исем, герой исемнәре
дә якынча. Кул тала Күптән мондый
канәгатьлек белән эшләгәнем юк идс.
Хәерле булсын
28 июнь, 1985 ел. Жомга кон иртә 8 с Ю минутта Искәндәрне военкомат ишек
алдына кертеп жибәрдсм
Үзәкләрем оэелдс. Хәерле булсын, хәрби хезмәткә җибәрергә үзем тырыштым
Хәерле юл. улым, йөрәгем кисәге’
Бүген I июль, кич 18.30 м Беренче тапкыр ашыйсым килә башлады Йөрәк һаман
өзгәләнә. Үзем әлегә адрессыз гына хатлар язам Канда син. Искәндәр’ Бу
дөнья сине кыерсытмыймы? Мин үзем ул юлла кыерсытгырмадым. Әмма син бик
намуслы бит' Мин дөньянын шактый кабахәтлеген күргәч кенә ул юлга чыккан
идем. Минем үзәгем өзелә. Симен өстәлең янына килә алмыйм. Ул бүлмәгә чыга
алмыйм.
Улым' Нихәл17 Авырмы! Бүген—ломга көн. Син чыгып киткән көн Бик ерак
ташлады бит сине язмыш Егет кешенен язмышы шул инде анын—жир читенә барып
аякны салындырып утыру. Ә мина бик авыр. Әйтеп бетергесез авыр
"Сабыр итеп карыйк, дуслар.
Сабыр, диләр, дәвасын
Йа Хода, сабыр бир!
5. VII. 16:00
Минем тормышымда икенче этап башланды Мин әле моны анлап бетерә
алмыйм. Ул этап үзе аңлатачак инде аны Ләкин инде икенче кешегә әйләнеп барам
Элеккеге хыяллар, планнар бик кечкенә булып калды. Йа Хода, нинди кечкенә
идеаллар белән яшәгәнмен. Зурларны күрмәгәнмен.. Кеше шулай олаядыр инде.
5, VII. 16:00
7. VII. 18:00
Улым, нихәл? Сина авырмы'7 Нишлим сон инде? Мин сина хатлар язам—
адрессыз хатлар. Сина дөньяны күрергә кирәк иле, син бик тә, бик тә китап кешесе
илен. Инде мин бер генә нәрсә телим: син хыялында йөрткән матур дөнья белән
чынбарлык арасындагы котчыккыч аерма синең дөньяга карашына зыян
китермәсен иде. Мин ул этапны әйбәт уздым, авыр булды, ләкин сәламәт көе уздым.
Мин сине мона әзерләдем. Нык бул, улым! Нык бул! Миңа бик авыр! Синсез авыр.
Бүген синен Кемьнән төшергән хатын килде. Мин шатландым да. борчылдым да.
Сина адрессыз хат яздым. I
А/ Мәһдиев, Р Ишморатава. Ә Еники. А. Гыйләҗев
Пицунда 1985 ел. сентябрь.
I сентябрь, 1985 ел.
үпказәү, янаулар—и күңелле заманнар булган икән
Менә мин инде берүзем, өстәлем дә буш. тик язу өстәлләре генә тулы. Балаларым
ла юк янымда, эчемлек тә юк, берни дә юк Теге гөрелдәү лә инде кызык түгел- берни
юк.
Шундый күнел бушлыгын мин 1953 елнын көзендә хәрби хезмәттә кичергән
идем. Ул 5-6 айга кадәр сузылган иде Хәерле булсын..
Бүген (10. X. 85) уйлап куйдым: хулиганнар сугышканда хәзерге заманда үтерер
өчен кыйныйлар ботинка белән башына тибәләр, бавырына, бөеренә, ике аяк арасына.
Котчыккыч!
Ләкин интеллигенция дә шулай икән бит Фән дөньясында, сәнгатьтә, әдәбият
кешеләре арасында да нәкъ шулай. Үлсен, бетсен өчен эшләнә Кызгану юк
Тормышынын ин авыр, тупикка кергән вакытларында ә ти кычкырып җырлап
ала иде Бер жыры болай:
Алма Лиләр, алма ашыйлар.
Нидер алма туклыгы ’
Бәхетлеләр рәхәт яши.
Читен бәхет юклыгы
Мондый критический хәлдән аны мөдһиш Сталин “коткарды" 1937 елның 19
декабрь төнендә.
1977. Язып утырам. Шушы коннәрдә генә чираттагы китабымны планнан төшереп
калдырулары, берничә кешенсн минем белән хыянәтчел мөнәсәбәттә булуын белдем
Искәндәр мина комачау итә. Мина комачаулама, эшем күп дим Работай—нс
работай. барыбер толк чыкмый, ди. Кем сүзе дим Нәрсә әйткәнен анлый башлады булса
кирәк —Извини. диде.
Ә бит устами младенпа глаголст истина
1985. Искәндәр, кадерле улым! Мин сине бик сагынам бит Нишлим сон'1 Нинди
дәвалар бар моңа?
"Ничә сәхраларга чыкса».
Ничә торле агач күрсәм.
Бән һәм катларына барса».
Диеп сорыйм ки анлардин
—Әя, агач, яшең күпме7
Түгелгән яфрагың күкме '
Минем к\'к хәсрәтең күпме?
Диеп сорыйм агачлардин "
Укыдым 1937-1941 елларда Арча районы Гоберчәк башлангыч мәктәбендә 1941
-1944—Сиксртән җидееллык мәктәбендә; 1944-1947 Арча педучилишесында
(1944_1946—Үрнәк совхозында. 1946 ноябрь—1947 июнь Арчада);
октябрь аеннан Ссжс мәктәбендә пионервожатый булып эшли башладым
1948 елда (пединститутта эаочно укый башладым 1948 ел көз Крәнне мәктәбендә
тарих, география, конституция укыта башладым
1950 ел. 3 октябрь. Хәрби хезмәткә киттем 1954 елнын 14 октябренда—
демобилизация. _
1954 елнын ноябрь-декабрь. 1955—январь, февраль Сиксртән мәктәбендә рус теле
һәм әдәбияты укыттым
1955 мар1 -апрель. Яңа Мичән мәктәбендә тарих, татар әдәбияты, теле укыттым
1955—1960 елларда Казанбош мәктәбендә тарих укыттым, сонгы икс елында
завуч булдым
1959 елда бик яхшы отэывлар белән пединститутны тәмамладым
1960—1963 елларда универсигстнын татар әдәбияты кафедрасында аспирантура
уздым.
Тутан конем. аем билгеле түгел Бу мәсьәләдә мин бик күп жәфа күрдем
Лексикон прописных истин
(минем күзәтүләрем)
1. Хатын-кыз никадәр ямьсез булса, шулкадәр киенә белми.
2. Тукай поэзиясен ин примитив анлаучы кеше, һичшиксез, тукайчы була.
3. Унган хатын ирсез кала. Күп очракта.
4. Татар әдәбиятын ин примитив аңлаган кеше, һичшиксез, тәнкыйтьче була.
5 Татар теленен нечкәлеген акламаган, тоймаган кеше химиягә, физикага,
математикага китми: ул—тел галиме була.
6. Кешенен тормыш коруы—космоска чыгу. Старт дөрес алынса—программа
үтәлә; старт начар алынса бернинди центр корректировка ясый алмый.
7 Бер рәхәтнең бер михнәте була, диләр. Дөрес түгел: михнәте биш тапкырга
артыграк була.
8. Әгәр кеше надан булса, аннан котыла алмый: надан профессор, надан
академикка хәтле күтәрелеп була, әмма наданлык кала.
9 Бер борчу килердәй булса—көт. ул килә.
Үз хатыны белән танцыга чыккан кеше кебек тонык, кәефсез.
Үз хатынын белән ресторанга барып танцевать итеп йөрү кебек мәгънәсез
эш.
Ягып жылыт, ачып суыт (исрафчыл кеше турында).
Агач көрәк белән карандаш очлап булмый.
Йа Хода! Түбәннән күтәрелгән түрәнен ачуыннан үзен сакла!
1987 ел. 29—30 апрель төне. Мин Түбән Камада, чыгыш ясадым... Төнге икедә
Казаннан телефон: Искәндәр кайткан. Йа Алла! Юлда бөтен курыкканым авария
булды Анарчы инфаркттан курыктым Күрешә алмабыз, дип уйладым.
Инде Алданын биргәненә шөкер, күрештек, 2 май көнне яргы көн кочаклашып
яттык, флотский анекдотлар сөйләдек, мин үзем язганны укыдым, аннан ике
диванга таралышып йокладык, көне буе дип әйтерлек.
Инде язмышка бер үтенечем дә юк. Инде үлсәм дә ярый. Мин бәхетле, ә бәхетле
кеше вакытында үлә...
5. Ү.87
Кешенен ин зур бәхете—балалары белән горурлану хисе. Мин әле моны андап
бетермим Әмма ялга кайткан улым белән шәһәрнең Бауман, Ленин урамнарыннан
узганда мин моны тойдым. Ул тойгыны сеңлеререгә организм әзер түгел иде.
18.111.1995. Бүген көндез сәгать 11дә кызым Гәүһәрия роддомда өч кило
авырлыгында кыз бала тапты. Шатлыгымнан тәгәрәп еладым Үлем көтеп
больницада ятам, увольнениегә кайткан идем. Ярабби, бәхете белән туган булсын
иле. мин күргән авырунын ни икәнен дә белмәсә иде.
1994 ел, 30 май. Президент Минтимер Шәймиев үзенен резиденциясендә мина һәм
тагын өч иптәшкә “Халык язучысы" исемле дипломнар һәм медальләр тапшырды.