Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕРЛЕК СҮЗ


Зәкия Туфайлованың тууына 100 ел
Матур әдәбиятны ярату кайчан башлана? Билгеле, бишек җырлары, бала чакта
ишетеп, укып үскән жыр-шигырь, әкиятләр аша. Кем генә йотлыгып «Су анасы»,
«Шүрәле»не тыңламаган да, үзе дә әти-әни булгач, белгәнен баласына өйрәтмәгән
икән? Бала тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булган ул шигырь-жырлар күбебезнең әле
бүген дә хәтерендә саклана булыр. Әни сүзе гомерлек бит ул!
«Әни» диеп язып
куйдым Яңа яуган ак
карга.
Таптамагыз' һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
Озак еллар буе мәктәп, китапханәләрдә эшләгән, балалар дөньясын бөтен
күнеле-жаны белән анлап-тоеп, яратып язган Зәкия Туфайлова шигыреннән әлеге
юллар.
Зәкия Туфайлова 1907 елнын 29 январендә Башкортстаннын Кушнаренко
районы, Илморза авылында мулла гаиләсендә туа. 1930 елда Свердловск шәһәренен
педагогика техникумын тәмамлый. Беренче шигырьләре Уфада «Игенчеләр атнасы»
дигән газетада басыла. 1954—1977 еллар 3. Туфайлова иждтынын ин актив чоры, бу
елларда анын унбер китабы басыла («Уйла, тап», «Тапкыр бул!», «Әни сүзе» һ. б.).
Зәкия Туфайлова шигъриятенең асылы—бала психологиясен бөтен жанлылыгы,
тулылыгы белән ачып бирә алуында, балаларча самими сурәтли белүендә. Шунамы,
әлеге шигырьләр инде вафатына күп еллар узган булса да, бүгенге көндә дә үзләренең
мәгънәви төсмерләрен җуймаганнар, буыннар алмашынса да тәрбияви әһәмиятен
югалтмаганнар, киресенчә, яна буын балалар шагыйрьләре тууга да зур этәргеч,
үрнәк, өлге була алганнар.
Зәкия Туфайлова 1971 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә.
1977 елнын 11 гыйнварында Казанда вафат була.