Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӨРЕС ЯШИСЕҢ, РАФИС КОРБАН!


Рафис Корбан турындагы мәкаләмне башлый алмый интегеп беттем Нилән то-тынырга белмичә шактый тына аптырап йөрдем Шагыйрьгә 50 яшь тула икән бит Димәк, юбилей мәкаләсе язарга кирәк Димәк, ул мәкаләне шәп иттереп, ү-зен күкләргә күгәреп мактап, иҗатына җентекле анализ ясап, анын татар әдәбиятында тоткан урынын күрсәтеп язу сорала. Тик менә нидән башларга-’ Ижатынын кайсы ягыннан тотынырга?
Бездә бит шулай гадәткә кергән: шагыйрьгә, язучыга бер исем, бер тамга сугылса, аннан тиз генә котылырмын димә. Бу бигрәк тә балалар әдәбиятында күзгә бәрелеп тора. Әйтик, сиңа «балалар шагыйре» дигән исемне чәпәп куялар да—шунын белән вәссәлам! Нигә әллә нинди «гениальный» лирик шигырьләр, проза әсәрләре, лрама әсәрләре язмыйсың, син барыбер «балалар язучысы» булып каласын. Шәүкәт Гали- ев белән шулай булды, Ләбибә Ихсанова. Жәүдәт Дөрзаман белән дә шундый ук хат Рафис Корбан белән дә. Әмма шунысы кызык: әлеге мөхтәрәм азучыларыбыз «балалар шагыйре», «балалар язучысы» диюдән бервакытта да кимсенмиләр. Киресенчә, алар әлеге югары исемне үзләре өчен зур дәрәҗә дип саныйлар, аны зур горурлык хисләре белән йөртәләр «Балалар язучысы» булудан юшарга тырышучылар ла җигәрлек, әлбәттә Анысы инде, гафу итәсез, аларнын үз эшләре
Әле күптән гүгел генә Язучылар берлегенең идарә утырышында балалар әдәбияты турында сүз чыкты Дөресрәге, балалар әдәбияты буенча осгаханә җитәкчесе Рафис Корбан республикада балалар әдәбиятта атналыгы уздыру турында тәкъдим белән чыгыш ясаган иде. Шунда кемдер: «Язучыларны балаларныкына, ачыларныкына аерып карарга ярамый. Син дә бит олылар өчен күбрәк язасын» дигәнрәк сүз ычкындыргач, Рафисыбыз кырт кисеп куйды «Юк. мин балалар язучысы' Минем бөтен язганнарым да балалар өчен! Ә күп язучылар атар «мин дә яза атам» дияр өчен генә, китап чыгарыр өчен генә язалар»,—дип жавап кайтарды Шушы мин Рафис Корбанмын балалар әдәбиятына ихластан хезмәт итүен, тагар баталар әдәбиятының патриоты булуын ныклап аңладым. Балалар әдәбиятына каләмдәшләр тарафыннан ниндидер бер кимсетүле мөнәсәбәтне тойган хәлдә, «балалар өчен өлкәннәргә язапмаганнар гына яза» дигән караш яшәгән бер мәлдә, үэенне «мин балалар язучысы» дип йөртү өчен, дөресен генә әйткәндә, зур батырлык кирәк бит' Рафис Ко|к>ан исә нәкъ әнә шундый батыр рухлы, балалар әдәбиятының фидакарь шагыйре. Чыннан ла. балаларга атап шигырь язу белән генә түгел бит але ул. балалар әдәбияты өчен җан атып яшәргәлә, аны пропагандаларга да. анын абруен күтәрү өчен армый-талмый эшләргә дә кирәк. Югыйсә, бай тарихлы, зур-зур әдипләре бу I гвн баталар әдәбиятыбызны күрмәмешкә салышучылар бодай да җитәрлек
Әдәби тәнкыйть тә, әдәбият гыйлеме дә әдипләрне буыннарга, төркемнәргә, дул-кыннарга бүлгәлән карарга ярата Шул ук вакытта бер торкемгә дә кертеп булмый Торган язучы-шагыйрьләребез дә очрый. Әйтик, Роберт Әхмәгжанов бер төркемгә дә сыймас шагыйрь булып калды. Рәшит Әхмәтжднонны. киресенчә, буыннан-бу- мнга күчереп иоргә торгач, безнең буын пгаг ыйрыәрснә үк төшереп калдырдылар Ә безнең буыннан сон килгәннәр, үзләренең яшьләре белән дә. иҗатлары белән лә, бөтенләй үзара аралашып, буталышып беттеләр шикелле Менә әле Рафисны ла кайсы төркемгә кертим икән дип утырам Бер караганда, ул илле яигыек Вахит Имамон, Нәбирә Гыйматлинова. Галимҗан Гыйльман. Флкаг Сафиннпр белән чордаш: яшь ягыннан алар буынына керергә тиеш Икенче яктан, уя үзеннән яшьрәкләр белән күбрәк аралаша. Мин бирелә Рканг Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон,
Зиннур Хөснияр. Ләис Зөлкарнайләр буынын күз алдында тотам. Әдәбиятка килеп керүе дә шулар белән бергәрәк туры килде. Мина калса. Рафис менә шушы икс буынны бергә кушып, тоташтырып тора шикелле.
Баштарак ул шул ике арала адашыбрак, ки алыбрак га кат га н кебек булган иде. Матбугат битләрендә дә яшьтәшләренә караганда сирәгрәк күренде. Шунлыктан-дыр. ахры, исемен лә сирәк кенә телгә алгаладылар. Башта ижат эшенә үзе дә бик үк җитди карамады бугай. Укуы белән дә шулайрак килеп чыкты. Әйбәт кенә укып йөргән җиреннән, университетның журналистика факультетын ташлап китте. Үзе тынгысыз, дуамалрак табигатьче булуы аркасында тормыш дулкыннары Рафисны шактый гына каккалады да. суккалады да Бер урында гына утыра алмый торган күчмә холыклы булгангадыр инде, эшләмәгән җире, тотып карамаган эше калмады. Башга ул -Татарстан яшьләре» гәзитендә эшләп алды, аннары Буа районына барып чыкты. Анда район гәзите редакциясендә зур тормыш мәктәбе узып йөрде.
Шигырь җене кагылган егет Казансыз яши аламы сон инде? Юк. әлбәттә. Ул янадан да Казанына әйләнеп кайтты. Билгеле инде, аны биредә беркем дә кочагын җәеп каршы алып тормагандыр. Әмма үжәт егет югалып калмады: кайсыдыр бер оешмага рәссам булып урнашты. Ике елдан ул Татарстан радиосына эшкә килде. Шуннан сон гына үзенең урынын тапты дияргә мөмкин. Ралионын көндәлек тор-мышы. андагы тынгысыз иждли мохит аның күңеленә хуш килде, радио журналисты буларак ул тапшырулар әзерләде, эфирда исеме яңгырый башлады. Жиде ел дәвамында Рафис ралионын кайсы гына бүлегендә эшләп карамады: музыкаль редакция, балалар өчен тапшырулар редакциясе, ниһаять, әдәби тапшырулар редакциясе... Әмма кайсы гына редакциягә күчмәсен, ул үз Вазыйфасына күнелен биреп, ихластан тотына. һәр эшен җиренә җиткереп башкара. Музыкаль редакциядә Татарстанның халык артисты, күренекле җырчыбыз Рафаэль Ильясов кул астында эшләү, анда рсс- публиканын күренекле сәнгать әһелләре белән, җырчылар, композиторлар белән аралашу, музыкаль тапшырулар әзерләү, ул тапшыруларны радио тыңлаучыларга эфир аша җиткереп бару, атбәггә. эзсез югалмый. Яна язылган җырларны ул чакларда. билгеле инде, ин элек радиога алып киләләр, һәр авторның, галантлымы ул- татантсызмы. үз җырын радио аша яңгыратасы килә Радиодан яңгырау популярлыкка юл ача дигән сүз. Әмма аларнын барысы да музыкаль редакциядә эшләүчеләрнең. художество советының «иләге» аша узарга тиеш. Рафис та шул җырлар белән мәш килә. Жыр сәнгатенең асылын, аның нечкәлекләрен акрынлап анлый башла-
Тапшрапан китап нәшрияты хезмәткәрләре. Сулдан (алгы рәттә) Р Әмирханов, Д Шакиров. X Әюп. икенче рәттә Б Хәлтдуллин, Р Шэмсетдинов. Р Рахмани һәм Р Корбан 2000 ел.
ган егет үзе дә җырлар ижат итәргә тотына.
Бүгенге көнлә жыр жанрында эшләүче аз санлы шагынрьләребез арасында Рафис Корбан күренекле урын алып тора дисәк тә дөреслеккә чыилафлык булмастыр Ул жыр өчен шигырьләр генә язып калмый, ә бүгенге жыр жанрынын, эстрада жырла- рынын камиллеге өчен тырышып, жан атып та яши: төрледән-төрле түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә, радио-тслевиление уздырган дискуссияләрдә катнаша, матбугатта усал-усал фикерләр белән чыгышлар ясый Кайчакларда кызыбрак та китә, артты-рыбрак та жибәрә. анын белән риза булмаучылар да. анын белән бәхәскә керүчеләр дә табыла. Нишлисен, башкача булдыра алмый ул: ни уйлый, шуны әйтә, ничек дөрес дип таба, шулай яза. Халтураны күреп борчылганга, татар эстрадасын зәвыксыз сүзләр тезмәсе басып киткән өчен жаны әрнегәнгә яза.
Быелнын язында Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Рафис Корбаннын ижат кичәсе узды. Әйтер идем, бик житди әзерләнгән, профессиональ яктан тел-теш тидермәслек зәвыклы концерт булды ул Татарстанның халык артистлары Рафаэль Ильясов. Айлар Фәйзрахманов. Фердинанд Саза- хов. шулай ук танылган җырчыларыбыз Газинур Фарукшин. Лидия Муллагалиева. Рәбига Сибгатуллина. Фәридә-Алсу дуэты катнашлыгында узган атеге концерт Ра- фиснын инде өлгергән, профессиональ яктан җитлеккән, искиткеч матур жырлар ижат иткән жырчы-шагыйрь булуын күрсәтте Рөстәм Яхин. Рим Хәсәнов. Рәшит Калимуллин. Луиза Багыр-Болгари. Илгиз Закирои. Мәет Имашев. Шамил Тм- мербулагов. Фәрит Хатмйпов. Фирзәр Мортазин, Илһам Баитирәк кебек билгеле композиторларыбыз белән берлектә ижат ителгән кырыклап җырны тамашачы алкышлап каршылады, яратып кабул итте. Кичәдә мәшһүр Илһам Шакиров кына катнаша алмады. Әгәр дә ул шагыйрьнең халык коснә җырлана торган «Уян. татар!» җырын да яңгыратса, тагын да шәп буласы иде Беренче тапкыр туксанынчы елда ук Илһам ага башкарган әлеге жыр республикабызның мөстәкыйльлеген яулаган көннәрдә милләгпәрварләребезнен милли гимнына әйләнде бит
Рафисның балалар өчен ижат ителгән җырлары да бик күп булуын билгеләп үтәргә кирәк. Алар арасында «Тургай». «Нәүрүз моңнары* фестивальләрендә җийгәннәре дә бар,
Рафис Корбаннын ижат белән ныклап шөгыльләнә башлавы да нәкъ менә радиода эшләгән елларына туры килә Ул анда балалар өчен беренче шигырьләрен язды, Татарстан китап нәшриятында балаларга атап «Бутын кайда йоклый?» (1ЧХ7). «Жилс төстә кунакта» (1989) исемле китапларын бастырып чыгарды Балалар әдәбиятының уртасында кайный башлады Без анын белән Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясендә дә (мин—рәис, ул—сәркатип сыйфатында) бергә эшләдек. Балалар әдәбиятының актуаль проблемаларына, ааипләребезмен нжлг.га рыма багышланган семинарлар, сөйләшүләр уздыру, яшь язучыларның беренче кулъязмаларын тикшерүләр, яна чыккан китапларга күзәтүләр, әдәби ел йомгакла-рында чыгыш ясаулар Рафис өчен үзе бер мәктәп булды.
1989 елда мин, Рафис Корбанны Язучылар берлегенә тәкъдим итеп, чондыйрак сүзләр әйткән идем «Рафис Корбановны мин беренче шигырьләреннән беләм Шуннан бирле анын инде балалар өчен язылган икс китабы басылып чыкты Өченчесе нәшризггга чират кәгеп ята. Дүртенчесен дә тәмамлап килә Егет яза. күп эшли балалар әдәбияты өчен янып яши. Тырышлык, билгеле, бушка кзггми Кыска тына вакыт эчендә, үзенең булганлыгы, уйганлыгы, сәләте нәтиҗәсендә ярыйсы гына танылып та өлгерде ул. Аны татар мәктәпләрендә, балалар бакчаларында ла беләләр, көтеп алалар.
Шөкер, балалар әдәбиятына да. сирәк булса да. яшь көчләр килә тора Әгәр лә игътибар ныграк булса, алар тагын да күбрәк булырлар иде Югыйсә, «чиста» балалар шагыйре генә булу алегә «престижлы* |үгсл. .парны кочак жасп каршы атырга тормыйлар. Шума ла карамастан. Рафис Корбанов фәкать балалар өчен генә чи һәм дөрес эшли Бер жанрда бөтен кечекне куеп эшләгәндә генә зур уңышларга ирешер! ә буладыр дип уйлыйм. Рафис моны аңлый кебек
Ул балалар лоньисмн яхшы юшенә. нәниләр күңелен аңлый алар очен чи белә. Язганнары традицион Б Рәхмәт. Ә Фәйзи. 111 Галиен кебек олы шагыйрь горнең матур традицияләрен лаемы рәвештә ләвам игә. Ә традицияләрне гәгим итүнең үз авырлыклары бар. Булган традицияләрне иҗади зәнач иткәнлә генә, и ман таләпләренә туры китереп үстергәндә генә ашый ул үзен Рафис шу ган эшли дә
таныш ритмика, мәгълүм темалар, чордан-чорга, шагыйрьдән-шагыйрьгә күчкән шигъри алымнар янача янгырый башлый, заман төсмерләре белән балкып китә, үзенчә шигъри образлар белән тулылана. Нәтижәдә. шагыйрьнең үз дөньясы, балалар бакчаларына аваздаш үз шигъри бакчасы үсеп чыга.
Рафис Корбанов балалар поэзиясендә җитди эшли, туктаусыз эзләнә, таба да. Шулар өстенә шагыйрьнең мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның торышы турындагы үткен радиотапшыруларын һәм мәкаләләрен дә. балалар әдәбиятына багышланган мәкалә, рецензияләрен дә, 35 нче мәктәптә әдәбият түгәрәге алып баруын да. базалар әдәбияты секциясе бюросында актив эшләвен дә искә алырга кирәк. Болары—яшь шагыйрьнең иҗтимагый йөзен күрсәтеп торучы дәлилләр. Ул эштән йөз чөерми, иренми, вакытын да. көчен дә жәлләми, әдәбиятка файдалы булырга тырыша. Язучыга әлеге сыйфатлар да, һичшиксез, кирәктер дип беләм.
Кыскасы, Рафис Корбанов балалар әдәбиятына кунакка дип түгел, эшләргә, тир түгәргә дип килә. Әйбәт китаплары да. гражданлык позициясе дә шул хакта сөйли».
Күренә ки, моннан күп еллар элек яшь шагыйрь Рафис Корбановка биргән бәяләрем бүгенге танылган шагыйрь Рафис Корбанга бик тә килеп тора. Бер генә фикерен дә, бер генә хәрефен дә үзгәртәсе юк. Ул күпкырлы иҗатын да, тынгысызлык, тырышлык, энергия сорый торган иҗтимагый эшчәнлеген дә бүгенге көнгә кадәр дәвам итә: хәзер инде үзе Язучылар оешмасында балалар әдәбияты остаханәсен җитәкли. Балалар әдәбияты өчен, балаларга язучы әдипләребезне бергә туплау өчен, аларнын иҗатын җанландыру өчен армый-талмый янып йөри. Ул инде—танылган балалар әдибе Шәйхи Маннур исемендәге, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты Аның кече яшьтәге балалар өчен чыгарылган «Сөзгәк болыт», «Капкорсак». «Мин бәйрәмнәр яратам», «Сөйләшергә өйрәтәм», «Капкорсак һәм Бавырсак». «Болыт суны болгаткан». «Алмалы төн», «Бәхет телим», «Тапкырга табышмак» исемле китаплары бүгенге базалар шигъриятенең йөзен билгели торган басмалар Әлеге китапларның дүртесе «Ел китабы» конкурсларында җиңеп тә чыкты.
Рафис—кайда гына эшләсә дә, үзенең иҗатына җим таба белә торган шагыйрь. Радиода эшләү дәверендә без анын балалар шигырьләре һәм җырлар ижат итә башлавын белдек инде. Ул әле бервакыт Казан дәүләт курчак театрында әдәби бүлек мөдире булып га эшләп ала. Һәм, нәтиҗәдә, танылган балалар драматургы булып китә. Бернинди арттырусыз әйтәм, чөнки бу чыннан да шулай. Моның шулай икәненә ышану өчен анын театрларда куелган пьесаларын санап чыту да җитәр иде. Казан курчак театры аның «Куркуын җиңгән Куян» (1994), «Бардым күлгә, салдым кармак» (1995). «Ак күлмәктә кара елан» (1996) дигән пьесаларын тамашачыларга күрсәтте. «Керпе малае дуслар эзли» дигәнен 1995 елда Татар дәүләт яшьләр теазры сәхнәләштерде. Чаллы курчак театрыңда «Куркуын җиңгән Куян», Уфадагы «Нур» театрында. Чаллы татар драма театрында «Патша кызы һәм җырчы» исемле пьесалары уйнаоды. Түбән Кама һәм Әстерхан театрларында да Рафисның балалар өчен язылган пьесалары уйналганы бар. Ә менә курчак театрларының Канны шәһәрендә уздырылган халыкара фестивалендә Рафисның пьесасы буенча куелган «Бардым күлгә, салдым кармак» спектакле лауреат була. «Знай наших!» дияр иде бу урында «Эфир»дан һава торышы зурында сөйләүче Куранов иптәш..
Рафис Корбан, әйткәнемчә, бер урында гына утыра алмый торган тынгысыз җан. Кайларда гына эшләп карамады ул?! Татарстан китап нәшриятында китап тарату бүлеген дә җитәкләде, «Мәгариф» нәшриятында мөхәррир дә булды, «Салават күпере», «Идел» журналларында һәм «Заман», «Шәһри Казан» гәзитләрендә эшләп алды. Ул елларда эшмәкәрлек модага кереп киткән иде, кем гәзит-журнал чыгара, кем китап дигәндәй.. Рафис та. каян башына килгәндер, «Әдәби җомга» исемле гәзит чыгара башлады. Гамәлгә куючылары—Язучылар берлеге белән Мәдәният министрлыгы булырга тиеш иде Әмма, сәяси сизгерлеге җитенкерәмәгәнлекзәнме, гәзит- нең беренче санында ук Мәдәният министрына каты-каты гына әйтелгән мәкалә басылып чыкты. Нәтиҗәсе билгеле инде—4 саны чыкты да шуның белән тукталды. Аннары Рафис «Балачак» исемле нәшрият ачып җибәрде. Берничә китап чыгару белән анысы да көрчеккә барып терәлде Берара ул Татарсзан Язучылар берлегенә әдәби фонд җитәкчесе итеп тәгаенләнде Әйбәт кенә эшли башлады: язучыларнын юбилейларын уздырды, утыз язучыга ярты бәясеннән генә дубленка туннар өләште... Безнен үзебезгә ул тун эләкмәде, билгеле. Шулай да карап йөрим өлкән яшьтәге хөрмәтле язучыларыбыз әле һаман да шул туннан. Ничауа, килешеп тора үзләренә! 154
Шул кыска гына вакыт аралыгында да Рафис шактый гына игелекле гамәлләр кылып өлгерде Әмма, әлеге дә баягы шул холкы аркасында, союз җитәкчеләре белән уртак тел таба алмыйча, аннан да китәргә мәжбүр булды. Хәзер инде үзе дә олыгая бара, холкы да басынкылана торгандыр: менә ничә еллар инде Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләре мөдире булып, басылып кына эшләп йөри Яратып, бөтен күңелен биреп эшли .тияр илем Эше - күп, мәшәкатьләре, ыгы-зыгылары тагын да күбрәк Ни дисән дә. китап чыгарасы килгәннәр ин элек аның ишек төбен таптый. Кулъязмалар ин элек анын кулы аша уза. Һәммәсен дә укып чыгарга кирәк: анализ ясарга, бәя бирергә, барырлыкларын алып калырга, булмастайларын кире борырга Кире борудан да авыр әйбер юк. алып калганнарын китап игеп чыгару тагын да авыррак Әгәр дә соңгы елларда Татарстан китап нәшрияты китап чыгару эшен жайга сатып җибәргән икән, язучы- шагыйрьләребезнең тирән эчтәлекле, полиграфик яктан әйбәт сыйфатлы китаплары чыгып тора икән, биредә, һичшиксез, бүлек мөдире Рафис Харис улы Корбанов- нын да хезмәте зур.
Инде килеп, шагыйрьнең лирикасы турыңда да берничә сүз әйтмәсәм. дөрес булмас Ни өчен дисән, берничә ел элек бер дә уйламаганда гына анын «Яра* исемле шактый гына саллы шигырьләр, җырлар, тәрҗемәләр китабы дөнья күрде Биредә Рафиснын нечкә лирик, гражданлык хисләре белән сугарылган ялкынлы публицист икәнлеге дә. популяр җырлар авторы, оста тәрҗемәче булуы да ачык күренә Шагыйрьнең укучыларына әйтер сүзе бар. Ул шигъри сүз халык язмышы, республика язмышы турында, яшьлек һәм мәхәббәт турында, гомер һәм яшәү турында. Ул ихлас шигырьләр, шигъри образлар җанны иркәли «Йолдызларнын җиргә төшкән мәле. Ә без күктә идек ул чагында» яисә «Ә күктә йолдыз сүнәргә Оныткан иде» шикелле юллар хисләрне яңартып җибәрә. Әлеге китап Рафиснын балалар шагыйре генә түгеллеген тагын бер кат раслый
Рафис Корбан үзенең бер шигырендә: «Дөрес яшимме мин?» лип үз-үзенә сорау бирә, әмма жавабын әйтми калдыра. Ә минем бу сорауга җавабым әзер
-Дөрес яшисен. Рафис Корбан! Моннан сон да шулай дәвам ит! Үзенчә яшә' Ижаг итеп кал, яшәргә, яратып калырга ашык! Үзен дә «яшәүләр юк җирлә янадан» лип язасын бит'