БОРЫНГЫ ЯШЕН
Чын дөресен әйтим сезгә, диеп. Менә каләмгә мин тотындым— Борынгыда яшен булганмындыр, Шул яшеннән калган ут булдым...
Суга языйм дисәм, яза алмыйм. Хәрефләрем тоташ ут кына... «Сөям!* дигән гадн бер сүзем дә Яшьнәп ялтырарга омтыла.
Белмим инде, бу хорафат микән? Әллә инде берәр тылсыммы?
Яшен икән, яшен1 Язганнарым һаман яшен белән тулсынмы?
Тулсын, димен. чын дөресен сезгә Әйтим диен мин бит тотындым! ...Борынгы бер яшен булганмындыр, Шул яшеннән калган ут булдым...
Мәхәббәтнең яралуы
Туган туфрак дигән ягың булсын һәм хәләлең булсын һәрвакыт. Уятсыннар шулар синең уйны Барлык былбылларын сайратып!
Туган якның сары сандугачы Икегезгә атап сайраса,
Асыл мәхәббәт дип әйтелгәннең Яралуы шулдыр ләбаса!
Зөлфәт (1947) - шагыйрь. «Утлы бозлар*. «Лгыла болыт». «Йөрәгемне быпбыл чакты» һ. б. китаплар авторы Г Тукай исемендәге Дәуләт премиясе лауреаты. Казанда
Сайрадымы качып бер сандугач Омет баглап спна һәм ана? Булмадымы? Сөйли генә күрмә.
Мин дә яшәдем дип дөньяда!
Сөеп яшәү былбыл сайратудыр. Сандугачның җанын кузгату.
Чын сөюне шул моң каршы алыр. Хәтта ахырда да озатыр. .
Сайрап торган сары сандугачлар Тилерттеме сине һәм аны?
Димәк, яралгансыз, мәхәббәтле Итәр өчен бөек дөньяны...
Дала түре
Гөлләрнең бер сөйләшәсе килә. Казакъ даласының гөлләре. . . Килде дә бу, абынгалап кына Китеп бара инде, диләрме?
...Без Торсынтай белән дала кичтек. Изге төшләр бар бит һәр җирдә! Бардык
Кузы-Курпәч белән Баян-Сылу.тарнын әзләренә. Каберләренә бер тезләнергә ...
Бардык көне буе... Дала кичтек!
Ә далада дөнья тар була... Гашыйкларның эзен күргән чакта Йолдызлы күк гүя ярыла!
Дидер ул...
Боз яна. таулардан ай тешә, Ташкыннар шашына, актара... Тетрәнеп калабыз, бу иркә Табигать котырган чакларда.
Табигать хәтерләп калганмы Доньянын яралан мәлләрен. Адәмнәр белсен дип шул чакны һәм соңнан булачак хәлләрне?
Аз-азлап күрсәтә микән ул Нн боек дәпшәтнен гамәлен Доньянын кайларга китәсен. Доньянын кайлардан килгәнен?
Яралу һәм утем сулышын Тойсыннар бәндәләр, дидер ул... НӘРСӘдср түгел бит табигать. Табигать һәрвакыт КЕМдер ул!
.. .Барыбер, Табигать, һичкайчан Булмас ул мәңгегә таралыш!
Табигать—һәрвакыт Яралыш,
Яралыш—һәрвакыт Яңарыш...
Бер үк ым бәндәгә—янартау Тирәннән ут бөркеп атса да.
Тынса да тирә-юнь, сандугач Үлепләр сайраган чакларда...
Димәк ки, нәкъ шулай, шул хәлдә Булгандыр Яралыш... Күр, бәндә.
Үзеңә бирелгән елларда Бу тере дөньяда йөргәндә!..
Кое кибә...
Яши торгач күпне белсәм дә мин.
Шуны гына бары белмәдем—
Үзең түгел, авылың да хәтта Инде күптән җиргә иңгәнен!
Икәү иелеп без сулар эчкән Төбе айлы чиләк тирбәлә...
Инде яп-ялангач. җилле үрдә,
Безне танып белгән җирләрдә...
Чиләк—сусыз. Кое төбендә тик Ни булды, дип, тетрәп Ай кала..
Безнең эзләр шыр бушлыкта инде...
Бушлыкта буш чиләк чайкала.
Кое кибә... Күктә Ай кала...
Язгылык
Еллар күбәйде нигәдер, көннәр азайды...
♦Яз!»—диде яз миңа... Яздым. Көннәр язайды!
Язарып кояш чыкты һәм офык язарды.
Язгандыр язмыш, күрәсең, шушы язларны!
Очты ул выжлап! Зыңгылдап җәя язылды.
Яшен булып язның сүзе күккә язылды...
Ымсындырды җанны гөнаһ язык мәхәббәт! Ташкын сыман узды тик бер язлык мәхәббәт...
♦ Яз!»—диде яз миңа. Яздым. Шул сүздән аздым. Аз-аз гына янарым мин язасын яздым!
Күңелемне бер күк итеп яз-болыт тулды— Яздым... һәм дә ялгызлыгым язгылык булды!..
Идһамият
...Сулыштан шигырьгә кадәр,
Шигырьдән сулышкача.
Тылсымнар иңеп, күңелне Гөл таҗы итеп ача...
Иске оя тынды...
Язгы тирәк... тибри кош оясы...
Өс ботакта ата саклап тора:
Әнкә кош күп бәбкә чыгармакчы. Кузгалмый ул. Тынган. Гел утыра.
Күкрәп язгы яңгыр яуган чакта Чыгар бәбкәләрне жылы көтә.
Эре язгы яңгыр шыбырдашып.
Язгы җилләр паман тибрәп үтә.
Көз тирәсе... тибри кош оясы...
Пыскый көзге яңгыр. Кошлар киткән... Буш ояга суык оялаган!
...һәммәсе дә вакытлыча икән...
Кышкы җилдә калды кош оясы...
Аида бушлык, җил һәм кыш салкыны. ...Кеше җаны язмышы бу ласа!
Әле генә сайрап торган оя
Буп-буш калды... Сүнде... Тәмам тынды.
Мәңгелекнең тирәк ботагында Иске оя тынган... Тибрәнми дә... ...Шулай булыр... Әмма әлегә гел Язгы тирәк шаулый күкрәгемдә!
Мине һаман су тарта!..
Төбе микән, дулкыннары микән?
Дәшә дә гел дәшә күңелне!
Су тарта гел, һаман су тарта гел!
Чиксез сулар дәшә гел мине...
Гел сихерли мине сәер шул көч! Шомланам мин аның алдында... Дулкыннары, бәлки, айкап йөртер,
Иә чоңгылы убар тын гына...
Диңгезчене шашындырган шаукым Бармы әллә минем канымда?
Нәкъ шул ша\кым кашый мәллә мине. Ялгышлар! а баттың, бәндәм, дип.
Су төбе йә текә дулкын гына Йолыр сине мондый хәлдән, дип?
Мин аңлата алмыйм бу халәтне...
Зур су шаулый ерак-сракта!
Мине ау лак кара у рман > лын Ни хикмәттер? һаман су тарта!.*
Җен җыры
Иблис кушкан сүзне өскә язып куйдым. Үзем у йлыйм өзеп чылбырны:
Кем белә бит. Иблис гимны бардыр. Бардыр, бәлки. Җеннең дә җыры?
Мин җен җыры җырламадым микән Үзем шыр фәрештә чагымда.
Җеннәр миңа кычкырмады микән?
«Тагын! Тагын! Тагын да!»
«Тагын!» икән «Тагын!» Бу мин—җен җыры.
Мин җен буламмыни, бозмагач?!
Караңгы тал арасыннан килеп.
Ут-кнсәүдән скрипка сызмагач?!
Уйлап карасаң бит, бу шагыйрең Аллаһ белән Иблис зыңҗыры.
Рәнҗеп шагыйрь кулы бер сүз язса—
Шигырь түгел... Ул бит—җен җыры.
Чоңгыл
Ник үлемнән куркасың син, Кеше?
Качып калырмын дип белдеңме?—
Ходай сиңа яшәр гомер биргән һәм бирмичә калмас үлемне.
Ә шулай да миңа килгән үлем Ул чын үлем булмас шикелле..
Бөтерер дә у бар бу дөньяның Бөтерчекле чоңгыл-төпкеле.
Чоңгыл бөтерчеге эзе булып,
Вакыт елгасының өстендә Су алкасы гүя бөтерелер,
Туктый, тына белмәс һич кенә...
һәм, ниһаять ул да тынып калыр.
Вакыт тонар. Дулкын сүрелер...
Вакыт елгасының көзгесендә Ходай Тәгаләнең мең дәһшәтле,
Мең дәһшәтле килеш шәфәгатьле Күз карашы гына күренер...
...Яшәр гомер биргән икән Ходай,
Юк, онытмас, бирер үлемне...
Табигатьтән без убылган идек...
Табигатькә кабат убылуны,
Йә, син үлем дияр идеңме?..
«Ни күрәсең анда?..»
А С Пушкин җан биргәндә янында торган Жукоиский бу мәлләр хакында кыска гына тетрәнгеч шигырь яза. Дустының йөзен сурәтләгәннән соң болай ди «һәм сорыйсым килде аңардан «Йә. ни күрәсең син анда?»
Әйләндерә Галәм йолдызларын һәм дәверләр иңә томанга!
Авыр сорау һәм дустанә сорау:
«Йә, ни күрәсең син анда?»
Ә җавапка сорау кабатланса? һәм ул кабатлана, минемчә...
Кайсы якта кем кала да, кайсы Якка кайсын тагын кем кичә?
«Йә, ни күрдең син анда?*
Дус эндәшә дуска, аръякка.
Ул аптырап, йөдәп эндәшә бит!
Ничек өмет итсен җавапка?
Хәер: «Сорыйсылар килде...* ди ул. һәм сорамый. Җавап кирәкми.
Әмма шушы теләк, терелткәндәй. Тоташтырган ике йөрәкне.
Бөекләрнең сәерлегеме бу?
Йә, дустыннан дусты ни көтә? Кызгану да, ялвару да түгел.
Бу ышану үлемсезлеккә...
Җан җылысы
Була мәлләр, пошаманга төшеп. Котсыз уйлар тула күңелләргә...
Җаи җылысы, дибез... Була микән Җан суыгы бездә тереләрдә?..
Җан җылысы белән җылытыр! а Телибез бит якын, газизләрне...
Җан суыгы белән ошегер! ә Телисездер, бәлки, сез? Кемнәрне?
Җан җылысы төшкәч, сок» шыта.
Шул җылыда тыл-тын чәчәк ата. Чәчәк булгач, кырау сугу бар бит, Җан азыгы! Бу сүз синең хакта!
Тегеннән дә кошчык булып кайтып. Җылы җаным тәрәзәңә килер... Тәрәзәңдә булса җан суыгы Җан җылысы җиңәр, суык эрер...
Дөнья бизәкләрең уңып бетсен Күңлсң җылы төстән бушаганда...
Бу хәл дөрес түгел! Син ышанма! Җан җылымны көт син... Пошаланма!.