«БЕЗ БЕРДӘМ БУЛЫРГА ТИЕШБЕЗ...»
ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ М ШӘЙМИЕВ ТАРАФЫННАН ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДА ӘЙТЕЛГӘН КАЙБЕР ФИКЕРЛӘР
Миитимер Шарт улы Шаймиевкә 70 яшь тулды. Ул 40 елдан артык хуҗалык һәм дәүләт эшләрендә җитәкче вазифалар башкарды, 1991 елдан алып—Татарстан Республикасы Президенты Илбашы булып эшләү ез зарында М Шаймиев халыкара масштабтагы абруйлы дәүләт эииеклесенэ әверелде Татарстанның соңгы дәвердәге сәяси, икътисади, мәдәни тормышы турыдан-туры аның исеме белән бәйле Үз тарихындагы иң зур мөстәкыйльлеккә дә республика нәкъ менә уз җитәкчелек иткән чорда иреште Гомере из яхмышыннан аерылгысыз Президентыбыз Миитимер Шәрип улы Шаймиевне юбизее белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, ил-көн йөген ир- егетләрчә тартырлык көч вә дәрман
• Үз заманынын күренекле идеологы һәм сәясәтчесе буларак, Мөхәммәдьяр, әлбэттә, татар халкының мөстәкыйль дәүләт булып яшәвен теләгән. Ләкин ул чорда татар жәмгыяте бу мәсьәләдә бердәм фикердә тормый. Казан ханлыгының соңгы унъеллыклары дәвамында идарә даирәсе кешеләре ике төркемгә, шартлы итеп әйтсәк, ике партиягә бүленәләр һәм үзара берөзлексез көрәш алып баралар. Бер партия Казан ханлыгынын тулы бәйсезлеген, алга таба ла мөстәкыйль үсешен як- тыи Икенче партия исә илнең киләчәген тышкы көчләргә ярашып—буйсынып яшәүдә күрә. Ахырда бу низаг-каршылыклар, бердәмлек булмау—Казан ханлыгы-ның җимерелүенә, татар халкының дәүләтчелеге югалуга китерә.
Мөхәммәдьяр сарай шагыйре, сарай җырчысы булмаган. Ул үзен бәйсез тоткан. горур булган Шул ук «Нуры содур» поэмасында, утопия жанрына хас сәнгати ысуллардан файдаланып, ул, хыялындагы гадел җәмгыятьне тасвирлау белән генә канәгатьләнмичә, үз заманына да. үзе яшәгән мохиткә дә тәнкыйть күзлеге аша карый Хәтта поэманың Казан ханы, бәйсезлек яклы Сәхибгәрәй заказы белән язы-луы да шагыйрьне бу алымнан туктатып кына калмый Бу факт, бер яктан, Мөхәммәдьярның Казан тормышында дәүләткүләм дәрәҗәле, абруйлы шәхес булуын күрсәтә, икенче яктан, анын ил, халык гамен, ихтыяҗларын тирәнтен ашлый белгән, алар турында кайгыртуны шәхси мәнфәгатьләрдән өстен куйган намуслы сәясәтче, дәүләт эшлеклесе булуы хакында да сөйли. «Нуры содур» поэмасында дин өчен, азатлык, гаделлек өчен алып барылган сугышны-газаватны мактау һич тә очраклы хал түгел. Казан сугышында камалып калган милләпәшләребезнең батырларча көрәшүләрен искә төшерсәк, кем белә, бәлки, аларга нәкъ менә Мөхәммәдьярның ялкынлы шигъри юллары дәрт, көч биреп торгандыр?
Мөхәммәдьярның 500 еллык юбилей кичәсендә ясаган чыгышыннан.
28 август. 1997 ел.
• Татар халкы кебек буталчыклы тарихлы башка халык юктыр, мөгаен Россиядә тапарлар сан ягыннан икенче урынла торса да, аларнын менъеллык бай тарихи мәдәниятен хәтта Россиядә дә белмиләр Ә менә кайбер публицистлар һәм сәясәтчеләр вакыт-вакыт «татар-монголлар изүе», «татар яулары», «татар ясагы* дип татарларга карата тискәре караш уятып торалар Тарих дәрсслекләрендә татарларга цивилизацияле җәмгыятькә ят булган сыйфатлар тагыла, ә ул дәреслекләр буенча Россия балалары тарих фәне өйрәнәләр бит
Россия тарихында татарлар уйнаган рольгә башка карашлар да бар. атбәтгә Боек галим һәм гражданин Лев Николаевич Гумилев «татар-монгол изүе» дигән нәрсәне халыкларның үзара мәнфәгати кызыксынуы, тартылуы нигезендә туган союз дип атый: русларга гатар гаскәрләре көнбатыш чикләрне сакларга кирәк була. Ә русларның иминлеге очсн татарлар җыйган ясакны («десятина») һич тә зур дип әйтеп булмый. Ләкин Л. Н. Гумилев кебек үзгә, гадәти булмаган фикер әйтергә батырчылык иткән тарихчылар бик сирәк шул
Тарихны бизәп күрсәтүнең бер кирәге юк. Теләсә кайсы чорда, теләсә кайсы халык тарихында күркәм сыйфатлар да, рәхимсехгек тә. күтәрелеш һәм түбәнгә тәгәрәү очраклары табарга мөмкин
Бүген исә тарихта бүтән нәрсәләрне—гакыл казанышларын, сәүдә злемтатә- рен. мәдәниятләрнең үзара баюын күрә белү мөһим
«Родта» журналында от ылган. «Халыкның бүгенгесе Лә и киләчәге аның тарихында» дигән мәкаләдән. N3-4, февраль. 1997 ел.
• Һәр халык, һәр милләтнен үсешендә күчеш-күтәрелеш чоры була. Андый чакта ул үзенең олы шәхесләренә, фикер ияләренә мөрәҗәгать итә. аларнын мирасыннан акыллы киңәш эзли, кылган гамәлләрен, уй-фикерләрен чагыштыра, шуннан чыгып, илгыш-хагалардан арына
Без дә бүген шундый күчеш-күтәрелеш чорын кичерәбез Гасыр башында— җәмгыятьнең кискен борылыш чорында—Тукайны борчыган сораулар бүген безне дә борчый, алар бүген дә актуаль. Менә ни очсн без бүген тагын Тукайга, анын үлемсез мирасына мөрәҗәгать итәбез Тукай иҗатында—анын шигырьләрендә, проза әсәрләрендә бүгенге көннең күп сорауларына җавап табын була Шуна күрә Тукай безгә һәрчак бик якын
Моны раслау өчен минем икенче бер олы шәхесебез Гаяз Исхакый фикеренә таянасым килә. Моннан 8) ел элек «Ил* газетасында аның «Тукай мәрхүм» дигән мәкаләсе басылып чыга Уз боек шагыйрьнең вафатына ике ел тулу уңаеннан язылган. Анда Исхакый Тукайның үлеме татар милләте өчен бик зур югалту икәнлеген. шагыйрьнең мирасы—халкыбызның мәдәни, милли тормышының нигезенә әйләнәчәген әйтә. «Коннән-кон Тукай мәрхүмнең милли рухы бөтен татар яшьләренең җанын, рухын ашлый барган кебек, көн үткән саен анын кыйммәте дә күтәреләчәктер Анын татар милләтенә хезмәте, әйтеп калдырган байлыгы меңнәр, йөзәр меңнәр мәртәбә артачактыр*.-дип яза Гаяз Исхакый
Искиткеч алдап күрүчәнлек белән сугарылган бу сүзләрнең хаклыгына без бүген тагын бер кат инанабыз
Боек шагыйребез иҗатында -Ватанга, халыкка хезмәт итү-ирек, бәхет төшен-чәләреннән аерылгысыз булды. Ул үзенең шәхси бәхетен дә шунда күрде Тукайның:
Бәхстлемсн шушы халләм. б\тән бер хат лә көтмимен.
Шушы юллан ризамын. башка төрле юл да тотмыймын.
—дигән сүзләре шагыйрь рухынын тарихи оптимизмын һәр яна буынга раслап тора.
Без бүген бирегә халкыбыэнын бөек шагыйре Габдулла Тукайны олыларга җыел-дык. Әмма мин шунысын да әйтеп үгү урынлы булыр дип саныйм бүген Тукайны олылау татар милләтем дөньямын башка халыклары арасында тигез хокуклы. жит-
леккән, дәрәҗәле һәм мәртәбәле милләт итеп таныту. раслату өчен кирәк. Чөнки һәр милләт турында барыннан да элек анмн әнә шундый олы шәхесләрен истә тотып фикер йөртәләр Без бүген теләсә нинди трибунадан «Безнең Кол Галиебез. Мәржаниебез, Тукаебыз. Жәлилебез бар»,—дип горурланып әйтә алабыз, һәм бу шәхесләрнен исемнәре безгә дөньякүләм юл яру өчен хезмәт итә.
Г. Тукайның тууына 110 ел тулуга багышланган тантаначы җыелышта ясаган чыгышыннан. 26 апрель, 1996 ел.
• Базар икътисады массакүләм матбугат чараларын авыр хәлгә куйды Газета-ларның тиражы, табышлары кимеде. Газета-журналларны, китапларны илнең баш-ка төбәкләренә тарату бик нык кыенлашты. Бу татарларга аеруча нык кагыла Әлеге проблеманы хәл итүне үтенгән хатлар безгә бик күп килә. Җаваплылык монда республикабыз хөкүмәте өстенә дә. Россия хөкүмәте өстенә дә төшә. Шунын белән бергә мин татарлар тупланып яшәгән төбәкләргә газета-журналлар, китаплар, аудио-, видеопрограммалар илтеп тарату өчен коммерция оешмалары төзү дә максатка ярашлы хәл булыр иде дип уйлыйм.
Хәзер тагарлар тупланып яшәгән күп кенә төбәкләрдә ана телендә эшләүче радиостанцияләр ачылды. Республикада да үз телебездә кыска дулкынлы станция эшли башлады. Шулай итеп, халкыбызның кыска дулкынлы радиостанциясен булдыру теләге бүген тормышка ашты Сез кайтып кергәндә инде татар радиосы сөйләп торачак.
Әмма мәгълүмат чараларының иң үтемлесе—телевидение. Хәзерге техник яңалыклар ана телендә Жир иярченнәре аша махсус телевидение программасы оештыру мөмкинлеге бирә. Минем уемча, бу Татарстан хөкүмәтенең һәм татар эшмәкәрләренең уртак бурычына әверелергә тиеш.
Татарнын рухи дөньясы һәрвакыт дин белән тыгыз бәйле булган. Соңгы елларда күп мәчетләр салына Шунысы кызганыч: ислам әһелләре арасында бүгенгә бердәмлек юк. хәзер мөселман мәхәлләләре күп мөфтиятләргә берләшкән. Монда ла проблемалар аз түгел һәм аларны уртак тырышлык белән хәл итәргә кирәк. Минем карашымча. Кремльдә салына торган Кол Шәриф мәчете мөселман руханилар һәм дин тотучыларның бердәмлек символына әверелергә тиеш.
// Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгыштан. 29 август. 1997 ел.
• Республикабыз матбугатының дистәләрчә еллар буена тупланган матур тра- дицияләре бар Төрле-төрле модалы агымнарга кушылып, ул традицияләрне югал- тмаска. саклап калырга кирәк Сонгы елларда массакүләм матбугат чараларында фикер төрлелеге—плюрализм тамыр жәйде. Цензура бетте Бу бик шәп нәрсә. Ләкин онытмыйк-шуның белән бергә журналист эшендә җаваплылык та, эчке цензу- ра-шәхси позициянең объективлыгы да зарур таләпкә әйләнде бит. Дәүләт эшчә- нлегенә. дәүләт эшлеклеләренә аеруча зур игътибарга без күнегеп киләбез инде, тик ул игътибар нигезендә бары тик җәмгыять мәнфәгате ятарга тиеш, башка бер- ни түгел. Менә шунысы бик мөһим
Матбугат бүгенге чорда күп нарсә эшли ала. Тормышыбызны объектив яктыр- ту—матбугатның төп бурычы
Газета-журнал редакцияләре эзләнәләр, үз басмаларын кызыклырак итү өчен тырышалар Белүемчә. .Татарстан» журналының да яңа концепциясе эшләнә. Димәк, киләчәктә ул күпмилләтле Татарстан халкы тормышын тагын да калкурак чагылдыра алыр, республиканы дөнья күләмендә югарырак баскычка күгәрергә
« Татарстан» журналына биргән интервьюдан N4. 1998 ел
• Әмирхан Еникигә карата мондый караш, мондый ихтирам, мондый зурлау аңа 90 яшь тулган өчен генә түгел бит Ана булган ихтирам, ул күпме яши. шуна
бәрабәр рәвештә коннән-көн артып килә. Ни өчен шулай?
Монын сәбәпләре, уй- лавымча. берничәдер, юктан гына бар бул- мый торгандыр.
Мин анын сонгы әсәрләренең берсен укып чыккач, шундый фикергә килдем: ул бик ныклы нәселмен дәвамы Анын токы- мы көчле: заманында татар язмышын ки- чергән күп кенә нык- лы нәселләр кебек, анын нәселе дә Там- бов. Рязань. Пенза
якларыннан, яшәргә чама калмагач, әле морзалар була торып та. Башкортстан далаларына күчеп киткән.
Тагар халкын үзе теләмәгәндә беркайчан да. беркая да күчереп булмый Димәк, алар инде күчәргә мәҗбүр булган икән, тормыш чыгырыннан чыккан, түземлек чыгырыннан чыккан булгандыр дип саныйм Шул вакыттан ныклы Еникиләр нәсе- ле. шул ук Терсгуловлар нәселе. Акчуриннар нәселе кебек, дөньяга таралып кал- ган.
д Еники.’.) 90яшь тулуга багышланган нюшси кичосендэ ясаган чы.ъаипшн 5 март. 1999 аг •
• Кеше-җәмгыятьтә хакимлек итүче иҗтимагый мөнәсәбәтләр җимеше Телисенме. юкмы, бу шулай Кешене җәмгыять тәрбияли Бүгенге җәмгыятьне ничек кенә каһәрләмә, ул яши. Димәк, гормыш дәвам итә. Ә сәнгать, әдәбият тормышны чагылдырырга тиеш Нишләп сон безнең күн кенә нэучыларыбыз аптырабрак калды әле? Хәзерге каршылыклы, көрәшле тормышны чагылдырган аты күләмле әсәрләр күн дип әйтеп булмый бит
Бу уңайдан шунысын да әйтим кайбер язучылар иҗатны тормыш кимчелекләрен кабат-кабат фаш итү белән алыштырды, шунын белән канәгатьләнә Дөресен әйткәндә, олы күләмле, яшәешнең бик күп. катлы-катлы проблемаларын чагылдырган әсәрләр менә шушындый катлаулы чорларда туарга тиеш сыман тоела Шунысы кызганыч бүгенге көндә миһербансызлык, згоизм тәрбияләүче, гари- хи. әхлакый глмырларыбызга балта чабучы, кеше мәнфәгатен, рухи халәтен шаблонга салучы арзан мәдәният кин тарала бар» 0 безнең адипләребезнең күп кенә әсәрләренә мона каршы торырлык. нык фәлсәфи нигез җигешми
Төптән уйлаганда, бүгенге чор мона кадәр күрелмәгән гаҗәеп чор Без әле мөстәкыйль үсешебезнең башлангыч этабында гына торабыз Аша безне бик зур яшәр көтә. Зарланып торудан файда юк. без эшлисен башка ипләмәс Шушы боек омтылышны һәрьяклап уйлап, уртак уй, уртак теләк һәм уртак зш белән тормышка ашырырга тиешбез.
Форсаттан файдаланып, шунысын ла әйтим идеологик басым беткәч, иҗат мөмкинлекләре киңәйде Беркем сезне, ник тегесен тегеләй, монысын батай нздын. дип тинтерәтми Ләкин монын негатив яты ла күренә шикелле Бүгенге сәхнәдән.
экраннардан, концерт мәйданнарыннан яңгыраган җырларны гына тынлап карагыз Аларнын күпчелегендә төче мәхәббәт, яисә сай хисләр, төшенкелек, язмыштан зар елау ярылып ята. Шуна күрә алар йөрәккә сенми. тиз онытыла, күнелдә канәгатьсезлек тудыра.
Жыр нигезендә көй белән шигырь ята. Нишләп сон безнен композиторларыбыз начар шигырь белән килешә1 Нишләп без мона юл куябыз? Мин монда административ көрәш ачыйк димим. Эстетик көрәшне, зәвык көрәшен ник онытабыз? Сәнгатьнең олы бер функциясе матурны матур итеп күрсәтү, ана соклану уяту, ә начарны бетерүгә өндәү ләбаса!
Мин бу көрәшне һәрвакьптагыча иҗат интеллигенциясен әйдәп баручы каләм осталары җитәкләргә тиеш дип саныйм.
Татарстан ялчыларының XIII съездында ясаган чыгыштан. 28 май. 1996ел.
• Сүз иреге—шәхес ирегенең, тулаем кеше ирегенең состав өлешләреннән берсе ул. Жәмгыятьне демократик үзгәртеп корулар башланган еллардан бирле без сезнең белән бергә башка кешеләр булып әверелдек. Әйтик, менә мине алып карыйк. Гомер буена хакимияттә булдым бугай, ләкин мин үземне күңелемнән элеккедән күпкә иркенрәк тоям Сез дә шулай дип ышанам. Бездән менә шушы эчке ирек тоемын тартып алырга маташып карагыз әле Берни дә барып чыкмас. Аны беркем дә болаи гына бирмәс Ләкин, әгәр хокукларны чикләү, сүз иркен чикләү башлана калса, һәркем хакимият белән капма-каршы тора башлаячак. Без инле башка кешеләр булып әверелдек һәм кешеләр татыган ирек дәрәҗәсен инде аларлан тартып ала алмыйсын.
«Журналист» журналына биргән интервьюдан 20 июнь, 2000 ел. •
• Татар халкы үз дәүләтчелеген торгызу хакында күп гасырлар буена хыяллан-ды X гасырдан башлап үз дәүләтчелегенә ия булган халык үз дәүләте хакында хы-ялланмаска мөмкин дә түгел иде.
1918 ел безнен төбәк өчен ин фаҗигале чор булды, чөнки башыңда Садри Мак- суди. Гаяз Исхакый кебек бөек сәяси эшлеклеләр һәм башка күп кенә сәяси лидерлар торган Милли Мәжлес автономияле «Идел-Урал» штатын игълан итәргә җыенды. Дәүләтчелекне «астан», ул гына да түгел, большевиклар белән бәйләнмәгән көчләр ярдәмендә оештыру үрнәге күрсәтеп. «Идел-Урал» штаты проектын гамәлгә ашыру Россиядәге хәлләрне тамырлан үзгәртә алган булыр иде Ләкин Совет хөкүмәте хәлнең бу рәвешле үсүен теләмәде һәм аны төзүгә юл куймас өчен көч куллану ысулларыннан файдаланды Бер үк вакытта ашыгыч рәвештә Татар-Башкорт республикасы проекты әзерләнде.
Урындагы күп кенә җитәкчеләр большевикларның милләтләрнең үзбилгеләнүгә хокуклары турындагы лозунгларына. Россия халыклары хокуклары Декларациясенә ихлас күнелдән ышандылар һәм җин сызганып күптән көткән Татар-Башкорт республикасын төзү эшенә керештеләр. Ләкин 1919 елда ук инде РКП(б) Үзәк Комитеты Татар-Башкорт республикасы турында нигезләмәне юкка чыгарды. һәм шул ук елны Башкортстан АССР барлыкка килде Ә 1920 елның 27 маенда ТАССРны төзү хакында Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы декреты басылып чыкты.
Революциягә кадәрге чор белән чагыштырганда татар халкы шулай да үзенең үсеше, аерым алганда мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә кайбер яна мөмкинлекләр алды.
Шул ук вакытта автономиянең статусы баштан ук союздаш республиканы-кыннан аерылып тора иде Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты әгъзасы булган чакта М Солтангалиев автономияле республикаларның хокукын чикләү
сәясәтенә каршы торды. Советларнын X Бөтенроссия съезды. РКП(б)нын XII съезды трибунасыннан чыгыш ясаганда, ул автоночияләрнен Союзга тигез хокуклы субъектлар сыйфатында керүен таләп итте һәм чонын өчен партия сафларыннан чыгарылды, барлык вазифаларыннан азат ителде һәч сонрак репрессияләше Сүздә үзбилгеләнү нигезендә аларнын мәдәниятен, техтәрен. дәүләтчелеген
үстерүгә вәгъдә итеп, ә чынлыкта боларнын барысына да аяк чалып, большевиклар Россия халыклары белән мәкерле уен уйнадылар Шулай да ТАССР җитәкчелеге 1936 елда. . ______________________________ _ ___ ____ _____________________
СССРнын яна Кон- ституциясе проекты тикшерелгән вакыт- та. республиканын статусын күтәрү мәсьәләсен кабат куйды. Ләкин бу юлы да тәкъдим Ста- лин тарафыннан кире кагылды, юл- башчы моны рес- публиканың тышкы чикләре булмау бе- лән аңлатты.
50—60 нчы ел- ларда милли зыялы- ларның күп кенә вәкилләре татар хал- кының мәдәниятен, бигрәк тә куллану
даирәсе кискен рәвештә тарайган татар телен тортызу очен актив тырышлык күрсәтә башладылар. Партия җыелышларында, иҗади очрашуларда, мөрәҗәгатьләрдә, югары даирәләргә юлланган хатларда зыялылар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре Татарстан автономияле республикасының статусы кысылуы хакында ачыктан-ачык сөйләделәр. Бу мәсьәлә 1964 елда һәм 1977 елда СССР Конституциясе проектларын тикшерү барышыңда аеруча кискен куелды
Ләкин КПССның гомуми сәясәте милли мәдәниятләргә ярдәм итүне күзлә тотмалы. ә милләтләрне якынайтуга һәм кушуга юнәлдерелгән иде. Шунын аркасында без бик тә аяныч нәтиҗәләргә килдек, республиканын башкаласы Казанда бер генә татар мәктәбе лә калмады, татар телендәге барлык басмаларга чик билгеләнде, радио һәм телевидение тапшырузары фәкать сүз өчен генә калды Татар телен саклау мәсьәләсен тикшерү милләтчелек дип бәяләнде, ә Алтын Урданы һәм Казан ханлыгын ойрәнү бөтенләй тыелды Мен елдан артык тарихка ия булган татар мәдәниятенең әле беркайчан да мондый катлаулы хәлгә калганы юк иде •
М Шаймиев Лае,
а Г Державин һәйкәлен а
Июль. 2003 ел
тантанасында.
• Соңгы елларда республикада мәдәнияткә һәм мәгарифкә ярдәм игү. рухи тормышыбызны баету җәһәтеннән күп эшләр эшләнде Шунын нәтиҗәсендә бер генә театрда, бер генә югары уку йорты да. бер генә мәдәният сарае ла ябылмады, киресенчә, аларнын саны үсте Ун ел дәвердә республикада Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, 28 яна музей экспозициясе. 7 тарихи мәдәни һәм табигать тыюлыгы, 35 китапханә. 162 мәдәният сарае, б монументаль сәнгать һәйкәле, шул исәптән Казанда Федор Шаляпинга. Карл Фукска, Бакый Урманчега. Алабугада Иван Шишкинга һәйкәлләр ачылды
Барлык югары уку йортларында ла студентлар саны бик тиз үсә Элек без шу-шындый кыска вакыт этендә Европа дәрәҗәсендәге яна концерт залын төзү, рес-
таврацияләнгән бинада хореография училишесы ачу, Болгар һәм Зөя тарих-архи- тектура тыюлыкларын салу хакында хыяллана да алмадык. Бүген Казан Кремлендә. Казаннын үзәгендә кин колачлы реставрация эшләре атып барабыз. Башкалабыз гына түгел, ә республикабызның шәһәрләре һәм бистәләре дә көннән- көн үсә. янара. матурлана.
Дәүләт Советының Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация игълан итүнең 10 еллыгына багышланган пленар сессиясендә ясаган чыгыштан. 29 август. 2000 ел.
• Әмма шул ук вакытта сай фикерле әсәрләр дә байтак. Яхшы әсәрләрне уку-чыларга җиткерүдә дә эшлисе эитләр бик күп Без еш кына рухи хәзинәләребезне күрсәтеп бирә алмыйбыз. Монын өчен радиода, бигрәк тә телевидениедә соңгы вакытта туган зур мөмкинлекләр тулысынча файдаланылмый. Тәнкыйть тә ныклап җанланып китми әле.
Ел саен була торган Г Тукай исемендәге дәүләт премияләрен бирү кампаниясен генә алыйк Каләмдәшләрегезнен әсәрләрен бүләккә тәкъдим итәсез, ә ни өчен моны эшләвегезне матбугат чараларында ныклап аңлатмыйсыз. Югыйсә бу әдәбиятны пропагандалау өчен никадәр җайлы форсат бит Сез премияләрне кемгә бирү мәсьәләсенә караган бәхәсләрне еш кына сәхнә артында куертасыз Акыллы, төпле фикерләрегез белән халык алдына чыгарга кирәк ләбаса
Халык шагыйре, халык язучысы дигән мактаулы исемнәр кыл иләктән үткәреп бирелә Ә инде язучы бу бүләккә лаек булган икән, аңа иҗат мөмкинлекләре тагын да яхшыртылырга тиеш. Без күптән түгел бу хакта киңәш тоттык, мин бу мәсьәлә уңышлы чишелер дип уйлыйм.
Тагын бер мөһим мәсьәлә турында әйтергә кирәк. Ул да булса—мирасыбызны саклау проблемасы. Бездә вафат булган язучыларның әсәрләрен туплау үзагымына куелган Бу эшне Язучылар берлеге. Г Ибраһимов исемендәге институт һәм Дәүләт баш архив идарәсе килешеп, бергәләп алып барырга тиешләр Татарстан Милли музее системасында әдәбият музее төзү турында да уйланырга кирәк. Без Г Исха- кыи. Г Тукай. X. Туфан. П Хузангаи, М Мәһдиев һәм башка әдипләр музейларын ачтык Ш Камал, М Жәлил, Е. Боратынский. М. Горький музейлары да эшләп килә Язучылар берлеге бу өлкәне дә күз алдыннан ычкындырмаска, алар эшендә актив катнашырга тиеш.
Әдәби журналларыбыз да әдәби тормыш сулышын ныграк тоеп, шул ук вакытта талымлырак эш итәргә тиешләр Бу яктан «Казан утлары» үрнәк булып тора. Анын нигезләнүенә 80 ел тулды. Ул—әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең башка төрләрендә дә энциклопедия булырлык басма.
Татарстан язучыларының XII съездында ясаган чыгыштан 31 май.
2002 ел. •
• Яна XXI гасыр илләргә һәм халыкларга карата кырыс һәм таләпчән. Без ул таләпләргә лаеклы җавап бирергә, үзебезнең башка милләтләр белән бер баскычта торып сөйләшә алуыбызны исбат итәргә тиешбез. Глобальләшү процессы дөньяны» барлык илләрендә дә каршылыклы вәзгыять тудыра. Бер яктан, әлбәттә, мо- нарчы күрелмәгән чиксез мөмкинлекләр дә ачыла Сгтутник телевидениесе яки Интернетны гына телгә алу да җитә алар ярдәме белән бөтен Евразия континентына таралган татарлар бер-берсе белән һич каршылыксыз аралаша ала. Әмма шул ук вакытта глобальләшү милли үзенчәлекләрнең югалуына, төссез масса культурасының тамыр җәюенә китерә. Дөнья ташкынына кушылып юкка чыкмас өчен глобальләшүнен өстенлекле якларыннан-үз милли тамырларыбызны югалтмыйча файдаланырга кирәк Без һәркайсыбыз-үз иленек гражданы һәм дөнья гражда- 14
ны, әмма барыбер татар булып калырга тиешбез.
Глобальләшү дәверендә, безгә, ин элек, үз республикабызны, үз дәүләтчелеге- безне, үз Конституциябезне саклап калырга кирәк, чөнки тел һәм культура үсеше өчен тиешле структуралар бары тик Татарстанда гына бар. Дәүләтчелегебез булса—халкыбыз да исән калыр, телебез дә сакланыр Шул чакта әдәбиятыбыз да. сәнгатебез дә, тарихыбыз да, мәдәниятебез дә атга китәр, гореф-гадәтләребез дә яшәр.
Гомуми проблемаларны хәл итү максатында безгә кардәш халыклар, ин элек, башкорт туганнар белән бергәләп эш итү кирәк
/// Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгыштан. 29 август.
2002 ел.
• Бөтен дөньяны колачлап милли үзснчатекләрне бетереп барган глобальләшү процессы дәвам иткәндә безнсн алга үзебезне-үзебез саклау бурычы килеп басты Милли мозаикасыз киләчәк тормыш аклы-каралы кинематограф кебек кенә булуы мөмкин бит Хәзер дөнья икенче Жәмгыять сәяси, икътисадын, рухи яктан кискен үзгәрде. Һәр җәмг ыятькә хас булган кебек яна жәмгыятьнен дә унай. матур һәм тискәре яклары бар
Хәзер ирек тантана игә. Ни телисен, шуны яза аласын. Цензура юк. кирәге дә юк. Шуна шатланырга кирәк—әдәбият-сәнгать язмышы хәзер ижат әһедләренен үз кулында.
Тормыш нинди генә булмасын, ул әдәбият-сәнгатьнен үзәгендә торырга тиеш икәнен барыбыз да белә. Әйе, бүгенге яшәеш болганчык, катлаулы Ләкин без нинди тирән үзаңы булган, гасырлар буена үз асылын, акылын, телен саклап калган халкыбыз киләчәктә дә якты өмет белән яшәсен дисәк, гавәм йөрәгенә юл салырлык, бигрәк тә яшьләргә үрнәк булырлык, оптимистик рух белән сугарылган яна герой образлары тудырырга тиешбез Минемчә, безгә әлегә яна тормышны белү, аны тирәннән өйрәнү, унай геройны яшәештән габа белү җитми
Тормышыбыз кайнап гора Ә без әдәбият-сәнгатьнен төп вазифаларының бер-се—тормышны чагылдыру дибез. Кайда сон ул әсәрләр-’
Инде бу мәсьәләгә кагылганбыз икән, жәмгыять. тормышның үзгәрүенә мисал итеп Интернет, компьютермын авылга барып җитүен исегезгә төшерим Шәһәрләр, авылларның эстетик йөзе үзгәрә. Соңгы 10—15 ел эчендә яна буын тулы Анын дөньяга карашы үзгә, идеал-тормышлары үзгә. Ә менә без атарга массакүләм культурадан. тозсыз юмордан башка нәрсә тәкъдим итә алабыз Заман таләпләренә җавап бирерлек нинди әхлакый, рухи азык бирә алабыз? Бу сораулар безне һәрчак борчырга тиеш.
Соңгы вакытта тарихи әсәрләр байтак чыкты, тарихыбызга объектив караш ур-нашып бара Бу бик яхшы Ләкин безнең бүгенге көнебез дә иртәгә тарихка әйләнә. Димәк, киләчәгебез турында уйлыйбыз икән, без халкыбызга, бигрәк тә яшьләргә тормышның кара якларын гына түгел, яшәешнең бүгенге гүзәллеген таба белергә, аннан ләззәт таба белергә юл күрсәтергә тиеш. Сез үз хезмәтегезне «матур әдәби ят» дип юкка гына әйтмисез ич.
Татарстан Якчылар берлегенең 70 елчыгына багышлаган кынада ясаган чыгыштан 26 октябрь. 2004 ел. •
• Иң элек шуны әйтеп китим ижат кешеләре, чыннан да. Аллаһ кешеләре д 11,||) |,ц.1м безне яхшы яки үзгвртер өчен игелеклерәк имилрвк кгар вчен аларнм җибәрә Бу дөньяда аларнын үзләренә лә жинел түгел һәм бүтәннәргә лә гел уңайлыклар гына тудырып тормыйлар Төптәнрәк уйлап карасан. халыкның вөҗданы инде алар 3 вожданлыларгв. бигрәк тә нечкә күнедлеләргә, беркайчан ла
жинел булмаган. Тормышлары фаҗига белән тулы язмышлылар күпме! Шәрык тарихыннан да. гареп тарихыннан да мисаллар җитәрлек. Ерак китәсе юк. Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр да каберстан сакчысы вазифасында иҗат иткән түгелме сон? Үткән гасыр әдәбиятыбыз классиклары—шул ук Габдулла Ту-кай. Һади Такташ. Муса Жалил. Фатих Кәримнәрне искә төшерик: хәтта 40 яшькә дә җитә атмаганнар. Кайсына—27. кайсына—30 «Үлемнәре белән үлемсезлек яулаган» талант ияләре. Гомумән, минемчә, һәрбер зур талантның язмышында үз фаҗигасе бар. Шул ук Хәсән Туфан. Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакыйларны алыйк Ахыр килеп, иҗат итү өчен бар шартлар тудырылган сурәттә дә иҗат—ул үзе үк газап, авыр хезмәт түгелмени?
Иңде талантнын бәһаләнү-бәһаләнмәү мәсьәләсенә килсәк, шунда ук сорау туа: ә кем бәһаләргә гиеш соң° Минемчә, бу үзе бер аерым тема. Әлбәттә, төп бәһаләү- че—халык үзе Әдәбият һәм сәнгать әсәрләре халык өчен иҗат ителә, халыкны кызыксындыра Халыкка кин таныла алу бәһаләнүгә керәме? Әгәр керсә, бездә үзенен һәм рәсми, һәм гаммәви бәһасен алган иҗат кешеләре байтак...
Милли язучыларга, ничек кенә талантлы булмасыннар, элек тә җиңел булма-ды, хәзерге заман да яна киртәләр барлыкка китерде Милли әдәбият өчен нинди шартлар тудырырга? Бу аерым проблема һәм без аның турында сөйләшергә тиешбез. Мин болай фикер йөртәм: безнен яхшы шигырьләребез, проза әсәрләре халыкка ни рәвешле барып җитәләр соң? Әйе, китапларның тиражлары кими. Бу, әлбәттә, дөньяви процесс, глобаль проблема. Мин ел саен китапларның, газета- журналларнын тиражларын карап барам. Тиражлар кимү мәгълүмат артуга бәйле дип саныйм, ул гына да түгел, мәгълүматның башка, заманча чаралары барлыкка килде Бу бер милләткә генә кагыла дип әйтмәс идем Төп чара—чын әсәрне, эстетик кыйммәте һәм тәрбияви әһәмияте булган талантлы әсәрне (әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең бүтән өлкатәрендәге әсәрләрне дә күздә тотам) халыкка җиткерүнең отышлы, үтемле ысулларын табу. Беләм, әйтергә генә җиңел, эшләве авыр.
«Рухи галәмдә яшәргә». Президент М Шәймиев белән шагыйрь
Р Фәйзуллин әңгәмәсеннән «Казан утлары», N 3, 2006 ел.
• Безнен ата-бабаларыбыз дәүләт тотканнар, дөнья халыклары арасында олы дәрәжә казанып, һәркемнең хокукы сакланган иманлы тормышта яшәгәннәр.
Әмма 1552 елнын октябрь ае җитә... Әлбәттә, акыл иясе, философ, шагыйрь, дипломат, дин эшлеклесе. үзенен бөтен гомерен, талантын белемен үз халкының бәхете өчен биргән шәхес—Казан ханлыгының баш имамы Колшәриф—халкы өстенә килгән әлеге афәтнең коточкыч зур булуын күнеле белән сизгәндер. Әйе. дөнья—кырыс Бөек остаз да: «Угылны атадан аерып, кызын да анадан шулай ук, елатып бер-бер ишектә, зар иттергән дөнья бу*.—дип юкка язмагандыр.
Әйе. халкыма күп кыенлыклар кичерергә туры килде, әмма ул сыгылмады, би-решмәде 1552 елгы фаҗигадән сон дистәләгән буыннар алышынды. Инде тел. дин. милләт бетәр сыман тоелды... Әмма Колшәриф кебек шәхесләргә ия булган татар халкы түзде, тырышты һәм үсеш-янарыш башланды
Бүгенге көндә без бердәм булырга тиешбез. Бердәмлек—хәзерге вакытта милләтләр язмышында хәлиткеч фактор.
«Колшәриф һәм аның зачаны» дигән китапка кереш сүздән. Татарстан китап нәшрияты. 2005 ел.