Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берчекнең яңа әгъзалары


Канәфи Бадыйков
Канәфи Габделбәр улы Бадыйков (әдәби тәхәллүсе—
Хәнәфи) Татарстанның Арча районы Морәле авылында
туа.
Ссже урта мәктәбен тәмамлагач. Арча педагогия
училищесында белем ала. Хезмәт юлын Сикергән
сигезьеллык мәктәбендә математика һәм җыр укытучысы
буларак башлап жибәрә. шул ук вакытта Казан дәүләт
университетының тарих-филология факультетына укырга
керә
1964—1967 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт
игә. Хәрби хезмәттән кайткач, университетны көндезге
бүлектә укып тәмамлый
1970—1974 елларда Кама Тамагы районында Иске
Казиле сигезьеллык мәктәбе директоры. Олы Карамалы
урта мәктәбендә директор урынбасары вазифасын башкара Шул елларда очерклары,
шшмрьләрс матбугатта күренә башлый
1974 елда туган яты Арчага кайтып, башта «Коммунизмга» газетасында хатлар бүлеге модире
булып урнаша; 1975—1979 елларда Урта Пошалым урта мәктәбе директоры булып эшли, тел. әдәбият,
тарих, җәмгыять бетеме укыта. 1978 елда Казан дәүләт университеты каршындагы аспирантурага
укырга керә, аны 1981 елла тәмамлый 1979—1986 елларда КДУ нын татар теле кафедрасында эшли,
1982 елла патриот-шагыйрь Муса Жәлилнсн «Моабит дәфтәрләре» әсәрләренең тел-стнль үзенчәлеге
турында язган кандидатлык диссертациясен яклый
1986—1994 елларда Казан дәүләт педагогия институтында ассистент, өлкән укытучы, доцент
вазифаларын башкара, тел белеменен төрле тармаклары - фонетика, лексика, стилистика, тарихи һәм
чагыштырма грамматика, гомуми тел белеме буенча лекцияләр укый 1994—1996 елларда Татар Милли
универститетында уку-укыту эшләре буенча проректор булып эшли.
1997-98 елларда «Казан* журналы мөхәррире. 1998—2004 елларда «Мирас» журналында бүлек
мөхәррире, баш редактор урынбасары була. Хәзерге вакытта Казан дәүләт консерваториясе доценты,
шул ук вакытта әдәби-гыйльми, музыкаль ижат белән лә шөгыльләнә
Ул—«Уроки таглрекого языка Самоучитель»—1993. «Туган тел китабы—1993. «Абага
чәчәге—2001 (әдәби тәнкыйть мәкаләләре, фәнни хезмәтләр). «Күмел ялкыны»—2002 (шигырьләр,
поэмалар, җырлар) китаплар авторы
Моннан тыш. аның күпсанлы лирик һәм юмористик шигырьләре, хикәяләре, фәнни-публнетик
мәкаләләре республикада нәшер ителүче газета-журиалларда даими урын алып тора. Үзешчән
композитор буларак, ул бер дистәгә якын җырлар авторы да («Арча ягы». «Еракларга ки тәм. дисен*.
«Язгы кичләрдә». «Мәктәбем». •Тик син бер генә*. «Бик сагындым сине. Туган ил». «Казан капкасы» һ
б )
2006 елнын 8 ноябрендә. Кабул итү комиссиясе карары нигезендә (Тәкъдимнамә язучылар:
Мосәгыйт Хәбибуллин. Әхәт Гаффар. Рашат Низами) Татарстан Язучылар берлеге идәрәсе Бадыйков
Канәфи Габделбәр улын (Хәнәфине) Язучылар берлегенә әгъза нтегт аллы.