Бер сорауга—бер җавап
—Татар рухын, милләтебезне бердәм туплауда Бөтендөнья татар конгрессының
эшчәнлеге хуплауга лаек. Менә дүрт ел ннде татарнын дөньякүләм дәрәҗәле
оешмасын җитәклисез. Сез үзегезнең эштән канәгатьме? Конгресс эшчәнлегендәге
ин актуаль мәсьәләләр нәрсә ул?
Ринат ЗАКИРОВ, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе:
— Быел Бөтендөнья татар конгрессы оешуына 15 ел
тула. Бу вакыйганы без август аенда узачак БТКнын IV
Корылтаенда билгеләп үтәргә җыенабыз.
Тарихтан беләбез: дөньяга сибелеп яшәгән татар
халкын берләштерү, анын идарә структураларын
булдыру омтылышы 1917 елда Милли мәҗлес һәм башка
формаларда чагылыш тапкан. Әмма совет чорында болар
юк ителә, татар тормышын автономия кысалары белән
генә чикләргә тырышалар, ә читтәге татар дөньясы белән
аралашу бөтенләй тыела. Татар конгрессының яна
сыйфатта оешуы, аның 90 нчы еллардагы милли
күтәрелеш чорына туры килүе очраклы түгел. Бүген
конгрессның кирәклеге, аның игелекле гамәлләре
милләтебез тарафыннан гына хупланмый, ил
җитәкчеләре дәрәҗәсендә дә югары бәяләнә. Монын
ачык дәлиле—үткән ел Петербургта булып узган Бөтендөнья Россия
ватандашларының конгрессында яңгыраган В. Путин һәм М. Шәймиев чыгышлары.
Соңгы елларда без милләт мәнфәгатьләрен яклаунын яна формаларын һәм
юнәлешләрен табарга тырыштык. Әйтик, былтыр җәй аенда татар яшьләренең II
Ботендонья тагар яшьләре форумы уздырылды. Шулай ук дин, мәгариф өлкәсендә,
хатын-кызлар, гаилә мәсьәләләре буенча да шактый алга китеш бар. Аларнын
кайберләрең санап китәм: Ботенроссия татар укытучылары корылтае, Изге Болгар
җыены. Татар гаиләсе фондын һәм Ботенроссия «Татарча көрәш» федерациясен
булдыру һ. б Милләтебезнең дин әһелләрен бергә туплау, дин өлкәсендә җыелган
зур проблемаларны уртага салып сөйләшүне, шәхсән, шулай ук зур казаныш дип
саныйм. Халкыбызның яраткан бәйрәме Сабан туе турында да әйтмичә булмый.
Бүген атар Россиянен 64 төбәгендә һәм ЗОлап чит илләрдә даими уздырыла.
Халкыбызның бердәмлеген ныгыту исә ин мөһим мәсьәләләрнең берсе булып
кала. Сер түгел, татарнын төрле оешмалары оешып тора һәм бу беренче карашка
начар түгел Ләкин алар арасында еш кына милләт мәнфәгатьләрен кайгырту икенче
аланга күчә, ә үзара низаглар, тарткалашулар оскә кашып чыга. Монда мәкальдәге
сыман һәрберсе мулла, әмма «атка печән салучы» табылмый. Безнең төп принцип
бо.лай—милләтебез мәнфәгатьләрен яклап кем конкрет гамәлләр башкара һәм
төбәктә яшәүче татар халкын берләштерә, шул Бөтендөнья татар конгрессының
урындагы таянычы.
Соңгы елларда милли мәгариф мәсьәләләре чит төбәкләрдә генә түгел,
Татарстанның үзендә дә шактый борчу тудыра. 16 район үзәгендә тагар мәктәпләре
юк. Бүген Ботенроссия күләмендә татар мәктәпләрендә, «оптимизация» яисә кадрлар
кытлыгы сылтавы белән, татарча укытуны бетерү кин колач алды. Монын сәбәбе
күпкырлы: бер яктан ассимиляциягә, имансызлыкка китергән илдәге сәясәт булса,
икенче яктан шул сәясәгнең корбаннары, милли анны җуйган, туган телдән, ишле
гаилә корудан читләшкән милләттәшләребез. Татар гаиләсендәге күркәм гореф-
гадәтләрне, матур традицияләрне, һичшиксез, яңадан торгызырга тиешбез.
Без инде сонгы дәвердә милли акның никадәр мөһим булуын акладык. Бу эштә мәгълүмат чаралары
бик мөһим урын алып торырга тиеш, ләкин аларнын мөмкинлекләре төрле сәбәпләр аркасында елдан -ел
чикләнә бара. Мин. чәс&тән. «Казан утлары*нын 80-90 мен тираж белән чыккан вакытларын хәтерлим
Матбугатны таратудагы проблемалар күп кенә басмалар өстендә кылыч кебек асылынып тора.
• Без бөтен дөньяга чыгабыз!» дип шапырынган «Татарстан—яна гасыр» телеканалы хәтта кайбер
якын төбәкләргә дә әлегәчә үтеп керә алмый Өстәвенә, анын эчтәлеге дә милли мәнфәгатьләрне
җитәрлек чагылдырмый
Инде ярты гасыр дәверендә татарның гомуммилләт мәгълүмат чарасы булып «Азатлык» радиосы
эшләп килә. Гажәп бит: татар мәсьәләләрен яктыртучы дөньякүләм бердәнбер радиостанция АКШ
конгрессы акчасына яши Россиядә сан ягыннан икенче урында булган татар милләте федераль радио
һәм телеканаллардан мәхрүм. Шунысын да әйтергә кирәк, бүген Россия чит илләр өчен 40 телдә
радиотапшырулар алып бара һәм мона шактый чыгымнар ла сарыф ителә Әмма ил файдасына тырышып
эшләүче, бөтен салымнарны түләп баручы гатар халкына ил күләмендә тапшырулар оештырырга акча
һаман табылмый Бу инде илдәге милләтләргә булган мөнәсәбәтне, аларнын мәнфәгатьләрен санга
сукмауны ачык күрсәтеп тора
Кайбер төбәкләрдә милләттәшләребезне»! хокуклары шактый чикләнә Ниһаять, конгрессның III
съездыннан сон Башкарма комитет каршында махсус юридик горкем тупланды Аның эшчәнлеге кеше
хокукларын яклаудан башлап, радиациядән зыян күргән гатар .тылларының мәнфәгатьләрен
кайгыртуны да. дин кардәшләребезне төрле эзәрлекләүләрдән саклауны һ б үз эченә ала Тагар үзс- үзен
якламаса. аны кем яклар9 Дөньяның зур халыклары кебек, без бу дөньяда үз урыныбызны алыр өчен
корәшергә тиеш. Ә моның өчен ныклы бердәмлек кирәк
Әңгәмәдәш Р. НИЗАМИ