Логотип Казан Утлары
Шигърият

«БЕР АЛМАНЫ БИШКӘ БҮЛӘЕК»


ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН ҖЫРЛАР
Бәхетем башкаласы
Илгиз Заки/юв музыкасы
Кайчакларда килә минем Иңнәрең.) баш саласым.
II Казаным, син бит минем Сагышым башкаласы.
Кушымта:
Яктырак яна Казан утлары, Чакыра безне үзенә һаман. Кайтабыз сиңа, кайтабыз, Казан, Учак янына җыелган сыман.
Свенечем, шатлыгымны Сәгатьләрең гел санасын.
II Казаным, син бит минем Хыялым башкаласы.
Кушымта.
Йөрәкләргә утлар салып, Без китәбез, син каласың. II Казаным, син бит минем Бәхетем башкаласы.
Кушымта:
Яктырак яна Казан утлары, Чакыра безне үзенә һаман. Кайтабыз сиңа, кайтабыз, Казан, Учак янына җыелган сыман.
драматург, җампать шленлес;
Ватаным
Рәшит Абду.ътн музыкасы
Инде мин ничәнче мәртәбә Гасырлар китабын актардым.
Күпме яу, сугышлар аркылы Син жицеп чыккансың. Ватаным.
Кушымта:
Сез кайсы халыктан? дисәләр. Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр.
Тик исән булсын, дип. Ватаным.
Илемнең хуҗасы булганга.
Мин җир1ә нык басып атладым.
Кешеләр күтәрде Ватанны.
Кешене күтәрде Ватаным.
Кушымта.
Мин күрдем, төннәрне таратып.
Доньяда алсу таң атканын.
Яктыра, аллана җир йөзе...
Таң булып нур сибә Ватаным.
Кушымта:
Сез кайсы халыктан? дисәләр. Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр.
Тнк исән булсын, дип, Ваганым.
Таң җыры
Татар халык кок
Уңда юллар, сулда юллар...
Юлларга кемнәр чыгар.
Таңда егет җырлап узса.
Кыз күңеле ничек чыдар.
Егет китәр еракларга.
Эзләрен яңгыр юар.
Кыз. кон саен чиләк асып.
Аиыл башына чыгар.
Көтмә, дин үртәр кызлары Аның күңеле чуар.
Яңгыр түгел, күз яшьләре Кызның иренен юар.
Уңда юллар, сулда юллар...
Кайтмыйча ничек чыдар?
Таңда егет җырлан кайтыр.
Кыз йөгереп каршы чыгар.
Бер алманы бишкә бүләек
Татар халык көе
Бакчалардан былбыл качса.
Көзләр тисә алмагачка.
Кашы төшсә безнең башка.
Бер кайгыны бишкә, әй, бүләек.
Кыш аклыгы гөлгә күчсә,
.Алмагачлар кояш эчсә.
Күңелләргә шатлык күчсә,—
Бер шатлыкны бишкә, әй, бүләек.
Шатлык килде, кайгы төште...
Бәхетләр соң кем өлеше..!
Бәхет булып алма пеште,—
Бер алманы бншкә, әй, бүләек.
Дулкын
Татар халык көе
Чем-кара карлыгачлары.
Гөнаһсыз иде яры.
Ник шунда гына калмады.
Ник дулкын китте ары?
Тарсынып язмыш ярларын.
Ул диңгезгә юл алды.
Тау дулкыннар арасына Кереп күздән югалды.
Күз яшьле акчарлаклары...
Күренми инде яры...
Зәңгәр күк һәм зәңгәр диңгез,
Йолдызлар монда бары.
Бар нде гөлләр, таллары...
Ник кнтте икән ары?
Елга ярын сагынып елый Диңгезнең дулкыннары.
Ядкарь
Фасил Әхмәт музыкасы күптән инде, күптән очрашкан юк,
Хәтер.тимсез бергә чакларны?
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш—
Шул чакларның моңлы ядкаре.
Уртак иде хисләр, айлы кичләр, - Без кертмәдек анда ятларны. Күңелләрдә йөргән дуслык хисе— Шул чакларның моңлы ядкаре.
Бергә откан өмет тулы җырны Йөрәк инде мен кат ятлады. Үткәннәрдән бары шул җыр калды. Ул жыр безгә яшьлек ядкаре.
Сагынам
Рәшит Абдуллин музыкасы
Су буенда үскән өянкеләр Синең кебек ак шәл ябынган. Синең чәчең төсле ак җил тузгый,- Мин кышларда сине сагынам.
Карашыңдай җылы, аяз көннәр. Җилләр исә синең ягыңнан. Гөрләвекләр булып кайтыр идем... Мин язларда сине сагынам.
Бөтен дөнья бүген шау чәчәктә. Арынган җир хәсрәт-кайгыдан. Шаглык төян кайтып килер идем... Мин җәйләрдә сине сагынам.
Синең сагыш әллә күчкән инде? Урманнарга сары кабынган. Күзләремдә яшьме, яңгырмы ул? - Мин көзләрдә сине сагынам.
Офыклар!а каран, һәр көн саен Сине уйлыйм, сиңа табынам. Бөтенләйгә тиздән кайтырмын күк. Сине, әнкәй, сигге сагынам.
Төсле җыр
Рәшит Абдуллин музыкасы
Нигә күк һәрвакыт зэп-зәңгәр, гел зәңгәр?
Сагышлы зәңгәрлек сибелә күзләрдән.
Сөйсәң син әгәр дә.
Сагыш бар зәңгәрдә.
Зәңгәр күк, зәңгәр күз. зәңгәр моң...
Мәхәббәт сагыштан тора ул.
Нгггэ таң көн саен алсу гел. гел алсу?
Таңнарда ннгә соң һәрвакыт ямансу?
Сөйсәң снн әгәр дә,
Таң алтын мәгарә.
Алсу кук. алсу йөз. алсу моң...
Мәхәббәт шатлыктан тора ул.
Зәңгәр күк. алсу тан. якты көн. кара төн... Снн мине, ахрысы, мәңгегә караттың.
Төсләрне тараттың...
Мин сине яраттым.
Сөюем-бәхеткә илткән юл... Сагышлы шатлыктан тора ул.
Урман чишмәсе
Шамил Тимербулатен музыкасы
Урман юлында чыктың каршыма.
Такыя үреп кидең башыңа.
Кара урманда көндез адаштым.
Калды урманда моңлы карашым.
Кушымта:
Челтер-челтер ага урман чишмәсе.
Челтер-челтер суга ятлар төшмәсен.
Челтер-челтер килә синең сүзләрең лә... Челтер-челтер көлә гүзәлем, гүзәлем, гүзәлем лә.
Зифа каендай синең буйларың.
Карадым сиңа, карап туймадым.
Чишмә суыдай акты чәчләрең.
Чишмә суыдай җанга чәчрәдең.
Кушымта.
Урман яктырды, безне күрүгә.
Чакырдың мине урман түренә.
Урман чишмәсе, сиңа мең рәхмәт!
Чишмәдәй чиста безнең мәхәббәт.
Кушымта:
Челтер-челтер ага урман чишмәсе.
Челтер-челтер суга ятлар төшмәсен.
Челтер-челтер килә синең сүзләрең лә... Челтер-челтер көлә гүзәлем, гүзәлем, гүзәлем лә.
Ак пароход
Сэгыйт Абдулдин музыкасы
Идел буйлап ак пароход килә.
Иркәм, миңа ак бәхетләр телә.
Ак пароход ялгызларны табыштыра.
Ак пароход йөрәкләрне кавыштыра.
Шатлык төяп ак пароход килә.
Бөтен дөнья бүген уйный-көлә.
Ак пароход сагышларны тараттыра.
Ак пароход мәңгелеккә яраттыра.
Талгын гына ак пароход килә. Акчарлаклар җырлый безнең көйгә. Ак пароход дәшә ерак ил гизәргә. Ак пароход алып бара диңгезләргә.
Дулкын ярып ак пароход килә. Серләреңне дулкыннарга еойлә.
Ак пароход ак хыяллар бүләк итә. Ак пароход ак бәхеткә алып китә.
Казаныма төннәр иңсә.
Сине ззләп карыйм күккә.
Зәңгәр күктә Ай моңлана. Моңлана күк Сөембикә.
Кушымта:
Ай моңлана зәңгәр күктә. Казан һаман сине котә. Язмышыма хуҗа булып Кайтчы, зинһар. Сөембикә.
Сине уйлап үтә язлар.
Сине уйлап козләр җитә.
Яңгыр булып көз еламый.
Син елыйсың, Сөембикә.
Кушымта:
Ай моңлана зәңгәр күктә. Казан һаман сине котә. Язмышыма хуҗа булып Кайтчы, зинһар. Сөембикә.
Сагышларны сүтә-сүтә Айлар үтә. еллар үтә.
Безнең язмыш синең белән Мәңге бергә. Сөембикә.
Кушымта:
Ай моңлана зәщ әр күктә. Казан һаман сине котә. Язмышыма хуҗа булып Кайтчы, зинһар. Сөембикә!