Логотип Казан Утлары
Хикәя

Юмор-сатира

Авыл урамыннан ыжгырып килүче «Жигули» күренде. Кемнеңдер ала- колалы мәчесе, машинадан өркеп, ямьсез итеп мыраулап, капка төбендә үсеп утырган йөз яшьлек талга сикерде. Реактив самолет кебек өскә ыргылды ул. Агачнын ин очына менеп җиткәч кенә, яфрак арасыннан сак кына башын тыгып, аска күз салды. Ә анда... Кинәт кенә тормозга басудан чыелдап шуып барып туктаган көпчәкләрдән көйгән резина исе таралды. Әллә кем булып киерелеп йөрүче кызыл кикрикле кара әтәч зур канәгатьсезлек күрсәтте бу хәлгә. Машина ягына карап «кырт-кырт» килеп, аяклары белән тыпырдап алгач, канатларын жәеп, тавык-бичәләренә кереп китәргә әмер бирде. Капка төбендә күрше йорт тавыклары гына «безгә нишләргә сон?» дигәндәй, аптырап басып калды. Әтәч, тагын бер кыртлап алгач, башы белән ымлап: «әйдәгез, сезгә урын житәр» дип куйды. Күрше тавыклары да әтәч артыннан ыргылды. Агач башындагы мәче генә ишек алдына кереп качкан тавыклардан көнләшеп калды. Бераздан койманын эчке ягыннан гайрәтләнеп аваз салган әтәч тавышы янгырап куйды: «Кикрикүк!» Машина ишеге ачылган тавыш мәченен бөтен игътибарын янадан үзенә тартты. Аннан ачуыннан бүрткән, юка иреннәре кысылып каткан участок милициясе Минлегаяз Фаязович үзе килеп чыкмасынмы?! Аның бу кыяфәтен күрүгә үк мәчене янадан курку алды. «Сулаганымны гына ишетә күрмәсен тагын», — диеп тынын кысты. Кысмыйча кая барасың, бөтен тирә-як сәрхушләренең, вак-төяк каракларның котын алып торучы милиционер үзе басып торсын әле! Ачкычлар бәйләмен кулы белән эшлекле болгап, милиция тирә-якны күзәтте. Әтәч белән тавыклар кереп качкан йортнын урта тәрәзәсе ачык икәнлеген шәйләп: — Сәрвәрия әби! Сәрвәрия әби, син кайда? — дип кычкырды. Озакламый татарчалап бәйләгән яулыгы эченә керми калган чәчләрен жыештыргалап, мөлаем йөзле, ачык чырайлы, күзләреннән хәйлә чаткылары сибелеп торучы йөз-йөз илле яшьләр тирәсендәге тере генә бер карчык пәйда булды. — Тавыкларымның котын очырып кем йөри дисәм. Минлегаяз улым, син икәнсен. —Отставить, Сәрвәрия әби! Юк-бар сүз сөйләшеп торырга вакытым юк! —Ни булды соң, Гаяз энем? —И все таки син мина шуны әйт әле! Әнә теге «семерка»ны тыкрыкта кем калдырып китте?! —Кем дип әйтим икән соң, улым... Танымадым үзләрен, ахры, безнен авылныкылар түгелдер. Бик ашыгалар иде. —Понятно! Димәк, алар бу машинаны угнали... Әсрарларның коймаларын ишеп, Габделәхәтнең соңгы казларын таптатып киткәннәр. Бу сүзләрне ишетеп тынлап торган әби дә: «Йә Аллаху, вәләәкүәтү», — дип укынып алды. —И все-таки... Төс-битләрен чамалабрак калгансыңдыр ич. Сәрвәрия әби9 —Калдым, улым, калдым! Ничек дип әйтим... Шулчак, барысын да ишетеп калыйк» әле. дип яфрак араларыннан ярты гәүдәсе белән үк чыккан мәче, басып торган ботагы сынып, бик аздан гына жиргә очып төшмәде. Сонгы мизгелдә генә икенче ботакка сикереп ябышып кала алды ул. Мырау-а-у тавышыннан лейтенант та сискәнеп куйды, кобурасыннан пистолетын тартып чыгарып, әбидән дә борынгырак ике йөз яшьлек агачка төбәде. —Әй. улым, ялгыш атып җибәрә күрмә тагын, минем яраткан песием бит ул. Муаркаем! —Понятно! Тик шулай да. вакытлы-вакытсыз ул мәчеләрегезне урамга чыгармый торсагыз да буладыр бит —Так точно. гражданин начальник, була. Эт урынына бәйләп куйсак. —Ташлагыз әле. Сәрвәрия әби. шул тупас шаяртуларыгызны Ул сериалларны карый-карый акылыгызга зыян килеп беткән инде сезнен. Тәк. димәк, икесе дә карачутыр дисез инде. —Так точно. икесе дә дегет кебек кап-кара чырайлылар иде. теге ничек дип әйтим, чүркәләр кебек! —Чүркәләр түгел, әби! Чуркылар! Понятно? —Так точно!—дип. Сәрвәрия карчык үрә катты. Лейтенант Фаязович исә «тәк-тәк», — дия-дия. читкәрәк китеп үз-үзенә сөйләнеп, хатне анализларга кереште: ‘•Димәк, кара халык! Теге атнада гына Буада наркотиклар сатып йөрүче таҗикларны эләктергәннәр. Егерме кило героин чыккан Икесе яшел <-Жигули»га утырып качкан. Тукта-тукта. бу «Жигули» да яшел түгелме сон? Точно! Ә теге икесен тоткан минем кебек лейтенант Әһлиуллинга шундук өлкән лейтенант дәрәжәсе дә. кыйммәтле бүләк тә биргәннәр Вот, везет же шундый юк-бар малайларга, ә! Бу бит шанс! Әгәр дә. теге ике карачутыр шул качкыннар булып чыкса, эш пешәчәк минем!» —Нәрсә пешә дисен, улым. — дип сорау биреп куюны кирәк тапты Сәрвәрия әби. — Менә нәрсә. Сәрвәрия әби. без аларны кулга алабыз. —Бик әйбәт булыр, улым, йөрмәсеннәр безнен авылда тавык таптатып, коймалар ишеп. —Син. әби. шунда тор. мин әлегәдүрт көпчәкләрен сүтеп яшереп куям, качып китә күрмәсеннәр. —Слушаюсь. мой генерал' —Ну. Сәрвәрия әби. шул боевиклар карап ятып акылына янадан зыян килмәгәе. —Так точно! Шул вакыт өй эчендә телефон шалтыраган тавыш ишетелде —Гаяз улым, мин тиз генә. яме. балакаем Кәримә әбиен элемтәгә чыгарга тиеш иде. Син сүтә тор. яме. былбылым' —Ярый. әби. ярын Тик озаклама! Бик ответственный эш бу' Әби өйгә кереп китте, лейтенант Миатегаяз Фаязович үз машинасыннан ачкычлар алып, шикле «Жигули* ягына юнәлде. Агач башындагы мәче генә, хужасынын кереп китүенә үпкаләп. монсу гына мыраулап куйды Ул да түгел, ачык тәрәзәдән Сәрвәрия карчыкнын борчулы йөзе күренде. —Улым дим. улым Миңлегаяз, кил әле. кил. тиз бул! —Нәрсә булды инде тагын. Сәрвәрия әби! — дип. ике кулына машина тәгәрмәчләре тоткан участковый күренде —Улым. дим. син ул машинаны сүтеп дөрес эшлисен микән?! —А как же' —Анысы шулайдыр да. улым. Әле генә Кәримә дустым шалтыратты «Колхоз рәисе Рәфкатьләргә Казаннан яшел машина белән якын туганы кайтырга тиеш булган», — ди. Бу сүзләрне ишеткәч, Минлегаязнын чырае агарынып чыкты. Өстәвенә, урысчалатып нидер сүгенеп тә алды. —Әстәгьфирулла, җанкисәгем! Мәрхүм ананны искә алып сүгенмәсән. —Сәрвәрия әби. шуны башта ук ачыклып булмый идеме? Сүгенмәс җиреннән сүгенерсен. сезнен белән, дүрт көпчәкне сүтеп алгач кына әйтмәсен. — Нишлим сон инде. улым. Йөз иллегә җиткәч, барысын да белеп бетереп булмый икән шул! —Ярый. әби. ярый. Мин хәзер, тиз генә кире борып куям. Син күзколак булып тор. —Бар. улым, бор! Председатель туганы ди бит! — дигәч, әби арлы-бирле йөренергә тотынды. Шул вакыт яңадан өй эчендә телефон тавыш бирде. —Улым, дим, улым. Тагын Кәримә карчык шалтырата бугай. —Бар инде. әби. бар, тиз генә кереп чык. —Яхшы, улым, яхшы, мин хәзер, тиз генә, — дип, әби яңадан өенә теркелдәде. Озак та үтмәде, тәрәзәдән тагын әбинең кызларныкы кеби янгыравык тавышы ишетелде: —Улым, дим, Гаяз улым, тиз генә кил әле, эш бик важный бит, жаныем. Колхоз рәисенә кайтасы кеше җитмеш яшьлек бабай икән. Теге ике кара чутыр кемнәрдер, белмиләр. —Ну, башны катырсагыз да катырдыгыз инде, Сәрвәрия әби! — дип участковый тешләре арасыннан ачулы мырлап куйды. —Әй, алайса, теләсән нишлә инде, — дип, карчык, үпкәләп, тәрәзәдән күренмәс булды. Ул да түгел, янадан тавышы ишетелде: —Улым дим, Гаяз улым! Әнә, телевизордан теге ике чурканы күрсәтәләр. Авыллар буйлап наркотик сатып йөриләр икән. — дип сөйлиләр, әнә сурәтләренә хәтле күрсәтәләр Лейтенант чабып килеп тәрәзәгә башын тыкты. —Точно шулармы, Сәрвәрия әби?!! —Точно шулар, — диеп пышылдады карчык. —Немедленно балта алып чык! Ишекләрен каерып ачып наркотикларын алырга кирәк! —Хәзер, улым, хәзер! Бер сәгать вакыт үтсә үткәндер, лейтенант Фаязович машинаны сүтеп бетерә язды. Инде өй тирәсе ремонт ясау цехын хәтерләтә иде. Бер оемдә көпчәкләр, икенчесендә карбюратор, трамблер. аккумулятор, генератор, өченчесендә утыргычлар... Сәрвәрия әби дә исе китеп: —Кара инде, әй, ат арбасы хәтле генә нәмәстәдән күпме тимер-томыр чыкты, — дип өемнәрне караштыргалап йөрде. —Улым. дим. улым, йә нәрсә, таптынмы сон наркотик? — дип, аннары машина эчендә казынган милиционерга эндәште. —Юк әле. юк! Бик оста, бик тәҗрибәле җинаятьчеләр ахры! —Бәлкем алар наркосатучылар да түгелдер әле! —Нишләп алай дип уйлыйсын. Сәрвәрия әби? —Әле генә Кәрамәттән шалтыраткан иде. Колхоз рәисе Рәфкатьнең теге җитмеш яшьлек туганы үзе кайта алмаган, бик каты чирли, ди. Шуна күрә иткә үзбәк киявен җибәргән. Теге ике карачутыр шулар булып чыкты, ди. Фермада бер тананы суеп эшкәртеп бетерделәр, хәзер яшел «Жигули»га төяп, китәргә җыеналар ди. Миңнегаяз балакаем! —Етки-палки! Сез бит мине Кәримәтгәй белән икәүләшеп тереләй суйдыгыз. Ә теге телевизордан күрсәткәннәрне шулар диден бит! —Шулар дип, инде улым! Сон ул чүркәләрнен барысы да бертөсле бит Кайсы кем икәнлеген кем белеп бетергән! — дип әби челт-мелт итеп күзләрен йомгалап алды. —Икегезне бергә утыртам. Сәрвәрия әби! Ә хәзер шуны тыңла: син мине, мин сине күрмәдем. Сорасалар, ниндидер үсмерләр казынды, мин чыккач качтылар, кемнәр икәнлеген танымадым, безнен авыллар түгел иде диярсен —Ярар улым, ярар, әйтермен Тик менә машинаны гына кем кире жыеп куяр икән? —Борчылма, әби, үзенне кулда тот! Паникага бирелергә ярамый! Участок милициясе лейтенант Миңлегаяз Фаязовичка хәбәр иттем, кешеләр җибәрермен дип вәгъдәләде диярсен. Шунын белән вәссәлам —Ярар, улым, ярар. Шулай диярмен Озакламый моннан сәгать-сәгать ярым элек очып килгән машина, бар көченә кире чабып китте. Капкадан бер көтү тавык — бичатәрен ияртеп, әтәч тә килеп чыкты, канатларын җилпеп бөтен көченә кычкырып та җибәрде. Агач башындагы мәчегә дә жан кереп мырауларга кереште —Әйдә, әйдә, жаныкаем, төш! Көне буе агач башында утырып тамаккайларын ачкандыр инде синен, — дип, Сәрвәрия әби әйтеп бетермәде, өйдә янадан телефон шалтырады. —Әйе, Кәримә дустым, әйе! Машинаны сүтеп ыргытты да качты Беркемгә әйтәсе булма, дигән була Теге юлы синен белән мине район бүлницәсеннән кайтканда утыртмыйча узып киткән иде бит әле. Үчен алдык, ахирәт. — дип Сәрвәрия карчык рәхәтләнеп кеткелдәп җибәрде Ана Кәриматтай дә кушылды. Ә әбинен аяк тирәсендә иркәләнеп яткан ала-колалы мәчесе дә боларнын кеткелдәвенә кушылып, авызын жырып җибәрде М ө н и р ә Г а л и м җ а н о в а БОРЫН ШЛЯН хикәя Тик торганда борыны кычыта башлады Сәлмәннен Күчтәнәчкә юраудан узды шул Ул аны кашып та карады, казынып та карады, файдасы булмады. Борын үтереп кычыта. Ул аптекага китте —Фи-и, исен киткән икән, аллергия бу!—диделәр аптекада һәм ана май биреп җибәрделәр Бармак башы кадәрле бу майны атса да алды, алмаса да атды Сат мән Бәясен кыйммәтсенде—бер мен тора бит! Ярый ла. файдасы тисә! Юк шул. тимәде Инде борын көнен-төнен кычыта. Бертуктаусыз кашый торгач, ул. шәмәхә төскә кереп, кабарып чыкты Бер ай шулай газапланганнан сон. борын үзенен рәвешен югалтты Врачка бармый чарасы катмады Сәлмәннен. И. андагы чират, бөтен кеше чирле диярсен' Кичке як га гына врачка охшаган бер кеше килеп, угыз кешене ярты сәгатьтә карап га бетерде Салмән ин ахырдан керде —Теләсә кая борыныгызны сулып йөрисез дә аннан шуңтый хат килеп чыга. Спидтыр әле, анализлар бирденме?—дип котын алды яшь врач Сәлмәннен. —Б-б-б-б-бирдем,— диде Сәлмән. куркуыннан чак үлмичә. Жирәндеме шунда, врач борынны карап та тормыйча рецепт язарга тотынды. —Менә, абзый кеше, бу даруларны фәлән-фәлән җирдән алыгыз,—дип өйрәтеп җибәрде. Юлда таныш врачы очрап, рецептны укымаса (ул икенче бер больницада өстәмә эштә—урам себерүче булып эшли иде), белмим, нәрсә булыр иде икән?! —Әгәр син бу даруларны куллансаң, борынын череп төшеп, икенчесе үскәнен көтәргә кирәк булачак,—дип, янә котын алды ул Сәлмәннен. Инде бөтен гаилә аптырашта. Кычыта бит каһәр суккан борын, үтереп кычыта! Туганнар, дуслар, күршеләр, таныш-белешләр—барысы да зур хафага төште. Көннәрдән беркөнне хатынының күңеленә: «Имчегә барыргамы икән әллә?»—дигән уй килде. Шулай эшләделәр дә. —Бозым!—диде теге карчык. —Ун тапкыр кидерсен. Төнлә генә кил, һәр килгәнеңдә дә кесән буш булмасын. Гөнаһын бик зур синен, шул гөнаһ борынына төшкән. Коты очты Сәлмәннен. Булган һәм булмаган гөнаһларын күңеленнән генә барлый башлады. И, Ходаем, кайсынын каргышы төште икән инде. Фираяныкы. Хәдичәнекеме, Альбина чукынчыкныкымы әллә? Ун тапкыр барды Сәлмән, әмма борыннын кычытуы кимемәде. —Күрденме инде,— диде хатыны Сәлмәнгә. —Гөнаһын бик зур синең, шуна күрә дәва да килешми. Бетте Сәлмән, үләр дәрәҗәгә җитте. Нүжәли тазара алмас икән? Ну, тазарса, белер иде инде яшәүнең кадерләрен, сулга йөрү түгел, хатыннан башкаларга күтәрелеп тә карамас иде «Нишләргә инде? Асылынып үләргә микән әллә? Болай яшәү мөмкин түгел бит! Чамасыз зурайган борынын көзгедән җентекләп карагач, бу уеннан кире кайтты Сәлмән. Борыннын ни гаебе бар? «Туктале, ник тышы түгел, эче кычыта соң бу нәрсәнен? Карап карыйм әле, нәрсә бар икән сон анда?» Шулай сөйләнә-сөйләнә, үз борынын үзе өйрәнеп торганда ни күрсен— анда., ике йон бөртеге үсеп чыккан да, сулаган саен борынны кытыклый икән. Йолкып атты аларны Сәлмән, күзләреннән яшьләр атылып чыкты Шул мизгелдә үк борын кычытудан туктады. Сәлмән бу хәлгә ышанмыйча катып калды. Әйтерсең лә, сугыш бетте! Борыннын кычытуы юкка чыкты! Сәлмән дә элеккечә йөгерә-шатлана йөри. Дөнья матур, дөнья кин. яшәү шулхәтле рәхәт, шайтан алгыры! Тик борын гына, булган хәлләрне искә төшереп, бераз шәмәхә төскә кереп калды бугай. Сәлмәннен үзенә исә шул имчедән, төрле май-дарулардан, пычактан исән калган, фәләнчә мен сумга төшкән зәнгәр борыны бик тә, бик тә кадерле иде. Исән генә булсын да., хатыннар каргышына ышаныр хәлләргә җиткереп кычытмасын гына!..