Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА ИШАН ОНЫГЫ

Туксанынчы еллар реформасыннан сон иҗтимагый тормышның асты-өскә килде: иптәшләр әфәндегә әйләнде, суллар унга каерды, урындагылар центрист булды, астагылар өскә менде, югарыдагылар түбәнгә тәгәрәде, атеистлар руханилар ягына күчте, дөнья базары фәнни коммунизмлы сыйнфый дошманын танып үз канаты астына алды. Илдәге сәяси үзгәрешләргә, демократик борылышларга, дингә карата хөрмәт артуга бик сөенгән кешеләрнең берсе, мөгаен, Атилла Расих булгандыр. Туган көненнән алып өлкән яшькә җиткәнче, «Ишан оныгы», «Мулла малае» дигән ярлыктан котыла алмаган язучы, фани гомеренең соңгы биш-алты елын гына булса да мәхдүмлеге белән горурланып яшәп калгандыр. Сүз иреге, фикер төрлелеге һәм иҗади хөрриятнең барыбер киләсен алдан ук сизенгәнме—А. Расих «Елларны чигерсәм» дигән истәлек трилогиясенең беренче кисәген 1983 елда ук язып, «эшен бетереп» куйган. Язган, ләкин мөхәррирләргә күрсәтмәгән, үз вакыты җиткәнне көткән, һәм «Ишан оныгы» бары тик 1993 елда, яна шартларда гына, «Казан утлары» журналында басылып чыга алган. Рәсүлевләр шәҗәрәсендәге ике мәхдүмлек Атилла Расихның алдагы тормышында һәм иҗатында гел чагылыш таба. Анын ике туган елы бар: берсе—1915, китапларга язылганы—1916. Туган җирен Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре (элеккеге Оренбург губернасы) дип беләбез, ә чынлыкта исә ул Төркиянен Истанбул каласында туган һуннарның явыз императоры хөрмәтенә Атилла кушсалар да, әнисенең уе башкача була—Төркиядәге кендек әбисе Расиха хөрмәтенә малаен Расих дип атауларын тели Авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, ветеринария инсти тутын тәмамлый. Үзе— гыйльми хезмәткәр, үзе—профессионал язучы. Романнарының берсе—«Ике буйдак». Кыскасы, Атилла Расихның язмышы куш чикләвек кебек. Бүгенге яшь укучы алдына: «Кем сон ул, Атилла Расих?»—дигән сорау куярга ашыкмыйча, язучының берничә күләмле әсәрен санап китү бик тә урынлы булыр: «Дустым Мансур» (1955), «Язгы авазлар» (1963), «Ике буйдак» (1965), «Ямашев» (1968), «Каһарманнар юлы» (1972) романнары, хәрби-патриотик юнәлештә язылган күп санлы маҗаралы һәм дә лирик повестьлары Аның төп әсәрләре һәммәсе дә русчага тулаем тәрҗемә ителгән . Хөрриятнең әдәби мохиткә алып килгән әхлакый чирләреннән берсе—китапка битарафлык дибез. Үз чорында тәнкыйтьчеләр А. Расих иҗатына игътибарсыз калган дип әйтеп булмый. Р Сверигин. Ф Миңнуллин, И. Нуруллин. Р Мостафин, Ф Мусиннар анын хакында күләмле рецензияләр, китабына кереш сүзләр язганнар. Бүгенге таләп белән өйрәнсәк тә әсәрләрен укыла торган китаплар шүрлегендә күрербез. Хезмәт юлын Вахитов исемендәге комбинатта гади эшче булып башлаган, гыйльми иҗат белән матур әдәбиятны икедән үреп барган, биографик трилогиясе диссидентлык рәнҗеше белән сугарылган, биш еллык сугышта җиңеп орден- медальләр белән кайткан да, илле елдан сон нәкъ Бөек Жинү бәйрәме көнендә вафат булган кешелекле язучының шәхси тормышы аеруча кызыксыну уята. Шуна күрә, әлеге язмада романнарының эчтәлеген сөйләп, идея-сюжетына тирән анализ ясап А. Расих иҗатын укучы күңеленә кодалауны максат итеп куймадык. Таләпчән укучы үзен кызыксындырырлык авторларны сайлый белә ул. Безнең уебыз, дистәләп роман һәм тагын шулчаклы повестьны мирас итеп калдырган олы шәхеснең портретын, ижади йөзен гәүдәләндерү иде. Без. инде ир уртасы яшенә җиткәннәр, аны бик һәйбәт хәтерлибез. Ә XX гасыр азагында кадәм тибрәтә башлаган яна буын авторлар А. Расихны без сөйләгәннәргә таянып кына күз алдына китерә алырлармы9 Һәрхәлдә, киткәннәрне искә алу изге гамәл—язучы исемен язучы саклый, кирәксә эхзәп таба, күтәрә, белмәгәннәр өчен холкын-фигылен. портретын сөйләп калдыра. Портрет димәктән. һәр рәссам аны үзенчә шәрехли. Кемдер үз героенын әвәл чәчен ясый, кемдер исә авыз-борыныннан, иә иякләреннән ЯСЫЙ башлый Атилла Расих әдәби геройларын тасвирлаганда палитрага буяуларны саран өсти, сурәтләү чараларына манылган бизәкләр белән чуарламый, гади укучы күзенә күренерлек итеп кенә тасвирлый Хатын-кыз персонажлары - зур күхзе. озын керфекле, кус кара чәчле; ә ирләре куе чәчен артка тараган, уртачадан калкурак буйлы, туры карашлы, түгәрәк йөзле булырга мөмкин. Язучының үзенә килгәндә: култынлаучан чәчен артка сыпырып куйган булыр, зур. төзек йөзле, кин иякле, каш кадәрле генә мыек йөртер, зур төзек йөзенә күрә калын гәрәбә кысалы күзлек кияр, кеше алдында кин мангаена җыерчык чыгармас, гадел, әмма үтәли күз карашларына тотылсак, онытылган гөнаһларын искә төшеп, вөҗдан газабы кичерә башлыйсын. Гәүдәгә шагыйрьләр Нури Арслан белән Зәки Нуридан чак кына кайтыш, әгәр җыелыш бетеп таралышыр вакыт җиткәч урыныннан торып басса, проза секциясенә килгән язучылар анын янында кечерәеп калгандай була торган иде. Шушындый зрс сөякле шәхеснең чамасыз юашлыгы анын гәүдә зурлыгына тәңгәл килми иде бугай. Ул сүгенә белмәде. кычкырып сөйләшкәнен дә хәтерләмим, тәмәке тартмады, хәмер капмады, туташларга кызыкмады—кыскасы. нәселле мөгаллимнәр баласы; Зәйнулла ишан оныгы. Кадыйр мулла малае, укытучы Зәйтүнәнең сөекле улы. Укырга барсан да. оенә кайтсан да—мәктәп Әнисе укытучы булып эшләгән Шәле авылына язгы-кышкы каникулларга кайтса да. кайнатасының туган авылы Пәрәүлә җәйге ялларын үткәрсә дә. хәтта бишьеллык сугыш афәтен кичсә дә. Атилла Расих һәрвакыт тәртипле, ягымлы, мөлаем, самими булып кала алган. Яшәү тирәлегенең кырыслыгына бирешмәгән Яшәү тирәлеге итеп. «Ишан оныгы*ннан бер өзек китереп үтү урынлы булыр «Шәле Татарстандагы ин караңгы авылларнын берсе дисәм дә. шәт ялгышмам Анын халкы ифрат артта калган, әдәпсез, усал. Ирләре генә түгел, анда хатын- кызлар да оятсыз сүзләр кыстырып сөйләшә. Кеше үтереш, талаш анда еш кабатлана торган хәл Әни шундый авылда укытты. Алай гына да түгел, ул анда колхоз төзү эшендә шул ШОМЛЫ авыр көннәрдә тырышып, актив катнашып йөрде» Инкыйлап кичергән җөмһүриятебезнең кулаклар бәйге тоткан ин зур авылына скрипка күгәреп кайтып кергән Атилланың балачак хатирәләрен сызып ташларлык дәлилләр табалмабыз Гәрчә, әлеге китабының ахырына җитәрәк. А Расих бу авыл хакында таман да иркенләбрәк яза. Шалсгә сөенә-сөснә кайтулары, кибет 1 авында чана шуулары. бала итәкле чуар күлмәк кигән кызларны кич утырганда скрипкага биетүләре, әнисе янында үткән җылы, тук көннәре яэччынын күңелендә матур бизәк булып саклана. А. Расихның хатирәләрен Шәле төбәге тарихына теркәгәндә тагын бер детальне онытмаска иде. язучы «Питрәч* сүзенең этимологиясенә үзенчә янадык өсти Монарчы йә кеше исеме, иә бәлки •Пестрый* (чуар) халык яшәгәнгә шулай аталгандыр дигән версияләргә бөтенләй башкача килә Питрәч—күәстә калган камырдан пешкән кечкенә ипи. ди ул Якташларыбыз адресына әйтелгән яманлауны оныттырырлык ачыш бу А Расих IIиик оныгы ГКН 19% сл 10 Ймт 10. .К У . м и Авыллар турындагы өстәмәләр язмабызга һич артык түгел, бактын исә язучы гел әнисе йогынтысында үсә. һәм әнисе кайла—Атилла Расих шунда. Мона табигый хәл итеп кенә карау җитми. Эш шунда ки, Рәсүлевләр гаиләсе рәсми яктан бөтен булып исәпләнсә дә, чынлыкта исә язучының әгисе тору урынын еш алыштырып гел читтә яши Ишан малае—Кадыйр мулла репрессиягә эләгеп, атты ел «утырып» чыкканнан сон. хатынының һәм улынын киләчәген мөмкин кадәр керсез саклар очен әле Әстерханда, әле Төркиядә, йә Уфада «югалып» гора, гаиләгә хәленнән килгәнчә почта аша ярдәм итә. Бары тик гомеренең сонгы көннәрендә генә гаиләсенә кайтып егыла Инквизиция яна корбаннар эзләп мавыкса да искеләрен дә онытмый. Кадыйр—элеккеге Указлы мулла—Казанда тыныч яшәр өчен дингә каршы чыгышлар ясарга мәҗбүр була. А Расихның әдәбиятка хирыслыгы кайсы яктан килә дигәндә Әтисе, Истанбулда өч ел укып, төрек лицеен тәмамлаган. Гомер буе диярлек бер пьеса язган, әмма улынын сүзләре белән әйткәндә, тик очлап кына чыга алмаган Язучы буларак формалашуында әнисе Зәйтүнәнең йогынтысы искиткеч зур. Ул, укытучы буларак, малаен әдәби мөхиткә алып керә. Өйдә кычкырып шигырь уку. әдәбиятка гашыйк шәхесләр белән еш аралашу, өй түрендә Г. Тукай портретын саклау—болар берсе дә эзсез югалмый. Атилла Расих, күп очракта, дөньяга әнисенең күзләре белән карый, әйтер сүзен анын кинәш-нәсихәтләре белән аялый, әдәби коллизияләрне чишкәндә «әнием»нәрчә ягымлы булып кала. Әнисе Атилла Расихның сугыштан язган 127 хатын саклый. Солдат хатлары беренче җөмләсеннән ахырынача сентименталь проза рәвешендә бара. «Сөекле әнием!», «Кыйммәтле әнием!» дип башлана да «Йөзеннән үбеп, улын» дип тәмамлана. Бу сүзләр язучының персонажлары сөйләмендә дә еш кулланыш таба. «Әни малае»нын стиле хәтта сугыш чорында, ут эчендә язылган хикәяләрдә дә сизелә. Разведка ротасына яшь кыз Наилә Ихсанова килеп төшә («Сагынылган мәхәббәт») Өлкән лейтенант Ильяс разведчик кызга шундук гашыйк була. Ләкин, ротанын командиры буларак, Наиләгә карата үзенен хөрмәтен сиздерергә теләми. Эшкә зыян килер дип курка. Әлбәттә, «эш» дип автор бу очракта сугышны әйтә. Инде тагын бер мисал. Дүрт ел сугышып, хатыны һәм ике баласы янына исән-имин кайтып төшкән Габдрахман күрешүнең беренче төнендә нишли дисез?!. Бүлмәдә ут сүнгәч, сугыш кырларында ятып калган дуслары алдындагы бурычлары турында уйланып, хатыны Нәфисәнен йокыга киткәнен көтеп ята Тан атканчы уйланып яткач, ниһаять йокыга киткән Нәфисәнен маңгаеннан үбеп ала да күрше бүлмәгә кереп комод тартмасыннан сугышка чаклы эшләгән заводтагы сызымнарны эзләргә керешә («Беренче көн»). Иҗатын укыгач автордан ерагаясың, биографиясен өйрәнгәч якынаясың. Гомумән, Атилла Расихның романнарын кулына алганчы әвәл аның биографик трилогиясен укып чыгарга кирәктер. «Елларны чигерсәм» трилогиясе язучынын бөтен иҗатына алтын ачкыч булып тора. Әнисе, кышкы озын кичләрдә Хөсәен Ямашсв турында хатирәләр сөйләп, Атилла Расихта беренче татар большевигының язмышына карата зур кызыксыну уята. Телгә алынган Шәле авылы колхозы шул вакытлардан бирле революционер М Вахитов исемен йөрткән, бәлки бу да укытучы Зәйтүнә өчен сүз башы була алгандыр Ни генә димә, Атилла Расих «Хөсәен Ямашев» дигән тарихи роман өчен трилогиялек материал җыеп өлгерә. Ветеринария институтында кандидатлык диссертациясе яклый алган четерекле язмышлы Атилланын әдәбият белән җитди шөгыльләнәсең аңлаган Зәйтүнә ханым, һәм улы өчен иркенләп истәлекләр язып калдырган Алга таба бу истәлекләр язучынын өстәл китабына әверелә, ни генә язса да өстәмә мәгълүмат чыганагы була. Әлеге истәлекләрдә күпләргә таныш—Тукай һәм Зәйтүнә мөнәсәбәтләре шактый зур урын алган. 1907 елда, ундүрт яшьлек Зәйтүнә, Шакир абыйсына ияреп. Троицкидан Казанга күчеп килә. Бу—Тукайнын Уральскидан Казанга килгән еллары Казанга бераз ияләшкәч, Зәйтүнә туганнан-туган сенлесе Шәмсениса белән «Әл-Ислах» редакциясе каршыннан үтеп йөриләр. Аларны ачык тәрәзәдән Фатих Әмирхан күреп ала. Бер мәлне ул: «Иртәгә безгә Тукай килә, сездә килегез»,—дип кыпарны кунакка чакыра Тукай белән еш күрешүләр заяга үтми. Ф Әмирхан белән Шәмсениса. Тукай белән Зәйтүнә арасында серле дуслык урнаша. Шигъри кичәләр, концерт- тамашалар. редакциядә кәрт уйнаулар яшьләрне шактый якынайта. Тик. 1908 елла Зәйтүнә, яшәү шартларын яхшырту йөзеннән, әнисе белән Чистайга күчеп китә Анда да Тукайдан сәламнәр ирешә тора. Хәтта Чистайга гастрольгә килгән -Сәйяр» труппасы спектакленә сөйгән кызы өчен контрамаркалар да җибәрә Ләкин кавышу турында сүз чыкмый, киресенчә, Тукайнын авыруы көчәйгән саен, аралары ерагая. Биш ел көтеп тә өмете өзелгән мәхәббәттән, шагыйрьнен Зәйтүнәгә багышлап язылган шигыре генә туып кала. Егерме яшен мөлдерәмә тутырган кызны Зәйнулла ишан улына димлиләр Кадыйр мулла хатыны булгач та әле Зәйтүнә. Атилласын ияртеп, Тукай каберенә зыярат кылырга йөри Әни кеше язучы Атилла Расих өчен махсус язып калдырган истәлекләрендә Тукай илә булган мөнәсәбәте хакында, кеше кулына эләгүдән курыкмыйча һәм олы улыннан тартынмыйча, бөтен нечкәлекләренә кадәр әйтеп сала алмагандыр әлбәттә. Монысы мөһим дә түгел Ин мөһиме—шушы гамьдә. Тукай рәсеме астында үскән Атилла Расих киләчәктә Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булачак. Гаиләм тук яшәсен өчен аспирантурага кердем, гыйльми эш белән шөгыльләнәм дип жае килгәндә акланырга яратса да. чынлыкта, ул фронттан кайткач нжат тапларына тулаем чума, томаланып яза башлый. Әтисе өчен эзәрлекләүләрдән аны үзе тудырган «дөрес» әсәрләре саклап кала. Гаделлек һәм социалистик казанышлар өчен жан агып яшәгән А. Расихнын мактаулы сыйфатларына зыян китермичә генә анын бер матур ялганын да ачып салыйк 1934 елны, Казаннын авыл хуҗалыгы институтына укырга керер өчен анкета тутырганда, ул үзенен социаль чыгышын мулла малае дип түгел, ә хезмәткәр гаиләсендә тудым дип яза. «Теге-бу» оешмалар моны бер сл укыгач кына сизеп алалар һәм Атилла Рәсүлевне институттан куалар Егег үҗәтлек күрсәтә, Мәскәүгә барып Жир эшләре комитеты (Наркомзем) комиссиясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әлеге комиссия, тартып-сузып йөри торгач, әтиләренең аерым яшәвен. Атилланың русча шәп белүен, аның хикәяләр ангоры булуын исәпкә алып, совет югары уку йортларында алга таба укуын дәвам итәргә рөхсәт бирә Күрәсен, колхозлашу еллары түгәрәкләнеп килә, кулаклар, алпавытлар һәм муллалар токымын җәберләү планы үтәлгән булгандыр инде. Әгәр Атилла Рәсүлевнең метрикәсеиә, 1915 елмын 16 сентябрендә Торкиянен Истанбул каласында туган, дип тә язылган булса язучыбызны нинди язмыш көткәнен күз алдына китерүе кыен түгел Шуна күрә дә ул. рәсми гомерен бер елга кыскартып. 1916елнын 16 сентябрендә. Оренбург губернасының Троицк шәһәрендә туган булып теркәлгән Бу төгәлсезлек—ничарадан-бичара кебек килеп чыккан чара гына. «Яшьлек эзләрем» дигән китабына (ТКН, 1976) кереш сүз язганда күренекле филолог, әдәбият галиме Флүн Мусин да А. Расихнын туган елын төзәтелмә!ән килеш бирә. Димәк, бу икенче чынбарлыкка язучылар да инанган һәм хәгга Атилла агай үзе дә ышаныр!а дучар ителгән Икеле-микеле җәмгыятьтә ижат интеллигенциясе һәрдаим икеләнеп яшәргә мәҗбүр Ишан оныгы, мулла малае, кызыл комиссарлар тарафыннан эзәрлекләнгән А. Расих болыиевик-революционердарга мәдхия булырдай «Хөсәен Ямашсв», «Каһарманнар юлы* романнарын сөенә-соенә яза. беренче бишьеллык фидакарьләренә дан җырлап «Дустым Мансур» романын тудыра; Сталин исемен байрак итеп фронтка китә; совет салдагы образын идеальләштереи повестьлар, хикәяләр бастыра; сугыштан соң ачлы-гуклы яшәп, тевальвацияләрдән алданып, бер тиенсез калган килеш сугыштан соңгы чорларда колхоз тормышын, яңа чор председательләрне күтәреп «Язгы авазлар» романын иҗат итә Я тучының эчке капмакаршылыгы, рухи ризасызлыгы, туктаусыз икеләнүләре һәр яңа әсәрештә конфликт киеренкелеген көчәйтә. Бу халәт «Ике буйдак» романында аеруча нык сизелә. Авторның романнары мөхәррирләр кулына эләгү белән журнал редакциясе, нәшрият һәм каләмдәшләре арасында зур бәхәсләр тудыра. Романнар кулъязма килеш кулдан-кулга йөри, кире борыла, кат-кат эшләтелә, төзәтелә. Редакция таләпләрен санга сукмаганы өчен, язучылар союзы идарәсе: «Совет әдәбияты» журналы прозаик А. Расихның кулъязмаларын алмаска хокуклы»—дигән карар да чыгара (1951). Ахырдан язучы: мин бит кулъязмаларымны кат-кат эшкәртәм. редакция әйткәннәрне төгәл үтим. дип. аңлатып шикаятьләр язарга мәҗбүр була. Редакцияләрдә эшләп карамаган, көннәр буе утырып башка авторларның кулъязмаларын төзәтмәгән һәр язучыга хас үпкәләүләр, интригалар бу. Шулай да Татар совет язучысы Атилла Расихның барлык романнары «Казан утлары» журналында «Совет әдәбияты» чорыннан ук басыла килгән. Аларны заманында Абдулла Гомәр. Гариф Гобәй. Гомәр Бәширов. Газый Кашшаф кебек язучыларыбыз редакцияләгән. КПССның Татарстан өлкә комитеты да аның иҗатын таныган. Партия члены булмаса да аңа диссертацияләр якларга ирек биргәннәр, китапларын күпләп чыгарганнар. Язучылар союзының идарәсенә сайлаганнар. Кабул итү комиссиясе әгъзасы итеп билгеләгәннәр, проза секциясе җитәкчесе итеп калдырганнар. Тукай премиясен дә ул Г. Афзал. Т Миңнуллин. И. Юзеевлардан соң. әмма Ә. Еники. А. Гыйләжевләрдән алданрак алган. Гомер юлына: НЭП. колхозлашу, шәхес культы. Бөек Ватан сугышы. Чирәм жир. БАМ. үзгәртеп кору чорларын сыйдырган Ишан оныгы, мулла малае, фронтовик язучы Атилла Расихның тормышы һәм иҗат портреты белән хәлкадәр таныштык. Инде әсәрләрен тагын бер кат укып карардай чак житте.