Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

Исәнмесез, кадерле редакция хезмәт коллективы! 1922 елдан алып басылып килгән «Казан утлары *н ы н февраль аенда 1000 нче саны чыгу Россиянен татарлар яшәгән төбәкләрендә дә зур вакыйга булып, шуна багышланган кичәләр уздырылды. Һәм менә без дә, бер төркем чиләбелеләр Сафиуллина Әдибә. Мохәммәтшина Әлфия. Гыймадиева Рабига. Габдрахманова Рәисә. Валиева Әлфия, Садыйков Ришат, Абдуллина Сәлия. Гыйльмуллина Флюра. Башкортстаннын һәм Россиянен атказанган мәдәният эшлеклесе. шагыйрь. М. Акмулла һәм К Даян исемендәге бүләкләр иясе Рамазан Шәгатиевлар. 7 март көнне «Мененче сан — мен төрле уй» исемле түгәрәк өстат артында сөйләшү үткәрдек. Чиләбе шәһәрендә эшләп килүче бердәнбер Ш Бабич исемендәге башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсенә Татарстаннан да. Башкортстаннан да күп кенә гәэит-журналлар килә, укучыларыбыз бигрәк тә күренекле әсәрләр басыла торган «Казан утлары» журналын көтеп аталар, аны беренче битеннән ахыргысына кадәр яратып укып баратар. 7 мартта журналда төрле елларда чыккан әсәрләр—Г Ахуновнын «Гомер юлы» романы. М Хужиннын «Айнын уты сүнгән* хикәясе. Г Гатиеванын «Өзелгән өмет* повесте, шулай ук «Сатира һәм юмор». «Шигърият» рубрикаларындагы әсәрләр буенча фикер алышу булды, журналнын әһәмияте, эчтәлеге турында жылы сүзләр күп әйтелде. Безнен фикеребезчә. «Казан утлары* журнаты ул — хәзерге татар әдәбияты көзгесе. 2006 ел Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елы булганлыктан. Чиләбедә дә төрле-торле чаралар үткәрелде Мәсәлән, юбилейларына багышлап, китапханә февраль аенда М Жәлил иҗаты буенча әдәби-музыкать кичә. 13 майда Г Тукайга багышланган әдәби-музыкать кичә үткәрде 27 майда, «Юлдаш» җәмгыяте белән берлектә. А.С Пушкин кинотеатрында укучылар өчен «Г Тукай, бөек син, милләтнең кояшы син» дигән китап күргәзмәсе оештырдык Быел октябрь аенда китапханәнең дә 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Редакция хезмәткәрләренә саулык, ижат уңышлары, журнаша берсеннән- берсе шәп яңа әсәрләр басылып чыгуын телибез.

Китапханәче Рәвия ГИМАЛОВА, Чиләбе өлкәсе.

Редакциядән: Без до китапханә хезмәткәрләрен һәм аның бар зык укучыларын китапханәнең юбилее белән тәбрик итәбез 100 ел буена мипи китапка, мипи мәдәнияткә хезмәт иту — бик сирәк китапханә ләргә генә тәтегән бәхет бу