Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туган көнем

Әниемнең теләп йөрегәнен Ахыры аллан тоеп торганмын... Арыш чәчеп, солы урагын да Тәмамлагач кына туганмын Кырда үткән минем туар көнем Эңгергәчә зәңгәр иртәдән; Алтын нурлар кунган күзләремә Сары камыл, сары көлтәдән. Кыр казлары бездән китәр мәлдә Ырыс белән жиргә килгәнмен. Нәкышьләре, сагышлары белән Күңелемдә йөртәм коз ямен. ...Мин тугызның берсе булын үстем. Мәхрүм түгел ләкин кадердән: Кышкы кичләр, Тукай шигырьләре. Күңел бәйрәмнәре хәтердә... Әти, мин бит сиңа сыенып үттем Яшел тасма арба юлларын. Җылы яңгыр, җәйгорларга1 кушып. Күңелең гәүһәрләрен җыйганмын. Шуңадыр да серен белгәнмен бит Бөре, яфрак, бәбәк, һәр гөлнең; Кош сайраса, урман шауласа да Җаным дертли, ярсый күңелем. ('абый чакның нурлы утравында Синең белән атлыйм тагын да. Димәк, дәвам итә синең жырлар, Шнгьрн рухың яшн жанымда.  Материя мин. җаным, аның бары Уйлый, җырлый, сагына торганы. X Туфан Булды, хакыйкате артка чигеп, Иңнәреңне басты ялганы, Әрнүләрнең бардыр күңелеңдә Мәңгелеккә торып калганы. Булды карлы-бозлы коеннарның Сиңа гына атап яуганы, Сагышларның сары койганнары, Кайгыларның йөрәк ярганы. Тын кичләрдә ерак офыкларга Карап күзләреңнең талганы, Туган якка аккан болытларны, Кыр казларын озатып калганың. Бирешмәде ләкин шигъриятең, Имш1 калды намус, вөҗданың, Кайтарасы иде елларыңның Дусларыңнан читтә узганын. «Кер чайкаучы кызлар» исеменнән Рәхмәт сина, олы туганым! Тукай үзе тора шикелле Өздереп тә тартса Заһид агай1 «Зиләйлүк» кәй дигән бу көйне, Шушы моңнан әсирләнгән Тукай Үзе басын тора шикелле. Өши сыман, тышта көзге җилләр Тар-мар итә түбә саламын, Кем утыртсын аны мич янына, Кем назласын ятим баланы? Хәтерлидер төсле сабый чагын, Үксезлектә үткән язмышын, Сары яфрак сыман сары йөзле «Зиләйлүк» тәй кызның каргышын. Истә калганнары бер-бер артлы Күз алдыннан үтә тезелеп, Барлый кебек моңлы сазы—кайчан, Кайсы җирдә калган өзелеп. Композитор Заһид Хәбибулл Өздереп лә тартса Заһид агай «Зиләйлүкьтә дигән бу көйне. Шушы моннан әсирләнгән Тукай Үзе басып тора шикелле. Мәңгелеккә ашкан бу җырлардан Күпме йөрәк әле җилкенер. Ә бит үзе яздан, наздан мәхрүм Яшен уты кебек бу гомер. Борчымагыз әле, хәтерләүләр, Ап-ак бүген Уфа урамы. Әле генә яуган кар өстендә Эзләремне салып узамын. Сафлык били бөтен дөньямны! ...Ярым-ярты яктыртылган бүлмә. Тышта шаша февраль бураны. Урау юллар аша кайтып кердең... Ап-ак иде Уфа урамы. Искә төшермәгез, хәтерләүләр. Бер ураусыз юллар буламы? ...Әкияткә тиң Яңа ел кичендә Сөюемне кушын җырладым. Олы сөю яшерен була, лиләр. Боздым, ахры, әдәп-йоланы. Сөюемне кушып җырладым. ...Ак бәс кигән иде шомырт, таллар. Киемнәре челтәр, өр-яңа. Томан аша бактым зәңгәр таңга. Син утырып киткән юргага. Томан аша бактым дөньяга! Искән җилдәй бу гомер соң әллә Сагышлардан гына торамы? Язганнарым бары үткәннәрнең Күңелемә кунган тузаны. Игәмәгез әле. хәтерләүләр. Балкып ята гомер юлларым. Ап-ак бүген Уфам урамы!