Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТЕАТРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РӘССАМЫ

Галиәсгар Камал драматург кына түгел, күренекле театр эшлеклесе дэ булган Беренче рәссам Сабит Яхшыбаев та театрда анын тырышлыгы белән эшли башлый Әлеге рәссам турында беренче мәкаләне дә Г Камал яза; Яна төр татар шрифтларын булдыруда да анын өлеше шактый зур Ул ясаган утызлап төрдәге татар шрифтларының егермедән артыгы И Харитонов типографиясендә китап басуда файдаланылган-' Татар театры афишаларынын графика, плакат сәнгатендә мөстәкыйль жанрга әйләнеп китүе шулай ук Г Камал исеме белән бәйле Афишаларны типографиядә бастырмаска, э кулдан эшләргә тырышканнар дип искә ала /1 Аитов Гарәп каллиграфиясен осталарча куллана белгән Г Камал улы Әнәс белән бергәләп, һәр спектакльгә 40-50шэр афиша ясый торган булган Болар—гади шрифтлар белән язылган афишалар гына түгел. Г Камалнын иллюстрацияләре, рәсемнәре белән бизәлгән чын сәнгать әсәрләре дәрәҗәсен дәгеләр Авторның үз бенефисы афишалары аеруча матур булган Каллиграф һөнәрмәнд буларак. Г Камал төрле типтагы һәм үлчәмдәге шрифтларны оста итеп декоратив бизәкләр беләк берләштерә белгән. Мисал өчен 1914 елнын 22 декабрендә Яна клубта куелган Уйнаш 1916 елнын 5 августында куелган Кечкенә сугыш ( Маленькая война ). 'Җилкуарлар ( Ветряные ) Снәсх стилендә) спектакльләре турындагы афишаларны күрсәтергә була Бүгенге көнлә алар барысы да Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана Татар бизәкләре традицияләренә һәм гарәп язуына таянып. Г Камал хәрефнен эстетик тәэсирен үстерергә омтылган анын төрледән-төрле сәнгати мөмкинлекләрен кулланган Чынлыкта татар театрынын ин беренче рәссамы булган Г Камалга сәхнә костюмнары турында ла кайгыртырга туры килгән Кием (камзул, казаки, читек чапан, чалма) эзләп, актерлар белән бергә ул ярминкәләрдә йөргән, тапмаганда таныш байларына мөрэжәгать иткән Драматург татар спектакльләрен бизәүгә һөнәри якын килергә кирәклеген яхшы анлаган Үзенен Ачлык кушты пьесасын куярга берничә кат талпынып караса да. кирәкле декорацияләр юклыктан куя алмый калуы турында яза Г Камал Клуб идарәсенә декорацияләр ясату турында үтенеч белән кат-кат мөрэжәгать итеп карый, тик үтенече кире кагыла, шулай итеп, спектакль куелмый кала Г Камал татар театрына рәссам табу мәсьәләсенә бик житди карын И Харитоновның наширлек эшчәнлегенэ 40 ел тулуга әзерлек барган көннәрдә татар рәссамына ихтыяж мәсьәләсе инде катгый итеп күтәрелә Мөселман матбугаты берәр сәләтле укучыны сәнгать училищесына жибәрергә карар итә һәм стипендия дә билгели Җәмәгатьчелектән акча жыярга ла омтылып ' Кдма.1 Г Мосаяман |хкхам Г Камил Отарлар Каим. 19Ы -Т 2 216-248 66 ' Каримуллин А Татарокан кийга Тат*|хм* кникмог млмтгльстао 1474 ( 52 карыйлар Йолдыз газетасы идарәсе 50 сум бирә, мона өстәп Вакыт газетасы редакциясе дә шундый ук сумма күчерә. Матбугат тарихы китабы нәшер ителеп сатылгач. Сабак китапханәсе дә беркадәр ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирә. Шуна ла карамастан. Г. Камал бик ачынып, кирәкле сумманы жыеп бетереп булмавы турында яза һәм укырга җибәрердәй мөселман баласы да табылмый. Ниһаять. 1912 елның августында Казанга 22 яшьлек Сабит Яхшыбаев килә. Ул Г Камалга шагыйрь Ләрдемәнднен егетне сәнгать училищесына урнаштырырыга ярдәм итүен сорап язган хатын-юлламасын тапшыра. Татар театрының беренче рәссамы турында без нәрсәләр беләбез сон? Сабит Габделбасыйр улы Яхшыбаев 1890 елда Оренбур өлкәсе Югары Урал өязенен Суер авылында (хәзер Башкортстаннын Учали районы Суяргол авылы) туа Авыл мәдрәсәсен һәм шәһәр мәктәбенең 6 сыйныфын тәмамлый Укыган чакта ук ул рәсем ясауга һәвәслеге белән аерылып тора, аны яратып "художник малай дип йөртәләр. Ясаган рәсемнәрен сыйныф бүлмәләренә элеп куя торган булалар. Югары сыйныфта чакта укытучысы аңардан үз яшьтәшләренә рәсем дәресләре бирергә мөмкинлек тудыра. Мәктәпне бетергәч, ул Авзяно-Петровский заводында, аннары Тамян-Танговор ширкәтенең алтын приискасында машинист ярдәмчесе булып эшли. Яхшыбаев үзенең беренче "картина ларын контора коймаларына күмер белән яза иде, дип искә ала дусты X. Әмиров. Приисканын югары белемле хужасы шагыйрь Ләрдемәнд яшь рәссамның сәләтен күреп ала һәм аны Г. Камал янына жибәрә Рәхмәт йөзеннән Сабит ана үзенең пейзажларын бүләк итеп калдыра: аларнын берсендә—Исмәкәй авылы янындагы Биштәк тавы, икенчесендә—Кургашлы елгасы тамагы һәм яр буенда балык тотып утыручы Ярмәс карт, өченчесендә приисканын шахталары сурәтләнгән була. Яхшыбаев Казанга килгәндә инде сәнгать мәктәбенә кабул итү тәмамланган була, шунлыктан ана түләүсез дәресләргә йөрергә тәкъдим итәләр. Яшь рәссам Ялт-Йолт журналында реклама мәкаләләренә иллюстрацияләр дә бастыра, э ясаган картиналарын "Йолдыз" газетасы редакциясендә жыеп бара Б. Урманче истәлекләреннән күренгәнчә. 1912 елны Шәрык клубында ике рәссамның зур булмаган күргәзмәсе оештырыла, аларнын берсе Яхшыбаев була. Ул ватман кәгазенә күмер белән ясалган берничә портрет тәкъдим итә Искиткеч җинеллек белән һәм шул ук вакытта натурага бик ошатып язылган сурәтләр рәссамнын сәләтен ачык күрсәтә һәм тамашачыны үзенә жәлеп итә Спектакльләрне профессиональ бизәүнең кирәклеген тирәнтен анлаган Г Кариев. Г Камал тәкъдиме буенча. С. Яхшыбаевны рәссам итеп театрга эшкә ала Шулай итеп. Кариевның труппасына Яхшыбаев килгәч, дежур декорацияләрдән котылып, һәр спектакльгә аерым декорацияләр ясау мөмкинлеге ачыла. Спектакльләрдән кергән табыш декорацияләр ясауга, костюмнар һәм бутафория цехларын, чәчтарашханә оештыруга һәм киңәйтүгә тотыла башлый Бөтен истәлекләрдә Яхшыбаевнын бик күп спектакльләргә рәсем ясаганы әйтелсә дә. гадәттә. Г Камалның Банкрот' . Безнең шәһәрнең серләре һәм Ф Әмирханның Тигезсезләр е генә мисалга китерелә. Кызганычка каршы, эскизлар сакланмаган шул. X. Гобәйдуллин хезмәтләрендә "Тигезсезләр" спектакле декорацияләренең фотокүчермәләре бар3 X Гобәйдуллинның диссертациясенә кушымтада Сәйяр" труппасы 1912 елнын ноябрендә куйган Банкрот" сатирик комедиясе декорациясенең график эскизы фотосурәте дә урнаштырылган. Өч актта да вакыйга Сираҗетдин бай Туктагаев йортының кунак бүлмәсендә бара. XX гасырның 10 нчы еллары өчен гадәти булган бүлмәгә җиһазлар катгый симметрияле итеп урнаштырылган идәндә зур келәм, уртада—эскәтер җәелгән түгәрәк өстәл, унда—тәрәзә, сулда—ишек. Сул як стена буенда диван, анын өстендә милли бизәкләр төшерелгән келәм һәм зур сәгать эленеп тора. Почмакта— сандык, өстенә патефон куелган комод. Турыпочмаклык рәвешендәге шамаил дә шунда эленгән. Уртага авыр калын чаршау белән капланган зур гына ишек X. Губайдуллин. Татарский театр дооктябрьского периода: дис. канд искусствоведения ясалган. Бу бизәлештә тирән реализм һәм тормышчанлык сизелеп тора. Тикшеренүчеләр фикеренчэ. нәкъ менә типиклык, таныш вәзгыять режиссер Г Кариевка спектакльдә сөйләнгән вакыйганы төрле яклап ачарга ярдәм иткән дә инде. "Банкрот нын декорациясен янадан торгызу сәхнә жиһазланышын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Спектакльдә катнашкан кешеләр сөйләвенә караганда, Банкрот нын бизәлеше аннан алдарак куелган спектакльләрнекеннән әйбәтрәк булган. Шәрык клубынын сәхнә мәйданчыгы С Яхшыбаевка бик иркенәеп китәргә ирек бирмәсә дә, ул спектакльне зур зәвык белән һәм татар интерьерын яхшы белеп бизәгән Артистлар Барысы да үз урынында иде. шулай булу актерларга бик булышты".—дип юкка сөйләмиләр соңыннан Ф Әмирханнын "Тигезсезләр"ен галимнәр революциягә кадәрге татар театрындагы сәхнә сәнгатенең ин югарыгы ноктасы дип саныйлар4 Әйтергә кирәк, татар театры өчен бу постановка Чеховнын катлаулы психологик драматургиясен куярга әзерләнгәндә, үзенчәлекле бер мәктәп булып хезмәт иткән Автор ремаркаларына төгәл нигезләнеп. С Яхшыбаев I актта купеи Сафый Насыйбуллиннын бай, заманча жиһазландырылган өч стеналы павильон рәвешендәге бүлмәсен ясый алган Сәхнә киңлегенең чишелеше "Банкрот'тан европа тибындагы интерьер детальләренең күплеге белән аерыла Алгы планда сулда диван, арырак—яшькелт төстәге бәрхет пәрдәләр эленгән ишек, камин, аның өстендә сәгать, ә янында ике кәнәфи Уртада ишек, ишектән уң якта пианино, аның ике ягында да—зур-зур тропик үсемлекләр, пальма утыртылган чүлмәкләр Ун яктагы ике тәрәзә арасында язу өстәле тора, диварда—фотосурәтләр Бүлмәнең нәкъ уртасында бәрхет эскәтер ябылган кечерәк кенә өстәл һәм ике урындык тора. Идәнгә палас жәелгән "Бүлмәдәге жиһазлар йорт хужасынын шамаилле һәм өстенә граммофон куелган комодлы гади татар бае гына булмыйча, тышкы кыяфәте белән генә булса да үз катлавыннан шактый алга киткән бай икәнлеген күрсәтә Персонажларның характер үсеше ин беренче тапкыр шушы спектакльдә сәхнә пространствосының чишелеше аша күрсәтелә. Бөтен гомере буе баеп китү турында хыялланган Гомәр, ниһаять, үз дигәненә ирешә, зур буржуага әверелә үзенең оптика фирмасы эшен жайга сала, әтисенең мануфактура кибете дә ана мирас булып кала. II актта вакыйга бакчада бара Тамашачы күз алдына сәхнәнең яртысын биләп торучы карт агачларның жәелгән ябалдашлары астындагы ике дача йорты килеп баса. Сул якта алгы аланда—Насыйбуллиннар йортынын террасасы, арттарак күршеләре—студент Габдулла гаиләсенен дачасы Террасага өстәлләр һәм үреп эшләнгән урынлыклар урнаштырылган Алгы якта— чәчәкләр "Бөтен нәрсәдә—ак ком түшәлгән сукмакларда, утыргычларда, төрле җиргә куелган таганнарда—чын хужа кулы сизелеп тора Беренче тапкыр режиссер һәм рәссам тарафыннан спектакльне утлар белән белән бизәүгә, төсләргә игътибар ителә Сәхнә бизәлешендә яшел төс өстенлек итә. Ләкин вакыйга җәй башында барганда (II актта) төсләр ачыграк, ә III актта төсләр көзгә тартым. Табигать картинасына тавышлар өстәмәсе дә кушыла Кичке вакыйгаларны тасвирлаганда сәхнәгә тулы айдан төшкәндәй яшкелт-сары нурлар җибәрелә Өйләрнең тәрәзәсеннән яктылык сирпелә Агачлардан төшкән күләгәләр белән кушылып, алар ниндидер серле, шомлы атмосфера барлыкка китерәләр Вакыт-вакыт бакчада ял итеп йөрүче кешелэрнен сөйләшкән тавышлары, коры яфраклар кыштырдавы, төнге кошлар сайравы ишетелгәләп куя. Персонажларның киеме аларнын нинди катлаудан булуына тэнгәлләштереп эшләнсә лә. рәссамнын вакыйгаларга ирония белән каравы сизелеп тора Сафый Насыйбуллин европача, ләкин искергән мода белән киенгән Ә анын улы өстендә т.)|Х* * \ц* журналының 1915 Гобойдуллип *1\л мн утлдры» 11. .К ин модалы кием булса да. башында, һәрвакыттагыча. кәләпүш Гомәр Иманскийнын тышкы ялтыравыгы аның күнел бушлыгын, бөтен көчен байлык туплауга юнәлткән яшь кешенең рухи ярлылыгын ачып бирә. Безнең карашыбызча, бу спектакльдә беренче тапкыр, пространство чишелешендәге тормышчанлыкка карамастан, костюмнар чишелешендә тирән мәгънәле, тәэсирле, символлаштыру дәрәҗәсендәге образлылыкка ирешкәннәр Бөтен персонажлар ел фасылына һәм һава торышына карап киенгән булсалар да. аларнын киемнәре төс һәм тегелеш ягыннан бик төрле. Автор һәм сәхнәләштерүчеләр уенча. Рокыя белән Сөләйманның ак костюмнары аларнын мөнәсәбәтендәге сафлыкны, хисләренең тапланмаганлыгын гәүдәләндерә. Татар театры турында күп реиензияләр язган тәнкыйтьче, сәхнә сәнгатен тирәнтен белүче, татар матди мәдәнияте белгече Г Кәрам да "Тигезсезләр спектакленә югары бәя бирә. “Бу яна тамашаны карарга шәһәребезнең барлык бөек ислам җәмгыяте, зыялылар, яшьләр һәм укучылар килде. Театрдан һәммәсе дә канәгать булып, спектакльдән алган гүзәл тәэсирләр белән таралдылар Чыннан да. фәкыйрь костюмнардан, сәхнәдәге ямьсез җиһаздан, бигрәк тә мен кат кабатланган, сагышлы, килде-китте фәлсәфә сатулардан туеп беткән халкыбыз өчен үзенен гүзәл образлары, сәламәт һәм саф фикерләре белән бу нечкә пьеса чын мәгънәсендә сюрприз булды ...” Шулай итеп. Яхшыбаев килгәч, татар спектакльләре режиссерның ниятенә тәнгәл килә торган үзенчәлекле профессиональ бизәлеш алганнар. С. Яхшыбаевнын эшләрендә кайбер житешсезлекләр булуга да карамастан (сәхнә пространствосы чишелешендәге күзгә ташланып торган бертөрлелек, фронталь планлаштыруның өстенлек итүе, спектакльдән спектакльгә интерьер детальләренең кабатлануы), бу—татар театры спектакльләрен профессиональ бизәүдә беренче адымнар була. С. Яхшыбаев татар театрына МХАТ тарафыннан ачылган һәм расланган импрессионистик сәхнә чараларын кертә. Кызганычка каршы, рәссам буларак Сабит Яхшыбаев турында без аз беләбез Ул бераз беркатлырак, тик ихласлыгы белән тәэсир итә торган, халыкчан самимилек белән башкарылган композицияләр һәм портретлар язган ( Авыл . “Татар крестьян хатыны , Татар ире". -Ызба-). Ике картинасын Третьяков галереясенә җибәргәнлеге һәм аларнын фондка кабул ителүе турындагы мәгълүмат әлегә расланмады. Галиәсгар Камал. Габдулла Кариевларнын 1914 елда язылган портретлары исә сакланган. С. Яхшыбаев үз вакыты өчен тәҗрибәсез рәссам булса да. аның рәсемнәренең уңай яклары бар Әйтергә кирәк, ул үз сәнгатенең төп нигезен—сурәтне яхшы белә. Г. Камал портреты анын үзенә бик нык охшашлыгы белән гаҗәпләндерә. Мөгаен, рәссам, портрет язганда. Камалның матбугатта еш күренгән фототсурәтеннән файдалангандыр Драматург зәңгәр пәрдә фонында бәйрәмчә киемнән сурәтләнгән. Йөзе аеруча төгәллек белән эшләнгән. Нәзакәтле күркәм чырае—үз дәрәҗәсен һәм җәмгыятьтәге урынынын әһәмиятен белүче кешенеке икәнлеген ассызыклый Фотосы белән чагыштырганда рәсемдәге портреты хисчәнрәк, драматургның кеше хәленә керә белүче, ярдәмчел холкына тәңгәлрәк килеп чыккан. 1920—1930 елларда С. Яхшыбаев үз язмышын Башкортстан белән бәйли 1920 ел башында. Стәрлетамак башкорт драма театры оешкач, аны В МортазинИманский труппага рәссам итеп чакыра. Мортазин-Иманский һәм Яхшыбаевнын иҗади дуслыгы аларнын "Сәйяр" труппасында бергә эшләгән елларында ук башланган була, алга таба да бергәләшеп эшләүләре яшь башкорт театрының үсешенә этәргеч бирә. Ф Бурнашнын Мортазин-Иманский тарафыннан куелган һәм Яхшыбаев бизәгән "Таһир-Зөһрә спектакленен фотосы сакланып калган Сурәттәге артистлар әле костюмнарын да салмаган, гримнарын да сөртмәгән. Алар арасында Таһир киемендәге Мортазин-Иманский да бар5 . Безгә Яхшыбаевнын башкорт сәхнәсендә Д. Юлтыйнын "Кара кол". Гобәйдуллин X. Халык артисты В Мортазин-Иманский Кызыл тан (Уфа) - 1970 -15 декабрь М. Буранголовнын Ашказар М Фәйзинен Галиябану Ф Бурнашнын "Таһир- Зөһрә X. Ибраһимовнын "Башмагым" спектакльләрен бизәгәнлеген ачыклау мөмкин булды Кызганыч, декорацияләрнең эскизлары сакланмаган Театр белгече /1. Фәрзетдинова үзенен кандидатлык диссертациясендә, оешкан елларында башкорт театрында куелган этнографик мелодрамаларны анализлап, аларга "чынбарлыкны анализлап мәшәкатьләнмәгән" примитив эстетика ("беркатлы реализм") хас булганлыгын искәртә Бу спектакльләр гомеренен күп өлешен табигать кочагында үткәргән "халыкнын эстетик анында тормыш-көнкүреш традицияләренә бәйле рәвештә формалашкан калыпка юнәлтелгән Күп очракта декорацияләр арткы пландагы тиешле пейзаж сурәтләнгән пәрдәдән, тукымага рәсем итеп яки аппликация рәвешендә ясалган агач ябалдашларыннан торган Сәхнәгә бик күп әйбер куела торган булган бизәкле паласлар, чаршаулар, чәчәкле мендәрләр, комганнар, ләгәннәр һ б Бу гадәти таныш тирәлек тормыштагыча булсын өчен киемнәр дә. өйдәге савыт-саба да кешеләрдән жыелган. Рәссамның бурычы башкорт мәдәниятенең милли үзенчәлекләрен ассызыклап күрсәтә торган типик әйберләрне сайлап алу булган 1922 елны Яхшыбаев күпмедер вакыт X Ямашев исемендәге мәктәптә рәсем дәресләре укыткан6 Татар театр белгече X Гобәйдуллинга анарда бер кыш укып калырга насыйп булган Яхшыбаевнын "тыйнаклыгы һәм педагогик такты искиткеч тәэсир калдырды' —дип искә ала ул. Осталыгын камилләштерү омтылышы рәссамны Казан сәнгать училищесына алып килә. Ләкин, тормышының авыр булуы аркасында, ул укуын дәвам итә алмый Яхшыбаев Уфага әйләнеп кайта һәм кабаттан театрда эшли башлый. Гомеренен калган елларын рәссам-декоратор хезмәтенә багышлый Кызганыч, ул бик иртә дөньядан китә (1930 елның 14 июлендә вафат була). XX гасырның унынчы еллары башында татар профессиональ декорация сәнгатенең тууы С. Яхшыбаев исеме белән бәйле Аны башкорт театрының да беренче рәссамы дип санарга тулы нигез бар