ТАТАР РУХЫ
Тарих мәгънәсе «Падишаһ, мәрхәмәт күрсәтеп, кешеләрне араламасын, бер-берсеннән аермасын иде. боярларга да дворяннарга һәм бояр балаларына да безгә хезмәт итүче кеше балаларына кайберләрең кире какмасын да кайберләрен кабул итсен иде Теләсә кемне сайлап азудан һәм безгә кирәкмэгәннэрен кабул итүдән туктасын иде. һәм падишаһ аларны кире җибәрүне безгә калдырсын иде һәм безгә килергә теләгәннәрне падишаһ, мәрхәмәтеннән аермыйча, бездән чакыртып алырга кушмасын иде; ә бездән китеп сиңа, падишаһ, үтенеч белән килгәннәрне, бездән китәргә теләгәннәрне син кабул итмэсәң иде». Явыз Иванның бөек кенәз Симеон Бекбулатовичка үтенечнамәсе. 1575 елның 30 октябре Рус һөм татар тарихы гына үзара тыгыз бәйләнгән дию аз булыр иде. татар факторыннан башка бөтендөнья тарихын да аңлау мөмкин түгел. Урта гасырлар картасында Европа бер бәләкәй ярымутрау гына, калганнары бар да Татар җире Кытай Тартар иле. Бәйсез Тартар иле, Дала яисә Нугай Тартар иле, Мәскәү Тартар иле. Кече яисә Кырым Тартар иле 1348 елда билгесез испан авторы тарафыннан язылган -иЬго Ре1 Сопо5с1теп1о«дан («Гыйлем китабы-) күренүенчә. Тартар иле барлык җирләрнең чиреген тәшкил иткән, чөнки аңа Азиянең яртысы кергән, ә Азия ул заманнарда бөтен җирләрнең яртысы дип саналган. Европалы күзлегеннән караганда, бер дә юкка әрәм булып үзләштерелми яткан зур-зур җирләр татар рухының серлелеген барлыкка китергән дә инде. Татарлар иксез-чиксез һәм уңдырышсыз кебек тоелган далалардан кинәт кенә килеп чыкканнар да, башкалар җанында борчу калдырып, шулай ук тиз генә юк та булганнар, император Фридрих II сүзлөренчә. җил-давылдай-, ә замандашлары Маттеус Паризензис әйтмешли, «Ходайның ачу тулы яшене шикелле" Алар кышын да, җәен дә пәйда булганнар Кышкы суыктан да, комлы чүлдән дә, елга-сулардан да, урман-таулардан да куркып тормаганнар Иң атаклы рыцарьларның армияләрен тар-мар китергән халык җылы, тыныч шәһәрләрдә гомер сөргән европалылар күңелендә өркү уяткан. Татар җире үзеннән вакыт-вакыт тарихчылар шәрехләвенчә6 ',—җимергеч, ә минемчә, иҗтиһадлы энергия ташкыны чыгарган. Татар җире—татар рухы кебек үк серле, көтелмәгән һәм фараз ителмәслек бер нәрсә ул. 61 Н Я. Данилевскнй һуннарны, монголларны һам төркиләрне тарихның тискәре иҗатчыларына керткән Дәвамы. Башы журналыбызның 7 8 саннарында. “Рус рухы» яисә «рус гаярьлеге»—инглиз, алман. француз характерына аваздаш гыйбарәләр “Татар гаярьлеге» дил халык алдында кычкырып әйтеп карагыз менә Бу Чыңгыз ханны терелтергә өндәү сыман яңгыраячак Бүгенге көндә -татар феномены»н аңлатып биргән аналитик хезмәтләр табуы бик кыен Ул башка парадигмада булып чыга аны аңларга яки анда иҗади башлангыч күрергә һәм бөтендөнья цивилизациясенә кертергә омтылуга караганда. кыргыйлык дип. антидөнья дип атау җиңелрәк бит Башка халыклар хакында олы-олы хезмәтләр язылган булса да. төрки-татар культурасы турында иң тулы, иң тарихи хезмәттә дә берни таба алмыйсың Хәтта төрки дөньяда да һуннар. Төрки каганатлары Дәште кыпчак, төрки-татар ханлыклары хакындагы белемнәр өстөн-өстөн генә Безнең балалар Чингачгукның кем икәнен, индеецларның делавар яки могикан кабиләләре турында шундук сөйләп бирәчәкләр, ө менә океан аръягында түгел, элек үзенең газиз Татарстанындагы Актаныш районында яшәгән найман яисә кераит кабиләләре турында берни дә белмиләр Татарлар темасын өйрәнгәндә евроцентризм ише күзаллаулар аеруча комачаулый Цивилизация һәм татарлар тарихи әдәбиятта—бер казанга сыймаган тәкә башлары шикелле В О Ключевский язганча. «Көньяк рус далалары—ерткыч күчмә халыкларның сыену урыннары»62 С Ф Платонов та «кыргый азиат күчмә халыкларын»63 искә ала В С Соловьев күчмә халыкларны яисә татарларны, «ерткыч урдалы- лар» дип атап, һәрчак алар хакында «дала кыргыйлары» дип кенә яза. шул ук вакытта ул славяннарны һәм русларны европалы лар яисә «Россия рәвешле Европа» дип атый, гәрчә ул заманда Россия дә Россия булып җитешмәгән генә түгел. Европаны да һичничек мәдәни һәм психологик берәмлек дип атап булмый, ул бары географик төшенчә генә, ө менә Хәзәр һәм Болгар дәүләтләре. Дәште кыпчак җирләре славяннарның төньяк җирләренә яисә хәтта Киев һәм башка территорияләргә караганда да алданрак һәм яхшырак үзләштерелгән була X гасыр төркилөре-болгарлары бигрәк тә Алтын Урда дәвере татарлары Русьның төньягындагы «аю өннөре»ндө көн итүче руслар белән чагыштырганда чын европалы лар булганнар С М Соловьев варварлар җәмгыятендә хөкем сөргән канга-кан үче рудименты хакында үзе үк искә ала, мәсәлән, Ольганың ире өчен үч алуын тасвирлый, ул моны мәрхәмәтле гамәл дәрәҗәсенә күтәрә «газизе өчен үч алу батырлыкка тиң», «дини бурыч, тәкъвалык бурычы» 64 Ул заманда җинаять рәнҗетү дип саналган һәм рәнҗетелгән кемсө үзе яки аның нәселе бу рәнҗеш өчен үч алырга тиеш булган —дип яза С.Ф Платонов —Кешене кенөз түгел, үз туганнары яклаган, әгәр берәүне үтерсәләр, аның өчен атасы, ир туганнары, агай-энеләре «үч алган»65 Үз нәсел- ыруыннан куылган кеше яклаучысыз калган, аны «эт урынына үтерергә» мөмкин саналган Канга-кан үче җәмгыять үсешенең иң түбән баскычларына хас икәнлеге барыбызга да мәгълүм Яңа эра башында татарлар гына түгел, хәтта һуннар да канга-кан үче кагыйдәләре буенча түгел, законнарга буйсынып яшәгәннәр X йөздә русларның викинглардан аермасы аз булган, чынлыкта руслар үзләре үк викинглар булганнар да инде Святослав Византия императорының тынычлык турындагы тәкъдимнәренә болай дип җавап бирә «Русь—үз кул көче белән тамак туйдыручы көнлекчелөр түгел ул» Алар күршеләрендәге халыкларны талыйлар һәм алардан җыеп алынган байлык бәрабәренә көн итәләр Алар гадөти елга юлбасарлары булалар Һәм инде соңрак XII гасырда Мстислав Новгород гаскәрен җыя һәм «Чуд жирлөренө басып керә аларны яндырып бетерә, гади халыкны әсирлеккә ала һөм терлек-туарны талап алып өенө җиңүче булып, дан-шөһрөт казанып кайтып керә» -Язын ул дружинасы белән бергә яңадан уйлана башлый тагын кая яу чабарга9 Аннары үзенең кияве, * 10 ° В <) КлючевскиЙ Сочнисиия ТҮ М 1989. с 56 *» с Ф Платонов Полный к\рс лекцнй по русской истории М 2001 Соловьев Сочинсиия Кийга 1 гс 117 148 10 С Ф Платонов Полный курс лгкций по русской истории М 2004 сс Полоцк кенәзе Всеславка яу чабарга була».66 Бу—гадәти варвар, аның турында С М Соловьев үзе үк болай дип яза: «данлы, әмма файдасыз батырлыклар белән атаклы кенәз, иске. Көньяк Русьның булдыксызлыгын, киләчәк дәүләт үсешенә сөлөтсезлеген күрсәткән кенәз».67 Төгәл генә әйткәндә, Мстислав батырлыклары белән түгел, талаулары белән данлыклы Азиатлар ул заманда югарырак культурага һәм әхлакка ия булганнар Әмма шулай да татарлар— һичшиксез варварлар, ә руслар тарихларының башыннан ук цивилизацияле булганнар дигән стереотип яшәп килә. Арнольд Тойнби үзенең «Тарихка төшенү» дигән күренекле хезмәтендә мөмкин булган барлык цивилизацияләрне дә тасвирлый, аларны төрле сыйфатлары буенча классификацияләп чыга, әмма анда төрки-татар цивилизациясенә урын табылмаган, чөнки Көнбатыш галиме фикеренчө, татарларны цивилизация төшенчәсе белән янәшә куеп булмый, ул бөек төрки империяләргә хәтта иң борынгы (реликт) җәмгыятьләр арасында да урын бирмәгән. Ә бит бу сәхифәләрне дә тарихтан аерырга ярамый, һәркем майя яисә ацтек кабиләләрен яки хәтта Пасха утравыннан юкка чыккан халык цивилизацияләрен белә, ә татар тарихы, татар культурасы белән бик сирәк белгечләр генә шөгыльләнә, А. Тойнби язганча «Көнбатыш диңгезчеләре ачканчы Пасха утравы күршеләреннән аерым яши һәм алар белән багланышта булмый. Әмма андагы «таш балбаллар» җир йөзеннән юкка чыккан цивилизация булганлыкны аңлата, күрәсең - 68 Пасха утравы турындагы барлык фикерләүләр күзаллауларга корылган, әмма бу фикерләр ачык һәм төгәл булган очракта да әллә кайда Тын океандагы бу утрауның бөтендөнья тарихына йогынтысы юк—кешеләр шушы утрауда үз көннәрен үзләре күргәннәр, йөзләгән еллар дәвамында Евразия тарихын барлыкка китерүче Чыңгыз ханга һәм татарларга исә тарихи хезмәтләрдә урын җитми калган Моны ничек аңлатырга соң? Европа тарихчылары өчен татарлар—антидөнья Алар. дала, күчмә халыклар факторына. татар-монголлар факторына, исемнәрен атамыйча гына, вакыйгаларга һәм халыкларга әйләнә-тирә басымы буларак кына мөрәҗәгать итәләр. А. Тойнби болай дип яза: «Казаклар рус православиесенең Евразия күчмә халыкларына каршы торучы чик сакчылары булдылар».69 Һәм аннары, казакларны төре йөртүчеләрнең рыцарь ордены белән чагыштырып, даладагыларга каршы торучы культура, цивилизация буларак чагылдыра Моннан да уңышсызрак чагыштыруны уйлап табарга да мөмкин түгел «Казак» төрки телдә элек-электән «ирекле кеше» дигәнне аңлата, ул ханнар хакимиятенә буйсынмый, бер катламга да керми, гадәттә, берәрсен талар өчен далага китә Нинди рыцарь булсын инде ул! Соңыннан гына алар хан яки атаман сайлап куялар һәм оешкан көчкә әвереләләр. Идел һәм Дон елгасы буйларында йөргән казакларга килгәндә исә. гәрчә А. Тойнби сокланып язса да. алар—ушкуйниклар, ягъни елга юлбасарлары булганнар Казакларда иҗтимагый тормыш үсеш алгач, алар Россиягә килеп кушылганнар «Дала» белән «көрәш»тә аларның бертөрле дә тарихи роле булмаган, аларның ниндидер күчмә халыкларны мифик җиңүләрен күчмә халыклар дөньясының таркалуы белән аңлатып була Әмма бу сюжет тарихчыларның евроцентристик менталитеты күзлегеннән караганда гаять кызыклы Алар фикеренчә «татарлар» һәм цивилизация, «татарлар» һөм культура төшенчәләрен янәшә куярга ярамый Татарлар тарихы—капма-каршы дөнья ул, анда халыкларның үз исеме юк, аларны күчмәләр, варварлар, кыргыйлар дип кенә атыйлар Бу антидөньяны аңлатып та, аңлап та. кабул итеп тә булмый. Ул тышкы тирәлек кебек, ягъни А.Тойнби сүзлөренчө, ул «басым ясау стимулы», кояштагы таплар сыман, без аларны күрмибез, әмма алар китергән зыянны тоябыз. 47 * * № С. М Соловьев Сочинения Книга 1 с. 578. 47 С. М Соловьев Сочинения. Книга 1 с 606 “ А Дж. Тойнби Постиженне истории -М.. 1991. с. 23. ” А Дж.Тойнби Постиженне истории . с 140. Рус язучыларының һөм философларының рәсми тарих язмалары белән күзләре шулкадәр томаланган була ки алар хәтта аермачык нәрсәләрне белергә дө. күрергә дә теләмиләр Алар Александр Македонский, Юлий Це- зарь, Наполеон, Бисмаркларның максатлары турында фикер йөртәләр Борынгы Мисыр Борынгы Кытай турында сөйлиләр әмма Чыңгыз ханны белергә дө теләмиләр, ө аның каны, өлешчә генә булса да, аларның үзләрендә дә бар ләбаса Бу—антидөнья ул күзгә күренми, аның яшәргә хокукы юк Ходай язмасын! Наполеонга сокланып, ул кылган гамәлләрнең һөм русларның аны ж,иңүенең әһәмиятен аңлап, шулар хакында сөйләү хәерлерәк. Татарлар исә булмаган Вәссәлам! Чын тарих исә башканы күрсәтә Төркиләр Бөек Даланың гаять зур территорияләрен дө, елга үзәннәрен дә үзләштерүгә байтак өлеш кертәләр Алар хәрби сәнгатьне генә түгел, терлекчелек, игенчелек, шәһәр төзелеше культурасын да үстерәләр Цивилизацияне коммуникация чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый Коммуникация чаралары исә урта гасырларда төркиләрдә югары үсеш ала Төрки-татар дәүләт структуралары урта гасырлар өчен үрнәк була, хәзерге Россияне дө бүгенге Төркияне дө һөм башка илләрне дө алардан гайре күз алдына китерүе кыен Дөнья йөзендә шулкадәр империяләр һөм милли дәүләтләр төзегән халыклар бик аз И вечный бой! Покочч нам точъко снится Сквогь кровь и пыль Летит. петит степная квбылица И лтет коны чь И чет конча/ Мепъкают версты. кручи. Останови1 Идут, шһ т испугаччные тучи. Закат в крови' Закат н крови' Ич сердца кровь струится' Плачъ. сердце. плачь Иокон чет' Степная копычыча Несется вскачь' Александр Блок, «На поле Куликовем» 1908 елнын 7 июне Ни өчен соң бөек төрки-татар цивилизациясе тарих күләгәсендә калган9 Ни өчен соң кайбер илләр алга китә дө икенчеләре юкка чыга9 Моны техника прогрессына, географик урынга, бүтән факторларга сылтап була Әмма тарихның юнәлешен билгеләүче тагын бер критерий бар бит Иммануил Кант раславынча "Дөнья тарихы—ул бары тик Ирекне аңлау прогрессы Тарихның иң ахыргы мәгънәсе азатлыкны арттыру Кеше иреген арттырган цивилизацияләр генә яшәп калганнар һөм алга киткәннәр Башкаларның язмышы ре- ликт цивилизацияләрнең язмышын кабатлый Ирек ул ахыр чиктә икътисади һөм техник үсешне аңлата Тиран һөм деспот режимнар да билгеле бер чорда хәрби яисә икътисади өстенлекләргә ирешкәннәр әмма озак дәверләр масштабында караганда сәяси ирек рух үсешен билгели, ө ирекле рух фән техника ачышларына китерә, илләрнең һөм халыкларның үзара ярышына этәргеч була Үзгәртеп коручан рух белем һөм ихтыяр таләп итә Бу гомер бакый шулай булган «Ирек —дип яза Джон Стюарт Милль — һәртөрле алга китешнең бердәнбер хаклы һөм үзгәрмәс чыганагы ул ирек булган ж.ирдө күпме индивидуум булса, алга китешнең бер-берсенө бәйсез үзәкләре дө шулкадәр үк булырга мөмкин Хәер, прогрессив принцип нинди генә чагылыш тапса да— ирек яратумы яки алга китешне яратумы—һәр очракта гореф-гадәтләрнең өстенлегенә каршы тора һөм ул кешеләрне шушы изүдән коткарырга омтылу ны күз алдында тота. Кешелек тарихының бөтен галәмәте дә шушы принцип белән гореф-гадәт арасындагы көрәштән гыйбарәт Дөресен генә әйткәндә, дөньяның күп кенә өлеше гореф-гадәт чиктән тыш хакимлек иткәнгә күрә тарихсыз калган-. 70 Татар дәүләтләренең дә язмышы сәяси һәм икътисади ирек кысалары белән билгеләнә Алар төрле һөнәрләргә, фәннәргә, рухи ирек үсешенә этәргеч биргән заманнарда җәмгыять алга киткән, хәрби сәнгать тиңдәшсез, дәүләт идарәсе нәтиҗәле, финанслар системасы камил булган. Биләмәләрне арттырган вакытта иске формаларны үзгәрешсез калдыру зыянга эшли башлаган. Җәмгыять зуррак һәм катлаулырак булган саен, аның сәяси оешуының нәтиҗәлелеге мөһимрәк була бара. Алтын Урда Урта гасырлар азагында үзенә ярашлы сәяси формалар таба алмаган Ул корылтай һәм дүрт бөк системасы рәвешендә сайлаулар системасына якынайган, әмма дан-шөһрәткә омтылучы дала юлбашчыларын сәяси системага кертеп җибәрерлек адым ясарга өлгерми калган Азатлыкка омтылу хисе татарларда бик үзенчәлекле чагылыш тапкан: казаклар—ирекле кешеләр барлыкка килгән Әмма аларның далага—үз- үзен югалта баручы цивилизациягә китүләре тарихи драмага әверелгән, гәрчә даланың күчмәлек демократиясе үзенә тартып торса да Алтын Урданың зәгыйфьләнә баруы цивилизацияләрнең котылгысыз бәрелешеннән килеп чыга. Техник яктан Европадан яки Русьтан сизелерлек артта калу да күзәтелми. Урда гаскәрләре өр-яңа идеяләрне үзләштергәннәр һәм үзләренең атлы гаскәр тактикасына кертә белгәннәр Мәсәлән, алар, бәләкәй тупларны иярнең ике ягына бәйләп, атта барганда ук дошманга ядрә яудырганнар. Рус елъязмаларында Болгар тирәсендәге яу турында искә алуларда «кайберләре безнең гаскәрләрне өркетеп, шәһәрдән күк күкрәттеләр», диелә, ягъни туплардан атканнар Цивилизацияләр арасындагы эчке конфликттан җәмгыятьнең көче кими бара Европа инде авыл хуҗалыгы белән ныклап шөгыльләнә, кайбер илләр сәнәгатьне үстерүгә дә ирешә, татарлар исә берьюлы ике цивилизация вәкилләре булалар күчмә тормыш һәм дә игенчелек Урда эчендәге бу көрәштән яңа тәртипләр яклы булган урдалыларны үз якларына аударган руслар җиңүче булып чыга Шулай итеп Алтын Урданың үзендәге ике цивилизация конкуренциясе әкренләп Урданың аерым өлешләрен үз эченә алган, яңартылган Русь конкуренциясенә әверелә. Әгәр дә Аксак Тимер Идел буе шәһәрләрен яндырып чыкмаган булса Сарай. Болгар яисә Үкәк (хәзерге Саратов) башлап йөрүчеләр булыр иде Рус шәһәрләрен Аксак Тимернең җимергеч явыннан урманнар саклап, коткарып кала. Алтын Урда күчмәләр культурасының азагын—кояш баешын аеруча төгәл чагылдыра һәм анда цивилизацияләр конфликты фаҗигале төсмер ала—тарих шушы культура рәвешендә үзенең гаять мәгърур сәхифәләре белән хушлаша. Алтын Урдадан соң булган ханлыклар сәяси һәм иҗтимагый тормышка яңа элементлар кертә алмыйлар, алар, элеккеге гореф-гадәтләрне ныгытып, иске тәҗрибәне генә кабатлыйлар, менә шул аларның язмышын хәл итә дә инде. Умчалисъ. пропали без вести Степных кобылиц табуны. Развязаны дикие страсти Под игом ущербной яуны. Ия с вековою тоскою. Как волк под ущербной луной. Не знаю. что делатъ с собою. Куда мне яететь за тобюй' 70 Джон Стюарт Милль О свободе. С-Петербург, 1900. сс 138-139 Я аушаю рокоты сечи И трубные крики татар Я вижу над Русыо даяече Широкий и пшхий пожар Александр Блок. «На поле Кулнковоч» 1908 елнын 31 июле. Игенчелек строе һөм православиенең үтеп керүчөн роле рус кенөзлеклө- рен күтәрү факторлары була, әмма Мәскөү сәяси ирекләрне арттыруга омтылыш ясамый, ул хәтта сәяси культурага башбаштаклык кертә бу рус дәүләтен баштан ук кимчелекле итә Опричнина исе рус дәүләтенең бөтен дәверендә иң начар уйлап табуларның берсе була Ермак Себерне буйсындыручы буларак мәгълүм, әмма ул тормышын ушкуйник буларак башлап җибәрә Аннан аермалы буларак. Чыңгыз хан нойоннары -Бөек Яса- кануннарына буйсынганнар Явыз Иван Петр I кебек ук законлы кагыйдәләргә караганда үз капризларын ешрак үти. Без—шул заманнардан калган җимешләрнең ачысын татучылар Ни өчен болай килеп чыкканына мең төрле сылтау табып була, әмма Явыз Иван Петр I. Сталин кебек кеше иреген чикләүләрне берничек тө аклап булмый чөнки тарихның төп мәгънәсе—кешенең иреген арттыруда -Кешелекнең бөтен тарихы ул индивидуальлөшунең өзлексез процессыннан һөм шуның белән бергә ирек кебек факторның әһәмиятен арттырудан гыйбарәт,—дип яза Эрих Фромм—Иреккә омтылыш метафизик көч түгел, аны табигать законнары белән дө аңлату мөмкин түгел; индивидуальлөшунең һөм мәдәни аң үсешенең кире кайтарылмас процессларының котылгысыз нәтиҗәсеннән гыйбарәт Авторитар көчләр иреккә омтылуны китереп чыгаручы төп факторларны юк итә алмыйлар: шулай ук аларның шушы шартларның нәтиҗәсе булган иреккә омтылуны да юкка чыгарырга хәлләреннән килми7 Тарих—ул башбаштаклыкны чикләү аша ирекләрне арттыру Менә нәкъ шул халык рухын үстерергә ярдәм итә дө инде, ө халык рухы исә ирекле фикер йөртү бәрабәренә яңа идеяләр таба Гадөти хокуклар урынына—законнар кан- га-кан үче урынына—суд, парламент белән чикләнгән корольләр хакимияте монархияне алмаштыручы дек жратия. механик күпчелек диктатурасы урынына алга киткән демократия—бөтендөнья тарихында башбаштаклыкны җиңү баскычлары шулар Башбаштаклыкны чикләү халыкның рухын тарихи иҗат өчен азат итә Нинди генә сәбәпләргә нигезләнмәсен—авторитаризм. деспотизм тиранлык, ирек чикләүнең теләсә нинди рәвеше тарихи аклаудан мәхрүм Кирәклеккә сылтап каты куллы хакимият урнаштыруны да аңлатып була җәмгыятьнең бүтән чарасы юк иде дип тө -дәлилләпбула, әмма бу очракта илнең һөм җәмгыятьнең -запас юлда- калуын көт тө тор һөм. шушы тупыйктан чыгып, алга киткән халыкларны куып тоту аеруча кыен булачак Иректән башка идеяләр, оригиналь хәл итүләр конкуренциясе мөмкин түгел, ө яңа идеяләрдән башка җәмгыять таркала башлый Җәмгыятьнең күптөрлелек палитрасы гореф-гадәтләр конформизм басымы астында калып кимсетелгән. чикләнгән, мескен кешеләр үстерәчәк, гарип җаннар тудырачак Виль гельм Гумбольт фикеренчө кешелек үсеше өчен ике шарт зарур ирек һөм күптөрлелек Шуңа күрә дө Европа, борынгы цивилизацияләрдән узып китеп йөзләгән еллар буена алга бара, чөнки ул ирекләрне бертуктаусыз арттыра һөм мәдәниятләр төрлелеген саклап килә Индивидуумнар сыйныфлар һөм халыклар конкуренциясе өзлексез, даими прогрессны тәэмин итә Гадәттә кешеләр үз фикерләрен башкаларга тагарга омтыла ө кулында хакимият тө булса—ул аларны бөтен җәмгыятькә тагарга тырыша һөм шул ук вакытта алар җәмгыять үсешенең ниндидер идеаль моделе булуга ышаналар һөм нәкъ менә үзләрен шул модель ияләре дип атыйлар Тарихның ниндидер ахыр максаты бар дип исәпләү—хата фикер -Шулай ук барлык бәндәләргә " Эрих Фромм Беггпю от гиоОоды Минск, 2004. дә. кая гына булсалар да. котылу алып килерлек бердәнбер хакыйкать доктринасы. табигый хокуктан яисә изге китаптагы вәхилөрдөн йә даһи кешенең күрәзәләреннән, йә гади кешеләрнең табигый акылыннан, йә кешелек дөньясына идарә итәргә куелган галим-утилитаристлар элитасының исәпләп чыгаруларыннан торган доктрина турындагы төшенчә дә шулай ук хата фикер2 Беркем дә иң олы хакыйкатьне белә алмый һәм берәүнең дә үз доктринасын җәмгыятьнең бердәнбер моделе буларак башкаларга көчләп тагарга хакы юк. Дж. С Милль исәпләвенчә, -башкалар уйлавынча, теге яисә бу гамәлне башкару дөресрәк яки мактаулырак булуга карап, беркемнең дә индивидуумны теге яки бу гамәлне кылырга яки кылмаска мәҗбүр итәргә хакы юк*.* 73 Кар- лейль бу хакта болайрак фикер йөртә «Адәм актыкларын теләсә нинди юллар белән рәтлерәк итү. дуңгызларны яхшырак итү гөнаһ.имеш ...». Бу ике карашта да чын либерализм белән. Николай Бухарин сүзе белән әйткәндә, кешеләрне бары тик -кеше материалы- гына дип санаганнарның бөтен кешелеккә уз фикерләрен тагучы доктриналары арасындагы аерма чагыла да инде. Көчләп тагылган бәхет бәхет түгел инде ул. Беркем дә мине үзе аңлаганча бәхетле итә алмый,—ди Иммануил Кант —Патернализм—күз алдына китерергә мөмкин булган иң олы деспотизм улКешеләрдән алар үзләре ирешә алмаганны әвәләү үзләренә ни кирәген һәм үзләре өчен нәрсә яхшы икәнлеген дә аңламаган кешеләр көтүеннән рөхсәт яисә ризалык сорап тормау—диктаторның мантыйгы менә шундый Ул кешеләрнең күбесе традицияләргә таянып яши дип раслый, шуңа күрә дә үз режимын «бик кирәкле» дип аталучы ниятләре белән аклый, әмма шул ук вакытта кешеләргә, тышкы, ялтыравык холык-төртип үрнәкләрен көчләп тагып, аларны үсеш мөмкинлекләреннән мәхрүм итә ала Огюст Конт болай дип сорый торган булган -Әгәр без химиядә яисә биологиядә фикер иреген рөхсәт итмибез икән, ни өчен без аны әхлак яисә сәясәттә рөхсәт итәргә тиеш?- Мондый мантыйк беренче карашка гына ышандыра Чынлыкта исә иҗтимагый тормыш табигатьтән тамырдан аерылып тора Анда кырыс детерминизм юк. Тарих субъекты, табигать, ландшафт, климат теге яки бу хайванның (мәсәлән, дөя яисә атның) яшәеше этник, физиологик һәм башка факторларны билгеләгән кебек үк. шул дәрәҗәдә үк тарихи законнарны да билгели. Әхлакый нормалар, аларны сайлап алу һәм аларның нөти- җөлелеге бәхәссез һәм объектив факторлар Иммануил Кант исәпләвенчә, тышкы дөнья белән идарә итүче законнар барлык нәрсәләрне дә идарә итсә, әхлакның җир йөзендә эзе дә калмас иде Иҗтимагый тормыш очраклы хәлләр белән билгеләнмәгәнгә күрә, әхлакый җаваплылык яшәп килә, димәк, сайлау иреге дә, гамәл иреге дә бар Мондый очракта сайлау иреге мөмкинлеге тарихи үсешне билгеләүче төшенчәләрнең берсенә әверелә. Кеше белән табигатьнең һәм башка кешеләрнең үзара йогынтысында яңа бер нәрсә барлыкка килә һәм мондый яңалык—кешеләргә аеруча хас үзенчәлек Тормыш бит ул—төгәлләнмәгән, даими рәвештә үзгәреп торучан, көтелмәгән бер нәрсә. Кешеләрне яхшылыкны яманлыктан аера белү сәләте кеше итә, шуңа да ирек бәһасез була. Кеше әйләнә-тирә табигатьтән өстенлек итүе белән дә. фикерләвенең рациональлеге белән генә түгел, сайлау һәм эксперимент иреге белән дә аерылып тора. Төгәл детерминизм юк икән, иҗтимагый корылышның идеаль моделе төшенчәсе дә үз асылын югалта, диктатураны аклау да үзеннән-үзе юкка чыга Хакыйкать ирекле һәм азат бит Либераллар мәгърифәтнең иксез-чиксез көченә һәм әхлакның бөтен кешеләрне бай һәм тигез итә алуына ышанганнар Социалистлар икътисади ресурсларны контрольдә тотуга һәм бүлешүгә ышанганнар Идеяләр ярышында беренчеләре җиңеп чыккан Социализм да. авторитаризмның башка рәвешләре дә һәрьяклап җиңелүгә дучар булды Д. С Милльнең -Ирек турында- дигән кечкенә генә брошюрасында—сэр Ричард Ливингстон сүзлөренчө *бөек юка китапчыкта» кеше иреге турындагы идеяләрнең иң яхшысы бәян ителгән Исайя Берлин Четыре эссе о свободе Лондон. 1992. с. 324 73 Джон Стюарт Милль. О свободе . с. 17. Либерализм турында шуннан соңгы барлык хезмәтләр теге яки бу рәвешле Дж С Милль фикерләре тирәсендә бөтерелә Шул ук 1859 елда Карл Марксның «Сәяси икътисадны тәнкыйтьләү» китабы дөнья күрә, анда тарихны материалистик аңлау нигезләре бәян ителә XX гасыр буеннан-буена либераль идеяләрнең марксизм белән көрәшенә әверелә һәм социалистик дөньяны тарихи мөгънөсезлеккө китерә Бүген иң йогынтылы концепцияләрнең барысы да. аермалары күплегенә карамастан, либерализм идеяләренә таяналар Либерализм заманнары тәмамланды дип белдерүче сәясәтчеләр дә бар билгеле Эммануэль Вал- лерстайн «Бүген либерализм үз мантыйгыннан үзе аптырашта Ул кеше хокукларының законлылыгын һәм аз-азлап кына булса да халыкларның хокуклары законлылыгын раславын дәвам итә Ул хокукларның тулы күләмдә үтәлмәячәген белсә дә, һаман шуларны раслый Бу торган саен кыенлаша Ә кем әйтмешли, Сцилла белән Харибда арасына кысылган либераллар, күпчелеге—консерваторларга, бик азы гына радикалларга әверелеп чын йөзен ача бара»74 Либералларны болай бәяләү идеологиянең үзен инкяр итү түгел, билгеле, монда хәзерге дөньядагы сәяси, хәтта партиячел юнәлеш буенча тәнкыйть ясала Либерализм идея агымы буларак үзенең әһәмиятен саклап кала һәм өлегө кадәр кешелек дөньясының шуннан да йогынтылырак, шуннан да универсальрәк нәрсә уйлап тапканы юк әле Либерализм, иҗтимагый тормышның минималь таләпләренә каршы килмәгән хәлдә, мөмкин кадәр тыкшынмауны таләп итә Әмма шәхси ирек башкалар иреген дә чикләмәскә тиеш бит Ирек ул без үзебез урнаштырган законга буйсынуны күз алдында тота Локк әйтүенчә «Закон булмаган җирдә ирек тә юк», чөнки әйбәт законнар, гадәттә, җәмгыять файдасына эшли Ирек тотрыклылык, бердәмлек, туганлык кебек бүтән кыйммәтләрне гамәлгә ашыруга да каршы килергә мөмкин Ярлы-ябагайга ирек турында гөп сату көлке, анда корсак кайгысы, аның өчен итек-кәвеш Шекспирдан мөһимрәк, әмма сәяси ирекләре булмаган җәмгыятьнең, нефть ятмалары булмаса, баю мөмкинлеге юк Томас Гоббс фикеренчө. кешеләр өчен иң кыйммәте иң кирәклесе—куркынычсызлык, имин тормыш Кешелек дөньясының күпчелеге рәхәт тормыш, иминлек, дан-дөрөҗө, хакимият, киләчәк тормышта бүләкләүләр хакына иреген корбан итәргә әзер, әмма бу җәмгыятьнең кеше иреген арттыру ягына таба юнәлешен үзгәртми Иҗтимагый система гадел һәм әхлакый җәмгыять төзү өчен алшарт ролен үтәүче ирек урнаштыру белән генә шөгыльләнми, әгәр бер халыкның яки бер социаль катламның иреге икенче бер халыкның яисә сыйныфның хәерчелегенә бәйле икән, мондый җәмгыять гаделсез һәм әхлаксыз җәмгыять була Чынлыкта исә, Исайя Берлин язганча, «хокукый ирекләр кешеләрне рәхимсез эксплуатацияләү, кансызлык һәм гаделсезлек белән янәшә хөкем сөрә алмый» Ирекле базар асылда кешенең төп хокукларын тупас бозуларга, гаделсезлеккә китерә, берәүләрне икенче берәүләр тарафыннан эксплуатацияләүгә этәрә, җәмгыятьне байларга һәм ярлыларга бүлгәли Ирекле базар да, сайлаулар процедурасы буларак, демократия дә ирек белән гаделлеккә тәңгәл түгел Механик күпчелек ихтыяры булган очракта демократия дә, диктатура кебек үк, гаделсезлеккә китерергә мөмкин Демос, ягъни Борынгы Афина халкы закон чыгару, суд һәм хәтта башкарма хакимиятне дә үз кулына алган Ул заман философиясе афиналыларны, дәүләт законыннан да өстен закон юк һәм закон чыгаручы законның үзеннән дә өстен, дип өйрәткән Демосны тотып торырлык көч булмаган, димәк, тотып торырлык бурычлар да булмаган, закон чыгаручылар, үзләре урнаштырган законнардан гайре, бернинди законнарга да бәйле булмаганнар, һәм Афина халкы тиранга әверелә барган, ө аның демократик дәүләте борынгы греклардан чыккан акыл ияләре каргышына тап була ” Эммануэль Валлерпайн Иослг либералилма М . 2003. е м Исайя Берлин Чегы ре ассе . с. 56 9. .к у . N 129 Афиналылар Сократны бәйсез фикер йөрткән өчен үтерәләр. Бу стройны Аристотель охлократия, ягъни котырган гавам хакимияте дип атый Чирек гасырдан соң афиналылар кеше иреген, гаделлекне һәм закон алдындагы тигезлекне гамәлгә ашыру өчен демократия шул ук дәрәҗәдә үк үзен дә чикләргә тиеш, ә үткән заманда олигархия дә үзен шулай ук чикләргә тиеш булганлыгын аңлыйлар «Азчылык изүендә яшәү коточкыч,—дип яза лорд Актон,—әмма күпчелек изүендә яшәү тагын да куркынычрак Массалар ниндидер яшерен энергетик куәткә ия һәм ул тышка бөреп чыкса, азчылык аңа бик сирәк очракта гына каршы тора алачак Бөтен бер халыкның үзхакимлеге ихтыярына нәрсә каршы торырга мөмкин соң? Монда үтенү-ялвару да, елау-кызгандыру да, хата- гөнаһларыңны тану да ярдәм итми, бердәнбер юл—хыянәт кенә кала-.’6—Лорд Актон бу сүзләрне әйткәндә фашизмның коточкыч галәмәтләрен күз алдына китерү дә кыен булган. Гитлер хакимияткә демократик юл белән килә, аны сайлап куялар Механик күпчелек демократиясенә таянучы, иҗтимагый катламнарның һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген искә алмаган иҗтимагый строй хакимиятне үз кулына туплаган бер кеше диктатурасы кебек үк куркыныч тиранлыкка әверелә Мэдисонга атаган хатларының берсендә Джефферсон болай дип яза Хәзер дә һәм тагын күп еллар дәвамында да иң зур афәт закон чыгаручылар тиранлыгы булачак әле Җәмгыятьтә беркем дә җимерә алмаслык ирек чикләре хөкем сөрергә тиеш. Һәр кешенең, һәр халыкның, һәр дәүләтнең үз суверенлыгы чикләре булырга тиеш. «Абсолют суверенлык доктринасы үзеннән-үзе тиранлык ул- ~ Ирек кешеләр белән идарә итүче затның яисә органның (алар нинди генә идеалларга таянса да) хакимиятен чикләүгә бәйле. Әгәр мине игелекле максатлар өчен дип мәҗбүрлилөр икән, димәк, минем ирегем кысыла. Россия өчен тарихи сабак дигән нәрсә юк бит. Ул бүген дә кеше иреген чикләүче доктрина әзерләп маташа. Дәүләт Думасы 2004 елгы сайлаулардан соң механик күпчелек тиранлыгына әверелде, закон чыгаручылар Конституциядән. җәмгыятьтән дә өстен була башладылар, алар үз суверенлыклары- ның җәмгыять алдындагы җаваплылыклары белән чикләнгәнлеген оныттылар Бернәрсә белән дә чикләнмәгән суверенлык җәмгыять өчен куркыныч нәрсә ул Суверенлык хакимият тармаклары, территорияләр һәм шушы илдә яшәүче халыклар арасында бүленергә тиеш. Шул очракта гына демократия кеше иреген тәэмин итәчәк -Дәүләтнең иреклелеген раслаучы иң ышанычлы күрсәткеч—азчылыкның иминлек дәрәҗәсе- ' 8Демократия һәм тигезлек хакына, Апекис де Токвиль сүзләренчө, күп кенә кешеләр еш кына «күндәм сарыкларга әвереләләр, алар арасындагы -уртакул кешеләр күмәклеге- аерым кешеләрнең үзләренә генә хас сыйфатларын һәм индивидуаль талантларны юк итә Механик күпчелек демократиясенә каршы дәва монархиядә дә. социализмда да түгел, ә бәлки демократиянең үзенең либерализмга таба күбрәк авышуында Ирек ул югарырак сәяси максатка ирешү чарасы түгел. Ул үзе—иң югары сәяси максат. Дәвамы киләсе санда.