"Татар энциклопедиясе" битләреннән
В
ВАЙНЕР Борис Гиршевич (псевд. Сулимов) (25.1.1948, Сахалин өлкәсе, Ку- рил р-ны Буревестник пос.), язучы, тәрҗемәче. Казан пед. ин-тын тәмамлый (1970). 1975-78 елларда күптиражлы «Калининең» г-тасында, 1978-90 да «Вечерняя Казань» г-тасында эшли. 1993-96 да «Бара- башка», 1996 дан «Зонтик» балалар ж-лы баш мөхәррире. Шигырьләрен «Весёлые картинки», «Крокодил», «Огонёк», «Авро- ра» (С -Петербург) ж-лларында, «Литера- турная газета»да бастыра. Балалар өчен язылган «Нинди көн бүген!» («Что за день сегодня!», 1982), «Без Барбосбелән» («Мы с Барбосом», 1987), «Бармалейны саклагыз» («Берегите Бармалея», 1998), «Тамчы да куркыныч түгел» («Ни капельки не страшно», 2001) шигъри җыентыклары, «Көзгедәгечә» («Зеркальный вариант», 1983), «Вак-төяк күңелсезлекләр» («Мел- кие неприятности», 1989) юмористик хикәяләр җыентыклары авторы. Инглиз теленнән рус теленә Э.Блайтон. Д.Джекобс, Р.Брэдбери. Д.Раскин әсәрләрен, татар теленнән М.Җәлил, Г.Бәширов, Н.Арсла- нов, К.Булатова, Р.Миңнуллин әсәрләрен тәрҗемә итте. Ш.Галиевнең «Куян менгән түтәлгә» («Заяц на грядке», Г.-Х.Андер- сен исем, халыкара диплом, 1982) китабы тәрҗемәчеләренең берсе. Курчак театры өчен пьесалар, сценарийлар, җыр текстлары авторы ВАСЫЙӘТНАМӘ (гарәп, васыйәт, фарсы - намә - язу, китап), язма рәвештә бирелгән 1) хокукый документ; 2) татар әдәбиятында эпистоляр жанр төре; каләм иясенең киләчәк буыннарга, шәкертләргә теләк-үтенечләрен, үгет-нәсыйхәтләрен белдергән язма (кайбер очракларда шигъри формада). Татар әдәбиятында аеруча бил- гелеләре; «Галикәй Аталык васыйәтнам- әсе» (1639), «Кишбикә Бикәч васыйәтна- мәсе» (1660), «Гаделшаһ бине Габдулла васыйәтнамәсе» (1788). Әд.: Шәрипов Ә М XVIII йөз әдәбиятының кайбер жанрлары (Сәяхәтнамә һәм васыйәтнамә) / Татар теле һәм әдәбияты. К., 1977. 6 нчы китап; Хисамо- ва Ф М Функционирование и развитие старотатарской деловой письменности ХУТХУШвв. К., 1990. ВАФАИ (15 йөз), Урта Азиядә яшәгән шагыйрь. Төрки телдә язган. Ислам дине нигезләрен шигъри юлларда аңлаткан «Рәүнәкыль-ислам» («Ислам нуры». 1464-65) исемле үгет-нәсыйхәт поэмасының авторы. Алланың һәм пәйгамбәрләрнең сыйфатларына дан җырлау б-н бергә, шагыйрь белемгә омтылуны, гыйлемлекне мактый. Поэма, кулъязма нөсхәләрендә киң таралып, 1850 елдан башлап Казанда күп мәртәбәләр нәшер ителгән һәм мәдрәсәләрдә дәреслек китабы буларак файдаланылган Әсәрнең кулъязма нөсхәләре С.-Петербург, Казан, Уфа шәһәрләре китапханәләрендә саклана Поэма татар суфи шагыйрьләрнең (Мәүла Колый, Утыз Имәни, Шәмсетдин Зәки һ.б.) иҗатларына зур йогынты ясаган «Рәүнәкыль-ислам» поэмасының телстиль үзенчәлекләрен өйрәнгән Гали Рәхим татар халкында ислам дине, шәригать кануннарының тирән урнашуында бу әсәрнең зур тәрбияви роле булганлыгын искәртә. Әд.: Газиз Г., Рәхим Г Татар әдәбияты тарихы Борыңгы дәвер. К.. 1923; Аби- лов III. Вафаи турында // Татар әдәбияты тарихы. К . 1984. 1 том; Самойлович А.Н. Очерки по истории туркменской ли- тературы // Туркмения. Л., 1929. Т. 1, Хрестоматия по литературе народов СССР М., 1959. III Ш.Абияов. ВАХИТ (Вахитов) Касыйм Мисбах улы (16.3.1916, хәзерге Башкортстан Респ- касы, Әлшәй р-ны Нигъмәтулла а. - Дәвамы. Журналыбызның 2005 ел, 4 саныннан басылып килә. 4.10 1942). шагыйрь. 1935 тә Дәүләкән пед техникумын тәмамлап, авыл мәктәбендә мөгаллимлек игә. 1941 дә Казан пед. ин- тын тәмамлый. Матбугат битләрендә («Кызыл Татарстан» г-тасы, «Совет әдәбияты*. «Чаян*. «Азат хатын* ж-ллары) шигырьләре 1932 елдан күренә башлый Алар «Бәхетле яшьләр» (1939), «Дуслык» (1940). «Очкыннар» (1940), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта* (1961), «Утлы еллар поэзиясе* (1972) коллектив җыентыкларга керәләр В. үзен поэзиянең төрле жанрларында сынап карый. «Сөйләнмәгән әкият» поэмасы, «Егет турында баллада», юмористик шигырьләр һ.б. иҗат итә. Үзе теләп Бөек Ватан сугышы фронтына китә. Сталинград тирәсендә барган сугышта һәлак була. Әд.: Даутов Р Н . Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобибли- ографик белешмә. К , 1986. ВАХИТ (Вахитов) Хәй (Габделхәй) Каюм улы (20.12.1918, Казан губ . Казан өязе Мәмдәл а. - 7.7.1978. Казан), драматург, ТАССРнын һәм РСФСРнын атказ. сәнгать эшлеклесе (1968, 1978). Бөек Ватан сугышында катнаша, хәрби разведчик була. Казан консерваториясен тәмамлый (1951). 1951-55 елларда Лаеш р-ны Татар Сараланы авылында «Яна алан» к-зы партия оешмасы секретаре. 1956-58 дә Мәскәүдә М.Горький исем Әдәбият ин- ты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. 1937 елда «Канлы куллар*. «Соры кортлар* исемле беренче пьесалары басыла, 1939 да «Дулкыннар* исемле беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә 1960 елда Татар акад. театрында куелган яшьләр турындагы «Беренче мәхәббәт* драмасы В.га зур абруй китерә һәм ул Г.Тукай исем. Дәүләт бүләгенә (1961) лаек була. В үзенең пьесаларында әдәп-әхлак проблемаларын күтәрә, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне яктырта Төп геройлары - тормышта үз көчләренә таянып, максатларына ирешергә омтылучы яшь кешеләр «Рәхим итегез!* (1963. 1961 дә сәхнәләштерелә). «Кайда сон син?* (1964. 1963 тә сәхнәләштерелә), «Карлыгач канат кага* (1965; 1964 тә сәхнәләштерелә). «Соңгы чат» (1966. 1966 да сәхнәләштерелә). «Күк капусы ачыл сл* ( 1973. 1967 дә сәхнәләштерелә) пьесалары шундыйлардан. Фәлсәфн-пснхо- логик пландагы «Туй алдыннан* (1969 да сәхнәләштерелә) драмасы тамашачыларда зур кызыксыну уята. Тәрбия мәсьәләсе, яшьләрнең әхлакый йөзе, аларнын өлкәннәргә карата мөнәсәбәте, мәхәббәт һәм тугрылык кебек проблемалар В нын «Мәхәббәтен чын булса* (1976; русчага тәрҗемәсе «Если любовь настоящая», М . 1979. 1972 дә сәхнәләштерелә) драмасында үзәк урынны алып тора В татар опера сәнгатен үстерүгә дә зур өлеш кертә Ул «Самат* (1957; Х.Вәлиуллин муз.). «Җиһангир* (1976; Р.Гобәйдуллин муз.), «Дим буенда* (1965. Х.Вәлиуллин муз.) һәм «Мәхәббәт җыры* (1971. С.Садый- кова һәм Р.Гобәйдуллин муз.). «Кияүләр* (1972, С.Садыйкова һәм Р. Гобәйдуллин муз.) операларының либреттолары авторы. Әсәр.: Күк капусы ачылса. Пьесалар К.. 1973, Яшьлек юллары. Пьесалар. К.. 1978. Пьесалар К . 1984 Әд.: Кумысников X. Он поёт моло- дость // Советская Татария. 1968 20 дек , Гыйззәт Б Хәй Вахит һәм аның геройлары / Казан утлары 1978 N12; Әхмәдул- лин А. Драматургның үсү юлы Сәхнә әдәбияты һәм тормыш К . 1980. Шул ук Яңалык нәрсәдә иде? Дөреслеккә ирешү юлында. К.. 1993 ВӘДҮТ М. (чын фам һәм исеме Миф- тахов Вәдүт Кәшшаф улы) (20 111915. Уфа губ.. Минзәлә өязе Яхшы Каран а 30.3.1942. Тула өлкәсе Рыдань а.). шагыйрь. Казан пед. нн-тын тәмамлаганнан соң (1939) урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. Әсәрләре 1930 еллар уртасыннан басыла башлый Шигырьләре «Чәчәк атабыз* (1937). «Бәхетле яшьләр* (1939). «Дуслык* (1940). «Ватан өчен* (1941) исемле коллектив җыентыкларга кертелә. 1939 елда аның «Шигырьләр* җыентыгы дөнья күрә Аерым шигырьләре сугыштан соң басылып чык кан «Җыр һаман яңгырый* (1956). «Алар сафта* (1961) исемле коллектив җыентыкларда урын ала Бөек Ватан сугышында катнаша. Тула янындагы сугышта һәлак була. Әд Давыдов Ә. Мәңге яшь Социалистик Татарстан 1965 21 нояб . Рахман Р. Очкын оча Ватаным Татарстан. 1995 2 дек. ВӘЗПЕВА Җамал Гали кызы (24 10 1907. Вятка губ . Алабуга өязе Сала- гыш а - 17.12 1989. Казан), әдәбият галиме, филол. фән. канд. (1950). 1928 елда Алабуга пед. техникумын тәмамлый 1931 дән Казан вег. ин-тында, 1935 тән Казан пед ин-тында укыта. Хезмәтләре 19-20 йөз татар әдәбияты тарихына, балалар әдәбиятына, татар әдәбиятын укьггу методикасына карый Мәктәптә әдәбият укыту программасы һәм уку ярдәмлекләре авторларының берсе. Хезм : Татар әдәбияты. XX йөз (1917 нче елга кадәр): Дәреслек-хрестоматия К , 1947 (автордаш); Татар әдәбияты. XX йөз: Дәреслек-хрестоматия: 2 кис. К . 1954 (автордаш). Әд.: Ибраһимова Ф Укытучы бәхете ' Азат хатын. 1987. N 10 ВӘЗИРЕВ Нәжафбәк Фәтхгалибәк оглы (5.2.1854, Шуша ш . Елизаветополь губ , хәзер Әзәрбайҗан Респ-касы - 9.7.1926, Баку), әзәрбайҗан драматургы Әзәрбайҗан әдәбиятында реалистик трагедия жанрын нигезләүче һәм әзәрбайҗан театрын оештыручыларның берсе. 15 драма әсәре авторы. Ялган банкрот булып кыланучы карт бер сәүдәгәр-хажи- ның уналты яшьлек кызга өйләнергә тырышып йөрүе турында язылган «Тымызык яңгыр астыннан чыгып, яшенле яңгыр астына» (1895) пьесасы татар драматургиясендә Г Камалны «Банкрот». III.Камалны «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедияләрен иҗат итәргә дәртләндергәндер дип уйларга нигез бар В.нең кан үче алу кебек иске гореф-гадәтләрне тәнкыйть иткән «Мосыйбәте Фәхреддин» («Фәхреддин- нең кайгысы», 1896) трагедиясе исә 1907 елда Гыймад Нугайбәк тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителеп, татар театр труппаларының репертуарында ныклы урын ала һәм Идел буе. Урал, Себер, Урта Азия шәһәрләрендә күп мәртәбәләр сәхнәдә уйнала 1907-17 еллар арасында татар көндәлек матбугатында бу әсәр турында, аның сәхнәгә куелышы һәм авторының иҗат эшчәнлеге хакында бик күп мәкаләләр басылган. Әсәрләре: Избранные произведения Баку,1958 Әд : Октябрьгә кадәрге татар театры К., 1988; КараевЯ. Этапы азербайджанс- кого реализма. Баку, 1983; Гаджиев А. Азербайджанский реализм. Баку. 1984 Р. К.Ганиева. ВӘЛИ (Вәлимөхәммәтев) Лотфи Вәлимөхәммәт улы (1910, хәзерге Баш- кортстан Респ-касы, Кушнаренко р-ны Илек а -1943), шагыйрь. 1929 дан Мәскәүдә яши, пролетар язучылар ассо- циясенең та гар секциясе эшендә катнаша Әсәрләре 1930 еллар башында «Эшче» г- тасында, «Октябрь баласы». «Ударниклар» ж-лларында басыла башлый Беренче «Чакыру» (1932, М Җәлил кереш сүзе б-н) җыентыгына кергән шигырьләрендә хезмәткә дан җырлый. Аерым шигырьләре «Каләмле ударниклар» (1932), «Туган ил» (1938) альманахларына кертелә. 1941 елның җәендә Бөек Ватан сугышына китә. Шигырьләрен һәм очеркларын фронт газеталарында һәм «Совет әдәбияты» ж-лында бастыра. 1943 тә фронтта һәлак була. Әд. Даутов Р.Н., Нуруллина Н Б Совет Татарстаны язучылары: Бнобиблио- график белешмә. К., 1986. ВӘЛИ (Вәлиев) Хәйретдин (1893- 1969). әдәбият тәнкыйтьчесе Г Тукай («Поэмалар шагыйре»), Г.Кутуй («Футурист шагыйрь»), Г.Ибраһимов («Галимҗан Ибраһимовнын әдәби үсүе») иҗатларына багышланган беренче мәкаләләр 1920 елларда «Кызыл Татарстан» г-тасын- да, «Безнең юл» ж-лында һ.б.да басыла Г.Нигьмәти, Ш.Саттаров хезмәтләренә рецензияләр яза, публицистик мәкаләләр бастыра. «Әдәби типлар механизмы» (1929) китабы әдәби типлар, аларның характеры һәм структура үзенчәлекләренә багышлана «Татар шигыре төзелеше* (1929) китабында шигырь төзелешенә киң анализ бирелә. ВӘЛИ (Вәлиев) Ярулла Вәлиулла улы (1879, Бикморза а.. Буа ө . Сембер губ - 1937). язучы, драматург. Сәүдәгәр гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Дәрдемәнднен кияве. 1906 елдан «Вакыт» г-тасында эшли, 1917-18 дә баш мөхәррир. Егерменче еллар ахырында Оренбургтан Уфага күчеп килә, бухгалтер булып эшли. «Мәңгелек мәчет» (1901), «Әфиун» (1906). «Җанлы җеназа» (1907). «Ахырзаман бәласе* (1907), «Урман әүлиясы* (1907) хикәяләре, «Оят, яки Күз яше* (1902. сәхнәдә уйналуы 1907), «Ачлык кушты* (1908; сәхнәдә уйналуы 1911) пьесалары авторы. Пьесалары, бигрәк тә «Ачлык кушты* драмасы үз вакытында «Сәйяр*. «Нур». «Ширкәт» театр труппалары тарафыннан кат-кат сәхнәгә куелганнар Репрессияләр чоры корбаны Әд Хәмидуллин Л «Ачык фикерле зат * Катапта: Ак төннәр хәтере К . 2002 86-91 66 ВӘЛИЕВ Диас Назыйх улы (1 7 1938, Арча р-ны Казанбай] а ). язучы. ТАССР һәм РСФСРның атка:] сәнгать эшлеклесе (1981. 1983) Рус телендә яза. Казан унтымын геол ф-тын (1962). М Горький исем әдәбият нн-ты каршындагы Югары әдәби курсларын (1975, Мәскаү) тәмамлый Геолог буларак Удмуртиядә. Киров өлкәсендә, Көньяк Уралда. Ксмсрово өлкәсендә эшли 1966-72 елларда «Ком сомолец Татарии» г-тасы редакциясендә әдәби хезмәткәр Беренче фәлсәфи-лирик хикәяләре 1959 да «Молодая гвардия». «Смена*. «Сельская молодёжь* ж.парын да басыла В таланты бигрәк тә драматургия өлкәсендә ачыла. Беренче ««Намус хөкеме» («Суд совести*. икенче исеме «Охота к умножению*. 1971) драмасы зыялылар һәм хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрнең җитди әхлакый-этик проблемаларын күтәрә «Гомер бүләк итем* («Дарютебежн.шь*. 1972, ТАССР ның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге. 1976) исемле трагедия-хроникасы аеруча зур уныш казана. Пьеса Казан Зур драма театрында. М 11 Ермолова исем Москәү драма театрында һәм тагын илебезнең 50 ДӨН артык театрларында уйнала. «Дианалар* («Диологн». 1976). «Казан-су аръягы пәйгамбәре* («Пророк из казанско- I о заречья•. 1977). « Казан университеты • («Казанский университет*, икенче исеме «1887*. 1979)! «Кешеззлим» («Пщу челопека*. 1985) Ь.б. пьесалары Казан, Мөскәү. Ташкент, Минск һ.б шәһәрләрнең профессиональ сәхнәләрендә уныш 6-н барды Аерым пьесалары тагар телендә ба сылу һәм куелудан тыш белорус, украин, чех. болгар, азербәнжан телләренә һ.б. тәрҗемә ителә В. 1973. 1979. 1981 елларда өч мәртәбә Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз милли драматургия конкурсларында лауреат исемен алды Проза әсәрләрендә В фәлсәфи мәсьәләләргә зур игътибар бирә «Картлар, ир-атлар, малайлар* («Старики. мужчины, чальчишкн*. 1975). «Әйләнә дөнья. әйләнә* (« По вечному кругу *. 1981), «Таш кискече тавышы» («Стук резца по камню*. 1988). «Дон Жуан портреты* («Портрет Дон Жуана». 2003) китапларында автор тормышнын фәлсәфи нигез ләренә, әхлак мәсьәләләренә, кеше тормышының мәгънәсе проблемаларына аеруча зур игътибар бирә. « Астраль мәхәббәт* («Астральная любовь*. 1999) романында реаль, романтик һәм мистик планнар тыгыз үрелеп бара. «Тәңрегә ышану» («Уверенность в Мевиднмом*. т 1-2. 2002) китабына кергән «Бер кеше хакыйкате, яки Остеналлага таба юл* («Истина одного человека. или Путь к Сверхбогу*. 1993) әсәрендә. «Өченче кеше, яки Фәрештә» («Третий человек. или Небожитель». 199-1) дигән роман-эсседа. «Барлыгы һәм берлеге турында уйланулар* (« Мыгли о Еди- ном*. ) фәлсәфи язмаларында автор фәлсәфи яктан яна дин. Өотеналла дннс концепциясен тудыра В фнкеренчә. төп доньяви диннәр әкренләп саегып, бетүгә йөз тоталар һәм алар урынына яна. барлык расалар һәм милләтләр кешеләрен берләштергән бөтендөнья дине килергә тиеш. Соңгы елларда язылган «Мөртад. яки Голгофага чират* («Иагой. или Очсредь на Голгофу*. 1996). «Мин* («Я* 1999) проза әсәрләренә дә фәлсәфи киеренкелек хас Әд Галеев Б Неверующнй Диас Дитературное обозренне. 1989 N 4. Мнн дубаев Ж Один под огнём Лнтера турная газета 1991 11 дек.. Диас Валеен - анализ творчества К . 1996 Р Ә Мостафин.