ОЛЫ ЮЛ ДА СИКӘЛТӘЛЕ
VIII
Беренче көнне, палаткалар кору һәм башка вак-төяк эшләр белән мәшгуль булып, эленке-салынкы йөрсәләр, икенче көнне иртүк, үгезне мөгезеннән эләктереп дигәндәй. Габделнурларны сафларга тезеп, танкодромга алып киттеләр. Шулай итеп, бер айга сузылачак тактик өйрәнүләр башланды. Солдатларның иңнәрендә камыт кебек бөтереп төрелгән шинель-скатка һәм авыр карабин, янтыкта кыска саплы җыйнак сапер көрәге—шанцевый инструмент һәм противогаз савыты. Юл буенда таллар, сирәк-мирәк тәбәнәк каеннар, куаклыклар күзгә чалына, өзлексез кошлар сайрый. Рота командирының калын тавышы да аларны куркытмый. —Калмаска! Жәһәтрәк атла! Алан-йолан каранып, солдатлар алга бара. Менә берзаман ачыклыкка, тигез җиргә килеп бастылар. —Тукта! Тарал! Алда, күз күреме җитәрлек ераклыкта, ясалма калкулыклар, күпер шикелле нәмәрсәләр. кыска баганалар, танк яки йорт макетлары. Каршыда гына танк эзләре бихисап. Танкодром дигәннәре шушы икән. Ул гаять зур дүртпочмакны хәтерләтә. Еракта-еракта. танкодром артында, урман шәйләнә. Аннан да арырак. Пулково тирәсендә, һавада сирәк-мирәк кенә самолетлар күренгәли—берсе төшә, берсе күтәрелә. Ротный, кече командирларны җыеп нидер аңлаткач, тегеләр үз отделениеләрен танкодромга каратып бер сафка тезделәр дә ни-нәрсә эшләргә кирәген анлаттьшар. — Һәрберегезгә окоп казырга! Тирән булсын, иркен булсын! һәм егетләр коралларын, скаткаларын. противогазларын бер кырыйга салып куйдылар, аннары сапер көрәген эшкә җиктеләр. Баштарак бик җилле тотындылар, янәсе, кем алданрак казып бетерә. Ләкин аска төшкән саен җир катылана барды һәм чәч төпләре, аркалар тирләп чыкты, хәлсезрәкләр. пилоткаларын салып, бил каешларын ычкындырып, туктап-туктап ял итә дә башлады. Габделнурнын сафтагы урыны алдарак булганга, ул ин кырыйда иде. Алныялны белми җир чокыды. Рота командиры аның янына килеп, бер тын карап торды. —Гаделҗанов. ну-ка чүгәлә әле. Егет мөмкин хәтле гәүдәсен җыебрак окоп төбенә чөмәште. Дәвамы. Башы цткән санда. —Яхшы. Тагын бер ун сантиметр казысан. таман була. Дәвам ит Габделнур. дәртләнеп, янә сапер көрәге белән лаф “кимерергә" кереште. Берзаман. нинди тавыш килә икән, дип алга караса, еракта күренгән калкулыкларга таба бер-бер артлы менә-төшә өч танк бара. Аларнын гөрелтесе монда өзек-өзек килеп ирешә, чөнки танклар калкулыкка үкерә-үкерә менәләр—артларыннан куе кара төтен болыты бөркелеп-таралып каза, ә аска төшкәндә тавышлары бөтенләй ишетелмәс була. Бүтәннәрдә, эшләреннән туктап, танкларны күзәтәләр иде. Менәбермазне танклар, бер рәткә тезелеп, нәкъ Габделнур казыган окоп турысындагы юлдан бирегә таба килә башладылар —Барыгызда окопларга!—дип кычкырды рота командиры Габделнур чүкте. Окоп кашыннан чак кына башын калкытып, алга карады Ажгырып киләме килә авыл өе хәтле, кырык-илле тонналы “корыч айгыр" нәкъ Габделнур өстенә. Ул якынайган саен егет, муенын жыерып. ирексездән башын җилкәсенә батырды, гәүдәсе кечерәеп калгандай тоелды. Ә танк килә: үкереп, җир селкетеп, ажгырып Изәм. сытам бөтен дөньясын, башыгызны бетерәм, дигәндәи якынаюын дәвам итә. Торып йөгерә алмыйсын—приказ. Дөрес, танклар йөри торган юл Габделнур окобына дүрт-биш адым кала борыла. Ләкин ул бит машина! Анын холкын белеп булмый Башына икеле- микеле уйлар килсә дә. гәүдәсе үзеннән-үзе җиргә сенсә дә. Габделнур окоптан карап торуын дәвам итте. Өзлексез әйләнеп торучы кин чылбырларыннан азга таба коры базчык, тузан коела, яссы түгәрәк башня уртасындагы бүрәнә юанлыгы озын тубы алга төбәлгән һәм. инде окопка килеп җизте. солдатны сытты дигәндә генә, танк кырт кына сулга борылды Габделнур җинел сулап куйды, чак кына калкынды. Окоплардан берәм-берәм башлар күтәрелде. Сынау әле монын белән генә бетмәгән икән Янәшәдә генә басып торган рота командиры, солдат каршына килеп, кулындагы кечкенә йомры туп кебек шартлату пакетынын шнурына ут төртте дә. Габделнурнын артына, окопка ташлады Үле күзен алмыйча карап тора башлады “Ни булса, шул булыр".—дип, Габделнур да окоп кашы аркылы ротныйга күзен терәде. Кинәт артта шартлау авазы янгырады. аркасына һава дулкыны килеп бәрелде Ул бермазгә генә күзен йомып алды. Ротныйның елмаеп торганын күргәч, үзенен дә ирен читләрендә елмаю галәмәте чагылды. Бераздан команда янгырады. —Сафка тезелергә! Шинель “камытларын" баш аркылы киеп, сапер көрәге һәм противогазларын янтыкка җайлап беркетеп, кулларына карабиннарын тотып, сафка бастылар Командир шактый озак нотык сөйләде, беренче сугышчан заданиены үтәүләре, чирканчык алулары белән котлады, мактау сүзләрен жәлләмәде Габделнурга һәм тагын ике солдатка рәхмәт белдерде —Служим Советскому Союзу! —диделәр егетләр. Ә берәү, танктан куркып окоптан чыгып качкан, куаклыкка таба иогергән икән. Командир: —Беркайчан да алай эшләмәгез.—дип. әлеге солдаттан бигрәк, бүтәннәргә дә сабак булсын өчен, барысына да мөрәҗәгать итте —Дошман пулясы сезне бик тиз куып җитәчәк Сез—булачак кече командирлар Үзегез үрнәк булырга тиеш.. Аның вәгазе шактый озакка сузылды Аннары рогныи хәзер нишләргә тиеш булачакларын анлатты —Задание тагын да катлаулана.—диде ул—Сезнен бурыч шуннан гыйбарәт каршы килгән танк астында калып, ул үтеп киткәч тә сикереп торырга һәм в! яндыргыч катнашма тутырылган шешәне, бу очракта гранатаны, танкка ыргытырга! Ротный кат-кат саклык чаралары турында кисәтте, әгәр кем дә кем үз- үзенә ышанмый икән, ин яхшысы, урыннарыннан кузгалмаска кушты. —Танкларнын тизлеге бу юлы артык зур булмаячак, алар интервал калдырып, берәмләп кенә киләчәк, ләкин барыбер ул машинаны секунднын ничәнчедер өлешендә генә туктату мөмкин түгел. Шуңа күрә бу очракта, мин әйтер идем, сак була белү—үзе ин яхшы батырлык. Мин сездән шуны таләп итәм. Солдатлар бер-беренә карашып алдылар. Барысы да алга куелган бурычны дөрес анлый: монда максат танкны шартлату, юк итү түгел, ә үз-үзенне сугышка, тәвәккәллеккә әзерләү, танк хәтле танктан да шөлләмәскә, куркып калмаска өйрәтү. —Ин беренче отделение командирлары бу сугышчан бурычны үти. аннары— сез. Габделнур эчке бер дулкынлану кичереп алды һәм үзенен тәвәккәлләячәген аңлады. Менә кайда сынала солдат, тез буыны ныкмы-түгелме икәне ачыклана. Бу инде сиңа тыныч залда кино карап, совет солдатларына сокланып, аларнын батырлыгын хуплап кул чәбәкләп утыру гына түгел. Синен үзеңнең дә кемлегеңне күрсәтер сәгать җитте. Чөнки булачак кече командирларга бу хакта, мондый бурычлар турында Кронштадтта да кат-кат әйткәннәр, бәйнә- бәйнә сөйләгәннәр иде. Рухи яктан һәрберсе әзер сыман күренде. Ләкин менә сынау вакыты җиткәч, кайбер егетләрнең йөзендә каушап калу, икеләнү, күзләрендә курку галәмәте дә чагылды. Әйе, сүз сөйләү, лаф ору—бер нәрсә, ә үзен тыныч кына, артык шапырынмыйча гына ниндидер гамәл кылу— икенче. Күрәсең, сугыш вакытында батырлык күрсәткән егетләрдә әнә шул мизгелгә гомер буе (хәер, егерме яшьлек егетләрнең яшәүләрен, зурдан кубып, гомер буе. дип әйтеп була микән, алар бит әле яши генә башлаган!) әзерләнәләр. Юк. алар, менә мин шушы минутта фәлән итәрмен, төгән итәрмен, дип уйламагандыр, ә яшәү рәвеше, ата-ана. мәктәп, пионер, комсомол тәрбиясе, аларны чолгап алган мохит, укыган китаплар яки караган кинолар кирәк чакта шул юлга этәргәндер. Шулар нәтиҗәсендә каһарманлык кылу юлына басканнардыр, бәлки шул адымны ясарга мәҗбүр булганнардыр. Отделение командирлары берәм-берәм һич куркусыз танклар астына ташланып, нәкъ ротный әйткәнчә, сикереп тордылар да гранаталарын танкка тондырдылар. Монда бит әле гранатаны китеп баручы танкка тидерергә дә кирәк иде. ул сине көтеп тормый! Бары бер сержантныкы гына "корыч айгыр"ны куып җитә алмады Габделнур танк үтәсе юл кырына тузанлы балчык өстенә сузылып ятты, башын чак кына күтәрде. Килә. Ротный тизлекләре артык зур булмас дигән иде. ә бу ажгырып нәкъ анын өстенә килә. Бер генә мизгелгә егетне икеләнү тойгысы биләде, ирексездән җиргә сеңәсе, башын иеп. аны куллары белән тотасы яки торып йөгерәсе килде. Ләкин ул бик тиз үз-үзен кулга алды Ничә адым калгач тиз генә ике гусеница арасына ятасын, башын каплыйсын, аннан ничек сикереп торасын күңеленнән янә бер кабатлады. Ә танк килә.. Алагаем зур. чылбырлары киң. өлгерә алырмы'* Һәм инде килеп җитте дигәндә генә Габделнур. калкынып, күз ачып йомган арада гәүдәсен сулга таба атты—танк астына ташланды. Авылда күпер астында утырганда өстән трактор узып киткәндәй куркыныч булды Ләкин уй-хисләргә бирелергә вакыт юк Илле тонналы тимер аждаһа үтеп китү белән сикереп тә торды һәм. кырт борылып, ун кулында кысып тоткан гранатаны бар көченә танкка ыргытты. Граната башня төбенә үк барып төште, ләкин шартламады. Хәер, монысы инде Габделнурнын фантазиясе генә иде. Чөнки аның эчендә шартлаткыч матдә дә. ядрә дә юк. ул—уенчык граната гына... Ләкин барыбер бу тию—танкны юк итү. жинүгә бәрабәр иде. Танкны гына түтел. ә үз- узенне җиңү иде. Моннан сон инде кеше күзенә күренергә дә оят түгел, көзгегә карап, «их син, булдыксыз, җебегән». дип ямьсез кыяфәтенне дә шелтәләүнең кирәге калмый Чөнки син жинден: куркуыңны, икеләнү- шикләнүләренне. кадерле жаныннын кайчагында бер мизгелдә генә булып ала торган ваклыгын Моннан сон син гомер буе үкенү хисләре кичермәячәксең, кешеләргә туры карарга кыймыйча яшәмәячәксең, чөнки син нидер эшли алырга, кирәк чакта утка-суга керергә сәләтле икәнеңне беләсен Әйе, бу мизгел зур җиңүгә тин иде! Ләкин бүген күрәселәре әле моның белән генә бетмәгән икән Резин көпчәкле арбага көйләнгән кыр кухнясы янында тамак ялгап, беркавым ял иткәч, төштән сон сугышчан уен башланды Рота командиры, саф алдында йөренеп —Хәзер—техника заманы, шулай булса да солдат һәрчак үзенең физик көченә дә ышанырга тиеш,—диде.—Пуля—юләр, штык—молодец, дип юкка гына әйтмәгән Суворов. Кул сугышы алымнарын да яхшы үхләштерергә омтылыгыз. Аннары. Кутузовның: «сабырлык һәм вакыт—менә минем сугышчыларым— баһадирларым!» дигән сүзләрен дә онытмагыз. Һәр нәрсәнең үз моменты була. Обстановкага карап эш итегез, теорияне практикада кулланыгыз Һәм куаклык, әрәмәлек арасында, чытырманлык эчендә бер отделение икенчесенә каршы “сугышырга" тотынды, разведчиклар "тел" алырга тырыштылар. Габделнурлар каршы як отделениесынын солдатларын "кырып бетереп”, командирларын "тел" итеп алдылар Таза гәүдәле сержант тиз генә бирешмәде. Габделнур һәм тагын икәү мышный-мышный анын остенә ятып, кул-аякларын бәйләделәр. Алар бу шөгыльне шулхәтле тырышып, бирелеп башкардылар ки, хәтта үзләрен сугыш киноларындагы кыю разведчиклар итеп тоя башладылар, онытылып киттеләр. Күрәсең, егетләр аны катырак бөтереп алганнар, сержант аты-юлы белән сүгенә үк башлады —Җибәрегез!—дип кычкырды ул —Чишегез! Ләкин, кулга бер эләккәч, андый кадерле "тел*’не җибәрү кая' Сержант күпме генә чәбәләнмәсен, ай-ваена карамыйча. Габделнурның сыртына сатып. "штаб"ка алып кайтып тапшырдылар. Ара шактый бозылырга мөмкин иде. Шулай да үз огделение командзфлары ничек кирәк алай бәхилләтте булса кирәк дустын-коллегасын, сержант кабат буза куптармады. Габделнурларга бәйләнмәде, ачу сакламады Кичке якта танкодромда мәхшәр купты Танкистларның үз расписаниеләре буенча өйрәнүләр билгеләнгән икән: пулемет тырылдаталар, бөтен гирәюньне дерселкетеп (палатка тәрәзәләре зындап тора) туптан юрсе.тдәтәтәр Берсенең авазы таралып бетүгә, икенчесе тондыра Кайчагында бер-бер артлы дөп тә дөп, бух та бух бәрәләр генә. Әйтерсең, берөзлексез күк күкрәп тора. Ләкин яшен яшьнәгәне күктә кылыч яки камчы уйнатканнары күренми, хәтәр ут баулары һаваны ярып җзфгә тошми Бик озак тыатап ятты Габделнур бу өйрәнүләрнең авазын. Чөнки бу гөрселдәүләр ана Чупай таш карьерында эшләгән чорын хәтерләтте. Таш шактый тирәндә ятканлыктан, анын өстендәге җир катламын алырга кирәк 0 кыш көне экскаватор-булыюзерларга җир кимерүе читенгә гуры килә. Шуңа күрә кечкенә буровой ярдәмендә башта шурфлар тишелә Махсус чакырылган белгечләр әлеге тишекләргә тутырылган аммоналны бикфорд шнурлары сузып шартлаталар. Ул вакыгтл карьерда эшләр гуктагыла. кешеләр читкә китә, будкаларга керә. Шартлау бик көчле була, каты балчык кантарлары әллә ни ерак атылмаса ла, вак кисәкләр шыбыр-шыбыр будка түбәләренә коела, әллә канларга оча иде Палаткада йокыга китә алмыйча кыбырсып яткан ншь солдатын да уйлары еракларга оча: Әлмәткә барып җитә. Рәйсәнәләр өе тирәсендә чуала башлый... Бер михнәтнең бер рәхәте була, дигәндәй, җәйге лагерьга килеп ике атна яшәгәч, шимбә-якшәмбе көннәрне аларны. машиналарга утыртып, экскурсиягә алып киттеләр. Царское селода булып. Петродворец фонтаннарын карап йөрделәр. Ял көне, кайткач. Габделнур өчен тагын сөенеч—Рәйсәнәдән хат. Кыз җылы гына хат юллаган солдат егеткә. Эшен, өйдәге хәлләрен тәфсилләп язган. Сабантуйлар җитүен дә искәрткән. Кыскасы. Габделнурнын түбәсе күккә тиде хат укыгач. Йөреп кайткан экскурсияләрдән алган тәэсирләре суынып та җитмәгән, шунын өстенә тагын бер куаныч. Ул түзмәде, палаткада берүзе генә калгач, шундук хат язарга кереште. "Исәнме. Рәйсәнә! Сәлам хатынны алдым. Рәхмәт. Мин синен өчен бик шат. Үземнен хәлләр дә әйбәт, хезмәт дәвам итә. Без әле һаман өйрәнүләрдә. Мин сиңа алдагы хатта язган идем. Бүген менә ял көне, тагын экскурсиядән кайттык, патшаларның җәйге ял итү урыннарын карап йөрдек. Петергофның (ә аны Русский Версаль дип йөрткәннәр) бакча-паркы гаять зур. Фин култыгына хәтле канал казыганнар, шлюзлар бар. фонтаннар атып тора, төрле зурлыктагы дворецлар. павильоннар— ни генә юк. Олы каскад. Түбән каскад дигәннәре аеруча нык тәэсир калдырды. Андагы сыннарның саны-исәбе юк. һәрберсе алтын белән йөгертелгән. сап- сары. Ут биреп торучы Прометей да. мөгезле егет тә. ялангач хатын-кызлар да бар. Бигрәк тә Самсон дигәне шаккаткыч: арсланнын авызын каерып тора, көчле, гайрәтле. Һәр җирдә фонтан—кояш нурында су бөртекләре уйный, салават күпере хасил була, гаҗәеп манзара инде. Драконнар каскадында зур- зур шахмат такталары ята. Их Рәйсәнәм. сиңа да аларны күрсәтәсе иде! Ул матур җирләр сина да бик ошар иде! Бигрәк тә кытай ефәге белән бизәлгән бүлмәләрне күрсәң, ушын китәр иде... Мондагы каскадлар Европа илләрендә күптәннән булган икән. Петр Беренче, шулардан күреп, тагын да матуррак итеп эшләткән. Александр Бенуа, тан калып, болай дип язган: “Зур каскад—ул дөнья һәм галәм моделе". Рәйсәнә. сугыш вакытында мәшһүр, зиннәтле Екатерининский дворецны фашистлар конюшня иткәннәр, янтарь кабинетның бер ташын да калдырмыйча урлап алып киткәннәр. Әле булса табылганы юк. Ә бит ул янтарь панноларны Петр патшага Пруссия короле Фридрих Беренче бүләк иткән була. Немецлар үз бүләкләрен үзләре урлаганнар. Без шактый озак йөрдек, бөтенесен диярлек карадык. Трон залына кергәндә аякка киндер бахилла кидерделәр. Син. дагалы кирза итек белән шул затлы җиргә кертмәсләр инде, диярсен. Юк. гражданскилар да шулай керә. Ул соклангыч паркет идәнгә аяк басарга да читенсенәсен. Әле тау куышы—грот бар. Ул серле, сихри һәм куркыныч. Грот эчендә виноград һәм башка җимешләр куелган өстәл тора. Кулынны сузсан. фонтан сиптерә башлый. Кеше куркып китә... Гроттан чыкканда өстән су ага. Ә инде Царское село дигәнен дәреслекләр буенча хәтерлисендер, анысы лицей һәм Пушкин белән бәйләнгән. Булса да була икән могҗиза, дип уйлыйсын боларны карагач. Башка төрле уйлар килә. Күпме художник, скульптор, төзүчеләр аны эшләгән, никадәр көч салганнар Минем кичәле-бүгенле күргәннәрне бер утыруда гына язып бетерерлек түгел. Икенче хатка да калсын. Очрашкач, барысын да берәмтекләп сөйләрмен әле. яме, бәгырем . " IX Рәйсәнәдән килгән хат Габделнурнын күнелен күтәреп, мәхәббәт учагына ялкын өстәп, яшь йөрәген тагын да ешрак, сөенебрәк тибәргә мәҗбүр итсә. Хөрмәтнең хаты егетне пошаманга салды. Габделнур бер-ике көн үз эченә бикләнеп, килеп туган хәлне бөтен тулылыгы белән аңларга тырышты. Әйе. үзе генә. Чөнки кинәш-табыш итәр кеше юк. Гәрчә, кече командирлыкка бергә укучы ярыйсы гына төпле егетләр бар. отлеление командиры да аны чит итми Ләкин бу мәсьәләдә алар ничегрәк фикер йөртерләр, ниндирәк кинәш бирерләр—Габделнур өчен карангы Моны белеп булмый Гомумән, аларны катнаштыру кирәкме? Дусты бит хатны ана атап кына язган. Шуна күрә Габделнурнын кемгәдер, чит кешегә эч серен чишәсе килмәде Бер баш—яхшы, ике баш—тагын да шәбрәк, дисәләр дә. никтер күнеле тартмады Хөрмәттә, Габделнур кебек, каравыл ротасына эләккән һәм хезмәтеннән канәгать иде һәрхәлдә, алдагы хатлары шул хакта сөйли, мон-зар сизелми иле. Хәер, авыл малайлары беркайда да киреләнеп маташмыйлар, "кәжаләнеп” тормыйлар—кая җибәрсәләр, кая куйсалар шунда тырышып хезмәт итәләр, авырлыкларга—түзем, теләсә нинди шартларга да тиз ияләшәләр, нинди генә кыен хәл тумасын, сыкранмыйча аны ерып чыгалар. Билгеле. Хөрмәт кебек таза тәнле, шат күнелле егет бер җирдә дә югалып калачак, ким-хур булачак түгел иле. Ләкин Габделнурнын күнел түрендә, бәлки кайсыдыр почмагында гынадыр, гел бер шик йөрде. Әнә шул шөбһәләнү аны гелән бимазалап, йөрәк тирәсен тырнаштырып торды, ана тынгы бирмәде Бу—Хөрмәтнен Трофимов белән бер частька эләгүе иде Һәм юраганы юш килде Дустынын сонгы хаты моны раслады Хөрмәт, сәламнәр юллап, Габделнурнын хатын алуын язганнан сон, болай дәвам иткән- “Яшьти, госпитальдә яткан көнем Трофимов, коч белән жинә алмагач, аркага пычак кадады. Кайда, кайчан, ничек икәннәрен язып тормыйм Аны нишләтерләр, белмим. Прокурор на всю катушку бирмәкче җәзаны Минем исем китми Теләсә нишләтсеннәр Частьта гына калдырмасыннар Иначе мин аны яшәтмим" Шушы юлларны укыгач, Габделнур туктап калды Янә хатка күз салды, ары таба укуын дәвам итте: "Хәтерләмим, исерек идем, дип әйтә икән Юлит. сволочь! Бөтенесен белеп эшләде”. Бу юллар егетнен әллә ни исен китәрмәде Хөрмәтнен шундый бәлагә таруы, ярасы ничек кенә тирән булмасын—инде кире кайтара торган түгел, булган хәл. Габделнурны ин нык борчыганы; шикшөбһәгә салганы, “иначе мин аны яшәтмим", дигән сүзләр иде Үчен кайтарасы килү анлашыла. Бигрәк тә Хормәт кебек типсә тимер өзәрдәй егет ул хәшәрәтне болай гына калдырмас. Ләкин бер бәладән котылып, икенчесенә килеп эләгүе ихтимал; үзенен йә дисбатка. йә таш капчыкка килеп кабуы бар Шуна күрә момкин хәтле йомшак итеп, минминлегенә тимәскә, ана “акыл сатуын” сиздермәскә, бер үк вакытта хәтерен калдырмаска тырышып, яшьтәшенә хат язды Әлбәттә, ул да җитмеш яшьлек бетәшкән карт түгел. Үзе дә нәкъ Хормәт кебек уйлый һәм эшләр дә иде. Ләкин ахыры ни белән бетәр? Нәрсәтә азып барыр да. нәрсәгә китереп җиткерер андый үчләшү, башсызлык? Хормәт бит бу дөньяда ялгызы гына түгел. Аны өйдә ата-анасы, туганнары, ниһаять, сөйгән кызы көтә Һәрхатдә. дусты аны дөрес аңлар шикелле Кая барсан да бер кояш, дигән шикелле. Кронштадтта да июль ае Габделнурнын туган ягындагы кебек: көннәр җылы, кояшлы Дөрес, шәһәр Фин култыгында урнашканлыктан, өзлексез диярлек салкынча җил—бриз исеп тора. Ул, дингез өстен дулкынландырып, ярга таба эреле-ваклы дулкыннар тәгәрәтә. Кояш, су өстендә күлләрне чагылдырып, төрле төсләргә кереп, уйный. Озын канатлы акчарлаклар ла уйный сыман, ләкин боларнын шөгыле үзгәрәк—«шар балык язмышы белән уйный. Габделнур белән лә язмыш үзенчә уйный иде Ул. хәрби хезмәткә алынган, фәкать шул линен остасына әверелеп, иненә мьптык асып, оч ел буена илен сакларга тиешле солдат, бүген авыл агайлары яки урманчылар башкара торган гап-гади эшкә—урман кисәргә барырга тиеш. Тиеш икән, димәк, шулай кирәк Ахыр чиктә, алар мичкә ягар өчен утын әзерләргә бармыйлар—ул 65 5. ,К V . м хәрби максатлар өчен кирәк икән—яр буена өстәмә маяк мачтасы куясылар. Хәер, алай булмаса да командирлар әмеренә буйсынмыйча чаран юк. Машина тимер юл белән янәшә сузылган асфальттан бара, дачалар, авыллар кала. Монда тоташ агачлык: нарат, чыршы, каен, юкә, чәчәк атып утыручы сирень. Габделнур бер ят агач та күрде. Ул анын туган авылы инеше буендагы тәбәнәк таллар биеклегендә, вак ботаклары һәм яфраклары өстә генә, ябалдаш алагаем зур зонтик кебек кабарып-күпереп тора, ә аста— карасу төстә бик күп ботаклар, әйтерсең тал агачынын аскы яфракларын сыдырып алганнар. Хәер, аскы өлешендә вак ботаклар да юк. Юл буйлары чиста, агачлар арасында өстәл биеклеге валуннар—зур-зур йомры, шома ташлар күренә. Алар элек-электән, бозлык чорыннан анда калганмы, әллә аларны матурлык өчен махсус куеп чыкканнармы—эш анда түгел, һәрхәлдә, алар урман эчен, юл буйларын ямьләп, үзенә бер үзгәлек биреп торалар, күзне иркәлиләр. Бу тирәдә элек финнар яшәгән диләр. Кронштадт турысындагы Лисий Нос, Горская кебек кечкенә шәһәр һәм поселоклар, ун якта Разлив күле, ә юлның су ягында кайчандыр Ленин бабай качып яткан печән куышы—шалаш һәм, зур автобуска төялеп, аны карарга килгән чит ил туристлары да артта калды. Арырак Сестрорецк, Солнечное, Репино, Комарово, Зеленогорск кебек эреле-ваклы кала-салаларны машина выжлап кына үтте, Выборг юнәлешенә таба җилдерүен дәвам итте. Юл әле урман эченә керә, әле аланлыкка элдертә, әле Фин култыгы ярына ук килеп чыга. Анда, очсыз-кырыйсыз диңгез жәелеп яткан гажәеп күренеш хасил була. Күп тә үтмәде, машина янә урман эченә кереп китте. Тар гына юлдан шактый баргач, кабат яр буена килеп чыкты, ниһаять, туктады. Палаткалар кору, урнашу, ашау-эчү мәнфәгатьләрен кайгырту, балтапычкылар кайрау—болар барысы бергә эшләнде һәм икенче көнне иртүк яшь, таза егетләр урман кисүгә керештеләр. Урман эченә, гаять зур өчпочмак ясап, көннән-көн күбрәк керә бардылар. Эше авыр булса да—агачларны аударасы, ботакларын чабасы, үлчәп кисәсе, читкә ташыйсы—табигате, яшәү шартлары уңай булганлыктан, зарланучы сирәк иде. Көндез, төшке ашка туктаган арада диңгезнең саф суында коенып, тәннәрен сихәтләндерделәр, кичләрен взвод командирына балык тотарга булыштылар.. Кыскасы, эш тә барды, ял да иттеләр. Взвод командиры балык тотарга бик әвәс кеше булып чыкты. Ул һәркөн диярлек тамаклык балык эләктерә иде. Кайчагында аның янына Габделнур һәм башка егетләр дә килеп утыра. Балыкларны куркытмас өчен шыпырт кына сөйләшәләр. Кулында кармак сабы, күзе су өстендәге калкавычта булса да, күбрәк ул сөйли. Табигатьнең һәр мизгелен анлап, алда ни буласын белеп- сизеп тора бугай. Мәсәлән, яр буена акчарлаклар килеп утырганны күрсә, ул: —Акчарлаклар ял итә, димәк, һава бозылачак,—ди. һәм аның сүзе дөрескә чыга. Монда табигать бик күркәм, үзенчәлекле. Фин култыгына бер карыйсын, көчле җил исә, эре-эре дулкыннар, ак сыртларын кабартып, тәгәрәшә, икенче карыйсын, бигрәк тә иртәнчәк, өсте шулкадәр тыныч, еракка-еракка күз сатсаң, су белән һава кисешкән урын—горизонт—бөтенләй беленми, әйтерсен кушылганнар. Кичке шәфәкъ—үзе бер тылсымга тин вакыт. Рейдта торучы сылу хәрби кораблар. Ленинградка килүче һәм китеп баручы зур ак теплоходлар—мондагы пейзажның аерылгысыз бер өлешләре. Дингез суы чиста, гәүдәң күмелгәнче керсән дә су төбендәге ташлар, диңгез кабырчыклары аермачык күренә. Тирәнгәрәк кергән саен салкыная... Урман кисү дәвам итә. Бәлки солдатлар эшләрен бетереп, сузып салынган өчпочмакны хәтерләткән ачыклыкны—маяк мачтасына кирәкле урынны— хәстәрләп тә куйган булырлар иде, ләкин көтелмәгән хәл килеп чыкты: Ленинград егете Петровны агач басты. Габделнур алардан еракта эшли иде Кулдашлары белән шау-шу килгән якка йөгерделәр. Петровнын болаи да ак чиста йөзе кәгазь кебек, анын җуйган, маңгаеннан кан ага... Машинага салып, госпитальгә озатканда ул әле исән иде. Солдатлар бик кайг ырыштылар. —Исән калыр микән'' —Ничек алай килеп чыкты икән? Взвод командиры: —Юкка борчылмагыз, ул—исән!—диде ачу белән, чөнки таякнын юан башы ана һәм бу арада көндезләрен гел югалып торучы рота командиры җилкәсенә төшәчәк иде.—Телегезне дә артык озайтмагыз. Барыгыз, эшегездә булыгыз. Ләкин эш кайгысы түгел иде инде өлкән командирларда Кронштадттан, кайтырга, дигән әмер килгән. Тиз-тиз генә җыенып янә Кронштадтка кайтып киттеләр. Сүз күп булды: кемдер андый эштә тәҗрибәсе булмаган шәһәр егетенсн үзен гаепләде, кемдер солдатка урман кистерүне дөрес дип тапмады Ни генә булмасын. Габделнурлар Петровны янадан казармада күрмәделәр. Терелүен терелгән, диделәр. Мөгаен, комиссовать иткәннәрдер Анысын инде табиблар һәм командирлар хәл итә. X Кронштадтта укуын әйбәт кенә тәмам итеп. Габделнур янадан үз частенә әйләнеп кайтты Казармага кергәч тә ин башта коридордагы дневальный белән исәнләште Аннары: —Ротный үзендәме '—дип сорады. —Әйе,—диде телефон куелган тумбочка янында басып торган солдат — Бар кер Үзе генә бугай Габделнур коридор буйлап алга үтте. Ишек шакыды. Эчтән җавап килгәч, бүлмәгә узды. Капитан погоннары таккан булса да. бу аны Кронштадтка укырга димләп озаткан рота командиры түгел иде Ләкин бүлмәсе дә. өстәле дә, дивардагы дөнья картасы да шул ук. дневальный да «үзендә», диде Димәк, честь биреп, үзеннен кем икәненне. нигә керүенне анлатудан башка чара юк. - Иптәш капитан, ефрейтор Гаделжанов хезмәтен дәвам иттерү өчен ротага кайтты! —Алдамадым. Син кем?—дип сорады нәрсәдер язып утырган капитан коңгырт төстәге кыска чәчле башын калкытып, сөзеп карап Тоз гәүдәле, ябык йөзле ефрейторны анын беренче күрүе иде. аптырабрак баштанаяк карап чыкты. Хәер, янаклары тулышып торган, утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге офицерны Габделмурнын да моңарчы бу частьта очратканы юк иде. Солдат үзенен кем икәнен, каян кайтуын хәрбиләрчә кыскалык һәм төгәллек белән, әмма анлаешлы итеп әйтеп бирде —Ә-ә, хәтерлим, элекке ротный әйткән иде,—диде капитан һәм. бераз уйланып торгач, дәвам итте —Син хәзергә үз отделениендә будырсын Аннары, «картлар» киткәч, күз күрер Әйе. кабинет шул ук. ни җиһазлардан, ни дивардагы кәгдзь-фәләннән— бернинди үзгәреш юк Ә барыбер нәрсәдер җитми ят бүлмәгә килеп кергән шикелле хис итле үзен Габделнур Комбат белән элекке ротный кодалап, аны мактый-мактый юмалап укырга җибәрделәр. Дөрес, мәҗбүр итмәделәр Габделнур. алар сүзенә колак салып, китеп барды, укуын яхшы гына төгәлләп, ан-белем алып кайтты Ә монда... Ниндидер авыр тойгы биләп атлы солдатны. билгесезлек, бушлык дип әйтсенме. Үзен кирәкмәс кеше кебегрәк хис итте. Әлбәттә, ул ата-анасы янына түгел, элек хезмәт иткән һәм хәзер дә итәчәк хәрби частька әйләнеп кайтты. Аны колач жәеп каршыларга тиешләр дигән уйдан ерак тора. Ләкин ул шушы ротадан, шушы казармадан, җан дуска әверелә башлаган иптәшләреннән аерылып, билгессзлеккә китеп барды бит... Яңадан әйләнеп кайтырга дип. Аны җибәрделәр. Булачак кече командир кайтыр дип, ана зур өметләр баглап торганнардыр дисә, бик нык ялгышкан икән. Хәер, бу офицер бит яна кеше. Аны гаепләп тә булмый. Әгәр мәслихәт биргән элеккесе шулай кырыс каршыласа... —Китәргә рөхсәт итегез? —Бар. Казарма буш. Солдатлар кайсы дәрестә, кемнәрдер каравылда, берише нарядта икән. Дневальныйдан: —Старшина мондамы?—дип сорады. -Юк Шуннан Габделнур түргә узды, каптеркага керде. Өлкән дусты белән кочаклашып диярлек, бик җылы күрештеләр. —Оһо,—диде Нурмөхәммәтов аны күздән кичереп,—әллә үсеп тә киткәнсең инде. Дәрәҗә дә биргәннәр. —Син үзең дә тик ятмагансың,—дип көлде Габделнур егетнен погоннарына ишарәләп —Кече сержант. Авылга кайткач, бөтен кызлар синеке булыр инде. —Сорап алмадым, биргәч—каршы килмәдем,—диде гәүдәсе бераз калыная төшкәнгәме тагын да кечерәебрәк калган сыман күренгән Нурмөхәммәтов. —Монда үзгәреш булган икән. —Әйе. Утыр, нәрсә казак сыман басып торабыз. Кайтуын хөрмәтенә әзрәк тотабызмы? Минем күптәннән бер акбаш ятадырые. Сине көткән икән. —Юк. Соңрак. Әле сыңар аяк кына кергән килеш, урнашмаган да бит. —Дөрес әйтәсең, кул куям. Киләчәктә дә шул линиядән тайпылма... Монда ротный гына түгел, комбат та бүтән. —Ничек? Ә Зирюк кайда? —Югарырак урынга алдылар. Ротный академиягә керде. —Ничего себе! —Ул бик белемле, толковый офицер иде бит, хәрбиләр токымыннан, үсәсе килгәндер. — Безнең егетләр барысы да исән-саумы? —Әйе. Литвалы өч егет пожарныйга күчтеләр. Бер ай элек. —Шулаймыни? Кемнәр? —Синен дус Заранка, тагын Красаускас белән Бразаускас. —Алай икән. —Син отделение аласыңмы сон? —Белмим. Бик атлыгып тормыйм. Дөресен генә әйткәндә, үз яшьтәшләрем өстеннән командовать итәсем дә килми. Әле биргән кеше дә юк. Кайттым гына бит. Ротный, сез киткәч, ди. Беркавым сөйләшеп утырдылар. Нурмөхәммәтов дембельгә әзерләнә икән, беренче партиягә эләкмәсә дә, икенчесеннән калмаска өметләнә, шуна күрә кара погонга алтынсыман сары тасмалар тагып яткан көне. Габделнур белә: кызыл погонлы егетләр дембельгә дип караны әзерли. Юкса, монда «Ф» хәрефе белән кызыл погон да бик килешле, ярыйсы гына күренә. Ләкин кызыл погон—пехота билгесе—почетта түгел. Чемоданын калдырып, коптеркадан чыкканда (дусты белән очрашуга карамастан) Габделнурнын кәефе төшенке иде. Ләкин борын салындырып йөрү хәерлегә илтмәс, әле ике ел хезмәт итәсе бар, шуңа күрә яңа шартларга җайлашырга, үз урыныңны табарга кирәк. Әйе. алегә шушы котсыз зур бинада анын ятар урыны да юк, чөнки караватында бүтән солдат йоклыйдыр Ул барысы бертөрле пөхтә итеп җыештырылган тимер койкаларга, атар арасындагы тумбочкаларга, ятканда киеменне жайлап сатыл куя торган артсыз >рындыкларга караштырып, диварнын зур тәрәзәләре өстенә һәм атар арасындагы буш урыннарга эленгән, беркетелгән портретларга, плакат яисә ш и гарьләргә күз ташлап, сарыга буялган такта идәнле казармадан чыгып китте. Янгын сүндерү командасына барып (ә ул хәрби шәһәрчек эчендә үк, моннан биш минутлык арада гына урнашкан). Заранкаларны күреп кайтырга иде нияте. Ләкин тышта, баскыч төбендә, рота старшинасы белән бәрелешә язды, йөзгә йөз очрашты. Бөердән чыккан тавышы белән: —Гаделжанов, ипләбрәк!—диде аны танып старшина һәм. кин елмаеп, кул сузды.—Әйләнеп кайтуын белән. —Рәхмәт, иптәш старшина. Рота старшинасының хәрби дәрәжәсе дә старшина, погонында «Т» хәрефенә тартымрак аркылы һәм буйлай калын сары тасма сузылган. Уртача буйлы таза гәүдәсен төз тота, калын мыеклары ике якка тырпаеп тора, козыреклы фуражкасын батырып кигән, куе яшел гимнастеркадан, аркылы-торкылы тар каешларны погон астына кертеп җибәргән. билендәгесе исә кин. Анын түшендәге орден-медаль ленталары дүрт рәт. Күкрәгенең ун ягын нәни байрак сыман гвардия значогы бизи. Коры кеше булса да. сугышта утны-суны кичкәнлектән гаделлеге белән аерылып тора иде —Кая юл тотты н? Ротныйда булдыкмы? —Әйе, булдым. Әле болаи гына чыгуым иде Солдат үзенең кай таба юнәлүен әйтеп тормады Старшина аны үз артыннан ияргге. Ялгызы гына ротныйга кереп чыккач, Габделнурга бер буш койканы күрсәтте. —Суслов әлегә лазаретта. Урын-жирен алыштыр. Шулай итеп, иске казармада яна тормыш башланды. ...Стадионда, сезон ябылуга багышлап, жинел атлетика буенча ярышлар үтәсе икән. Габделнурны. әле генә сержантлар мәктәбен бетереп кайтуын исәпкә алып, йөз метрга аерым йөгерергә һәм эстафетага да куйдылар, өстенә кияргә зәңгәр төстәге юка спорт костюмы, аягына жинел кеды бирделәр Стадионга частьнен бөтен подразделениеләреннән дә спортчылар, ярыш карарга дип хезмәттән буш офицерлар һәм «макаронниклар*. аларнын хатыннары һәм бала-чагалары җыелган иде. Егетләр күзләргә кыз-кыркын да килгән—алар бер читтә, аерым төркем булып торалар. Баш-башында ятьмәле футбол капкасы булган зур спорт мәйданы гөж килеп тора. Гравин җәелгән йөгерү юлларында тезләрен югары күтәрә-күтәрә бер урында таптанып, сикерә-атлый йөренеп, спортчылар ярышка хәзерләнә; музыка уйный Габделнур янгын сүндерү командасы егетләрен ерактан ук шәйләде. Ләкин алар арасында Заранка да. якташлары да (егет кичә атар янына барып кайтса ла, иркенләп сөйләшә алмаган иде) күренмәде —Алар дежурда,—диде бер солдат анын соравына каршы Ярыш гаять каты булды. Матрослар арасында да шәп йөгерүчеләр байтак икән, ә сакчы этләр белән эш итүче солдатлар һәм янгынчылар элек-электән спорт ярышларында дан казана, бөтен тартыш алар арасында бара иде Шулай да Габделнур да сынатмады шәхси беренчелектә икенче урынны аллы, эстафетада да оч этапта ин ахырдан килүче каравыл ротасын бу хурлыктан коткарды—унбер команда арасында бишенче урынга менгезде Ярыш беткәч анын янына бер офицер килде. Ул уртача буйлы, җирәнгә тартымрак саргылт чәчле һәм шул ук төстәге калын кашлы кеше иде. Бик әдәпле г енә итеп исәнләште. —Исәнмесез. —Исәнмесез, иптәш өлкән лейтенант. Габделнур үзенә карата шундый итәгатьлек. хөрмәт күрсәткән ят офицермын сипкелле йөзенә текәлде. Күрәсен. өлкән лейтенант анын турыңда инде белә иде. Шуңа күрә ул әллә каян уравычтан килеп, боргалап маташмады, сүзне хәрбиләрчә кыска тотты. —Мин янгын сүндерү часте башлыгы. Сезнен йөгерү миңа бик ошады. Безгә күчәргә теләмисезме? «Дембель башланды бит, тагын китүчеләре бардыр»,—дип уйлады Габделнур һәм анын җитди карашына, сүзләрен украиннарга тартымрак сөйләвенә дә игътибар итте. Беренче минуттан ук бу офицерга карата үзендә ниндидер эчке бер җылылык туганын тойды. Кыскасы, әүвәлге күрешү уңай тәэсир калдырды. Ләкин ул бит солдат, җитмәсә әле генә кече командирлар мәктәбен бетереп кайтты. Ә аны зур өметләр баглап, кайткач кече командир итәчәкләренә исәп тотып җибәрделәр. Үзен яхшы яктан күрсәтсә, тора-бара дәрәҗәсе дә үсү ихтималы бар. Кыскасы, Кронштадтка ул әнә шундый перспективаны истә тотып озатылды. Дөрес, аны кодалаган капитан да, подполковник та хәзер юк. Ә каравыл ротасы бар. ул беркая да китмәгән дә, таралмаган да. Андагы замполит, старшина, взвод һәм отделение командирлары, ниһаять, солдатлар үз урынында. Күрәсен, Габделнурнын дәшми торуы озаккарак сузылды. —Мин ашыктырмыйм, уйлагыз!—дип өлкән лейтенант үзенен спортчы егетләре янына карап алды, китәргә ашыга иде булса кирәк. —Мин каршы түгел, риза!—диде Габделнур, ниһаять, телгә килеп —Ләкин мин үз иркемдәге кеше түгел. Күчүне үзем генә хәл итә алмыйм. —Мин аңлыйм. Мөһиме—сезнен теләк. Калганын үзем җайлармын. ...Кич белән Габделнур нарядка билгеләнде. Дөресрәге, патруль булып йөрергә тиеш иде. Сәгать ун тулганда, хәрбиләр телендә егерме ике дә нольнольдә, ул киенеп, шинелен кысып буган бил каешына штык-пычак тагып, казармадан чыгып китте һәм аңа хәтле йөргән патруль солдатны алыштырды. Вазифа шуннан гыйбарәт: пекарня, котельня. кибет тирәләрен караштырырга. Аерым будка ише нәрсә юк, шуна күрә ял итәргә, җылынырга кая тели, шунда кереп чыга ала. Ноябрь җитсә дә әле көннәр үзәккә үтәрлек салкын түгел. Моннан берике көн элек явып киткән юеш кар эреп юкка чыккан, ләкин кояш саран яктыртканлыктан асфальт кибеп өлгермәгән. Баганалардан, зур тәрәзәләрдән төшкән ут яктысында чокыррак төшләргә җыелган су ялтырый. Каен, өрәңге, тупыл кебек агачлар инде шәрәләнгән, ә нарат һәм чыршы үз гүзәллеген дә җуймаган, хәрби шәһәрчеккә дә ямь биреп утыралар. Клуб һәм командирлар яши торган йортлар тирәсендә әле яшьләрнең шау-шуы басылмаган... Ул сәгать уникеләргә хәтле урамда киләп сарып йөрде; кичтән үк бикләнгән кибетнен солдат бияләе хәтле йозагы үз урынында, тәрәзәдән котельня учагынын янып торганы күренә, пекарняда да эш туктамый, урамда шикле кешеләр күренми. Сул кулын чак кына өскә күтәреп сәгатенә карады: унике туларга унбиш минут калган. Габделнур тәвәккәлләп пекарня ишеген ачты. Чөнки ул алыштырган солдат казармага кайтып китәр алдыннан аңа нишләргә икәнен, монда бер җайга салынган тәртипне искәрткән иде. —Кыенсынып торма, ул шулай көйләнгән инде. —Унайсыз бит. —Син—беренче, син—ахыргы түгел!—диде солдат китеп барышлый. Зур авызлы эссе мич каршында ак халатлы, юантык гәүдәле олы яшьтәге бер хатын мәш килә, икенчесе—яшьрәге, зифа буйлысы—әле генә мичтән чыккан шакмаклы ипиләрне дивар буендагы киштәләргә тезә. Пекарня эче хуш ис—яна пешкән тәмле, бәрәкәтле ипи исе белән тулган. (Хәер, ул бөтен урамга ук таралган иде инде, ике сәгать буена Габделнурнын борынын кытыклап, авыз суларын китереп торды.) Егетнен башы әйләнеп киткәндәй булды: гүя үз авылына кайткан да. үз өйләренә кергән. Нәкъ ул бәләкәй чактагы кебек, менә хәзер әнисе мичтән озынча кайнар шишара алыр да. аны сындырып бер түтәрәмен ана тоттырыр һәм ягымлы тавышы белән: «Аша. улым»,—дияр. Юк шул, монда әнисе, юк! Шулай да таза хатын әниседәй мәрхәмәтле булып чыкты. Башындагы яулыгын төзәтеп, кул аркасы белән маңгаена тибеп чыккан тир бөртекләрен сыпырып, артына борылды —Настя, солдатка бер буханка бир.—диде ул исәнләшеп кыяр-кыимас ишек катында тукталып калган Габделнурга карап алгач.—Чәй дә сал. Утыр, солдат! Ун кул якта почмагы кыршылган шакмаклы клеенка җәелгән кечерәк кенә өстәл бар иде Анын өстендә стаканнар, чынаяк, чәйнек һәм чөй кабы, банка белән шикәр комы, калак ише нәрсәләр Егет катжыраган артсыз урындыкка килеп утырды. Яшь хатын өстатгә. анын каршына китереп куйган кайнар ипине бармакларын пешерә-пешерә урталай сындырды. Аннары, кибән башын ярагуы исенә төшкәч, яртысын тагын бүлде һәм кетердәтеп ашый башлады Ипи сыныгыннан биткә жылы бөркелә, бераз чәйнәгәч, үзе авызда зри кебек. Күптән болай тәмле итеп кадерле нигъмәтне ашаганы юк икән Тьпылмыйм тагы дип, вакыт-вакыт стаканнын яртысы шикәр комыннан гыйбарәт булган чәйне калак белән болгаткалап һәм уртлап, күшәвендә булды. Ипинең яртысын төгәлләгәндә чәе дә бетте Настя тагын ясап китерде —Бик тәмле, рәхмәт!—диде Габделнур ипинен калган өлешен дә «хәл иткәч» һәм күбрәк олы яшьтәге хатынга карап әйтте —Аяк-кулыгыз сызлаусыз булсын Хатын анын чыраена, акцент беләнрәк сөйләшүенә һәм соңгы жөмләсенен урысча бигүк төгәл һәм шома булмыйча колакка ятрак яңгыравына игътибар итте, ахры, кайдан, кайсы милләттән булуы белән кызыксынды Егет әйтеп бирде. Хатын өстәлгә якынрак күчте. — Минем иремне сугышта бер иптәше үлемнән коткарып калган, синен якташын. Шәһәрен дә әйтә торган иде. хәтеремнән чыкты Мавзолей сүзенә охшаглнрак исем. Габделнурнын мона бик күнелс булды һәм республикадагы ваграк шәһәрләрне атый башлады. -Менә. менә. Мен зслинск!—диде хатын сөенеп —Кызганыч, ул татар егете Берлинны алганда һәлак була Ирем гел сагынып искә ала иде Хәзер үзе дә юк инде Яралары күп иде шул Чыгып киткәндә бу миһербанлы апа солдатка тагын бер бөтен ипи сузды Иптәшләренә алып кайт! XI Бер атнадан ефрейтор Гаделждпопны яш ын сүндерү частена күчерделәр Теге өлкән лейтенант тәки сү зендә торган: бөтенесен үзе хәл иткән Ойе. мондагы хезмәт, кем әйтмешли, шикәр түгел, бермә-бер авыр катлаулырак та. хәтәррәк тә. Чөнки янгынның графигы юк. көне-сәгате дә билгеләнмәгән—теләсә кайсы вакытта машинага төялеп чыгып чабарга кирәк булачак! Яшерен, үтә дә мөһим һәм зур объект остснә. әле хәрби шәһәрчек һәм граждански халык яшәүче поселок, ана терәлеп торган авыл да бар Бөтенесе өчен фәкать ике машинасы булган команда җаваплы Аннары, монда кеше дә аз. расчетта һәркемнең үз урыны, үз вазифасы билгеле. Ләкин болар Габделнурны өркетми, киресенчә «хезмәт авыр булган саен ул—мактаулырак». дигән төшенчә егетнен аңына сеңдерелгән. Аны егетләр белән таныштыргач, өлкән лейтенант бөтен хуҗалыкны күрсәтеп чыкты. Иваново шәһәрендә махсус хәрби училище бетергән бу офицер уз эшенен-хезмәтенен чын остасы булса кирәк, кул астындагы техниканы, җиһазларны бөтен нечкәлекләренә кадәр иренмичә тәфсилләп аңлатты. —Янгын сүндерүчегә физик көч, житезлек һәм курку белмәс йөрәк кирәк!— диде ул.—Ләкин башсызлык түгел! Саклык, бер-беренә ярдәмгә килү—безнең хезмәтнен төп шартлары, пожарный өчен ин мөһим сыйфатлар. Габделнур шунда "пожарник” сүзе белән “пожарный”нын аермасын да белде. Авылда янгын сүндерүчеләрне пожарник, дип йөртәләр. Баксан. пожарник түгел, ә пожарный икән алар. Чөнки янгынга дучар булып, хәер сорашырга чыккан кешеләргә әйтелә икән “пожарник" сүзе. Офицер янгын сүндерүнең тарихына да кагылып үтте. —Патша Алексей Романов 1649 елнын 30 апрелендә “Шәһәр иминлеге турында” Указ чыгара. Шулай итеп, Россиядә профессиональ янгын сагы оештырыла. Ә Петр Беренче исә, гомумән, агачтан йортлар салуны тыйган. Шулай да янгыннар булып торган. 1812 елда, Наполеон шәһәргә кергәч, Мәскәү оч тәүлек яна. 1907 елдан исә мичкәле арбаларны машиналар алыштыра башлый, каланчалар төзелә. Габделнур өлкән лейтенантның сүзен җөпләп, баш кагып кына утырды Шулай да ул әйткәннәрнең кайберләре таныш икән. Лермонтовнын: “Скажика. дядя, ведь недаром, Москва, спаленная пожаром, французу отдана?.. ” дигән, уку программасына кертелгән юллары хәтеренә килде. —Янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе жинелрәк,—дип сүзен дәвам итте Лукъянчук.—Безгә объектны карап-тикшереп тору вазифасы да йөкләнгән Анда игътибарлы булыгыз, тиешле-тиешсез урыннарга кермәгез, коралларга кагылмагыз, артык сораулар бирмәгез. Безнен бурыч—профилактика һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Бер атна эчендә Габделнур командирлар, Заранка кебек дуслары һәм бүтән солдатлар ярдәмендә каланчадагы тәрәзәләргә пычкы теше сыман киртләч җайланмалы баскыч—“штурмовка" куя-куя дүртенче катка менәргә, житен жинсәләр күтәреп тар гына бумнан чабарга (менә кайчан искә төшә икән ул малай чакта мәктәп ишегалдында турникта атыну, бүрәнәдән йөгерү, арканнан өскә үрмәләү, биек баскычтан фәкать куллар белән генә югары күтәрелү...), йөгереп килгән шәпкә ике метрлы койма аша сикереп “очып" чыгарга өйрәнде. Ут сүндергеч белән дә үзлегеннән эш итә ала, жинсә башына кидерелә торган көпшә белән су сиптерергә дә булдыра ала. Монда вакыт секундлар белән генә исәпләнә! Сине өйрәтеп-тикшереп торучының кулыннан кесә сәгате (чылбырлы, “штамповка" дигән андый сәгатьне Габделнурнын абыйсы Германиядән алып кайткан иде) шикелле түгәрәк, түшкә асарлык итеп бау таккан секундомер төшми. Баскыч та. көпшә дә, кирәк чакта җиңсәләрне тоташтыручы переходниклар—барысы да дюралюмин дигән материалдан коелган икән. Чөнки, беренчедән, жинел. икенчедән, су тигәч тутыкмый, күгәрми. Габделнур әйткән бер сүзне эләктереп алырга тырышты, тиешле инструкцияләрне һәм кәгазьләрне өйрәнде, һәр күнегүне җиренә җиткереп, шагыйрь әйткәнчә, эшкә чын күнел биреп башкарды; аз гына уңышка да куанды, нормативка сыешкан чакларында шатлыгы эченә сыймады. Кыскасы, ана ышаныч белдергән офицер (җитмәсә, ул әле укыган чорда спортның пожарно- прикладной төре буенча “СССРнын спорт остасы" дигән исемгә дә лаек булган икән) алдында да, бу хезмәтне үз итеп өлгергән солдатлар каршында да сынатасы, булдыксыз ярлыгы тактырасы килмәде. Эчен-тышын айкап бакмыйча бернәрсәне дә юньләп белмәячәген яхшы аңлаганга күрә ул гидрант һәм колонкаларның да. машинадагы насос ише механизмнарның да төзелешен, эш принцибын һич иренмичә жентекләп өйрәнде Шулай дәртләнеп йөргән көннәрдә ул хат алды. —Гаделжанов, бие!—диде почта китерүче солдат — Сина биш хат! Дүртесе Кронштадттан ук әйләнеп кайткан. Син китеп өлгергәнсең, күрәсен. ә бусы туры монда килгән, почеркы бик матур, кызлар язуына охшаган Кулын югары күтәргән солдат Габделнур үрелүгә читкә тайпылды. —Шаяртма. Бие! Нишләсен, йоласы шундый булгач, егет тыпырдап алды, башкалар кул чабып торды. Инәүвәл конвертлардагы адресларга күз салып чыкты: Әлмәтгән кңтгәне. чыннан да, Рәйсәнәдән икән; Коспаш шәһәреннән—шахтадагы туганнан туган абыйсыннан; Азнакайдан—гашчы булып эшләүче классташыннан; Ерак Көнчыгыштан—балык тотудагы күрше егетеннән; авылдан—колхозда тракторчы булып калган яшьлек дустыннан Билгеле, иң башта сөенә-сөенә Рәйсәнә хатын ачты. Ләкин... андагы хәбәр егетнен башына күсәк белән китереп органнан ким тәэсир итмәде. « Син бик әйбәт егет. Ләкин... Гафу ит син мине. Чөнки мин сонгы вакыгга бик күп уйландым, озак баш ваттым һәм сине анладым: син музыкага тартыласың, рәсем ясыйсын, нечкә күнелле, хисчән егет. Бәлки әле укырсын да... Син әле үз юлыңны табып бетермәгән сыман тоелдың Егерме яшь— нәрсә ул?! Бигрәк тә егетләр өчен. Ә мин жир кешесе. Мин инде бүтән укымыйм Кияүгә чыгып, бәби табып, балалар үстереп, табигать алдындагы вазифамны үтәп, иремә әйбәт кенә хатын булачакмын Мине әни шулай тәрбияләде. Шәһәр кызы булсам да мин авылча үстем. Шуңа күрә мина ачу саклама, каргама да. каргышы башына төшә күрмәсен. Минем әни гел шулай ди. Матур гына аерылышыйк. Хуш Мин сине онытмам Ир малай тапсам, синең исемеңне кушармын... Габделнур. гафу ит. Менә сине көтә алмадым. Мин кияүгә чыгам. Кабат мина хат язма Хуш!..» Егет хатны бер укыды, ике... Ләкин андагы жөмләләрнен эчтәлеге үзгәрмәде, хәрефләр урыннарын алыштырмады Ачык һәм конкрет язылган сүзләр тезмәсе бераздан гына яшь егетнен түнгән миенә барып житге Ул аптырап калды. Ничек була соң әле бу? Бер ел гына үтте ләбаса Анын китүенә бу айда нәкъ бер ел тулды. Бүтәннәр көтә иде бит. өчәр ел Заранка—зирәк акыллы егет, дустының коелып төшүен сизде Янына килеп утырды Чөнки хат алу ул гел сөенечле хәбәрләр генә түгел, һәркемнең ое. әти-әнисе, туганнары—үз мохиты бар. хәвефле хәлләр дә килеп ирешүе ихтимал. —Нәрсә бар?—дип сорады ул. Анын да гел елмаеп диярлек торган кызгылт йозенә борчу чыккан иде. Габделнур ана конверты белән хат сузды —Менә, укы,—диде ул битараф караш, төшенке күнел белән һәм. дустынын йөзендә аптырау галәмәте чагылганны күреп, конвертны кире алды —Гафу, син бит татарча белмисен... Кыз кияүгә чыккан. —Ничек? —Үзем дә шуңа аптырыйм. Солдатларның бер-береннән сере булмый. Заранка Рәйсәнә турында белә иде. Дустынын альбомында кызнын карточкасын беренче тапкыр күргәч —О, маргейтес гражес!—дип сокланган иде (Аларча, чибәр кыз. дигәнне аңлата.) Бүген Заранка булдыра алганча Габделнурны юатырга, анын хәленә керергә тырышты Ике катлы бинаның өскесендә казарма, аста янгын сүндерү машиналары гаражы, кечкенә генә ял бүлмәсе, мастерской кебегрәк урын, җиһазлар куелган бүлмәләр иде. Бераздан Габделнур, урындыктан торып тәрәзә янына килде. Шәрәләнеп калган шыксыз агачларга карады. Аларнын өске ботаклары һавага сузылган ялварулы бихисап кулларны, бармакларны хәтерләтте. Алар арасында ике саескан нәрсәдер бүлешә алмыйча даулаша—ботактан-ботакка сикерешә... <• Боларга да дөнья тар, нидер җитми...» Егет көне буена боегып йөрде. Төштән сон. фотоальбомын ачып, озак кына Рәйсәнәнен сурәтенә карап утырды. Гүя анын йөзен хәтерендә калдырырга теләгәндәй, аскы ирене белән ияге арасындагы үзенә килешеп торган кечкенә миңенә хәтле игътибар итте, һәр чалымы таныш. Егет хәтта рәсем артындагы язуына кадәр ятлап бетергән иде инде: “.. Мин бәхетле шундый өзелеп-өзелеп юксынырлык кешем булганда”. Әйе, Габделнур да бәхетле иде. Менә бүген ул бәхет юкка чыкты Гүя ул сокланып туймаган аяз күкне кара болыт басты, гүя җылы суында коенган якты күл өстен салкын боз каплады. Саклап кына куенында йөрткән кадерле әйберсен югалтты ул “Ярар, башны ташка орып булмый!—диде егет кисәк кенә һәм карточканы альбомнан куптарып алды да ачу белән тураклап атты.—Хуш! Син дә... Хуш!!” Ләкин күнел түренә кереп урнашкан гүзәл фәрештәне тиз генә куалап җибәреп, исемен йөрәгеннән сызып ташлап буламы сон?! Кичке якта ул дежурда иде. Кабул итү беткәннән сон урамга чыкты. Гараж каршында туктады Башы ничектер миңгерәүләнеп калды бугай. Кая барырга, дигән сыман алга карады. (Гәрчә, дежурствоны ташлап беркая да китмәсен белсә дә.) Анда урман, объект. Урманы калын, куе, чын карурман. Юаныч табарга теләгәндәй бик озак анын биек агачларына карап торды солдат. Эченә кереп китсән иде шул карурманның, йөрсән иде адашып, кайгы-хәсрәтенне басып, җырлап... “Карурманга кермәс идем, карурманда атларым; кычкырып җырламас идем, бик ямансу чакларым.Габделнур. тиктомал монда чыгып басуына хәйран калгандай, як-ягына каранды, карашын өскә юнәлтте. Күк йөзендә сирәк болытлар йөзә. Кояш баеп килә. Болытларга гүя ут капкан—барысы да кызгылт төскә манылган, ә астарак, бөтен көнбатыш тараф кып-кызыл—болытлары да. арасындагы ачык урыннарда... Кояш үзе күренми инде, ә кызгылт ялкыны ярты күкне, бөтен әтрафны чолгап алган... Гүяки ялкын капкан бөтен дөньясына. Аны ничек сүндерәсе булыр иде. бу кадәр ялкынны йөгәнләрдәй көч-куәт юк бит әлегә кешедә... Анын да йөрәге мөлдерәмә сагыш, эче тулы ялкын. Ничек сүндерергә? Дәртләп кабынып ничек янып үлмәскә? Ничек үзендә сыгылып төшмәслек көч-дәрман табарга? Башны алып кая олагырга? Аһ-зарынны кемгә сөйләргә дә. тубалдай газиз башкаеңны кемнен тезенә куярга? Кем басар синең тау дәрьясыдай йөрәк ярсуыңны?.. Кайгысын эченә йотып күпме йөри алыр ул?.. Икенче көнне, «иреккә» чыккач, Заранка аны мәжбүри рәвештә диярлек клубка алып китте. —Әйдә клубка барабыз. —Нәрсәгә? —Анда бүген танцы. — Ин әйбәте—кибеткә. Үзем сыйлыйм. Дустының нинди хәлдә икәнен яхшы тойган Заранка каты торды. Чөнки белә: су тулы савытны ут өстендә озак тотсан, ул кайнап чыга һәм түгелә... әгәр парын чыгармасаң. —Юк. Бүген түгел. —Йөргән кызын бармы әллә? —Әйе. Хәрби шәһәрчекнен зур клубы шыгрым тулы Халык чуар: тоташ кара киемле булсалар да коры жирлә хезмәт итәргә мәжбүр. кайчандыр күбесе хәрби-дингез училищеларын тәмамлаган кояз офицерлар һәм төрле сәбәпләр аркасында үзләре теләп хәрби хезмәтне дәвам итүче мичманнар, яшькелт тостәге армия формасы кигән лейтенантлар һәм старшиналар, язмышларын шулар белән бәйләгән яшь хатыннар, матрослар һәм солдатлар, яна өйләнешкән парлар, граждански киемле кыз-кыркын һәм егет-жилөн Күбесе оркестр уйнаган көйгә зур. иркен фойе уртасында бөтерелә. Кайберләре дивар тирәли яисә ишек катында басып тора, утырганнар да бар Күп тә үтмәде, ишектән кергән ике кыз туп-туры Габделнурлар янына килеп басты. Исәнләштеләр. Заранка кызларны дусты белән таныштырды һәм бераздан кечерәк буйлысын танцыга алып кереп тә китте. Габделнурга. башын чак кына ия төшеп, икенчесен—калкурак һәм тазарак гәүдәлесен— биергә чакырудан гайре чара калмады Кызнын биюе ярыйсы гына, сүзгә дә кесәгә керә торган түгел—теле- телгә йокмый, кыюлыгы да җитәрлек: вальсның беренче хәрәкәтеннән үк егеткә сарылды Уртак сүзләр бик тиз табылды. Кызга егет ошады. Берәр сәгать биегәч, як-ягына каранды ла. үрелебрәк. Габделнурнын колагына пышылдады —Качабызмы? -Кая? — Миңа. Мин бүген үзем генә. Егет артык сорау да бирмәде, кыстатып та тормады. Юкса, ялындыра башласаң, бу чибәр нәрсә аны калдырып, бүтән белән китәргәлә күп сорамас Ни булса, шул булыр, тәвәккәлләргә кирәк! Дөньясы бодайга киткәч, нигә әле ул намус саклап ятарга тиеш! Яшьлек бер генә килә ләбаса. Ул бит басса бакыр изәрдәй таза егет, төс-кыяфәте лә кешедән ким-хур түгел Ир-атка, җиккәндә ат куркып китмәслек булса ярый инде, дип әйтс&зәр дә, кыз- кыркын кемне сайларга икәнен үзе белә, теләсә кемгә килеп сүз катмый Монарчы Габделнур үзен, һәрхәлдә, маймылдан чүт кенә каитышрак саный иде—насыйбы чыгар Ана да табылыр ... Менә инде берсе табылды да. Биш катлы йортка җигәрәк. кыз фагир номерын әйтте һәм Мин алданрак керәм.— дип. кулын егегнен биленнән алды, жәлт кенә култык астыннан чыгып, китеп тә барды Кызаны коридорда каршылады —Шаулама, әкрен генә кер!—диде ул аның колагына авызын якын ук куеп шыпырт кына.—Кызымны уятырсың Габделнур ачык ишектән килеп керүгә үк. ут та алдырып тормыйча. Зоя анын шинелен, фуражкасын һәм итекләрен салдырып, бүлмәгә уздырды Сабырсы зланып солдатның корычтай таза гәүдәсен кочарга, иреннәреннән үбәр1ә кереште Икесе дә ашык-пошык чишенгәч, караватка ятты һәм бераздан, исерек кешедәй сөйләнә-сөйләнә. «тукта, юләркәй, анда түгел, ашыкма, менә шулай*, дия-дия егетне “тирбәтергә" кереште. —Син беренче тапкырмы әллә’—дип сорады ул. хәлсезләнгән гәүдәсен ятакта таратып ятканда —Әйе. . .—диде үзен ничектер бушанып казган хәлдә сизеп, чазкан яткан Габделнур чак ишетелерлек итеп Шуннан хатын калкынып, шатлыгыннан елмая-елмая, дымлы куллары белән егетне янә чорнады, көйдереп алырдай кайнар иреннәре белән үбәргә кереште. Милыйтымой. Хорошенький Чистснький Мин сине үзем барысына өйрәтермен... XII Яңа урыңда Габделнур солдатлар белән бик тиз уртак тел тапты. Билгеле, аны да беренче көннәрне сынап карадылар. Отделение командиры бик җитди кыяфәт белән ана бер бит кәгазь бирде. — Ефрейтор Гаделҗанов. менә шушыны матур итеп, үзегезнең фамилиягезне куеп, күчереп язарга кирәк. —Есть. —Тик башта укып чыгыгыз. Бу—беренче отделение солдатының шәхси социалистик йөкләмәсе иде. Габделнур укый башлады һәм өченче пунктта төртелеп калды. Чөнки анда: “Узган ел өч янгын сүндергән идем, быел бишне сүндерергә йөкләмә алам", диелгән. —Иптәш сержант, монда хата киткән,—диде ул.—Янгынны алдан белеп булмый. Формулировкасын үзгәртергә кирәк. Боларны сырып алган солдатлар бердәй көлеп җибәрделәр. Шунда гына егет моның шаяру икәненә төшенде. Сержант әле һаман «җитди чырайлы* иде. Ул. солдатларга карап, күз кысып алды да шыттыруын дәвам итте. —Син. Гаделҗанов. бер дә кайгырма, янган әйбер череми ул,—диде.— Янгын чыгып, сүндерә алмыйча калганда да исен китмәсен. «иптәш командир, янгын сүндерелде, йорт янып бетте», дип чатнатып әйтеп бир. —Аңлашылды,—диде Габделнур елмаеп.—Шулай итәрмен. —Менә, акыллы кешегә бер әйтүдә үк барып җитә Монда ике рәтле гармун бар иде. Габделнур бер дә иренмичә еш кына аны кулына алды, урыс көйләрен дә сайрата башлады. Ул да ярдәм итте ахры. Аны стена гәзите редакторы итеп куйдылар. Бусы командирларга ошады. Әгәр син хөрәсән ялкавы булмасан. һәр җирдә яраталар.. Хезмәттән зарланмады, ни кушсалар да авырыксынмыйча башкарды. Хәтта арттырып җибәргән чаклары да булды: «камытының олысын кияргә. «бүрәнә»нен авыр башын күтәрергә тырышты. Әлбәттә, болар иптәшләре тарафыннан бәяләнмичә калмады. Биредә халык санаулы гына, һәрчак сугышчан әзерлектә торырга кирәк, ул-бу була калса бер-беренә ярдәмгә килү кадәресе дә бар бит әле. Шуңа күрә солдатлар һәм сержантлар дустанә яши иде. Гадәттәгечә, егетләр төрлесе-төрле төбәктән хезмәткә алынган, холыкфигыльләре дә аермалы, белем дәрәҗәсе һәм тормышны танып белүләре дә үзгә. Постнов фамилияле егет, мәсәлән. Мәскәүнең үзеннән. Башка егетләр белмәгән күп нәрсәләр ана таныш, бөтен илгә билгеле бер атаклы футболчы белән күршеләр икән. —Ул институтта ун ел укый инде,—дип көлдерде.—Аягы ашаткач, баш кирәк түгел бит. Ләкин Постновта кәпәренү дигән нәрсәнең әсәре дә сизелми. Югыйсә, үзе беренче разрядлы хоккейчы, капкада торган. Шулай да армиядан кыякламаган. Кызык егет ул. Үзе яшен ташыдай атылган резин шайбаны тота алучы, курку белмәс капкачы, йөзендә ничәмә-ничә җөй. ә үзе тычканнан да курка. Табигать кочагында сирәк була торган чын шәһәр малае. Бервакыт, дежур торганда. Постнов. черем итеп алырга дип. ян бүлмәгә кереп ятты. Ул гадәттә кулын баш астына куеп, ун ягына ята һәм еш кына: “Король—чалкан, саран—йөзтүбән, ә акыл иясе яны белән ята",—дип әйтергә ярата иде. Бу юлы да шулай яткан. Дусты-якташы Лавров, теге йоклап киткәч, жинелчә генә аның җилкәсенә кагылды. —Слава, тартырга бир әле. Янгын командасында хезмәт итүчеләрнең йокысы сак була бит. Постнов шундук сикереп торды —Нәрсә? Лавров гозерен кабатлады. —Тартырга бир әле. Постнов кулын галифе кесәсенә тыкты һәм шул секундта ук кире чыгарды. —Володя. тычканны ал!—дип кычкырып җибәрде ул. Тегесе башын юләргә салды. — Нәрсә? Нинди тычкан9 Кулын күтәргән килеш кырын яткан Постнов еларга җитешеп ялына башлады. —Зинһар ал инде! Кабы белән бирәм папиросны' Кай арада Лавров тычканын тоткан, кай арада дустынын кесәсенә сатып өлгергән, беркем сизмәгән Постнов бик эрудицияле егет. Спорттан тыш музыкага да әвәслеге бар: гитара кылларын чиртә. Музыка мәктәбендә укыган булса да. монда ул җитди музыка уйнамый, сөйләшкәндә дә композиторлар, музыкантлар тормышынын кызыклы вакыйгаларын, көлкеле ситуацияләрен генә искә төшерә. Чөнки урыны башка, кешеләре бүтән! Беркөнне, мәсәлән, иҗат әһелләренең аралашуы хакында сүз иярә сүз чыгып, ул болай дип сөйләп китте. — Пришел Римский-Корсаков к Бетховену в гости Тог начал его угошать Мясковским. Хренниковым. Сметаной и Чайковским Вдруг у РимскогоКорсакова получилось Пуччини Он выбежал на Дворжак. шлеп-шлеп по Глинке Сорвал Лист для Шопена. подумал. что будет Гуно. а получилось Бах и образовалась Могучая Кучка. Әлбәттә, моны аңлар өчен классик музыкадан азмы-күпме хәбәрдар булырга кирәк иде Техникумда нота грамотасын үзләштергән, сольфеджио өйрәнгән, баян буенча дәресләр алган Габделнур беренче җөмләдән үк төшенде сүзнен кемнәр турында баруын, рәхәтләнеп көлде. Һәм бу Постноннын игътибарыннан читтә калмады Шуннан сон ул яна солдатны үз тине күреп йөри башлады. Алар еш кына гәпләшәләр, яшәеш, музыкага карата уй-фикерләре белән уртаклашалар. —Музыка өч компоненттан тора: ритм—йөрәк тибеше, тавыш—күк күкрәү һәм җил. хәрәкәт—җиһанда бар нәрсә хәрәкәттә.—диде Постнов берчакны — Бу борынга заманнардан ук мәгълүм нәрсә, кешеләр шуларга колак салганнар Бәлки моны берәр акыл иясе әйткәндер, һәрхәлдә, солдат үзе уйлап чыгармагандыр. Ләкин ничек кенә булмасын. Габделнур өчен лә Постнов— анын рухына якын әңгәмәдәш иде. Чөнки ул да үзен табигать белән берботен итеп тоя. анын һәр мизгеленә, үзгәрешенә колак сала, ана мөкиббән китеп яши. Кызык инде ул хәрби тормыш Юктан гына да мәзәк табып, уен-көлке белән үткәрергә ярата аны солдат халкы, үз күңелен үзе күрергә, шукланырга тырыша. Беркөнне, старшина казармага кереп, солдатлар белән сөйләшеп торганда. Габделнур үзе белән бер чама буйлы Лавров артына яшеренде Аннан, ике теш арасыннан һава сызгыртып чыгара башлады Ул аны өзек- озек чыгара, тавыш исә сызгыруга түгел, ә нәкъ мәче мияулаганга тартым иде. —Нәрсә бар монда?—дип артына борылды старшина. —Песи баласымы9 — Кайда, кайда?—диештеләр солдатлар юри белмәмешкә сабышып Шуннан старшина ишек төбеннән гүргә таба китте Барысы да анын артыннан иярделәр. «Песи баласы» да алардан калмады. Старшина, иелеп, карават асларын карый, аптырагач тумбочкаларны ача—песи юк. Ә тавыш—бар. Ахырда ул: —Да ну сезне, үзегез тотыгыз!—дип, кул селтәде дә, казармадан чыгып китге^ Йөз метрга йөгерүдә җиңгән Габделнурны өлкән лейтенант Лукьянчук ике атнадан ярышка да куйды. Бу спорт төрен янгынчылар үзара шаяртып «ат спорты» дип йөртәләр. Кирза итек кигән егетләрнең лап-лоп йөгерүен атлар чабуы белән чагыштырды микән берәрсе, әллә башка сәбәпме, кыскасы, читтән карап торучыга бик җиңел сыман тоелса да, ярышка әзерләнгәндә аттан ким тир түкми егетләр. Җитезлек, осталык белән генә түгел, монда әле ярышнын ин соңгы этабыңда тәвәккәл һәм курку белмәс йөрәкле булуын да ярап куя. Дүрт почмаклы, сай, зур гына тимер савытка—протвеньгә—су кушып бензин салынган. Ярыш вакытында ана ут төртәләр һәм спортчы-янгынчы шуны сүндерергә тиеш. Габделнур башта командир өйрәткәнчә эшләргә исәп тотса да, никтер ул уеннан кайтып, савытнын эченә үк керергә ниятләде: ут сүндергечне як- якка боргалап, тиз генә ялкынны ялмап алмакчы булды. Бит-кул пешү дә, киеменә ут кабу ихтималы да аны куркытмады, фәкать тизрәк сүндерсен генә! Спорт ярышларында була торган азарт биләп алды егетне. Ул йөгереп килгән уңайга савыт эченә кереп, ут сүндергечне як-якка боргалый башлауга, майор погоннары таккан баш судья аты-юлы белән акырып җибәрде: — Выйди немедленно! Синен аркада төрмәдә утырасым килми! Чык! Габделнур берни дәшми савыт читенә чыгып басты һәм, иелә төшеп, ут сүндерүен дәвам итте. Майор әле һаман тынычлана алмый иде. —Син нәрсә, егет, янып үләсең килдеме әллә?! Кабат алай эшләмә! —Алай тизрәк,—диде Габделнур ана карамыйча гына. —Ә шунда янып китсән?! Ярыштан соң спортчылар янына хезмәттәшләре җыелды. —Ну син майорны астына җибәртген! —Ул хаклы!—диде өлкән лейтенант Лукьянчук, ләкин артык орышмады, чөнки бүгенге ярыштан бик канәгать калган иде.—Озакламый Костромага барабыз. Ныклап әзерләнегез! Габделнур моңа бик шатланды. Бераз сөйләшеп торгач, казармага юл алдьшар. ...Костромада шулай ук сынатмадылар. Ярыштан сон шәһәр күрүдә насыйп булды. Ул таулар-калкулыклар өстенә салынган, Идел буендагы борынгы кала. Романовлар династиясенең патшалык итә башлавы да шушы тирә белән бәйле: урыс патшасына хезмәткә күчкән бер татар морзасы нигез салган Ипатьев монастыре, Домнино авылы (Романовлар гаиләсенең нәселдән килгән утары), Иван Сусанинның Михаилны поляклардан коткарып калуы, сонгысынын тәхеткә утырырга ризалык бирүе... Шулай да ин истә калганы ярыш та, шәһәр дә түгел, ә бу шәһәр командасыннан бер егет белән танышу булды. Дөресрәге, сержант үзе килеп Габделнур белән күреште. Ул Кострома каласының “Татар бистәсе”ннән булып чыкты. (Иделнең сул ярында шундый урын бар икән.) Ефрейтор Гаделҗановны кунакка чакырды егет, адресын да калдырды. Габделнур, рәхмәт әйтеп, анын чакыруын кабул итсә дә, аларга барып чыга алмаячагын яхшы белә иде. Шулай да әллә кайдагы, кем әйтмешли, җәһәннәмдәге бер ерак калада үз кешеңне күрү, җитмәсә, үз телеңдә (сержантның, вата-жимерә булса да, бик тырышып ана телендә аралашасы килә иде) бер-ике авыз сүз сөйләшү бик рәхәт иде. ...Габделнурларга объектта янгын куркынычсьшыгы кагыйдазәренен төгәл үтәлешен тикшерү вазифасы да йөкләнгән иле. Беркөнне атар, ике солдат, икенче проходнойдан (әле өченчесе дә бар. ләкин анын аша фәкать офицерлар гына керә ала иде) эчкә узып, корал һәм запас җиһазлар сакланучы складларны карарга киттеләр. Бер бинага кергәч, әле яна гына агач әржә эченнән чыгарылган, өстәл зурлыгы бер җиһазга тап булдылар Корпусына бәләкәй генә катай кисәге дә ябыштырылган Язуны укыгач Габделнурнын күз төпләре дымланды —Якташ, саумы?!—диде ул үзе дә сизмәстән жиһазнын салкын тимер корпусын сыйпап. Чөнки ана «Казан компрессорлар заводы» дип язылган иде. —Нәрсә бар?—дип сорады Заранка иптәшенен туктап катуын күргәч. Язуны укыгач, ул дустынын халәтен аңлады, гадәтенчә елмаеп читкәрәк китеп торды. Армияда да саксызрак әйтелгән, кешенен мин-минлегенә тия торган сүз җавапсыз калмый. Бервакыт, аскы катта шаярганда (көч-куәте ташып торган яшь-жилкенчәк тик тора беләмени?!) Габлелнур Лосев фамилияле солдатның муенын ялгыш катырак кысты, ахры. Теге, кызарып-бүртенеп. көчкә сулу алды да: —Татарин!—диде. Ничек тиз булгандыр, соңыннан Габделнур үзе дә аптырады ул каршында еламсырап торган Лосевка киерелеп бер тартты Бичара Лосев калай белән тышланган түгәрәк мичкә барып сыланды Монда булган егетләр—Постнов. Лавров, Тресков—бер сүз әйтмәделәр. Лосев, лышык-лышык борын тартып, икенче катка менеп китте. Ул Вологда өлкәсеннән армияга алынган, беренче елын гына хезмәт итүче солдат иде. Уртача буйлы, сипкелле, тырпаеп торган сары чәчле, дөнья күрмәгән—монарчы беркая да чыкмаган авыл малае. Өч кон буена Габделнурга дәшмәде Аннары килеп, кулын сузды. —Гафу ит. Билгеле, ачу сакламаган бу егеткә Габделнур и надан кул күтәрү түгел, авыр сүз дә әйтмәде Хәер, сәбәбе дә булмады Андый, кем әйтмешли, гадәттән тыш хәлләр сирәк була. Күбрәк бергә җыелып альбом актаралар—фотолар карыйлар, тормыш, кызлар турында сөйләшәләр. Кәеф күтәренке булганда җырлыйлар Мондагы җырларның, билгеле, байтагы солдат хезмәтенә кагылышлы. Кем чыгарган—аны белүче юк. ләкин солдатлар буыннан-буынга аларны бер-беренә тапшыралар. Җырларның исемнәре лә бар "Самоволыцик", “Янгынчы мәхәббәте". Профилактика бүтән". "Гашыйк янгынчы җыры". “Картлач-янгынчы анты" һ б Постнов ялындырып тормый үзе гитара чиртә, үзе жыр суза. Замела метель гмлранты. запорошила, Рукава разбросаны вокруг XIII Гимнастерка төймәләрен, каеш прәшкәсен чистартып, итеген көзгедәй ялтыратып, Габделнур беренче этажга—гаражга төште Анда солдатлар ак брезент курткалар киеп, кечкенә батга тагылган кин бил каешлары буып маташалар иде. Ул да тиз генә өс киемен һәм башына кы зыл йолдызлы яшел каска киеп алды да сафка тезелә башлаган егетләр янына килеп басты Уен-көлке, сөйләшүләр тынды, чөнки гаражда Лукъянчукнын биек фуражкасы һәм сипкелле йөзе күренде Дежур сержант ике отделениене дә сафка тезеп, янгын сүндерүчеләр начальнигына рапорт бирде. —Иптәш өлкән лейтенант... Гәүдәсен төз тотып йөрүче командир, рапортны кабул иткәч, яшь офицерларга хас таләпчәнлек белән һәрберсенең өс киемен тикшерде, устав һәм инструкция буенча белергә тиешле кагыйдәләрне сорады. —Сез үзегезнең нинди частьта хезмәт итүегезне, сезгә Хәрби Диңгез флотының гаять әһәмиятле бер объекты ышанып тапшырылганын исегездән чыгармагыз,—диде ул башта инде солдатлар яттан белгән сүзләрне кабатлап, аннары өстәде —Бу арада көннәр бик коры тора, объектта, хәрби шәһәрчектә һәм поселокта да янгын чыгу ихтималы бик зур... Инструктаждан сон солдатлар ялтырап торган кызыл буяулы машиналарны, аларга урнаштырылган янгын сүндерү җиһазларын элекке сменадан кабул итеп алдылар. Отделение бер тәүлеккә дежурга басты. Балта тагылган кин каешларын, брезент курткаларын һәм каскаларын салып, стена буендагы озын эскәмиягә тезеп куйдылар. Габделнур иптәшләре белән бер-ике партия домино, шашка уйнады, берсенең фотокарточкалар альбомын карап утырды. Дневальныйны алыштырыр алдыннан гаражга кереп, машинадагы әйберләрне янә бер тапкыр барлап чыкты, эскәмиядәге киемен, йөгереп килгән унайга киярлек итеп, җайлабрак куйды. «Белмәссең дөнья хәлен. Чыннан да бу арада бик эссе...» Отбойдан сон өске каттагы йокы, астагы дежур бүлмәләре тынып калды Өлкән лейтенант белән старшинаны озаткач, отделение командиры: —Мин бераз черем итеп алам,—диде һәм күрше бүлмәдәге койкаларнын ишек катындагысына барып ятты. Габделнур гараж ишеген ачып куйды. Өстәл тартмасыннан кичтән әзерләп куйган конверт белән чиста кәгазь, гимнастерка изүен ычкындырып эчке түш кесәсеннән авторучка алды. Конвертка, мәктәптә матур язу дәресендәге кебек, хәрефләрне тигез тезеп, әкрен генә адрес һәм әтисенен исем- фамилиясен язды. Аннары ак кәгазьгә хатның беренче юллары төште. «Исәнмесез, хөрмәтле әти һәм әни! Сезгә үзенен кайнар солдат сәламнәрен озатып, тормышыгызда унышлар һәм үзегезгә нык сәламәтлек теләп калучыны улыгыз Габделнур дип белерсез...» Аннары егет әбиләренә, туганнарына һәм агай-энеләргә, берәм-берәм исемнәрен атап, сагынычлы сәламнәр юллады. Йөрәк жылысы белән сугарылган, күңел түреннән чыккан хисләрен тәфсилләп, ничек барысын да күрәсе килүен, сагынуын кәгазьгә төшерәсе дә килә, ләкин аларнын—уй-борчуларынын бөтенесен дә бәйнә-бәйнә тезеп китсә, артык төчеләнү булмасмы, мон-зар булып ирешмәсме, дип тә шиккә кала. Язуыннан туктады. Каршыдагы телефонга, яндагы тәрәзәгә карап, бераз вакыт уйланып утырды. Күрше бүлмәдә иптәшләренең тигез сулап йоклавы, вакыт-вакыт койка пружинасы шыгырдавы ишетелә. Тәрәзәдән төшкән ут яктысында казарма каршындагы агач яфраклары, солдат куллары шомарткан турник тимере ялтырап күренә. Арырак—бруслар, ике баганага эре ятьмә тартылган волейбол мәйданчыгы, солдатлар уйнаганны карарга килүчеләр өчен куелган тар эскәмияләр. Солдат тормышына тәмамысы ияләнеп җиткән булса да, үзе язганда яки ерак-ераклардан килгән сәлам хатларын укыганда анын күзләре кымырҗый, күңеле җилкенә, алгысый башлый, йөрәге сыкрый, кысылып-кысылып куйгандай итә. Юк, анын йөрәге әле, әбиләре әйтмешли, сөбханалла, ул анын кайда икәнен дә белми. Бу—сагыну, җирсү аны шулай дулкынланырга мәҗбүр итә, шул хәлгә китереп җиткерә. Көндез алай ук түгел, иптәшләр белән, хезмәт белән вакыт сизелми дә диярлек уза. Ә төннәрен йоклый алмыйча ятканда яки үзе генә каттан мизгелләрдә аны әйтеп бетергесез, берни белән дә басып булмас шикелле тоелган, һич чиге-чамасы күрснмәстәй сагыш биләп ала. Ундүрт яшеннән, әле яна гына балигъ булган бата яшеннән, өйдән чыгып китү, туганнарыннан, өеннән-жиреннән аерылу—аны һәрдаим бимазатап. иорәк бәгырьләрен телгәләп, гел эчтә нәрсәнедер тырнаштырыпсызлатып тора иде. «Бар бит ул бәхетле кешеләр!—дип куя кайчак Габделнур — Үз өендә, ата-анасы. кардәш-ыру янында гомер ки...* Шулчак шык иткән тавыш ишетелде. Габделнур башын күгәрде. Өске каттагы телефон станциясеннән торба буенча жетон—номер сугылган калай кисәге төшергәннәр иде. Солдат сикереп торды. Йөгереп барып жетонны ашы Шул секундта тревога кнопкасына басты. Үзе уктай атылып гаражга керде. Тревога сигнатыннан дивар зынлап торды, дежур бүлмәсе шундук хәрәкәткә килде. Солдатлар, дәррәү урыннарыннан торып, дөбер-шатыр гаражга йөгереп керделәр. Артык сүз юк. Хәрәкәтләр өхтексез булып торган күнегүләр дәвамында кабат-кабат чарланган—төгәл, бернинди каушау, атан-йолан карану, кием эзләп маташу, этеш-төртеш яки тиктоматга унга-сулга бәрелешү, болганыштулганыш галәмәте юк Берничә секундта киенеп, машинага утырдылар Шак-шок кабина ишекләре ябылды. Ул арада Чхиквадзе стартерга басты. Габделнур жетонны шофер белән янәшә утырган отделение командирына бирде. —Икенче проходнойга!—диде ул Шотага карамыйча гына һәм кая барырга кирәген әйтге. Машина гараждан чыккан уңайга ике тапкыр әче итеп сирена улатты һәм. уңга текә борылып, таш юлдан чапты. Объектка керә торган проходнойдагы солдатлар зур тимер капканы кин итеп ачып куйганнар иде инде. Берсе, оч бармагын погонына куеп, объектта кем барын аңлатты һәм. —Батя!—дип. телдән дә кычкырып, кулы белән алга ишарәләп калды. Сержант шоферга: —Ку!—диде. Әйтмәсә дә була иде. чөнки Шота үз эшен яхшы белә торган егет. Объектын ин аргы башына килеп җиткәч, йокылары качкан солдатлар, кулларын артка куеп басып торган тулы гәүдәле, кыска муенлы полковникны—часть командирын һәм әледән-але сәгатенә карап торучы, озын буйлы штаб начальнигын күрделәр. Машинаны тиз генә бассейн янына урнаштырып, жинсәләр суздылар, «янгын* сүндерергә әзерләнделәр. Беләк юанлыгы житен җиңсәләрдән су килүгә сержант саф адымы белән аткән офицер каршына барып басты, честь бирде һәм әзерлек турында белдерде. — Иптәш полковник . Канәгатьлете йөзенә чыккан командир рапортны тынлагач, кулын селтәде Бу аның. отбоИ. дигән сүзе иде Отделение сафка тезелгәч, ул —Тиз килеп җиттегез!—дип мактады —Сезгә рәхмәт белдерәм! Суланып авырайган житен жинсәләрне машинага төяп, тирләп-пешкән солдатлар кире гаражга кайттылар Аларны өлкән лейтенант Лукъянчук. старшина (яши торган фатирлары шушы озын бинаның икенче башында гына иде) һәм монда калган расчет каршы алды. Машинага коры жинсатәр куеп, юешләрен гараж эченә кибәргә элеп, техниканы тәртипкә китергәч, солдатлар тагын ял итәргә яттылар Габделнурның вакыты әле чыкмаган иде Ул үз урынына утырды. Тавышлар тынгач, кемдер өстәл тартмасына салып ку йган баягы язылып бетмәгән чатын алды. Егет, фикерләрен жыеп. бераз уйланып утырды Уңышлы үткән тревогадан соң аның күнеле күтәренке иде Менә бггт. әгәр чын тревога булса Мондый вакытларда Габделнур үзендә һәрвакыт горурлык хисе тоя Әлеге тревогадан соң бик нык дулкынлану кичергәнгәме, ул зиһенен бер ноктага туплый алмады. Хатны бер читкәрәк этәреп, өстәл тартмасыннан инглиз язучысы Голсуорси китабын алып, кичә тукталып калган төшенә кыстырган кәгазьне өстәлгә ташлады да. укый башлады. Романдагы вакыйгалар аны үз эченә алып кереп китте, бит арты бит ачылды. Күпме вакыт үткәндер, укуга мавыгып, ул тиз генә әйтә дә алмас иде, мөгаен, кинәт Габделнурны сискәндереп, телефон шалтырады. Ул трубканы алды. Трубкада ашыгудан тотлыга-тотлыга сөйләгән хатын-кызнын өзек-төтек чәрелдек тавышы ишетелде. —Пожарный!.. Яна!.. Поселокта яна'. —Нәрсә?—дип сорады Габделнур.—Тыныч кына әйтегез. —Яна! Сарайлар яна! Тизрәк! Зинһар! Бик нык... Сөйләшкәндә үк урыныннан сикереп торган Габделнур телефон трубкасын оясына ташлады да тревога кнопкасына басты... Ярты минуттан кызыл машина, утларын яндырып, улаган сиренасы белән төнге тынлыкны ярып, янгын сүндерергә чыгып чапты Хәрби шәһәрчектә, объект кебек, урман эчендә, куе булып үскән биек нарат һәм чыршы агачлары арасында урнашкан иде. Июль челләсендә әлсерәп, моңсуланып утырган агачлар фара яктысында берәм-берәм артка чиктеләр. Машина якынлашуга КППнын тимер капкасы шар ачык иде инде. Машина ажгырып хәрби шәһәрчектән чыгып та китте. Алда, поселок урнашкан иңкүлектә, һавага төтен күтәрелә, ялкын телләре айкала-чайкала отыры биеккә үрләп төнге бушлыкта нидер кармалыйлар, каяндыр астан, ике катлы йортлар артыннан, бертуктаусыз күтәрелгән очкыннар тирә-юньгә һәм югарыга таба чәчрәп, янгынның инде шактый нык җәелгәнен һәм аны сүндерү җинел генә булмаячагын искәртәләр иде. Отделение командиры объекттагы, хәрби шәһәрчектәге һәм поселоктагы барлык «кое»ларнын кай тирәдә урнашуын, алардагы гидрантларнын нинди хәлдә икәнен биш бармагы кебек белә иде. Чөнки өченче елын төгәлләп килүче бу сержантка еш булып торган тревогалар вакытында аларнын һәммәсен дә карап-барлап чыгарга туры килде. Әйе, күнегү-өйрәнүләр бер нәрсә, ә бүгенге янгын—алар өчен житди сынау. Ике тоннадан артык су сыйдырышлы цистернасы булган авыр машинаны шофер урам уртасына—<• кое» янына китереп куюга, егетләр, «ә» дигәнче кабиналардан коелып, эшкә керештеләр: башы кәкре тимер җайланма белән «кое» капкачын ачып ташладылар, гидрантка машина янтыгының бер бүлкәсеннән алынган колонканы борып керттеләр. Аларнын кулы-кулга йокмады, тиз-тиз генә колонкага басымлы-суыручы ике кыска җинсә ялгап, икенче башларын насоска беркеттеләр. Аннары, төргәкләрнең берсен җиргә таратып җибәрделәр дә башын машинага тоташтырып, икенче башындагы тоташтыргыч “эшләпә”гә янә бер җиңсә ялгадылар, линия суздылар. Һәр нәрсә үз урынында, хәрәкәтләре төгәл, күнегелгән, исәпләнгән... Ә менә янгын берни белән дә исәпләшми: каяндыр вакытлы-вакытсыз исә башлаган төнге җилдә ул отыры көчәя, котырына, дулый, бөтен әтрафны ялмап алырга теләгәндәй өскә һәм як-якка үрли... Поселокның һәр тарафыннан—ике катлы таш йортлардан, озын бараклардан— халык җыела: өс-башына ни туры килсә шуны эләктергән ир-ат, эчке күлмәкчән яки халаттан гына атылып чыккан хатын-кыз, күзләре шар ачылган һәм йокы аралаш ни булганын абайлап та өлгермәгән бала-чага... Кемдә чиләк, кемдә чүмеч димәсәң, кулына нинди савыт туры килгән шуны эләктергәннәр; акырыш-бакырыш, елау-сыктау, хафалану-өзгаләнү машина тавышын да күмә, такта, шифер һәм башка нәрсәләр янган авазлар белән буталып, тирә-юньдәге гарасатка тагын да ямьсезрәк, куркынычрак төс бирә... Габделнур һәм анын иптәшләре үз эшләре белән мәшгуль: колонкадагы краннар ачылды, машина артындагы насос эшкә кереште, җинсәләр су белән тулды, түгәрәкләнде, юешләнде, бер урында энә очы кадәр генә тишек булган икән, бәләкәй генә фонтан хасил булды—аннан өскә таба нәзек кенә булып су чәптерә башлады.. Габделнур дөрләп янган сарайларга мөмкин хәтле якынрак килде дә. жинсә очындагы дюралюмин көпшәне каты куллары белән тоткан хатдә анын кранын ачып җибәрде, дүрт-биш атмосфера басым белән килгән су агымын утнын нәкъ үзәгенә юнәлдерде... Көчле басым астында куылган су юлында ни очраса шуны очырта башлады Көпшәне жайлы-жаисызрак тотсан жинсә пожарныины селтәп атарга да күп сорамый Шуна күрә Габделнур янында анын кулдашы - я рдәмчесе тора иде. Ләкин ялкын бер-берсенә терәтеп корылган егермеләп сарайнын яртысына капкан иле инде. Ул арада сирена улатып икенче машина да килеп җитте. Өлкән лейтенант Лукъянчук «дилбегә»не үз кулына алды, кыска-кыска. әмма солдатларга анлаешлы командалар бирә башлады. Сарайлар ике рәт булып, ате берсе генә яна иде. Шуна күрә, анысын коткарып калу мөмкин булмаганга, ул икенче рәтне саклап калу чарасын күрергә кушты: бер машина исән сарайлар өстенә су бөркергә тотынды. Җыелган һәм әле һаман агылуын дәвам иткән поселок халкы да анына килде: бер сафка тезелеп, чиләкләр белән булса да су биреп тора башладылар Батыррак ир-атлар утка якын ук торып багор, корәк ише нәрсәләр белән сарайларны сүтеште Поселок белән янәшә авыл. Аннан да кулына нәрсә дә булса тоткан ир-атлар ашыга-ашыга янгын сүндерергә килазәр иде Хәрби шәһәрчектән йөгереп килгән солдатлар һәм матрослар, офицерлар һәм мичман-старшиналар да уг сүндерүчеләргә кушылды. Тавыш, шау-шу. кычкырыш-елаш колак төбендә өзлексез шаулап торды Су агымы өскә, аска һәм угнын үзәгенә бәрә Шарт-шорт килгән гавыш өзелми, чытыр-чытыр ниләрдер яна, тирә-юньгә күңелне болгата торган исләр тарала. Өлкән лейтенант Лукъянчук елашып торган хатын-кызлар янына килде —Сарайларда шартлый торган әйберләр юкмы ’ -дип сорады ул. Бензин, керосин ише нәрсәләрдән тыш. хәрби объектта эшләгән кешеләрдә шартлаткыч матдәләр дә булуы ихтимал иде Гәрчә бу мәсьәләдә контроль бик каты булса да, ул әлеге сорауны бирмичә кала алмады Чөнки ул-бу була калса, солдатлар очен командир жавап бирә —Юк. юк!—диделәр хатыннар. Күккә ялкын ургыла, төтен күтәрелә, як-якка очкыннар чәчри Янгыннын туктарга исәбе дә юк. Инде сарайлар рәте бер башыннан икенче башына хәтле тоташ ут эчендә. Алар тирәсенә якын килерлек түгел—температура күтәрелгәннән-күтәрелә бара. Өскә таба берөзлексез чаткылар оча. Күпмедер вакыт узгач, тан беленгәндә һавага зәнгәр төтен күтәрелә башлады, ялкын басыла төште Лукъянчук егетләре армый-талмый эшләделәр. Ләкин ничек кенә тырышмасыннар, бер рәт сарайлар янып бетте Икенче рәтне саклап калдылар Сарайлар тирәсе су белән тулды. Лачтыр-лочгыр су ерып йөри башладылар Киемнәре манма булды. Халык үз сарайлары тирәсендә кайнаша. Солдат-матрослар да шу л тирәдә мәш килә: янган велосипед, мотоцикл, карават башлары кебек тимер-томырлар сөйрәп чыгаралар — Егетләр, пешкән бәрәңге ашыйк!—диде бер матрос иптәшләренә мөрәҗәгать итеп. Ә каравыл ротасыннан килгән солдат —Кая, кем аракыга йөгерә, монда шәп закуска бар!—дип кычкырды. —Нәрсә? —Дуңгыз ите. Аны сырып алдылар. Ул арада икенче баштан берәү: —Монда тагын бер чучка баласы кара күмергә әйләнгән!—диде. Шул тирәдә булган Габделнур. якын килгәч, имәнеп китте. —Кит, юньсез, кеше бит бу!—диде ул. Карарга чирканыч хәлдәге янган кешене анын беренче күрүе иде. Мондый җан өшеткеч күренешкә тап булганы юк иде әле. Халык җыелды. Бер хатын якынрак килде һәм аяк-куллары кара күмергә әйләнгән, чырае да танымаслык хәлгә килгән ир-атнын гәүдәсенә иелеп карый башлады. —Әйләндер әле!—диде бер офицер янындагы солдатка. Янып үлгән кешенен аркасында калган зәңгәр комбинезон кисәген танып. —Шул, үзе!—диде хатын һәм йөрәк өзгеч тавыш белән чәрелдәп ире янына тезләнде.—Витенька. милый!.. На кого ты нас оставил?! Ой! Ой!.. Һәм хатын өзек-төзек сүзләр, аңлаешсыз авазлар тезә-тезә. яртылаш кына калган иренен җансыз гәүдәсен коча-коча илереп кемгәдер ялварырга, кемнедер каргарга, такмаклап еларга тотынды. Моны карап торуы ук, әле ничә сәгать элек кенә исән кешенен. кемнеңдер кадерле иренен, кемнеңдер газиз атасының менә шулай мәгънәсез үлеме, кара күмергә һәм инде хәзер мәеткә әйләнүен күрүе егетләргә дә авыр тәэсир итте. Күбесенең мондый фаҗигале үлем-җитем белән беренче мәртәбә очрашуы иде Хәрби шәһәрчектәге гараждан өч-дүрт машина да килеп туктаган иде. Бераздан, хатыны өеннән алып чыккан одеалга төреп, мәрхүмнең гәүдәсен машина әрҗәсенә илтеп салдылар. Габделнурлар әле һаман пыскыган кисәүләрне сүндерү белән мәшгуль булды. Янгын беткәндә һавага аксыл-зәнгәр төтен күтәрелде. Бөтен поселок төтен исе белән тулды. Әлеге янгынның шаукымы озакка барды. Каян, ничек килеп чыгуы турында сүз күп булды. Дөрес, янгынчыларга тел-теш тидерүче табылмады. Чөнки алар тиз килеп җиттеләр, хәлдән килгәнчә тырыштылар. Ләкин ин хәтәре— өч көн буена егетләрнең тамагыннан юньләп ризык үтмәде. Ашарга утыруга мәрхүм ир-атнын күмерләнгән аяк-куллары күз алдына килә, өстәлдәге ризыктан пешкән адәм итенен авыр исе борыннарына килеп бәрелгәндәй була. Хәтта биредә мул булып үсүче шәмәхә төстәге караҗиләк ашаганда да кисәү күмерләре күз алдына килгәли иде. Бу араларда Габделнур еш кына әтисен, аның сөйләгәннәрен исенә төшергәләде. Дөрес, Галләм абзый, чын мәхшәрнең үзен күргән, кан койган кеше буларак, сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Фәкать сирәк-мирәк, бераз «төшереп» алгач кына, ул үзенең сугышчан дусларын хәтереннән барлый. Аларның—япь-яшь егетләрнең—ачы язмышы, үкенечле үлеме турында да әйткәли иде. Окоптан сикереп чыгып, ингә-ин терәлеп дигәндәй йөгереп һөҗүмгә барганда җан дустына әверелгән солдатның йөрәгенә пуля тиеп, кинәт туктап калуын һәм сүз дә әйтә алмыйча авып җан бирүен күрү бик авыр булгандыр шул. Галләм абзый бигрәк тә бер Кукмара егетенең үз кулында үлүен авыр кичерә иде. «Адресы да хәтердә калмаган, семьясына хат та язып сала алмыйм бит»,—дип уфтана иде ул. XIV Беркөнне, гадәттәгечә кич белән очрашкач, танцы вакытында Зоя Габдел нурга сүз катты. —Ярославльне күрәсен киләме? —Ә минем аны күргәнем бар. хәтта берничә тапкыр, анда ике вокзал барын да беләм: Главныи һәм Московский,—диде егет шаяртып һәм хатыннын тулы булса да жинел биюче, буйсынучан гәүдәсен үзенә тартып, колагына пышылдады —Бүген минем сине генә күрәсем килә —Мин синен карамакта.—дип тыйнак кына көлде Зоя башын күгәрә төшеп егеткә яратып карагач һәм сүзне баягы эзгә төшерде —Син шәһәрне узып барышлый гына күргәнсең бит —Анысы да дөрес Килүен килә дә.. Ничек диләр әле: ожмахка керер идем дә. гөнаһларым җибәрми шул —Ә синен нинди гөнаһларын бар? Гауптвахгага утыртканнары юк шикелле. —Сүз унаенда гына әйтүем. Мин бит солдат Ярославльгә хәтле чыгып китә алмыйм. Безгә рөхсәт монда һәм поселокка чыгу өчен генә бирелә. Шәһәргә бару өчен күп вакыт кирәк. —Әгәр мин сөйләшсәм'’ Габделнур музыка ритмына җай гына биегән хәлдә иннәрен сикертеп куйды. Ул Зоянын әтисе отставкадагы офицер икәнне белә иде инде Күрәсен. шуна аркалануыдыр —Әтиен белән ме? —Билгеле. Лукъянчук ана каршы килмәстер. —Мине дөрес анлар микән сон? —Тыйнаклык большевикларны да бизи —Эш анда гына түгел. Әле иптәшләр дә бар бит Ә мина алар белән хезмәт итәсе. — Бөтен дөньянын бөкресен син генә төзәтеп бетерә алмассын. Әзрәк үзен турында да уйла. —Ярар, сөйләш —диде Габделнур теләр-теләмәс кенә. Әлбәттә, табигате белән кызыксынучан егетнен берничә мәртәбә узып киткән шәһәр белән якыннанрак танышасы, аны сәйран кылып йөрисе килә килүен Ләкин «Ярар, егетләр гаеп итмәс әле Мин алар өлешенә кермим бит Ялга ла кайта алмадым «Әниен каты авырый», дигән пичәтле телеграмма килгәч Епифановны җибәрергә туры килде...» Аннары, дип фикер йөртте солдат, әгәр момкинлек чыкканда файдаланмасан. форсатны кулдан ычкындырсаң, үкенечтә калачак. Тагын кайчан килә әле бу якларга1 ’ Ай-Һай Кем көтеп тора аны Ярославльдә1 ’ Ярый әнә Ленинградны бераз күреп калды. Хәзер анда кайчан барасын? Гомумән, бара алырсынмы. юкмы үз гомереңдә?! Зоя сүзен сүз итте. Шулай да. ефрейтор Гадслҗановнын кулына кәгазь тоттырганда, өлкән лейтенант Лукъянчук кисәтте —Патруль күзенә чалынмаска тырыш Алар вокзалда очрашырга килешкәннәр иде Габделнур беренче килде. Ул һәрвакытгагыча «иреккә» чыга торган киемнән: кыска козыреклы биек фуражка, калын яшькелт китель һәм шундый ук төстәге галифе чалбар, ләкин ул як-якка кабармаган, ә тәненә сыланып диярлек тора, билендә сары аеллы кин каеш, аягында гади кирза итек. Ләкин бар булганы пөхтә үтүклисе—үтүкләнгән, чистартыласы—елкылдый Менә бераздан Зоя да күренде. Зифа буйлы яшь хатын, гаскәриләр телендә «ножки с бутылочкой» дип аталган тыгыз балтырлы, тоз аяклары белән тиз тиз атлап килә иде. Анын өстендә жинелчә җәйге ак кофта белән кара итәк, аягында тәбәнәк үкчәле кара туфли Кулында җыйнак кына ридикюль Чәчләрен чак кына артка җыебрак эләктереп куйган Ләкин аяк атлаганда бераз колрәрәк алтын сыман сары чәчләре җилкәсен каплап, селкенеп-таралыл китәләр; кин. биек мангае. кабарынкы иреннәре, ачык йөзе кояш нурында тагын да яктырак күренә. Иртәнге һаванын сафлыгына, бәхет вәгъдә итүче якты көнгә сөенгән күзләре дә нурлана төшкән; бүген ул бөтенләе белән балкый сыман. Иннек-кершәнне чама белән генә сөртеп бизәнгән, зәнгәр күзле, коңгырт кашлы, тулышып торган яңакларына ятышлы гына озынча юка туры борынлы Зояга егет, беренче мәртәбә күргәндәй, текәлеп карады. Кисәк кенә Габделнурнын күңел түрендә бер хыялый фикер чагылып үтте; каршына Зоя түгел, ә сары чәчле, зәнгәр күзле түбән оч кызы—анын беренче мәхәббәте килсә икән хәзер!.. Зоянын колагындагы кечкенә фирәзә кашлы алкасына һәм ачыграк калган түшенә үк төшеп торган алтын чылбырлы кулонга, бармагындагы алтын йөзегенә—бар булган зиннәтле әйберләрен тагын килүенә дә игътибар итте егет. Шулар янына кофта эчендәге калку күкрәге дә мулдан. Ни генә димә, олырак яшьтәге ир-атнын гына түгел, үз чордашлары егет-жиләннен дә күзе төшәрдәй яшь. таза тәнле, чибәр хатын басып тора иде анын каршында. Егет түзмәде. —Син бүген үтә матур!—дип соклануын яшермичә мактап куйды. —Син мине кызартасын —дип, чыннан да оялыбрак, солдатына яратып карады Зоя. Ә серле өмет белән тулы зәнгәр күзләре: «Кадерен бел. Мин синен өчен, фәкать синен өчен генә бизәндем-ясандым бүген»,—дип әйтәләр иде. Туку фабрикасында смена мастеры булып эшләүче Зоя ярыйсы гына укымышлы да булып чыкты. Бераз гына тирбәлеп барган вагонда кайнар тәне белән егеткә терәлеп шәһәр һәм ана багланышлы вакыйгалар турында сөйләде. —Князь Ярослав Мудрый Которосль елгасы Иделгә килеп кушылган шушы урында, урманга ауга чыккач, бик зур аю белән очраша. Һәм шунда Ярославль шәһәренә нигез сала. Шәһәр гербындагы аю да шуны аңлата диләр.. Габделнур Зояга сирәк-мирәк кенә сораулар да биргәләде, бүтән темаларга да кереп чыккаладылар. Кыскасы, авызга авыз куеп дигәндәй, Ярославльгә барып җиткәнче гәп куерттылар. Кояшлы җәйге көн булгангамы, бу юлы тимер юл вокзалы—Ярославль Главный—аксыл төскә буялган бер катлы озын бина—аларны ачык чырай белән каршылады. Бер катлы булса да биек, гаҗәеп матур, якты иде ул. Перроннан вокзал бинасы аша киң мәйданга чыгып, бераз баргач, егет түзмәде, артка борылып карады, туктады. —Кая барабыз?—дип сорады Зоя. —Белмим. Монда син хуҗа. Мин ияреп кенә йөрүче,—диде Габделнур, һәр нәрсәгә мөкиббән китеп, әле артка каерылып, әле як-якка карый-карый вокзал бинасыннан ераклаша барганда. Бу шәһәрне дөньяга таныткан бүтән шәхесләр дә байтак икән. Шагыйрь Некрасов шәһәрдән ерак булмаган Карабиха авылына еш кайтып йөргән Анын «Рус илендә яшәү кемгә рәхәт?» поэмасын белмәгән кеше юктыр. Үз әсәрендә сорауны шулай катгый итеп куйса да, бер зур йорты, ике флигеле (аерым өйләр) һәм өч буасы булган усадьбада шагыйрь үзе начар яшәмәгәндер. . Ә менә авыл исеме... —Ул авылда берәр татар баеның тол хатыны яшәгәнме әллә?—дип сорады Габделнур елмаеп. —Нигә алай сорыйсын? Егет ул сүзне икегә аерып, ике татар сүзеннән ясалган булуын әйтте. Ягъни, кара—төсне анлата. ә биха—бикә, барыня. Зоя моны ошатмады, ләкин солдатка сиздермәде. —Белмим!—диде дә сүзне икенчегә борды. Җырчы Собинов, рәссам Саврасовта (Габделнур анын «Каргалар килде» исемле картинасын яхшы белә) бу шәһәрлә туганнар икән Мәскәү сенатында һәм Эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән шагыйрь Иван Аксаков та. хор фикерләре өчен кулга алынгач бирегә эшкә җибәрелә, башкаладан сөрелә Космонавт Терешкованы әйткән дә юк инде Шулар өстенә. унсигезенче йөз ахырында Мусин-Пушкин тарафыннан ♦Слово о полку Игорове» әсәре дә биредәге Спасс монастырендә табылган икән. (Күрәсен. Мусин-Пушкин да б^езнен халыкның бер вәкиледер, ерак бабаларыннан берсе Муса булгандыр, дип уйлады егет Ләкин дәшмәде) —Әнә тегендә, еракта. Туговая гора дигән урын бар.—диде хатын.—'Татармонголлар белән сугышта һәлак булган рус баһадирларын шунда күмгәннәр Хатыннары шунда килеп елаганга тауга Туговая исеме бирелгән —Ә нәрсәне анлата сон ул? —Хәсрәтләнү, кайгыруны, ягъни, тужить. дигәнне —Тушить дигәнне беләм. —Анысы сезнен, янгынчыларның эше инде. Ә тегесе икенче Бер җырда бар бит: «Любо. братцы. любо. любо. братпы. жить. С нашим атаманом не приходится тужить...» Әлбәттә, шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган бу яшь хатыннын Габдслнурны Ярославльгә дәшүе тиктомалдан гына килеп чыккан уй түгел иде Авылда туып-үскән, бәләкәй генә бер шәһәрдән армияга азынган тыныч холыклы бу таза, ирлек гайрәте ташып торган асыл егегне ничек тә үз ягына аудару, зур шәһәрнен мавыктыргыч тормышы белән кызыктыру, аннары инде рәтсн-жаен белеп эш йөрткәндә, бер тотынгач, кулдан ычкынмаслык итеп бәйләп тә кую иде. Әле бер мәлне, ике аи чамасы элек. Зоя. әллә балага узыйм микән, дип тә уйлаган иде Ләкин бу төпле фикер йөртә белүче, җитди егетне, яшь кенә булса да. кем әйтмешли, чүбек белән генә алдап булмас, дип. андый адым белән генә үзенә бәйли алмаячагын төшенеп өлгерде. Аннан сон. мәҗбүрилек белән эшләнгән эшнең ахыры хәерле бетәр, дип кем гарантия бирә ала? Ярар, уздын да ди. бала да таптың ди. алай- болай киреләнә башласа, сабыеңны күтәреп командование каршына да бардың, ди Шуннан, ярар, ойләндерден дә. ди. Ә хезмәт срогы беткәч аны кем тотып тора ала? Койрыкны сыртка салмас дип кем әйтә ала? Аны чылбырга утыртып булмый аю түгел Шуна күрә хатын егетне үзенә карату өчен бүтән юл сайлады кала тормышы, анда эш яки уку мәсьәләсендә үзенә ошаганны, җаның теләгәнне сайлау мөмкинлеге булу һәм башка нәрсәләр белән кызыксындырырга кирәк тапты. Егет үзе фикер йөртсен, нәкъ Зоя теләгән уйга үз башы белән килсен Хатыннын бөтен тырышлыгы шул максатка юнәлде Шуна күрә ул булган хәтле акчасын жәлләмичә тоггы. бу сәяхәтне төрлеләндерергә тырышты, күбрәк өлешен күнел ачуга корды Шәһәрнең дә ин күркәм, күңелгә хуш килердәй урыннарын гыгга әйләнделәр Биек таш койма белән әйләндереп алынган, почмакларында очлы чатырлы тәбәнәк каланчалары булган. Казанныкыннан шактый кайтыш җыйнак кына Кремльгә, шәһәрнен борынгы тарихын үзенә туплаган архитектура тыюлыгына, сәнгать музеена кереп, өстән-өстән генә булса да күз йөртеп чыгу—шул планны гамәлгә ашыру өчен кирәк иде Ары киттеләр. Менә каршыла бихисап колонналы озын бина—сәүдәгәрләр курасы. Аны күргәч, солдат — Бу Ленинград һәм Кронштадттагы гоегинын дворларны хәтерләтә диде.-Күрәсен. алар барысы да бер проект белән төзелгән һәм бер үк вазифаны -сәүдә итү үзәге вазифасын үтәгәннәр Сәүдә йортына кереп, үзенә вак-төяк сайлаганда Зоя Габдслнурны да истән чыгармады —Болары сина!—диде ул елмаеп һәм сәгать браслеты белән авторучканы ана сузды. — Рәхмәт, кирәк түгел иде Алар текә яр читенә килеп чыктылар да яшел түбәле, бүрәнә юанлыгы алты ак колонналы, аскы өлеше бизәкле тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, тирә-юнендә агачлар үсеп утырган, түгәрәк формадагы күзәтү чатырына керделәр. —Бу—Пушкин беседкасы дип атала,—диде хатын. —Нигә алай? —Әллә тагы. Яр буенда шушындый өч беседка бар, уртадагысы—исемле. —Кызык. Моннан гажәеп манзара ачылды. Әнә пристаньга ике, өч палубалы ак теплоходлар килеп елышкан, читгәрәк әкрен кыймылдаучы бәләкәй генә буксир кайнаша, нәфис гәүдәле су трамвае килә, елга уртасында моторлы көймәләр күренә. Тыныч су өстендә сирәк-мирәк акчарлаклар каерылып оча, балык күзли. «Шул ук Идел, акчарлаклары да бездәгенә охшаган,—дип уйлап куйды Габделнур.—Тик шәһәре, иле-жире генә башка». Кая бара икән бу теплоходлар? Өскә күтәреләме, әллә аска төшәме? Утырып китсәң иде шуларнын берсенә су буйлап түбән таба... Кайтып төшсән иде Казанга... Дөрес, Идел монда таррак, Казан тирәсендәгедәй түгел. Ләкин ул барыбер—Идел! Идел... Габделнур әле аның үзен күргәнче үк җырларда ишеткәне бар иде. Анын әнисе бик монлы итеп җырлый торган иде ул малай чакта. «Идел бит ул, Идел бит ул, Идел бит ул, кин бит ул. Караңгы төн. болытлы көн, без аерылган көн бит ул...» Уртанчы малаенын тальян гармунда уйнарга өйрәнгән ин беренче көе дә «Идел бит ул...» иде. Бары соңрак кына егет аның «Су буйлап» дип аталган. Бөек Ватан сугышы чорында барлыкка килгән татар халык җыры икәнен белде. Никадәр мон һәм сагыш салынган бу җырга... Габделнур, янында кем барын да, кайда басып торуын да онытып, күкрәк тутырып кин сулап, кычкырып җырлап җибәрүдән үзен чак кына тыеп калды. Ә җырлыйсы килә... Ярсыган йөрәкне ни беләндер тынычландырасы, түзә алмаслык мизгелләре булган сагыну хисен җыр белән басасы килә... Үзе генә булса ул, һичшиксез, шулай итәр нае. Жыры-көе генә түгел, сүзләре дә телгә килеп тора бит анын: «Сары каеш билләрдә лә, җилфердәми җилләрдә. Сандугачлар да сайрамый сез булмаган җирләрдә...» Хәер, монда да сандугачлар сайрый торгандыр. Су буеннан искән тымызык җилдә сизелер-сизелмәс кенә чайкалучы, яфракларын серләштерүче агачларда ниндидер кошлар аваз сала бит Араларында сандугачлар да буладыр .. Шулчак башта каяндыр ерактан ишетелгән кебек, ә аннары янәшә генә җыр агыла башлады. Жыр сузучы—Зоя иде. Светится город над Волгой, К морю уходят суда. Пусть я уеду надолго, Снова вернусь я сюда. Пахнет прохладой вечер Лилами темных аллей, Здесь непременно я встречу Старых и новых друзей. Ярославская сторонка, Ярославская земля, Я иду дорогой звонкой. Там, где юностъ шла моя. Здесь ждала меня подруга. Здесь живст любовь моя— Ярославская сторонка. Ярославская земля Егетнен әсәрләнеп, ерак-еракларга жәелеп аккан елгага карап торуын Зоя үзенчә анлады. юньлегә юрады: «Идел бик ошады ахры» —Матурмы?—дип сорады ул егеткә яннан карап. —Әйе. —Монда жәен-кышын балык тотарга була. Безнең бу якларда Иделгә коючы Которосльдән башка да Пахма. Туношна. Солоница. Ить. Черная елгалары бар. Аларла да балык мыжгып тора дип сөйлиләр. Безнен эштә бер хатыннын ире балыкчы —Кара елга дидеңме9 -Әйе. —Кызык. Ленинград өлкәсендә дә Кара елга бар. —Беләм Пушкиннын дуэле шунда булган —Анда берничә Кара елга бар. —Кызык. —Күрәсен. сазлык урыннарда сунын чиста булмавына, төсе дә караңгырак булуга ишарә рәвешендә исем кушылгандыр —Әйе, безнен якта да сазлыклар бар. Анын каравы черника. клюква күп... Хатыннын. һәр сүзенә мәгънә салып, егет тирәсенә ятьмә корып маташкан көне. Эләгерме ул мона? Алдагысын Алла белсен. . Анын ефәк бавы нык булырмы? Әллә беренче тартылуда ук шартлап өзелерме? Көн җылы. Арттан ишетелгән шәһәр гөрелтесенә теплоход авахшры килеп кушыла. Су буеннан өзлексез җил исеп торганга сал кынча һава биткә килеп бәрелә, агач яфраклары шыбырдый. Яр буенда акчарлаклар чыелдый, су өстендәгеләре каерылып-каерылып оча, түбәннән генә очып бат ык күзли, кайберләре өзлексез дулкын уйнаган елгага төшеп тә утыра. Бер акчарлак, сулга таба карап, агымга каршы утырды. Ләкин агым аны мәжбүри рәвештә отыры артка таба агызып алып бара Акчарлак бик озак интегә-интегә арты белән йөзеп барды. Канатларын җилпеп калкынып-калкынып карый да янә суга утыра бахыр Аны нәрсә тота икән сон һаман шулай: тәмле батык күзлиме, башка сәбәп карышырга мәжбүр итәме? Ахырда агым аны үз унаена борды Әмма, бераз агып баргач, горур кош. буйсынасы килмичәме, ак канатларын тиз-тиэ жилпеп. судан күтәрелде, түбәннән генә беркавым очып барды һәм әкренләп югары үрләде—каты томшыклы, «кара эшләмә» кигән башын алга сузып, ерак-сракка очып китте Габделнур аны. сокланып, тавыш- тынсыз гына озатып калды. Зоя үзенчә, егетне кызыксындырдым, дип уйласа да. асылда киресе килеп чыкты ахры Казан ягына агучы Иделне, әнисен, үзенен батачагын искә төшерүләр Габделнур күнелен янә алгысытып жибәрде Табигате күңеленә хуш килсә дә. ул каплатыр читтә яши атмас иде «Матур булса ла торган жир. сагындыра туган ил«.—дип юкка гына җырламаганнардыр зимагурлар, иленнән аерылганнар Кузгалдылар. Яр буендагы юан-юан юкәләрдән хуш ис бөркелә Кин сукмактан ял итәргә чыккан яшьләр, гаиләлеләр атлый, карт-коры эскәмияләрдә утыра, асфальт юлдан машиналар уза —Хезмәтеңне бетергәч, шәһәрдә эш табуы кыен булмас,—дип куйды ана елышып утырган Зоя трамвайда барганда — Барысы да синең теләктән тора. Ләкин ул артыгын жәелмаде. Үзенен сонгы сүзләренең егеткә ничек тәэсир итүен дә белә атмады, чөнки әле Габделнурнын ел ярым диярлек солдат шулпасы чөмерәсе бар иде. Дөрес, әгәр анын белән тормышын бәйләргә уйласа, әтисен үгетләп, анын элек күрсәткән хезмәтләрен эшкә жигеп, егеткә бер ел узуга ук—сентябрьдә, ягъни министрның приказы чыгу белән үк дембель оештырырга була... —Әйдә бер җиргә кереп чыгабыз. Моңарчы дәшми барган, шулай да хатыннын киная белән әйткәннәреннән нәрсәнедер төшенә башлаган Габделнур, уеннан бүленеп, кисәк кенә сорап куйды. -Кая? —Миңа. Тулай торакка. —Сонга калмыйбызмы?—диде солдат яна браслетлы иске сәгатенә карап, чөнки ул вакытында кайтып җитәргә тиеш. — Өлгерербез. Трамвайдан төшеп, жәяү киттеләр. —Әнә безнен «Красный Перекоп» проходное,—диде Зоя һәм, алга таба ымлап, каршыдагы ике катлы бинага төртеп күрсәтте.—Мин шунда эрләү цехында эшлим. —Без фабрикага керәбезмени? Тулай торак эчтәмени? —Юк инде, юләрем минем!—диде хатын серле, назлы тавыш белән.— Бүтән җирдә.. Сул кул якта өч катлы яна ак йорт, ә унда кызыл кирпечтән корылган иске озын бина сузылган Алар фабрикага таба китмәделәр, ә ак бинага житәрәк Стачкалар урамыннан сулга борылдылар һәм бераздан Бахвалов урамына килеп чыктылар Биш катлы таш йорт. Керделәр. Исәнләшкәч, вахтер карчыкнын колагына иелеп нидер әйтте Зоя Читгәрәк торган Габделнурга карап алды. Вахтерда аңа күз төшерде. Зоя, имән бармагын иреннәренә тидереп, карчыкка тагын нидер әйтте. Тегесе башын як-якка чайкап куйды. Алар янә пышылдашып алдылар. —Әйдә, өскә менәбез!—диде Зоя егет янына килеп. —Бар, солдат, кер!—диде вахтер алар узып киткәндә. Аерым бүлмәдә тора икән хатын. Әллә ни җиһазлы түгел. Ун почмакта шифоньер, каршыда, тәрәзәгә якын җирдә өстәл, урындыклар, стена буйлап ике якта ике карават: зур, тимере—үзенекедер, ә кечкенәсе, агачы— баласыныкы булса кирәк. Хатын тиз генә чәй хәстәрләде, тумбочкадан шешә чыгарды Ләкин ашау-эчү белән озак мавыкмадылар. Бер рюмка тоткач та Зоя, урыныннан торып, елмаеп, егет каршына килеп басты. Аны итләч, дымлы куллары белән әкрен генә тартып дигәндәй торгызды, кайнар беләкләре белән муенына сарылды, үзенен дәртле иреннәрен егетнен иреннәренә тидерде... Бик озак үбешеп торганнан сон: —Чишен,—диде ул сихри ләззәт вәгъдә иткән йомшак, назлы тавыш белән. Үзе дә тиз генә бөтен киемнәрен салып атты. Габделнурнын анадан тума хатын-кызны болай якыннан беренче күрүе иде. Дөрес. Алабугада укыганда ук Кама буенда комда кызынып ятучы кыз-кыркынны күргәләде. Шәрә хатыннар сурәте төшкән открыткалар да кулына эләккәләде. Армияга киткәндә Татвоенкомат каршында телсез егеттән сатып алганнарын Ленинградта, Флот экипажында «конфискацияләделәр». Пляждагылар су коену костюмыннан булса, открыткадагылары кәгазьдә генә иде. Ә бүген анын каршында тере, зифа буйлы, яшь чибәр хатын... Тәҗрибәле Зоя, беренче көнне вәгъдә иткәнчә, җай белән генә ана дәрес бирә килде: хатын-кызны ничек танып белергә, алар белән ничек мөгамәлә итәргә, анын уй-теләкләрен ничек тоемларга, кай төшләрен үбәргә һәм назлап дәртен кузгатырга... Бүген шул дәресләрнең дәвамы булды.. Егет анын кабарынкы сусыл иреннәрен, йомшак муенын, ияк астын һәм колак артын, күкрәк уентысын һәм ими башларын берөхтексез үбә башлады Хатын киерелеп-киерелеп куя. еш-еш сулыш ала. гәүдәсе өхтексез хәрәкәттә, куллары Габделнурнын инбашларын, аркасын сыпыра, нахтый. кисәк-кисәк ухылдап йә ыңгырашып, тырнап та ала... Ул егетне жлде катлы ләззәт күгенен соңгысына чөяргә теләгәндәй кылана: алар тирбәлгәндә панцирьлы сетка карават астындагы чемоданга тиеп-тиеп ала иде Аларнын тәннәре дымланды, икесе дә тирләп чыктылар, ләкин бер-берен иркәләү, бер-беренә бәхетле мизгелләр бүләк итү теләге ате һаман бетмәгән, дәртләре сүрелмәгән иде Ниһаять, икесе дә «эштән чыгып», бушанып калдылар һәм тар гына караватка чалкан яттылар —Сина минем белән рәхәтме?—дип сорады Зоя күхтәрен ачмыйча гына ярым пышылдап. —Әйе. —Мин һәрвакыт сине шулай сөярмен.. Хәзер. Валентина космоска очкач, безнен фабрика бөтен илгә билгеле. Бәлки тиздән фатир да бирерләр ате Инженер-технолог итеп тә куймакчылар үземне,—диде хатын гомерендә беренче мәртәбә үз-үзен онытырдай исерткеч ләззәт татыган Габделнурнын ялангач күкрәген, көчле беләкләрен сыйпап-назлап—Мин сине яратам Бик яратам! Гомер буе шулай яратыр идем Хатын, тәненен һәр күзәнәгеннән дәрт ташып торган хәлдә, янә егетнен куенына керде, бөтен барлыгы белән ана бирелде Йомырканы кайсы төшеннән ватсан да ярый, тәмле генә булсын, дисәләр дә. бу—кайда туры килсә шунда, аулаграк өйдә ятып яки ышыкта аягүрә генә, ашык-пошык, курка-оркә генә бер-береннен күнелен күрү түгел иде инде. Бүген Зояны бәхет басты кемдер килеп чыгар яки күрер дип тә курыкмады, кабаланмады, ботен шартын китереп, якын күреп йөргәне белән аулакта яратышты. Һәм ул. һичшиксез, чын мәгънәсендә канәгатьләнү алды, үзен хатын-кыз итеп тойды Шул ук вакытта егеткә дә чын ләззәтнең ни- нәрсә икәнен төшендерде. Ярый ла кадерен белсә... Ләкин күп тә үтмәде Габделнур урга мәктәпкә, кичке әзерлек курсларына, йөри башлады. Моны белгәч Зоя анын алдагы планнары белән кызыксынды —Казан университетына, юрфакка керергә җыенам!—диде уенда мәкерфәлән булмаган риясыз егет беркөнне клубта очрашкач Бу сүзләрнен Зояга тәэсире ничек буласын, әлеге хәбәрне хатын ничек кабул итәсен. кыскасы, алдын-артын уйламаган иде ул —Ничек?!! Бермәл аптырап, тораташтай катып калды Зоя. Ничек? Ул бит бу егеткә зур ометләр баглаган иде! Ярославльдә калыр, эшкә урнашыр, киләчәктә анын тормыш йөген тартыр дип уйлаган иде Сонгы көннәрдә ул хакта конкрет сүз булмаса да. теге вакытта шәһәргә барып йөрүләре нәрсәгәдер өметләндерә сыман иде. Шулай ук барысы да әрәмгә китте микәнни?.. Ә бит үзе мыштым гына кирәген ала бирде Ни аяныч. Зоя күз алдында торган кыйммәтле бәллүр назанын—корган уй-планнарының, хыялларынын— шушы секундта клуб идәненә төшеп чәлпәрәмә килүен аңлады Ипле генә холыклы хатын шунда гомер кыланмаганны, кисәк дәртләп кабынды Чөнки монда эш читләтеп кенә әйтүдән, ярарга тырышудан узган иде инде! Ул янәшә биюеннән туктады, түгәрәктән читкәрәк чыгып, диварга сөялде Аннары кинәт: —Әйдә урамга!-диде бик нечкәртеп тормыйча һәм чыгу белән пырдымсызланып солдатка ябырылды —Я рослаатьдә вуз беткәнмени сина? Шул сасы Казанында нием калган сина- ’ Как сопли с пальца меня выкинугь хочешь?. Кирәк чакта әвәләдең дә... Китте, китте тезеп... Хатынның борын яфраклары кинәйде, йөзеннән алсулыгы качты, егет соклана торган зәнгәр күзләреннән зәһәр очкыннар чәчрәгәндәй булды. Габделнур, ни әйтергә белмичә, аңа карап катты да калды: бу соң улмы, аны яраткан кешеме? Шулай да солдат сабырлыгын җуймады. —Кызма әле,—диде ул Зояны жәлләп.—Ипләп кенә сөйләшик... Хатын аны бүлдерде. —Кирәген бар иде, пеләшкә тарак кебек... Һәм янә тәтелдәүгә күчте... Бераздан, зиһене ачылып, үзенең чыгырдан чыгуын, ярсып китүен анлап, әгәр һаман егетне битәрләсә төпсез чиләккә утырып калачагын сизенеп, хатын яңадан элекке назлы Зояга әйләнде. Ләкин эш узган, егеткә аның чын йөзе ачылган, үзе әйтергә яратканча, поезд киткән иде инде... Ялгызы гына өенә кайтып барышлый, Зоя үзенен күбәләктәй очынып йөргән гамьсез елларын исенә төшерде. Яшьлегендә, каравыл ротасында хезмәт итүче бер Мәскәү егетенең тасма теленә ышанып, ул анын теләгенә каршы килә алмады. Тәжрибәсезлеге аркасында (техникум бетерәсе елы иде) буйга да узды. Соңгы айларда кадерле кияү булып өйләренә килеп йөргән сержант, «сине килеп алырмын» дип, корсагы борынына җиткән Зояны тынычландыра-тынычландыра, китеп барса да, кабат хәрби шәһәрчектә мыегын да күрсәтмәде. Зояның, баласын кочаклап, балавыз сыгып утырган минутлары сәгатьләргә генә түгел, тәүлекләргә дә җыелгандыр. Үзенең йомшаклык күрсәтеп алдануына да, атасына кирәк булмаган бала табуына да үкенгән чаклары ай-һай күп булды ялгыз хатынның. Ләкин вакыт дигән дәва барысын да булмаса да, кешедәге байтак жөй- яраларны төзәтә икән. Сержант онытылды, аны башкалар алыштырды. Әмма... Сөткә авызың пешсә, суны да өреп кабарсын, дип әйтәләр әйтүен, ләкин ул көн үтсенгә генә очраша башлаган солдатка соңрак нык ияләште, үзенчә төрле планнар корды. Һәм менә аннан да колак кага ахрысы... Зоя, подъездга кергәч, баскычка утырып язмышын каргый-каргый елады. Алар кабат очрашмадылар. Зоя үзенә бер матросны ияләндерде, ә Габделнур бөтен күңелен хезмәткә, укуга салды. Отделение командиры кайтып киткәч Лукъянчук дилбегәне ефрейтор Гаделжановка тоттырмакчы иде. Ләкин Габделнур, укуын сылтау итеп, отделение алудан баш тартты һәм, үз чиратында, Заранканы тәкъдим итте. Ана шундук кече сержант дәрәҗәсе дә бирделәр. Шулай итеп Габделнур дусты кул астында хезмәт итә башлады. Әти-әнисе, туганнары белән арада хатлар йөри. Менә ул тагын бер хат алды. Монысы бик ерактан—Владивостоктан, энесен армияга алганнар икән. “Абый, исәнме! Мин Владивосток якларына килеп эләктем, погранвойскага. Безнең часть Посьет дигән поселокта. Кытай белән Корея чигендә. Бер якта Япон диңгезе икән. Монда гел таулар, аларны, сопка дип йөртәләр, урманнар калын. Диңгездә безнең колак ишетмәгән кальмар, гребешки, йолдыз, омар күп ди. Аларны әле күргән юк, насыйп булса татып та карарбыз. Ә менә Татар өрәнгесе дигән агачны күрдем. Көннәр җылы, алай зарланырлык түгел. Хезмәт җиңел булмас инде. Машинага утырсам гына. Ярар, дөнья күреп кайтырбыз. Старослужащийлар мактана: "Не каждому дано ходить по последнему метру родной земли”, диләр. Служба почетный инде анысы. Әлегә кыерсытмыйлар, без күбәү бит, район егетләре дә бар. Корал белән нәрәткә йөргәч, солдатлар тату яши. Элек, без бәләкәй чакта, хәтерлисендер, дөнья читенә барып, яр буенда аякны асылындырып утырсаные, дип хыяллана идек. Менә теләккә ирештек. Мин хәзер шунда инде Владивостокта булган егетләр: анда Казанский собор бар. диләр. Ул нәрсәдер, ате күргән юк. Ярар, кыскача сәлам хаты тәмам. Әтиләргә, абыйларга һәм апатарга да яздым Әтиләргә юлдан да язып салганыем. Без поезд белән бик озак килдек бит." Габделнур энесе өчен артык хәсрәтләнмәде, югалып калмас. Ә менә әнисе ничек түзә икән? Өченче малае хәрби хезмәттә бит! Әле уртанчысы кайтып житмәгән, инде төпчеген дә алганнар. Бер ана өчен күбрәккә китә шул. Сагынганда карарга янында бер баласы да юк ичмаса. Олы улы ешрак каиткалап китсә инде Кызынын. якын булса да. үз тормышы бар. ул да еш киләлмас. кеше кешесе. Әнисенен үз балаларын ничек яратуын телдән әйткәне булмаса да. Габделнур моны һәрчак тоеп яшәде. Аларны бергә күрсә, анын йөзе тагын да нурлана, күнеле күтәрелә, хәтта үзалдына көйләп тә йөри башлый иде. Берчакны. Габделнур абыйсы белән ишегалдында сөйләшеп утырганда, әнисенен алар яныннан: "Ике каен янәшә, яфраклары шаулаша; ике туган очрашса, сандугачтай сайраша".—дип үтеп киткәне хәтерендә. "И газиз Әнкәйләр! Ходай Сезгә сабырлык бирсен!" Энесеннән хаталганнын өченче көнендә, декабрь ахырында, тагын янгын чыкты. Бу юлы авылда бер мунчага ут капты Ләкин Лукъянчук егетләре эшне тиз тотты: мунча исән калды: өйгә һәм каралты-курага да үрләргә ирек бирмәделәр; күршеләренә дә кайгы килмәде. XV Авыл кешесе район үзәгенә килгәч нинди тойгылар кичерсә. Габделнур да Мәскәүгә килеп төшкәч шул халәттә иде. Ул инде Ленинградны да күрү бәхетенә иреште, ә Мәскәүне әле—юк Шуна күрә ул поезддан төшеп оч вокзал мәйданына килеп чыккач, авызын ачып дигәндәй хәйран калды: мондагы иркенлек, матурлык, берөзлексез машина һәм трамвай-троллейбус агылышы һич туктый белмәгән һәм әрле-бирле килүче халык ташкыны анын ушын алды. Әйе. авыз ачып карап торырлык иде шул! Кая карама—биек йортлар очлы манаралы, шакмаклы, күп катлы, искеләре, яналары. йөзләгән тәрәзә уелганнары Ә инде Казан вокзалының бинасын күргәч, ул аптырауның соңгы чигенә житте: Сөембикә манарасын монда китереп утыртканнар түгелме соң? —Гаделжанов. артка калма! Габделнур туктап ук калган икән Куып житте —Иптәш өлкән сержант!—диде ул аларны Мәскәүгә азып килүчегә —Бу безнең Казандагы бер бинага охшаган' —Булыр, булыр Тик син бездән калма, алашырсын. Ефрейтор Гаделжанов белән тагын бер өлкән матросны партия га алырга тиешләр. Ал арның часте турыдан-туры Мәскәүгә буйсына һәм үзәк политидарө дә биредә иле. Кандидатлыкка частьта гына кабул итсәләр, партия әгъзалыгына алу—Габделнур өчен истәлекле вакыйганың иң мөһим өлеше—Мәскәүдә икән Аларны частьнен партком әгъзасы, тиешле срогын тутырганнан сон килешү нигезендә хәрби хезмәттә калган (солдат-матрос аларны «макаронник» дип кенә йөртә), утыз биш яшьләр тирәсендәге өлкән сержант Гигенич озата килде. —Егетләр, әле тагын киләбезме-юкмы, әйдәгез, шәһәр карап йөрик,— диде Гигевич эш беткәч яшьләрне сөендереп Чиратсыз гына (кизү торучы милиционерлар рөхсәт итте) мавзолейга кереп Ленин бабайның саргылт, әмма «нурлы* йөзен карап чыктылар Ополчение оештырып. Мәскәүне поляк баскыннарыннан азат итәргә килгән Минин (Түбән Новгород халык ополчениесенә 1611 елнын 2 мартында татар кенәзләре һәм морзалары да килеп кушылган) һәм этник татар булган Пожарский һәйкәле янында фотога төштеләр. Кремльгә килгән туристларның игътибарын жәлеп итүче, Рәсәй империясенең зурлыгын, бөеклеген күрсәтүче, әмма бер тапкыр да атмаган Царь-пушканы һәм үз вазифасын үтәмәгән, чан какмаган Царь-колоколны карап чыктылар. Кыскасы, авызларын ачып, башларын күтәреп, әледән-әле алан-йолан каранып, шактый озак тинтерәп йөрделәр. Василий Блаженный соборы янында туристлар бар иде. Егетләр төркемнең артына килеп бастылар да, гиднын аңлатуын тынлап, тыныч кына басып тордылар. Ләкин экскурсоводның бер сүзенә Габделнур рәнжеде. —Бу собор Казанны жинү хөрмәтенә салынган,—диде төркем алдында басып торган, аларга карап сөйләүче ырмаулы күзлек кигән хатын. Габделнур түзмәде Чөнки техникумдагы тарих укытучысының сөйләгәннәре кылт итеп исенә төште. — Гафу итегез, нинди жинү хөрмәтенә? Хатын, күзен дә йоммыйча: —Мен биш йөз илле икенче елгы,—диде. —Минем белүемчә, ул Казанны басып алу елы!—диде Габделнур ана таба борылып караган туристларның барысы да ишетелерлек итеп. —Барыбер түгелмени?—диде гид бирешергә теләмичә. —Жинү белән басып алу—икесе ике нәрсә!—диде Габделнур да үз сүзен сүз итәргә теләп.—Берлинда. Триптих паркында, совет солдатына һәйкәл куелган Менә ул фашистик Германияне жинү хөрмәтенә! Туристлар, алар Мәскәү тирәсендәге берәр өлкәдән генә иде булса кирәк, башта таркалып калдылар, аннары шаулаша, ризасызлык белдерә башладылар Өлкән сержант, шыпырт кына: —Ефрейтор Гаделжанов, бик эчкә кермә!—диде —Әйдәгез, киттек. Бераз дәшми бардылар. Белорус егете Гигевич Габделнурга астыртын гына күз салгач, әйтеп куйды. —Син карап торуга гына гади икәнсең. Хәер, мин сине андыйм. Тик син яңадан бу хакта беркайчан да, бер жирдә дә авыз ачма. Кыен ашарсың! Чыпчык дип кенә әйтсән дә, торна дип арттырырлар. Алар белән янәшә атлаган озын буйлы өлкән матрос дәшмәде. Күрәсең, мие сыеграк һәм боларнын сөйләшүенең мәгънәсе ана барып җитми иде. Частька кайткач хәрби тормыш элеккечә дәвам итте: тревогалар, өйрәнүләр, казармада уен-көлке сөйләшеп утыру, спорт ярышлары, плацта сафта йөрү, солдат тормышын төрләндерергә омтылу... Шунын өстенә, үзләрендә хромка гына булганлыктан, көндезләрен клубка да сугылгалый һәм. онытып бетермәс өчен, берәр сәгать баянда уйнап кайта иде. XVI ...Казан аэропортында «кукурузник» дип йөртелгән ике канатлы җинел самолет бераз гына җирдән җилдереп барды да, улый-үкерә һавага менеп тә китте. Зур шәһәрнең бихисап йортлары, шау-шулы урам-мәйданнары, аларны тутырып йөргән меңләгән кешеләре, армый-талмый киләп сарып йөрүче тыгын трамвай-троллейбуслары, автобуслары артта калды. Алда—иркенлек, зәңгәр күк йөзе, күпереп торган мамыктай аксыл болытлар һәм., туган як. Ул бәләкәй чакта ук утыртылган кыр ышыклау полосасындагы, шактый биек булып үскән өрәнге агачларындагы кошлар да солдат абыйларын сәламлиләр иде шикелле. Туган якнын тымызык кына искән җылы җиле дә тәнне генә түгел, җанны да иркәли сыман Кояшы да яктырак, болытлары да аграк, күге дә зәнгәррәк... Ә инде еракта шактый зур булып җәелеп утырган туган авылын һәм кайсында озын-озын эскертләр салынган, кайсында рәт-рәт салам күбәләре тезелешкән, ә бер урында инде сөрелгән чем-кара туфраклы басу-кырларны. үз артларыннан тузан болыты ияртеп әкрен генә хәрәкәтләнүче комбайннарны, аларга таба барганда тәрәзә пыялаларында кояш нурлары чагылып киткән җитез машиналарны күргәч. Габделнурнын күнеле бөтенләй нечкәрде, күзләре дымланды «Туган җирем! мин сине гомерем буе сагынып яшәдем!» Аргы басулар да, биргеләре дә, кыскасы, туган авылынын һәр карыш җире таныш . Әнә авылга таба бер машина ипи төяп кайтып килә Жыйнак кына машина, артык кумый да, ләкин әкрен дә кыймылдамый. —Әти булса кирәк,—дип куйды егет Габдетнур бәләкәй капканы ачуга ук әнисен күрде Бәрәнге һәм кар базлары, аларнын бирге башындагы суган түтәле тәбәнәк койма белән әйләндереп алынган иде. Кар базы турысында, агач келәткә хәтле, коймага терәп утын әрдәнәсе өелгән. Әнисе сул кулынын беләгенә ашыкмыйча гына утын салып маташа. Күтәрә алган хәтле салды да. буш булмасын өчен ун кулына бер ярка тотып, ул капкага таба борылды һәм. чемоданын баскычта калдырып, тиз-тиз ана таба атлап килүче солдатны күрде. Улын танып, сүз әйтергә өлгергәнче. Габделнур, жайлап кына әнисенен кулыннан утыннарын алып, әрдәнә өстенә куйды. Шуннан сон гына кулын сузды. —Әни. исәнме! — Исәнме, улым! И балакаем, кайттыңмы9 ' Габделнур тартынып кына әнисен кочаклагандай итте Кайбер халыкларда кабул ителгәнчә лач-лоч үбешүне әйткән дә юк, хәтта кочаклавы да аркасыннан кагу гына иде. Кечкенәдән үк төчеләнүгә өйрәнмәгән, күнекмәгән бала да. аларны шулай тәрбия кылган ана да беренче карашка салкынча, корырак исәнләштеләр кебек тоелырга мөмкин иде. Ләкин ананын мөлдерәмә яшь тулы күз карашы, улынын зур кулын үзенең кечкенә учларына алып каты итеп кысуында, аны сыпырып-сыипап торуында шулкадәр наз. җылылык, көчле сагыну ярылып ята иде Артык сүз, артык хәрәкәт һич кирәк түгел иде бу минугларда аларга ана белән баланың якынлыгын аңлатырга. —Әни, исән-сау торасызмы? Гөлзифа түти күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртте. Сулу алды. Шуннан соң гына әйтте. —Ару әле, улым. Үзен исән генә кайтып җиттеңме? Бөтенләйгәме? —Әле белмим, ничек булыр. Экзамен бирдек тә. таратыштык Габделнур әнисе кулыннан алып куйган утын агачларын үзенең беләгенә сала башлады. —Улым, бигрәк күп төйисең,—диде әнисе.—Киемеңне пычратырсың. Кая. үзем күтәрим. — Каккач бетә ул. Тугыз-ун адымны алар янәшә атладылар: моннан өч ел элек улын күз яшьләре белән изге теләкләр теләп, солдатка озатып калган, аны кон аралаш төшләрендә күргән, бер кон дә уеннан чыгармыйча иртә-кич аның исәнлегенә дога кылган, хәзер менә улы янында ничектер тагын да кечерәеп калган ябык гәүдәле ана һәм. шактый дөнья күреп, дары иснәп, солдат шулпасы эчеп кайткан төз буйлы, таза җилкәле улы Әнисенен өстендә җиңнәрен сызганып куйган чуар ситсы күлмәк, алъяпкыч, башына ак яулык бәйләгән, аягында ион оекбаш белән кызыл эчле кара галош. Гадәти авыл киеме. Ләкин Габделнур өчен алар дөньяда ин затлы кием Чөнки аларны әнисе кигән' Борынгы көмеш беләзек белән гәрәбә муенса да Габделнур га кечкенәдән таныш Чигә чәчләре тагын да агара төшкән, ябык булса да йөзе түгәрәк, һәрчак нурлы, ягымлы Гөлзифа түти улынын исән-имин кайтуына шокранә кылып, сөенеп. сокланып туя атмый. Улы—ыспай яшел киемнән, төймәләре август кояшында ялтырап тора, кызларныкыдай нечкә билен кин каеш белән буган, анын да аелында кояш нурлары уйный, башында козыреклы фуражка, аягында күн итек. Ана өчен ул һаман бала, йөрәк парәсе. Ә бит элеккегә караганда олыгаеп киткән; гәүдәгә төз күренсә дә йөзе ябык чырайлы: чип-чиста итеп кырынган, чәче дә артык җитү түгел. Габделнур әнисеннән күзен алмый, үзе сораштыра. —Әти эштәме? —Ие. Комбайннан ипи ташый. —Әбиләр ни хәлдә? —Алар да бер көе. Арҗак әбиен үз өендә яшәп ята. —Суны син илтәсеңме? -Ие. —Апалар килгәлиме соң? —Алан—сирәк... Кыз баланың... Бәндәләргә—бәндә бит ул, кыз бала, мескенкәем... Кияү ике көнгә бер димәсән. кереп чыга. Әнисе дә сорауга күчте. —Улым, абыен беләме синең кайтасын? -Юк. —Энен белән хат язышасызмы? —Әйе. Ишек төбендә Гөлзифа түти: —Бир. улым, моннан үзем алып керим,—диде. —Юк инде. Әнә чемоданны гына ал. Барысы да таныш; сап-сары итеп юылган, буялмаган баскыч, кожаннар эленгән караңгырак өйалды, сул якта чолан ишеге, унда—веранда, клеенка белән тышлап җылытылган өй ишеге... Габделнур ничек кенә тырышып иелсә дә бусаганы атлап кергәндә фуражкасы чак кына төшеп китмәде. Утыннарын мич каршына куеп, ул ачык ишектән сак кына олы якка күз салды. Әбисе намазга утырган икән. Ана улына дәште. —Улым, өстенне сал. —Ярар. Шулай дисә дә Габделнур кителен салмады, чөнки анын өстендә якасыз ак солдат күлмәге иде. —Улым, утыр. Тәпи өсте торма. Габделнур. күнеле нечкәреп, өй эчен—бәләкәй якны күздән кичерде; әнисе таш катыгы белән агарткан ап-ак мичне дә, тәрәзә каршындагы озын өстәлне дә, ике тәрәзә арасына эленгән, рамы бизәкле борынгы көзгене дә. стена буендагы, түшәк-ястыгы җыештырып-өеп куелган тимер караватны да. иске урындыкларны да (икесе—артсызлары өстәл астына этәрелгән). Бөтенесен хәтерли, һәрберсе үз урынында: матча кашагасы, сөлге-тастымаллар, юынгыч... Түшәмнең кин нарат такталары бераз түбән төшкәнме, әллә инде сап-сары итеп юылган идән сайгаклары чүт кенә өскә калыкканмы, һәрхәлдә, өй ничектер тәбәнәкләнеп калган шикелле иде. Әллә егет үзе үсеп киткәнме? Кечкенә чакта иске шкаф янына басып, анын почмагын пәке белән киртләп- киртләп куялар иде. Ул олы якта... Исән микән әле?.. Габделнур, өйалдына чыгып, итеген, фуражкасын салып керде. Ачык ишектән олы якка күз ташлады. Әбисе, намазын төгәлләп, торып килә иде. Габделнур бусаганы атлап керде, ана дәште. —Әби, исәнме?! Әбисе башта аптырабрак калды, күзләрен йомгалап алды, аннары, оныгын таныгач, йөзе ачылып китте. —Ай Алла, кем бу. дип торам. Исәнме, улым, исәнме?! Алар бик жылы күрештеләр, хәл-әхвәл сораштылар. Кызгылт-чуар франиуз яулык бәйләгән, озын күлмәк кигән, йөзен җыерчыклар яргалаган әбисенен яше шактый булса да әле гәүдәсен туры тота. ябык, үзе әйтмешли, чәүкә чукырлык та ите юк Шулай да анын чирләп урын өстендә ятканын Габделнур хәтерләми. Әбисе белән күрше авыл урманнарына (үзләрендә урман түгел, бер агач та юк) чия. миләш җыярга барган чаклары исенә төште Габделнурнын: терек-терек җәяү атлыйлар иде барганда да. кайтканда да... әбисе артыннан көчкә өлгереп. Әбисе мунча ярата иде Хәзер дә шулай микән? Кайчагында көненә икешәр тапкыр да керә. Әнисенен. кием черетеп, дип сукранганы бар иде. Ике керүнең сәбәбе шул: күрше-күлән алар мунчасына яга да. карчык-корчык иптәшкә бер-берсен дәшә Габделнур кечкенә чагында әбисенен аны ләүкәгә сузып салып, ай-ваена карамыйча, акырта-бакырта каен себерке белән чапканын һич онытмый Үсә төшкәч, егет өчен мунча яхшы гадәткә әйләнде. Әбисе диванга утырды, солдат—артлы урындыкка. Ишек янындагы кыйбла як почмакта туку станы тора иде Ул инде иске, кем әйтмешли, кадими заманыннан калган. Ләкин әле дә хезмәт итә икән: корылган, соса һәм кылыч-шүреләре үз урынында, аркау җепләре тартылган —Әле һаман палас сугасынмыни, әби?—дип сорады оныгы станга таба ымлап. —Тик торганчы.—диде әбисе, дисбесен тәрәзә төбенә куеп —Идәнгә генә ул... Чыннан да. идәнгә тар палас җәелгән—каты җептән—яна. ә әбисе йоклый торган караватның паласы—төрле төсләргә манылган йон җептән сугылганы иске—аңа таныш иде. Туку станы янында, идәндә, каба, ана йон бәйләп куелган, орчык кыстырылган. Әбисе шушы авыл кызы. Анын өч апасы күрше авылларга кияүгә чыкканнар, ә абыйсы белән энесе читкә китмәгәннәр Абыйсы беренче бөтендөнья сугышында немецләрнен газ атакасына эләгеп, сукыраеп кайта, инде вафат, энесе исән. Урта урамда яши. ул да сугышта булган, ләкин сонгысынла. Әбисе сигез бала таба, өчесе кечкенә чакта ук дөнья куя. Хәзерге көнлә өч кызы һәм бер улы—Габделнурнын атасы—исән. Ә анын энесе Оныгының уйларын белгәндәй, әбисе —Улым. Зыяфетдин абыемны күрмәдеңме?—дип сорады —Син ерак җирләрдә йөрден бугай бит. —Юк шул. әби. күрмәдем —Төшкә гел кайтыр төсле керә...—диде әбисе һәм үзалдына сөйләнеп алды —Ай кайтсын, көн кайтсын, газиз бәбкәем кайтсын . И-и, кайтмас шул инде, кайтырлык җирләрдә түгелдер Әбисенен кече улы сугышта хәбәрсез югалган. «И әби. әле һаман көтәсен икән. Инде сугыш беткәнгә егерме ел була бит* Габделнур Зыяфетдин абыйсын белми Карточкасын гына күргәне бар Истәлеккә калган Чистай медицина училищесында бергә укыган иптәше белән төшкәннәр Зыяфетдин үзенен абыйсына, ягъни Галләм абзыйга, тартымрак озынча йөзле, туры борынлы Фотода ул җитү чәчле, өстендә пиджак белән ак күлмәк һәм эре кыек сызыклы кин галстук, түшендә ниндидер значок Ул сугышка киткәндә Габделнур әле тумаган да. Ә менә бабасы үлгәндә ана ике яшь була Ике олау белән Чаллыдан кайткач, ул атларын да тугара алмыйча хәлсезләнеп, өйгә кереп яга. Кулын чак кына кыймылдатып, агач кашыклар белән идәндә уйнап утырган Габделнурны үзенә чакыра. Боларны ул әнисе 7. ,к V . » 0 97 сөйләве буенча гына белә. Әнисенең, бабаң белән, ягъни кайнатасы белән, сөйләшми идек, дип тә әйткәне бар. Әйе, элек килен балакай каенатадан гына түгел, анын абый-энеләреннән дә «тел яшергән». Хәзерге кайбер «отчаянный» киленнәр кебек пәрмә-пәр әйткәләшүне уйлаган кеше дә булмаган. Билгеле инде, каенанага да кадер-хөрмәт зур булган. «Киленкәе эштән кайта—Берлинны алган кебек, каенанасы дер калтырый—плендә калган кебек» дигән такмаза сонгы сугыштан сон гына чыккан булса кирәк. «Бабай иртәрәк киткән шул. әле алтмышның өстенә генә чыккан була югыйсә»,—дип уйлады Габделнур. Хәзерге алтмыш яшьлек кешеләр генә түгел, аннан өлкәнрәкләрдә сакалмыек йөртми. Ә бабасы турында: —Мин әткәйнен сакал-мыексыз чагын белмим,—ди торган иде Габделнурга әтисе. Бабасы бик җор телле, шук кеше булган. Анын ун аягынын бармаклары герман сугышында өзелгән, күн итек башына чүпрәк тыгып куя икән. Бервакыт, Чаллыдан кайтканда, каршыга очраган күрше авыл олаучылары белән, сүз иярә сүз чыгып, бәхәсләшә. —Бөтен арбаларыгызнын тәгәрмәчләрен аяк башыннан чыгарам. Түзәм. —Юк, чыдый алмыйсын!—дип кызып китә тегеләр.—Үткәрсән, бер литр спирт куябыз. Аларнын спирт заводыннан килүләре икән. Билгеле, «бик авырлык белән чыдый» карт һәм соңгы тәгәрмәч «аяк йөзен изеп» китүгә ухылдап җиргә ава... Бәхәс димәктән, юлда андый хәлләр еш булгандыр, күрше авылнын бер кешесе, бәхәсләшеп, икенче берәүнең күн итек башын олтаны-ние белән тешләп өзгән, дип сөйлиләр. Икенче әбисе—әнисенең анасы—Урта урамда яши иде. Габделнур анын хакында да сораштырды. —Кодагый әле исән генә йөреп тора, безгә дә килгәли, мине дә чәйгә чакыргалый,—диде әбисе күңеле булып. Олы якта да әйбер-кара үз урынында, әллә ни үзгәреш юк: ишектән кергәч тә сул якта, карангы стенага якынрак, калай белән тышланган түгәрәк мич, ике карават, түгәрәк өстәл тирәли берничә урындык, саргылт төстәге шифоньер. Өстәл өстендә зур гына радиоалгыч, патефон, янәшә—үтүк. Урам яктагы өч, верандага караган ике тәрәзәнең пәрдәләре ак, чигүле. Тәрәзә төпләрендә берничә төрле гөл чәчкә атып утыра. Ун телле тальян гармуны күренмәде. Шкафтадыр, мөгаен. Әбисе белән бераз гәпләшеп утыргач, Габделнур бәләкәй якка чыкты. Ул арада әнисе самавырга су салды, йомырка тезде, капкачын япты да чыра белән ут тергезеп җибәрде, комфоркасын кигезеп күмер салды, торбасын мичтәге тишеккә тыкты... Әнисенең кулларына карагач, Габделнурнын исенә төште: бервакыт, келәттә лар күчергәндә, анын бер бармагы олы агач әрҗә астында калып, яньчелгән иде. Әнисе ул чакта тыныч кына: —Балалар, чак кына күтәрегез әле, кул кысылды,—диде. Карасалар—яньчелгән икән, кара кан ага... Никадәр сабырлык биргән ана Ходай! Хәзер ни хәлдә икән бармагы? Икенче вакыт, бәрәнге базын саман кирпеч белән әйләндергәндә, башына кирпеч төшкән иде. Күпме эш эшләгән үз гомерендә бу бәләкәй, ләкин каты, нык, көчле куллар! Өйдәге эш, беркөн калмый йөргән колхоз эше... Эш... эш... Урагын да урган, чүбен дә утаган, бәрәнгесен дә казыган... Кем аларны санап бетергән дә. кем исәбен алган?! —Улым, Мәһрүсә апаннар ни хәлдә? Сүз әнисенен Казанда яшәүче туганнан туган апасы хакында бара иде —Әйбәт кенә. Сәлам әйттеләр —Сәлам китерүенә рәхмәт. Кызы укыймы, эшлиме*7 —УкыИ. Әле унбиштә генә бит. —Мәһрүсә үзе чирләмиме сон? —Буладыр инде. Ул вредный иехта эшләп пенсиягә иртә чыккан бит. Габделнур чемоданыннан Мәһрүсә апасы җибәргән һәм үзе алып кайткан әз-мәз күчтәнәчләрен чыгарды, янә бер кат сәзамнәрен ирештерде — И улым, рәхмәт инде,—диде Гөлфизә түти өстәл янында мәш килеп — Син үзен безгә күчтәнәч. Бу юлы бик озак кайтмый тордын. Берчакны. мунча артында керләр элгәндә: «Әни!» дип эндәшкәнеңне ишеттем Бик сагынганмындыр инде Икенчеләй, чишмәгә суга барам сине уйлап. Кинәт «Әни!» дигән тавыш килә. Як-ягыма каранам, үзем шикләнәм Чишмә буенда утырып жыладым. «Юләрләнә күрмим тагы*.—дим үземә. —Әни, алай бик еш уйлама инде,—диде Габделнур елмаеп — И улым, бала—бавыр ите, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Бигрәк яшьли чыгып киттен шул. —Әни, колхоз эшенә йөрисенме сон? —Йөрмәгән кая... Әле кичәле-бүгенле, башым авыртып торгач, сорап калганыем. Бераздан Габделнур чемоданын верандага алып чыкты. Кайтканда чишмә буендагы болыннан өзеп алган, чалбар кесәсендәге «исле үлән»не чемодан төбендәге мактау грамоталары арасына кыстырып куйды, үзе уйланды Әнисенә, алай бик еш уйлама, дисә дә. бер генә минутка анын хәленә кереп карады. Күбрәккә китә икән шул бер кешегә: әтисе өч ел сугышта булган, абыйсы тиешле срогын хезмәт итеп кайтты, Габделнур үзе әле бетермәгән, инде энекәше киткәнгә дә бер ел тула. Йөрәге генә чыдасын' Чәйгә утырганчы Габделнур «патшалар жәяү йөри торган жир»гә барып киләсе итте. Өйдән чыгуга ук биләмнән кайтып килүче песине күрде Ул солдат абыйсына күтәрелеп бер карады да баскыч янына килеп утырды “Актүш әрәм булган",—дип уфтанды, чөнки этнен үлеме турында хатта язганнар иде инде Каршыдагы бакчада, шомырт һәм миләш агачларында, чыпчыклар чыркылдаша, аларнын бер төркем иптәшләре туры лапас өстендәге яна кайткан саламны да сырып алган. Лапаста кызгылт төстәге бозау утлыктан нидер чемченә иде, ят абыйны күргәч, капка янына килеп, тәбәнәк койма өстеннән юеш борынын сузды. Аның аяк астында да. ишегалдында да тавыклар җим эзләп йөри, карт әтәч, башын горур тотып, аларны бөртек күбрәк җиргә чакыра Тавыклар, генерал артыннан ияргән офицерлар шикелле, анын күз карашын тоеп, һәр хәрәкәтенә буйсынып, бөтен теләкләрен дә үгәргә әзер тора Кое сиртмәсенә кунган саескан да, бу кем тагы монда тулгана, дигән сыман, Габделнурга карап алды. Солдат бакча калкасын ачып, эчкә үткәч, чиләге булмаса да, коега килә ахры бу, бәладән баш-аяк, диептер инде, озын койрыгын сузып, очып китте һәм келәт түбәсенә барып кунды Әбрәкәй кечерәеп, тараеп калган, кысан, баш тия—чак кына фуражкасы төшеп китмәде. Өч ел зур-зур гомуми бәдрәфләргә оирәшән кешегә монда бик җайсыз иде Югыйсә, әллә ни үсмәде дә сыман, бер-ике сантиметрга гына. Алабугада укыганда гына оч елга егерме бер сантиметрга үскән иде Габделнур, арт капканы ачып, бәрәнге бакчасына куз салды. Өлгереп килүче бәрәнге сабаклары әзе ямь-яшел. Күршеләрнен дә бәрәнгеләре унар шикелле. Бу җир гомер-гомергә аларны туендырды. Сугыштан сонгы ачлык елларны, яз көне черек бәрәнге җыяр иде халык, кабартма сыманрак игеп юка гына кәлҗемә пешерер иде Ләкин ул әллә ни туклыклы түгел иде шул Шуна күрә дә халык арасында такмак йөри иде. Кәлҗемә, кәлҗемә. Нигә чәчәк атмыйсың? Күпме генә ашасам да Йөрәгемә ятмыйсын. Сарай-чиннек артындагы бакчада карлыган куаклары куе, биек булып үскәннәр; аларны бәрәнге бакчасы ягыннан әйләндереп алган койма искергән, җепсәләре ярылган, муртайган, алыштырырга вакыт икән —Әти—берүзе, абый эштән бушый алмый торгандыр, энекәш—армияда,— дип куйды Габделнур кеше белән сөйләшкәндәй —Менә мине дә, ай күрде кояш алды, диярлек кенә, берничә көн генә торам да китеп барам. Ярар, исән булсак, отпускыларда кайткаларбыз. Мунча каршындагы куакларны аралап, бер-ике кура җиләге тапты. Баягы саескан мунча түбәсенә килеп кунган. Мунча ишегендә йозак-фәлән юк, келә урынына да бау бәйләнгән түгәрәк тимер кисәге генә тыгып куелган иде. Ашагач, Габделнур, рәхмәт, дип урыныннан күтәрелмәкче булган иде, аны әбисе туктатты. —Улым, амин тотмадың бит Габделнур, гаеп эш өстендә тотылган кеше сыман, кыенсынып кына: —Өч ел казармада яшәп, онытылган икән,—диде һәм, кул күтәреп, бит сыпырды. Каенанасы олы якка палас сугарга чыгып киткәч, Гөлзифа түти улы янынарак утырды. —Улым, син догалар беләдериен бит. Онытмадыңмы? —Юк, әни,—диде Габделнур көлеп.—Сөйләп күрсәтимме? Әлпи, тиси, әнә бара бер песи, коерыгын кәкерәйткән, анасына кайтып әйткән... —И улым... —Ярар алайса, икенчеләрен укыйм. Әлхәм тәбәрәк, җилкәм тагарак, әлхәм шөкер, җилкәм чокыр. Кәлимәтен, таебатын, безнен әнкәй бай хатын, кесәсе тулы тәнкә, танавы тулы... —И улым, алай мыскыл итмә инде. Мин бит сиңа «Әлхәм»не дә, «Колхуалла»ны да өйрәткәнием. —Сон, анын боларын да син өйрәгген инде. —Анысы шаярып кына бит анын. Без дә олылардан отып алганыек инде. —Беләм, әни, берсен дә онытмадым. Тик аларны кеше алдында укып, дога кылып утырып булмый бит. —Күңеленнән укып йөр белгәннәреңне, сине кеше тикшермәс, юлларын ун булыр. Кояш чыккан чакларда бисмилла әйт. Мин сезнен өчен көн дә теләк телим, балалар. Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Тәннәрегезне тәмуг утларына хәрам кыл... Улым, бик ябык күренәсең. —Безгә күп ашарга ярамый, фигура бозыла,—диде Габделнур елмаеп.— Әни, үзен әйтмешли, арык тәнем сау булсын. —Тамагына аша, ач йөрмә. Ябыккансың. Син бәләкәй чакта түм-түгәрәк иен. Элек авылда түгәрәкләр эшләде бит Түгәрәккә барыгыз, дип әйтеп йөриләр ие Син шунда, мин үзем түгәрәк, без бармыйбыз, дип әйтә торганыең. Көлеп чыгып китәләр ие. Тагын бераз сөйләшеп утыргач. Габделнур: —Әни, мин келәт арасына барып кайтам,—диде —Берочтан әбине дә күреп чыгармын. —Рәхмәт, улым, бар, бар. — Коедан су алып керәсе юкмы? —Иренмәсән, бер чиләк кенә керт. Чиләк өйалдыңда, каплап куйган, юо —Беләм. Дөресен генә әйткәндә. Гөлзифа түтигә әле су кирәкми иде Шулай да улынын теләгенә каршы килмәде. Баласынын нинди дә булса эш эшләргә атлыгып торуы, әнисенен исә шуны башкарып чыгарга рөхсәт бирүе—икесенә дә рәхәт иде әлеге минутларда. Габделнур су алып кергәндә әнисе өстәлдәге жялпучка он иләп бетергән дә. анын урынына куна тактасы куеп, камыр басарга әзерләнә иде. —Әнә шунда идәнгә куй. улым.—диде ул. Габделнур. чиләкне урнаштырып, мич артына күз салгач, үзалдына елмаеп куйды. Элек мич артында бауга тезелгән, кызлар чәче сыман үрелгән суган асылынып торыр, аралыкта лакан, тас һәм комган була иде. Авылнын бер кызы, күпмедер вакыт шәһәрдә яшәп, кунакка кайткач, зарланып әйткән, имеш: «Шушы авылга кайтсан, тас та кумган булыр инде». Кемгә ничек, ләкин Габделнурга балачак хатирәләренә чуму, кечкенәдән күреп үскән йорт җиһазлары арасында кайнашу—әйтеп бетергесез юаныч, күнел тынычлыгы бирә иде. XVII Габделнур урамга чыкгы Иркенләп һава сулады. Кем әйтмешли, күкрәкләре киңәеп китте Аһ. нинди рәхәт үз авылында, аунап-тәгәрәп үскән урамында!.. Үз яшьтәшләреннән генә дә унлап малай булгандыр: бер- ике яшькә олыраклар яки кечерәкләр җыелса, урам гөр килеп торыр иде җәен дә, кышын да... Әле бит малайлар янында кызлар да була. Хәзер инде урам тынычрак. Хәер, әнә бер төркем бала-чага чыр-чу килә, бер-икесе велосипедка атланган Ерактарак өлкәннәрдә күренә капка төбендә утыручы карт-коры, иңнәренә көянтә-чиләк асып суга баручы хатын-кыз Этләр дә күзгә чалына—җанлы урам үзенең гадәти тормышы белән яши Бакча эчләрендә алма һәм чия. урамда—өрәнге. тупыл һәм тирәк агачлары Әүмән-тәүмән килеп бер оя үрдәк су буеннан кайта Габделнур үскәндә дә, хәзер дә алар гаиләсе үрдәк асрамады Үрдәк, ни бирсән дә һаман, вак. вак, дип зарлана, ә берише әрсезе, бак-бак. өеңне сат. безне ашат, ди бит Бәлки шуна күрәдер авыл халкы күбрәк каз тотты, әби-чәби гомергә болында, су буенда бәбкә саклады. Хәер, бер абзый үрдәк тә асрады асравын Ләкин ул аларга тозлы су эчертә торган булган... су буеннан кайтмасыннар өчен Күркә асраучы да бар иде әле алар урамында. Ул йортның хуҗасы Донбасстан кайткан шахтер иде Алар энесе белән икәү эшләгәннәр Энесе шахтада басылып үлгәч, аналары монысын кайтартты «Хет берсе янымда булсын, исән калсын», дип әйткән. Хатыны, татар кызы булса да. шул якта туып үскәнлектән, татарча авырлык белән сөйләшә, ләкин авылча гади, җинел итеп түгел, ә һәр сүзен җиренә җиткезергә тырышып әйтә иде Теле йөгерек булмаса да. сөйләме матур Үзе дә ул бик чибәр, пөхтә итеп киенеп йөри. Бәлки аның туган якларында күркә асрау гадәте булгандыр Сыкы белән күркә симерә ".—дип күркәләрен кышка кергәндә, сыкы төшкәч кенә суялар иде. Күркә ул талый, кызыл киемле хатын-кызларга каныга Хәер, каз да талый, бигрәк тә ата каз. чукып кына ала. сизми дә казасын Күршедәге бер егет (яшьтәшләре инде армия хезмәтендә иде) Габделнурларга коега суга кергәндә, гел анын абыйсыннан яклау сорый иде —Ата казыгыз талый, ку әле' Югыйсә, кулында чиләкләре бар. тибеп җибәрсә дә яки чыбык тотып керсә дә була. Күрәсең, кеше малына тияргә кулы күтәрелмәгәндер инде Габделнур. урамнан тыкрыкка борылганчы, чаттагы йортка кереп, анда яшәүче күрше карчыгынын хәлен белеп чыкты Әле исән икән Егет армиягә киткәндә бу әби, машинаны туктатып, ана бер сум акча биргән иде. Өч ел буе шул исеннән чыкмады. Юкса, үз әбиләре дә бирде, әти-әнисе, тугантумачасы да. Саубуллашырга дип кузовтан иелгән Габделнурнын учына төрткән бер сумы гел хәтерендә сакланды. Тыкрыкка борылды. Бәләкәй мотоциклга атланган бер үсмер исәнләшеп китте. Алда—унга-сулга ерак-еракларга сузылган Урта урам, анын артында тагын бер урам, анысы кыскарак. Бу авылнын өч урамы да бер-беренә буйлай бара. Авыл башында буровой вышкасы, арырак икенчесе... Тыкрыкнын ике ягына да бәрәнге бакчасына мал кермәсен өчен сирәк киртә тотылган. Кая гына караса да, кайдан гына барса да солдатның хәтеренә нидер төшә. Әле бик бәләкәй иде Габделнур. Шушы тыкрыкта бер апага, сабый акылы белән аңламыйча, кушаматы белән эндәшкән. Соныннан бу апа Гөлзифа түтигә (алар чордаш-ахирәтләр икән), и малай, гарьләндем дә соң, улын, исәнме, Женле түти, дип эндәште, дигән. Күрәсең, зиһене ачылган вакыт булгандыр, зиһене томаланган чакта аны исендә калдырып, күңеленә авыр алмас иде. Әнисе әрләп тә ташлаган иде Габделнурны. Ә икенче вакыт, монысы бераз үсә төшкәч булды, ап-ак чиста киемнән— чигүле алъяпкыч, бәбәй итәкле күлмәк, тула оектан—йөрүче берәүгә: —Исәнме, әби,—дигән иде. Бала бит, каян белсен анын соңгы сүзе тегенең күңелен рәнҗетәсен. —Фәлән нәрсәнә җон чыксын әле, аннан миңа, әби, диярсең,—дип, дулап китеп барган иде теге апа. Хәзерге акылы белән уйлый Габделнур: күрәсең, ул «әби»гә әле кырыккырык биш яшьләр тирәсе генә булгандыр, ире сугышта үлгәндер... Сабый күнеле барысын да ничек нечкәртеп торсын да, кемнең нинди уй белән яшәгәнен каян белсен?! Аны өйрәткәннәр, колагына тукыганнар: үзеңнән олылар белән исәнләшеп үт! Һәм ул шулай итә дә, бетте-китте вәссәләм! Ә кайчагында синен бу «тырышлыгын» кемнедер кимсетү булып чыга, хәтерен калдыра икән. Моннан, тыкрыктан караганда, агачлар арасына күмелеп утырган мәктәп тә күренә. Мәктәп ихатасын биек тупыл агачлары әйләндереп алган. Кайчандыр аларны Габделнурнын абыйлары утырткан һәм тәрбияләп үстергән. —Директор коштабак белән сыер тизәге алып килергә куша иде яна утырткан тупылларнын кәүсәләрен сыларга,—дип сөйләгән иде абыйсы бервакыт.—Кәҗә ашаган җирен... Анда җиде ел уку дәверендә Габделнур хәреф танырга өйрәнде, бик күп фәннәрне үзләштереп ан-белем алды; концерт-спектаклъләрдә катнашты; әдәби кичәләрдә оештырдылар алар; мәктәп бакчасында эшләделәр; чангыга басып, турникта атынып, колгадан яки арканнан үрмәләп көч-куәтләрен арттырдылар, беләк мускулларын ныгыттылар; тәнәфесләрдә (кайчагында дәрестә дә) шаярдылар-шаулаштылар, мәктәптән кайтканда бер-берсен дөмбәсләп, кызып китеп сугыштылар да... Барысы да булды җиде елда. Саный китсәң, аларнын исәбе юк! Ләкин кайчагында шуклык кылулары, укытучыларны борчыган мәлләре дә бихисап булды. Хәзер менә шулар исенә төшеп, ниндидер сагыш, үкенү сыман нәрсә өскә калкып чыга. Бервакыт, авылга буровой бригадасы килеп урнашкач, рус теле укытучысы, яшь кенә кыз, бер егет белән йөри башлады. Бала-чагадан яшереп буламыни андый хәлне? Бигрәк тә малай-шалайдан. Малайлар клубка кино карарга дип чыгалар. Алар билет алган кешеләр арасына кысылып яки алданрак керәләр дә, сәхнә астына үрмәләп, кино башланганчы шунда качып яталар. Анда рәхәт түгел: кысан, тынчу, кайчагында эче киткән берәр малайнын нәҗесенә дә буялып чыгасын. Ә шулай да кино карыйсы килү теләге барысына да түзәргә мәҗбүр итә. Ул көнне малайлар әле клуб тирәсендә йөриләр—ничек тә качып керергә исәп иде. Укытучы кыз белән «-буровой» егет тә клубка киләләр икән, җитмәсә, кычкырып сөйләшәләр Шунда малайлар Шура апаларынын тавышын аермачык ишеттеләр. —Тише. тише. Николай, ученики есть. Икенче көнне, рус теле дәресе башланыр алдыннан, Габделнур кара такта янына чыгып басты һәм ишектә марҗа апалары күренүгә сөрән салды. —Тише, тише. Николай, ученики жис! Ул йөгереп барып партасына утырды. Укытучы кып-кызыл булды, класс журналын һәм китап-дәфтәрләрен өстәлгә атып бәрде. —Гаделзянов. выйди из класса!—дип кычкырды ул. Габделнур чыгарга уйламады да. Шура апалары, озын аяклары белән олыолы атлап, ул утырган парта янына килде. Тагын үзенен боерыгын кабатлады. —Вон из класса! Шушы укытучы аркасында урысча ярыйсы гына сукалый башлаган Габделнур: —Не выйду!—диде һәм чытырдатып партага ябышты Янәшә утырган укучы кызны торгызды да. көчле, таза куллары белән укытучы калын такталардан эшләнгән авыр партаны бөтереп йортә башлады Ләкин бәләкәй малай бирешмәде Ахырда, укытучы аны калдырып, такта янындагы өстәл артына утырып, елап җибәргәч, класстан чыгып ычкынды. Билгеле, соңыннан тәртип бозучыны директор чакыртты. Ә анысы, ир кеше, күп сөйләшеп, вакыт сарыф итеп мәшәкатьләнмәде. Габделнур бүлмәгә килеп керүгә яңагына чалтыратып та җибәрде: малайның күзеннән утлар күренде Икенче вакыт, малайлардан кайсыдыр шаярып утырганда укытучы апалары (кем икәне дә, нинди фәннән укытканы да хәтерендә түгел) бармак калынлыгы линейка белән тондырды Сулагай кулдан чыгып очкан саллы линейка күршедәге бер гаепсез кызның танавына эләкте. Әйтерсең акыртып суялар: кызый чырулап, үкереп елап җибәрде; борыныннан гөҗләп юш китте Апалары йогереп кенә чиләк белән су алып керде, юды. маңкасына тикле сөртте, юмалады—ике дәфтәр белән бер бозгыч биреп бәхилләтте Әйе. мөгаллимнәр дә бик «•тәвәккәл*иде элек. Химия укытучысы, шаярып утырганыңны күрсә, дәшми-нитми генә килә дә. сөяк белән тиредән генә торган беләгеңне узып барышлый тына шундый итеп чеметә, астына җибәрердәй буласың. Ә математик абыйлары малайларның «-миңгерәү» башын йодрыгының чыгыбрак торган урта бармагы белән тоя-төя «акыл бирә» иде: «Башынны эшләт, ангыра бәрән, башыңны эшләтмәсән. миен ачы катыкка әйләнер» География укытучысы гел колакларын бора торган иде Малайлар жаен таптылар: анын дәресе алдыннан колак яфракларына каз мае сөртә торган булдылар Яманы да. күңелле мизгелләрдә, авыр чаклар да—барысы да булды җиде елда. «Балалык юләрлеге белән ачуыгызны чыгарып, кәефегезне җибәреп, рәнҗеткән чакларыбыз өчен гафу итегез безне, хөрмәтле һәм кадерле (моны соңрак акладык!) укытучы абый-апаларыбыз! Булдыра атсагыз, кичерегез эчкерсе з, гади авыл балаларын' Без сезнен педагогика кысатарынл сыймаган, кайчагында гел юктан тына артык уяулык, кирәкмәгән кырыслык күрсәтеп, безне кыерсытуларыгызны күптән кичердек инде Без сезгә ачу сакламыйбыз...»