Логотип Казан Утлары
Шигърият

 НАЗ СУРӘТЕ

Исәнме, мәхәббәт! —Исәнме, мең яшәр мәхәббәт! Кил, әйдә... уз, әйдә түремә! — Чак кына соңардым...- дисеңме: Күзләрең ник моңсу күренә? Моңайма!— «Кайдадыр җил куып» йөрмисең. Күкләргә үрләгән учактай. Син минем җанымда дөрлисең. Син миңа: —Сүрел?—дип ялварма! Мин синең иң тугры колыңмын... Теләсәң, аягың очында Төнозын тезләнеп торырмын. Энәмә таңнардан нур саплап. Мин сиңа мендәрләр чигәрмен.., Теләсәң—йөрисе ю.тыңа Хуш исле чәчәкләр сибәрмен һәм кайчан, кайларда йөрсәң дә Мин сине ашкынып көтәрмен. ...Сон түгел... Иң кирәк чагымда Син мине күкләргә күтәрдең. Моннан да зур бәхет бармы соң...— Китәргә торганда дөньядан? —Яратам... Ихластан сөям!—дип, Мәңгелек утларда мин янам. Яратып, ышанып тез чүгәм: —Йа, Тәңрем! Сөюдән аерма! Минем дә башкалар шикелле Хакым бар—хыялда баерга... Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНЛ шагыйрә; «Чишмә юлы», «Сәлам хаты». «Уйларымда шаулый карурман» һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши. Көтәм ...Кызганычкадырмы Сине юксынудан Газиз башкаемны Җиргә кадәр идем. Кызгандырсам да мин. Бары синнән генә Бары синнән генә Кызгандырыр идем... Бары сина гына Елап сөйләр идем Сине көтә-көтә Хәлсез калганымны. Лачын Хәл бир мина?—диеп,— Җан өр мина. диеп. Әжәл күкрәгенә (!) Башым салганымны. Сөенечкә микән. Көенечкә микән Сине юксынуым. Сине яратуым... Син яшәгән яктан. Син киләсе яктан Көтәм таң атуын. ...Әйе... тан атуын! һаваларда оча ике аккош. Каурыйлары җиргә коела Әхсән Баян Һаваларда оча бер яшь лачын Каурый сибеп язгы таш кыш а. Гашыйкларның хыял чыганагы Очар кошның канат астында. һаваларда оча бер яшь лачын... ...Очмыйдыр ул, нурда йөзәдер... Шул очыштан илһам алган күңел Күккә ашмый ничек түзәдер? һаваларда йөзә бер яшь лачын: Сибелә чәчем канат җиленнән. Җиргә яз китергән шушы җилләр Саклап килә мине үлемнән. һаваларда оча бер яшь лачын! Очсын, әйдә, очсын иркендә... Ул дәвамы минем яшьлегемнең. Ул бурычлы түгел беркемгә!.. Егет күлгә кармак төшерә Балык тота халык боз өстендә... Март кояшы балкый, боз ашап! Балкысаң да, үксеп еласаң да Узачак ул гомер, узачак. ...Ястык кебек калын бозны тишеп. Егет күлгә кармак төшерә. Март аенда туган ир-егетнең Алгын балык керә төшенә. Күл өстендә бозлар тиз эреми: Дулкын бозны төпкә кагачак!.. Күлләреңне күккә күчерсәң дә Яначак ул, йөрәк, яначак. Балык тотын егет «илһам ала». Мин дә шул ук күлдән су алам. ...Газиз халкым!.. Бигрәк назлы инде Март аенда туган бу балаң! ...Балык тота халык!.. Бу халыкны Еллар әле уйга салачак. .Алтыннарга тиңләп яратсаң да Калачак бу дөнья, калачак... Учларымда минем наз сурәте Мәхәббәт ул сынмый сабырлыктан. Мин яратам сине хәзер дә! Шулай да син миңа кил әле бер. Җаның сусаганда кадергә. ...Үт әле бер... безне аерып торган Гамьсез, кырыс еллар аркылы. Шул елларга тоташ күңелемнең Өзелергә торган һәр кылы. Мәхәббәт ул сүнмн назланудан - һәрбер гашыйк моны тоядыр... Учларымда минем наз сурәте. Синең сурәт—мәрмәр кыядыр?! ...Шулай да син миңа кил әле бер, Диңгезендә назның йөзәрсең. Рәхәт булса җиргә баш иярсең. Күңелең тулса дәшми түзәрсең. Сагынам Сагынам сине. Сагыну-сагышла рны Бикләп тотып булмый сандыкта... Йөрәк серләреңне сөйләрсең дип Г1ар сандугач чиктем яулыкка. Әмма белмим, мин бу кулъяулыгын Озатырмын Снңа кем аша? ...Биегәя күкләр... очар кошлар Берсен-берсе кочып уйнаса!.. Сагынам сине: Җирдә кыяклана Күктән иңгән сагыш бизәгем. ...Кулъяулыгым җилгә очырдым да, Ак болытка кулым изәдем. Сине сагыну--миңа чиксез бәхет! Бәхетнең мин көтмим үзгәсен, һәм Сиңа да бәхет алып килсен Ак болыттан яуган күз яшем. Пар сандугач чиккән кулъяулыгым Булсын Сиңа миннән истәлек... ...Сагынам Сине, чәчләреңнән назлап Искән җилләр кебек нечкәреп. Исеңдә тот... ...Без сөюгә талган офыклардан Инде миллион йолдыз атылгандыр. Чәчләреңә, кыйгач кашларыңа Кырпак-кырпак булып чал кунгандыр. Ул чагында без бит икебез дә Шул кадәрле гүзәл, бөек идек: Янып ярату ның һәр мизгелен һаваларга йолдыз итеп чөйдек. Бәлки инде безнең гомерләргә Бу мизгелләр кабат ялганмас та... Йолдызлардан исәп, сан алганда Шулай да син тырыш алданмаска. Шулай да син мине исеңдә тот! Мәхәббәтне мәңгелеккә юра... Миңа таба тәгәрәтер өчен Хисләреңне йомгак итеп ура. ...Шигырь тылсым... Мәхәббәттә тылсым. Табынуым. Тәңрем. Хәерле! ә булсын! Сайрый былбыл, сайрый, Тал!а басын сайрый. Сайрауларын аның Ятлап булса икән! Талны бөгелүдән. Җанны өзелүдән Саклап булса икән. Саклап булса икән!.. Бәргәләнә бәгырь, өзгәләнә үзәк: Авыз ачып калма күрәчәгең күзәт. Чәчләреннән сыйпап,хаталарын төзәт!? ...Күрәчәгем исә мине танымады. Әллә җнде ятны сөеп табынамы? Картайганым өчен әллә... каньнамы? ...Айурагым нурдан!... Кылган урам... кылган! Шуңа күңелем тулган: Кичерешләрем зиндан! ...Ай-йолдызлы серле төннәр узып. Хыял таңнарымны сызылдырып. Күтәрелә Кояш җир остенә. Могҗизалы, нурлы шул күренеш Морадыма мине ирештерә. Күрәчәгем белән күрештерә. />Ү айда шагыйрәнең юбилее Аңа слчамапчек. яңа иҗат уңышюры теләп канабыз!