«МИН ЕЛМАЕП КЫНА ДӨНЬЯ ҮЗГӘРЕРМЕ?»
(БҮГЕНГЕ ШИГЪРИЯТТӘ ЗАМАН ЧАЛЫМНАРЫ)
Гармония юк шул бу Җирдә Мин тәртипкә салам дөньяны Тик. кызганыч, бары шигырьдә
И.Юзеев
Әдәбият тормышны, чынбарлыкны образлы чагылдыруның бер торе булганлыктан, хәзерге заман, базар темасына язылган әсәрләр саны да арта бара Бүгенге «залиманә зәһәр заманнарда» (3 Мансуровнын шигъри табышы ) язылган берничә әсәрнең исемнәренә генә игътибар итик Х.Әюпнен шәхси кичерешләрне заманнын ижгнмагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтылган «Базарлар». Л.Шагыйрьҗаннын «Дөнья базары яхут яна «Америка фаҗигасе» дип аталган публицистик поэмасы һәм базарны Тукай кебек язарга өйрәтә торган мәктәп итеп сурәтләгән «Чык базарга» шигыре. Г Моратнын тормышта һәркемнең үз бизмәне, үз хакы дип раслаган «Кара базар». А П Чехов геройларын хәтерләтеп сатулашкан ике агае белән истә калган «Тукталышлар» һ.б шигырьләр Р Харисның хәзерге заманга җыйнама сурәт булган «Чехов базары* поэмасы Алда исемнәре аталган әсәрләр—сонгы еллар җимешләре Шулай ла сүзне әле «үзгәртеп кору» лигән заманнар башланганчы ук М Әгъләм тарафыннан язылган (1972-1985) «Тукайдан хатлар» поэмасыннан башлап җибәрәсе килә Шагыйрь анда «Мин әле кая барам?» дигән сорау куйган иде Әлеге сораунын. сонгы елларда ижат ителгән шигырьләрдә еш кабатланып, янадан-яна әсәрләр тууга сәбәпче булып торганы сизелә. М.Әгьләм болай язган иде: Чара шагыйрь Аз ык бетә. диме, язарына— һәрбер шагыйрь үзенең гомерендә Юлыгачак Печән базарына Дөрестән дә. әдәбият галиме Н Хисамов билгеләп үткәнчә, «базар тазар өчен куркыныч түгел» Шулай ук яналык та түгел. Сонгы унъеллыкларда җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне юкка гына «үткәнгә яналан кайту» дип атамыйлар. Тагар шагыйрьләренең базар темасына мөрәҗәгать итүенә Н Хисамов болай карый «Тормыш үзгәрешләренә үтә сизгер тагар шигърияте базарга да үзенсн мөнәсәбәтен аныклап килә. Сәүдәгә, кәсәбәчслеккә әзерләнмәгән ижат кешесенә анын бик күп авыр яклары ки гереп сукты Шунлыктан, әлеге шартларны каһәрләүдән алып, комик күренешләргә һәм бу процессны гәүдатәндерүче сәясәткә карата саркастик мөнәсәбәткә чаклы кин анын бәя диапазоны Хәлбуки яна иҗтимагый һәм икътисадын чынбарлык зарури рәвештә үзенә юл яра һәм анын ихтыяры тыелгысыз» Базар турында әсәрләр туу белән бергә базар шартларының үзенә генә хас булган лексикасы да барлыкка килә. Шулай да татар шагыйрьләрендә базарның аерылгысыз терминнары: бизнес, биржа, брокер, банкрот, маркетинг, менеджмент, инфляция һ.б. шунын ише сүзләр еш очрый дип әйтеп булмый. Мондый халыкара терминнар әдәби әсәрдә сәнгатьлелек тудыруга ярдәм итмиләр, күрәсен. Шунысын да билгеләп үтү дорес булыр: күрсәтелгән терминнар аңлата торган төшенчәләр әсәрләрнең эчтәлегенә салынган Шагыйрьләр шартлы алымнар, читләтеп әйтү, сүзнен күчерелмә мәгънәсе аша базар шартларында да унышлы әдәби әсәрләр тудыруга ирешәләр. Базар—ижтимагый тигезсезлекнең ин югары чагылышы. Р.Харис «Чехов базары»нда мәсьәләнең нәкъ менә шул ягына басым ясый да: —Бетсен налог инспекциясе. һәм яшәсен Чехов базары! ...Дәүләт кызык рәтләп акча бирми. Ә салымны шәпләп түләтә. Бу поэма персонажлары ачыктан-ачык дәүләтнең салым сәясәте белән килешмәүләрен белдерсәләр. И.Юзеев «Ияләштек» (1995) шигырендә «туган җирен ташлап киткән качакка ияләшкән кебек үк, налог йә ясакка ияләштек», дип яза. Бу ияләшү төшенчәсенең шәхес өчен яшәү принцибына («Йом күзенне. күрмә күпне, бул тыныч...») ук әйләнүен әрнү белән билгеләп үтә. Шулай да шагыйрьнең лирик герое заманнын һәр тискәре күренешен кабул итә, килешә дип нәтиҗә ясау дөрес булмас иде. 1991 елда язылган «Без» шигыре алда әйтелгән фикерне раслап тора: Кагыгмагыз... Безме! Без ул— Яраш юлбарыслар «Яралы юлбарыс» образын Әхсән Баян иҗатыннан да табарга була. Ул да илдәге ялгышларның сәбәбе тәкъдирнең үзе белән үк килгәндер дигән нәтижә ясый Шагыйрь жаны бәргәләнә, хакыйкать эзли, ләкин табасына ышанмый. Ә.Баян кешеләр арасында ышаныч кимүне урманнарда арткан агулы гөмбәләр саны белән бәйли. Кешеләрдә зәһәрлек арту гөмбәләргә күчте, бу табигать ялгышымы, әллә Тәңре каргышымы? дигән мәгънәдәге соравын куя да сораучының портретын икенче бер шигырендә («Аңларсыз», 1992) болаи тасвирлый: Мин—иманлы, мин горурмыи. Дансыз, малсыз... чалбарсыз Шигырьләрендә шагыйрь үзеннән сон килгән буын һәм заман турында болай Безнең буын шулай кыюсызрак Булып чыкты. Ә сез? Булдырдыгыз! Шау-гөр килеп, уздыгыз да безне.— Бөеклеккә, әллә бөлгенлеккә?— Ыргылдыгыз. Булдырдыгыз! Шагыйрь әлеге шигырендә әйтергә теләгән фикерен, логик дәлилләрен укучынын анына. йөрәгенә тәэсир итәрлек сүзләр һәм алымнар (риторик сорау, укучыга турыдан-туры мөрәҗәгать итү) белән аңлатып биргән Ә.Баяннын зур тәэсир көченә ия булган шигырьләреннән берсе «Дөньяны мин үзгәртергә килдем» (1993) дип атала. Дөньяны мин үзгәртергә килдем. Башлык булыр, дидем, әмирдә хакчык. Хак бәхетне һичкем алмас тартып Рәнҗетә,гмас һичкем кочсезне— Өлкәннәрне, толны, үксезне Лирик геройнын шигырьдә хаклыкны яклый алмавы күренә. Шигырь тулысынча экзистенциализм рухында язылган Тормышны үзгәртергә дип омтылган затнын көче, өмете бетеп, ахыр чиктә заман анын үзен үк үзгәртүгә ирешә Үзгәргән затнын портреты дөрестән дә «яралы юлбарыс»ны хәтерләтә Тормыш түгел, сатыш, тартыш монда Алдау, талау—иң зур акыл кече Уз җиремдә—мин ят, мин чит кеше. Тик күзәтеп утырам базарны. Күлмәк ертып бәйлим ярамны Хәзерге шигърияттә шагыйрьләр, заман күренешләрен сурәтләп, төрле конфликтларга игътибар итәләр Чөнки кеше үзе үк—төрле каршылыкларнын берлеге, анда һәрвакыт рухи омтылыш һәм матди теләкләр арасында киеренке көрәш бара, кайсы сыйфат жинә. кеше шул юллан китә Каршылыкларнын берсе—халык һәм заман каршылыгы Заманны тасвирлаган берничә шигырьгә игътибар итик. Әйтик, шагыйрь Р Харис Яңа заман килә Килә җәя җәеп Күзебезгә терәп ата бик күп гаеп Урамнарда йври күпме тере мәет. Берсенә дә чыкканы юк моңчы бәет Тагын Г Афзалнын «Яна заман» шигыренә игътибар итик Шигырьдәге хис үткәннәрне сагынудан башлана Чабаталы, комганлы, ура зат ы. иманлы заманнан көлгән вакытлар искә төшә. Сонга таба кеше «Алла сакласын» дип. һәркемнән шикләнеп авызын йома торган заманга килеп керә Ә бүгенге заман сайрашырга да гөрләшергә, ирек биргән битарафлык заман Шигырьдә нечкә ирония сизелеп тора. Чыннан ла, бер караганда кешегә ирек бирелгән кебек Ләкин битараф кешегә ул ирек нәрсәгә? Житмәсә. ул битараф кеше әле «Кызыл хөрәсән» колхозының бер әгъзасы да булса? Г Афзал шигырьләрендә дәүләт сәясәтен алдау белән талауга кайтарып калдыру, заманны «этлек» һәм «чүплек* рифмалашкан төшенчәләр аша күрсәтү белән дә очрашырга мөмкин. Ә менә «Заман» шигырендә Г Афзал заманны жанлы әңгәмәдәш дәрәҗәсенә күтәрә Аны матур, әмма үзе нәфис сүзгә ышанмый, аң-белемгә юмарт булса да. хискә саран; исәп-хисап алга киткән, танышларының кадерен табыш белән билгели торган; романтизмы артка чиккән соры жанлы, усал күзле, коры сүзле ялгыз кеше образы белән тиңләштерә Шагыйрьнең заман темасын күтәргән шигырьләре шактый Шуларныи берсе булган «Хәбәрдарлык заманы»нда ул телевизордан илдә яки дөньяда барган һәр яналыкны. факгны күрсәтү, карау мөмкинлеге белән генә чикләнмичә, «начальниклар ни әйтер дип. телне тешләп тормыйк инде» дигән мәгънәдә лә аңларга кирәклегенә басым ясый. Ә икенче бер шигырендә ул. кешенен алтмыш еллык тормыш тәжрибәсенен ялган булуын аңлавын хәбәр итә Дәрдмәнднеи «Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан. Түгел бал корты мин—чагып елаткан* дигән шигырь юлларын искә төшерә Илгә демократия җилләре китергән якалыклар драматизмы темасын Әхмәт Гадел шгын да кискенләштерә Кем гаепле ■ безме заманмы ’ Кем хттты бен)э яманны ' Кем торгызды авыр чакларны ' Кем к)реәтте кискен чатчарны ’ Ул елларның ялгыш эшләре Ни эшләтте безне? Нишләдек? Кем гаепле? Безме? Заманмы? Кайсы өстен: хаклык9 Ялганмы? Шигырьдә лирик геройның трагизмы да күренеп тора. «Бар дошманны җиңдек» дип расласа да, ул «җиңалмадык тик үзебезне» дигән нәтиҗәгә килә. Россия өчен хас булган «Кем гаепле?» дигән мәңгелек сорау аны соңгы юлга да озатыр кебек тоела. Ә.Гадел башка шигырьләрендә дә әлеге сорауга кайта-кайта мөрәҗәгать итә. Кешеләрне һәр гамәл өчен җавап бирергә чакыра. Шул рәвешчә, аның шигырьләрендә тәрбияви як көчәеп китә. Ә бу күренеш, билгеле булганча, әдәби әсәрнең эстетик көчен киметә төшә. Гәрәй Рәхимнең «Заман» шигыре дә, заманны ачыклый, образ тудыра торган күпсанлы сурәтләү чаралары булуга да карамастан, укучы күз алдында романтик күренешләр тудыра алмый. Шигырьдә Заман һәм Вакыт «үз братын төп башына утырта торган» дәгъвалы, чуалчык, норсыз, котсыз, әхлагы китеп, тәртибе беткән чор итеп сурәтләнә. Әлеге шигырьдә көлү дә, яшь аралаш елау, гаҗизлек хисләре дә бар. Әлеге хисләр Дәрдмәндтә башкачарак чагылыш тапкан иде: «Бертуганың чит тибәдер, дәүләт тигез булмаса. Ана сөтен айры имә, Бала игез булмаса». Базар мөнәсәбәтләре әдәбиятта махсус лексика да тудыра икән. Газинур Морат «шагыйрь базары» һәм «шигырь базары» метафораларын 1992 елда ук кертеп җибәргән иде. Шагыйрьнең яна гына чыккан «Төнге әверелеш» китабында әлеге темага кагылышлы шигырьләрне тагын да табарга була. Мәсәлән, «Китап базары» Дәрдмәнднең «Кил ки зарым! Юк язарым, Чөн кабул итми базар » юлларын эпиграф итеп алган бу шигырьдә татар китабының бәясе турында сүз алып барыла. Шагыйрь татар китабының чорма, архив, сандык төпләрендә посып яткан вакытларын искә төшерә, учак-учак янган китаплар да калкып чыга. Шигырьгә каләм ияләренең китап чыгару өчен спонсорлар эзләве дә килеп кергәч, Тукай искә төшә: «Ә Тукайга байлар үзе түләгән». Базарда китап сатучы агайлар белән гәп куерта башласан, алар көлә генә: «Сезгәме соң Тукай кебек язу, кит әле!». «Татар китабы базарда түгел, базада аунап ята шул»,—дип уфтана автор. Базар агайларының Ги де Мопассан, Маркиз де Сал китапларын гына сатуы сәбәпләрен ачыклауны автор укучының үзенә калдыра Шулай да шигырьнең яшерен мәгънәсендә жавап табылганлыгы сизелеп тора. Әйе, әлеге шигыре белән Г. Морат бүгенге көндә килеп туган кискен проблемаларның берсе—татар китабын тарату, китап сәүдәсе кебек мәсьәләләрне әдәби яссылыкта күтәреп чыга. Рухи хәзинәне халыкка җиткерүнең ныклы системасын, китапка дәүләтчә мөнәсәбәт булдырырга чакыра. Проблема хәл ителмәгән очракта, халыкны китапсыз калдыру—аны тарих битеннән сызып ташлау белән бер кебек дигән фикер әйтелә. Шагыйрьләрне генә түгел, шигырь укучыларны да әдәби әсәрләргә куела торган югары таләпләр планкасын төшермәскә чакыра. Ә менә «Талчук» шигыре үзенең әдәби-эстетик вазыйфасы белән алдагыларыннан аерылыбрак тора. Шагыйрь Г.Морат Дәрдмәнд кебек («Урамнан һәм базардан чүплә сүзне »), язарына азык эзләп, базарга чыгып китә. Әмма дөнья базары булса да, анда язарга азык табылмый, чөнки лирик герой фикеренчә, һәр нәрсә үз-үзеннән кыйммәт хакка сатыла. Шул вакытта бүгенге базар мөнәсәбәтләренең тагын бер күренеше—реклама ялтырап ала. «Бәхет сатам, үз бәясенә!»—дип, кулына тутык дага тоткан бөкре бер карт аваз сала: аның товарына чират тезелә. Шулай итеп шартлы алым лирик геройның проблемасын чишәргә ярдәм итә. Төн уртасында килгән илһам исә аңа яңа шигъри бәйләмнәр китерә. Шул рәвешчә Т.Кампанелланын «Киләчәктә дөнья белән шагыйрьләр идарә итәр»,—дигән фикеренә таба бер адым ясала. Шагыйрь, халыкның «дага бәхет, байлык китерә» дип ышануына нигезләнеп, кызыклы шигырь тудыруга ирешкән. Г.Моратнын «Юл чатындагы кибет» шигыре дә шул тематиканың дәвамы дип әйтсәк ялгышмабыз Шигырьдән аңлашылган төп фикер болай яңгырый: «Акылсызлар акыл сата монда, акыллылар—акылсызлык». Шагыйрьнең һәрбер шигыре укучы алдына сиздермичә генә мәңгелек сорау куя Әлеге сорау Россия халкы өчен яналык түгел: «Кем гаепле?» һәм «Нәрсә эшләргә0* Г Морат әлеге җыентыкта тупланган әсәрләренен проблемасын, идея эчтәлеген бер шигырь аша да аеруча калку житкерә. Ул шигырь «Сәяси сорау» дип исемләнгән Һәрбер ялган Дөрес булып Күренә генә Ялганга ышанмый Халык— Күнегә генә. Ник ялган, алайса. Илнең Түренә менә7 Ә менә Р.Фәйзуллинда әлеге проблема башка төрле чишелеш ата. 1985 елда язылган «Тордым басып Кама ярында» шигырендә ул Балык Бистәсе пристаненың Мәкәрҗә ярминкәсе кебек шаулап торган чакларын сагына Парохоалар туктый торган пристаньның күпләр өчен озату, ә яшьләргә шигырь уку урыны булуын искә төшерә. Ә бүгенге көнлә елга ярларының гына түгел, кешеләрнең дә үзгәрүенә игътибар юнәлтеп, хәтергә кереп кала торган чын шигъри юллар ижат итә Нуры ачрак хәзер күчләрнең. Чыпчыгы кич әйткән сүшрнең Ижтимагый-сәяси темага язылган шигырьләрдә хакыйкать һәм ялган кебек төшенчәләргә шагыйрьләрнең бик сизгер булулары күренә. Аларнын күбесе әлеге проблеманы «балык башыннан чери» дигән принциптан чыгып чишәргә алына Мәсьәләгә Р Фәйзуллии кебек, «заманалар меңгә әйләнсә лә, фидакарьләр һәрчак табыла» диючеләр дә бар Битарафлар сафы сонгы елларда иҗат ителгән шигырьләрдә кимеп бара сыман Ялган төшенчәсенә Ф Яруллин да бик сизгер Ул әлеге бер сүз нигезендә кабатлау һәм градация, әлеге сүзнең күчерелмә мәгънәсе аша дүрт строфалы шигырь яза И.Юэсев, Г Афзал. III Галиев һ б шагыйрьләр иҗатында күзәтелгән заман күренешен ул капма-каршы яссылыкта сурәтли. Шигырьдә ул болай янгырый: Ялганнар яманнар, язганнар Үзгәрә дисәк тә заманнар— Юк. заман үзгәрми, бары тик Үзгәрә, яңара язганнар (1994) Хакыйкать төшенчәсен Г Морат иҗтимагый, сәяси планда караса, шагыйрә Нәҗибә Сафина «җиргә төшерә» Хәйләләү, хәйләләп кешенең нәрсәсен дә булса алу: ялганлау, ялган сөйләү: ялган сөйләп кешене ялгыигтыру. ялгыш фикергә китерү, ялганга ышандыру; кызыктыру, саташтыру, ялгыштыру, башкача булып күренү яки ишетелү, вәгъдә бозу, хыянәт итү: ялгышу кебек мәгънәләргә ия булган «алдау» төшенчәсен һәм ул сүз китереп чыгарган хисне шигырь нигезенә сала. Шулай итеп. «Табигать тә әгәр алдаса • шигырендә гади тагар хатыны хисләрен сурәтли. Лирик герой дәүләт, хөкүмәт, мөдир, нәшрият, мөхәррир алдауларына күнеккән инде Ул аны шулай тиеш дип кабул игә Барысы да аллый хәтта халал ир дә. урам чатларындагы хәерчеләр дә Банкир да кредит бирем дип алдый, майсыз сөт белән майсыз май да ашап алданабыз Шулай ла шигырьдәге лирик геройның иҗтимагый, сәяси, икътисадый алаңдагы алдауларга исе китми дип ышанырга була. Градация алымы белән барып, шагыйрә әлеге каршылыкның югары ноктасына җигә Кеше—Табигать каршылыгы Ләкин Табигать алдаса—ана күнегеп булмый икән Май аенда көз килүне күнел күгәрә алмый. Май жылысы сизелмәсә. унбишенче чисталарда алмагач чәчәк атмаса. туггыл яфрак ярмаса—йөзләргә сары чыга. Шулай да шагыйрә ахыргы Табигать бу Заманнан үрнәк алмас але дигән ышаныч калдыра. Шагыйрә Н.Сафина алдау мәсьәләсен дәвам итеп, туган тел һәм татар телен дәүләт теле итеп күрәсе килү проблемасын «Әллә төш, әллә өн» шигырендә күгәрә. Лирик герой ялгыш кына чит илгә барып чыга. Китмән тоткан бер кешене күргәч, аны татардыр дип уйлап сүз ката. Анын «Мин дә татармын, су бир, үләм»,—дигән үтенеченә каршы тегесе, авызын ачып, телен күрсәтергә куша. «Татар булсаң, синең авызда ике тел булырга тиеш»,—ди. Ләкин авызда сынар өтек тел генә күренә Уянып киткәч, лирик герой бик уңайсызлана. Өнендә ана мәжбүри рәвештә (алдап) икенче телне куярга киләләр. Шул рәвешчә автор татар теленең кулланылыш дәрәжәсен. әһәмиятен арттыру бурычын шартлы алымнар ярдәмендә һәм сәнгатьчә нәфислек белән укучының аңына сеңдерә. «Алдау-алдану» төшенчәләренә Зөлфәтнең карашы үзенчә. Башка шагыйрьләрнең лирик герое алдауны авыр кичерә. Гадәттә, ул үзе гадел кеше булып, дәүләт яки кешенең алдаганын күзәтеп тора, бәяли, йә алдауны кисәтә торган зат итеп сурәтләнә. Ә менә Зөлфәттә башкача: Күреп, аңлап, тоеп яшәдем мин— Ялган белән тулды һәр төбәк. Алдаучысы булган яшәештә Алданучы булган—мин кирәк. Шулай да шагыйрьнең лирик герое беркатлы дип уйлау дөрес булмас иде. «Шик» дип исемләнгән шигырендә лирик герой «тууым да минем ялган икән, ялган икән минем туган ил» дип белдергәннән сон, язмышы турында уйлана, «бөҗәкләр дә үз дигәнчә яши» дип өзгәләнә. Алдау кебек төшенчәгә И.Юзеев башкача якын килә. Анын лирик герое, «гомер буе бәхет килер» дип алданып яши-яши гомер азагына якынлаша. Ахырда шундый нәтиҗәгә килә: «ышанмый да, алданмый да» башлый. Икенче бер шигырендә ул («Бурлаклар», 1995) үз халәтен акчарлакларның ачы авазын тыңлап барган мәңгелек бурлакка тиңләсә, өченче бер шигырендә («Олы җанлы шагыйрь-әдипләргә », 1995) олы җанлы әдипләрнең, хакыйкатьне төшендерә алмый, йә Тукай кебек яшьли гүргә, йә Исхакый кебек чит илгә китеп барырга мәҗбүр булуын әйтә. Шигырьдән аңлашылган төп фикерне болай аңлатып булыр иде: халык шагыйрьләре, язучыларына кадер-хөрмәт алар исән чакта ук күрсәтелсен. Әлеге проблема башка шигырьләрдә дә («Ул даһины исән вакытында ». 1995) дәвамын таба. И.Юзеев аларда ачынып шундый сорау куя: «җылы караш ташка ник кирәк?» Р.Харисның заман темасына кагылышлы «Лирик сәүдәгәр» исемле шигыренә игътибар юнәлтик. Әсәрнең исемендәге эпитеты үзе үк гаҗәпкә калдыра. Татар әдәбиятында сәүдәгәрлекне шулай яратып, лирик сәүдәгәр дип атаган башка шагыйрь күренми. Әлеге шигырьдән сәнгатьнең, әдәбиятның көче нечкәлектә икәнлеге калку чагылып тора. Гадәттә бездә сәүдәгәр йә комсыз, йә бай, йә алдакчы булып сурәтләнә. Ә биредә шагыйрь, шушы ике сүзнен көтелмәгән янәшәлегеннән файдаланып, яна образ ясый алган. Лирик сәүдәгәрнең сага торган товары да үзенчәлекле: төнге урмандагы агачларның шәүләләрен тәкъдим итә ул. Менә «төбендә бер хатынның бер ир иннәренә куанычлы яше түгелгән» төз нарат; әнә, сөялеп, горур сөйгәне яшь егеткә «мин синеке була алмам» дигән ап-ак каен; арырак нәфис миләш, юкә, имән Ләкин сатып алучылар гына күренми. Шулай да лирик сәүдәгәр уфтанмый, күпме кадерле хатирә үзенә калды бит Кирәк чакта ул аларны файдалана яки бүләк итә алачак. Хәзерге әдәбиятта базар темасына язылган шигырьләрдән яңалыгы белән аерылып торган тагын бер шигырь бар. Ул да булса Марат Закирнын «Базар читендә бер карт» шигыре. «Ап-ак кәфендәй бер карт» базар читендә, елмаеп, юк кына бәягә үзенен гомер буенча туплаган хәләл малын—«алтындай хаталар»ын сата. Шагыйрьнең «Бәһа» шигыре дә кешене уйланырга мәҗбүр итә торган рухта язылган «Бүгенге бәһаләргә киләчәк заман үзе бәһа куяр» М.Закир шигырьләрендә, новелладагы кебек, фикернең кинәт кенә үзгәреп, бөтенләй көтелмәгән чишелеш алуы күзәтелә, шулай ук әйтеп бетермәү көчле «Хәер соранучы» шундый шигырьләрдән берсе Шигырьдән аңлашылган төп мәгънә анын исеменә үк чыгарылган. Ә менә Л Шагыирьжан «Чык базарга» шигырендә заман базарын тарих, сәнгать, тормыш итеп сурәтләгәннән сон гына «сәясәткә бирә» Базарны ул жыенга тиңли— уенны базар үлчәвенә салып сөйләргә кирәк. Базар бер үк вакытта юмарт та. саран ла. чөнки анда берсе жан азыгы эхтәсә. икенчесенә мал кирәк. Базардан ул фәлсәфә ала. аны тормыш сәхнәсе итеп күз алдына китереп, бер үк вакытта үзе тамашачы һәм катнашучыга да әверелә Хәзерге заман татар поэзиясендә базар темасын чагылдырган әсәрләр күпләп языла Шагыйрь Харрас Әюпнен дә «Базарлар» дип исемләнгән публицистик поэмасы бар Әсәрдә лирик персонаж базарга болай гына, бабайлардан калган бер гадәт буенча, бер йомышсыз, ил хәлен белер өчен генә чыга Поэманын композициясе дә базарны хәтерләтә. Анын беренче һәм сонгы бүлекләре бару- кайту булса, төп өлеш төрле базар исемнәре белән аталган Мәсәлән. «Колхоз базары». «Печән базары». «Әмәкәй базары». «Болгар базары». «Коллар базары*. «Кошлар базары». «Сорочи базары» һәм «Дөнья базары» Шагыйрь атарда базарнын кеше тормышына басым ясавына ачынып яза. Нигә киресенчә түгел соравы куела. Лирик герой базар кыйммәт булса да. ил каршында адәм батасынын арзан торуы сәбәпләрен эзли-эзли. Иске Казандагы Печән базарына килеп чыга Тукайнын «Печән базары яхуд Яна Кисекбаш* поэмасына ишарә итеп, шагыйрь бүгенге заман базарын күрсә, ничек көләр икән дип уйлана Шагыйрь Ибн Фадлан. Мәржани язып калдырган базарлар белән бүгенге базар арасындагы аерманын сәбәпләре турында да уйлана. Хәзерге базарларда чит ил товарларын сату өстенлек атса, борынгы базарларда Византия. Кытай һ.б. дәүләтләр үзләре бездән әйбер алырга килгәннәр. Болгарнын затлы күн һәм мехларын күреп кенә кайту да кыйммәт торган Әлеге мәгълүматларны белгәннән сон лирик персонажга. Колхоз базарына барып, бәрәңгегә чират тору авыр бер газапка әйләнә Нәтижәдә шәхес рухи кыйммәтләр белән матди дөнья арасында бәргәләнүгә дучар ителә «Коллар базары* дип исемләнгән бүлекне әрнемичә укып чыгып булмый. Халык, милләт, туган тел дип борчылмаган күндәм халыкның ни кушсалар шуны эшләргә әзер торуын Х.Әюп «конституцион богау» дигән метафора белән сурәтли. Мона охшаш сәяси метафора Р.Хариста «федераль кыршау» дип бирелә Нәтижәдә ижтимагый-сәяси лирикамын лексикасы яна образ-сурәгләр белән дә баетыла бара Дөрестән дә, Х.Әюп язганча, базарда Бары да ута. ута—ни сатасың Илен сата кеше, телен сата. Күч да йоммый сата үз атасын Башка шигырьләрендә шагыйрь бүгенге көндә кеше өчен табынырлык кыйммәтләр калды микән дип уйлана. Кая таба карап табыныйм соң ? Дүрт ягым да минам кыйбла.—ди уя. Шулай да җавап бар шигырьдә: кыйбланың да кыйбласы булырлык як—ул кеше шәхес. Ә икенче бер шигырьдә (Ул шигырь «Өч кенә сүз» дип атала) алда куелган мәсьәләне чишә торган шәхес үзе үк күрсәтелә. Бер шиелар яратылган базар очен. Икенче лар яратылган азар очен. Өченче лар яратылган илдагенең Бөтенесен байна-байна язар очен Әмма шагыйрь ижатынла әхлаксыз гамәлләр кылган затнын үкенүе, уйлануы очрамый, бары тик әлеге күренешләрне лирик героймын читтән күзәтеп, бәяләп торуы гына бар Базар темасын Рөстәм Мнишлим дә читләтеп үтми Анын «Синең базар» исемле шигыре бар Бу әсәрне милләтен сатучыны фаш итәр өчен язганын шагыйрь үзе үк әйтеп куйган. Әйбәт эшкә керер, дан-дәрәжә алыр, кәеф-сафа сөрер, түш киереп йөреп, гел базарда калыр өчен халкын сатар. Әлеге шигырьләрне укып чыккач, күңелдә авыр бер хис кала. Дөрес, әлеге хис яңа түгел. XX йөз башында Сәгыйть Сүнчәләй дә «һәр кеше үксез, күңелсез, һәр кеше—дөнья колы», дип язган иде. Соңгы еллар шигъриятендә лирик герой яшәешне күзәтүче, аның камил булмавыннан ризасыз, ялгыз шәхес кебек аңлашыла. Р Фәизуллиннын «хакыйкатькә тирән кергән саен, кеше күп чак кала шул ялгыз» сүзләре искә төшә. Билгеле, әлеге шигырьләрдә хис-кичереш түгел, фикер-мөнәсәбәт алда торганлыгы күренә. Алда мисалга китерелгән шигырьләрдә ижтимагый-сәяси. фәлсәфи проблемалар күтәрелә, тормыш-яшәеш кануннарына мөнәсәбәтле уйланулар үзәккә куела. Лирик герой башкаларга үз фикерен җиткерүче, юл күрсәтүче кебек аңлашыла. Кеше, үзе дөрес түгел дип тапкан яшәеш кануннары белән каршылыкка кереп, аны чишү юлларын шул кануннарның үзеннән эзли. Кайбер шигырьләрдә сурәтләнә торган күренешләр бүгенге белән киләчәкнең өметсезлеген, чарасызлыгын ассызыкласа да, Р.Фәйзуллинда өметкә урын кала: «Дөнья усал-фәлән...».—диеп. Кан елау яхшы түгел! Бөтен искән җилләр дә бит Гел генә каршы түгел. Биредә ирексездән Дәрдмәнднең «Илдә бер дуст булмаса гәр, Ил бөтен дошман түгел», дип язган юллары искә төшә. Ә менә Р.Харис яна заманны яна гасыр белән бәйләп сурәтли. «Үле хыял, сынык өмет, сәрхуш әхлак яна гасыр аяк баскан бусагада», дип яза шагыйрь. Яна заман темасына багышланган шигырьләр Р.Харис иҗатында шактый күзәтелә. «Башны учка куйдырырлык гаҗәеп бер заман бу» шигырендә ул болай язган иде: Кемдер әрли, кемдер мактый: бик тәэсирле заман бу. Кешелекнең бик күп чире ачылып киткән заман бу. Ләкин шагыйрь заманга гел тискәре бәя бирә икән дип уйлау дөрес булмас иде Нәкъ менә әле телгә алган шигырендә ул «көрәшче йөрәкләргә таман килгән», «миләргә өр-яна сырлар уйдырырлык заман бу» дип билгеләп үтә. Наис Гамбәр үз вакытында, шигырьнең эстетик категорияләр белән эш итүен билгеләп, «шигырь сөнге яки ук очына манылган зәһәр агу булудан бигрәк, агукайтаргыч булып тора. Һәрхәлдә шулай булырга тиеш»,—дип язган иде. Ә менә хәзерге байтак шигырьләрне укыганда, еш кына «ук очына манылган зәһәр агу» белән очрашырга туры килә. Күрәсең, җыелган проблемаларның кискенлеге шагыйрьләрдән дә кырыслык һәм кыскалык таләп итәдер. Үз вакытында Дәрдмәнд тә, аеруча кискен итеп, «Нә алтын белгә балчык бу замана, Белапмыйм: кемгә тансык бу замана?» дип язган иде. Заманның кеше алдына куйган проблемалары җыелмасы М Мирзаның «Мәңгелек сорау» дип исемләнгән нибары дүртьюллык шигырендә чагыла: Гел яңаны эзләп табабызмы. Табып югалттыкмы күптәннән? Киләчәкккә таба барабызмы. Кайтып киләбезме үткәннән? М.Мирзанын «мыскалын да сатып ваклап, мыскыл иткән заман»га (төгәл һәм унышлы әйтелгән образлы сурәт) куйган сораулары икенче бер шигырендә, катгый таләпкә үк әйләнеп, болай янгырый: Җавап тотар заман җитте Бүген сиңа, замана. Шәхеснен жаваплылыгы белән бәйле булган ирек төшенчәсе турында уйланганда Зөлфәт Хәким сүзләре искә төшә: «Кеше тугач ук гаделсехтек дөньясында яши башлый. Бәлки, бу ин зур гаделсехтектер Дөньяга килгән бала инде ул туганчы ук башка кешеләр тарафыннан уйлап чыгарылган кануннар, ана кадәр яшәүчеләр урнаштырган тәртипләр буенча яшәргә дучар ителә. Һәрбер инсан үзеннән алданрак туучыларга бар иткән мохиткә килеп эләгә. Һәм. ниһаять, кеше анарчы төзелгән ил-көндә яшәргә мәжбүр Шуна күрә барлык кылган эшләре, гамәлгә ашкан уйниятләре өчен кеше берүзе генә жавап тотарга тиеш түгел» Күренекле драматург шәхеснен кылган гамәлләре өчен җаваплы булу бурычын юкка чыгарып, шәхескә фәлсәфә фәне тарафыннан бирелгән билгеләмәгә күпмедер күләмдә зыян сала. Ләкин анын шигырьләрендә гаделсезлеккә, ялганга кеше, шәхес түгел, ә менә бөтенләй жансыз предметлар каршы чыга. Әйтик. «Иске радио» шигыре. Чоланда эче куыш, тузан баскан иске радио тора. Ул инде сөйләми. Сәбәбе: бәлки, ялгызлыктан, бәлки, акылын җуйганнандыр Шулай да шигырьдән аңлашылган төп фикер шундый кеше күзенә күренмәсен дип. үрмәкүч пәрәвезе астында яшеренергә теләгән бу радио күп еллар буе ялган сөйләүдән туйганга дәшми Ә икенче бер шигырьдәге («Өй янында гарип тал агачы») гарип тал агачы, кояш баегач, намаз укыган кебек була. Тан атып, жил исеп киткәч, шыгырдый башлый Анын шыгырдавы әсәрдә тормыш авырлыгыннан зарлану булып ишетелә Шулай да З.Хәкимнен «Ала алмады» шигыренә аерым игътибарны юнәлтәсе килә. Укучы күз алдына шундый күренеш тәкъдим ителә Вокзал Автобус килеп туктый. Ишегенә халык өелә. Тавыш куба, этеш-төртеш. сүгенү китә Беркем лә чигенергә теләми. Читтә медальләр таккан, ботинкасы «авызын ачкан» бер бабай гына автобус янына якын килергә кыймый. Җыелган халык утырып китә. Бабай кала. Сугыш ветеранының шул минуттагы хәле шигырьмен соңгы ике юлында болай яннарын Яуда шәһәрләрне алган кеше Автобусны «ала» алмады Ш. Галиев тә шигырьләрендә заманга үзенчә бәя бирә. Сибгат Хәким «КамАЗ белән намаз гына рифмалашмый калган заман» дип атаган чор турында Ш Галиев «бер очы—күктә, бер очы—чүптә», ди Шагыйрь фикеренчә. заман кешеләрнен акылына да үзгәреш кертте: акыл ни чик белмәс, ни шик белмәскә әйләнеп, өстән генә карап үткәнгә бәя бирә башлады Ә менә Р Фәйзуллин «Безмен көннәргә бер штрих» шигырендә кеше шәхесенә хас булган тагын бер социаль проблеманы физик гариплеккә дучар булган кеше язмышына игътибар итә: Баларның чатында угрылар гармунын алдылар сукырның Дөрестән дә. халык шагыйренең чыннан да ил гаме белән яшәвем растай торган шигъри юллар бу. «Шагыйрьмен «суырылган геш хәлендә карт-коры ветераннар» дигән образлы юллары укучы күиелснә авыр тәэсир итә Картлык темасыгг шагыйрь жинелчә юмор белән үткәреп җибәрергә дә омтылыш ясый, ләкин барыбер котылгысыз драматизмны юкка чыгара алмый Син күргәндә яшен инде үлгән була Бел күргәнне Яшьлек күптән күргән буш Эч пошырып янда «мин яшьмен*> дип. Маймылланып. Картлык хшргән була . (1995} Базар темасын Ш Галиев тә читләтеп үтми Бер шигырендә ул авызын ачса, үпкәсе күренергә торган сатучы ханымнын базарда эшли башлагач, алтынга батып теше дә күренмәвен бәян итсә, икенче бер шигырендә базармын баерга .та. белергә дә ярдәм итә торган тотрыксыз урын булуына басым ясый Шигырьдә аерым кеше дәүләт, олигархлар караклыгы арасында параллель үткәрелә. Дөрес, шагыйрь аларны «яратып», «данлы бурлар» дип атый. Караклык темасын сурәтләү Роберт Миңнуллин иҗатында чын эстетик кануннарны исәпкә алып башкарыла. Кеше төсле яшим дисәң. Карак булырга кирәк ! Кирәк, ләкин азрак кына Саграк булырга кирәк! Шагыйрьнең «Шулай булырга кирәк!» шигыре нечкә юморга корылган Шигырьдә лирик герой, заманны, тормышны күзәтеп, үзенчә нәтиҗә ясый. Аныңча, бу тормышта кешегә усал, әрсез, гамьсез, кырыс, моңсыз, комсыз кебек сыйфатларга ия булырга кирәк. Шагыйрь бер яктан укучыны юмор аша тискәре сыйфатларга ия булырга чакыра кебек, ләкин шигырьдән аңлашылган фикер киресенчә килеп чыга Р.Миннуллин ирония аша бөтенләй икенче мәгънә килеп чыгарлык оста шигырь тудыра алган. Рафис Корбан иҗатында да «Базар» дип аталган шигырь бар Ш.Галиевтә социаль проблемалар текст эченә яшереп, турыдан-туры әйтмичә бирелсә. Р.Корбан «туры» юлны сайлаган. Ул базар мөнәсәбәтләрен «базар баткагы» дип атап, һәр нәрсәнен дә сатылуын, чыгарып сатар малы, сатып алыр акчасы булмаган кешенең ачка үләргә хөкем ителүен билгеләп үтә Базар чорында яшәүнең өч кенә төрле юлы калганлыгын күрсәтә: «кем намусын, кем тәнен сата, йә булмаса теләнеп яши». Ә менә Р. Низами шигырьләрендә чор «җитмеш җиде катлы иләк аша узгармакта безне бу заман» дип атала. Шагыйрь «Кая таба оча бу заман?» дип сорый да: Хакыйкатьнең хакыйкатен эзлим: Нәрсә соң ул—Туу. Яшәү, Үлем? Ак һәм кара төсләр уртасыннан Җавап табу кирәк миңа бүген!— дигән төгәл, катгый максат куя. Шунысы кызыклы: бу «хакыйкатьнең хакыйкате»н эзләү башка шигырьләрдә дә дәвам итә. Р Низаминың «Тормыш трамвае» җыентыгына кергән шигырьләрендә эстетик сурәтлелекнен көчле булуы сизелә. Шагыйрьнең «Бүген» дип аталган шигырендә башкаларнын аһ-зарын да ишетә-күрә һәм бәяли алган көчле шәхес «карап тора». Шигырьдә соииаль. әхлакый проблемалар да күтәрелгән. Әмма кемгәдер рәнжү. үпкә хисләре сизелми Икенче бер шигырьдә Р.Низами шәхси проблемаларны елмаеп кына да уздырып җибәрергә тырыша: Үз-үземнән сорау алам бүген: Мин елмаеп кына Яхшырырмы дөнья, үзгәрерме? Үзгәрер! Шулай җавап бирә күзләрең... һәм яктырып китә көзләрем Татар шагыйрьләренең соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләрен карап чыккач, ышанып, шундый нәгижә ясарга мөмкинлек туа: дөрестән дә, «шагыйрь иңнәрендә ил гаме». Ләкин, И.Юзеев билгеләп үткәнчә, гармониягә шигырьдә генә ирешеп була шул...