Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

ТАЛАК / Хатын аеру "Талак кылу, иреккә җибәр у мәгънәсендәге “талак - ун" сүзеннән. "Талак кылучы ир талик дип. ә иреннән аерылган хатын талика дип атала Митлак Талак кылучы (кушамат). Аллаһы Үзе рөхсәт иткән нәрсәләр арасында талак Аллаһ сөймәгән гамәлләрдән исәпләнә Шуңа күрә талакны булдырмый калу өчен барлык мөмкинлекләрдән файдалану зарур. Коръән-Кәримнең "Хатыннар сүрәсендә 128 нче аятьтә болан диелә: Әгәр бер хатын иренен бизгәнен яки галак кылырга теләгәнен сизсә, бу хатын белән иренең арасын төзәтеп дуслаштыруда гөнаһ юктыр. Килешү, гафу итешү аерылышудан хәерле " ("Коръән тәфсире" буенча.) Талак формуласының ир тарафыннан ничә тапкыр әйтелүенә карап, кире кайтарылышлы һәм кире кайтаргысыз талак төрләре булган. Талак сүзен өч тапкыр кабатлаудан соң талак кире кайтаргысыз бу лып исәпләнгән Ләкин әлеге формуланы куллануда гарәпләр әлләнинди нечкәлекләр унлап чыгарганнар. Мәе . “Синең муенында бау". Алжир шәһәрендә ничә чирәп булса, мин синең белән шулар санынча аерылам" дип әйтү "өчле талак исәбенә кертелгән, ә “Син минем хатыным түгел инде Син үз иркендә" дип әйтү бер тапкыр кабатланган формула булып исәпләнгән. ' Син яртылаш аерылган һәм тагын өчтән бер өлешкә талак кылыш ан" дигән гыйбарә исә. мондагы өлешләрнең арифметик суммасы хәтта бер бөтенгә тулмаса да. ике тапкырлы талакка бәрабәр дип аңлатылган Тагын кара ТАЛАКИ ҺАП II. ТАЛАКИ ГАЙРЕ РАҖИГА, ТАЛ АК И РАҖИГА, ЗНҺАР. ТАЛИР ТӘҢКӘ Екатерина II патшалык иткән дәвердә йөргән бер елмпык көмеш акча. XVIII гасырда немец дәүләтләрендә сугылган талер 3 марка!а тигез бу лган Атама “йохимсталср" сүзенең икенче өлешеннән килеп чыккан. Русларда бу акчаны “ефимка" дип атаганнар Хәзерге “доллар" сүл дә шушы талер "га барып тоташа, ягъни хәзерге вакытта "каты валюта" символлары булып киткән “доллар" белән “марка" арасында тарихи тугандашлык бар икән Татарда көмеш “талер"ны чулпыга тага торган булганнар (“талыр тәңкә "), ә егетләр күзләре төшкән кызларга шушындый “талер"ны бүләк итеп җибәргәннәр ТАЛЛАҺИ Алла исеме белән ант итү сүзе. Орфографик сүзлек "та ымлык дип искәртелгән Чыннан да. ул "би.ыәһи . "валлаһи ' сүлләренә ияреп кенә йөри шикелле ТАМГА тар I Герлеккә булган хокукны раслаучы тавро. билге, мөһер яки аның басмасы, хан мөһере сугылган ярлык; гер яки бизмәнгә куелган тамга (ул аларнын дөреслеген белдергән). Нишанлык пшм/асы мөһер, хан мөһере .1' тамга аты хан мөһере. “Тамга" термины беренче тапкыр борынгы төрки һәм борынгы уйгур язма чыганакларында телгә алына. XIII гасырда мөһер мәгънәсендәге бу сүз чытышлар дәүләтләрендә киң таралыш ала Хан тамгасы (ярлык) гадәттә як яклары .3.5 см дан Данамы. Силек журналыбызның 2004 елның 1нче саныннан басышп килә алып 15 см га кадәр булган дүрткел формада була. Анык легендасы девиздан, хан исеменең эпитетыннан, тамга хуҗасының исеменнән, патшалык итүче нәселнең гербыннан торган Тамга алтын, ал һәм зәңгәр төсләрдәге буяу белән басылган. Тагын кара СӘХИБГӘРӘИ ХАН ЯРЛЫГЫ. 2.Монголлар тарафыннан сәүдәдән, һөнәрчелектән һәм эшмәкәрлектән азына торган җыемны (пошлина) да тамга яки тамга маты дин атаганнар Кайбер чыганаклар буенча, “тамга" сүзе Болгарда пристань мәгънәсендә дә йөргән Русча "таможня" сүзе дә шуннан. Нәсел тамгасы-теге яки бу кешенең яки гаиләнең мал-туарга һәм кайбер мөлкәткә сатыла торган тамгасы XIX гасырның икенче яртысында да әле татарларның 60°о ы кул куйганда шундый нәсел тамгасыннан файдаланган. Мондый тамгаларның өчпочмаклы өзәңге рәвешендәгеләре (төрле вариацияләр белән), кабырга, капка, боҗра дип ататганнары һ.б. булган. ТАМГА МАЛЫ тар -Читтән керә һәм читкә чыга торган товарларга тамга сугып җыела торган салым, пошлина. Рус телендәге таможня сүзе дә шуннан килеп чыккан. ТАМГА ҖЫЮ тар Электә бер кешене авыл кешесе исәбенә кертү яисә авылдан куганда тавыш бирү нәтиҗәсен ачыклау Бу вакытта күбәүләр үзләренең нәсел тамгасын салып тавыш биргәннәр ТАНӘСУХ г. — Җанның берәүдән икенче берәүгә (кешегә, хайванга, кайчагында хәтта үсемлеккә яки үле табигатьтәге берәр нәрсәгә) күчүе, метемпсихоз (русча- переселение душ). Метемпсихоз идеясе һиндстандагы фәлсәфи-дини традицияләрдә (браһманизмда, һиндуизмда, буддизмда) аеруча зур үсеш алган Җанның шушылай күчешенә беренче нәүбәттә шигый мәзһәбләре, шул исәптән исмагыйлийәләр, нусайрийәләр, друзлар һ.б. ышана. Исмәгыйлийәләр, мәсәлән, кеше үзенең искергән киемен алмаштырган кебек, җан да үзснен сүрүен (тәнне) алмаштыра дип ышаналар Сөнни галимнәре исә танәсухны гадәттән тыш бидгатъ нәрсә дип карыйлар. Метемпсихоз турындагы барлык тәгълиматлар да теге яки бу затның язмышы фәкать аның үзенә генә, аның элекке тормышларында кылган гамәлләренә генә бәйле дип саныйлар Метемпсихоз асылда дөньядагы бөтен явызлыкны, социаль тигезсезлекне, һәртөрле золымны да аклый, чөнки аларны элекке тормышлардагы яманлыкларның нәтиҗәсе дип карый Э татар телендәге сын битләц сүзе сынын, төсен алыштыру, кыяфәт төрләндерү мәгънәсендә йөри, ягъни русча перевоплощение сүзенә (реинкарнация) тәңгәл. Танәсух сүзенең икенче мәгънәсе-“илаһи рух 'нын җир йөзендә таралып, төрле затларга бүленеп урнашуы Мондый тәгълимат шигыйчылыкнын аеруча радикаль тармакларында үстерелгән, алар үзләренең “сайланмыш” затларына (шигый имамнарына) “илаһи нур" яки “илаһи орлык" күчкән була дип ышанганнар ТАҢ СУЫ - Им-томчылар сары төшеп авырган яки күз тигән кешене дәвалаганда файдалана торган иртәнге чык Авылдагы берәр изге чишмә суын да таң суы сыйфатында кулланганнар. Шифалы суны кыйблага карап аккан чишмә яки инештән таң вакытында алып кайта торган булганнар. Таң суы ала бер әби. Таң намазын укып, тәһарәтләнеп төшә Иделгә. Әле җиргә якты төшмәгән була, койаш тумаган була. Догасын укып су ала. шул су белән чәикәндерә. Өч чәршәмбе таң алдында су алып, шул таң суында коиондырырга кирәк. “Гомернең өч туе" китабы буенча (Ф С.Баязитова) ТАПЧАН бор. төр Яту урыны, карават Рус теленә дә кергән төшенчә (“лежанка” мәгънәсендә) Р Әхмәтьянов бу сүзне кытай телендәге тао чаң сүзе белән янәшә карый Ләкин Мәхмүд Кашгарый "тапчан” сүзен “өчаяклы аскуйма, биек куаклардан йөзем җыю өчен кулланылган" дип аңлата. ТАРХАН тар -Борынгы төрки дәүләтләрендә һәм хәзәр каһанлыгында феодалның титулы берәүгә дә буйсынмыйча, үз иркендә яшәүче мәгънәсендә Болгар һәм Казан ханлыкларыида салымнан азат ителгән түрә Тархан бик зур тугыз җинаяте өчен җдваплылыкка тартылмаган, аның базалары һәм оныклары тугыз буынга кадәр салым түләмәгәннәр. Тархан хатынына "тарым" дип олылап дәшкәннәр Җир биләүчеләр арасында тарханлык, мәсәлән, чуашларда да таралган була. Урта Идел буенда һәм Себердә Тархан исемендәге торак пунктлар бар. Тархаплык грамотасы - тархан хокуклары бирә торган ярлык ТАТАР АУ ЭТЕ Кострома ау эте (гончая). Көнчыгыш Европага татарлар алып килгән ау (эзәрлекләүче) этләренең иң саф токымы А.П.Сабанеев рус аучыларының "бурзайлар белән киек эзәрлекләү сунарын һичшиксез татарлардан алган булулары турында яза. Бу токым Ярославль-Кострома төбәгендә әсир төшкән татар кенәзләрен һәм морзаларын күчереп утыртканнан соң тарала ТАТАР ТЕЛЕ Төрки телләрнең болгар-кыпчак төркеменә керә Гомумән, татар теле борынгы кыпчак теле нигезендә формалашкан дип карала Татар теле аглютинатив тел, аңа сингармонизм хас. Татар телендә өч диалект бар, болар көнбатыш (мишәр), урта һәм көнчыгыш диалектлары. Ана телебезнең нигезен тәшкил иткән урта диалект вәкилләрен казан татарлары дип атыйлар. Ул түбәндәге сөйләшләрне колачлый: казан арты сөйләшләре (дөбьяз, мамадыш, балтач, лаеш. бәрәңге сөйләшләре); тау ягы сөйләшләре1 (норлат кама тамагы, тархан сөйләшләре); керәшен сөйләшләре (казан арты, түбән кама подберезье, нагайбәк сөйләшләре), минзәлә. бөре (Башкортстан). нократ-глазов (Киров өлкәсе. Удмуртия), пермь (Пермь өлкәсе), камышлы (Самара өлкәсе), касыйм. багтан (Рязань өлкәсе), каргалы, абдуллино (Оренбург өлкәсе), златоуст. тепекай. турбаслы (Үзәк Башкортстан), эчкен (Чиләбе өлкәсе) сөйләшләре (тел белгече Дөррия Рамазанова буенча). Болардан тыш. Әстерхан татарлары теле бар. анысы нугай теле нигезендә формалашкан Төрки телләрдән башкорт теле татар теленә аеруча якын, ә Кырым татарлары теле-шактый ерак Берләшкән Милләтләр оешмасының тел комиссиясе татар телен дөньяның теләсә кайсы почмагында аңлашып була торган 14 телнең берсе дип игълан итте Чыннан да. әйтик, төрек теле төрки телләр арасында иң күп таралганы булса да. ул гомум төрки типтан ераграк тора, ә татар телендә тугандаш телләр белән уртак тамыр сүзләр проценты күбрәк Татар геле лексикасында Якын Көнчыгыш (гарәп-фарсы һәм. димәк, борынгы шумер һәм Мисыр) сүзләре. Европа-рус телләреннән алынмалар һәм Ерак Көнчыгыш Кытай эзләре? бар. Гарәп һәм фарсы алынмалары татар телендә гамәли лексиканың өчтән берен алып тора. Көнбатыш Европа һәм рус сүзләре- исә 10-15 процент тәшкил итә Соңгы вакытларда рус алынмаларын гарәп-фарсы сүзләре һәм гомум төрки тамырлы сүзләр кысрыклавы сизелә. Бу процесс тагы да дәвам иткән очракта уртаклык индексы тагы да югарырак булачак дип көтәргә була. Әмма яңа сүзләр уйлан чыгару белән мавыкмаска, төрек теленең XX гасырда ясалма сүзләр хисабына сикерешле үзгәрүе аркасында килеп чыккан катлаулануларны булдырмау, өлкән буынның яшь буынны аңламый башлавын кисәтү чарасын күрергә һәм уртаклык индексын киметмәскә тырышырга кирәк, чөнки татар телен әлеге 14 тел исәбенә керткән күрсәткеч нәкъ менә шүшы уртаклык. 1992 елның июлендә "Татарстан халыклары телләре турында' Татарстан Законы кабул ителде. Шул ук елны татар теленең рус теле белән бер үк дәрәҗәдә 1 атаргтан дәүләте теле булуы конституциядә беркетелде 1994 елда “Татарстан республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан республикасы дәүләт программасы' Югары Совет тарафыннан расланды Телләр Законы ннге «ендә 2002 елдан Татарстандагы һәр хезмәткәр мәҗбүри рәвештә татарча да. русча да белергә тиеш. Соңгы елларда татар орфографиясе мәсьәләсе кабат игътибар үзәгендә тора Латинча хоруфатка күчү перспективасы өметле булса да. аның конкрет формасы хәл ителеп бетмәгән, чөнки бер төркем галимнәр төрек алфавитына нигезләнеп төзегән хәрефләр системасы күбәүләрдә ризасызлык уята, алар 1939 елгы латин алфавитын кайтару кирәк дип саныйлар. Ләкин ул алфавитның да кимчелекләре күп — аңарда аерым авазларның график бирелеше латинчадан аерыла (мөс., у. ь хәрефләре). Тагын шунысы кызык, күренекле татар галиме һәм сәясәтчесе Садрый Максудиның кызы Адилә Айда (Төркия) фикеренчә. борынгы этруск халкы әлифбасын турсакадар яки пеласкпар (этрускларның элгәрләре) Урта Азиядән Италиягә алып килгәннәр Шушы иске төрки әлифба әкренләп латин әлифбасы булып үзгәргән. Әгәр дә Галимәнең фаразлары дөрескә чыкса, төркиләрнең латин әлифбасына кайтуы асылына кайту шикелле вакыйга булачак ТАТАРЧА АЙ ИСЕМНӘРЕ Халык телендә элек кулланылган ай исемнәре 1) Нәңруз ае-беренче ай. март ахыры-апрель башлары. 2) Яз ае апрель (“Татар теленең диалектологик сүзлеге"ндә апрель ае булып “сәвер" ае да теркәлгән). 3) Сабан ае - май. 4) Җәй ае июнь (билек ае яки чертмә ае да шушы чорга карый дип уйлыйбыз, ләкин “Татар теленең диалектологик сүзлегендә" билек ае - "борынгы җирле календарь буенча бишенче ай , ә җәй ае "борынгы җирле календарьда елның өченче ае“ диелгән) Халыкта тагын “Тын ай" дигән төшенчә дә булган, ул җәен эш булмаган айга туры килгән һәм җомгаларның берсендә яшь-җилкенчәк сахрага чыгып "Аргамак уены" (соңыннан "Кызлар уены" дип атала башлый) үткәргәннәр. Ихтимал, "уен всте" дигән төшенчә шушы вакытка карый торгандыр; 5) Челлә ае-иң эссе вакыт, июль (Г.М.Дәүләтшин төзегән чагыштырма таблицадагы печән ае да шушы чорга карый дип уйлыйбыз). Миизәлә сөйләшендә июль аен эсәт дип тә атыйлар (“Татар теленең диалектологик сүзлеге". 1969). 6) Урак ае августларга туры килә (“Татар теленең диалектологик сүзлеге"ндә- “борынгы җирле календарьда елның дүртенче ае") 7) Ындыр ае. ашлык сугу ае-сентябрь. 8) Келәң ае. корбан (йолык) китеру ае октябрь (ләкин Ислам дине кабул ителгәннән соң корбан ае дип һиҗри золхиҗҗэ аен атый башлаганнар). 9) Кыш ае ноябрь (“Татар теленең диалектологик сүзлеге”ндә калоыс ае-ноябрь башында була торган салкын вакыт, кыш башы), 10) Олы кырлач (агам кырлач) - кышның иң салкын айларыннан берсе: декабрь (раштуа ае шушы айның ахырына карый дип уйлыйбыз; дөрес. “Татарча-русча сүзлек”тә (1966) “олы кырлач" гыйнварга туры килә дигән фикергә тап булабыз) "Татар теленең диалектологик сүзлеге"ндә (1969) агам кырлач - декабрь аенда һәм гыйнвар башында була торган салкыннар Чулым татарларында кырлач ай - “буранлы ай" мәгънәсенә ия икән. Нәкый Исәнбәттә ("Идегәй" дастанында да) декабрь мәгънәсендә каңтар сүзе очрый. М С.Глуховның “ТаГапса" энциклопедиясендә керәшеннәрдә борын-борынгыдан ай-кояш календаре кулланылуы турында әйтелә һәм ай елын кояш хәрәкәте белән яраклаштыру өчен календарьга өстәмә унөченче ай кертелүе искәртелә. М.С.Глухов язганча, алар (?) Агаем кырлач ае һәм Энем кырлач ае дип аталганнар икән. Шунысы кызык. Бирүни сүзләренә караганда, борынгы гарәпләр дә һиҗрәткә кадәр ике йөз ел чамасы элек үзләренең ай исәбендәге елларына яһүдиләрдән айлар өстәргә өйрәнгәннәр, ягъни үзләренең елы белән Кояш елы арасындагы вакыт аермасы бер айга тулгач, елларына шул артык вакытны өсти башлаганнар. Өстәмә ай “наси” дип аталган (әйяч әс наси-өстәмә көннәр). Нәтиҗәдә үзенә бер төрле Ай-Кояш календаре килеп чыккан 11) Кече кырлач (энем кырлач) кышның иң салкын айларыннан икенчесе- гыйнвар (дөрес. Татарча-русча сүзлек'тә (1966) “кече кырлач" февраль аена туры килә дип күрсәтелгән). "Татар теленең диалектологик сүзлеге"ндә (1969) кече кырлач - гыйнвар һәм февраль айларында була торган салкыннар. 12) Буш ай якынча февраль (“Татар теленең диалектологик сүзлеге"ндә буш ай - борынгы җирле календарь буенча җиденче ай дип күрсәтелгән) Г.М.Дәүләтшин, төрле чыганакларга таянып, тагын Чәк аен да аерып күрсәтә (корбан китерү ае), ләкин, ихтимал, ул ай Келәу ае белән берләшкән булгандыр. Дәүләтшин төзегән чагыштырма таблицада жәи һәм печән айлары арасында билек яки чертмэ ае да теркәлгән Халык телендә тагын куке ае дигән төшенчә дә бар. ул беренче мәртәбә күке кычкырган айга карата (апрель ахыры) әйтелә Борынгы болгар календаренда соң ял дигән ай хәзерге майга туры килгән дигән фикер бар. Февраль-мартны ак нан токман дип атаганнар Авыл халкы хезмәт эшчәнлегенә бәйле атамалар да кулланган ("сабан-сука өсте . "чәчү өсте", "печән өсте"/"болын өсте", "урак өсте", “урман өсте" һ.б Боларда "өсте" сүзе “ае” мәгънәсендә килә) Чагыштыру өчен төрки табигый календарьдагы ай исемнәрен китерәбез: Нәүруз (22 мартта башланган). Кәккүк (22 апрельдә башланган). Мамыр (22 майда башланган). Маусем (22 июньдә башланган). Яз-тукхан (22 июльдә башланган). Тамыз (22 августта башланган, сәрйани календарьда бишенче ай-тәммуз аеның июльгә туры килүен әйтеп китик). Кыр куйык (22 сентябрьдә башланган: казакълар күйек ае киек ае дип тә атаганнар). Казан (22 октябрьдә башланган). Караса (22 ноябрьдә башланган). Йыл гукхан (22 декабрьдә башланган). Кантар (22 гыйнварда башланган). Акпан (22 февральдә башланган). "Башкортостан. Краткая энциклопедия" белешмәсендә башкортларда йөргән табигый календарьдагы ай исемнәре шушы ук тәртиптә санаганда түбәндәгечә күрсәтелә: Буранай. Алатай, һабанан. Хотай. Манап. Ураган. Харыса. Караса. Кырпагай. Акыолай, һыу гай. Шакан Ел фасылларынын татарча исемнәренә килгәндә, кайбер тел галимнәре "җәй" сүзе “җәю" “җәелү" фигыленә бәйле, көз" исә "көзән" (кысылу) дигән сүз белән тамырдаш, "кыш" “кысу” —“кысылу"га. “яз" исә “язылу фигыленә "тарта дип исәнлиләр. Бу фикер бәхәсле, әлбәттә. ТӘГАЛӘ / I.Боек булу, югары булу Тәмли югарылану боекләнү Куңел шулардай Шагалине тели. Җамал Вәлиди 2 Бөекләрнең бөеге, бөек һәм югары булган Аллаһ Тэгалаллаһ (Сәйф С арайда. Әхмәт Ясәвидә очрый) Аглаһы Тәгалә Xак Тәгалә. ТӘГИН Төрки каһанлыкларда каһан улларының титулы ("Древне-тюркскнн словарь”да "хан гаиләсендәге кече әгъзаларның исеменә кушып әйтелә торган титул") Хәзәр каһанлыгында һәм огузлар. солҗүкләр. караханидлар дәүләтләрендә (VI11X11 гасырлар) хан һәм гаскәри аксөякләрнең варислары да шушы титулны йөрткән XIII гасырга аны оглан. солтан титуллары алмаштыра Гәгин тмин терминының күплек саны шәкеле шэгит сүзе хәзерге татар телендә егет рәвешендә яңгырын һәм күрше фин-угор телләренә дә кергән (И Әхмәтьянов) Рус телендәге джигит. джигитовка сүзләре дә шушы тамырлан. ТӘГЪЗИЯ, ТӘГЪЗИЙӘ I Үлгән кешенен якыннарын юату , кайгыларын уртаклашу, сабыр булырга өндәү һәм дә Иете{)6ургтан да бик куп җәнгыятьләр тарафыннан тәгьзияга бик кун кешеләр килгәннәр иде Г Мсхакып Тәгъзня нтү Тәгьзия кылу. 2.Шигыйларда өченче шигый имамы Хөсәен истәлеген.» багышланган дини мистерия Мөхәррәмнең баштагы ун көнендә мәчетләр каршында, үзенә бер төрле сәхнәдә уздырыла. Тәгълнйә мулланың (рауза укучының раузаханнын) вәгазе- белән башлана, аннары малайлар хоры вәгазьне җыр белән йомгаклый Хор җырлаганда тамашачылар каршыннан синазаннар (күкрәкләрен йодрык белән төючеләр) һәм санкзаннар (күкрөкдврен таш белән төючеләр) уза Тәгьзийвлә катнашучылар имам Хөсәен тормышыннан төрле сәхифәләрне һәм аның 680 елда мохәррәмнсн 10 сында Кәрбәла янында ничек һәлак булуын сурәтләп күрсәтәләр. Сөйләм телендә шигырь итеп язылган текстны да актерлар яттан сөйләмиләр, бәлки кәгазьлән укыйлар, шуның бетон үзләренең актер гына булуларын белгертәләр. Ләкин тамашачылар барыбер бик нык тәэсирләнәләр һәм кайчагында, кызрачлаиып. тискәре каһарманнарга таш атып, аларны сәхнәдән куып \ к төшерәләр Тагын кара ГАШУРӘ