Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУРЬЕР


Бигрәк кытлык елы булды бу. Әни эшләми, кыштыр-мыштыр өй тирәсендә генә маташа. Кәефе төшенке, күнеле еламсырый, мина да артык сүз кушмый, үзалдына уйланып йөри бирә. Узган еллардагы кебек зур планнарда кормый, әйбергә дә
кызыкмый, тормыш итәргә дә атлыгып тормый.
Үземнен дә хәлләр мактанырлык түгел. Көндезләрен—укуда, кичләрен
арып-талып почта өләшәм. Әни хасталанып урынга егылган көнне үк эшен
ташлады. Бер елга ничек тә чыдарбыз әле дигән иде. Чыдарсың чутыр- матыр!
Кешеләрнеке кебек әтиен булса. Кичтән машинасына тутырып алып кайткан
күчтәнәчләреннән суыткыч ишекләрен ябылмый торса! Әнә, күрше Илдарларныкы
шикелле. Ул киемнең дә затлысын кия. жәяү дә йөрми. Нәрсәсен әйтәсен тагын:
курьер булып та эшләми. Мин эштән кайтканда, үз турларында йә мороженое
ялаган, йә чикләвек чирткән чагы булыр.
Илдар дигәннән, курьер эшен мина ул тапкан иде Әтисенен Ямашев урамында
бер фирмасы бар икән. Яшь кызларны көтеп кенә торалар, имеш. Эше дә артык
түгел, ике-өч бәйләм кәгазь кисәге тоттыралар да оешмадан оешмага иортәләр. Кем
белән генә танышмыйсын да, кемне генә күрмисен! Кызларга егет карату өчен бер
дигән юл бу, дип күз кыса, житмәсә. Курьер булсам да, бер дә караганы юк әле
үзенең. Мин узганда, әллә кем кебек, горур бер кыяфәттә генә сәламемне алып кала.
—Тик йөреп аргансыңдыр, ял ит!—дигән була.
Мин дә сер бирә торганнардан түгел. Тиз генә чәй эчеп алам да, кедаларымны,
теннис калакларын тотып, фырт кына яңадан аның яныннан узам. Мәктәп
ишегалдындагы кортка барам, имеш. Үзем җиләс жил искән Кабан чирәмлегенә
таба элдерәм. Шешенгән, сөялләнгән аякларым күл буенын хәтфә яшеллегендә хәл
ала. Их, әни авырмаса. без әле балык тотып, җырлар да җырлашып утырыр идек лә
ул!
Курьер эшенең авырлыгы жәяү йөрүдә икән дип уйламагыз тагын. Анын бөтен
җәфасы эшләгән тиененне исәпләүдә. Тугыз-ундүрт катлы йортларның бикле ишек
төбенә таннан ук барып утырасың да шәһәр абзыйларының эшкә киткәнен көтәсен.
Дөнья үзе өйрәтә икән ул: кай подъезд төбенә яхшы машина килеп туктаса, шуннан
бер симез генә хужаньш килеп чыгасын көт тә тор. Ул абайламый калганчы, син
ишекнен теге ягына кереп тә сызасың.
Кулым төшә-менә, төшә-менә. Үзем күңелдән генә табышны саныйм:
—7 тиен, 5 тиен, 7 тиен, 5 тиен...
Җидесе дигәнем—Эльдорадо кибетенең ялтыравыклы кәгазьләре, мина 5 тиен
вәгъдә иткәне—яна гына ачылып килүче ниндидер вак фирма. Андыйларнын кәгазе
ватык почта яшикларынын төбендә әле калынаерга өлгермәгән хуҗалары кебек
бөрешеп кенә яталар. Көн дигәндә, дүрт мен кәгазенне таратасын да 280 сум
акчанны учлап әниен алдындагы өстәлгә китереп саласын. Башта елмаеп, сөенеп
киткән кебек күренгән әни, ишек яныннан узганда, әле бу атнада гына 500 сумга
алган кроссовкаларнын ачык авызына карый:
—Син дә акча эшләргә ярый башладың,—дип әйткән була үзе.