Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮКЛӘР НИКАХЫ

ңгыр җирнең йөзен юа... Эре-эре тамчылардан тукталыш ышыгында качып торган Йосыф хәзрәт үзенең чагыштыруына елмаеп куйды. Ана бүген бар җиһан, бөтен кешеләр, хәтта менә бу барыр юлын бүлеп көтмәгәндә генә яшьнәпкүкрәп коя башлаган янгыр да матур, Аллаһынын инсаннарына кылган бер рәхмәте булып тоела. Анын бүген улы туды! Йосыфнын әле аны күргәне дә юк, яна гына телефоннан хәбәр иттеләр. Малай бит, малай—нәсел дәвамчысы!!! Ул гына түгел, табигать үзе дә гөнаһсыз сабыен госелләнеп-пакьләнеп каршы ала сыман тоела ана. Әнә бит, кала ничек аруланып калды: җыелып яткан бәген чүп-чар күнелле генә җырлап каядыр ашыгучы гөрләвекләргә ияреп, агып китте, һавадан янгыр, шәһәр сөреме белән монарчы бер дә сизелмәгән ниндидер үләннәр исе килә. Ә янгыр һаман ява да ява, гөрләвекләр ташкын булып зур елгаларга ургыла. Бу ташкынны машиналар да ерып бара алмый бугай—көткән автобусы һаман күренми. Кешеләрдә кайсы-кая ышыкларга кереп качышып беткән. Жәйге җылы янгырга йөзен куеп бер кыз бала гына бире атлый. Чәчләре буйлап су ага. күлмәге юешләнеп тәненә сыланган, ә ул туфлиләрен кулларына тоткан да шушы фани дөньяның ин бәхетле кешеседәй атлый бирә. Йөзендә шатлыклы елмаю. Йа. Раббым. нинди гүзәл манзара, нинди гүзәл кыз... Анын матурлыгын табигать үзе дә күрде—күк йөзе кинәт кенә ачылып аллыгөлле салават күпере булып елмайды. Янгыр гына туктамады, эре, җылы тамчылар сылукайнын зифа буен, тулышкан күкрәкләрен назлады. Юк, янгыр түгел, Жанәбелхак үзе үк яраткан бу гүзәллеккә сокланды, ана йомшак тамчылар булып орынмый түзә алмады бугай... Йосыф үзенен имам икәнен дә онытып, кызны тукталышка җиткәнче күзләп торды. Кыз үзенә карап торган егетне шунда гына абайлап алды, уңайсызлануын яшерер өчен елмайгандай итте, йөзенә алсулык йөгерде. Бу елмаю Йосыфны әсир итте дә куйды. Сөбханалла, сөбханалла, фәрештәдер бу Мондый самими елмаю җир кызында була алмас. Әнә, табигать тә үзенен тыйнаксызланып кызнын сылу тәненә кагылуына оялды бугай, янгыр ничек кисәк кенә башланып киткән булса, шулай кинәт туктады да... төзәтә каршында ук ачылган ишеккә атлады. Йосыф, бу гүзәллектән аерылудан куркып, анын артыннан талпынды... Тукта, юләр, нишлисен син9 ! Синен бит бүген улын туды, бала тудыру йортында Ләйлә абыстаен көтеп ята, имам икәненне дә онытма. . Автобус ирнен борын төбендә ишекләрен шапылдатып ябып китеп барды Чү. әнә бит арткы тәрәзәдән ул карап тора, елмая, кулын болгый Йосыф автобусны борылышка кереп гаип булганчы күзләре белән озатып калды. Юк. көненә меңләгән кеше ташучы гап-гади автобус кына түгел бу— ул анын йөрәгенен бер кисәген алып китте, күнел түрендә бары тик кызнын энжедәй тешләрен жемелдәтеп сонгы елмаюы гына уелып калды Кем булды ул гөл-чәчкәләргә тин нәфис сылукай, исеме ничек9 Гөл-чәчкә9 Шулай булсын, Йосыф өчен ул юлында ялгыш кына очраган гүзәл Гөлчәчәк булып калсын... Әллә кайда гына күк күкрәде, күк йөзен бер мизгелгә яшен камчысы телеп узды, тагын янгыр ява башлады. Тик бу инде элеккегесе кебек күңелле, җылы янгыр түгел, әллә нинди шунда—эчпошыргыч Гөлчәчәк автобуска керле дә, тәненә сыланып торган, юешләнгәч үтә күренмәлегә әверелгән күлмәген тәртипкә керткән булып ирләрнен комсыз карашыннан кача-кача ин артка барып басты Тукталыштан ана теге егет карап тора иде. Кыз бары шунда гына ана игътибар беләнрәк карарга жорьәт итте. Мөселман бугай—сакалын кыска гына итеп тигезләп кыркыган, муенына кадәр төймәләнгән кара костюмы да муллага охшатып тора, түбәтәе генә юк. Чибәр егет үзе. әкияттәге Йосыф кебек Кыз автобустан күзен алмый карап торучы егеткә елмаеп кулын изәде. бер мизгелгә анын күхләрен күреп калды—әллә нинди мон-сагыш бар иде бу кара күхләрдә — Нәрсә терәлеп катгын, акчаңны түлә! Кондуктор хатынның дорфа тавышы Гөлчәчәкне хыялый уйларыннан бүлдерде. Әллә кайда гына күк күкрәде, күк йөзен яшен камчысы телеп узды, кыз куркып куырылып килде, шунда ук егетнен монсу кара күзләре исенә төште. Тик ул акчасын түләп тәрәзәгә янә караганда автобус тукталышы да, егет тә күздән югалган иде инде Урамда тагын янгыр сибәли, тик бу инде элеккегесе кебек күнелле жылы янгыр түгел, әллә нинди шунда—эчпошыргыч Йосыф үзенен бу очраклы гына күргән кызга карата күнелендә кузгалган ярсу хисләрен күптән хатын-кыз назы күрмәвенә юрады. Менә, озакламас, Ләйләсен, улын оенә алып кайтыр да, теге Чибәркәйнең энже тешләрен балкытып елмаюы онытылыр Юк, онытылмады, гел төшләренә кереп йөдәтте Инде абыстай белән улын алып кайтканга да ике ай. ә елмаю һаман күнел түрендә ымсындыргыч бер сурәт булып саклана Голчәчәк! Бу исемне исенә төшергән саен күз алдына күлмәге тәненә сыланган, кулына туфлиләрен тоткан, йөзен жәйге жылы яңгырга куйган кыз күз алдына килә дә баса Йосыфнын бөтен тәнен ниндидер ярсулы ялкын, дәрт биләп ала Ләйлә абыстай моны угыл талкан өчен хәзрәтенең үзенә рәхмәте дип кабул итә —Әттәсе. болай кылансан. тагын берне алып кайтабыз бит Иренең сонгы арада ачылып китеп сөйләшми башлавын да. вакытлы- вакытсыз каядыр чыгып китүен дә уйламый абыстай. Ул хәзер ата кеше, җитдиләнергә вакыт, кон-төн хатыны белән ләчтит сатып утырмас бит инде Әнә. тагын каядыр жыена. Ярар, иреннен эшенә тыкшыну мөселман хатынына килешми, теләсә, үзе әйтер әле... Йосыф бик теләсә дә әйтә алмас иде. Нәрсә дисен ул хәләленә? Синең янга бала тудыру йортына барышлый гөл-чәчәкләргә тиң сылу кыз очраттым, шул гүзәл хәзер төшләренә кереп йөдәтә, дисенме? Әле бу төнне дә төшендә күрде ул аны. Теге автобус тукталышында басып тора имеш, Йосыфны чакыра. Барырга кирәк, бәлки бу төше юш килер. Инде ничә тапкыр аяклары үзләреннән-үзләре шул якка атлады, тыелып калды. Юк, имам булган кешегә ниндидер бер кызны эзләп шәһәр буйлап кангырап йөрү килешмәс... Әллә сон имамлык юлын сайлап ялгыштымы Йосыф? Ана бит әле егерме биш яшь кенә, кордашларының күбесе өйләнмәгән дә, кызлар белән типтереп яшиләр. Ул да йөрер иде шулар белән кәеф-сафа корып, мәчеткә картайгач та барып була ла.. Әстәгьфируллаһи Тәгалә! Әллә нинди көфер уйларга кертә бу кызый хәзрәтне. Юк, тагын бер генә, читтән генә булса да күрәсе иде шуны, бәлки йөрәгендәге ялкыны басылыр, болай ук төшләренә кереп йөдәтмәс иде. Ул ана сүздә катмас, Аллам сакласын, анын бит гаиләсе бар... Автобуслар тукталышка киләләр дә китәләр, киләләр дә китәләр, кемнәрдер төшеп кала, кемнәрдер китә, һәркем үз эше белән мәшгуль—ике көнлек фани дөнья эше белән... Йосыф уйларына чумган, үзе текәлеп-текалеп автобустан төшүче кызларны күзәтә. Ана инде ничәмә-ничә кыз елмайды, тик аларнын мен елмаюы да Гөлчәчәгенең энже тешләрен бер җемелдәтеп алуына тормый шул. Ә Гөлчәчәк һаман күренми, төше юш килмәде... Намаз вакыты кереп килә, мәчеткә барырга кирәк. Башкача монда килеп йөрмәс инде ул. Бәлки теге чибәр кыз да бу тирәдә яшәмидер, ялгыш кына килеп чыккан булгандыр, бүтән беркайчан килмәс тә... Бәлки ул бөтенләй башка шәһәрдән кунакка гына килгән булгандыр, инде кайтып киткәндер... Бу уйларыннан Йосыфның тәне эсселе-суыклы булып китте—ул аны башка беркайчан да күрмәс микәнни?.. Әллә нәрсә булды әле сонгы араларда яшь хәзрәткә. Элегрәк намазга алданрак килеп, Ибраһим мәзин белән озаклап сөйләшеп, чәй эчеп утыра иде. Бүген, әнә, сәламен генә ыргытты да. җавабын да көтеп тормастан, үз бүлмәсенә кереп китте. Абыстайның хәл-әхвәлен белешсән дә «әлхәмделиллаһ, бихәер»дән башка сүз ишетмәссең. Әллә инде аралары бозылып киттеме, бәби алып кайткач бичәсе хәзрәткә көн күрсәтмиме? Юк, алай булмас, Ләйлә абыстайны бишектән үк белә Ибраһим бабай, бик әдәпле, тәүфикълы бала булып үсте. Монда башка сәбәп бар... Нинди сәбәп икән ул имамнын намазын ук ялгыштырырлык? Белергә, вакытында чарасын күрергә кирәк. Югыйсә, яшь хәзрәтнең мәхәллә картлары алдында абруе төшүе ихтимал, инде болай да чыш-пышлар башланды... Әнә, үзе дә чалма-чапанын киеп чыгып килә, азан әйтергә кирәк. Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр... Ибраһим мәзиннең әле дә булса яңгыравыклы аһәңен җуймаган тавышы мәхәллә каргаларын урыннарыннан кубарга, дәррәү күтәрелеп тынычрак урынга очып китәргә мәҗбүр итте. Көз җитә, ояларында балалары барында азаннан куркып очып китми алар. Хәзер һәр тавышка канат җилпергә генә торалар, балаларын очарга өйрәтәләр... Озакламас, мәчеткә дә җәй кояшында чуен кебек каралып беткән малайлар, ап-ак шәл-яулыкларына төренгән әби- апалар, яшь кызлар кереп тулыр. Быел көздән мәдрәсә ачып җибәрергә ниятли Йосыф хәзрәт. Мәчетнең икенче катында махсус бүлмәләр дә әзер. Аннан сон инде шәһәр буйлап һәр үткән-сүткән кызыйга текәлеп карап Гөлчәчәген эзләргә вакыты калмас. Тапса хәзер табып, күзләрен тутырып бер карап калырга кирәк... Әстәгъфирулла тәүбә... Әллә нишләтте бу кыз, каргага гына карасан да башка ул килеп керә. Әле кайчан диген—һәр мөэминмөселман өчен изге булган азан вакытында Йосыф үзе күнегелгән гадәте буенча гына намаз хәрәкәтләрен кабатлый— әле сәҗдәгә китә, жәлсәгә утыра, кыямга баса ... Сәми галл аһу лимән хәмидаһ... Үзенен күз алдында Гөлчәчәкнең элекке тешләрен балкытып елмаюы Юк. табарга кирәк, күрергә. ...Әссәламе галәйкүм вә рәхмәтуллаһ... Намазын тәмамлап ун ягына сәлам биргән җирдән катып калды имам. Автобуска кереп барышлый шулай ун җилкәсе аша караганда күреп калды бит ул аны бүген! Тукталышка таба шул, үзе килә иде бит. танымады гына!. Башларын борып катып калган картларнын берсе түземсезләнеп тамак кырып алды, Йосыфны уйларыннан бүлеп чынбарлыкка кайтарды—намазны тәмамларга кирәк ...Әссәламе галәйкум вә рәхмәтуллаһ.. Ялгышты хәзрәт, ялгышты—намаздан сон тиз генә мәчеттән чыгып китте. Алай ярамый, картлар белән бераз бакый дөнья хакында сөйләшеп утырырга кирәк иде Гомерләре буе гөнаһ җыйган карт-коры үлемнән курка, атарны Аллаһынын фазыйләтләрен сөйләп, кылган гонаһларынын һичшиксез ярлыканачагына инандырып кайтарырга иде дә бит. юк. китте. Юл унае гына Ибраһим мәзингә сүз катты. —Ибраһим бабай, икенде белән ахшамны үзен генә укытырсың инде, эшем бар. Эшем бар, имеш. Элек болай кыланмый, картлар белән сөйләшеп утыра иде. Шуңа яраттылар да үзен. Бүген, әнә. канәгатьсезлскләре чырайларына чыккан, барысы да мулланын сәлам биреп катып калуын сөйлиләр Бу. тәмуг утының газапларыннан куркучы карт-корыга ирек куйсаң, әтлә нинди гайбәтләр таратырлар. Ярар. Ибраһим яшь хәзрәтне бөхтан сүздән коткарыр, икендедән сон гайбәт өчен Аллаһынын җәзасы турында вәгазь сөйләп алыр Ә хәзрәтнең нишләп йөргәнен белергә кирәк, белергә Әй, бу монсу кара күзләр .. Тагын күпме төшләренә кереп йөдәтер икән алар Гөлчәчәкне? Университетка керү имтиханнары тапшырып йөреп онытылып торгандай булганнар иде. гагын искә төштеләр Әбисе мәчеттән кайтып исенә төшерде Әй, мактады инде Әминә әби яшь хәзрәтне. Үзе матур, үзе япь-яшь, үзе бик тә гыйлем икән. Исеме Йосыф ди. Шунда ук Гөлчәчәкнең күз алдына автобус тукталышында басып калган егетнең монсу кара күзләре килем басты Бу карашта наз да. ялвару да. мон да. тагын щпатып бетерә алмаслык әллә ниләр бар. Шул булырга тиеш. Исеме дә Йосыф... Тукта, ә кем әле тукталыштагы егетнен исемен Йосыф диде?! Ул аны әкияти Йосыфка тиңләп үзе генә шулай атады түгелме соң? Бәлки ул бөтенләй мулла да түгелдер әле. бу тирәдә яшәмидер дә. башка шәһәрдән кунакка гына килгәндер дә, инде күптән кайтып та киткәндер Гөлчәчәк аны башка беркайчан да күрмәс тә Юк. юк. күрәчәк—шул ул! Иләсләнгән күнелгә нидер җитми, әтлә нәрсә генә эшлисе килә шунда. Ни икәнен генә үзе дә белми кыз. —Әбием, миңа догалар өйрәт әле Өйрәтмиме сон. рәхәтләнеп өйрәтә. Әллә сон. Агтаһынын рәхмәте, үсеп буй җиткән оныгы иман юлына кереп барамы? Югыйсә, соңгы арат арда Әминә әби ирләрнең ушын алырдай чибәр кыз булып өлгергән Гөлчәчәккә карап шөбһәләнә дә башлаган иде—Аллам сакласын, дөньянын кеме юк. башын әйләндереп харап итеп китүләре бар Догалар өйрәнеп дин юлына кереп китсә, яулык та бөркәнеп җибәрсә, тәмам кайгысы бетәсе икән карчыкның. Әнә бит. оныгы бүген дә тәрәзәдән мәчет ягына карап тора, бер алып барып кайтасы булыр үзен. Азан тавышына тупылдарга кунаклаган каргалар дәррәү күтәрелеп очып киттеләр. Нигә куркырга инде, мәзиннен тавышы бер дә ямьсез түгел югыйсә... Йосыф та. әнә теге манарасы күренеп торган мәчеттә намазга әзерләнеп йөри микән? Хәзер инде Гөлчәчәк тәгаен белә, шул мәчеттә имам ул. Беренче тапкыр очрашкан автобус тукталышында күрде дә үзен бүген Йосыфы каядыр еракка карый-карый автобуска кереп бара иде. Гөлчәчәкне күрмәде. Әллә күреп тә танымадымы? Бер мизгелгә кызнын зиһене ачылып киткәндәй булды—ә ни өчен танырга тиеш әле ул аны? Алар бит очраклы гына күрештеләр дә аерылыштылар, бер-берсенә сүз лә катмадылар.. Ник сон әле ул бу хакта монарчы бер дә уйлап карамаган? Бу ачышыннан Гөлчәчәккә ямансу булып китте, көне буе үзенә урын таба алмый йөрде. Юк. юк. Йосыф аны танырга тиеш иде. күрмәде генә ул. Теге чакта Гөлчәчәк автобус тәрәзәсеннән анын күзләрен күрде, бу караш китмә, кал дип ялвара иде. Ул аны акламады гына... Башта һаман шул Йосыф кына. Каян гына килеп очрады да. каян гына болай күнеленә кереп калды сон әле бу монсу карашлы егет?! Ник бимазалый ул Гөлчәчәкне?! Алар бит хәтта таныш та түгел... Кыз инде ничәнче көн үз-үзен битәрли, кемгәдер ачуы чыга, кемгә икәнен үзе дә тәгаен генә әйтә алмый Йосыфкамы0 Юк. ник ачулансын ул аны! Ярый әле әбисе сөендерде. Быел көздән мәчеттә ял көннәрне хатын-кызлар өчен мәдрәсә эшләячәк икән, яшь хәзрәт үзе укытачак ди.. Йосыф укытачак! Бара Гөлчәчәк бу мәдрәсәгә, бара! Университетка бармаса бармый, мәдрәсәгә йөриячәк, тизрәк көз генә җитсен! Вакытны җил белән, аткан ук белән тиңли шагыйрьләр,—имеш, тиз үтә. Үтми шул! Вакыт—ташбака ул! Гөлчәчәк сонгы атнаны уздыра алмый иза чигә. Әле мәдрәсәгә барасы күлмәген алып үтүкли, әле инде йөз дә беренче кат яулыгын барлап куя. Изелгән-йомарланган җирләре юкмы? Йосыф унмаган кызый икән дияр тагын... Менә якшәмбе дә җитте. Гөлчәчәк әбисен култыклап каушаудан буыннары йомшарган аягы белән мәчет бусагасыннан атлап керде Керде дә. чак авып китмәде—ишек төбендә үк анын Йосыфы басып тора бит! Бу очрашуны көткән иде ул. тик шулай да әзер түгел икән. Гөлчәчәк аны барысы да җыелып беткәч класска керүче укытучы сыманрак күзаллаган иде^Ә ул үзе чалма-чапаннан. барысын да ишек катында ук каршы алып тора. Йосыф та аны таныды бугай, каршына бер адым ясагандай итенде дә. туктап калды.. Әллә сон ул ялгышты гынамы? Ул килгән. Гөлчәчәге килгән, мәдрәсәдә укыячак! Йосыф хәзрәтнең күңелендә фәрештәләр тәкъбир әйтә... Тукта, нәрсә дип сөенә сон әле ул? Үзе имам, үзе өйләнгән—улы Сөләйман белән Ләйләсен онытып җибәрә түгелме? Юк. хискә артык бирелеп китмәскә кирәк. Ул бит кызны күрергә генә теләде. Менә инде морадына иреште, җитте, тынычланырга вакыт Тик дәрес узасы бүлмәгә килеп керүгә Йосыф үз-үзенә биргән сүзен онытты, Гөлчәчәкне күреп бер мәл чибәрлегенә сокланып карап торды. Йа. Хода.. Болай ярамый бит инде, дәресне ничек тә башларга кирәк. —Әссәламегаләйкүм... Мин сезгә ял көннәрендә дин сабагы бирәчәкмен. Нәрсә сөйли ул. беренче дәресне болай башлыйлар мыни'* Башта танышырга, исемнәрен сорарга кирәк бит Әбиләр, торле яшьләрдәге хатыннар, кыхтар нәкъ мәктәптәгечә торып басып исем-фамилиясен әйтә. Йосыф дәфтәренә яза бара, һәркаисын исендә калдырырга тырыша. Әнәанын Гөлчәчәге утыра. Кызык, анын исеме ничек икән? Ул бит аны гөл-чәчәкләргә тинләп үзе генә шулай атады —Гөлчәчәк... Хафизова... Сөбханалла, Гөлчәчәк! Йосыф ялгышмаган. Аллаһынын рәхмәте... Ә тавышы нинди матур—чишмә челтерәве кебек, мондый тавыш хур кызларында гына буладыр. Тыңлыйсы да тыңлыйсы иде шуны —Гөлчәчәк, нинди Коръән сүрәләре беләсен... беләсез? Хәзрәтнең үзенә болай мөрәҗәгать итүенә кыз уңайсызланып кызарып чыкты—әле башкалар белән танышып та бетермәде бит. тагын унлап кеше бар. Йосыф та үзенен хатасын аңлады бугай —Ярый. син... сез исегезгә төшерә торыгыз, танышуны дәвам итик Хатын-кызларнын белгәннәрен укып күрсәтүен азан бүлдерде Йосыф хәзрәт мәчетнең беренче катына төшеп китте, талибәләр намазны анын колонкалардан ишетелгән тавышына ияреп шушында гына укырга тиеш икән Арадан белгәнрәге егермеләп хатын-кызны кыйблага каратып тезеп бастырды, алгы сафта намаз тәртибен белүчеләр, арттагылар аларга ияреп укырга тиеш булып чыкты. ...Аллаһу әкбәр. . Аллаһу әкбәр Бу Йосыфның тавышы микрофон аша бигрәк матур янгырыи Үзе дә матур... Гөлчәчәктә намаз кайгысы юк, ул Йосыфын уйлый Өшәнгән кеше түгелме икән ул? Юк, өйләнмәгәндер, балдагы юк бит ...Аллаһу әкбәр. . Аллаһу әкбәр... Башкаларга ияреп Гөлчәчәк тә сәҗдәгә китә, ә күз алдында Йосыф күзләре Хәзер ул да шулай маңгае белән намазлыкка елышты микән? Кыз мәчет сурәте төшерелгән намазлыктан егетнең җылысын тойгандай булып китә, әйтерсең ул анын күкрәгенә кереп сыенган Йосыф күңеленнән Коръән сүрәләрен укый, күз алдында Гөлчәчәк. Йа Раббым, нинди гүзәл... ...Аллаһу әкбәр... Аллаһу әкбәр Ул да хәзер нәкъ анын кебек үк сәҗдәгә киткәндер, матур ак мангаен намазлыкка салгандыр.. Йосыф үзенен мангаенда Гөлчәчәкнең җылысын тойгандай була, иреннәр үзләреннән-үзләре намазлыкка үрелә Кхым!!! Кемдер тамак кыра, сәҗдә озаккарак сузылды бугай Аллаһу әкбәр. Тәки белде бит яшь хәзрәтнен ник үзгәргәнен Ибраһим бабай, белде Гашыйк булган икән бит ул. Хәзер инде кемгә икәнен дә чамалады—теге күптән түгел генә шәһәр чигендәге йортка күчеп килгән Әминә карчыкнын оныгына Бүген иртән әбисе белән җитәкләшеп мәчеткә килеп кергәч ничек талпынып куйды хәзрәтебез! Кыз да ана тартылды буган Чибәр шул. каһәр, яшь чагын булса үзен дә гашыйк булып куярлык Әй. яшьлек, җыен юк-бар өчен янып-көеп йөрүләр. Каи чагында шул юк-бар дигәнен әллә нинди юләрлекләр эшләтеп куя. хәзрәткә күз-колак булыбрак торырга кирәк— абыстае, улы барын онытмасын Бер көнне Ләйләне мәчеткә чакырырга кирәк булыр әле, күрсен яшь кызый абыстайны. Акыллы бала булса үзе аңлар, араларына кермәс... Инде дүрт ай узды, Гөлчәчәк һәр дәрескә ашкынып, сабырсызланып бара. Атна буе иләсләнеп йөри, Йосыфы белән очрашу мизгелләрен күз алдына китерә. Менә-менә бу атнаны нидер булыр, хәзрәт үзенен гыйшкын белдерер кебек тоела кызга. Юк, берни әйтмәде, сиздермәде... Яратмый ул Гөлчәчәкне, башка хатын-кызлар кебек үк бер талибәсе итеп кенә карый! Әллә сукырмы ул. Гөлчәчәкнең мәдрәсәгә бары аны күрү өчен генә йөрүен белмиме?! Бәлки бу атнаны берәр сүз катар, берәр ым гына булса да кагар... Аңа бит күп кирәкми, Йосыфының үзен сөюен генә белү дә бик җиткән! ^ Кыз үз мәхәббәтеннән үзе исереп, билгесезлектән кангырып йөри. Их, Йосыфның үзен сөюенә бер генә дәлиле булса икән! Бәлки бу атнаны бербер хәбәр бирер, барырга кирәк, барырга... Иа, Хода! Ничек түзәргә бу йөрәкнең януларына?! Әнә генә бит ул, күзләрен тутырып ана карап утыра, сабак тынлый. Ничек аңа сөюен белдерергә?! Әгәр ул аңламаса, Йосыф хәзрәт кул салды дип тавыш чыгарса нишләр? Юк, имам кешегә яшь кызга гыйшыксүзе сөйләп йөрү килешмәс, иләс-миләс шагыйрь түгел лә ул. Булсын иде Йосыфнын бер кечкенә генә дәлиле, кыз үзе сиздерсен иде сөюен—ике дә уйламый алдына егылыр, синнән башка яши алмыйм дияр иде. Юк шул, сиздерми, Гөлчәчәк аңа бары укытучысы итеп кенә карый. Ярый, югары уку йортларында кышкы каникуллар җитеп килә, бу вакытта дәресләрне көн саен куярга кирәк булыр. Бәлки әле шул арада берәр җаечыгар, аңлашырлар... Бүгенге дәресләр дә тәмам. Йосыф тагын бер ым да какмады, кал димәде Гөлчәчәк ин сонгы булып чыгу ягына юнәлде—бәлки әле туктатыр, берәр сүз әйтер. Юк шул, дәшми, аңа ияреп баскычтан төшеп бара... Ул шундый якын. Капланырга иде күкрәгенә, мин сине сөям дип кычкырырга иде бер— ярамый, әллә нәрсә уйлар, азгын дияр. Мулла бит ул, аныкын белмәссең... Менә генә бит, якында гына—кулыңны суз да кочып ал, битләреннән, күзләреннән үбә-үбә сөюеңне анлат кына лабаса—юк, ярамый. . Йосыф Гөлчәчәк белән янәшә атлый, йөрәгендә вулкан, тыеп торыр хәл юк. Әллә сон... Чү, Сөләйман белән Ләйлә абыстае килгән, нәрсә калган аларга монда? Инде тәвәккәлләдем дигәндә генә хәләле белән улын күреп хәзрәт бер мәлгә каушап туктап калды, аннары яннарына атлады. —Менә, әттәсе, без дә килдек әле, сине күрәсебез килде. Ибраһим бабай да Сөләйманны күрәсем килә дип шалтыраткан иде... Йосыф абыстаен тыңламый да, аның үз уйлары. Хәзер Гөлчәчәк анын өйләнгәнен, улы барын белде, мәхәббәтен аңлатып тормаса да була—барыбер кире кагар, азгын мулла дияр. Барысы да чәлпәрәмә килде. Ә бит Йосыф башта кызга гыйшкын аңлатырга, әгәр ул каршы булмаса гына гаиләсе барын хәбәр итәргә уйлаган иде. Мөселманнар бит алар, дүрт хатын да хәләл, мәхәббәтләре булса җаен табарлар иде әле... Ул өйләнгән, анын улы бар! Йа Хода! Нәрсәгә өметләнде ул, юләр кызый?! Әлбәттә Йосыф аны ярата алмый, бары укучысы дип кенә белә... Гөлчәчәк бүтән мәдрәсәгә бармам, аны онытырмын дигән иде дә, юк шул, оныта алмады, ике атна түзде дә, тагын килде. Бүгеннән аның каникуллары башланды, җомга булса да дәресләр узачак... Ибраһим бабай сәлам биреп баскычтан икенче катка менеп баручы Гөлчәчәкне кызганып карап калды. Йөзе сулып калган балакайның, төннәр буе мендәрен кочаклап елап чыккан ахры, күзләре кызарып, шешенеп киткән. Ике атна килмәгәч, инде уйлаган эше уңды, кызны да, хәзрәтен дә коткардым дип куанган иде. юк икән шул. иртәрәк шатланган Бу икенен инде ниндидер юк-бар киртәләр алдында гына туктап калырлыгы калмаган Бүген башка укучылары да юк бит әле анын. берүзе генә килде, икәүдән-икәү катачаклар Раббым. бу балатарны гөнаһ эшләрдән үзен сакла... Ишектән килеп кергән Гөлчәчәкне күргәч Йосыф хәзрәт сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Ул инде анын килеренә өметен өзгән иде Ә ул килгән, тагын да матураеп килгән —Узыгыз, Гөлчәчәк туташ, утырыгыз, дәресне башлыйбыз. Бүген башка беркем дә килмәс инде Корырак чыкты бугай, үпкәләмәсен тагын. —Әйдәгез, Гөлчәчәк, барлык белгән Коръән сүрәләрен укып чыгыгыз әле... Кыз күзләрен йома төшеп беравык тын торды да, укый башлады Нинди тавыш, нинди йөз чалымнары! Иосыф кызны күзәтә. Йа Раббым, сабырлык бир! Кыз сүрәләрне байтак белә булып чыкты, җомга намазына чакырган азан янгырамаса, гагын укыйсы иде әле. Үз гомерендә беренче тапкыр азан Йосыфнын ачуын чыгарды—сөеклесенең тавышыннан мәхрүм итә бит' Азан тәмамлангач та башка вакыттагы кебек михрабына ашыкмады хәзрәт, әйтелмәгән сүзе кала бит! Хәзер үк әйтеп калса гына инде, башка вакытта мондый мөмкинлек булмавы да бар —Гөлчәчәк —Йосыф... Сүзләр кирәкми, сүзләр артык! Ике гашыйк бер-берсенә омтылды Бу мизгелдә аларны туктатырдай көч жир йөзендә генә түгел, күкләрдә дә юк иде бугай Ләйлә абыстай, улы Сөләйман, Шәригать—барысы ла бер-берсенен кочагында онытылды, иреннәр белән иреннәр кавышты, куллар белән куллар, йөрәк белән йөрәк Ник шунда бөтен дөньясы аларга каршы чыкмый, ник бәген җир йөзен туфан басмый—аларга барыбер. Алар сөя. сөелә, алар бәхетле1 Йа, Раббым, рәхмәт сиңа бу гөнаһлы бәхетен өчен! Дүрт рәкәгать сөннәт намазы да укылды, ә хәзрәт һаман күренми Картлар үзара гәпләшә, имамның тәкәллефсезлеген тикшерә башладылар Тирәнгә киткәнче Йосыфны чакырып килергә кирәк Ибраһим бабай мәдрәсә бүлмәсенең ишеге төбенә килгәндә үк барысын да аклаган иде инде Шулай да күңелендә бер омет чаткысы калган—бәлки гөнаһына кермәгәннәрлер әле Юк шул, еланнардай бер-берсенә сарылганнар, дөньяларын онытканнар. Раббым, үзен ярлыка бу бәндәләреңне, үзен күкләрдә никаһын кыл! Синен ихтыярыннан башка бу җирлә бер генә эш тә кылынмас... Ибраһим бабай тавыш чыгармаска тырышып кына Йозагында калган ачкычны борып бикләде дә. кесәсенә салып михрабка юнәлде Бүлдермәс ул яшьләрне, алар тырыштылар, карыштылар—күкләрнең ихтыяры шулдыр күрәсең Жомганы ул үзе генә үткәрер