Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАСТАН ЭЗЛӘРЕННӘН...

Флора Әхмәтова-Урманче — «Казан утлары». «Сөембикә». «Мәдәни җомга» кебек басмаларда еш күренә торган исем. Укучыларның күбесе бу затнын Себердә яшәүче милләп эшләребез вәкиле, рәсем сәнгатендә поэзиядә Тукай, прозада Йсхакый. музыкада Сәйдәш, театрда Г Кариев кебек бөеклектә торган Бакый Урманченен турылыклы хәләл җефете, уртак улларынын анасы.бөек рәссамнын иҗатын замандашларына җиткерү, рухын киләчәк буынга иңдерү нияте белән яшәүче шәхес икәненнән хәбәрдар түгелдер дә. бәлки Туган ягы Тубыл якларыннан аны аспирантурага үзе дә шул тарафларда туыпүскән күренекле фольклорчы Хәмит Ярми чакырып алды Үткән гасырнын алтмышынчы еллары башында Тел. әдәбият һәм тарих институтында (ул чордагы исеме) каратут йөзле, килешле гәүдәле, беренче мәлдә горур һәм тәкәббер күренгән кыз пәйда булды. Рус һәм дөнья әдәбиятларын яхшы белүе, татар халык ижаты гәүһәрләренә гашыйк булуы. Себер киңлекләрендә генә туа алган дастаннарга мөкиббән китүе белән тан калдырды Фольклорның асылын анлау өчен күңел байлыгы, кешелеклелек, гомум культура, халык тарихын белү, шигьри җан кирәк дисәк, аларнын барысы да Флора туташка хас иде. Беренче мәлне дуслары, туганнары булмау сәбәпле моңсуланып. борынын салындырып Бакый ага Урманче һәм Флора ханым Кама Тамагы йөргән чаклары ла булгандыр. (Чугмантамак) буенда 1986 ел. Мәгәр ул тиз аралашучан, тынлаучан. анлаучан холкы белән Казанда якын арада үз кеше булып китте. Без Саратов далалары. Омск сазлары арасында урнашкан татар авыллары халкы телен һәм фольклорын Флора Әхмәтова-Урманче белән бергәләп әле бүгенгедәй генә өйрәнеп. Биктимер, Яковлевка, Үләнкүл, Көмешле сәхнәләрендә концертлар ясап йөри идек сыман Флоранын кин күнелле холкын, оештыру сәләтен экспедицияләр вакытында тирәнрәк анлалык. Беребез анын белән бер көнне диярлек 1968 елда кандидатлык диссертациябезне яклады. Шуннан, башкорт дуслар әйтмешли, Флора ханым «көйәүгә сыкты», кияүнен дә ниндие - бөек рәссам Бакый ага Урманче иде. Гарәп графикасын өйрәнү теләге аны Бакый абый алып барган курска юлыктыра һәм, озак та үтми, без аларнын өйләнешеп, бергә торуларынын шаһите булып киттек. Гаилә кешесе булып киткәннән сон да ул фәнни эхтәнүләрен, энә белән «кое казуын» ташламый. Флора инде хәзергесе көндә уннан артык китап, гәзит-журнал. фәнни җыентыкларда өч йөзгә якын фәнни һәм популяр мәкаләләр бастырып, әле дә фәнгә, мәдәнияткә хезмәт итеп килә. Шигъриятле, монлы халык ижаты әсәрләре белән эш иткәнгәме, Флора ханымнын тикшеренү алымнары, тел-стиль үзенчәлекләре дә мактауга лаек: төртел ми-бәрелми, үзе белән ихлас сөйләшкән-сөхбәтләшкәндәй укыйсын анын язмаларын Анын халкыбыз ижатында көрәш-эпос жанрлары — бәет һәм дастаннарны өйрәнүгә батырларча керешүенә сокланып, беренче тапкыр дастаннар җыентыгы чыгуы (1984) унае белән Гамил ага Афзалның: «Без — дастанлы халык!» дип горурланып Флора Әхмәтовага махсус шигырь багышлавын, шагыйрь Рәдиф Гаташнын тоташ мәдхиядәй анализ ясавын, филология фәннәре докторы хажия Айсылу ханым Садекова, Рәшит әфәнде Ягъфәрләрнен төпле бәяләмә багышлауларын да искә алып, без монографик пландагы икс җыентыгы хакында сүз алын бармакчы булабыз Бәетләрне без. татар халкы тарихының сәнгатьле, шигъри елъязмасы, дип атыйбыз. Чөнки анын тематик колачы күк гөмбәзебездәй чикләрне, офыкларны белми диярлек: бер яктан, ул — халык үткән тарихи юлны кин һәм тирән чагылдырган, үткәнгә кешелек идеалыннан, акыл, хис тәҗрибәсеннән якын килеп, олы язмышлы шәхесләрнең фани дөньяны ташлап китүенә ихлас үкенечен белдергән жанр. Икенче яктан, бәет — ин гади, әмма берәр фаҗигагә юлыккан шәхес язмышына, бик гадәти күренгән вакыйгаларга да игътибарлы Шунда ук халык вәкиле тормышнын тискәре якларын да күз уныннан төшерми, эчтәлек белән шәкелнең тәнгәл килмәвен күреп, сизеп ала. төрттереп, казеп. чеметеп куярга да онытмый, һөжүи әсәрләрдә бәетнен жанр сыйфатлары, шигъри төзелеше, строфа, рифма, сынландыру кебек хасиятләре яхшы саклана Бу фикерләрне Ф. Әхмәтова-Урманченын XXI гасыр башында ук «Райнур» нәшриятендә дөнья күргән, классик татар бәетләрен эченә алган «Татар эпосы Бәетләр* җыентыгында һәм анын саллы, әтрафлы кереш мәкаләсендә укырга була Бу жанр җәүһәрләрен, ул эчтәлекләреннән чыгып, өч бүлектә карый шәхси фаҗига бәетләре, һөжүи бәетләр, иҗтимагый бәетләр Мондый бүленеш ышандыра. Элегрәк «тарихи бәетләр* буларак каралган «Пугачев бәете». «Салават бәете». «Аксак Тимер бәете» кебек әсәрләр, шәхси фаҗига бәетләре бүген дә оирәнелатәр, чөнки халык иҗаты әсәрләре тарихны эзмә-эз. гөп-төгәл чагылдыруга дәгъва итми, унвй яисә тискәре гамәлләрне үз җилкәләренә алган затлар язмышы аша чагылдыра. Бәет халыкның менталитетын, аң үсеше дәрәҗәсен анлап. киләчәге өчен җан аткан Сөембикә, Акмулла, Тукай кебек олы язмышлы шәхесләр турында уйлана, аларнын фани дөньяны вакытсыз ташлап китүләрен милләт хәерөте-кайгысы дәрәҗәсенә күгәрә, шул ноктада индивидуальләштерү белән кин гомумиләштерү бергә кушылып китә. Тарихи алгарышны масса, гавам гүгел, ә шуннан үсеп чыккан, үзенә чаклы ирешелгәннәрне үзләштереп, киләчәкне күрү сәләтенә ия. табигатьтән илаһи куәт алган аерым кешеләр әйдәп бара Халык шул хакыйкатьне күптәннән аилаган Булды морх)гм шагыйрь Тукай, чачэ-чачэ нур гарын Китте Тукай бу дөньядан бет биреп җырларын Бик ал вакыт лченда нык танытты ул у лей. Бе.нкпор барча .лиомнлр Тукайның мткан сүлен Бәет жанрынын шактый тулы бу тупланмасы академик басмага дәгъва итми Күп санлы вариантлар бирелмәгән, (әйтик, бик борынгы «Сак-Сок» бәетенең генә дистәләрчә вариантлары мәгълүм ), төрле кешеләрдән язып, күчереп алынган нөсхәләр китерелми, искәрмәләр бары тик Шәһри Болгарга, Тукай наменә багышланган бәетләргә генә ясала Әмма бу жыентык соңгысы булмас, һәр чорда бу изге эшкә фидакарь милләтпәрвәрләр, халык язмышына, сүзгә гашыйк затлар алына торды. XX гасыр дәвамында бу жанрның X. Бәдигый. Г Толымбай, X Ярми, И. Надиров, Ф Әхмәтова, Р Ягъфәров, А Садекова кебек төрле буын фольклорчылары, бәетләрне туплап, сүз башлары язып, аларны халыкка кайтару хәстәрен күрә торулары мактауга лаек. Әлеге җыентыкка килсәк, кереш мәкаләнең төпле, тирән эчтәлекле, гыйльми яктан уйланылган, бай фәнни жөмләдән икәнен янәдән искәртәсе килә. Автор төрле чорда бәетне өйрәнгән татар, урыс, хәтта чит ил галимнәренең жанрга биргән бәяләренә, аның тирәсендә хәзерге көнгәчә барган бәхәсләргә кин туктала һәм, теоретик-гыйльми эзләнүләрне дәвам итеп, үз карашын, жанрны яначарак бәяләргә омтылышын калкытып та куя. Бәетләрне Ф. Әхмәтова-Урманче «Татар эпосы» дип атый һәм керештә ул атамага караган фикерләрен дәлилле исбатлый. Шиксез: эчтәлек киңлеге, мәгънә тирәнлеге, вакыйгаларны иңләү куәте җәһәтеннән иҗтимагый бәетләре лә, шәхси фажига бәетләрдә — эпос таләпләренә җавап бирәләр. Эпос төшенчәсенең әле бит әдәбият белемендә яшәп килгән мәгънәсе, кулланылыш даирәсе дә бар. Л. Толстой, А. Толстой, М Горький. М Шолохов, М Әмир, И. Гази кебек әдипләрнең берничә томнан торган кин колачлы әсәрләрен «эпос» дип атау очрый. Аларда сөйләүче, гадәттә, бәеттәге кебек үк, үтеп киткән хәлләргә бәя бирә, искә төшерә, хикәяләү катламын үзара сөйләшүләр (диалог), эчке сөйләм (монолог) белән тулыландыра. Фольклорчы Флора ханым уйлана, эзләнә, нәзари фикер, заманча атама-бәяләрне халык иҗаты үрнәкләренә үлчәп карый. Бәет жанрынын килеп чыгуы, яшәеше, сүнү, сүрелү тарихы белән таныштырганда, галимә үз элгәрләренең гыйльми эзләнүләренә игътибарлы вә ихтирамлы Ул аларнын фәнни карашлары белән тыйнак кына фикер алышып, остазыбыз Хәмит Ярминен «атлап үтмә, таптап үт» дигән васыятен дә истә тотып, күрәсен, төпле анализлар ясый, кайбер фикерләрне баштанаяк та әйләндереп куйгалый. Әйтик, моңарчы елау-сыктау, үлем-китем, кайгы-хәсрәт дәрьясы дип каралган бәетләрне Ф. Әхмәтова башкачарак бәяли, жанр хәрәкәтендә үзгәрәк чагылыш — яңгырашлар күрә. Бәет үзәгендә яткан үлем вакыйгасы — үзе тормышка гимн, аннан аерылу фаҗигасе якты дөньяда яшәү кыйммәтен, гамәл-фигыль гүзәллеген раслау икәнне исбатлый. Моны ул, фольклористикабызда беренче буларак, орхон-енисей язмалары үзенчәлекләрен гамәлгә кертеп ачыклый. Сан ягыннан күп булмаган милләтләрдә бәет кебек жанрлар җәмгыятьне алга этәрердәй көчле шәхесләр фаҗигасен үзәккә ала, шул нигездә дөньяга килә Милләтнең куәсен, аң үсеше дәрәҗәсен, цивилизациясен саклау ихтыяҗы белән аңлатыла бәет жанрына хас бу үзенчәлек. Чыннан да, мич башыннан егылып төшеп, үз үгезе сөзеп, яисә исереп үлгән берәүгә дә багышлап бәет чыгарылмый. Шул ук вакытта бәет, тарихта зур эз калдырмаган шәхесләргә багышлап иҗат ителеп, бөекләрне халык шигъриятеннән читкә калдырырга да мөмкин. «Суга баткан Гайшә», «Янып үлгән ике шәкерт», Сабан туенда аттан егылып үлгән кешеләр хакында вә гайре бәетләр, классикабызга әверелеп, татар тормышы манзараларын, этнографик күренеш-үзенчәлекләрне, йорт-җир, тормышын тасвирлау белән бергә, гаилә тоткасы хатын-кыз, көчлеләр, батырлар югалуына, фаҗигагә юлыгуына аһ итә, чаң кага. Исламга хәтле цивилизация җимеше икәне ярылып яткан «Сак-Сок» бәетенен йөзләрдән бер генә варианты алынса да, ул примитив «борынгылык»ка кайтарылып, архетип образ буларак кына каралмый Ф. Әхмәтова-Урманче татар халык иҗатының бу шаһ әсәрендә үтә-күренмәле галилек белән гасырлар төпкеленнән килгән саф, камил сурәтләр аша хәзерге татар тормышына да ятышып торган әдәп- әхлак кануннары ятканны дәлилле күрсәтә: бала, ана каргышы аркасында кошка әйләнеп, куркыныч, ят атмосферада кала («йорәгем ярылды зур имән аугач»), өй- йорт кешелекле җылысын жуя. ата-ана теленнән яза. Төзәтеп булмаслык ачы хәсрәт коллизиясен үз эченә алып, якты дөньяга көчле рух. иман, өмет белән өретелгән бәет туа Бу коточкыч аерылу фажигасен һәм көен рәссам Бакый ага Урманче. «Баллада» дип атап, фантастик жете. куе буяулар белән тау-ташлар. кара урманнар, парлы җанварлар арасында күгәреп тан атуын көткән, ләкин бер-берсе белән дә кавыша алмаучы канатлы вә катәпүшле ике бата, хәсрәтле ата белән ана кайгысын үзенен гүзәл панносында сурәтли Әсәрнен рәссам башкаруындагы драматизм белән сугарылган бәет көе дөрес-тәгаен нотага салынып. «Сак-Сок» дигән махсус җыентыкта да басылды (Ш Шәрифуллин). Ә батачагында әтисе моңлануыннан откан бу кыйсса мотивларына таянып, рәссам-график И Урманче өр-яна сәнгать төре — мультфильмда «Баранкин. кеше бул* дигән әсәр ижат итте Көе. сүзләре тәмам онытылса, инде бәет риваять төренә күчә. Шунлыктан эпос буларак ныгу дәверендә бәетләр риваять, мөнәжәт. илаһи җыр. назым, әрбагыи. касыйдә исемнәре белән дә йөртелгәннәр Әмма эпосларга хас вакыйгалылык, бәян итү. тарихилык, эзлеклелек, фаҗиганең күзенә карал тасвирлау саклана. Әле генә булып узган фажигаи хәлләр эзеннән көчле хисси (экспрессияле) рухны сүзләргә күчереп кую бәет жанрын язма әдәбияткә якынайта Шуна нигезләнеп. Ф Әхмәтова бәет жанрын, тулаем дәвамлы бер эпопея итеп карау белән бергә, шәхси һәм иҗтимагый вакыйгалылык приниибында төркемли. Ул бәетләрне бер яктан эпос, ягъни тормыш һәм көрәш поэзиясе буларак танытса, икенче яктан, жанрны үз эчендә төркемләү бөтенләй янача принципларга корылган Бик борынгы заманнардан бу көнгә хәтле килә торган шәхси фаҗига бәетләре тезелеп, бер якта калсалар, сугыш бәетләре, җир. ирек, дин өчен, ягъни иҗтимагый көрәш бәетләре, үзләреннән-үзләре икенче якка торып баса. Әдәбияттәге антропологик һәм ижтимагый принципка якын бу бүленешкә һожүи бәетләр дә кереп урнаша. Билгеле булганча, бәетләрнең бу төрен Г Тукай да таныган. Шулай итеп. Ф. Әхмәтова-Урманче бәетләрне төркемләү мәсьәләсендә үзенә күрә бер ачыш ясаган Дөрес фәнни төркемләү табылмаса. фәндә үсеш, прогресс була алмый. Халкыбызның бу бай мирасын мөстәкыйль туплау, эпос гыйлемен һәм әдәбият белемен тирәнтен өйрәнү ана «Бәетләр — татар эпосы» дигән гыйбарәне әйтү мөмкинлеген биргән Дөрес, яна «Янып үлүче»ләр. «Суга багучы*. «Өшеп үлүчеләр», операция өстәлендә гомере киселгән вә гайреләр хакындагы бәетләрдә әлләни алга китеш юк. шигърият рухы җемелдәми, күбесе элеккеге, инде уңган, иске киемнәргә төренгән. Әфган. Чечня сугышларына карата да бәет чыгарылмый хәзер, солдат аналары гына һәлак булган улларына сагышлы шигырьләрен багышлый. Әйе. бәетләр — татар халкының күңел тарихы, күңел кайтавазы. Олы тарихтан, табигатебездән көч кодрәт алган күңел ярсуын шигърият кенә тулы чагылдыра ала. Бәет ул — тарихның тере аны, халык язмышында бөреләнгән җимеше «Бу бит бәет. Түгел тәсбих. Тулган эчләр бушасын», яисә «Кайчан чыгып бер күрербез Руссия каласыны?*. — дип инәлгән, үзләрен Рус иле белән бер бөтен итеп күрүдән гайрене башларына да китермәүче исемсез патриотларның төрле вакытта ижат ителгән көрәш поэзиясендә каршы як әһелләре — десятник, сотник, сотский, сельский. становой, судебный. стражник, урядник, сгароста. түрә, глава. генерал, губернатор, ак патша, солдат, казак, каравыл, верховой, команда, суктыручы, зинданда тотучылар, пнеарь. пристав, окружный. волостной. землемер, полковник, начальник... Болар — халкыбызның көндәлек гомер торышына, кан саркыган ярасына тоз сибеп торучы жан ияләре, ачыктан-ачык тискәре персонажлар Алар ки гергән тән вә жан җәрәхәтләрен «чи тиреләр ябынып» га дәвалый халкыбыз, авызыннан кара кан килсә дә сер бирми, баш га күтәрә Гасырлар дәвамында көрәшә-көрәшә көлгә- күмергә өйләнми, киресенчә, үсә. үрчи, ннлра Анын азатлык даулавы башка халыклар эпосыңдагы кебек кемнәрдер игосыннлн изелеп, жылау-сыкрау түгел Шулай ук һай-һайлап, чит илләрне басып алуга ондәүнен эзе дә юк татар эпосында «Күрше хакы— Тәнре хакы» дип, килешү, түзү, чыдау, сабырлык моны ул көрәштә. Коръәндә «Кеше гомере буена үзен үлемгә әзерләргә тиеш» диелгән. Бәетләрне бер-берсе белән бәйләүче, кешене тормышка да, теге дөнья хозурларына да әзерләүче төп көч, юнәлеш шунда түгелме? Нух та үткән дөньядан. Кара да үткән дөньядан. Күп тә үткән дөньядан. Аз да үткән дөньядан. Бары да үткән дөньядан Хәзерге фольклористикада, күптән түгел фанидан киткән милләттәшебез олуг галим Әдһәм Рәхим улы Тенишев җитәкләгән «Евразия халыклары эпосы» дигән Сериядә эпос жанры «дөньяда этнос яшәешен» ачу жанры, дип билгеләнә (В Гаиак) Бәетләр янына «Татар эпосы. Дастаннар» дигән китабын да чыгарып (Казан: «Раннур» нәшрияты, 2004), Флора ханым Әхмәтова татар этносынын бу дөньядагы хәятын тасвирлаган әсәрләр тупланмасын да бирде Тупланмага фатиха рецензиясен дә Әдһәм ага Тенишев язып калдырган. Татар «Дастаннарлы җыентыгын, шулай ук «Бәетләр»е белән беррәттән. фольклорчы Ф Әхмәтова беренче мәртәбә 20 ел элек, соныннан Тукай премиясенә лаек булган 12 томлы «Татар халык иҗаты» тупланмасында бастырып чыгарган иде Әле ул заман үзе дә бик кырыс: «бу әйбер бармый, тегесе ярамый» дип, ничә кылиләк аша уздырылган дастаннар арасында «Идегәй» телгә дә алынмаган иде. 650 битле бу җыентыкның 100 битеннән артыгын әлеге шаукымлы әсәр алып тора Анын да җыелма дигән (сводный), ягъни халык иҗатын әдәби иҗатка күчергән, шунын өчен башкае зинданда черетелгән галим һәм шагыйрь Нигъмәт Хәким (1889—1937) әсәре беренче мәртәбә якты дөнья күрде. Шундый ук җыелма әсәр буларак, тик башка төрки халыклар ижатыннан 34 вариантка таянып иҗат ителгән, әмма 1940 елда ук дөнья күргән «Идегәй» — Нәкый ага Исәнбәт иҗаты да китерелә, монда. Ә инде «Идегәй»нең 1872 елда академик В. Радлов тарафыннан Себер татарлары авызыннан язып алынган 3 вариантын кертеп, аларнын кайчандыр Идел ярлары чичәннәре тарафыннан, тарихи Идегәй үзе исән вакытта ук иҗат ителгән әсәр язмага күчүен дәлилле тасвирлый Ф Әхмәтова. Себер чичәннәре үз тарихларыннан дастан нигезенә яткан «Караца», «Купланды», «Хуҗаш», «Би Агыш», «Хәлмәт мәргән», «Тәвеш мәргән», «Бурихан* вә гайреләр — ярылып яткан тарихи җыр да, мөнәҗәт, балладалар белән дә якын мөнәсәбәтләрен вак кына хәрефләр белән язылган искәрмә-шәрехләрдә— монографик ачышлар рәтеннән күрәбез бу китапта. Тарихта урыны җуелмас ачышларның берсе — шулай ук «Татар тарихы Дастаннар» китабы биләмәсе. 1970 елларда В Радлов эзләреннән 100 ел узганнан сон йөреп, Ф.Әхмәтова нәкъ академик язып алган дастаннарны көйләре белән магнитофонга төшереп калган. Аларны Н. Әлмиева, 3. Сәйдәшева. Е. Смирнова кебек музыка галимнәре һәм А. Ключарев, Р. Еникиевлар кебек композиторлар нотага салганнарын җыеп, бу китапка туплаган. Хәзер шуларга таянып, композиторлар яна Себер сюиталарын иҗат итә, зур музыкаль әсәрләр яза. Дастаннарнын мең ярым еллар элекке гарәп цивилизациясеннән килгән, төрле төрки халыклар, шул исәптән себер татарлары шивәсеннән дүрт менгә якын сүзгә аңлатма да китерелә бу китапта Рәссамнар тарафыннан дастаннарга иллюстрацияләр бирү мөмкинлеге ачылгач. «Туктамыш», «Коркот», «Сөембикә», «Бәлкыйс» кебек әсәрләр үрнәкләрен Бакый ага Урманче иҗатыннан да күрәбез бу китапта. Мен елдан артык тарихлы «Ләйлә- Мәжнүн» дастаны шигырьләрен бүгенге көн теленә күчерүен игътибарга алып, рәссамның татар әдәбиятындагы урынын күрсәтеп үтү җаен да таба Флора ханым үзенен китабында. «Мәңгелек сәнгать әсәре «Ләйлә-Мәҗнүн» шигырьләрен хәзерге телгә күчергәндә рәссам Б. Урманчены татар кулъязмасындагы фаҗигаи фикер тетрәндерде: дөнья культурасынла ин ярсу мәхәббәт символы Мәҗнүн көчләре сынган! Тереклек шәмгы Сүнмәстән әүвәл бер генә мәртәбә булса да жанашын күрергә ашкынган, әмма морадына ирешкәч, үзендә жан әсәре калмаган Жансыз сурәт булып, мәгъшукасы аягы астында тузан булып таралуга риза һәм югала Мәхәббәте өчен Мәҗнүннән ким көч-гамәл куймый көрәшкән нәзберек зат Ләйлә мондый финал көтмәгәнгә, бердән сүнә, тиз үк дөньядан да китә» Табигый, әмма фажигаи халәт Татар мәхәббәт дастаннарынын азагы бәхетле тәмамланырга тиешлеләре дә фаҗига рәвешендә төгәлләнүенең бер мисалы бу Дастан каһарманнары булачак мәгъшукаларын төштә күреп, яисә ярәшелгән кызы турында читтән ишетеп, аны эхтәү, табуга, димәк, гаилә кору, ыру-кавемне үрчетү, илне ыгыту кебек изге ниятләр белән башлый гомерен Алар башта алыплар хикәятләрендәгечә зур батырлыклар эшли: Мәжнүн дә үз кул-аягына кигән тимер чылбырны «җеп кебек өзә», Таһир да дошманнарын «кыяр кебек турый-, башкалар да «кара чебен шикелле килгән дошман гаскәрен чапкан печән кеби аударып кына бара* һ. б. Әмма ахырда җинә алмас дошманнарына уз коралларын тапшыртып. алардан башларын кистерәләр. Бу бик борынгы дастаннардан килә торган мотив Дастаннарда әлеге корал. «Сак-Сок»лардан килгән дәһшәтле сурәт-символ — «тимер ук» сыйфатында мәгъшукалар Бәдигыльжамал. Баянсылу. Зөһрә вә гайреләр күкрәгенә кереп, аларны да ахирәткә юнәлтә, жан тәслим кылдыра. Татар халык дастаннарынын эчтәлеге, образлар галереясе. сурәтләү байлыклары бетмәс-төкәнмәс Аларнын кочен. тарихи мәгънәсен аңлау өчен күп буыннар хезмәте кирәк булыр Бу юлла Флора Әхмәтова-Урманче эшчәңтеге мактауга һәм хуплауга лаеклы. Хәзерге көндә фольклорчы, филология фәннәре кандидаты. ТФА Г Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИ өлкән фәнни хезмәткәре. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Флора ханым Әчмәтова бүгенге көнгә Бакый Урманче иҗатына багышлан өч альбом чыгаруын. «Бакый Урманчс мәкаләләре һәм истәлекләре», «Бакый Урманче турында истәлекләр һәм мәкаләләр» дигән ике зур җыентык. «Урманче һәм Тукай». «Урманче иҗатында костюм», «Бакый Урманче шигырьләре» кебек китапларын нәшриятка әзерләп. В Ралловнын Себер фольклоры томын русчага тәрҗемә итүен, консерваториядә җыр җыентыклары әзерләвен белдереп, аңа озын гомер, зур уңышлар теләп калабыз!