Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Наилә Миңнеханова Наилә Наил кызы Миңнеханова 1955 елда Башкортостанның Туймазы шәһәрендә туган. Төмәнәк сигезьеллык. Туймазы 1 нче санлы урта-татар интернат мәктәбен тәмамлап. Әгертамак авылында клуб мөдире булып эшли. Үз вакытында Мәскәү халыкара сәнгать университетының башлангыч курсында белем алганнан сон, китапханәчеләр техникумын тәмамлый. Бүгенге көндә Туймазы медицина пыяласы заводында рәссам булып эшли. Рәссам- бизәүчеләр арасында оештырылган бәйгеләрдә беренче мәртәбә призлы урыннар яулый, республика Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1998 нче елда Бәләбәйдә ел саен уздырыла торган төбәкара шигърият фестивалендә лауреат була. Шигырьләре Уфада ел саен дүрт телдә нәшер ителә торган «Йәйгор» дип исемләнгән шигырь жыентыкларында, -Кызыл тан». «Өмет». «Туймазы хәбәрләре». «Туган як» (Октябрьский шәһәре). «Татарстан хәбәрләре». «Аргамак». «Тулпар». «Казан». • Казан утлары-. -Мәйдан». «Идел» басмаларында нәшер ителде. 2004 нче елда «Башкортостан укытучысы» журналында Ф Әхмәтованың Н Миңнеханованын иҗаты буенча сыйныфтан тыш дәрес — «Колагымда һаман бишек жыры» исемле фәнни хезмәте тәкъдим ителде. «Сөю ташы-. -Наз сүрәсе», -Күркә жиләк», «Хезмәтче җил». «Фәһемле сүз— үтемле». «Сүз—җәүһәр дә, гәүһәр дә* мөстәкыйль җыентыклар авторы. Алар төрле елларда Чаллыда һәм Туймазыда нәшер ителделәр. Бүгенге көндә балалар өчен «Шәмсия итәкле Кояш». «Төшле яфрак». «Әйтемнәрем» исемле кулъязмалары әзерләнеп нәшриятларга тәкъдим ителгән.