БАЛЛЫ МИЛӘШ ҺӘМ КОШ ҖЫРЫ
Дивардагы рәсемемнән Мина яшьлегем карый: Җитди генә күз карашы Киләчәгемне барлый... Көн ачылып китсен өчен Бер елмаю җитә кебек: Ул елмаю җирдән күккә Алып менеп китәр кебек. Кулларыңны иңгә куеп, Бер карасаң күзләремә— Бик еракта калган инде Чәчәкле унсигезем. Суык баллаган миләштәй Каршылыйм гомер көзен... Басылыр күк ярсуым да. Очкынланыр күзләрем дә... Туры карап әйтсәм әгәр, Ачуланма юкка, диеп: Аңларсың да—елмаерсың, Күзләремә карап, сөеп. Күңел назың Тормыш юлың—ап-ак чәчләреңдә. Күзләрендә—үткән гомерең, Көтмәгәндә әйткән җылы сүзең Бәлзәм булып назлый күңелем. ...Хыянәтнең әче ярасыннан Күмерләнгән йөрәк, каралган: Кабат янар өчен ачкычы да— Синең назың, алтын баганам... Аңла мине, кайчак, ышанмыйча, Кабындырсам йөрәк ярсуың: Авыз пешкәч өреп эчәсең бит Чишмәнең дә салкын саф суын... Фәүзия СОЛТАН - шагыйрә: *Учларымда җиләк», *Үзәк өзелгән чак» исемле шигырь китаплары авторы. Казанда яши. Ниләр көтә алда безне? Тынгы бирми уй-хыяллар. Алда аласы биеклек. Алда— менәсе кыялар. Кыя-киртәләр үткәндә Егылмаска, чүкмәскә, -дим. Күңел очкынын сүндерми Өметләрне өзмәскә!—дим. .. .Язгы ташкын ярны яргалый. Эче сүзләр Йөрәк яралый. Кыйблага тугрылык Яшәр өчен без килгәнбез икән Хәсрәтләрне күрми китмәбез. Күк йөзендә сүнгән йолдызлардай Берәм-берәм янып бетмәбез. ...Янган хисләрне без сүндермиек. Яраларны кабат кузгатмыйк: Яшәргә дип килгәч, дөньялыкта Кыйблабызны гына югалтмыйк. Халәт Диңгез тирәнлеген белеп булмый Югарыдан гына таш ташлап... Диңгезченең хәлен белер өчен Үзең кара диңгезләр айкап. Өмет гөле Яран гөлем, нигә саргаясың? Сагышларым сиңа күчтеме? Сердәшем дә. күңел ачкычым да Син идең бит. Шиңмә, түз инде! Мин сөенеп, очынып йөргәндә Бүләк булып чәчәк аттыңмы? Моңланамын яфракларың сары. Хисләремне үзеңә алдыңмы? Шау чәчәккә күмел әле. гөлем. Тамырларың исән бит әле. Чәчкәләрең белән сөендереп Яшиселәр алда ич әле! Шулай булса иде... Төшермәскә иде күнелләрне, Сою хисен саклап, гомергә Язсын иде бару ахыргача, һәм барысын тигез бүлергә. Сүрелмәсен иде янган күңел. Бирешмәскә иде ваклыкка. Борчымасын иде шикләнүләр. Юл ачылсын иде хаклыкка... Булсын иде безгә пакьлек юлдаш Атлаганда бергә янәшә... Мәхәббәтне саклый күрегез, дип Гүя безгә Ходай эндәшә. Кош җыры Оя корып, оя үреп Үткәрдем гомеремне... Яңа Оя корам әле. Искесен җимеримме? Яннарымда гомер бергә Кошчыкларым булырмы? Канатларым, җитезләрем Яңа Оя корырмы? Яңа Оя үрдем, ләкин Искесен җимермәдем. Чүп-чарлардан араладым, Гөлләр белән бизәдем. Үреп ясаган Ояма Үтмәс һич салкын, яңгыр. Туңдырмас көчле бураннар һәм җимермәс җил-давыл.