АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Кәче
Кәче авылы Арча районында, район үзәге Арча шәһәреннән 6 чакрымда, тимер юл станциясе Кәчедән- 1, Казан шәһәреннән 61 чакрым ераклыкта утырган. Кәче атамасы тарихи чыганакларда һәм халык авыз ижаты әсәрләрендә еш искә алына. Кәче авылы Казан ханлыгы чорындагы авыллар исемлегенә кергән Кәче авылы зиратында XVI йөзгә караган кабер ташы билгеле. XVIII йөздә Кәче авылында 213 йомышлы, 1 керәшен татары булуы мәгълүм. А. Артемьев җыеп бастырып чыгарган җыентыкта (1866 ел) Казансу ярындагы Кәче авылындагы 171 хуҗалыкта 590 ир-ат һәм 583 хатын-кыз яшәгәнлеге, 2 мәчет булуы әйтелә Н Вечеслав хезмәтендә (1878 ел) Кәче авылындагы 168 хуҗалыкта 695 ир-ат һәм 589 хатын-кыз яшәгәнлеге күрсәтелә, авылда бер агач мәчет һәм гыйбадәт кыла торган йорт була. 1885 елда И А Износков Кәче авылы турында болай яза «Казансу ярына. Себер элемтә юлының сул ягына урнашкан Кәче авылының 216 хуҗалыгында 662 ир-ат һәм 745 хатын-кыз исәпләнгән. Алар барысы да ислам дине тотканнар һәм Кәче авылы җәмгыятенә кергәннәр. Тормышлары уртача булган. Умартачылык, балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр. Авылда мәчет булган, су тегермәне эшләгән. К II Берстель хезмәтендә (1908) Кәче авылында барлыгы 1723 татар кешесе яши дип күрсәтелә. Наҗия Борһанова мәгълүматларына караганда, Кәче авылы хаакы күршедәге Өчиле, Бирәзәбаш, Урта Бирәзә, Зур Бирәзә, Югары Әзәк. Түбән Әзәк, Мөндеш, Югары Мәтаскә. Түбән Мәтәскә һәм Күкчә Бирәзә халкы белән июль башында Күкчә җыены бәйрәм иткән. Бу җыен икенче төрле Кыр җыены дип тә йөртелә. Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтендә Кәче авылының бер күренекле дин әһеле турында мондый юллар бар: «Мелла Габделвәли бине әл-Вәлид бине Максуд бине... әл-Кәчеви җаһи-диндар, бик игътибарлы, төзек фикерле, яхшы табигатьле, туры сүзле һәм укымышлы кеше иде. Хаҗ кылып хөрмәт казанды. Чыгышы белән Наласа авылыннан. Наласа имамы Мөхәммәд Әминнән белем алды. Алдан күрүчәнлеге белән, китаплар тикшерү, хакыйкатьне эзләүдә көчле фикерле булуы һәм эшчәнлеге белән аерылып тора иде. Мелла Эбденнасыйр әл-Курсавиның дусларыннан булды. Күп заман имамлык кылып. Кәче авылында вафат булды». Кәче атамасы нәрсә аңлата? Бабайлар авылларының барлыкка килүен болай сөйлиләр. Авыл уртасыннан Казансу елгасы ага һәм аның бер ягын Аръяк, икенчесен Биръяк дип атыйлар. Элекке заманнарда аръякта, тау битендә чирмешләр яшәгән, ә бирге якта куе урман булган. Татарлар аргы якта чирмешләрне кысрыклый башлагач, алар бу урынны ташлап икенче җиргә китеп төпләнәләр. Шулай да авылда өч чирмеш гаиләсе яшәп кала. Алар татарлар белән аралашып көн итәләр. Өч чирмешнең берсе Качыйм кушаматын йөрткән Бу качыйм сүзе авыл исеме булып киткән, имеш. Халык этимологиясе шушындый. Зуп-зур татар авылына исемне чирмеш (мари) бирдеме икән? Безнең халык авыллары атамасын төркидән эзләми, нигәдер мари, удмурт, мордва телләреннән чыгарырга ярата Авыл үзенә исем итеп төрки кабнлә-кавем атамасы булган кәче сүзен (этнонимын) алган. Дәвамы. Башы журналыбызның 6 санында. Кәче авылы матур җирдә урнашкан. Аның бер ягы тау битендә, икенче ягы тигезлектә утыра. Казансу яры буйларында зур-зур таллар үсә. Поезддан төшүгә уң якта яңа йортлар тезелеп киткән. Әле берничә ел эчендә үсеп чыккан йортлар болар. Аны халык яшьләр бистәсе дип йөртә, чөнки бу җиргә яшьләр олылардан аерылып башка чыгалар. Сул яктагы басу Хәким басуы дип йөртелә. Ул басу Хәким бабайныкы булган Хәким басуы бетүгә болын башлана. Болын Корыч дип йөртелә Монда элек су эчендә камыш үскән калку түмгәкләр булган Хәзер алар кечерәеп калган Казансунын су коена торган бер яры бик текә булып тора. Шуңа ул Текә туры дип атала. Су коенучылар шуннан сикерергә яраталар. Якын тирәләрдәге елгалардан күренеклеләре түбәндәгеләр Дөм-дөм - коры елга. Елга бусагалы, шарлавыклы Язгы ташу вакытларында, көчле яңгырдан соң суның ташып, бәргәләнеп агуы авылга ишетелеп тора. Шуңа күрә аны авыл халкы Дөм-дөм дип атаган да. Кына елгасы корып бетү алдында. Бу елганың югары башында бик матур болынлыклар бар. анда бик күп төрле кыр чәчәкләре үскән Авыл халкы монда ел саен печән чапкан. Шунлыктан халык болынны гөлгә тиңләп Кына исеме биргән дип сөйлиләр. Ташлы елгада язгы ташудан соң бик күп таш актарылып чыга. Аннан халык үзенә кирәк кадәр таш җыя Елгалардан башка таган күл. чишмәләр, болыннар һәм аерым урын исемнәре дә очрый Мүкле күлдән авыл халкы өй күтәрү өчен мүк җыеп китә торган булган. Аның мүге бик яхшы исәптә йөргән Миләш күленең гирә- ягында элек миләш үскән. Исемен дә ул миләшкә мөнәсәбәтле рәвештә алган Кызганыч, хәзер күл янында бер генә миләш агачы да күренми Дими күле буенда Динмөхәммәт исемле бер байның басуы булган. Динмөхәммәт басуында урнашканга күрә халык, исемне кыскартып, күлне Дими күле дип йөрткән Тугыз чишмә Яр буенда тугыз чишмә бәреп чыккан, янында гына күл да булган Элекке вакытларда күлдә кыр үрдәкләре һәм кыр казлары бәпкә чыгарганнар. Карамау һәм чистартмау сәбәпле бу чишмәләрнең барысы да ябылган, бары тик берсе генә сакланып калган, ләкин хәзер анысы да бик хәлсез генә ага. Ә күл бөтенләй беткән Хәзер монда көтү йөри. Хәсәншәех дип аталган урында изгеләр кабере бар Бу урын авылның борынгы нигезе дип, ягъни Кәче авылы башта шунда булган дип тә әйтәләр һәр ел саен июнь аенда авыл картлары, кешеләрдән акча җыеп, сарык сатып алалар һәм. шунда корбан чалып намаз укыйлар. Ул көнне авылның бөтен халкы бу урынга җыела Авыл халкының бу гадәте борын заманнардан килә Ике басу урамы шулай ук борынгы атама Юг арыда әйтелгәнчә. Кәче авылы хәзер Хәсәншәех җире дип йөртелгән урынла була, ә авылның хәзерге урынында урман үскән. Менә шул урманны кисеп, иген игү өчен монда беренче басу ясаганнар Бүген бу урында авылның бер урамы Авылда йортлар матур, чөнки балта осталары алтын куллы. Рәдиф һәм Булат Мөхәммәтшикнәр, Марат Мөхәммәтҗанов. Солтан Әхмәтжанов авылның хөрмәтле кешеләре. Сабир Бәкиров. Дәүли Закиров, Фаил Гобөев җәй көне чишмә-кизләүләрне чистартып торалар, яңа улаклар ясыйлар, кыш көне бозларын чабалар. Авыл халкы аларга .та рәхмәтле. Халыкның тормышы әйбәт. Кәче киләчәккә ныклы алымнар белән бара Авылда ЗООгә якын хуҗалык бар. Анда урта мәктәгг. мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә, кибет эшли. Кәче халкы авыл зиратын карап һәм тәрбиялән. чистартып тора Дин тотучы кешеләр очегг мәчет ачылган. Күгәй Татарстанның Тау ягы дип аталган төбәгендәге атамалар күп катламлы Анда болгар, бөҗәнәк. угыз, кыпчак, нугай һәм башка катламнарга мөнәсәбәтле атамалар очрый Бу төбәктә шулай ук чувашлар. морДва-каратаЙлар. удмуртлар яшиләр Төбәк топоннмиясе катлаулы һәм кызыклы Шушы җәһәтгәи караганда Зеленодол районында урнашкан Күгәй авылы атамасы игътибарны җәлеп итә Авыл тимер юл станциясе Ал бабадан 8. район үзәге Зеленодол шәһәреннән 35 чакрым ераклыкта урнашкан Авыл атамасы тарихи чыганакларда да искә алына А. Артемы н китабында (1866 ел) да Күгәй теркәлгән Аның 117 хуҗалыгында 314 ир-ат һам 287 хатын кыз исәпләнгән, авылда бер мәчет булган К 11 Берстель китабыннан күренгәнчә (1908 ел), авылда барлыгы 1405 татар кешесе яшәгән. Авыл табигатьнең матур җиренә, су-инешләр. чишмә-кизләү һәм күлләргә бай урында утырган. Халык хәтерендә төрле легенда-риваятьләр, мәзәкләр һәм сөйләкләр сакланып калган. Күгәй авылы оешу турында шушындый хикәят сөйлиләр: «Безнең бабайлар Казаннан Мәрәҗән би дигән су буена күчкәннәр. Казан би бабай Мәрәҗән су буеннан Урман тавы астына бик матур кизләү янына күчкән Зиратлары Әрә суы артында калган. Ул кизләү яныннан Чуваш юлы дигән юл уза. Бу юлдан Буа ягы чувашлары Казанга йөргәннәр Әрә суы буендагы тауга менеп карасалар, урман эчендә төтен күрәләр. Елгага төшеп карасалар, йомычкалар агып килгәнне күрәләр һәм, анда нинди кешеләр яши икән дип. барып карыйлар. Андагы кешеләрдән кемнәр булуын сорыйлар. Тегеләре, без — мукшылар, диләр. Күги биләр: «Сез нигә безнең җиргә урнаштыгыз, китегез*,—диләр Ләкин мукшылар арасында татарлар да була, алар чукынмас өчен мукшылар арасында яшеренгән булалар. Ә мукшылар ул вакытта чукынган булалар инде. Ләкин алар китмиләр, ничектер Күги би авылына кушылып китәләр». «Күгәй» дигән сүз ни аңлата сон? Атаманын барлыкка килүен нугай кавем-кабиләләренең бер этнонимы «күгәй» гә бәйләп ачыклап була. X. Альбиковның «Шура» журналында урнаштырылган «Кирәкле үтенечкә җавап» дигән мәкаләсендә нугай кабиләләреннән күгеш. күгәй һәм айдар телгә алына. Атамалары бу этнонимга нигезләнеп ясалган авыллар Зеленодол районында бер-берсенә якын гына утырганнар, бер оя тәшкил итәләр. Күгеш авылы янында Күгәй һәм Айдар авыллары урнашкан. Диалектологлар язуына караганда, бу төбәктәге халык сөйләшендә нугай теле үзенчәлекләре ачык чагыла. Күгеш. Айдар. Күгәй һәм Бакырчы авыллары «Йуа җыены» дип аталган җыен бәйрәмен дә бергәләшеп үткәргәннәр. Бу да аларның кардәшлегенә бер дәлил булып тора, һәр авылның үз тарихы, йола-кануннары булган кебек. Күгәй авылы да тарихтан, гореф- гадәтләрдән мәхрүм түгел. Киресенчә, үткәне матур, традицияләргә бай. Халыкта үткәннәр турында төрле риваять-легендалар сакланган. Авылда Йуа җыены үткәрә башлауның да үз тарихы бар икән. Күгәй авылы оешкач, бәйрәм итүне чираттан уздырганнар: бүген берәүдә, иртәгә икенче хуҗалыкта, өченче көн тагын яңа хуҗалыкта ашап-эчеп күңел ачканнар. Бу эшне тәртиптә тоту өчен, агач таякка киртләр киртләп барганнар Таяк авылга бер генә икән. Язгы кыр эшләре башланганчы шулай бәйрәм иткәннәр. Язгы сукага төшәр алдыннан авылнын егетләре, бергә җыйналып таякны авылдан ерак кырга, илтеп ташлаганнар. Бу җир хәзер дә «Сөрән ташлаган җир* дип йөртелә. Икенче язда яңа таяк алганнар, бәйрәм итүне яңадан башлаганнар. Менә шушындый тәртиптәге бәйрәм йоласын һәм таягын «Сөрән» дип атаганнар. Авыл үскән, зурайган, болай чиратлы күңел ачу йоласы уңайсыз була башлаган Авыл халкы сөйләшеп, килешеп. Мулла иле халкыннан бәйрәм йоласы сатьгп алырга ниятләгән. Бу вакытта Мулла иле авылында ике бәйрәм булган: берсе— «Юа бәйрәме*, икенчесе —«Тикен бәйрәме». Моның өчен бер төркем ирләр, атлар җигеп, мичкә белән сыра алып барып, Мулла иле халкын сыйлаганнар һәм Күгәйгә кунакка чакырганнар Бергә сөйләшкәннән соң. Юа бәйрәмен Күгәйгә сатарга булганнар. Шуннан бирле Мулла иле авылында Тикен, ә Күгәйдә Юа җыены үткәрәләр икән. Бу җыенны үткәрүдә тагын Айдар. Күгеш һәм Бакырчы авыллары да катнашкан Элек Күгәйдә «Аргамак уены» дип йөртелгән уен булган. Соныннанрак аны «Кызлар уены» дип йөртә башлаганнар «Тын ай»да. ягъни эш булмаган вакытта, җомга көн көндез Эрә суының аргы ягына чыгып уйнаганнар. Уйнап-җырлап гармуннар белән күңел ачканнар. «Бу уенны. - дип сөйли Зиннәтулла абзый, - нигездә, яшь-җилкәнчелек уйнаган* Авыл атамалары булып ныгып калган этноиимнар татар шәҗәрәләрендә кеше исемнәре буларак та куланыла. Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре* (Казан, 1991) исемле китабында «Күгәй би шәҗәрәсе» турында сүз алып барыла. Шәҗәрә үз эченә ундүрт буынны ала. Хронологик чикләре ягыннан караганда, XV-XX гасырларны колачлый. Шәҗәрәнең телдән сөйләнә торган легендасы Айдар авылының кулъязма тарихы белән тәңгәл килә икән. Шәҗәрәнең умыртка сөяге түбәндәге буыннардан гыйбарәт: Казан бик Күгәй бик - Исәнбулат - Сөләйман - Акбатыр —Зәйни - Әхмәди - Солтан -Әмир—Хәйбулла-Әдиятулла (1885—1975) - Хатип (1929 елда туган)- Рифат Нәселнең килеп чыгышы турындагы риваятькә караганда, Казан җимерелгән вакытларда дүрт агай-эне Әрә суы буйларына килеп утыра. Олы агаларының исеме Күгәй би булып, калганнары Күгеш би. Айдар би һәм Ислам би дип исемләнгән. Туганнарның һәрберсе үз исемендә берәр авыл нигезләгән. Күгәй авылының урамнары җыен дип атала икән (Югары җыен. Урта җыен һ 6.) Илһам ага Күгәй авылы морзалар, казаклар, мукшылардан һәм татарлардан оешкан дип сөйли Бу тирәләрдә элек урманнар шаулап үскән Шул заманнардан калган шаһитларның берсе Каенсар аланы. Исемнәреннән үк күренгәнчә, аланлык каен урманы эчендә булган. Шунда ук Алан урманы. Күгәй урманы. Чуваш юлы урманнары һәрберсенең исеме бар, исеменең үз тарихы бар. Менә бусы чуваш авылына бара торган юл өстендә урнашканга Чуваш юлы урманы дип аталган Менә бусын янган аланнар дип йөртәләр икән Халык монда килеп утыргач, җирне урманнан чистартып, басу ясарга туры килгән Ышна берәмлеге кергән топонимнар. урманны яндырып яисә агачларны кисеп, төпләп ышна басуы ачу белән бәйләнешле Илһам ага сөйләвенә караганда, менә бу ышна чокыры буенда мукшы нәселләре яшәгән Аларнын кайберләре күчеп киткән, ә кайберләре исламга чыккан Авылда әле дә мукшы нәселләре бар икән Аныл эчендәге һәм авыл янындагы зиратларда каберләр өстенэ куелган ташлардагы язулар һәм зират исемнәре дә тарихның җанлы шаһитлары Нарат өсте дип йөртелә торган зиратта Күги би җирләнгән дип сөйлиләр Морза башы урамы янындагы күптәнге иске зиратта ваба чиреннән һәм гомумән, фаҗигале үлем, ягъни үз үлеме белен үлмәгән кешеләрне аерым җирли торган булганнар Хәзер ул зиратка җирләмиләр Югары баш зираты зур зират Бакырчы өстендә яхшылар зираты бар Казаклар зираты исә Морзалар зираты белән катнашып киткән Морзалар зираты безне борынгы заманнарга кайтара Югарыда без диалектолог-галимнәрнең бу тирәдәге халык сөйләшендә нугай халкы теленә хас үзенчә лекләр ачуын әйткән идек Морзалар зираты атамасы аерым игътибарга лаек. Морзалар дип татарларның һәм нугай кабилә* кавемнәренең аксөякләрен, ягъни югары катлау вәкилләрен атаганнар Бу зират шу ларга нисбәтән барлыкка килгән дә инде Күгәйнең бер урамы Морза башы дип аталып йөртелгәнне дә искә төшерергә кирәк Исеме Казандагы манарага бирелгән Сөембикә (Соенбикә) нугай морзасы Йосыфпын яраткан кызы була Борынгы Казандагы Нугай капкасы, җөмһүриятебез җирендә, халыклар күңелендә сакланып калган Нугай юлы. Нугай таны, Нугай сукмаклары һ б. топонимнар барысы да нугайларга мөнәсәбәтле Күгәй басуында Алып чабатасын каккан тау да бар Ул Бүре базы чокыры буена урнашкан Күгәй басуында элекке кыр исемнәре дә шактый Ул кырларда киндер, арыш, бодай, карабодай һ б. культуралы үсемлекләр ителгән. Киндерне күгойлеләр күн итеп иккәннәр. Онын тартканнар, маен ясаганнар, сүс алганнар. Башсыз киндерне баса дигәннәр, аның ярмасы булмаган Илһам ага «Күгәйләр киндер орлыгы* дип аталган бер мәзәкчә сөйли. Күгәй егетләре армиягә барганда, ипи белән киндер орлыгы оны ашап утыралар икән. Шул вакыт, ашап бетерергә ирек бирмичә, ал арны алып киткәннәр Шунда бер егет: «Их, киндер орлыгы да калды, ашап бетерә алмадым», дип әйткән, имеш Шуннан соң күгәйләр!ә «Тешеңне чистарт әле. тешеңә киндер орлыгы сыланган», диләр икән Авылның аксакаллары сөйләвенә караганда. Күгәй авылына эш белән Каюм Насыйрн килгән, аннары ул Корбаш дигән чуваш авылына киткән Бу авыл электә мөселман авылы булган нкән.