ҮЗ ШАГЫЙРЕБЕЗ
Әдип Маликовның беренче шигъри әсәре—«Атаудагы хисләр» поэмасы журналыбызның 1945 ел июль санында дөнья күрә. Редакция исеменнән котлап, сөенечен уртаклашып, Фатих Хөсни хат яза, ерак Сахалинда хезмәт итүче яшь сугышчыга озын-озак гомер һәм иҗат юлы тели ул һәм бу чынга аша: танылган әдипкә быелнын августында 85 яшь тула. Иҗатында да гел солдат, ил улы булып калган шагыйрь Әдип Маликовның «Ташчы», «Фәрдәнә», «Чигүле кулъяулык» һ. б. поэмалары, күпсанлы шигырьләре, шулай ук «Яшьлек утравым» исемле повесть- истәлеге, илле елдан артык үзе яшәгән Әлмәт, нефтьчеләр тормышы, Әлмәт язучылар даирәсе һәм тормыш иптәше—күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманова турындагы «Гомер мизгелләре» исемле мемуар әсәре дә «Казан утлары» битләрендә укучыга иреште. Әдип ага Маликов—25 китап авторы, «Почет билгесе» ордены кавалеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2001 елдан— Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины. Олуг юбилее белән котлап, бу санда укучыларыбызга шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләреннән бер бәйләм тәкъдим итәбез.
ГОМЕР ХАТЛАРЫННАН
Курилдан Хатың бигрәк озак килә, диеп, Үпкәләмә, әнкәм, улыңа. Изге җирләр илгә кире кайткач, Озынайды хатлар юлы да. Курил атавы. 1945 Шулай кушты Ватан, Сине, Атау, Азат иттек шактый кичегеп. Килмешәкләр кул сузмаслык итеп Бикләп куйдык океан ишеген. Сугардык без солдат каны белән Синең һәрбер карыш җиреңне. Тауларына гашыйк булсам да мин. Төштә күрәм сагынып Иделне. Туган илемә Туган илем, синнән читтә Шактый гомер ителгән. Җиде дәүләт җиле минем Сыйпап үтте битемнән. Ят җирләрдә синдәге күк Җанга рәхәт тапмадым. Иңгә ияргән комыңны да Төсен итеп сакладым. Зәңгәр күзләреңне йомдырдым. Күкрәгеңә иеп башымны. Йөрәк яргыч ялгыз шул таңда Минем күзләр ныграк ачылды. 1985 Миләшләрем-сердәшләрем Саҗидэнец туган котчы Ике миләш тора баш очында. Сулар сибеп, назлап үстердем. Мин аларны безнең эзләр калган У реал тауларыннан күчердем. Миләшләрем минем, сердәшләрем. Яфрак-өлгеләрен кожаннар Туган көнен котлап ша1ыйрәнен. Кызыл кофта киеп куйганнар. Тәлгәшләре уттай янып тора. Яна гүя җырчы йөрәге. ... Ул сизенә, белеп ята сыман Минем монда килен йөргәнне. 4 Бел эм инде. Тере кеше түгел. Тормышыңда бары бер рух мин...» Очрашамын шигьри дөньяң белән. Кая гына барып юлыкмыйм. Бер күрүдә сине үз иттеләр Җанын ачык һәм саф булганга. Шуңадырмы, бик күп хатлар килә Шау миләшле синең урамга! ...Урамдагы таныш миләшләр дә Яфракларын инде койганнар. Җыйнаулашып сүз к>ешкан сыман. Кызыл кофта киен куйганнар. Октябрь. 1987 Муса Җәлилгә Югалганнар, җиңеп үлгәннәр. Чын батырлар кебек, җырларың, Юк, һаман да нурлый, сугара Җиңеп чыккан илем кырларын. Батыр йөрәгенә алгансың, Сыйдыргансың меңнәр кайгысын; Дошманнарың башын кисәргә Гүя яңа кылыч сайлыйсың. Юлларым Җыр Яратам матур яз айларын, һавада тургай сайравын. Кырларга чыксам. шатлыгым арта, — Илтегез еракка юлларым, юлларым! Яратам яңа көн туганын, Илемнең агым суларын. Күңелем кош сыман очардай була,- Илтегез еракка, юлларым. юлларым! Яратам хисләрнең кайнарын, Дусларның тугры булганын. Авыр юл җиңел, чын дустың булса,— Илтегез еракка, юлларым, юлларым! 1963 Хәсән Туфанга Киртә түгел юлыгызда, Өермә дә, ташкын да. Әйләнә җир. Туфан абый, Сезнең табан астыңда. 1961