Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬ ХЫЯЛ СУРӘТЕ

Тылсым Ай куйнында Игезәк йолдыз - ТЫЛСЫМ туган... ЯЛГЫЗ усак күкрәгендә Бишек- уйдан. Үткәннәрдән КИЛӘЧӘККӘ Чапкан жнлләр Яшь хыялны танып. Бәлки Шашып сөяр?! Үтенеч Алдансам да, хыялыма Саксыз кагылма, яме: Айсыз төнемдә дә төштә— Әбелхәят-су тәме. ...Керфекләргә язгы төндә Чык тисә дә сүз әйтмә: Яшьме? Җанла наз ярасы «Ярам»ны сүзсез бәйлә. Нур сулышы Күңел тәрәзендә Ят карашлар. Ят кояшлар. Пәрдә ефәк. Нур сулышы бик сак Кагыла өметемә. Кем ул әйтте: Тнмә! Уйлы дөньяң, кыйпылчыклар булып. Учларыңа батса бер гондә. ...Үкенмә. Син сагышлы чакта берәү көлсә. Башың имә «назлы» ят жилгә ...Үтенмә! *