ТӨРЛЕ ЕЛЛАР ДӘФТӘРЕННӘН
Гомер Бер башында сабый бала— Чәчләре җитен генә: Әллә кайларга җитәсе, Йөгереп китсен генә! Бер башында йөзьяшәр карт, Ак сакалын җил тарый, “Их, куып җитсә шул бала!..”— Каерыла да карый, Каерыла да карый... Баш очыңда күкләр нинди тирән, Офыклар киң, көннәр нинди якты! Үтәр юлың шул яктылык аша— Тууыңнан туфрагыңа чаклы. Мәңгелеккә китеп югаласың, Шул яктыга кереп чыгасың да; Үзең белән көн яктысын түгел, Альт киталмыйсың чырасын да. Яктылыкта калып буладыр ул Кушсаң гына аңа үз яктыңны. Тууыңнан туфрагыңа чаклы Түгәсең бар әле йөз яктыңны! Харрас ӘЮП (1946) - шагыйрь; “Җәяцле буран", “Сабыр савытлары” һ.б.китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. "Йөз яктысы” Казанда яши. Кояш чыгышларын карап торам... Кояш чыгышларын карап торам Садә чагын көннең, тын чагын: Нурга куям җанны. Ничәнчедер Гөнаһлысы булып дөньянын--- Ничәнчедер кеше булып җирдә Кояш белән бергә яшим мин. Бәхетләрем анын яктысында. Ул шаһите тамган яшемненКүгендэге караш ылыкларны Сылтап барсан һәрчак болытка. Яктылыкны белми калуын бар. Кояш белән чордаш булып та. ... Кояш баешларын карап торам Ал яулыгын болгый китәргә: Мин болыттан аралаган кояш Кемнәр өчен чыгар иртәгә?!. Бер яман сүл җиткерделәр мина... Эчкә йомдым аны. таратмадым. Җаным кара коен янса-янды Якты калды донья, каралтмадым. Җилләрне дә тынлый белү кирәк Колагына килеп, ниләр салмас! Каян иңә аклык җир йөзенә? Үзе каралмаган аңлый алмас... Барыбыз да ата балалары, һәркайсыбыл бала атасы. Никадәрле тармаклансак та без. Тамырына кире кайтасы. Кемдер кайта йол яктысы булып. Йол карасы булып кемнәрдер. Утлар-сулар кичкән нәсел-ыру Ак-караны байтак күргәндер. Гасыр иңләп кайтыш... Йөзләренә Кер кундырмас өчен тырышам. Бер ягымнан әткәй җитәкләгән. Бер кулыма улым елышкан... Ишетми калма берсен дә: Җырласын, еласыннар: 11лг ә сайрарсың мен елдан Сандугач буласын бар... Матурлык алдында телсез Калмаган кемнәр генә! — Батырлыклар ачкыч булган Сылулар йөрәгенә. Башым исәм, көчсезлектә Гаепләмә, и сылу1— Батырга да язык түгел Матурлыкка буйсыну... һаваларга җырлар язам Ераклардан син күрсен дип; Төне буе җемелдәшеп, Серләремне белдерсен дип. Сибеләмен... күкләр тула... Мескен йөрәк чыдасын ла! — Син шуларны сүндерәсең, Кояш булып чыгасың да... Акрын гына китеп барам синнән— Сәгать белән китәм, көн белән... Мәңгелеккә аерылу ич бу!— Туктатыйм соң ләкин ни белән? Ераклашкан саен яктырасың. Күләгәләр бетә синдәге; Син бер йолдыз инде... Ә җылыңны... Ә җылыңны тоям мин әле! Мәңгелеккә китеп барам синнән, Тамга итеп җанга күркеңне; Тик бер сине күздән югалтырмын... Дөнья бетәр ләкин ул көнне!.. Күкләргә йолдызлар чәчелгән. Бер калка җемелдәп, бер сүнә... Карыймын күзләрем талганчы— Нигә соң син түгел берсе дә?! Тирән шул дөньялар, әй тирән— Җнтәлми карашым, җитәлми... Җирдәге сөюнең яктысы Йолдыздан арырак микәшн1? Сине соң тәкъдирләр нигә дип Бу чаклы еракка яшергән?— Күкләргә ашкына гомерләр. Алдыма йолдызлар чәчелгән... Учак Күкләргә сузылып карый Буе җитми учакның; Кемнәре бардыр биектә. Ник талпына бу чаклы? Нинди омтылыш анарда. Каян килгән кайнарлык? Берәр хәсрәте бар микән Дулый-дулый янарлык? Ерак күкләргә кадәрле Ашканмы очкыннары? Нинди аваз ишетелә. Кемнәрнең кычкырганы? Никләр шу .тай ялкынлана. Ниләр яна учакта? Нигә тыныч түгел җаным. Ник ямансу бу чакта? Яктылык булып учактан Карый берәү кем икән? ... Кайсыбыз яна далада Учак микән, мин микән?.. Яна-ялгыз яланнарда йөрим: Берүземә күпме яктылык! Кул тимәгән гөлләр никадәрле... Күкләремдә күпме ак болыт! Ничә төрле кошлар сайрап тора Миңамы соң болар барсы да? Бутамадың микән, и Табигать, Мин кем әле синең каршыла! Җәберсенеп калган чакларымда Кул бирәсең миңа малайга. Зурлыгымны оныттырмас очен Янәшәмдә син бар алай да... Гөлләр исән... Әй. дөньяда гөлләр исән әле... Тамырланып элек-электән, Тәрәзеннән балкып күренеп торган Күңелендә халкым гөл йөрткән. Кайсы чорда ни күрсә дә башы. Яшәсә дә ничек кон итен. Кайгысын да җирнең, шатлыгын да Ул үстерә белгән гөл итен. Тәрәзәдән йодрык күрсәтмәдек Узын барын чакта читләргә Өебезгә бүген кем килсә дә. Голебез бар бүләк итәргә. Тамырлансын күчен һәр күңелгә. Сөенсеннәр әле. көлсеннәр; ОЙДӘН-ОЙ1ә. нлдән-нлгә китсен Калмасыннар җирдә гөлсезләр... Әй. дөньяда гөлләр исән әле. Б> күңелләр нигә боексын! Гөлләр бу лып сибелик җилләргә без. һәр тарафка бездән нур йоксын... Болын БОЛЫН түрләрендә ал рәшә. Җәйге ялкын капкан болынга. Җилфердәшеп яна алсу җырлар— Кем хакында, ниләр турында? Күтәрелеп астан, бик тирәннән, Гөлләр буйлап үрли югары. Нинди моңга, кайсы бәгырьләргә Кагылалар минем кулларым? Кайсыгызның күңел аклыклары Ак чәчәкләр булып яктыра? Нинди хыял шытып чыкты икән Кулын сузып өскә, яктыга? Болын өсләрендә ал рәшә. Уйнавына исең китәрлек!— Тирбәлешен басып тора гөлләр Заманнарны күккә күтәреп... Сандугачлы һәм тургайлы дөнья. Нинди серләр сөйлисеңдер миңа? Тик аңламыйм. И тел белмәгәнлек! Күпме уйлар шулай онытыла... Хәтерләтер очен кемнәреңне Күрсәтәсең нәфис гөлләреңне?— Искә төшерәлмим. Җуйган тарих Ерактагы алсу көннәреңне. Ачылыр дип, бәлки, боларга син Сылуларны каршы чыгарасың, Ни үкенеч адәм баласына!— Нигә, дөнья, болай соңарасың? Газаплама бүтән, җитәр инде. Кайтар миңа, кайтар хәтеремне: Сандугачлар төшенерлек итеп Әйтеп китим җиргә әйтеремне!.. Бу дөньяда мине яраттылар. Дөньяларын мин дә яраттым: Ак җанымны җилләренә җәеп. Шул дөньяда йөзеп каралттым. Дөньяларын мин дә яраттым ла. Яраттым ла азга булса да— Яратканнар—кала... И җир йөзе! Миннән соң да назга сусама... Редакциядән: Бу айда күренекле шагыйрь Харрас Әюпнен 60 яшьлек юбилее. Каләмдәшебезне ихластан тәбрик итәбез, ана сәламәтлек, иҗат уңышлары