ШӘҖӘРӘМНЕҢ КАН ТАМЫРЫН ЭЗЛӘП...
Азатлыкның төсе Тотса Маааүюр якаң Габдулла Тукай Көрәшчеыр кирәк' Рания Фвйтуллин Татар рухы, торки карсндәшлск Ишетелә ерак Лозаннам.1 Гаяз Пгхакыйнын алкышлары Кошлар булып оча Казаннан! Хәтерләп кал. Вакыт, бу мизгелне: Трибунада Йосыф Акчура. Торки халыклармын байрагын ул Азаматлар кулына тапшыра. «Пнкыйраз...» дип, Гаяз әфәнденең Ворчулары илдә чан кага. Ул перчатка ташлый каргыш белән. Зольмәт белән тулы дөньяга! Сөртәсе бар «яман татар» дигән Тамшларын урыс абзанын. Вакыт безгә шушы нәҗесләрдән Чистартыр!а тарих абзарын. Бәддогасы, матбагасы белән Шаулый татар, даулый үз хакын. Иҗатына «тышау» салган саен Сәясәткә чума Псхакый. Йосыф Акчура 1916 елда Лодани (Швецария) конгрессында торки татар милли үэоге мгеж-ином чыгыш ш ып Рашат НИЗАМИ (1950) шагыйрь, пролаик, публицист; «/Сызыл җәй», «Тормыш трамвае*. Фәрит Яру чин турындагы роман хроника һ. 6. ки чыннар авторы. Калайда яши П Кан-кызылдан кояш баеп бара. Россиядә төннәр кап-кара. Ә Исхакый, археолог сыман. Тарих катламнарьш актара:1 Ислам белән яктыртылган Синең барыр юлларың. Кодрәтле-әцкатьле булып Дан тоткансың, Болгарым. Сау-сәламәт яшәгәнбез Чәчәк аткан чорда без. Алгарышта алдын булган Безнең Алтын Урдабыз. Офыкларда ни җилферди, Кемнең канлы яулыгы? Утка кергән, авып төшкән Ялгыз Казан ханлыгы... Асу-кнсү. курку-куркытулар— Урыс коралының бер төре. Ак бүредән килә нәсел-нәсәп, Без һаман да исән, без—тере! Ш Таралганны җыяр вакыт безгә: Идел-Урал! Яши хыялда... Ватанымның байраклары бүген Өч зөбәрҗәт төскә буялган. Сандал белән чүкеч арасында Татарстан һаман кыйнала. «Берләшегез, татарларым!» диеп Кыйтгаларга әнә өн сала. Шаңдау булып кайтавазлар килә Дау-көрәшле кайнар көннәрдән. «Көрәшчеләр кирәк!..» диеп, шагыйрь Чакыру ташлый шигъри мөнбәрдән. Сөлге таза, билен яза татар, Кайгыларны чөя башаркан. Көрәшчеләр туып торган чакта Исән калыр нәсел, яшәр кан. Хөр буласың килсә, бүтәннәргә Чын Азатлык бир син иң элек. Баррикадалардан килә торган Азатлыкның төсе—мәңгелек! Г Мсхакыйнын «Идел-Урал» дигән хезмәте күздә тотыла (автор искәрмәсе). Ватаным Зеңләп тора... Чынлый, актарыла Офыклардан түгелә кай өннәр? «Татарстан, минем Ватаным» —дип Шаулый сыман үрдә каеннар. Идел киңлекләре дулкын-дулкын . Айкан-чайкап ала бәгырьне. Урман жыры, киек кошлар хоры, һәр түмгәге якын, кадерле. Ак бүресе гайрәт чәчеп тора. Кош рухымы -ул бит канатлы! «Туган җирем шушы» . дия-дня Ил догасын күкләр кабатлый. Авырттырып, кысып ала хәтер: Сибелгән шул татар, сибелгән... Мәхәббәтен ләкин үзе белән Алып киткән туган җиреннән. Читтә яшәп яткан татарымның Күз яшьләре сагыш яңгыры. Җир-сулары , җирсүләре җанла Бер кайтаваз булып яңгырый. Шәҗәрәмнең кан тамырын эзләп. Йөгерешә көмеш кылганнар. «Болгарстан, минем Ватаным» дип Бабаларым сәҗдә кылганнар. Буразнада орлык шытмый икән Бәрәкәте, даны юк аның. Яраланган иреннәрем белән Үбәм туган җнрнең туфрагын. Җәй уртасы Галәмара мизгел! Тып-тын гына Туктан калган кояш зенитта, һәрбер үлән, яфрак дога кыла Кемдер туды шушы минутта. Сузылып ята инеш, тере килеш: Манзарасы җәйнең шушындый, Качыш-качыш уйный вак дулкыннар. Яр1а ятып кояш пышылдый. Жәясеннән атылган ук сыман Карлыгачлар оча сызгырып. Тояк тавышлары... Җайдак уза Олы юллан тузан туздырып. Чалгы тавышларын күмә-күмә Күтәрелә астан курпылар. Жәй—җәй инде! Бөтенләй ят аңа Икеләнү, сагыш, куркулар. Әй. талпына бакча карачкысы. Ак каеннар дәшә ак җилкән. Җәй сызылып кала офыкларда. Нинди әйтер сүзе бар икән? Вокзал Поездлардан тамып кала Дегет тамчылары. Офыкларны кисә-турый Рельс кайчылары. Сакал баскан ач бомжлар Чүп савытын сара. Экзотика! Асфальт буйлап Җигүле ат бара: Келтер-келтер калкып чыккан Гасыр азагыннан. Тукайларыбыз кайнашкан Печән базарыннан... Көтү залы шыгрым тулган. Шау-шу катыш йокы. Исәрләр күп. әйтерсең лә Бу—юләрләр йорты. Семафорда өч төс яна: Күзен кысып-кысып. Бөтенесен җайга сала Яшел. сары, кызыл. Иртәгә бу юлчыларның Булмас кайсылары. ...Болытларны кисә -турый Рельс кайчылары. Ташландык мендәр Голицыно. Мәскәү яны. Ташлап кәгазь-каләмне. Чыктым шәһәр читенә мин Язар өчен бәдәнне. Шаулап яз килә дөньяга— Яңарышлар дәвере! Минем дә бит акты-китте Күңелем гөрләвеге. Иске карлар шиңеп төшкән. Кечерәйгән, чулыккан. Чүп-чарларны агызып китә Канаудагы сулыклар. Чү! Канау читендә әнә Йомарланып, капланып. Ташландык бер мендәр ята. Чит-читендә—кар табы. Уйларым сикереп чыкты Теге якка яр аша. Кайчандыр, башкаен куеп. Кемдер йоклаган ласа? Нидер таба һәм югалта Безнең кыска гомерләр. ...Кире кагылган сөюне Хәтерләтте бу мендәр... Көзге учак Яр читенә күләгәләр елыша. Ике яфрак, көчек сыман, куыша. Юк иде бит. каян чыкты бу аваз— Этләр өрә... Әрәмәдә кайтаваз. Салкынчарак һава саркый куенга. Яшьләр инде төшми кичке уенга. Алтын канат Ай кабынды югартын. Хакимлеккә дәгъва кыла чуар төн. Учак яна... Без кабызган учаклар. Теләсәң дә кабатланмас ул чаклар. Табигатьме, безме әллә үзгәргән Саргаябыз калышмыйча көзләрдән. Ялгыз болыт гүя, соры ямаулык. Тәкъдир дәшә: көннәребез санаулы. Белдек микән соңгы учак якканны. Хәзер инде кемнәр шакыр капканны? Ак каенның итәкләре шәбәргән. ...Сәлам юллыйм сиңа капрон шәһәрдән. Чү. күңелкәй, салмак атла, акрын бар. Арабызда кул җитмәслек чакрымнар! Юану Шәм сыман эри көннәрем, Ыжгырып оча гомер! Учак яккан урыннарда Кол кагыш утлы күмер. Шәһәремнең уртасында Җәйрәп ята Казансу. Кичләргә килеп кергәндә Дөнья никтер ямансу. Йөзә, чумадыр уйларым Иделемнең төбенә:Ялтыр-йолтыр яшенме ул. Әллә чабак тибенә?Язар шнгърн юлларымны Капылт искә төшерәм. Сүзләр арты сүзләр үреп. Мин иҗатта «исерәм». Алда яшәр елларым бар. Юана.мын мин шү на: Үлемне җиңгән үләннәр Яз саен калкып чыга!