Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБА ТӨБӘГЕНЕҢ ЭПИГРАФИК ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Кукмара һәм Әгерже районнарында үткәрелгән нәтижәле эпиграфик экспедицияләребездән соң, башлаган шушы фәнни юнәлешебезнең дәвамы буларак, Саба районы авылларындагы гарәп язулы кабер ташларын максатчан рәвештә өйрәнеп чыктык. Районның туган якны өйрәнү музее бу эшкә шактый зур кызыксыну белдерде. Әлбәттә, тарихи тикшеренүләргә бәйле гамәлләрнең беренче чиратта Саба районы хакимияте тарафыннан хуплануын, житәкчеләрнен аңлавы, теләктәшлеге һәм матди ярдәме белән башкарылуын да ассызыклап әйтергә, хәерхаһлы мөнәсәбәтләрен мактау һәм рәхмәт сүзләре белән тәкъдир итәргә кирәк Без 2001,2002 һәм 2004 елларның яз-көз айларында районның 62 татар авылында булып, зиратларын, каберлекләрне тикшердек һәм алардагы эпиграфик истәлекләрне укып, язып алдык, фоторәсемгә төшердек. Барлыгы 218 борынгы кабер ташы табылу һәм теркәп алыну—Саба районы авылларының тарихи ташъязма истәлекләргә шактый бай булуын дәлилли. Аларны барлау, нигездә, төгәлләнде дисәк тә була. Гомуми нәтижәләрне туплап журнал укучылар игътибарына тәкъдим итәбез. Саба җирлегендәге ин борынгы ташъязма истәлек—Эзмә авылы басуында сакланган XIV йөз кабер ташы. Ул күпләргә мәгълүм, тексты белгечләр тарафыннан укылган, аның турында фәнни әдәбиятта да шактый язылган,—ягъни, районда яшәүчеләргә дә, галим-голәмага да яхшы таныш. Шуңа күрәдер дә, игътибардан читтә калмаган: чардуган белән әйләндереп алынган, калай түбә белән капланган һәм чардуганына гамәлдәге хәрефләр белән “Йосыфҗан бине Хөсәен. 1332“ дигән язу да беркетелгән Ләкин, буташның янәшәсендәге, ягъни шул ук чардуган эчендәге һәм шул ук түбә астындагы икенче кабер ташы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Бары тик этнограф һәм тарихчы галим Н.И Воробьев кына 1929 елда басылып чыккан бер мәкаләсендә (О болгаротатарских надгробных камнях Мамадышского кантона ТССР// Материалы по охране, рсмонту и реставрации памятников ТССР. 3-й вып —Казань, 1929 —С. 11-13.) шушы каберлек турында яза, андагы ике болгар ташының һәм 5 кисәккә ватылып җирдә ята торган, күпертмә язулы тагын бер ташның (анысын галим Казан ханлыгы чорына, төгәлрәге. 1534 елга карый дип белдерә; хәзерге вакытта да чардуган эчендә таш кисәкләре аунап ята. ләкин аларда нинди дә булса язу билгеләре, бизәк элементлары бөтенләй күренми) тышкы күренешләрен тасвирлый һәм үлчәмнәрен бирә. Анын язуына караганда да, хәзерге өлкән буын кешеләренең сөйләүләре буенча да, шушы тирәләр—борынгы зират урыны, күп еллар элек андагы кабер ташларының да саны дистәдән артык булган. Күренекле эпиграфист-галим Һарун Йосыпов та борынгы татар кабер ташларына багышланган хезмәтендә (Введсние в булгаро-татарскую эпиграфику.— Эзмә авылы басуындагы кабер лектә с акланган XIV йөз кабер ташларының берсе. М -Л. Изд-воАН СССР. 1960.—С. 188-189 —Табл. II) Эзмәдәге бер (беренче) ташны гына тасвирлый, ягъни, фоторәсемен, үлчәмнәрен, гарәп хәрефләре белән текстын һәм шушы текстның рус теленә тәрҗемәсен бирә, тарихи чорын (датасын) билгели. Икенче (өйрәнелмәгән) таш өслегендәге беленер-беленмәс гарәп язуы элементларыннан кайбер сүз-гыйбарәләргә ачкыч таба аллык. Беренче өч юлга язылган гарәпчә дини гыйбарәләр укылды (“Лә иләһә иллә Аллаһы. . "һуал-хәййе әлләзи лә. ", “Рабби ләтәдәрри ли-әмурни вә тәржемәләре—“Аллаһыдан башка илаһи зат юк”, “Ул (Аллаһы Тәгалә) үлемсез", "Аллаһынын әмереннән качып булмый” мәгънәләренә туры килә). 4-7 юлларда “Йосыф хажи". “жиаги жүр" (җиде йөз), “рихләт" дигән сүзләрне тануга ирештек Таш өслегенен бөтенләй кыршылган ун як яртысы гекстнын эчтәлеген тагын да тулырак ачыкларга мөмкинлек бирмәде, ләкин укылган кадәресе дә бик әһәмиятле нәтижәгә китерә: кабер ташынын монысы да XIV йөзгә карый, ул янәшәдәге ташка исеме теркәлгән “Йосыф хажи улы Хөсәен"нен (күренекле эпиграфист галим Һ Йосыпов укылышында да, безнен укылышта да нәкъ менә шулай, ә чардуганга беркетелгән тактадагыча. “Йосыфжан бине Хөсәен” түгел!) атасына, ягъни шушы Йосыф хаҗига яисә анын башка бер баласына куелган. Димәк, алга таба фәнни әдәбиятта Саба районының Эзмә авылына бәйләп бер генә түгел, ә ике эпиграфик истәлек—ике борынгы кабер ташы—турында сүз йөртү зарур. Һарун Йосыпов 1960 елларда язып калдырганча, Саба районынын Иске Мичән. Кече Шыкар һәм Эзмә авылларында Казан ханлыгы дәвере ташъязма истәлекләре булган Эзмәдәге XVI йоз кабер ташынын ватылып харап булуы турында югарыда әйтелде инде Безнен экспедиция вакытында Иске Мичәндәгесе дә табылмады. Кече Ш ы нарда борынгы кабер гашы барлыгын язса да. Һ.Йосыпов анын текстын бастырмаган, елын һәм андагы кеше исемен дә күрсәтмәгән. Хәзерге көндә мәктәп музеенда бу ташка бәйләнешле кызыклы язма мәгълүмат саклана. Аннан аңлашылганча, авылнын элекке мулласы Мөхәммәтҗан хәзрәт биредә җирләнгән кеше турында "Бу кеше көймәле арбага утырып, гаиләсе белән каядыр барышы булган Безнен авыл якынына килгәч, ул каты авырган Хатыны ана эчертү өчен сот эзләп безнен авылга кергән, иренен авыруын һәм сыер сөте эчәсе килгәнен әйткән. Ләкин ул сот эчеп кенә терелмәгән. Шул туктаган урыннарында арбада үлгән. Авыру булгач, халык аны авылга кертмәгән, шул ук урынла күмгәннәр. Оле ул вакытта авыл кечкенә булган, мәрхүм күмелгән жирләр басу булып, авылга шактый ерак булган Бу кешенең исеме “Ата күз Хафиз", үзе коръәнхафиз (ягъни Коръәнне яттан белүче) һәм мулла булган Аның каядыр күчеп барышы икән Мона якынча 500 еллап чамасы булырга тиеш,"—дип сөйли торган булган һәм үзенең Коръән биге чигенә язып та калдырган, имеш Хәмит Тимершнн ихатасындагы бу ташның язуларын укыгач, шуларны ачыкладык. Таш һижри (мөселманча) ел исәбе белән 930 елнын рабигыль-әүват аенда (гамәлдәге ел исәбе белән 1524 елнын гыйнвар аена туры килә) вафат булган кешегә куелган. Текстта Шәех би угылы Алакүз. Хафиз абыз дигән исемнәр бар Аннан сон " суга барып шәһид булды" дигән сүзләр язылган Кы зганыч ки. таштагы хәрефләрнең кайберләре җуелганлыктан, текстның гөп-тогат мәгънәсен аңларга читенрәк Ташнын язулы алгы ягы тагар эпиграфик истатекләренә хас традицион кайма бизәк белән әйләндереп алынган. Ян-якларында гигарча һәм гарәп телендә "Күрәмен дөньяны вәйран булган хәлдә, берни дә мәңгелек түгел Аиаһынын Кече Шыңар аныгында сакюнеан Казан ханлы.‘ы дәвере (1524 ел) кабер ташы моңа карары юк" мәгънәсендәге шигъри юллар уелган, бу да—Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары кабер ташларыннан ук күчкән традицион бер үзенчәлек. Әлеге ташның биеклеге—135 см, ине—47 см, калынлыгы—17 см. Олы Шынар авылы басуында да әһәмиятле тарихи истәлек бар “Совет хакимлеге урнашу дәверендә күрше авылларның берсеннән килеп, мондагы кешеләр белән үзара низагка кергән комсомол егет биредә жирләнгән, тимер чардуган эчендәге таш шуна куелган, имеш”,— дип авыл кешеләре сөйләгән риваять дөреслекне чагылдырмый Чөнки ташнын тышкы билгеләре үк, ягъни калыбы, бизәкләре, язу рәвеше анын күпкә борынгырак булуын күрсәтеп тора Бу ташның Казан ханлыгы дәверенеке булуы шиксез. Текстның баштагы берничә юлыннан традицион дини-фәлсәфи гыйбарәләр таныла, ә кеше исеме һәм елы теркәлгән аскы юллары сакланмаган. Арткы ягында “Бу ләүхне хәлале Көләчхан бина к(ылдыГ дип язылган, ягъни ташны мәрхүмнең хатыны Көләчхан ясатып куюы әйтелгән. Уң һәм сул як кырларында Кече Шыңар ташындагыча ук шигъри юллар уелган. Бу эпиграфик истәлекнең табылуы һәм аныклануы—Саба төбәгенең үткәне өчен дә, тарих фәне өчен дә, һичшиксез, мөһим яңалык. Аның турында фәнни хезмәтләрдә монарчы мәгълүмат юк диярлек иде. Олы Нырты авылының иске зиратында XVII йөз (1671-1672 нчы еллар) татар кабер ташы сакланган. Түгәрәкләп эшкәртелгән өске өлешенә чәчәк-яфрак үрелмәләре рәвешендә гажәеп матур нәкышь-бизәк төшерелгән 94 х 48 х 20 сантиметр үлчәмнәрендәге бу ташнын алгы һәм ун як өслегеннән түбәндәге текстны укыдык һәм күчереп алдык (язу юллары номерлап бирелә): Алгы ягында: 1) һуәл-хәййе әлләзи лә йәмүт вә күлли хәйи сәйәмүт калән-нәби галәйһис-сәлам 2) әд-дөнья сагать фәәжгальһа тагать садака калән-нәби галәйһис-сәлам 3) әд-дөнья жәйфат вә талябиһа киляб тарих мең дә сиксән икедә 4) дирләр ирде Чирүче угылы Килмөхәммәд үз вахтында [торырды] мөселманлардин 5) дога өмид өчен күрәрмен дөньяны вәйран бары бакый ирмәс һәмишә юк карары Алгы якның ун кырында вертикаль рәвештә: 1) кәтәбәһе Килмөхәммәд ибне Ишмән Гарәпчә гыйбарәләрне һәм башка аңлашылмый торган сүзләрне тәржемә иткәндә, текстның татарчасы мондый рәвештә: Алгы ягында: 1) Ул [Аллаһы Тәгалә] үлемсез, ә башка һәрбер тереклек иясе үләчәк. Пәйгамбәребез [Мөхәммәд], ана Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын, әйтте: 2) Дөнья бер сәгатьлек, аны гыйбадәт белән үткәр Садака. Пәйгамбәребез (Мөхәммәд], ана Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын, әйтте: 3) Бу дөнья үләксәдер, аны этләр эзләп йөрер Тарих мен дә сиксән икедә 4) иде. Чирүче улы Килмөхәммәт үз вакытында (шушында җирләнде, шушында ята] мөселманнардан Олы Шыңар авылы басуында сакланган Казан хаклыгы дәвере ташъязма истәлеге 5) дога өмет итеп. Күрәмен дөньяны вәйран булган хәлдә, берни дә мәңгелек түгел—Аллаһынын мона карары юк. Алгы якнын ун кырында вертикаль рәвештә: 1) моны язучы Килмөхәммәт Ишмән улы Килмөхәммәт Ишмән улы—XVII гасырнын күренекле татар хаттаты (каллиграф, матур язучы) һәм ташъязмалар уючы Анын тарафыннан язылган, калып- кыяфәтләре, үлчәмнәре, чәчәк-үсемлекләр төшереп ясалган үзенчатекле бизәкләре, текстларының эчтәлеге һәм урнашу тәртибе, ниһаять, безнең көннәргә кадәр чагыштырмача әйбәт сакланышлары белән дә бер-берсенә охшаш булган кабер ташларының Татарстан. Башкортстан һәм Чуашстандагы татар авылларында булуы билгеле Шундыйларның бишесен Кукмара районында, сигезен Әгерже районында, берсен Балтач районында үзебез күреп, язмаларын укып өйрәндек Ләкин Килмөхәммәт Ишмән улы үз исемен барысында да күрсәтмәгән Шу на карамастан, тышкы сыйфатлары һәм текстлары аларнын бер үк кул белән башкарылганын ачык раслый. Алгы яктагы текстның 1-3 нче юлларында җирдәге дөньянын вакытлыча (фани) һәм авыр, начар булуын, ә бакый дөньянын җиңеллеген, рәхәтлеген тасвирлаган Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләре китерелә 3-4 нче юллар вафат булу вакытын һиҗри ел исәбе белән (милади белән ул 1671-1672 нчы елларга туры килә) күрсәтә, мәрхүмнен исемен һәм агасының исемен белдерә. 5 нче юлдагы борынгы төркичә шигырь—элеккерәк чор кабер ташларыннан килгән традицион дәвамчанлык мисалы Истәлектәге Чирүче дигән кеше исеме (бу очракта гүр иясенен атасынын исеме) борынгы төрки телдә "гаскәри, сугышчы" мәгънәсен белдергән Бу кеше исемен Олы Нырты янындагы Чәбия-Чүрчи авылы атамасы (халык телендә Чирчи-авыл дигән әйтелеш варианты да бар) белән дә бәйләп карарга мөмкинлер Әмма бу мәсьәлә махсус тирәнген тикшеренүләр аша ачыклауны таләп итә Тимсршык авылы янындагы тау битенә күмелгән Изге Тимершәех бабаның кабере дә—борынгыларның берсе Әмма анын үз заманында куелган ташы юк. ул бәлки бөтенләй куелмаган да булгандыр. Якынча XIX йөз ахырында—XX йөз башында куелган гарәп язулы ташы исә өч кисәккә ватылган, анда бернинди дә дата күрсәтелмәгән. Кукмара. Әгерҗе. Балтач. Саба районнарында үткәргән фәнни-тикшеренү эшчәнлегебез нәтиҗәләре күрсәткәнчә. Татарстанның әлеге төбәкләрендә XVIII Йөзы караган ташъязма истәлекләр бик сирәк очрый Саба районынын бер генә авылында—Түбән Симетгә-бары тик бер генә шундый таш табылды Ул-түбәннән югарыга таба тарайтылган калыплы, бизәксез гади комташ, чагыштырмача тәбәнәк (42 см). гар (17 13 см) һәм юка (Ю см). язу рәвеше дә камил түгел, текстында мәгълүмат бик саран бирелгән Өстәвенә, кабергә иңдерелгән затнын исеме язылган аскы өлеше ашалып, хәрефләре җуелган Әмма текстта мәрхүм(ә)нен вафат булу вакыты күрсәтелгән һәм бу дага, башка ташъязмалардан аермалы буларак, сүхчәр белән милади ел исәбендә язылган Биредә гекстны тулаем китерәбез "Лә иләһә иллә Аллаһы. Мөхәммәд рәсүлуллаһс. Тарих мен дә йете йөз дә йетмеш тукызынчы елда вафат булды ошбу кабер иясе " Тарих өчен аеруча әһәмиятле кабер ташларының XIX йөздә һәм XX йөз башыңда куелганнарына да киңрәк тукталыйк Казанчы Бтәнәй авылындагы “Ишан каберлеге" ташлары, гомумән, эшләнешләре, бизәлешләре, текстларының мәгълүматчылыгы җәһәтеннән аерым әһәмияткә ия. 1994 елда Казанчы Бигәнәй авылының "Ишан зиратьГнда булып, гарәп язулы дистәләп ташны укыдык һәм текстларын хәзерге язуга күчердек Каберлек үзе 12 метрга 16 метр чамасы зурлыктагы мәйданны били, табигый извсстьташтан өелгән койма белән уратып алынган Каберлек эченә керү өчен тимердән ясалган капкасы ла бар Зурлыгы һәм үзенчәлекле формасы белән башкаларыннан аерылып тор|ан бер кабер ташы, җирле халыкның раславы буенча Казанчы Ьгпәнәйдә яшәгән, халыкны дәвалау белән дә шөгыльләнгән дин эшлеклесе Вәлиәхмәт ишан Мөхәммәтгалим угылы каберенә куелган. Эшләнеше ягыннан традицион булмаган әлеге ташның гомуми биеклеге 1 метр 70 сантиметр чамасында һәм ул өч ярус-баскычтан гыйбарәт Ин очында комлы-цементлы измәдән “чалма" эшләп куелган. Икенче яруска 2 сантиметр калынлыгындагы язулы мәрмәр плитә беркетелгән булган, кызганыч, ул бөтенләй диярлек сакланмаган, кабер өстендә яткан берничә кыйпылчыгын гына күрә алдык. Очлаеп менгән өске яруста ай һәм йолдыз сурәте, “Лә иләһә иллә Аллаһы" гыйбарәсе уелган Түбәнге яруста ташка язулар уючы оста Фәтхелкадыйр Кәлмитевнен исеме теркәлгән. “Ишан зираты”ндагы башка ташларның күбесе гадәти формада, бер-берсенә бик охшаш. Текстларынын язу өслүбе аларның, нигездә, бер кул белән башкарылганын күрсәтә. Кайберләрендә Мөхәммәтзакир исемле бу останын исеме дә уелган. Анын хәзерге Алабуга районына керә торган Морт авылыныкы икәнлеген ачыкладык. Ул язган ташлар Алабуга, Менделеев һәм Әгерже районы авылларындагы зиратларда да сакланган. Бигәнәйдәге "Ишан зираты" ташъязмалары, гомумән, әлеге төбәкнең Алабуга ягы белән тыгыз элемтәләре булганлыгын дәлилли. 1918 елда 85 яшендә үлгән Әсфәндияр Гаделшаһ угылы Мозаффаров каберенә куелган затлы ташта да моны раслаучы мәгълүмат бар: “Сатышта укыгач, Бохарала 8 ел белем алганнан сон, Алабуга өязенең Дөмдөм авылында 45 ел имам булып, кияве ишан хәзрәткә кунакка килгән вакытында Бигәнәйлә вафат булды " Байлар Сабасы элек-электән үк тирә-яктагы зур авылларның берсе булган, авыл эчендәге иске зиратының мәйданы да кечкенә түгел. Үсеп утыра торган агачларына караганда, зират шактый ук борынгы да булырга тиеш, әмма, ни кызганыч, моны расларлык нигезле дәлилләр—бик әүвәлге кабер ташлары гына сакланмаган. Зираттагы ташларның ин әүвәлгесе—1810 елгы, шулай ук 1834, 1839, 1878 елларда вафат булган кешеләргә куелганнары бар, ә күпчелеге, ягъни 14 ташның сигезе 1920-1930 нчы елларга нисбәтле Арада затлылыгы, купшылыгы, күренекле, абруйлы затка куелуы белән аерылып торган кабер ташы юк Борынгы кабер ташларын өйрәнүче галим Марсель Әхмәтжановнын бер мәкаләсендә (Татар дөрбәләре тарихына// Татарская археология -2002-2003—№1-2.—Б. 149.) әлеге зират турында мондый юллар бар: "Яндырылган кызыл кирпечтән эшләнгән өй сыман (түбәсез) дөрбә Байлар Сабасы зиратында булып, аның тик нигезе генә калган. Дөрбә Абалаковлар дигән сәүдәгәрләрнеке булып, 1940-50 нче елларда кирпеч хажәте өчен сүтеп бетерелгән”. Районның Сатыш, Түбән Шытсу авыллары зиратларында заманында төрбә итеп тезелгән ташларнын берничә рәте, Иске Икшермә, Татар Икшермәсе зиратларында исә табигый ташлардан өелгән зур гына төрбәләр әле дә саклана. Районмын Сатыш авылы—йозәрләгән татар яшьләренә гыйлем өйрәткән, милләтебезгә күренекле шәхесләр биргән мәдрәсәсе белән XIX йөз-ХХ йөз башында тирә-якта мәшһүр булган мәгърифәт үзәкләренең берсе. Әнә шул укымышлылык, мәдәнилек рухы зиратта бүгенгәчә сакланган, ул каберташ истәлекләрендә сизелә. Алар бирелә затлы, бизәкле, биек һәм нык итеп эшләнгән, текстлары да матур, гарәп хәрефләре белән камил язылган. Авыл имамнары һәм мәдрәсә мөгаллимнәре Вазыйфаларын үтәгән мулла Жарулла бине мулла Бикмөхәммәт, дамелла Мөхәммәт бине дамелла Мөхәммәтгали, дамелла Габдеррахман ибне дамелла Мөхәммәт зиратта сонгы сыену урыннарын тапканнар. Шушы бер зиратта гына да гарәби язулы һәм фәнни жәһәттән әһәмиятле 13 истәлек теркәп алынды. Чагыштыру өчен: Байлар Сабасынын үзендәге иске зиратта теркәлгән ташларнын саны—14. Казанчы Бигәнәй авылынын гомуми зиратында һәм ' Ишан зиратьГнда жәмгысе—16. Яна Мичән һәм Пүкәл зиратларында—унар. Түбән Утарда—9. Олыязда—8 калганнарынла бу саннар кимрәк. Сабай авылы зиратына шушы төбәкнсн абруйлы лин эшлеклесе. мулла Гыйльман Яхин жирләнгән. Кабере өстенә куелган таш сынып-ватылып берничә кисәккә аерылган, шул сәбәпле, төгәл вафат елын укып булмый, бары тик 1850 нче елларда икәнлеген чамаларга мөмкин. Гыйльман Яхин—күренекле татар мәгърифәтчесе Таиб Яхинның (1844-1910) атасы Анын туганүлгән елларын (1801-1853) архив документлары буенча ачыкладык Гыйльман хәзрәтнең улы Габделгалләмгә куелган таш та шушы ук зиратта. Ул 1910 елда 78 яшенлә дөнья куйган Шул тирәлә үк Габделгалләмнең хатыны Голбәширә Габделмән кызы (1834-1890) һәм аларнын уллары Габдулла (1862-1918) да жирләнгән. каберләре өстендә ташлар бар. Шиһабетдин Мәржанинен “Мостәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең “Асар” китапларында исеме телгә алынган Фәхретдин хәзрәт Бикмөхәммәт мулла улы (1865 елла вафат) һәм анын хат .................ы с ° ш а«иы шротынм Гыюьши Бибимәфтуха Яп,куб кызы (1886 елла вафат) Ят“ "т 1X5,1 «*<* Урта Саба авылы зиратында янәшә куелган тти күмелгәннәр, агачтан бик нык һәм күркәм итен ясалган чардуганнары эчендә тагын да күркәмрәк һәм затлы итеп эшләнгән кабер ташлары тора Татар Икшсрмәсе авылы зиратында шушы төбәкнең тагын бер танылган затларыннан имам, мөдәррис һәм мөхтәсиб Тажетлин Сәйфетдин мулла улына (1799-1866) куелган кабер ташы игътибарга лаек. Шушы ук ташның ун ягында янәшә жирләнгән хатыны Бибихәнифә (Түбән Тегермәнлек авылы имам-мөдәррисе Габдслмәжит хәзрәт кызы. 1870 елда вафат), ә сул ягында шулай ук янәшә жирләнгән агасы Сәйфетдин мулла Габбас улы Кышкарый исемнәре уелган Оет авылында 49 ел имам булып торган Шаһиәхмөт Бәхтияр улының (1893 елда вафаг) кабер ташы тулаем диярлек гарәп телендә я «ылган булуы белән үзенчәлекле Аккүл Бигәнәй авылы зиратында ирлс-хатынлы мулла Жалалетдин Сәгыйт улы Колаен (1819—1908) һәм Бибикамәр остазбикә Бикмөхәммәт хәзрәт кыла (1833— 1895) жирләнгән Аларнын ташларыннан бераз читтәрәк Жалалетдин Колаевнын уллары Әхмөтшаһка (1842-1866). Мөхәммәтсафага (1871-1898). Йосыф муллага (1862-1924) куелган нәфис һәм бик матур язулы кабер ташлары да бар Бер зиратта бер үк гаиләдән булган биш кешенен язулы ташлары сакланып калу-игътибарга лаеклы күренеш. Кече Шынар авылы зиратындагы ташларнын берсе мәгълүматчылык ягыннан әһәмиятле Анда мондый юллар бар “Бу кабердә !алимә Маһруй дамелла Әхмәткәрим кы 1ы. имам Мочәммәтжан хәзрәт эәүжәсе (хатыны) 1924 ел 24 декабрь 67 яшендә вафат. Маһруй абыстай 49 ел Кече Шынлрда багалар укытып гомер итте Алты угылын имамлык ләяазимеиә (ва шифасына) калдырып китте " Шактый ук тулы текстлы эпиграфик истәлекләр тагын берничә авылда бар Менә шундыйларның берсен Кызыл Мишә авылы зиратында очраттык һнжри 1328 сәнәдә (мөселманча ел исәбе белән 1328 елда) маһе рәжәбнен (рәжәп аснын) 2 нче йаумендә (көнендә) карья и Пүскән (Пүскән авылынын) имам Габделәхәт әһлиясе (хатыны) Гайшәбикә бинте мулла Әхмәтхафиз (Әхмәтхафиз мулланың кызы) 1910 нчы миладида (христианча ел исәбе белән 1910 елда) июнь 28-ендә 26 яшендә йауме жомга (жомга көнне) даре бәкага рихләт кыйлды (мәңгелек дөньяга күчте). Өстәвенә истәлекнең икенче ягына "Бисмилла...", Коръән гыйбарәсе һәм гарәпчә шигырь юллары да язылган Мәртен авылы зиратында куелган тагын бер таш текстын да мисал итеп китерик. Аның алгы өслегендә “ Сәнәи 1881 (1881 ел) февраль 2 нче йаумендә (көнендә) мулла Шәмсетдин мулла Садыйк угылы 66 яшендә Мәртен авылында мәдфүн (җирләше) 35 сәнә (ел) имам булып гомер кичерде. Рәхимәһе Атлаһы Тәгалә рәхмәтән васигатән (Ана Аплаһы Тәгаләнең кин рәхмәте булсын). Амин". Ташнын ун һәм сул ян якларында исә "Бу көн бәна (мина) икән— иарин сәнадыр (иртәгә синадыр), галәмәтдин морадым (язулы таш куйдыруның максаты)—бер догадыр” дигән юллар уелган. Төбәк авылы зиратында, традицион эшләнештәге һәм текстлары гадәтирәк эчтәлектәге кабер ташлары белән беррәттән. шулай ук бер үзенчәлеклесе бар. 1936 елда 63 яшенлә вафат булган Сәхибкамалга куелган ташъязмада анын 4 буын ата-бабасы язылган, ягъни кечерәк кенә бер шәжәрә теркәлгән. Схематик рәвештә аны болай күрсәтик: Сәхибкамал—Нурмөхәммәт— Бикмөхәммәт— Бикчәнтәй—Рәим Кабер ташына шәжәрә язу—бик кызыклы һәм тарихи яктан да әһәмиятле күренеш. Саба төбәге эпиграфик истәлекләренең кайбер гомумирәк сыйфатларына тукталыйк Мөгаен, беренче чиратта, бу як халкында әүвәлге традицияләргә карата хөрмәтнең зурлыгы һәм аларны сакларга омтылу сәбәбеннәндер, авыл зиратларында 1940-1950 нче елларда, хәтта 1960-1970 нче елларда куелган, калып-кыяфәтләре, текстларының төзелү тәртипләре белән XIX йөз ахыры—XX йөз башы истәлекләренә охшаш гарәп язулы кабер ташлары чагыштырмача күп очрый Традицияләр дәвамчанлыгын күрсәтә торган факт буларак, бу күренеш, һичшиксез, игътибарга лаек. Кабер ташлары ясап кую өчен Саба төбәгендә күбрәк жирле табигый материал— нигездә, комташ кулланылуын, аның бик гади калыпта, кайбер очракта хәтта примитив дәрәжәдә генә эшкәртелүен, шомартылуын һәм бизәлүен дә билгеләп үтәргә кирәк. (Әлбәттә, уалучан һәм көпшәк булганга, комташны яхшылап эшкәртү мөмкинлекләре, теләгән очракта да. чикле икәнлеген онытмыйк.) Бу үзенчәлекнең эпиграфика фәне өчен аянычлы икенче бер ягы бар—мондый кабер ташлары озак сакланмый, мүкләнә, ашала, сына-ватыла, язулары да тиз уала. Зиратларда билге- исталек сыйфатында очлырак бер башын өскә каратып, аскы өлешен бераз җиргә батырып, язусыз һәм шәкелсез яссы известьташ кисәкләре бастырып кую гадәте дә киң таралган булган. Бу сонгы үзенчәлекләр монда яшәгән гади халыкның матди хәленә, көнкүреш дәрәҗәсенә дә бәйле булган, әлбәггә. Калын тактаны кабер ташы калыбынча эшкәртү һәм өслегенә гарәби язулар уеп яисә нәсел тамгасы сугып мәрхүмнәрнең каберләре өстенә утырту очраклары Саба районында, башка төбәкләр белән чагыштырганда, ешрак күзәтелә. Агач— әлбәггә, арзанлы, кул астында гына булган һәм эшкәртергә дә уңайлы материал, аны кабер ташларына хас формага китерү кыен түгел. Әмма Саба районында табылган шундый өч эпиграфик истәлекнең икесендә текстларны гаҗәеп дәрәжәдә нәфис гарәби хәрефләр белән агачка уеп төшерү өчен бик зур осталык кирәк булганлыгы ачык күренеп тора. Агачның да ныгын, чыдамлысын сайлый белгәннәр безнең бабайлар—череп-таркалып бетмичә, язулары бозылмыйча хәзерге көннәргә кадәр сакланып калулары да бер гажәеп хәл бит боларнын! Такта-билгеләрнен берсе Тимершык авылы зиратында, ул тумышы белән Бөкәш (Котлы Бөкәш’— авт) авылыннан булган. Тимершыкта имамлык иткән һәм илле ел буе мәдрәсәдә гыйлем биргән. 92 яшькә җитеп 1867 елда бакый дөньяга күчкән мулла Хәмит Галикәй угылына куелган. Икенче тактаны Сатыш авылы зиратында күреп, язуларын укыдык, ул—1906 нчы елда вафат булган Гыйрфан угылы Гатиятулланыкы. Өченчесе. 1939 елда бу дөньядан киткән Мөбарәкша Тимербаи угылының исеме язылып. Юлбат авылы зиратында куелган. Югары Симет, Оет, Өчнарат авыллары зиратларында да шундый такта-билгеләр теркәдек, язуларын укыдык, фоторәсемгә төшердек. Татар кабер ташларынын текстлары, гадәттә, татар һәм гарәп телләрендә катнаш язылган һәм, чорына карап, билгеле бер тәртип, кагыйдә белән төзелгән. Совет заманында бик зур үзгәртүләргә дучар булсалар ла, атеге традицион тәртипләр элек аеруча катгый үтәлгән. Мәсәлән, XIX йөзгә—XX йөз башына караган күпчелек эп и график истәлекләрнең текстларына хас гомумиләштерелгән схема: I) кабер ташынын алгы ягына, ин өске өлешенә башта бизәк (затлырак ташларда— чәчәк-яфрак үрелмәләре, гадирәкләрендә—ярымаи. биш-алты-сигез почмаклы йоллыз-чәчәк) төшерелгән, тугьрасыман челтәрләнгән яисә гадәти рәвештәге дини гыйбарә, Аллаһыны данлаган, үлемнен котылгысызлыгын искәрткән сүзләр Г‘Лә иләһә иллә Аллаһы Мөхәммәд рәсүлуллаһе”, “Лилләһил-фатиха”. "Һуәл-бакый". “Әл-кабср гыйбрәт”, “Күлли нәфсин заикател-мәүт" һ.б.) язылган. 2) Алга таба мәрхүмнен яки мәрхүмәнен исеме, атасынын исеме, нинди һөнәр иясе булганлыгы, хатын-кызнын кем жәмәгате икәнлеге, читтән килгән кешенен төп ватаны күрсәтелгән; 3) Мәрхүмнен (мәрхүмәнен) вафат булу датасын белдерүдә берничә төрле вариант кулланылган: яки ул һижри (мөселманча) ел исәбе белән генә, яки милали (христианча) ел исәбе белән генә, яки икесендә дә бирелгән Төгәллек шулай ук төрлечә: бер ташъязмада елны гына күрсәтү белән чикләнсәләр, икенчесендә, киресенчә, елын, аен, көн санын, атна көнен дә атаганнар; 4) вафат булу датасын ы н алдында яки аннан сон мәрхүмнен (мәрхүмәнең) ничә яшьтә булганлыгы әйтелгән; 5) Алга таба күптөрле вариантларның берсе белән “үлде, вафат булды" төшенчәсе белдерелгән мәрхүм булды, дөньяны ташлады, рихләт әйләде. мәдфүн, бу кабергә дахил, дарс бәкага күчте, дарсл-фанадин дарел-бәкайа рихләт кыилды һ.б.; 6) Текст, гадәттә, мәрхүм (мәрхүмә) булган затка карага изге теләкләр, аның гөнаһларын кичерүне сораган сүзләр, бу дөньяда калганнарга мөрөжәгать игү белән тәмамлана Аллаһы рәхмәт кыилсын. Аллаһы шәфәгатьче булсын. Аллаһы Тәгалә каберен нурлы кыйлсын, Аллаһы Тәгалә каберен ожмах бакчаларыннан бер бакча итсен, рәхмәтуллаһи Тәгалә рәхмәтән васигатән. тафәрә Аллаһы юнүбиһа, нәүвара Аллаһы мәркадиһа, бу дөньяга алланма—гамәл хәзерлә, бу көн бәна икән—йарин сәнадыр һ.б. Югарыда мисал өчен китерелгән өземтәләрнең барысы да Саба районы кабер ташларындагы текстлардан алынды Ип якын кешене, ата-ананы, газиз туганны югалту сагышы, әлбәттә, күңелдәге нечкә хисләрне кузгаткан, бер үк вакьггта кайгылы ла. юатулы ла шигъри юллар гууга сәбәпче булган. Мондый шигырьләрне еш кына кабер ташларына да язып куйганнар Саба төбәге эпиграфик истәлекләреннән язып алынган шигъри үрнәкләрнең кайберләреңә игыибар итик: Карам ашап (киң күңеллелек күрсәтеп), догада итегез йод. Тәсаддыкыә (садака биреп) кышыгыз рухыммы шат Бу кабер хәлләрен сагышланасы > Безгә Коръән укып бшгылшайасыз Безем (безнең) Коръән укырга хәлемез юк, Хәер-ихсан кышырга (садака белән ярдәм итәрга) малымыз юк Мәркадеңдэ (гүреңдә) ят син. әнкәм. Кайгы-гиимәр чикмичә Юк күрешмәк инде безгә. Йауме мәхшәр (мәхшәр көне) җитмичә Әй мөселман. Алгиһының киң рәхмәте булсын сиңа. Бу кабергә утырып кышсаң әгәр изге до.-а Па. еакыйфән би кабри мотәфэккирән би әмри. Бш-әмси күнтү иисшкә гадан тәсайир мисяи. (Татарча мәгънәсе Әле каберем янына килеп бапчы, минем хәлне фикерлә Ь\ген чнилы хәлеңдә 6\ лсаң. иртәгә минем кебек булырсың.) Кабер ташларындагы язуларны уючы оста (әгәр ул чынлап та үз эшенең остасы һәм тирә-якта шунын белән мәшһүр дә булса), текст ахырындарак үзенең исемен теркәп калдыруны да мәгъкуль күргән. Мондый очраклар Саба районы эпиграфик истәлекләрендә дә күзәтелде. Ташъязма уючылардан Килмөхәммәт ибне Ишмән (Олы Нырты авылындагы XVII йөз кабер ташы), мулла Мөхәммәткамал бине мулла Мөхәммәтҗан Түбән Мишәбашыви (Явлаштау авылы зираты), Бикчәнтәй бине Салих бине Исмәгыйль бине Хәсән (Байлар Сабасы авылындагы 1810 елгы таш), Мөбарәкша бине Гайсә мулла әл-Казакларый (Сатыш авылы зираты) исемнәре берәр тапкыр очрады. Осталарның күбесе, ташка исемнәрен теркәп калдыру белән генә чикләнмичә, үзләренең асыл ватаннарын, ягъни кайсы төбәктән яки авылдан булуларын да күрсәткәннәр. Игътибар итегез: Мулла иленең (хәзер Яшел Үзән районына керә торган авыл) Хуҗа мулла язган таш Кече Шынар авылы зиратында, Пурхавайдан (Казандагы Пороховой бистәсе) мөәзин Иргали язганы Сабай авылы зиратында, талибел-гыйлем (мәдрәсә шәкерте) Мөбарәкша Казакларый (Казаклар авылыныкы дигәнне белдерә) язганы Чәбки-Саба авылы зиратында, мулла Шиһабетдин әл-Мамалайи уйган ташлар Мамалай һәм Ике басу Арташ авыллары зиратларында, Фәллахетдин бине мулла Шәмсетдин әл-Кенәбаши (хәзерге Кукмара районына керә торган Кенәбаш авылы кешесе, муллалар нәселеннән, үзе дә мулла) тарафыннан язылган берәр таш Мичәнбаш һәм Төбәк авыллары зиратларында, Казанның Фәтхелкадыйр Кәлмитев язган бер таш, Мортнын (хәзер Алабуга районына керә торган авыл) Мөхәммәтзакир мөәзин язган өч таш Казанчы Бигәнәй авылы зиратында, мулла Габделхак язулар уйган бер таш Ике басу Арташ авылы зиратында сакланган. Кабер ташларының ун, сул кырларына яисә арткы якларына уелган “Яздырып алып кайтты угылы Жәлалетдин Каргалыдан” (Сабабаш), "Иске Мәкчем авылы Мөхетдин Мохтар угылының зәүҗәсенең (хатынының) кабере өстенә куйды Бигәнәй хәзрәт” (Казанчы Бигәнәй), “Бу ташны яздырып куйды хаҗел-хәрәмәйн әшшәрифәйн (изге Мәккә белән Мәдинәгә хаҗ кылган) мелла Мирсәет әткәсенең кабере шәрифенә” (Казанчы Бигәнәй), “Яздыртучы Өчнарат иленең Мөхәммәткәрим Габделхаликъ угылы" (Иске Икшермә), “Йәмәгате Нәгыймә тарафыннан йәдкәр” (Олы Арташ), "Гыйльфан Гыйльман угылы хиражәте илә (акчасына)” (Яна Мичән) кебек җөмләләр—өстәмә тарихи мәгълүмат чыганаклары. Мәкаләдә эпиграфик истәлекләргә кагылышлы мөһим бер проблеманы да кузгатмый мөмкин түгел. Бу—аларның сакланышы мәсьәләсе. Ул татар эпиграфик истәлекләренең зур күпчелегенә хас. Фәнни яктан караганда да, бәһасез мәгълүматлар тупланган бу төр тарихи чыганакларның һаман да игътибардан читтәрәк булуы бик кызганыч. Саба районындагы әүвәлге кабер ташларының да сакланышы мактанырлык түгел Бигрәк тә, Кече һәм Олы Шынар авылларындагы Казан ханлыгы дәвере ташларының, Казанчы Бигәнәйдәге “Ишан каберлеге”нен бүгенге торыш-халәте, Сабай зиратында Гыйльман Яхин ташының берничә кисәккә ватылып ягуы күңелләрдә борчу тудырды. Зиратларны, каберләрне чистартып, койма-чардуганнарын төзәтеп, аеруча кадерле ташъязмаларның өсләренә түбәләр ясап, сынган-аерылган кисәкләрен үзара беркетеп, ауган-кыйшайганнарын турайтып яки башка юллар белән бер, ике гасыр, хәтта биш йөз елга якын торган истәлекләрнең гомерен тагын куп елларга озайтыйк! Ирек ҺАДИЕВ, Раиф МӘРДАНОВ