Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАХАКТАН АРАЛАУ ЮНӘЛЕШЕНДӘ

ТӘНКЫНТЬЧЕ КӨНДӘЛЕГЕННӘН

Әдәби тәнкыйтьне, исеменә карап, гел әсәрдән кимчелекләр, чатаклыклар этләүче тармак икән дип аңлыйлар Әйе, ана чыннан да. көрәш сыйфаты хас Ул сүз сәнгатендәге, әдипләр иҗатындагы житешсезлекләргә. эстетик хаталарга игътибар юнәлдерә, аларнын кайсы җәһәттән «килеп житмәгәнлеген». сәнгатьлелек кануннары белән ярашмавын анлата, шул рәвешле әдәбиятка кимчелекләрдән арынырга булыша, укучыларны яманлап яхшыны аерырга өйрәтә, аларда сәламәт зәвык тәрбияли Ләкин шулай да әдәби тәнкыйтьнең бурычы житешсезлекләр турында гына сүз йөртү белән чикләнми. Анмн аеруча мөһим вазифасы чын сәнгатьчә ижатнын. югары художестволы әсәрнен әдәби кыйммәтен, гүзәллекнең серен ачып сала белү, табигатен, үзенчәлекләрен дөрес һәм дәлилле аңлату Кыскасы, кимчелекләр белән килешмәүчәнлек һәм унайны хуплау—әдәби тәнкыйть эшчәнлегендәге бердәм процесс Әнә шул бердәмлек кенә әдәбиятның сәламәг үсешенә файдалы, бәрәкәтле йогынты ясый Шунын белән бергә без яшәп алган тоталитар системада моңа тагын, бик күзгә бәрелеп, кычкырып тормаса да. өченче вазифа өстәлде: талантлы ләкин мөстәкыйль, кыю фикерле әсәрләрне түбәнсетүдән, кара мөһер сугудан аралау, чын сәнгатьчә кыйммәтләрне саклап калу өчен көрәш Хәзер үзебез үткән юлга әйләнеп карыйм да. «минем дә моңа беркадәр өлешем керде бит» дип уйлап куям Алтмышынчы еллар уртасында Салих Батталнын «Сигезенчесе кем?» повесте дөнья күрде Бу әсәр гыйбрәтле язмышларны яктыртуы белән игътибарны жәлеп итте. Әнә туларның образлы сурәтләнешен анализлап мин Казан пединститутының гыйльми язмаларында һәм «Казан утлары* журналында (1975. 8-сан) бер хезмәт бастырдым Ул шактый вакыт әдип күзенә чалынмый торган, ахрысы Әмма күргәч, укып чыккач, моңарчы гел тиргәү, орышу гына ишетеп килгән С Баттал аны ошаткан, куанган булса кирәк Ул. минем туган көнгә туры китереп, үзенә хас шаянлык һәм оригинальлек белән, котлау шигыре җибәрде Анда мондый юллар бар: Уннарча ел ялаларга тап бу лган ибем гәрчә, табьиды бит иҗатымны яклаучылар ирләрчә Әнә паника ку птарып ялачылар сафында. Фәрит Хатипов т\а бит һәр яңа ел башында' 1966 елда Аяз Гыйләжевнын «Өч аршын жир* повесте унае белән мин "Казан утлары* журналында (9-сан) «Ихтыярсыз* геройлар һәм кырыс дөреслек* дигән мәкалә и план иткән идем Аксубай районыннан укытучы Салих Заһретдинов шушы язма унае белән болай дип язлы «Бигрәк тә Фәрит Хатиповнын 9 нчы санда «Ихтыярсыз* геройлар һәм кырыс дөреслек* исемле мәкаләсен матур, әйбәт язылган поэма укыгандай укыдым («Казан утлары», 1967. 1-сан) Әлеге «Өч аршын жир* тирәсендәге хезмәттән сон кайнар бәхәсләргә дә нокта куелды Әмма повесть авторы Аяз Гыйләжевнын әлеге мәкаләгә мөнәсәбәте бераз катлаулырак булды «Идел* журналына биргән интервьюсында ул «Әсәрне гагар тәнкыйтьчеләре тетеп салдылар Дөрес. Фәрит Хатипов-хәзер танылган галим. Н1 профессор—әсәрне анализлап аңа тиешле хак бәяне биргән иде,—дип бәян итте Аяз һәм ахырдан болай дип өстәде: - Соныннан үз мәкаләсеннән курыкты, җыентыкларына кертергә базмады» (1991, 1-сан). Чынында исә мин карашларымнан һич тә баш тартмадым. Хикмәт шунда ки. ул чакта әле минем тәнкыйть мәкаләләреннән төзелгән бер китабымны да чыгарганым юк иде. Мәкаләнең кабат китапта күренмәвен әдип минем үз позициямнән чигенү дип аңлаган ахрысы. Минем тәүге җыентык «Мөлкәтебезне барлаганда» исемендә 2003 елда басылды, һәм анда «Өч аршын җир» турындагы хезмәт үзенә тиешле урынны алды, әлбәттә. Эстетик төгәллеккә, объектив бәягә аеруча Әмирхан Еники иҗаты күп еллар буена мохтаҗлык кичерде. «Совет әдәбияты» журналының 1955 елгы 9-санында анын «Саз чәчәге» повесте басылып чыкты һәм ул кинәт күңелләрне сискәндереп җибәрде Бер яктан, ул—югары камиллеккә ирешкән чын сәнгать әсәре Икенче яктан, анда райком секретареның, мещанлык сазлыгына батуы тасвирлана. Ул чорда рәсми тәнкыйть аеруча әнә шундый күренекле, ләкин кыю, мөстәкыйль фикерле әсәрләргә ябырыла, аларнын абруен төшерергә тырыша иде. Шул айларда мин Төмән өлкәсенең Тубыл каласына килеп төштем, пединститутта әдәбият укыта башладым. Озын-озакка сузмыйча, анда Төмән, Омск, Свердлов, Пермь өлкәләреннән, Башкортстаннан килеп укучы студентлар, 15 татар урта мәктәбе һәм педагогика училишесы укучылары һәм укытучылары, татар китапханәсе хезмәткәрләре катнашы белән шушы әсәр буенча укучылар конференциясе үткәрдем. Шунда әйтелгән уртак фикергә нигезләнеп, «Совет Татарстаны» газетасында «Себердән хат» рубрикасы астында «Саз чәчәге» повесте турында» дигән мәкалә бастырдым (1956, 13 март). Дүрт айдан сон, «Совет әдәбияты» журналының 1956 елгы июль санында Ибраһим Нуруллинның шушы әсәр турында «Иллюстрациядән проблемага» дигән мәкаләсе дөнья күрде. Болардан сон «Саз чәчәге»н ачыктан-ачык яманлаган рецензияләр күренмәде кебек. Хәтта «Кояшлы язны рәшә капламасын» дигән мәкалә авторы да ана бәйләнүне кирәксенмәде, киресенчә, аны әдипнен «Рәхмәт, иптәшләр!», «Саз чәчәге» кебек күренекле әсәрләре рәтеннән санады. Югыйсә, алар стиле, эчке рухы белән бер-берсеннән кискен аерылалар бит. Әдип үзе дә, «Рәхмәт, иптәшләр»не күздә тотып, «Соңгы китап» әсәрендә болай дип язлы «Шулай да повестьнын үзенә рәхмәтне әйтергә кирәктер - ул минем авыр хәлне шактый ук җиңеләйтте. Инде унышны беркетер өчен тагын шундыйрак бер отышлы нәрсә язасы иде дә бит, ләкин мин, тиле, чыгымчы аттай, янадан буразнаны боза башладым. «Саз чәчәге» исеме белән бер райком секретареның обывательгә әйләнүе турында повесть яздым». (483 б.) Хәзер уйлап куям: «Саз чәчәге»нә унай мөнәсәбәтне, анын язмышын билгеләүдә әлеге Себердән җибәрелгән язманың һәм И. Нуруллин мәкаләсенең, аларда урын алган профессиональ анализның роле дә булмады микән? 1958 елда А. Хисмәтуллин дигән автор Ә. Еникинең «Йөрәк сере» буенча «Повестька карата бер-ике сүз» дигән рецензия язып чыкты. («Совет Татарстаны», 1958, 12 октябрь). Ул анда әсәрнең баш герое Зөһрәнең үзе яратмаган кешегә тормышка чыкмавын, бу мәсьәләдә, тәнкыйтьче язуынча, «тәрбияле ике гаиләнең тырышлыклары» да бушка китүен ошатып бетерми. Аныңча, Зөһрә әхлак нормаларын боза, ул типик образ түгел Күрәсез, бу сүзләр аркылы әсәрнен бөтен сәнгатьчә нигезе кире кагыла, ана ялгыш бәя бирелә. Монын белән килешү мөмкин түгел иде. «Совет әдәбияты» журналында басылган мәкаләдә (1960, 5-сан) мин әсәрдә чын мәхәббәткә нигезләнгән гаилә сурәтләнүен, повестьнын эстетик куәте, гүзәллеге дә нәкъ менә шунда булуын дәлилләргә тырыштым. Ул чакта инде дәүләт университетында эшли башлагаган идем Шундагы студентлар белән очрашу вакытында Ә. Еники бу мәкаләне аерым искә алды, әсәрнен сәнгатьчә асылын әнә шулай дөрес аңлатырга кирәклегенә тукталды. Шулай итеп, Әмирхан Еники иҗатына кереп китүем аның әсәрләренә карата бирелгән яки бирелү ихтималы төсмерләнгән хата бәяләр белән килешмәү җирлегендә булды. Ул елларда бик гади, гадәти сюжетлар да рәсми тәнкыйтьтә ризасыхтык тудыра иде. Күренекле әдип Мирсәй Әмир язучылар җыелышындагы бер чыгышында болай дип сөйләде: «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә автор бүгенге тормышыбызда әйдәүче урын тоткан буынны инде картлыкка чыккан буынга каршы куя.. Тагын да ачыграк картлар ягына, әсәрдә сурәтләнгәнчә, инде бетүгә хөкем ителгән, төзәтмәс чиргә мөбталя булган, хәтта инде үлеп ук киткән Акъәбиләр. яки өрәге бу дөньяда булса ла. үзе кеше буларак инде күптән сафтан чыккан Миңлебай картлар ягына кушыла (М Әмир.Үзебез турында -Казан: Тат кит нәшр . 1971. 70 -71 б ) Әмма тирән белемле, житди тәнкыйтьче Гали Халит ошбу әсәрнен бик алай беркатлы булмаганлыгын төшендерде, анын мөһим фәлсәфи мәгънәсен, сәнгатьчә әһәмиятен ачып күрсәтте. Ә Еникинен әтрафлы ижат портретын язды (Г Халит Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән. - Казан Тат. кит нәшр.. 1975. 116-1486 ) Шулай итеп, ижади тәнкыйть әдәби җәүһәрләрне саклап калу, сәнгать казанышларын үстерү, ныгыту өчен көрәшә килде, дип әйтә алабыз.Бу эштә төп кыйбла идеология күрсәтмәләре түгел, әсәрләрнең сәнгатьчә камиллеге булды Берара мина Әмирхан ага белән якыннан аралашырга мөмкиңтек туды Ике ел Переделкинодагы ижат йортына бергә барып, бергә кайттык. Анда чакта гадәттә төшке аштан сон бераз шул тирәдә йөреп керә илек Мин анын ижагына кагылышлы берәр сорау биреп куям.Ул аны бик табигый кабул итә. үз әсәрләре, геронларнын прототиплары, баштан кичкәннәре хакында иренмичә, жай гына сөйли.Ул бик төзек җөмләләр белән, эзлекле итеп, тигез-салмак бәян итә Кайбер көнне үзе үк сорап та куя: —Йә, тагы ниләр кызыксындыра? Мин игътибар белән тынлап барам Бүлмәгә кергәч, ишеткәннәрне шунда ук теркәп куям Әдипнен туксан еллыгына без Рифат Сверигин белән берлектә «Рәшәле дөнья» дигән өч басма габак күләмендә мәкалә яздык. «Мирас» журналы аны. бер кәлимәсен дә төшереп калдырмыйча, ике санда бастырып чыгарды Әмирхан ага аннан канәгать калган булса кирәк Ул шылтыратып болай лиле — Мәкаләне бик тәмләп укыдым Анда минем ижат бик тулы һәм дөрес яктыртылган Ләкин әле һаман ла минем алда бу талантлы, үзснчатскле ижатнын янадан-яңа яклары ачыла тора. Нәтижәдә шуларнын кайберләре «Кызыл артында—каралык». «Сәнгатьлелек кимәлендәге контрастлар» дигән мәкаләләрдә үзенсн чагылышын тапгы Ә. Еникинен һәр әсәре - тиргәлгәне дә, макталганы да - безнен әдәбиятта вакыйга буларак кабул ителде. Табигый, анын иҗаты турында күп авторлар үзләренең фикерләрен әйттеләр. Мин дә бер китап төзеп нәшриятка тапшырдым. Ул әдип эшчәнлегенә мөнәсәбәтне, җәмәгатьчелек фикерен, ижатынын күп якларын шактый тулы инли. Әмма әле ул да боларнын бөтен нечкәлекләрен ачып бетерми, дип уйлыйм. Чөнки зур талант ижагына күп серләр ишерелгән була Әмирхан Еники үзенең әсәрләрен дөнья классикасы дәрәҗәсендә язлы Хәзер инде ул ижат яклауга мохтаж түгел. Ләкин, моңа карап, тәнкыйтьнең бурычы җиңеләйде, дип әйтеп булмый Киресенчә, ул тагын да катлауланды, җаваплылык бермә-бер артты Тәнкыйть анын гениальлеген. талант серләрен, сәнгать ачышларын укучыларга калку итеп күрсәтергә бурычлы һәм бүтән әдипләребезнекен лә!