Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

САБАНТУЙЛЫ. ТУКАЙЛЫ ҖӘЙ Төркия Төркиядә Габдулла Тукайнын тууына 120 ел тулу һәм татар халкынын милли бәйрәме—Сабантуе зурлап бәйрәм ителде. Анда Премьер-министр урынбасары— мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге Татарстан делегашгясе дә катнашты Рәсми делегация составында Бөтендөнья Татар Конгрессы башлыгы Ринат Закиров, Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин, Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров. композитор Алмаз Монасыйпов. шагыйрь Рамис Аймәт. галимә Асия Рәхимова бар иде Ижат төркемендә—күренекле жырчылар, җыр һәм бию ансамбле артистлары, үзешчән сәнгать коллективы вәкилләре Жәмгысе—120 ләп кеше Габдулла Тукайнын тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы кичә «Кемал Ре- шит Рой» залында узды. Чара кысаларында «Рәсем сәнгатендә Тукай» дигән күргәзмә дә ачылды Анда бөек шагыйрьнен тормышы һәм ижатын тасвирлаучы экспонатлар, шулай ук Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган китаплар урын алды. Ә Истанбулнын Мәхмет Акиф исемендәге паркында Сабантуе бәйрәме узды. Зилә Вәлиева биредәге чыгышында Президент Минтимер Шәймиевнен котлавын укыды Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, анын башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгыш ясады. Ул танылган галим, тарихчы Надир Дәүләткә «Казаннын 1000 еллыгы истәлегенә» медален тапшырды. Делегация әгъзалары шулай ук Бөтендөнья Ислам Конференциясе оешмасы каршында эшләүче Ислам тарихын, мәдәният һәм сәнгатен халыкара өйрәнү үзәгендә. «Топкапы» музей сараенда. Язучылар оешмасында узган очрашуларда катнаштылар, мәшһүр милләттәшләребез Гаяз Исхакый. Садри Максуди. Йосыф Акчура каберләренә чәчәкләр салдылар. Тукайга багышланган тантана һәм Сабантуй (сабантуй ике урында - Истанбулда һәм Әфәнде күпере дигән татар авылында булды) бәйрәмнәре рәсми яктан югары дәрәҗәдә узды Аларда Төркиянен мәдәният һәм туризм министрыАтиллаКочРоссиянеңТөркиядәге Вәкаләтле илчесе Петр Стогний һәм башка рәсми кешеләр катнашты Россия 25 июньзә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе башта Санкг-Петербургнын Зверинская урамында мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу (сынчылары - Ә Зыякаев. Ян Нейман) һәм анда төзеләчәк яна мәчеткә беренче таш салу тантаналарында катнашты. Бу чараларда санкг-петербурглылар ягыннан губернатор аппараты җитәкчесе Виктор Лапка. вице- губернатор Александр Вакмистров. Петербург районы хакимияте башлыгы Алексей Делю- кин, С -Петербург мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. Россиянең Тоньяк-Көнбатыш өлеше мөфтие Жәфәр Пончаев бар иде. Аннары Татарстаннан килгән олуг кунаклар Ленинград өлкәсенең Сярьпг авылы янында узган С.-Петербург Сабантуен тамаша кылды. Бәйрәм чараларында Санкт- Петербург губернаторы Валентина Матви- енко катнашып, кунакларны: «Кадерле дуслар. исәнмесез!*—дип татар телендә сәламләде. Ф Мөхәммәтшин үз чыгышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнен сәламләү хатын укыды, үзләрен җылы һәм дустанә каршылаганнары өчен олуг рәхмәтен әйтте Санкт-Петербурглылар исә. үз чиратында. Сабантуйны үткәрүдә булышкан Татарстан вәкилләренә, шул исәптән Нурлат муниципаль районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. Казакъстан Алма-Ата шәһәрендәге Республика милли китапханәсенең утырышлар залында Г Тукайнын тууына 120 ел тулуга багышланган зур әдәби-музыкаль кичә узды. Татарстанның Казакъстандагы вәкиллеге һәм Алма-Ата татар-башкорт җәмгыяте оештырган бу чарада Казаннан ТР Дәүләт Советы депутаты. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миннуллин. Тукай җәмгыяте рәисе. Казан дәүләт университеты профессоры Хаты йп Миннсгулов. артистлардан Резедә Галимова һәм Кирам Сатиев чыгыш ясады. Камил Муллашев. Гриф Хәйруллин һәм башка күренекле милләттәшләребез катнаш кан әлеге чарада Тукай ижатына багышланган бай күргәзмә эшләде. Бу истәлекле вакыйга Казакьстан матбугатында һәм радиотелевидениесендә дә кин яктыртылды Уральски шәһәрендә Г Тукайнын тууына 120 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узды Анда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты доценты, жырчы Мингол Галиев. шагыйрә Шәмсия Жиһангирова. язучы Жәүдәг Дәрзаман. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Альбина Нуретлинова. шулай ук Казан университеты һәм Татар дәүләт гуманитар- педогогика университеты нын сәләтле студентлары катнаштылар Очрашулар шәһәрнен Халыклар дуслыгы йортында узды Бу тантаналарда Казакь- сган халыклары кече ассамблеясы рәисе Ку- анышбай Толебаев. Татарстанның Казакь- стандагы даими вәкиле Илдус Тарханов. Россия консуллыгының Уральски шәһәрен дәге атташесы Сергей Шимко. Уральски шәһәре «Татар мәдәни үзәге» татар ижтимагый берлеге рәисе Ришат Хәйруллин катнашты ЯШЬЛӘР ҖЫЕНЫ Июнь ахырында Татарстанда II Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды Форум да 600 тагар егете һәм кызы кагнаш гы Алар- нын 180с — ерак һәм якын чит илләрдән. 350сс - Россиядән. 100 делегат — Татарстан Республикасыннан Воронеж, Смоленск. Архангельск, Кабарлин-Балкар. Приморье крае, Ишушетия төбәкләре форумда быел беренче мәртәбә генә катнашты Тажиксган. Грузия. Молдова. АКШ, Алмания. Кытай. Испания яшьләренен дә бирегә беренче генә килүләре. Форум «Ак Барс» мәдәният-яшьләр үзәгендә ачылды һәм секцияләргә бүленеп дәвам итте. Әлбәттә. Казаннын тарихи урыннарында булырга да. Кат Шәриф мәчетен карарга да. Болгарга барырга ла. Сабантуйда бәйрәм итәргә дә вакыт табылды Менә форумда янгыраган кайбер фикерләр: «Сезне мин милләт язмышын кайгыртып яшәүче кешеләр дип беләм Битараф кешеләр бу форумга килә алмый Татарларның үз миссиясе берләштерү мис сиясе бар Сез шул миссияне үтәрсез, дип ышанам». - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова «Бүген уза торган форумда күп фикерләр әйтелер, идеяләр тәкъдим ителер Аларны гамәлгә ашыру өчен мин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, форум бюросы, мини стрдык белән берлектә Координацион шура оештырырга кирәк дип саныйм», -диде ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марш Бариев Татаряшьләрефорумыбюросырәисе•Яшьләрне Ислам дине юлында килеп чыккан низаглар борчый Туган теленнән, гореф-гадәтләреннән читләшкән яшьләрне үз асылына кайтарырга, ягъни, «этнореабили- тацияләргә кирәк». — дип белдерде Конгрессның Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татар гаиләсен саклап кату мәсьәләсенә басым ясады Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәчова татар яшьләрен бәйсезлек өчен көрәшергә чакырды 600 егет һәм кыз бер атна дәвамында әнә шундый житди эш белән шөгыльләнде ЖУРНАЛИСТЛАР ДЕСАНТЫ КАЗАНДА «Казан» милли мәдәният үзәгендә төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаратарынын II конгрессы булып узды Аны Россия Дәүләт Думасы. Татарстан Хөкүмәте. Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре »Тат- чедиа» агентлыгы үткәрде Конгресснын максаты Россиядә. БДБ илләрендә төбәк һәм милли мәгълүмат чараларының бүгенге хәлен һәм үсеш перспективаларын тикшерү, тәжрибә атмашу иде I конгресс 2005 елда үткәрелгән лие Ул чагында анын эшендә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил В Лукин. Россия төбәкләре һәм БДБ лиләре гаммәви мәгълүмат чаратарынын 250лән арлык журналисты катнашты Әлеге чара кысаларында Татарстан телерадиокомпанияләрс «Көч куллануга һәм рәхимсс хлеккә каршы» дигән хартиягә кул куйды Конгресс йомгаклары буенча РФ Дәү ләт Думасы депутатлары исе менә мөрәжагать әзерләнде Конгресста катнашучылар атдында Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин чыгыш ясады Төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаратарынын II конгрессы делегатлары 2007 елда үзенсн 1000 еллыгын билгеләп үтәргә тиешле Алабуга шәһәрендә лә булдылар Кошресс кысаларында журналист лар арасын да туган нкнын милли-мәдәни традицияләре буенча ин яхшы язчага Бөтенроссми бәйгесе игълан ителгән иде Конгресс барышында бәйгедә жинүчеләрне бүләкләү дә булды Конгресс делегатлары Алабуга шәһәренең тарихи урыннарын каралы. Са бан туе бәйрәмендә катнашты ТАТАР ПЕН-ҮЗӘГЕ ХӘРӘКӘТТӘ Германия башкаласы Берлинда язучыларның 72 нче Бөтендөнья конгрессы үткәрел де Конгресс «Ятучылар - хәвефле дөньяда» девизы аегында үтте Анда ЧЧ илдән 473 кеше, шул исәптән Татарстаннан 5 язучы катнаш гы Алар - Гатар ПЕН-үзәге президенты. Татарстанның халык ялчысы Туфан Чин нуллин. Тагар ПЕН-үзәге вние-президсн гы. шагыйрь Ратил Вәлиев. 11ЕН үзәкнеи башкаручы ӘМ ский; шагыйрьләр Харрас Әюп һәм Зиннур Мансуров «Татар ПЕН-үзәге моннан 10 ел элек оештырылган иде Һәм Мексикада үткәрелгән Бөтендөнья конгрессында (1996 ел) бертавыштан Халыкара ПЕН-клубка ка бул ителде. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бүгенге көндә Россия Федерациясендә мондый ике генә оешма—Рус һәм Татар ПЕН- үзәкләре генә бар Татар ПЕН-үзәге Бөтендөнья ПЕН-клубынын күпкырлы эшчәнлегенә үз өлешен кертергә омтыла. Халыкара берләшмәдә «Лингвистика». «Экология». «Әдәби тәржемә», «Хатын-кыз язучылар». «Төрмәдә утыручы язучылар» һ. б комитетлар эшләп килә. Ә каләм әһелләре игътибарын таләп иткән көнүзәк проблемалар бербер артлы туып кына тора. Безнен пенчылар Мексика. Шотландия, Финляндия. Македония. Словения. Норвегия һ.б. илләрдә үткәрелгән еллык конгрессларда да. язучы- ларнын аерым төбәкләрдә уздырылган төрлелән-төрле форумнарында да катнашып килә. Татар ПЕН-үзәге дистәләрчә илләрнең әдипләре белән якын элемтәдә тора, халыкара хокук яклау акцияләрендә үзенен саллы сүзен белдереп килә. Татар әдәбияты һәм халык ижаты казанышларын дөньяга таныту анын эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе булып санала. Язучыларның 72 нче Бөтендөнья конгрессын кереш сүз белән форумны кабул игкән ил вәкиле—Немец ПЕН-үзәге президенты Йохано Страссер ачып җибәрде Аннары конгресста катнашучыларны Германия Президенты Хорст Келер сәламләде Тантанада шулай ук Халыкара ПЕН-клуб президенты Иржи Груша, күренекле немец язучысы. Нобельбүләге иясе Понтер Грасс чыгыш ясады. Соңгысының нотыгы—бүгенге болгавыр заманда әдипләргә йөкләнгән үтә җаваплы миссия турында борчылу катыш белдерелгән уй-фикерләре аеруча зур игътибар белән тынланды Конгресста катнашучыларны үзләренең резиденцияләрендә Германиянең Федераль Канилеры Ангела Меркель. Берлиннын идарәче бургомистры Клаус Воверайт кабул итте. Алар бөтен дөньядан жыелган каләм әһелләре белән очрашулары өчен бик тә шат булуларын белдерделәр, бүгенге кешелек җәмгыятеңдә демократия һәм гуманизмны ныгыту эшенә язучыларның гаять кыйммәт ле өлеш кертүен билгеләп үттеләр. Татарстаннан килгән делегация, аерым рәвештә. Берлин парламентында да булды Мондый югары дәрәҗәдәге рәсми очрашулар Халыкара ПЕН-клубның зур абруйга ия булуын раслый. Татар ПЕН-үзәге инициативасы белән конгресс делегатлары ассамблеясында патри- от-шагыйрь Муса Жәлилнен тууына 100 ел тулуы. Берлинда унбер җәлилченен гомерләре фаҗигале төстә өзелүе турында инглиз телендә махсус белдерү ясалды Аннары Халыкара ПЕН-клуб исеменнән Татарстан делегациясе. шулай ук Рус ПЕН-үзәге. Берлиннын татар һәм немец җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында Плетиензее төрмәсенең жәлилчеләр җәзалап үтерелгән урынына чәчәкләр куелды... БЕЗНЕҢ ЭРМИТАЖНЫҢ ДАНЫ АРТА «Казан-Эрмитаж» үзәгеңдә «XVI гасырдан алып XX йөз башларына кадәр Көнбатыш Европа чигеше. Интерьер һәм костюм» дип аталган күргәзмә ачылды. Күргәзмәгә 170гән артык экспонат куелган. Декоратив паннолар, ашъяулыклар, чигелгән картиналар, хатын-кыз эшләпәләре. ир-ат костюмнары—бөтенесе дә зәвык белән, югары сәнгати дәрәҗәдә эшләнгән Күргәзмәне ачканда Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры 3. Вәли- ева Россия Дәүләт Эрмитажы хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерде һәм август аенда Казанда дөньяның ин зур музейлары директорларының очрашуы булачагы турында да әйтте. Россия Дәүләт Эрмитажы директоры. Россия Фәннәр академиясе мөхбир-әгъза- сы. тарих фәннәре докторы Михаил Пиот ровский республика хөкүмәтенә Казанда Эрмитаж үзәген оештырулары өчен рәхмәт белдерде. «Бу күргәзмәнең кайбер экспонатлары моңарчы халык хозурына чыгарылмаган иде. Анын уникальлеге әнә шунда»,— диде ул. М. Пиатровский шулай ук Татарстан Президенты М. Шәймиев белән очрашты. Әңгәмә барышында ел саен Санкт-Петербург Эрмитажында очрашып торучы Халыкара консультатив совет җыелышын Казанда үткәрү турында килешенде ИМАН НЫГЫТУ КӨНЕ 11 июньдә—бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул иткән көнне Изге Болгар җыены узды Аны быел Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты. Татарстан Диния нәзарәте. Үзәк Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы бергәләп үткәрде. «Болгар» музей-тыюлыгынын яшел дала- болыннарында чатырлар төзелгән. Кандардан гына килмәгәннәр бирегә Уфадан. Самара. Әстерхан. Йошкар-Ола. Ижевск. Ульяновск. Пенза. Мәскәү. Ростовтан Һәр төбәкнең мосафирлары, бер көн алдан килеп. чатырлары янында корбан чалып, бәйрәм табыны әзерләү белән мәшгуль иде Ә Зур Манара янындагы сәхнәдә төп җыен булды, анда мөфтиләребез, зыялыларыбыз чыгыш ясады. Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев Изге Болгар җыенына килгән кунакларны бәйрәм белән котлап: «Бу көнне милләтне берләштерү көне дип карасак та ярыйдыр. Елдан-ел безгә кунаклар ешрак килсен. Телне онытмыйк. динне онытмыйк»,— дип мөрәҗәгать итте Аннары Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закнров суз аллы: «Динчеләребез өчен генә түгел, бартык язучыларыбыз. зыялыларыбыз өчен дә бу жир изге, милләтебезнең рухын саклый торган урын. Һәр елны бирегә килик, хәтеребезне янартыИк. яшьләребез монда күбрәк килеп, тарихыбызны анласа. милләтебезнең бердәмлеге өчен зур көч булачак*,—диде ул Мөфти Тәлгат хәзрәт Тажетдин үз чыгышында өммәттәшләребезне бердәмлеккә өндәде «Бс-знен җаннарыбыз Аллаһнын рәхмәтенә омтыла Әмма ана ирешү өчен бөтенебез бердәм булып, килешеп яшәү мәслихәт»,—диде Тәлгат хәзрәт «Адәм баласына һәрвакыт таяну ноктасы кирәк. Без бирегә менә шул таяну ноктасын эзләп килгән халык Без җаннарыбызны. кыйблаларыбызны турылар өчен килдек* Әлеге сүзләрне күренекле әдип. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Туфан Миннуллин әйтте. Дәүләт Соистынын мәдәният, фән. мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Рагил Вәлисвнсн чыгышы да гаять гыйбрәтле иле «Россия Дәүләт Думасы дин һәм дини оешмалар турында закон кабул итте,—диде ул —Кызганыч, анда барлык диннәр дә. тигез, дигән тәгълимат үз көчендә түгел, кайбер диннәргә генә өстен лек бирелә.» Мөфти Госман хәзрәт Исхакый исә ике ай элгәре Президент Минтнмср Шәймиев белән бергәләп Сүриягә. Согыд Гарәбсга- нына. Күвәйткә барып кайтулары, анда кече хаж— гомрә хажы кылулары турында сөйләде. Җыенда шулай ук Татарстанның халык ИҺИ ыйрьләре Равил ФәЙзуллнн һәм Роберт Миннуллин чыгыш ясады Алар Болгарга багышлангаи шигырьләрен укыдылар Болгар жирендә мондый җыен инде унсигезенче мәртәбә у здырылды ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ Июнь ахырында Татарстан Я тучылар берлеге идарәсенең чираттагы утырышы булды Ике идарә утырышы арасында башкарылган эшләр буенча И Ибраһимов. В Имамов, Д Салихов хисаплары тыңланды. Утырышта ТР Я тучылар берлеге һәм Лаеш муниципаль район 1.1 хакимияте тарафыннан бирелә торган Г Державин исемендәге әдәби премия лауреатларын билгеләү мәсьәләсе каралды Фикер атышулардан сон 2006 ел өчен Державин исемендәге әдәби бүләкне «Сквог ник г ишмим* (2005) китабы очен Салават К) гссвка һәм «Сле ы на гипс» (2004) китабы очен Владимир Лавришкогя бирергә дигән карар кабул ителде Идарә утырышында «Татнефтъ» акционерлар жәмг ы ите тарафыннан гамәлгә куел ган С Сөләиманова исемендәге әдәби премияләр һәм әдәби ижат белән шөгыльләнүче студентлар өчен стипендияләр бирү мәсьәләсе буенча фикер алышу нәтиҗәсендә кандидатлар күрсәтелде Кабул итү Коллегиясе тәкъдиме буенча Наилә Миннеханова (Туймазы). Илдар Хәйруллин (Түбән Кама). Ринат Архипов (Ринат Мәннан) Язучылар берлегенә әгъза итеп атынды КАЛӘМДӘШЕБЕЗ УҢЫШЫ Язучы Әхәт Мушинскийнын татар һәм рус телләрендә басылган «Әнәс-ананас һәм Оашкатар» («Мәгариф» нәшрияты) дигән китабы хикәя-повесть жанрында 2005-2006 елгы сезонда, конкурста жинеп. Россиянен «Күнел түрендәге хыял» Милли бататар әдәби бүләгенә лаек, булды Конкурста Россия. Бөскбритания Дания. Нидерланд. Изранть. Италия. АКШ, Канада һәм башка илләрдән 3600язучы катнашты Татарстаннан бу әдәби конкурска 24 автор үзенсн әсәрләрен юллаган иде Жинүчсләрнс Милли әдәби конкурсмын жюри рәисе, танылган бататар язучысы Эду ард Успенский бүләкләде Әхәт Мушинский Мәскәүдән малахит нигезгә куелган китап канатлы күбәләк сыны (авторы—танылган скульптор В Руковишников), лауреат таныклыгы һәм конкурс финатына чыгучыларның әсәрләре тупланган махсус альманахнын үзенә аталган нөсхәсен алып кайтты Лауреатка шулай ук акчатата бүләк тә тапшырылды ОЛУГ ШӘХЕСНЕ ЯДЬ ИТҮ 16 июнь көнне Каминын Кави Нәҗми урамындагы 24/20 нчс йорт янышы татар 1ынлылары. әдип, шагыйрь, журналистлар сәхнә осталары, кин җәмәгатьчелек вәкилләре җыйналды Бу йортта 1931-37 елларда милләтпәрвәр шәхес—язучы, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлек.гесс Гомәр Гали яшәгән Нахакка гаепләнеп, кулга атына һәм Сталин лагерьларында 54 яшенлә гаип була Һәм менә, ниһаять, ничәмә-ничә дистә ел үткәч, әдип торган йорт диварына иегәлек тактасы куелды Бронзадан коелган затлы ядкәрггс сынчы һәм рәссам Мәхмүт Гасын мов ижат иткән Гомәр Билат улы Гагисв (Гомәр Гали) Буа районының Иске Тинчалс авылында туып-үскән Ул - 1932-34 елларда Татарстан Язучылар берлеген оештыруда башлап йөргән ыт буларак та тарихка кереп калган шәхес Анын исеме шулай ук «Безмен юл» (хәзерге «Казан утлары») журналынын баш мөхәррире. «Яңалиф». «Атака» һәм «Совет әдәбияты» журнагырынын редколлегия әгыасы. Татарстан китап нәшрнятынстг баш мөхәррире буларак та яхшы таныш Гомәр Гали, тәнкыйтьчы бу ларак. Г Ибраһимов. К Тннчурим. Һ Такташ. X Туфан. Ф Кәрим һ. б. әдипләр ижаты турында ин беренчеләрдән булып матбугатта җитди сүз әйткән, анынжәмгысе 15 китабы, йөхтәрчә мәкаләсе дөнья күргән. Урау юллар узып, якты исеме илгә кайткан әдипкә истәлек тактасы ачу тантанасында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, шагыйрь Илфак Ибраһимов, Татарстаннын халык язучысы Туфан Миннуллин, Татарстаннын халык шагыйре Ренат Харис, язучы Рабит Батулла. Гомәр Галинен кызлары Гүзәл һәм Алсу ханым, туганнары Марс Алиев, Мөбарәк Мусин һ. б. катнашты һәм чыгыш ясады. ГАЛИЯ КАЙБИЦКАЯ ИСТӘЛЕГЕНӘ Кайбыч районы тарихында истә калырлык рухи бер бәйрәм булып узды—Татарстаннын беренче халык артисты, күренекле жырчы Галия Кайбиикаянын 100 еллыгы республика күләмендәге чара буларак билгеләп үтелде. Бу тантанада Премьер министр урынбасары—мәдәният министры 3. Вәлиева Кайбыч халкын һәм кунакларны шушы зур вакыйга уңаеннан тәбрикләде. Бәйрәмлә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Ж_ Гаффаров, Татарстаннын халык шагыйрьләре Ш Галиев һәм Р. Миннуллин, шагыйрьләр Ш Жиһангирова, Р Зәйдулла һәм Ф. Яхин. күренекле җырчыбыз, Г. Тукай бүләге иясе Ф Кудашева, Татарстаннын халык артистлары 3 Сәхабиева һәм Л Әхмәтова, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, театрның директоры Ш Закиров, «Кайбыч» якташлык җәмгыяте рәисе, профессор Р Гар- әфетдинов. Татар дәүләт гуманитар-педого- гика университеты профессоры Ф Галимуллин һ б. катнашты Кайбычта узган тантанага Галия Кай- бицкаяның балалары—уллары Сәяр Айларов һәм Ирек Әүхәдиев. кызы Рушания Ожего- ва. оныгы Ильяс Айларов та кайткан иде. Мәшһүр композитор С. Садыйкованын иҗтимагый фонды рәисе Ә Хөсәенов Г Кайбиикаянын Кайбычтагы музее директоры Ә. Закировага Камил Мотыйгыйнын озак еллар архивта сакланган тавышын—жыр язмасын тапшырды Татарнын беренче газе- та-журналларын чыгарган. Г Тукай белән якыннан аралашкан Камил Мотыйгыйнын тавышы, димәк, анын сенлесе Г Кайбицкая музеенда да сакланачак. ШАГЫЙРЬЛӘР-КОМПЬЮТЕРДА Тукай. Жәлил һәм башка күренекле әдипләребезнен тормыш һәм иҗат юллары белән компьютерны белгән һәркем таныша ала хәзер. Татарстан Милли китапханәсенең электрон китапханәсе күренекле шагыйрьләрнең библиографик белешмәләре белән тулыланды. Анда шагыйрьләрнең биографияләре, рус, татар һәм инглиз телләрендә аеруча танылган әсәрләре, аларның тормыш һәм иждт юлына багышланган мәкаләләре, 1995-2005 нче елларда дөнья күргән китаплары турында белешмәләр урын алган РӘССАМ ИҖАТЫ-ЯКТАШЛАРЫ ХОЗУРЫНА Шәмәрдәндә туып-үскән, хәзер Лени- ногорск каласында яшәүче Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлекле- се Мөдәррис Минһажевнын Байлар Сабасының мәдәният йортында шәхси күргәзмәсе булды. Күргәзмәгә рәссамның 100дән артык әсәре куелган иде Сабада гәүге тапкыр оештырылган күргәзмәне Сабада яшәп иҗат итүче язучы-публииист Тәлгат Нәжмиев ачты һәм алып барды Мөдәррис Минһажевнын татар рухы белән сугарылган ижатына рәссамнар Зөфәр Гыи- маев, Эрот Зарипов, әдипләр Туфан Мин- нуллин. Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Резеда Вәлиева. Жәүдәт Дәрзаман, профессорлар АзатӘхмәдуллин, Николай Нарышкин һәм башкалар олы бәя бирде Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов мөхтәрәм якташыбызга күптән түгел рәсмиләштерелгән һәм алтыннан коелган районыбыз гербын—күкрәк билгесен бүләк итте КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Республикасы халкына күпьеллык нәтижәле хезмәте, гатар әдәбиятын үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен «Татарстан» журналынын бүлек мөдире Мостафин Рафаэль Әхмәт улы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.