Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАКТАГЫ ЙОЛДЫЗ ЯКТЫСЫ

 Сибелә чачак җи.ыәр искәндә. Өзелә үзәк искә төшкәндә Халык җырыннан Бауман урамындагы ул чактагы Язучылар йортының бер бүлмәсендә ничектер жиде-сигез кеше җыйналып утырган чак иде бу Кинәт радиодан сискәндереп, саркытып кына «Сибелә чәчәк* көе агыла башлады Хәтерем ялгышмаса. Фәридә апа Кудашева җырлады бугай аны Фронт юлларын кичкән олпат шагыйребез Сибгат ага Хәким, җырны тынлап бетергәннән соң, моңая һәм сагая төшеп, нибары өч кенә сүз әйтте —Сибелдек шул, сибелдек Без, милли мәсьәләдә борынына азмы-күпме *ис керә* башлаган студентлар, ничектер тын калдык. Ә менә арадан өлкәнрәк бер язучы фикерен турыдан-туры ярып салды —Ни бит, Сибгат агай, безнең татар кайда да югалып калмый ул! —Әйе. югалмый анысы Тик менә бүтән нәрсәләрне югалтуыбыз бар Әйтик 40-50 елдан соң безнең язганнарны укучы табылырмы, музыкабызны тыңлаучы булырмы? Заманы өчен, ай-һай, каты сорау иде бу башларыбызга күсәк белән органдай тәэсир итте бу сүзләр Тора-бара, кайта-кайта аңладым Сибгат ага әнә шул чакта ук мәсьәләнең иң кискен ягына карап, татар мәктәпләре һәм туган телебезнең урыс-совет мохитендә бето-йомыла баруы өчен борчылып яшәгән икән Чү. укучы мине гафу итсен. — сүзебез бит Латыйф Хәмиди турында барачак иде! Кем ул, кайдан, ниләр кылган, ниләр майтарган’■* Безнең күпләребез, әлбәттә, аның үзен яисә иҗатын, шәхесен. Казагыстандагы эшчәнлеген начар яисә чамалы гына беләбез Менә шуңа күрә *көй*не нәрсәдән башлыйбыз ки? Минемчә, аның туып-үскән җиреннән башлап китү дөресрәк булыр Шулай да. иң әүвәле. «Татар энциклопедия сүзлеге*ннән аның хакындагы кыскача мәгълүматны күздән кичерик әле «Латыйф Габделхәй углы Хәмиди (1906—1983). композитор, педагог. Казагыстаннын халык артисты (1966) Казах провессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Төп әсәрләреннән «Абай* (1944). «Түләгән Туктаров. опералары (1949). икесе дә Әхмәт Җобанов белән берлектә язылган Казагыстан дәүләт Гимны авторы (1995, М Тулибаев. Е Брусиловский белән берлектә). Казагыстан дәүләт премиясе лауреаты (1978). Менә бит пичекләр үскән, күпме дан алган татар егете1 Ә инде .сибелгән»гэ килсәк, болайрак Булачак композитор Л Хәмиди 1906 елның 17 июлендә Татарстанның Апае районы. Бүәле авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә Французның атаклы язучысы Сент-Экзюпери нәрсә ди әнә «Без барыбыз да — балачак иленнән « Чынлап та шулайдыр ул Туган авылы Бүәледәге сабыйчак тормышы, андагы чәчәкле елга-болыннар, урманнар, чикерткәләр хоры, адым саен табаныңны кытыклап торган тере үләннәр, тау артында көн саен кояш баешлары — болар берсе дә эзсез калмагандыр, билгеле Сибелгән шул татар, сибелгән. . Чирәмлектә аунап үскән күпме татар баласы ул чактагы СССР киңлекләренә таралып, әллә кемнәрнең әллә кем буласын әле берәү дә белеп бетермәгәндер (Бу хакта азакта янә «чүт кенә* сүзебез булыр әле.) Заманалар авыр, еллар ябык чаклар бу Гаиләне туйдырырлык юньлерәк эш, акча эзләп, Габделхәй абзый да Донбасска килә, шахтер булып эшли. Үзбәкстанга барып чыккач, ул инде — тимерче, балта остасы. Кыскасы, ипи ашарлык, балаларны кеше итәрдәй уңышка ирешә 1913 елда хәзерге Үзбәкстанның Кәттә Курган шәһәренә килеп төпләнүе исә бик тә уңышлы булып чыга. (Җәяләр эчендә булса да әйтеп китик: кәттә — зур дигәнне, курган — тау өеме дигәнне аңлата Төркилекнең мәңгелек тамырлары түгелмени бу?) Җиде-сигез яшьлек Латыйф нинди яңа мохиткә килеп эләгә соң? Заманының да шундыйрак чагы, ләкин барыбер шаккатырлык хәл ул баштарак агасы Кәримулладан укырга-язарга өйрәнә Аннары җыр, мандолина дәресе гамәлгә кертелгән җәдит мәктәбендә укый Үзешчән түгәрәктә хор белән «Тәфтиләү», «Кара урман». «Зиләйлүк»ләрне җырлыйлар Яшь кеше өчен болар — эзсез кала торган нәрсәләр түгел. Дини, кадими шәһәрдә бу бит инде үзе бер гаҗәп хәл! Инкыйлап, яңарыш, үзгәрешләр заманы икәнен искә алганда моны аңлау кыен да түгел. Яшүсмер әтисенә охшаган, бөтенесен булдыра: әле рәсемнәр ясый, әле ансамбльдә уйный, әле шигырьләр язып карый, хәтта поэма иҗат итә Ә инде шигырьләр белән җенләнеп алуның хикмәте шунда: мөгаллимә, шагыйрәбез Заһидә Бурнашева (тәхәллүсе — Гыйффәт туташ) аны әдәбият түгәрәгенә тарта. Монысын да булдыра бу татар малае аның Сәмәркандта чыга торган балалар журналында шигъри бәйләме басылып чыга Егерменче елларда Ташкентта Татар мәгариф институты ачыла Татарның татар җанлы бер баласы буларак, Латыйф Хәмиди гел шушы казанда кайный, әлбәттә, кешеләр белән аралаша, ныклы чыныгу ала Гастрольгә килгән вакытларының берсендә Солтан Габәши аны Казанга (ягъни зуррак казанда кайнарга) чакыра Тукайча әйтелгән «Нурлы Казан»га ничек инде ашкынмыйсын, ди?!. Казаннын да үз хәле хәл икән Хәзергә музыка училищесында композиторлык бүлеге ачылмаган! Латыйф Хәмиди югалып калмый, татарның беренче музыканты Заһидулла Яруллин белән бергәләп музыкаль салоннарда пианиноның аклы-каралы телләрен биетә, яшәрлек акча эшли Белем алырга кирәк — шунсыз композиторның киләчәге була алмый Латыйф Хәмиди 1936 елны Мәскәү консерваториясенең Татар опера студиясенә укырга керә, теория һәм композиция буенча профессор Генрих Литинский дәресләренә йөри башлый. Ә монда «татарның каймагы» яисә булачак йолдызлар дисәк, кемнәр генә юк Салих Сәйдәшев, Нәҗиб Җиһанов, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаров Ул чакларны Латыйф Хәмиди үзенең истәлекләрендә менә болай искә ала «Татар музыка эшлеклеләренең, шул исәптән композиторларның, бик аз вакыт эчендә үсү һәм иҗади өлгерүләрендә утызынчы елларда Мәскәү консерваториясе каршында ачылган татар дәүләт опера студиясе мөһим роль уйнады. Мин татар халкының күренекле композиторы булган Фәрит Яруллин белән шул студиядә бергә укыдым» Муса Җәлил белән дуслыгы, иҗатташлыгы хакында да беркадәр әйтеп китү урынлы булыр. 1927 ел, Мәскәү музыка техникумы Муса Җәлилнең Мәскәүдә укып, «Октябрь баласы» журналын җитәкләгән чагы Совет балалары өчен яңа, дәртләндергеч җырлар кирәк! Муса сүзләрен яза. Латыйф үзенең көйләрен нотага сала Әнә шулай итеп, алар утызга якын җыр иҗат итәләр, шуларның һәммәсе диярлек «Октябрь баласы» (хәзерге «Ялкын» дип күз алдына китерик) журналында басылып та чыга. Композитор Л Хәмидинең төп иҗаты, ни генә дисән дә. Казагыстанга бәйле. чөнки бу республика аның икенче Ватанына әверелә Инде утызынчы еллар башында ук аны казах драма театры яшь композиторны эшкә чакыра Озак та үтми, Алма-Ата драма театрының музыка буенча җитәкче итеп куела С Сәйдәшев белән икесенең язмышындагы нинди уртаклыклар барлыгын чамалау кыен түгел 1935 елдан ул Семипалат драма театрында эшли, шәһәр һәм авылларга гастрольләргә йөрү аңа казакъ халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен тагын да тирәнрәк анларга-өйрәнергә мөмкинлек тудыра Бу шәхеснең актив, иҗади эшчәнлегенә таң калырлык 1943 елда Латыйф Хәмиди (Әхмәт Җобанов белән берлектә) «Абай» опера язарга керешә, бер ел эчендә әлеге күләмле әсәр тәмамланып, зур сәхнәдә яңарыш ала 1944 елда Алма- Атада консерватория ачылгач, укытучы-педагог итеп эшкә чакырыла Казах уен кораллары кафедрасын җитәкли Аның укучыларыннан (шәкертләреннән) безгә бик тә таныш булган. Казахстанның. Татарстанның. Россиянен артисты, дирижер Фуат Мансуровны атап китү дә күп нәрсәне аңлата «Түләгән Туктаров» һәм «Җамбул* опералары да композиторның колачлы, киң карашлы шәхес икәнлеге хакында сөйли Л Хәмидинен ижади-музыкаль эшчәнлеген югары бәяләнә ул — җитмеш яшен тутырганда өченче Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Абай исемендәге Казагыстан дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек була Язучы Тәүфыйкъ Әйди үзенең «Кайда да кадерле* дигән мәкаләсендә бик дөрес әйткән «Зур исем һәм бүләкләргә лаек булган бу композитор белән җентекләбрәк танышырга теләүчеләр А Юсфинның Мәскәүдә (1964) һәм Б Гыйззәтевнен АлмаАтада (1966) чыккан «Латыйф Хәмиди* дигән шактый күләмле китапларыннан да тулы мәгълүмат ала алмас» Чөнки аларда композитор эшчәнлегенең соңгы егерме еллык иҗаты бөтенләй керми калган, фәлән елларда чыккан китапларның искерүе дә бик табигый Ул чакларда Татарстан композиторлар союзының җаваплы секретаре булып эшләгән Мирсәет Яруллин сөйли 1976 елда ул үзенең 70 яшьлек иҗат бәйрәмен Казанда да үткәрергә теләге барлыгын белдереп хат язган булган. Ләкин ул хат партия коридорларында ничектер күз игътибарыннан «төшеп* калган икән . Ә бәлки теләүче, ашкынып торучы да табылмагандыр Кызганыч ки. бездә исән чакта кеше кадерен белеп бетермәү мисаллары җитәрлек Композитор, педагог, редактор, күпкырлы җәмәгать эшлеклесе — Казагыстанда аны әнә шундый шәхес буларак яхшы беләләр Кайбер саннарга гына тукталыйк 50дән артык җырлар, романс, хор хезмәтләре; 20 ләп инструменталь әсәрләр. 12 сәхнә әсәренә һәм 5 кинофильмга музыка, дистәгә якын кулланма дәреслекләр һ б Кеше чын-чынлап иҗат дөньясында яшәгән! «Казагыстан татарларының халык музыкасы* дигән күләмле мәкалә язарга да вакыт тапкан «Сибелә чәчәк» көн саен искә төшә Чынлап та. җир шарының кайсы гына төбәкләренә сибелгәнбез, таралганбыз Бервакыт дөньяда дан тоткан теннис остасы Марат Сафин турында үзәк газеталарының берсендә «русская ракетка* дип язып шаккаттырганнар иде Ярый әле атаклы биючебез Рудольф Нуриевны аралап калдык. Казанда аның исемендәге балет фестивален гамәлгә кертеп җибәрдек Композитор Латыйф Хәмиди. Казагыстан сәнгатенә хезмәт итсә дә. ерактагы йолдыз яктысыдай, ул Татарстанга да үзенең нурын сибеп тора