Логотип Казан Утлары
Роман

БӘХЕТСЕЗЛӘР БӘХЕТЕ

БЕРЕНЧЕ КИСӘК

РОМАН

I

Ирек кузгала алмыйча, чит кеше кебек ишек төбендә басып тора бирде Рашатнын көлүе анын бөтен тәнен эсселе-суыклы итте, бала йоннарын кабартты, тезләрен калтыратты. Әйтерсең лә өстенә һавадан көчле өермә килеп төште дә, аны ауната-ауната, яфрак кебек каядыр очырып алып китте. Рашат көлүдән туктагач, Ирек бераз аңына килгәндәй булды. Беренче уе «Бу анын өрәге түгелме икән?» дигән сорау булды. Юк, бу өрәк түгел иде. Шул ук вакытта бу элеккеге жинел холыклы, бер минут эчендә әллә ничә төрле халәткә керә торган дуамал Рашат та түгел иде бугай. Анын күзләрендә, йөзендә ниндидер авырлык сизелә, ул нәрсә кургаш кебек бөтен гәүдәсенә кунган. Рашатнын өстендә чем-кара затлы костюмчалбар, кофе төсендәге күлмәк, муенында куе зәңгәр галстук, аякларында елкылдап торган шундый ук кара төстәге затлы туфлиләр. Диванга салып куйган куе зәнгәр плащы, кара эшләпәсе дә өр-яна, тузан-мазар кунмаган, бүген генә кибеттән алгандай иде. —Нәрсә ишек янагына ябышып катгын?—диде Рашат боздай салкын тавыш белән —Анлыйм, анлыйм. син бит инде мине күптән күмгән идең.—Ул тагын хихылдап көлеп куйды —Әйе, үлгән идем, рәхәт түгел анда. Тоттым да жир астыннан чыктым. Ник әле сез монда йөргәндә мин анда череп ягарга тиеш?!— Рашат костюмының күкрәк кесәсеннән алып өстәлгә коньяк утыртты. Аннары күзләрен алартып, башын Зәнфирәгә таба борды.—Бәлкем өстәлгә берәр нәрсә куярсыз, ханым? Безнең татар хатыннары бит бик кунакчыл була торган иде. Ирек киемнәрен салып аның каршына килеп утырды. Зәнфирә өстәлгә ипи, киселгән тозлы кыяр куйды, икесенә дә аерым йомырка тәбәсе китерде, бер рюмка бирде. * «Бәхетсезләр бәхете» трилогиясенең оченче китабы Романның журнал варианты тәкъдим ителә Фо;и ( АДРИНВ (1941) — п/юзаик; «Таң җиле» /юманы. «Шаһзаманов эше». •Авыш басу икмәге» кебек повестьлар һәм кцпсанлы пьесалар авторы. Мослимдә яши. —Бусы ни була инде?!—Рашат рюмканы эләктерде дә шапылдатып Ирекнен алдына утыртты. — Мин бит эчмим,—диде Ирек, рюмканы кабат анын алдына куеп. —Эчмисен?!—Рашат әллә нинди кәжә тавышлары чыгарып кеткелдәп куйды. —Әйе, эчмим. —Ни булды? —Организмыма ярамый. —Син хитрить итмә!—диде Рашат, күзләрен ачулы уйнатып.—Минем белән эчәргә җирәнәсеңмени? Ул җилпенеп сикереп торды да барып шкафтан бер стакан атды. коньякны башта рюмкага салды, аннары калганын стаканнын күзеннән итеп тутырды —Әйдә, тоттык! Без бит икебездә теге дөньяга ычкынган идек. Бу дөньяда очрашу хөрмәтенә. Ирек рюмкасын чәкештерде дә анын эчкәнен көтеп тора башлады Зәнфирә яшь белән тулган күзләрен мөлдерәтеп ана төбәлде. Ул күзләрдә ни язылганын Ирек бик яхшы аңлады. Рашат башын артка ташлады да. авызын зур ачып, стаканны түнтәрде. Коньякның, зур бүрәнкәгә салган су кебек шарылдап, анын тамагыннан төшеп киткәне ишетелеп торды Кунак тирән итеп сулады да шытырдатып кыяр чәйнәргә кереште, ипи белән йомырка тәбәсе элеп капты, аннары Ирекнең алдында торган рюмкага ияге белән ымлады: —Ачуланма, булдыра алмыйм,—диде Ирек. —Ярар, аңладым мин сине.—диде Рашат кисәтүле тавыш белән —Вакыт бар. барысына да өлгерербез. Әле бит башы гына Шулаймы? Ирек дәшмәде. Рашат сәгатенә карап алды да. күхзәрен йомып, нәрсәдер уйлагандай, беркадәр торды, аннары кинәт аягын сузып җибәрде. — Билем авырта, иелә алмыйм, ботинкаларымны салдыра алмассызмы икән?—дип күзләрен Зәифирәгә төбәде. Зәнфирә агарып китте, йөзенә хурлану галәмәтләре чыкты, күзләрендә ачулы очкыннар биеште. Ул. яклау эзләгәндәй. Иреккә карап алды, ләкин Ирек берни дә кылмады, анын башын бер уи томалаган иде Рашат нинди максат белән килгән, анын уенда нәрсә? — Ирек дус, хатынын сина карый бит. сиңа салдырырга куша —Рашат ун аягын күтәреп Иреккә таба борды —Үз өемдә мин үзем хужа. монда без боерабыз. Шуна күрә. Рашат дус. син (афу ит инде. Минем әтимен дә аяк киемен салдырганым юк. Рашатның йөзе караңгыланып китте. Аннары ул чыраен ачуташ капкандай җыерып, ясалма елмайды —Син Мәскәүдә минем квартирада яшәгәндә бодай сайрамый иден. Үзгәргәнсең, нык үзгәргәнсең. —Ә-ә-ә, акладым гел төбеңнең кая барганын,—диде Ирек, күңелендә ачу кузгала башлавын тоеп —Күпме түләргә кирәк? -Күпмеме?—шулай диде дә Рашат тагын сәгатенә күз төшереп алды һәм. нәрсәдер тыңлагандай, күзен йомып, башын артка ташлады Ирек бу очрашуның төш түгеллегенә һаман ышанып бетә алмады. Ничек исән калды икән соң ул? Рашат кинәт күзләрен ачты —Түләвен шушы инде,—ул аягын сузып сслеккаләп аллы — Без синдә яшәгән өчен аяк киеме салдырырга сөйләшмәдек бит Молодец!—диде Рашат һәм шапылдатып кул чапкандай итеп куйды — Горурлык ир кешегә бик кирәк нәрсә ул. Әгәр өенә сыя алса. Тик монда бик тар, сыя алмын синен горурлыгың. Кайда саклана сон ул?—Анын тавышында ачыктан-ачык мыскыллау билгеләре сизелде —Син аны токмач басарга он алып кергән кебек сарайдан көнлекләп алып керәсекме? Әллә п кесәнә тутырып йөрисенме? Көнбагыш кебек кирәк чакта кешеләрнең йөзенә кабыгын чиертәсең, әйеме? Ирек, инде ачуын яшерә алмас дәрәҗәгә җитсә дә, тешләрен кысты, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып, Рашатка таба иелде һәм болай диде: —Кайда сакласам да, үземә житә. һәрхәлдә синнән әжәткә сорамам. —Молодец! Ха-ха-ха! Рашат көлүеннән кинәт туктады, йөзе караңгыланып, тартышып куйды. Ул, күзләрен Иректән алмаган килеш, акрын гына ун кулын костюмының эчке кесәсенә тыкты, анда нидер капшады да хәрәкәтсез калды. Кулын кесәсеннән алмаган килеш, сәер итеп иренен кыйшайтты. Бу елмаю да, мыскыллау да түгел, әллә нинди яшерен бер уйны чагылдыра иде. Анын кысылган күз керфекләре арасыннан елтыраучы күзләрендә ниндидер куркыныч көч шәйләнә, ул менә хәзер дәртләп кабыныр, шартлар кебек тоелды. Рашат кинәт кулын алды да беләге белән өстәлдәге әйберләрне түргә таба сыпырды, аннары терсәген өстәлгә терәп, бармакларын бер йодрыкка төйнәде, бер жәйде.—Әйдә, кул көрәштереп карыйк әле. Анын шул сүзен көткәндәй, Ирек шундук үзенең учын анын учына салды. Зәнфирә, йөрәге ярылырдай булып, аларга карап тора иде. Ирек тынычлан дигән мәгънәдә ана керфек сирпеп куйды. Менә алар кул көрәштерә башладылар. Беренче тотыну белән Ирек аның үзеннән көчле икәнлеген анлады Бу эшләгән, бирчәеп беткән кул түгел, әмма ифрат та саллы, көчле иде. Ирек тешләрен кысып, кулын туры тотарга тырышты, жинәргә омтылмады, бары тик шулай төз торырга кирәк иде. Аларнын икесенең дә маңгайларындагы, муеннарындагы тамырлары бүртеп чыкты, кып-кызыл булдылар, еш-еш сулыш алганнары ишетелде, әмма куллары шул бер урында тора бирде. Ахырда Рашат кулын ычкындырды. —Минем уң кул имгәнгән иде, төзәлеп житмәгән, әйдә сулы белән,— диде ул, бармаксыз кулын өстәлгә куеп. Бусында Ирек каршы тора алмады, Рашат анын кулын тоту белән шартлатып өстәлгә китереп салды. —Мәскәүләр менә шулай тота,—диде ул, кимсетүле караш ташлап.— Буйсынырга өйрәнергә кирәк булыр. Зәнфирә курку катыш ачулы күзләре белән аның һәр хәрәкәтен күзәтеп тора иде. Бу Рашатка ошамады. —Кара әле. Ирек дус,—диде ул зарланган булып.—Хатының күзе белән мина атмасын әле. Өегезгә кергәннән бирле мин анын карашы астында пистолет көпшәсе алдында торган сыман торам. Ату бит ул гажәп нәрсә. Берәү мәнгелек йокыга тала, икенчесенә яшәү килә. Берәүгә инде берни кирәкми, икенчесенә байлык, гамьсез күңел ачулар килә. Килешәсеңме? Атарга ниятләгән кеше берни дә уйламаска тиеш. Зинһар атмагыз инде күзегездән. Мин мондый карашка күнекмәгән. Алла сакласын Минем дә атып куюым бар. Ул кисәк кенә көлеп жибәрде.—Күз белән диюем.—Рашат сәгатенә карады да кинәт сикереп торды:—Миңа китәргә вакыт. Ул плашына үрелде, кесәсеннән калын блокнотка охшаган бер әйберне алып Иреккә сузды. —Менә син моны укып чык әле. Мәскәүдә самиздатга басылган китап бу. Ошаса, тәржемә итәрсен. Юк, син аны ошамаса да тәрҗемә итәчәксең, һичшиксез татарча чыгарырга кирәк. Аның сүзләрендә боеру, мәжбүр итү яңгыраса да, Ирек нишләптер китапны алды. Рашат плащын, эшләпәсен киде, аннары бер генә мизгелгә хәрәкәтсез торганнан сон, плаш кесәсеннән алып, Иреккә бер төргәк акча сузды. Төргәк банкта ябыштырылган хәлендә, бишлекләрдән генә тора иде —Минем бай чак, ничек яшәвегезне күреп торам. Ал инде, ал.—диде ул Иреккә якынлашып. Ләкин Ирек артка чигенде. Рашат акчаны диванга ташлады. —Сыегыз очен рәхмәт булыр бу. Аннары ул чыраен Ирекнен йөзенә тери язып якын китерде. Карашы әллә нинди, анлаешсыз. күзләре каядыр качкан, аларнын урынында куе- кара сөрем генә кебек күренде. Ирекнен күнелен шомландырып, чыннан да өрәк бугай бу. дигән уй йөгереп узды. Жылы. тәмсез аракы исе бөркелде, укшыта язып борынына керде. —Әгәр минем монда булганны ялгышып берәр жан иясенә ычкындырсагыз, икегезгә дә бик начар булачак.—Рашат үлем тынлыгы ясап, тукталып калды Ул ишекне шартлатып ябып чыгып китте Зәнфирә белән Ирек тораташ катып калдылар. Аларнын икесен дә әллә нинди шом. табигатьне дәһшәтле Давыл алдыннан биләгән халәт баскан иде. Бөтен кош-корт, жәнлек. бөжәкләр ничек 1ынып калган булса, аларнын да йөрәге тибүдән туктагандай булды, өй эченә үлем тынлыгы жәелдс. Ирек коточкыч бер әйбергә төшенде: ин әүвәл тырышып-тырмашып ул аны уеннан куарга тырышты, чөнки ул жимергеч нәрсә. Әмма күпме генә теләсә дә куа алмады һәм анын белән килешергә мәжбүр булды —Акчаларны...—Зәнфирәнен калтыранган куллары диванга таба сузылды — акчаларын зинһар чыгарып бир үзенә,—дип пышылдады ул көч-хәл белән. Ирек төргәкне эләктерде дә ишек алдына атылды, капкага таба йөгерде Көчле жил күтәрелгән иде Капканы ачып, тыкрыкка күз ташлады, ләкин анда беркем дә күренмәде. Күктә аи йөзә, жил уйнаткан агачларнын шәүләләре, ычкынып китәргә теләгәндәй, жирдә шуышалар, бәргәләнәләр. Шул арада Рашатнын чыгып китүе мөмкин түгел иде Димәк, ул ихагада. Ирек кабат борылып ой турына килде, як-ягына каранды. Абзар-кура ягына күз ташлап: —Рашаг, син мондамы?—дип кычкырды Жанап бирүче булмады, абзар эчендә нәрсәдер дөпелдәгәндәй, аяк глвышы ишетелгәндәй булды. Ирекнен күнеленә әллә нинди ямьсез уй килде. Шомланып, ул ишекне ачты, ойалдындагы балтаны эләктерде. Тавыш чыгармыйча, абзар япан күзәтә башлады, өйдән Зәнфирә килеп чыкты —Бирдеңме акчасын?—диде ул. —Юкка чыккан ул. Тыкрыкта да күренмәде —Кулына нишләп балта тотгын? —Аяк астында калган бит — Юкны сөйләмә, мин аны үз кулларым белән кергеп сөядем — Рашат!—дип кычкырды тагын Ирек. Җавап бирүче булмады. -Мин нишләптер куркам, Ирек Тизрәк капканы биклик тә өйгә керик. -Керә тор,—диде Ирек.—Үзем бикләп киләм. Ул капканы ачып гагын бер мәртәбә тыкрыкка күз салды Шушы арада Рашатнын чыгып китеп өлгерүенә һич гә ышанырлык түгел иде Ай зур кара болыт астына кереп юк булды, бөтен жиһан караңгылыкка чумды, жпл көчәй тәннән-көчәйде Ирек капканы бикләде дә бераз тыңланып торды, уйланды. Рашатның ул үзенә килгән бәла икәнлеген анлады. Анын күз карашы рәхимсез, җанга шом сала иде. Аны куып та җибәрү мөмкин түгел, анардан качып та котылып булмаячак. Аларнын тормышында ниндидер хәвефле сызык башлана, язмыш шуны кисәтә, әзер будырт куша иде Ирек, көчәйгәннән-көчәя баручы жилаә. пальтосын эләктермәгән килеш бик озак басып торды Оллә кая поскан аинын сизелер-сизелмәс кенә сирпелүче яктылыгында, каядыр шуышучы болытлар шәпләнә, йолдызлар чагылып ала, гүя бөтен җир шуыша, үзе белән бергә Ирекне дә алып китә иде. Анын күнеленен беркайчан да бу дәрәҗәдә ачыргаланганы булмады. Тагын Рашат, дип уйлады ул. Димәк, Ирек анын белән һаман бер дәрәҗәдә. Күпме генә югарыга омтылып та, үзен олы гамь белән яшим дип хисаплап та. Рашатлар, куркыныч Вышкалар дәрәҗәсендә калган булып чыкты. Бу тоткынлыктан, бу түбәнлектән ул мәнге чыга алмаячакмы, бу нинди зур ялгышлык булды? Ирек бит алардан күпкә өстен кебек, ә менә бүген ул җан өшеткеч хакыйкатьне анлады: һич тә өстен түгел, бер дәрәҗәдә, алан гына да түгел, Рашат хәзер аның өстеннән таптап йөрергә кайткан. Жавап эзләгәндәй, ул тагын күк йөзенә карады, сызгырып искән җилне тынлады, әмма җавап юк иде. Аны эзләп чыккан Зәнфирәнен эндәшүенә ул сискәнеп китте. Зәнфирәгә ияреп, буш һава шары кебек, үзенен бернинди авырлыгын, жанын-тәнен сизмичә өйгә керде. Зәнфирә ниләрдер сөйләде. Рашат турында сорады, куркам, диде, ләкин анын сүзләре Ирек өчен әһәмиятсез иде. Аны бары бер уй көйдерде: тормышта алар белән бер дәрәҗәдә хурлыклы сөйрәлү. Ул шушынын сәбәбен дә тапты кебек. Әгәр гомеренең ин кадерле вакытларын коточкыч кара сөрем белән агуламаса, ул хәзер әллә нинди югары биеклекләрдә булыр иде. Рашатлар аңа якын килү турында уйлый да алмаслар, бәлкем аны танымаслар да иде. Үзен кискән канатлар тиз генә үсмидер. Телисенме-теләмисенме. хәзер син алар белән... 2 Рашат. Ирекләрнең капкасыннан чыгу белән, эшләпәсен сумкасына салып, күзенә кадәр батырып кара башлык киде һәм ашыга-кабалана юлга таба атлады. Ана ашыгырга, бик ашыгырга кирәк, ераккарак китәргә, беркемне дә очратмаска кирәк иде. Ахмак, дип тиргәде ул үз-үзен. әле бу араларда ана Болынкырга аяк басарга бөтенләй ярамый ич Ирек янына теләсә кайчан кайтып була. Йөрәкләренә шом салуыннан канәгатьлек алды алуын. Ә бит шушы бер адым аны харап итәргә мөмкин. Ул йөгерә-атлый Болынкырның уравыч юлына чыкты. Сул якта караңгылык каплаган ялан, ә унда утларын балкытып Болынкыр утыра. Шул яктан плащ итәкләрен, чалбар балакларын йолкып юеш жил исә. Рашат, юлда фара яктысы күренүгә, койма буйларына йөгереп шуннан атлады, яктылык бетүгә, тагын юлга чыкты. Авыл ягыннан искән җил аны сул якка этте, әмма Рашат нишләптер җилгә каршы Болынкыр эченә таба тартылды. Әйтерсең лә бу юеш җилнең уртасында, аны каршы якка сөйрәүче икенче бер агым бар иде. Шулай карышып бара торгач, ул авыл эченә килеп керде. Урам баганаларындагы лампочкаларның яктылыгыннан качып, өй. агач шәүләләре караңгылаган урыннарга елышты, тыкрыкларга чумды. «Кит. читкә кит. кермә!» дип боерды ул үз-үзенә, әмма гәүдәсен, аякларын буйсындыра алмады, сулышы кысылды, әллә куркудан, әллә кабаланудан йөрәге дөп-дөп типте. Ул үзенең аракыдан түгел, бүтән аңлаешсыз нәрсәдән ярым исерек хәлендә икәнлегенә төшенде. Ниндидер көч. анын эчке боерыкларына буйсынмыйча, Рашатны һаман Болынкырнын уртасына куалады... Берничә минуттан ул үзләре турында иде инде. Каршыдагы караңгы эченнән ул үзләренең калай түбәле мәһабәт йортына, анын челтәрләп бизәлгән матур кәрнизле тәрәзәләренә карап торды. Тамагы ачкан кеше ашарга әзерләнгәндәй, берничә мәртәбә төкереген йотты, кипшенгән кайнар иреннәрен ялмап куйды. Зал ягы тәрәзәләре, кухня ягы карангы иде. Күрәсең, гадәттәгечә әнисе үз бүлмәсендәдер. Рашатның өй эченә тәрәзәдән генә булса да күз саласы килде, бу теләкнен төзәтә алмаслык хатага китерү ихтималын уйлап бер генә мизгел икеләнеп торгач, тәвәккәлләде Бу вакытта инде капка бикле булганын ул белә, урам яктан койма өстеннән керергә ярамый— туктаусыз үтеп-сүтеп йөриләр Рашат, карангы почмаккарак барып, урамны аркылы чыкты, бәрәнге бакчасына койма өстеннән генә сикерле. иелеп өйләренә таба йөгерде. Минзаһит телевизор карап утырган җиреннән тәрәзә турында шәүлә күрде. Үзе дә сизмәстән, сикереп торып артка чигенде. Шул арада шәүлә юк та булды. —Хәят!—дип кычкырды ул карлыккан тавыш белән.—Хәят, кил ате тизрәк! Хатыны кухнядан атылып-бәрелеп анын янына керде. —Ни булды, ник шулкадәр кычкырасын ” Минзаһит җинелчә генә калтырый иде. Ул кулы белән тәрәзәгә күрсәтеп —Анда кемдер бар!—дип пышылдады. Хәят аптырап иренә карады да тәрәзәгә китте, иелеп тышка күз таптады —Берни дә юк бит. —Бар дим мин сина, бар! Мин урынымнан торгач, юкка чыкты —Хәят аптырап баш чайкап торды. —Әйдә, әйләнеп керик алайса. Алар, барлык утларны гөлт итеп яндырып, ишек алдына чыктылар, сакланып кына агач бакчасына, әле генә Минзаһитнын котын алган тәрәзә турына килделәр. —Менә күрәсенме,—диде Минзаһит чүгәләп Юеш жяр өстендә олы ботинка эзләре ярылып яга иде. Эз аларны сарай янына алып килде. —Әйдә, тизрәк керәбез,—диде Хәят, Минзаһитнын кулыннан эләктереп — Кемдер йөргән шул . — Казанга барып эш турында ныклап сөйләшеп кайтырга кирәк,—диде ул. ишекләрне бикләп өйгә кергәч —Күпме сузарга була? Безне куркытып куарга теләүләредер бу.. Минзаһит авыр сулап куйды —Әз булса да иректә яшисем килгән иде. Таш дивар эченә кереп утырып кара әле син Аягын белән әнә шул бакча туфрагына басарга да тилмереп ятачаксың. —Безгә башка юл юк бит инде, Минзаһит. Әтисе урыныннан тору белән, Рашат иелеп агачлар арасына йөгерде Сарайга үзенен мәктәптә укыгандагы чангы таягы сөяп куелган иде, Рашат, ни икәнен дә аңламастан, аны эләктерде дә ярым иелгән хәлдә бакча буйлап йөгерде Ун минуттан ул олы юллан шактый ерак Чабырлы тау буйлап кызу-кызу атлый иле. Тыз-быз узып торучы машиналар тынган арада юлны аркылы чыгып, зиратка юнәлде Анын нарат-чыршы. каен, усак агачлары белән томаланган аргы ягына барып жзлте Шунда ул, аучылар куып арыткан кыргый җәнлектәй, адымнарының хәлсезләнүен, гәүдәсенең камырдай йомшавын тойды Йөрәгенең кагуына, күңеленең болгануына, ике чигәсенең кысуына түзәрлек түгел иде Бу хәлдә беркая да китә алмаячагын ул яхшы аклады Сирәк кенә коелган койманын ике тактасын шартлатып кубарды да, хәлсез аякларын авырлык белән сөйрәп, эчкә атлады. Әгәр шушында иртәгә кичкә кадәр йокларлык җылы кабер булса, ул ике дә уйламас, хәзер үк шунда кереп авар иде. Өч-дүрт адым атлауга, авыш җирдәге юеш кауданнан аягы гаеп, ул сырты белән барып төшкәнен сизми дә калды. Калак сөяге гурын ниндидер каты нәрсә авырттырып аллы. Сикереп торгач. Рашат һаман чатырдатып кыскан сумкасын, чангы таягын читкә селтәде лә теге әйбергә үрелде. Кулы тию белән тәне чымырдап китте «Баш сөяге'»—дип уйлады ул куырылып. Җентекләп караганнан сон гына анын кеше башы түгел, ә бәлки череп беткән кабер бурасының сынып төшкән башы икәнлеген абайлады Әмма күнелен биләгән шом таратмады. Черегән үләннәрдән, яфраклардан, юеш җирдән килгән кабер исе аны әллә нишләтеп җибәрде. Ул кабаланып зират эченнән чыкты һәм, коймага күкрәге белән сөялеп, бераз күзләрен йомып торды. Күзләрен ачуга, аста үзенен җем-җем иткән утлары белән җәйрәп яткан Болынкыр пәйда булды. Әйтерсен лә галәмнен барлык йолдызлары меңъяфрак чәчәгедәй бергә шунда җыелганнар, аларнын җылысында күпме кеше бернинди гамьсез гомер кичерә. Бары ана гына, бары ана гына моннан читкә, мөмкин кадәр ераккарак китәргә кирәк.. Ул башын югарырак күтәрде. Күктә йолдызлар калмаган диярлек Туктаусыз җил куалаучы болыт ертыклары арасыннан күренеп алганнары да салкын һәм шомлы, алар корбанын эзәрлекләүче күп санлы бүре өеренен күзләрен хәтерләтәләр. Йолдызлар да, бүре күзләре дә. эзәрлекләүчеләр дә бер үк. Бөтен нәрсә буталды, кайсысы нәрсә икәнен, булдыра алсан, үзенә аерырга туры килә... Ул, коймага аркасын терәп, юеш чирәмгә утырды, сумкасын ачып, башланган коньяк шешәсе, колбаса, ипи чыгарды. Коньягын шешә борыныннан гына голт-голт эчте дә, колбаса, ипи кабып чәйнәргә кереште. Күптән түгел генә янгыр юып киткән үләннәрнең юеше салкын булып тәненә үтте, тик ул моңа игътибар бирмәде, комсызланып умырып алып, колбаса белән ипи чәйнәде, гәүдәсенең җылына баруын тойды. Жил һаман басылмады, зират эчендәге агачлар тагын да шомлырак булып шауларга керештеләр. Ул чәйнәвеннән туктап калды. Нәкъ анын баш очында «торрыйк-торрыйк» дигән тавышлар ишетелде. «Торналар кайта!»—дип уйлады ул. Торналар кайта. Кошлар туган якларына төнлә очалар—Рашат моны яхшы белә. Ул башын күтәреп һавага карады, әмма торналар күренмәде... Кошлар туган җирләренә төнлә очалар... Анын уен сизгәндәй, тагын торна тавышлары көчәйде. Бер төркеме узып китеп, икенчесе килеп җиттеме, әллә шул ук төркемме! Кошлар туган җирләренә юлны йолдызларга карап та билгелиләр, диләр. Әллә алар, үз йолдызларын югалтып, болытлар арасында адашып кычкыралармы? Кинәт тып-тын булып калды, хәтта җил дә акрынайды бугай. Рашат шешәсен күтәреп тагын эчте, тик бу юлы берни дә капмады. Ана әллә ни булды, бөтен барлыгын салкын бушлык биләп алды, гәүдәсен кайнар ут көйдерде һәм ул күзләрен йомды. Шулай да аның фикере сизгер иде: юк. сина йокларга ярамый, дип кисәтте ул. Рашатка бүген үлеп-җитеп булса да төнлә тимер юл вокзалына барып житәргә кирәк. Бу тирәдән эзне суытырга, ерагаерга, шау-шу, ыгы-зыгылы, буталчык вокзал дөньясына чумарга. Тизрәк теләсә кайсы поездга утырып, ераккарак сызарга! Ул уйный торган хәтәр уеннын кануны шундый. Бу канунны бозсан, барысы да бетте, дигән сүз.. Әгәр Вышка аны Ирек белән сугыштырганда, Рәсүл үзләренең төркемен алып килмәгән булса, менә болай йөрергә дә туры килмәс, ул рәхәтләнеп кара жир куенында йоклап ятар иде. Әнә бит күпме кеше йоклый, берсен дә борчучы, куалаучы юк. Больницадан чыгу белән күзне йомып шушында— Болынкырга ычкынасы булган. Ә ул һаман Мәскәү тормышына кызыкты, һаман нидер җитмәде Квартирасын хуҗаларына тапшырып, урамда калды. Рәсүл төркеменә ияреп, Вышканын күзеннән югалырмын, дип уйлады. Мәскәү зур, җир астында да тулы бер шәһәр, күзләренә чалынмам, дип өметләнде. Әмма бер ай да үтмәде, ничек килеп капканын сизми дә калды. Вышка хәзер анын бар икәнен дә белми, югары даирәләр эчендә кайнаша. Ә Рашат барыбер ул корган пәрәвезгә эләккән килеш Пәрәвез җепләренең кайларга кадәр, күпме җирләргә сузылганын Вышка үзе генә белә... Рашатка сонгы корбанын юк итәргә бер ай вакыт бирделәр Ул анын койрыгына ябышып, күрше районга кадәр кайтып житте Тормәдә утырган дустына килүе булган икән Рашат бер атна сагалады, мунча кергән вакытында эш итте Сабынланып ята иде. сизми дә калды... Баш очында, гел якын гына сагышлы итеп тагын торналар кангыддаша башлады Рашат аларны аңлагандай булды. Торналар да аны куалый, ашыктыра, ә бәлкем без төшәсе жирне билисен, диләрдер Аларнын тавышы үткен хәнжәр белән Рашатнын йөрәгенә сызып җибәргәндәй итте һәм ул. гел сизмәстән, беркайчан булмаганча, тыелгысыз үксергә тотынды Кошлар туган якларына төнлә очалар Кошлар туган якларына очалар Рашат кул аркасы белән күз яшьләрен сөртә-сортә торып басты һәм тешләрен шыкырдата-шыкырдата ынгырашып жибәрде Ул чангы таягын эләктереп алды да ике куллап тотып һаваны айкарга кереште, гүя анда каңгылдашучы торналарны куркытырга, туктатырга теләде Аннары үзен-үзе белештермәс хәлгә килеп, таяк белән зират коймасына унлы-суллы сугарга тотынды. Койма башлары кителгәнче, алюмин таяк кәкрәеп-богелеп беткәнче такталарны кыйнады. Тәмам ярсып, тирләп чыккач, таякны зират эченә томырып, олы юлга атлады Әле күрәсе көннәрегез алла, азе сез берни лә белмисез, йолдызларыгыз алай күнелле. шат янмас, дип янады ул. аста жсмелдәп яткан Болынкыр утларына карап Рашат елаудан туктаган иде инде. Тон аны үз кочагына алды Торналар йөрәкләрне кабындырырлык кыйгылдаша-кыйгылдаша туган якларына очуларын ләвам иттеләр 3 Нинди кон булды сон бу? Кайбер көннәрне эшкә киләсен лә тәгәрмәчтәге тиен кебек ботерслә башлыйсын: әле райкомга чакыралар, әле ишек тобенә кешесе жыела, әле Казаннан, әле авыллардан шалтыраталар Вакытнын ничек үткәнен дә сизмисең. Әйтерсен лә бөтен доньянын кендеге сиңа береккән, әйтерсең барысы да сина карап торалар, синен фәрманыннан башка берни лә эшли алмыйлар. Андый көннәрдә арыйсын, талчыгасын, әмма эш көне бетеп өенә кайтканда, ниндидер канәгатьләнү кичерәсең Бу—үзенә күрә рәхәт талчыгу, канәгатьләнү халәте була. 0 менә бүген, үч иткәндә». Сөембикәгә беркем лә шалтыратмый да. туктаусыз булып тора торган кинәшмәләр. җыелышлар да юк, ишек төбендә чират көтүчеләрдә күренми Ичмасам кем лә булса керсен иле Соембикә шулай дип уйлап бетерә алмалы, ишек шакыдылар Керегез,—диде ул эчке куану белән Ишек акрын гына ачылды һәм анда Кәбировнын йөзе күренде —Әйдә, кер. Мөнир абый, уз,—диде Сөембикә, ана каршы барып Кәбиров ничектер мона кадәр булмаганча сак. куркулы карашы белән Сөембикәне, бүлмәне капшап чыкты Аны каршына утырткач. Сөембикә аптырап китте: туганнан туган абыйсы шактый картаеп, ябыгып киткән, чәчләре коелмаса да көмештәй чаларган, кашлары гына кап-кара килеш иде —Ни хәлләрдә ятасыз, абый'* —Казаннан кайтып килешем РКБ да дәваландым -Әйе. ишеткән идем Кәбиров башын аска иеп. уйланып торгандай итте, борынын тартып к\ йды —Казандагы минем врачның әтисенен йомышы бар синдә - Кем соң ул?—диде Соембикә сәерсенеп —Син аны беләсең. Ул ишек катында басып тора Әгәр булдыра алсан зинһар ярдәм кулынны суз. Кәбиров чыгып ишекне ябуга, аны кемдер шакыды һәм. Сөембикәнен тавышын ишетүгә, шакучы үзе дә килеп керде Алар исәнләштеләр. Сөембикә бер генә мәлгә хәрәкәтсез калды. Бу кеше ана бик таныш та, таныш та түгел кебек тоелды. Ниһаять, анын фамилиясе хәтеренә келт итеп килеп төште: Янчурин! Әйе, бу шул үзе, Янчурин иде. Какао төсендәге затлы плащы, шундый ук чалбары, замш туфлиләре, аксыл төрткеләр төшкән көрәнсу галстугы анын үзенен дә затлы кеше икәнлеген күрсәтә кебек. Сөембикә белгәндәге ялтырап торучы алсу битләр шактый эчкә батканнар, аның хәзер йөзе коры, вак жеп белән тартылгандай, нечкә жыерчыклар белән капланган. Озын гәүдәсе элеккедән дә ябыграк. Дулкынланудан Сөембикәнең дә сулышы кысылды. Янчурин аның тормышында ин күңелсез эз калдырган кешеләрнең берсе иде. Бернинди җинаяте булмаса да. Сөембикә артыннан ул нәрсәдер эзләп, аны гаепләү өчен дәлилләр тупларга килгәндер кебек тоелды. —Тыңлыйм сезне,—диде ул калтыранган тавыш белән. Янчурин, озын гәүдәсен сузып, Сөембикәгә таба иелде һәм: —Минем сезнең янга килүдән башка чарам калмады,—диде. Сөембикә анын авызы тулы алтын теш икәнлеген күрде. —Сез мине хәтерлисездер дип уйлыйм... Сөембикә, кулларының калтыранганын күрсәтмәс өчен, аларны өстәл астына яшерде. Әгәр хәленнән килсә, ул бу кешене каргый-каргый бүлмәсеннән куып чыгарыр иде. —Хәтерләмим,—диде ул. күзеннән зәһәр очкыннар чәчеп Янчуриннын күзләре түгәрәкләнеп китте, йөзенә аптырау билгеләре чыкты. —Мин бит сезгә Кәбиров артыннан күп мәртәбәләр сәлам юлладым. Ничә еллар буе... Әйтмәдемени? —Тизрәк йомышыгызны әйтегез! Әлбәттә, Сөембикә барысын да хәтерли иде. Анын сәламен тапшыргач, Мөнир абыйсына үпкәләп тә йөрде. Янадан мина аның турында бер сүз дә әйтмә, исемен ишетәсем килми, диде. Янчурин ярым пышылдап сүз башлады: —Әгәр сез ярдәм кулы сузмасагыз, мине утыртачаклар. —Миннән ярдәм?!—диде Сөембикә, чыннан да гаҗәпләнеп.—Фамилиягезне ишеткәлим, газеталардан да укыштырам. Бик югары хокук органында эшлисез... —Анысы шулаен шулай... —Димәк, һаман да гаепсезләрне утырту, гаеплеләрне коткару белән шөгыльләнәсез. —Беләсезме, Сөембикә Даутовна, бу гөнаһлы җир йөзендә гаепле кешеләр юк. Камил булмаган законнар гына бар. —Сезнең телегездән кайчандыр «Җинаять кодексының фәләненме статьясы, җинаять кодексының төгәненче статьясы», дигән сүзләрдән башка гыйбарә ишетелми иде. —Сезнең үтенечегезне мин кире какмадым,—диде Янчурин, Сөембикәнең күзләренә туп-туры карап.—Менә хәзер үзем бик начар ситуациягә эләктем Сез ярдәм кулы сузмасагыз, мине утыртачаклар. Дөресрәге, сезнен беренче секретарегызның йогынтысы кирәк. —Юкәдә икән чикләвек!—дип куйды Сөембикә, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча. —Минем язмышны хәл итүче кеше сезнен Шәрифуллин белән институтта бергә укыган, тулай торакта бер бүлмәдә торган —Янчурин ул кешенең фамилиясен әйтте —Шәрифуллин теләсә ана йогынты ясый алачак. Сөембикә кулларының гына түгел, бөтен гәүдәсенең калтырый башлавын тойды. «Күземнән югал!» дип кычкырып җибәрүдән аны ниндидер көч туктатты. -Мине ришвәт алуда гаепләделәр,-диде Янчурин, башын аска игән хәлдә авыр сулап.—Бернинди гаебем юк... Дошманнарым оештырды Сөембикәнең аны әллә ничекләр итеп мәсхәрәлисе килде, әмма тыелып калды. —Ярый, сөйләшеп карармын,—диде Янчурин ишек тоткасына үрелде. — Мин сезнен каршыда мәнгегә бурычлы булып калам. — Бурычлы булмассыз, мин вакыты житкәч. сезне үзем эзләп табармын Сөембикә анын адресын, телефоннарын язып алды да. коридорда Янчуриннын аяк тавышлары басылуга, тәрәзәне һәм ишекне киереп ачып жибәрде. Өстәлдәге кәгазьләрне җилфердәтеп, үтәли жил йөри башлады Бүлмәне җилләтеп була, ә менә Янчуриннын. үзен күнелдән берничек тә кырып ташлап булмый иде. Һич көтмәгәндә, уйламаганда килеп чыккан шеш кебек, ул ни үсмәде, ни тишелмәде, ничә еллар буе Сөембикәнең күнелен сызлатты да сызлатты. Бүлмә җилләгәч, ул ишекне япты да тәрәзә төбенә барып утырды. Анын уйлары шул ерак елларга юнәлделәр. Соембикә Кәшифулланын мәсхәрәләвең онытып бетереп килә иде ул чакта. Беркөнне фермада Фәизрахман хатыны Кәримә белән әнисе канга батканчы сугышканнар. Ызгыш сыерларга бирәсе фураж аркасында чыккан. Кәримә, имеш тә анын әнисен фураж урлауда гаепләгән. Халык арасында: сәбәп анда түгел, әнисенен Фәизрахман белән шаяруында, дигән хәбәр дә таралды. Кәримәнең бер кабыргасы сынып, больницага баруы хак иде. Ул әнисен судка бирде Әнисеннән туктаусыз сорау алдылар, шаһитларны авыл Советына чакырып, эшнен ничек булганлыгын ачыкларга керештеләр. Әнисенә кимендә өч ел төрмә яный иде. Сөембикә белән алар икесе дә мичтә янган кара күмер кебек көйделәр, чөнки язмышлары упкын читенә килеп терәлде. Беркөнне әнисе фермада чакта Мөнир абыйсы Соембикә янына керде. —Эш бик җитди төс ала. Кул кушырып утырырга ярамый,—диде ул. Сөембикәнең иңбашларыннан кагып. Анын нәрсә әигергә теләгәнен анламакчы булып. Сөембикә Кәбировнын күзләренә төбәлде. —Ишләргә сон? —Бүген тикшерүче монда. Ул ферма хатыннарын чакырта. Кеше беткәнен сагалап тор да янына кер Коткаруын сора. Алар бит законны ничек телиләр, шулай боралар. — Мине гынлар дип уйлыйсынмы?—диде Соембикә аптырап. —Тыңлатырга кирәк Башка чара юк. Кәбиров урыныннан торды, инде чыгарга кузгалгач. Сөембикәгә таба борылып: —Яхшы киемнәреңне киен, бизәнебрәк бар.—диде. Сөембикә анын бу сүзләреннән аптырашта калды. Яхшырак киенеп, бизәнеп баргач, ни була инде бу? Абыйсының ни әйтергә теләгәнен ул аңлады да акламады да кебек Бизәнде, төзәнде, ин яхшы түфлиләрен киде, ләкин аягы тартмады Урамга чыгып, авыл Советы тирәсенә барды, анда кергән-чыккан кеше күренмәле. Эченнән генә күз яшьләрен йотып, тагын кире борылды. Каршысына Фәһимә очрады, ул Әхнәфнен мотоциклына утырган иде. Алар ике мәртәбә көлә- колә Сөембикәне урап әйләнделәр дә. нәкъ каршына килеп туктадылар Ал арның шул кадәр да кәефле, шул кадәр шат булуларына Соембикә көнләшеп карады, көчәнеп булса да елмаерга гырышгы Фәһимә анын халләрен сорады, кич килеп утырырга чакырды, мотоцикл белән район үзәгенә таниьпа барырбыз, диде Фәһимә Сөембикаләрнен нинди упкын читендә торуларын башына да китерә алмый, чөнки ул бәхет диңгезендә рәхәтләнеп йөзә иде Сөембикәнең икеләнүе юкка чыкты Ул башын игән хатдә жәһәг-жәһәт атлап, авыл Советына юнәлде, тирән итеп сулыш алды да ишек шакыды. Тикшерүче Янчурин председатель өстәле артында утыра иде. Ун якта авыл Советы секретаре гарип куллы Камалиев нидер яза, ярты өстәлне алып торучы борынгы счет төймәләрен кәкре кулы белән чалт-чолт сала да нәтижәсен кәгазьгә язып куя. — Мин Газизова кызы булам, сезнен белән сөйләшергә кирәк иде. Янчурин дәшмичә аны баштан аяк карап чыкты да секретарьга таба борылды: —Иптәш Камалиев, сезгә әбәткә кайтырга вакыт түгел микән? —Ярый, ярый, хәзер... Камалиев чыгып киткәннән соң, тикшерүче ана урын тәкъдим итте. Янчуриннын бөтен йөзе каз мае белән майлагандай елтырый иде. Хәтта борын астындагы нечкә генә матур итеп калдырылган мыегы да ялтырый. Иреннәрен теле белән әледән-әле ялаганлыктан алар гел юешләнеп торалар. Анын күз карашы Сөембикәнең йөзеннән дә, матур тез башларыннан да йөгереп-йөгереп узды. Ул ничек итеп сүз башларга белмәде. Тиешле сүзләр таба алмыйча шактый вакыт торганнан сон: —Әнкәйнең гаебе юк, зинһар коткарыгыз, абый!—диде дә күз яшьләренә буылып еларга тотынды. —Әниегезнең җинаяте кире каккысыз, аны ничек коткарыйм? —Ул хатын бит үзе башлаган. Ул гомер буе әнинен күнеленә тоз салды. Иреннән көнләште бит ул. — Ире Фәйзрахман килә идеме сон сезгә? —Юк,—диде Сөембикә, кып-кызыл булып. Фәйзрахманнын килгәнен, әнисе белән эчеп тә утырганнарын белә иде ул. Ләкин бу хакта тикшерүчегә әйтәсе килмәде. Алай уйласаң, аларнын өендә кереп салып утыручылар азмыни? Ирләре генә түгел, хатын-кызлары да җитәрлек. —Син алдашасың!—диде Янчурин, аның күзләренә туп-туры төбәлеп. Щунда Сөембикә анын күзләренең эчкә батканлыгын һәм хәтәр елтыравын абайлады. —Мин сезгә дөресен әйтәм,—диде ул, үз тавышын үзе чак-чак ишетеп. Янчурин, булмә буйлап йөри-йөри, аңа сорау арты сорау яудырды. Әнисе кемнәр белән аралаша, аларнын өйләренә ир-атлардан һәм хатын-кызлардан кемнәр килә, җитәкчеләрнең булганы бармы, әнисе эчәме, аны кыерсытмыймы һәм башкалар, һәм башкалар. Сөембикәнең башы тәмам тубал булгач, ул сәгатенә карады да: —Төш вакыты җиткән икән. Әйдә, мотоцикл белән район үзәгендә ашханәдә сыйлап алып киләм,—диде. Сөембикәнең кашлары җыерылды, күзенә курку билгеләре чыкты. —Юк, юк!—диде ул, ишек катына йөгереп. —Кешеләргә ышанмыйсын икән,—диде Янчурин кисәтүле тавыш белән.— Сина бик авыр булыр ялгыз яшәве. Хатын-кызнын бөтен бәхете ирләр белән уртак тел таба белүендә. Тикшерүче тагын ниләр сөйләгәндер—Сөембикә ишетмәде. Ул күз яшьләренә буылган хәлдә урамнан өйләренә йөгерде. . Шуннан сон ничә көн үткәндер, анысын ул артык хәтерләми. Кич клубта район үзешчәннәре концерты бара иде. Бер егет үзенең җыры белән бөтен халыкны әсир итте Мон дөньясына батып, күз яшьләрен сиздермичә генә сөртеп утырган Сөембикәнең иңбашына кемдер кагылды: —Сине Кәбиров чакыра, чыгып кер әле. Агыйделнен аръягында Күлләр дингез түгел ул. Берәү монлы, берәү монсыз— Дөнья тигез түгел ул... /Кыр өзелеп калды. Клуб ишегеннән чыгу белән Мөнир абыйсы аны читкәрәк алып китте. —Тикшерүче бүген монда, колхоз кунакханәсендә куна,—диде ул пышылдап — Сина анын янына барырга кирәк. Кәбировтан аракы исе килә иде. Сөембикә ачынып: — Мин бит инде анын белән сөйләштем—файдасыз.—диде. —Син башкача сөйләшеп кара. Иртәгә йә берсекөнгә Жәүһәрияне кулга алырга мөмкиннәр Син монын ни икәнен аңлыйсынмы? —Ә ничек ул—башкача? —Белмим, белмим!—диде Кәбиров, нишләптер ана ачулангандай —Бигрәк бала-чага буласын. Мин әле генә анын янында утырып чыктым. Кылын тартып караган идем, ул теләсә, барысын да эшли ала Мина шулаирак тоелды. Жәүһәрияне дә, үзеңне дә коткару синен кулда. Әйдә, киттек Мөнир абыйсы кызу-кызу атлап, аны йөгертеп диярлек урам буйлап алып китте. Сөембикә кычкырып елый башлагач, шып туктады да инбашына төртеп ку ил ы —Әйдә, елый бир Менә шулай елап, әниенне озатып калырсың. Икегез дә юкка чыгачаксыз. Уян, акылына кил!—Шулай диде дә Кәбиров китеп барды. Ул үксеп басып тора бирде. Әллә яшькелт, әллә зәңгәрсу, әллә көмеш төсендә ай үзенен нурларын койды Сөембикә жиргә төшкән шәүләсенә караган килеш үкседе дә үкседе Ул, үзләренең турына җиткәч, агач күләгәсе астында туктап, койма буендагы утыргычка утырды. Күз яшьләре кипкән, башы ничектер ачыграк эшли башлаган иде. Ана хәзер ихтыяр көче, тәвәккәллек кирәк. Сөйләшүнең ничек тәмамланачагын ла ул якынча чамалый кебек. Аны менә шул куркыта да. Ниһаять, ул койманың күләгәле ягына чыгып, кешеләр күрмәсен өчен иелеп, кунакханә ягына атлады Анда килеп житкәч. тәрәзәдән төшкән яктылыкка карап туктап калды. Юк. бүген булмый Иртәгә район үзәгенә барып күреры. Ул шул уй белән тагын кире борылды, әмма каршысына көлешә- көле ию килгән яшьләр төркемен күреп, кире бөкләнде һәм кунакханә артына посты. Алар үтеп киткәч, зәвәккәлләп кунакханә ишеген какты Янчуриннын, «Керегез!» дигән тавышын ишетүгә дер-дер калтыран кыюсыз адымнар белән эчкә узды. Ул ап-ак күлмәктән, кара галстуктан, кара грикодан иде. Бүлмә яхшылап жыешгырылган, андагы караватларның остенә ап-ак җәймәләр жәелгән, мендәрләр күпертелгән. Янчурин аны терсәгеннән йомшак кына тоткандай итеп кухняга алып керде, сый-нигьмәтгән сыгылып торган өстәл янына угыртгы —Сезнең эчегезгә салкын төшкән, бөтен тәнегез белән калтырыйсыз.— диде Янчурин, өстәлдәге башланган аракы шешәсен кулына алып Мина кирәкми, мина салмагыз,—диде Сөембикә ялварып. —Ул чакта ширбәт белән генә сыйлыйм,—диде Янчурин ачык елмаеп Ул. серванттан кызыл аракы алып. Сөембикә каршындагы бокалны күзеннән тутырып куйды. Сөембикә торып баегы Мин сезгә үтенеч белән генә килгән идем -Үтенеч соңыннан. Бүген минем туган кон,—диде Янчурин. аны урынына утыргыи Шул хөрмәткә шәраб эчеп куюдан баш тартмассың бит инде. Сөембикә? Сөембикә күзләрен йомып, берничә мәртәбә шәрабне йотып куймакчы булган иде, Янчурин үзенен кулы белән күтәрә-күтәрә аны эчертеп бетерде. —Менә рәхмәт,—диде ул шоколад сузып. Бераздан Сөембикә калтыраудан туктады. Ләкин анын башы коточкыч әйләнергә тотынды. Әйтәсе сүзен тизрәк әйтеп чыгып китмәсә, шушында егылыр кебек тоелды. Анын кызлар белән бергәләп мәҗлесләрдә, туган көннәрдә кызыл аракы капкалаганы бар иде, ләкин болай кинәт баш әйләндерә торганына беркайчан да туры килгәне булмады. —Мин сезгә —дип сүз башлады ул, ләкин теленен үзенә буйсынмавын тойды —Ник килгәнемне беләсез... Мине... ятим итмәгез... —Әниеңне коткару өчен Кәримә Шамгунованың гаризасын кире алдырырга кирәк. Син аның белән сөйләшә аласыңмы? Сөембикә аның сүзләрен ниндидер бер битарафлык белән тыңлады, әле сүзләр аңа кагылмыйлар, каяндыр читтән үтәләр, күңеленә төшмиләр иде. Ул торган саен авырая барган башын тоту өчен ияген учына куеп, терсәгенә таянды. Әмма кулы ычкынып, шапылдап өстәлгә төште. Ул йомылып барган керфекләре арасыннан Янчуриннын ут сүндерергә дип үрелгәнен күреп калды Бүлмә кап-карангы булды. Янчурин Сөембикәне күтәреп алды да зал ягына алып чыгып китте. Кыз нидер кычкырды, янады, ләкин ана каршы торырлык көче калмаган иде инде... Сөембикә ничәдә кайтканын да хәтерләмәде. Анын келәне калай кисәге белән ачып кереп ятканын әнисе сизмәде дә. Шуннан сон ике-өч көн Сөембикә шомлы томан эчендә йөрде. Әнисенең эштән кайтуын коты алынып көтте. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кораллы милиционерлар килеп керер, дип хафаланды. Түзә алмагач, Мөнир абыйсына барды. «Сабыр ит, без уйлаганча барып чыга бугай»,—диде ул, аны тынычландырып. Көннәр уза торды, ахырда эшне яптылар. Аны беренче булып хәбәр итүче Фәйзрахман булды. Ул төнге уннарда тәрәзә шакып аларга килеп керде. —Нәрсә булды, нишләп йөрисен?—дип ташланды ана әнисе. —Синнән мәгәрич,—дип шаркылдады кызмача Фәйзрахман —Хатын гаризасын кире алган. Тикшерүче ничектер анын үзен куркыткан, мина сөйләп бетермәде. Мәгәриченне куй. Әнисе мич астыннан алып бер чүлли чыгарды, алар шушы шатлыкны юарга өстәл янына утырдылар... Фәйзрахман үзе чыгарган көйгә үзе генә җырлый торган җырын урам буйлап җырлап кайтып китте: Агыйделне буйлый-буйлый, Килә аккош атучы. Атма аккош, ат сандугач— Шул безне саргайтучы... Эшне япканнан сон, Янчурин мотоцикл белән аларга туктап, Сөембикәне район үзәгенә үзенен фатирына кунакка чакырды. Сөембикәнең хәйләсе әзер иде: авырыйм, миндә ниндидер үзгәреш бар, дип анын котын алып җибәрде. Ничә еллар узды, күпме җилләр исте, тормышта күпме очрашулар, аерылышулар булгандыр, һәммәсе дә вакыт кочагында, еракта калдылар. Янчуринны да шулай дип уйлаган иде Сөембикә, ә менә алай түгел икән. Ул үзенен ялгызлыгының сәбәбен аңлаган кебек булды. Анын тормыш көймәсенә Янчурин. Шәвәлиев кебек сигезаяклар, сөлекләр, хәшәрәт кабырчыклар ябышкан, алар аны акрын гына тормыш төбенә сөйриләр. Сөембикәгә беркем дә кул сузмый, ул нишләсә дә япа-ялгыз. Анын елыйсы килде, үзен кемнәндер кызгандырасы килде. Ни аяныч андый йомшак куллы кеше юк. иркәләргә теләүчеләр күренми Ичмасам ике күзенең берсеннән дә сыгылып сынар яшь тамчысы да чыкмый иде. «Әллә мин хатын-кыз булудан туктадыммы, бөтенләй тимергә әйләндемме9*— дип уйлады ул хафаланып Кешелек калгандыр бит әле анарда. Ничек кенә күнеле геләмәсә дә. ничек кенә карышса да. Янчуринга ярдәм итәргә кирәк Күрәсен. шушындый халәт, гел шушлай теләмәгәнне эшләү туганда ук анын маңгаена язылган Инде өлкәнәеп барганда булса да. монын шулай икәнлеген анлап. язмышка күнәргә, бернинди газаплар кичермичә, шул үзен теләмәгән эшне башкарырга, хәтта мен төрле чаралар, алдау-йодлаулар белән булса да башкарырга кирәк иде 4 Эштән кайткач та. Сөембикә Янчурин турында уйланды Мен кат үлчәгәннән сон, анык карарга килде: аны коткарырга! Айгөлгә урта мәктәп бетерергә дә күп калмый Кая да булса укырга кертим дисән. югары урында утыручы кодрәт иясе кирәк Дошманмы ул. хәшәрәтме ул—Сөембикә өчен киләчәктә һичшиксез бер таяныч булачак. Күрәсен. пычракка кермичә яшәп булмыйдыр, тормыш кануны шундыйдыр Хәер, кем белә, изге гамәлләр генә кылып яшәгән кешеләр бәлкем гомер ю.хларын да пакь килеш кичә алалардыр, илаһи биеклектә калып, бу доньядан китеп баралардыр Сөембикәгә андый язмыш турында хыялланырга да ярамый, бу мөмкин дә түгел иде инде ахрысы. Ирек белән аерылышкач, ул. Болынкырны ташлап, күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак жиргә—Камчаткага ук китәргә карар кылган иде Анда әнисе ягыннан туганнары яши. Сөембикә хат язды. Азар үз яннарына чакырдылар, эш тә күп. акчасы да әйбәт дигәннәр иде Тик аны ин элек Айгөл куркытты. Ул бала татар тормышыннан, әтисеннән аерылып нишләр9 Аны гомере буе каһәрләмәсме9 Инде ниятләп бетерүгә. Ирекнең баш күтәрми эчә башлавы Соембикәнсн күңелендә әллә нинди давыллар кузгатты Үз кызынын әтисенсн шушы хәлгә төшүендә ул гаепле иде бит! Уйлана торгач. Болынкырда калырга, ә элекке Соембикәне үтерергә карар кылды Гөнаһлы тәнгә пакъ жан. саф рух иңлерәм. дип яшәде һәм бу карарыннан чигенмәде Тик... менә бит юллар тагын ул теләмәгән якка сөйри һәм аларгабуйсынмыйча булмый, күрәсен. Әхнәфкә кереп, барысын да жентскләп сөйләп бирергә, аның ярдәмен сорарга кирәк. Әхнәф турында уйлагач, ул ничектер күңелендә жинеллек тойды. Хәер, бу тойгыны Сөембикә генә түгел, районнын барлык җитәкчеләре дә кичерә иде. И н беренче эше итеп, ул куркыту дигән нәрсәне ташлады. Нинди генә авыр хәлләрдә дә. әллә нинди киеренке кинәшмаләрдә дә Арсланон кебек, җитәкчеләргә ырлап капмады, кешенен сүзен башына китереп суккандай бүлмәде, һәркемне зур сабырлык белән тынлалы. күп кенә мәсьәләләрне уртага салып, үзе читтәрәк калырга тырышып, гомуми фикердән, киңәшләрдән чыгып хәл итәргә тырышты. Ул кадрлар алыштыру белән дә артык мавыкмады. Арсланон кырыннан чыкмыйча ана ялагайланган, гомере буе кемнәрнедер әләкләп, кемнәрнедер сатып кон күрын Өлфәт Жәмилев кебекләргә дә кагылмады, халык арасында Әхнәф Шәрифуллиннын. «кадрлар белән уйнарга ярамый, һәркемнен гаиләсе бар. әти-әнисе бар. балллары бар. әгәр кеше ялгышкан икән, аны төзәгергә тырышыйк», дигән сүзләре афоризм кебек йөрделәр Ү зенә икенче секретарь и геп ул Наратбашта эшләп киткән Зәйнуллинны алды Күпләр башта анардан химик дип көлеп маташсалар да. бу егет кешеләрне тирән анлый торган, йомшак күнеллс. мәдәният, матбугат, медицина, көнкүреш мәсьәләләрендә дә бик тирәнтен белеп фикер йөртә торган җитәкче булып чыкты. Анын да эш стиле, беренче секретарьныкы кебек үк. үзара аңлашуга, кинәшүгә корылган иде. Райкоммын оештыру бүлеге мөдире итеп Фәнне Сәлаховны куйгач, җитәкчеләр. Шәрифуллнн ТИҮ белән ныклап торып никахлашырга уйлый, ахрысы, тип сөйләнә башладылар. Бу сүаләрдә шатлану күбрәкме, әллә иронияме—монысын әйтү кыен иде. Май ахырында ук Болынкырнын нәкъ урта бер жирендә хуҗасыз ике йорт урынына Әхнәф, сайлаучылар алдында биргән вәгъдәсен үтәп, балалар яслесе салдырта башлады. Бусы инде яшь гаиләләрне һәркөн иртә-кичен Әхнәф Шәрифуллинны рәхмәт хисләре белән искә алырга, әби- бабалары. ата-аналары тарафыннан анын исәнлегенә дога кылырга мәҗбүр итте Ул бөтенесен тәмам туйдырган, көненә әллә ничәшәр мәртәбә үткәрелүче һәртөрле җыелыш-кинәшмәләрне җыюдан туктады, җитәкчеләр рәхәтләнеп, кин сулыш алып эшли башладылар. Фермаларга, игенчелек буенча колхоз- совхозларга вәкилләр куу, аларны бастырып сорау алу дигән нәрсәләр бетте. Анын бүлмәсенә кергәндә калтырап торулар, йөрәк даруы кабулар да онытылды, җитәкчеләр беренче секретарь белән үзара рәхәтләнеп киңәшеп, үз фикерләрен курыкмыйча әйтеп сөйләшеп була, дип уртак куанычларын белдерәләр иде. Сөембикәнең үтенече бик четрекле булса да, Әхнәф янына кыенсыну тойгысы кичермичә, тыныч күңел белән керде. Ул аны өстәл артыннан чыгып каршылады. Җитез адымнар белән килде дә җинелчә генә терсәгенә кагылды һәм, бүлмәнен түренә алып барып, үзенен каршына утыртты. —Йә, ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Сөембикә серле генә елмайды да: —Барына канәгать, югына сабыр итәбез,—диде. —Бу тормыш әллә ниндигә әйләнеп китте бит әле. Сөембикә.—Әхнәф, гаепле кеше кебек, як-ягына каранып алды, ун кулы белән чәчләрен артка сыпырды.—Заманында бик аралашып яши идек. Хәзер килеп тә чыкмыйсын. Фәһимә белән әллә урамда гына очрашасыз инде? Сөембикә ана ни әйтергә дә белмәде. Әхнәф беренче секретарь булып сайланганнан сон, Фәһимә алыштырган кебек үзгәрде дә куйды. Аның адымнары салмакланды, гәүдәсе турайды, күз карашы, ничектер сиңа кагылмыйча читтән генә үтеп, бик еракка, әллә кая юнәлә торганга әйләнде. Монын шулай икәнлеген элек аралашкан хатын-кызлар үзара хәйран калып сөйләшсәләр дә, Сөембикә үзенә карата Фәһимәнең алай кылануын сизмәде сизүен. Шулай да ул элекке Фәһимә түгел иде. Очраган саен хәл сораша, Ирек белән үзара мөнәсәбәтләрен төпченә. Эштән башка аралашмыйбыз, дигән сүзне ишетсә, Сөембикәне кызганырга тотына, төрлечә юата, хәленә керә Ә Соембикәнен һич тә үзен аңардан кызгандырасы килми. Шул ук вакытта элеккеге дустының кызгануларына каршы куярлык дәлил дә таба алмый. Нинди дәлил табасың? Ул ирсез, ул ялгыз, ул берүзе кыз үстерә, башкалар белән, бигрәк тә Фәһимә белән чагыштырырлык та түгел. Дустының кызгануларыннан туеп, Сөембикә мөмкин кадәр аның белән очрашмаска тырыша. Әлбәттә, Әхнәфнен соравы урынлы, бәлки ул бу мәсьәләне Фәһимәнен башкалардан бик кинәт, күзгә күренерлек дәрәҗәдә аерылуын күреп кузгаткандыр Хатынының башкаларга югарыдан каравы аны бит һич кенә дә бизәми, киресенчә, күпмедер дәрәҗәдә абруена китереп суга. Тормыш та үзгәрә, үзебез дә картаябыз бугай,—диде Сөембикә ихлас күңелдән —Хәзер сер капчыкларын уртага куеп, туйганчы бушатын утырырга әллә вакыт юк, әллә монын кызыгы бетте инде. -Син Фәһимәне ташларга тырышма,—диде Әхнәф.—Талпынып һавага оча башласа, аягыннан сөйрәп төшер.-Ул сәгатенә карады да:—Йомышыңны әйт,—диде. Сөембикә ана Янчуриннын махсус килүен, бәлагә таруын һәм аны коткару өчен Әхнәфнен кем белән сөйләшеп ярдәм итә алачагын аңлатты. Аны тынлап бетергәч. Әхнәф шактый вакыт дәшми утырды, аннары әллә ничек, мыскыллау чалымнары белән елмайды: —Заманында ул минем әнине төрмәгә утырудан йолып калды Мин анын каршында мәнге бурычлы,—диде Сөембикә Әхнәф галстугын бушатып куйды, учлары белән йөзен, муенын сыпырып алды. —Синең өчен жаным-тәнем белән ниндидер яхшылык эшлисем килә — Ул торып өстәл тирәсендә йөргәндәй итте —Тик беләсеңме, без Янчурин белән ул заманда якага-яка килеп туктадык бит Әгәр шулай булмаса. ул сиңа түгел, туп-туры минем үземә килгән булыр иде. Янчурин «Сельхозтехника»—да эшли торган бер комсомолыбызны төрмәгә тыкты Гел юктан жинаять эше әвәләп. Егет ике ел утырып кайтты Без анын белән очрашкач. Янчуриннын әлеге егетнен хатыны артыннан сөйрәлгәнен, аны юлыннан алып ату өчен төрмәгә утыртканын белдем. Син шуны коткарырга кушасын. — Мин аңладым,—диде Сөембикә, чыгарга әзерләнеп. —Уйлыйм әле. Сөембикә, үз-үземне жинсәм дә синен хакка гына жинә алырмын... Сөйләшү шунын белән төгәлләнде .. Ирек раикомнын кабул итү бүлмәсенә нәкъ чакырылган вакытка килеп керде. Гадәттәгечә, халык күп иде. Ул таныш-белешләре белән күрешкән, хәл-әхвәл белешкән арада Әхнәф бүлмәсеннән Сөембикә чыкты Секретарь кыз шундук Иреккә керергә кушты Алар кочаклашып күрештеләр —Иҗатыннан бүлгән булсам, гафу ит, дустым,—диде Әхнәф, ана урын күрсәтеп. Үзе түргә үтмәде, Ирекнен янәшәсенә утырды —Бу арада ижат эшләре бакча тирәсендәрәк йөри әле,—диде Ирек, анын сөрмәле зәнгәр күзләренә туп-туры карап —Ә син язны ычкындырма, синен ындыр артында табигатьнең чын мәгънәсендә |уй иткән чагы. Ижат кешеләре илһамны шуннан алалар, диләр Дөресме? —Минем өчен алай түгел бугай ул. Көн саен эшләгәндә генә илһам килә —Дорес әйтәсең ижат кешеләренә дә үзләрен билгеле бер рамкада тотар өчен кон саен эшли юрган эш кирәк, дустым.—диде Әхнәф, кулын анын иңбашына салып —Минем читтән редактор китертәсем килми Алын шул эшкә гинһар өчен. — Без бит бу хакта сөйләштек инде. Әхнәф —Сөйләшүен сөйләштек, аннан сон күп сулар акты, язгы җилләр исте, чәчелмәгән басулар чәчелеп, игеннәр шытып чыкты. Бөтен дөнья үзгәрә, синдә дә ниндидер үзгәреш булырга тиеш бит инде — Юк. Әхнәф, мәжбүриләмә,— диде Ирек, анын кулын инбашыннан алып —Сон эшсез ята алмыйсын ич инде син. Әрәм гамак, дип. закон нигезендә җавапка тарттырам мин сине Әхнәф рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Ирекнен иңбашына жинелчә генә төртеп алды. —Эшләргә кирәк, әлбәттә. Ә редакциягә килгәндә... Беләсеңме, теге вакытта Арсланов районнан куган Мәкъсутов Чаллыда эшли ди бит. Чакырт шуны Бер дигән редактор ул. Ярый. ярый, уйлашырбыз,—диде Әхнәф сак кына —Алайса мин сина бик тыныч эш тәкъдим итәм. Безгә музей директоры кирәк Бинасы иске, акрынлап ремонтта ясарбыз. Атынасынмы? Менә анысы хакында уйлап карармын.-диде Ирек —Әгәр син анда эшләсәң, акрын гына район тарихын да яза башларга кирәк иде. Гомер уза бит — Шушы изге ниятең өчен генә да мөгаен ризалашырга туры килер.— диде Ирек елмаеп. Әле өлкә комитетыннан, әле башка җирләрдән телефон шылтыравы аларга озаклап әнгәмә корырга мөмкинлек бирмәде. Ирек чыгып китү белән Әхнәф Гаскәровка шылтыратты. —Сәет Мөбәрәкович, сез бу Ирек Сабитовка квартира мәсьәләсендә берәр карарга килдегезме? —Юк әле,—диде Гаскәров. —Һаман сузыла бит Ничек тә хәл итәргә кирәк инде. Сөйләшкән вариантларнын берсен сайларга вакыттыр. —Ярый, бу атнадан да калмабыз. «Ирек Сабитов, Ирек Сабитов».—дип кабатлады Гаскәров авыз эченнән. Күнелен авырттырып нәрсәдер кыймылдап куйгандай булды. Үзе янына чакыртырга, сөйләшергә кирәк. Бәлкем бүгеннән калдырмаска да кирәктер. Ул Ирекнең башкарма комитет бинасында дежур торган чакларын күз алдына китерде. Сакларга тырышты, барып чыкмады. Ә шулай да Гаскәров аңа хөрмәт белән карый. Эштән киткәннән сон, анын турында әйбәт булмаган сүзләрне дә шактый ишетергә туры килде. Ә нигә чакыртырга сон әле аны? Барырга да кайтырга. Кич эштән соң үзе генә машинага утырып, ул кайчандыр апасы яшәгән таныш йортнын капка төбенә килеп туктады. Анын килеп керүен күргәч, Ирек белән Зәнфирә каушап киттеләр. Өстәл артында язып утырган җиреннән Ирек кабаланып аның каршына чыкты. —Әйдәгез, рәхим итегез,—диде Зәнфирә түргә чакырып, нишләргә белмичә, ул арада өстәл әзерләргә кереште, Ирек, өстәлдән язуларын җыеп, шкафка куйды. —Зинһар өчен бер нәрсә җыймагыз, бер нәрсә әзерләмәгез,—диде Гаскәров.—Мин хәл белергә генә кердем. Шулай да Ирек анын плащын салдырып чөйгә элде. Алар өстәл янына кара-каршы утырдылар. — Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? — Рәхмәт, Сәет Мөбәрәкович,—диде Ирек. —Зарланыр әйбер юк. Гаскәров күзе белән өйнен һәр почмагын карап чыкканнан соң: —Мин үземне сезнең алда гаеплегә санап йөрим,—диде. Ирек баш чайкап куйды: —Алай димәгез. Минем өчен мөмкин булмаганны да эшләдегез. Сезгә мин гомерем буе рәхмәтле. Ә упкынга мин үзем төштем. Сез кисәтә килгән упкынга төштем —Ирек башын иеп тынып калды. Аннары ул, урыныннан торып, Зәнфирәне өстәл янына алып килде.—Ул упкыннан мине менә шушы изге җан тартып чыгарды. Ничек сабырлыгы, көче җиткәндер. Зәнфирә бурлаттай кызарды: —Йә инде, Ирек, кирәкми,—диде ул пышылдап. —Мин аны синен үзенә әйтә аламмыни? Ичмасам Сәет Мөбәрәкович белсен. Зәнфирә кызык кына итеп кулын селтәп җибәрде дә: —Үлән чәе белән сыйлыйм әле үзегезне,—дип кече якка атлады. —Үлән булса, эчәм. Болай, чәйне өнәмим мин. Дөресрәге, врачлар эчмәскә кушалар, йөрәк шаяра. —Ә менә бу чәй йөрәкне тынычландыра,—диде Зәнфирә, икесенең дә алдына тулы чынаяк куеп. Шунда ук бал, конфет, вареньелар да пәйда булды. Чын бальзам белән бер бу сезнең,—диде Гаскәров, чәйне тәмләп чөмерәчөмерә Аннары бер түшәмгә, бер идәнгә карап, уйчан гына сүзен дәвам итте:—Аланын өе дә таушалган икән. Тәбәнәкләнгән. Сезгә торыр урын кирәк булачак бит инде. —Үз өен—агач кашыгын,—дип куйды Ирек елмаеп. —Сезгә Әхнәф Хәсәнович үхтәренен өен тәкъдим итгечт. дигән иде Алар көзгә Арслановныкына күчәчәкләр. Минемчә, сезгә дә күчәргә кирәк. — Без андый йортка ничек керик инде. Сәет Мөбәрәкович"* —Андый йорт? Ул да әллә кайчан салынган. Гади генә авыл өе. Мөмкинлек барында керергә кирәк. —Унар ел чират көтүчеләр бар бит —Бар. Ирек Хәйриевич, бар! Ижат кешесенә без аерым шартлар тудырырга тиешбез югыйсә. —Анлык ижатым юк минем. Сизеп торам, сез Әхнәф кушуы буенча килгәнсез. —Үз талантыгызны үзегез бәяләп бетермәвегез кызганыч. Үкенмәссезме икән? —Үкенерлегенә үкендем бугай инде —Яхшы булып күренү, яхшы булып кылану заманнары үтеп бара. Ирек Хәйриевич. —Сез дә шушы сүзне сойлисезме” -Метафора буларак кабул итегез. Ижат кешесе метафораларны дөрес аклап, дөрес бәяли белергә тиеш — Гаскәров чәен кабып, әллә анын тәмен тоярга теләп, әллә югалган фикер җебен эзләп, шактый гына утырды, аннары әллә нинди сак. кисәтүле тавыш белән дәвам итте -Өстә ниндидер җитди үзгәрешләр бара, ил буенча... Таныш булмаган җилләр исә Кеше күнелен киптерүче җилләргә охшаган Мин тормыштан шул кадәр аерылдым микәнни *—дип куйды Ирек, үзүзеннән сорагандай. —Сез хыял белән яши торган халык. Ә хыялны кысрыклый торган нәрсәләр арта бара. СССР дигән гранит кыяны да селкетә башладылар. Гариза биреп партиядән чыгуларнын да булганы юк иде Бөтен системаның асты өскә килергә мөмкин. Әгәр шулай булса"* Ярык тагарак кырында калмагыз, диюем. Гаскәров урыныннан торды Ирек аны озатып кергәндә. Зәнфирә бик күнелсез утыра иде. —Нәрсәгә кәефен кырылды *—диде Ирек, анын инба1аларына кулын салып. — Мин сине аңламыйм. Ирек —Зәнфирә ана туры карамады, үпкәләгәндәй йөзен тәрәзәгә таба борды — Әллә артык кыланасын? Быел кышны да ничек чыкканыбызны беләсең Бәрәнгеләргә салкын тиеп бетте. Әҗәттән башка акча күрәсебез юк Гаскәровнын килүе Ирекмен кәефен күгәреп җибәргән иде Шу на күрә ярым шаяртып, ярым чынлап бодай диде Кайгырма юкка, карчык Менә Минзәлә театрындагы пьесам чыкса, аны культура министрлыгы әйбәт кенә бәягә сатып алса, пьеса куюдан гонорар килеп торса, тотарбыз да бер ой сатып алырбыз Тик хатынының йөзе тагын да караңгыланды Ирек кисәтүле тавыш белән болай диде: —Алтын өйдән баш кыйбат Ишетәсемме * Зәнфирә дәшмәде 5 5 Арсланов акрынлап шәһәр тормышына күнегә башлады Министрлар Советы аппаратында анын элекке танышлары, пенсиягә чыккан лартия- совет җитәкчеләре шактый иде Биредә авыл райкомымдагы сыман иргә таннан төнгә кадәр чабу, нервы туздыру дигән нәрсатәр юк. кешеләр бер- берсе белән бик җылы мөнәсәбәттә, ниндидер йомышын бар икән, берәрсенә әйтеп китәсең дә барасың. Ярты көн йөрисенме, артыгракмы—сина үпкә белдерүче юк. Өч бүлмәле фатирда Эльза белән ире тора иде. Әтиләре Казанга күчкәч, кияү кеше үз йортларына кайтырга ниятләде. Ләкин Миңзаһит аның әти-әнисе янына ашкынудан түгел, ә бәлки үзенен килүе аркасында гына биредән кузгалырга теләвен яхшы аңлады. Хәят әле Болынкырда иде. Шуңа күрә «бу ялан кадәр фатирда берүзең хыялланып үләргә кирәк бит», дигәч, алар бергә яшәргә риза булдылар. Өчәүләшеп эшкә чыгып китәләр, өчәүләшеп кайтып керәләр. Беркөн Эльза аңа газета алып кайтып бирде: «Укы, кешеләрнең ничек яшәүләрен күр әнә»,—диде Газетаның икенче битен тутырып, Ирек Сабитовның «Болынкыр таңнары» дигән язмасы урнаштырылган иде. Анда Шәрифуллинның эш стиле сурәтләнгән, районда кузгатылган зур-зур эшләр күрсәтелгән. Кыска гына арада файдалануга тапшырылган ясленең, анда тәрбияләнүче балаларның, яна күтәрелүче төзелешләрнең фоторәсемнәре урнаштырылган. Минзаһит бу мәкалә тәэсиреннән күп вакытлар айный алмады. Болынкырга ул атна саен диярлек кайта, кайткач, урамда бик үк күренәсе килми иде. Инде хәзер гомумән чыгарлыгы калмады. Алар Хәят белән әйберләрен акрынлап барлыйлар, яхшылап бәйлиләр, тутырырдаен капчыкка тутыралар. Бу ялда да ике көн буе әйбер җыйнап эт булдылар. Минзаһит әле тагын өч көнгә Болынкырда калырга рөхсәт сорап та кайтты. Һич югы октябрь башларына күченергә кирәк иде. Алар эңгер-менгер төшкәндә генә өйгә керделәр. Хәят чәй куйды, ашарга көндез пешергән пилмәнне кайнарлады. Инде өстәлдән кузгалып кына китәбез, дигәндә ишек шартлап ачылып китте. Ишек кыңгыравына басмыйча берәүнең дә кергәне юк иде. Аптырашып, икесе дә урыннарыннан тордылар һәм өнсез калдылар: ишектән керүче бер кулына дипломат, икенчесенә юл сумкасы тоткан Рашат иде. —Исәнмесез, көтмәгән идегезме?—диде ул, дипломаты белән сумкасын идәнгә куеп. Аннары, үрелеп, ярым ачык калган ишекне япты. Минзаһит кулын сузып ана атлады. Алар салкын гына күрештеләр. Хәят, урыныннан кузгала алмыйча, очып китәргә теләгәндәй, кулларын күкрәгенә куеп, терсәкләрен җәйгән, күзләре зур булып ачылган, иреннәре калтырый һәм бөтен өйгә ишетелерлек итеп сулыш ала иде. Кинәт ул аякларын бөгеп чүгәләгәндәй итте дә идәнгә егылды. Минзаһит йөгереп барып аны күтәреп алды һәм үз бүлмәсенә атлады. Аның артыннан ияргән Рашат әнисенең пөхтәләп җыелган йокы караваты өстендәге эш планы дәфтәрләрен читкә алуга, Миңзаһит Хәятны шунда китереп салды. Рашат кухняга чыгып салкын су алды, учына салып әнисенә су сипте, Минзаһит аны читкә этәрде дә, мамык белән нашатырь спирты алып, Хәятнын борынына китерде. Ул шундук күзләрен ачты. Мондый чакта нишләргә кирәген белгән Минзаһит, аның халат кесәсеннән ингаляторын алып, авызына берничә мәртәбә өрдергәч, йөрәк даруы эчергәч, Хәятка ныклап торып җан керде. Миңзаһит аны иңбашыннан күтәреп утырткандай итте, аркасы турына икенче кулы белән мендәр салды. Рашат ашыгып чыгып китте, сумкасыннан абрикос согы тутырылган шешә алып керде. Әнисенә бокалга салып сок сузды. Хәят иреннәрен бераз ачкандай итте, бокалның чите аның тешләренә тиде, ләкин ул авызын ачмады, тамак төбеннән әллә нинди өзек куркыныч тавыш кына килде һәм ул калтыранып елый башлады. Рашат бокалны читкә алып куйды. Бераздан Хәят тынычлангандай булды һәм: —Бар, ашат баланы...—диде. Алар кухня ягына чыктылар. Рашат өстәлгә үзе алып кайткан апельсин, мандарин, виноград кебек күчтәнәчләрне таратты, колбаса кисте, бер коньяк чыгарып утыртты Зур гына тәлгәш виноградны юып килде дә анын бер өлешен, чәй тәлинкәсенә салып, әнисенә атып кереп китте Карашын каядыр почмакка төбәп утырган Хәят аны күрү белән күзләрен йомды. —Әни, менә виноград кабып кара әле Хәят тәлинкәне кулына алды һәм. бар чык. дигән мәгънәдә кулын ишеккә таба селтәде. Рәхмәт тә әйтмәде, дип уйлап куйды Рашат. Ул кергәндә. Минзаһит рюмкаларга коньяк салган иде инде —Әйдә, с приездом!—диде ул малаена. Чәкештерделәр дә жинел генә эчеп куйдылар. Шунда әтисе нишләптер зал ягына чыгып китте. Бераз торгач. Хәят бүлмәсенә үтте, аннары кабат кухняга керде. Анын күзләре дымланган иде Бусында алар Рашат тутырып куйганны эчтеләр —Ни хәлләрдә ятасыз сон?—диде Рашат, суган белән колбаса чәини-чәйни —Безме? Без менә шушлай инде . —Минзаһит сүзен әйтә алмады, улын кочаклап алды һәм тавышсыз гына еларга кереште Рашат аны читкә этте: —Әртисләнмә әле. җенем сөйми' —Нәрсә?!—дип пышылдады Минзаһит Ул тозлы күз яшьләренең ирен читләреннән йөгереп авызына керүен сизде —Син мина ышанмыйсынмынм ’ — Мин күз яшьләрен күреп туйдым инде, чынын да. ялганын да —Ул җәһәт кенә рюмкаларны тутырды да шешәне шапылдатып урынына утыртты - Күз яшьләре күрергә дип кайтмадым мин Арсланов. шулай йомшап китүенә хәйран калып, үзен-үзе тиргән утырды Малаена болаи җебеп төшүен һич тә күрсәтәсе килми иде Рашатның сонгы сүзләре анын күнелен айкалдырып-чайкалдырып җибәрделәр — Күз яшьләрен күрәсен килмәсә. вакытында кайтырга илен!—диде ул. йодрыгы белән өстәлгә сугып —һич тә булмаса исән икәнеңне белдерергә иден! —Әгәр белдерергә ярамаса? -Андый нәрсә булмый! Болар барысы да боргалану, җаваптан качу,—диде Арсланов бармак селкеп. Аннары ул тагын җәһәт кенә Хәят янына чыгып керле Ул кергәндә. Рашат рюмкасын аударып куйган иде инде Минзаһит үпкә сүзләрен тезүен дәвам итте: —Мин сине ничекләр генә эзләмәдем! Укуынны ташлагансың Ярар, анысына кул селтәдек. Бөтенләй хәбәрен ишетелмәгәч, хат яздык, моннан барган инструктор кереп чыкты. Квартира хуҗаларын кайдалыгынны белми Кеше шулай яшиме сон? Яши бит. Мина сезнен белән элемтә тотарга ярамый иде Исәнлегегезне саклау өчен. Сакладык, сакламый ни! Чамалыйм мин синен кайда булганымны Мин коткармасам. әле һаман да чыга алмаган булыр иден Анын бу сүзләреннән Рашат сискәнеп кигге. —Ничек коткардык син мине? —Килделәр мина. Кемнәр9—диде Рашат пышылдап —Белмим. Берсе озын гәүдәле, озын башлы, ап-ак чырайлы, куркыныч, күзләре эчкә баткан Аның һәр сүзеннән Рашат куырыла барды һәм акрынлап урыныннан кубып, аягүрә басканын сизми дә калды Тагын кемнәр’—дип сорады ул. Минзаһитнын йөзенә йөзен якын китереп. — Берсе тәбәнәк буйлы. Дүрт менне биреп җибәрергә туры килде —Соң бит сине алдаганнар!—диде Рашат кычкырып. —Тсс. шаулама! Бу хакта әниен белсә, хәзер йөрәге ярыла. Рашат шактый вакыт хәрәкәтләнмичә, уйланып утырды. —Ярый, мин сина аны биш мен итеп бирермен,—диде ул. Миңзаһит тагын Хәят бүлмәсенә юнәлде, аңа Рашат та иярде. Хәят мендәрен җайлап салган да йоклап киткән иде. Рашат әнисенең бер генә виноградны да өзеп капмаганын күрде. Алар утны сүндереп, аяк очларына гына басып, кухняга чыктылар. Сөйләшер сүз калмаган иде инде. —Мин ике төн йокламадым, берәр җиргә урын салып бир әле,—диде Рашат. —Үзеннең бүлмәнә кер, анда һәммә нәрсә бар. Рашат, дипломатын алып, бүлмәсенә үтте. Чыннан да ул нәкъ элеккечә. Әйтерсен лә Болынкырдан чыгып киткәндә ничек җыештырып калдырган, шул хәлендә аны көтеп торган. Бераз гына ниндидер тынчу ис кенә килгән сыман. Ул тәрәзәне ачыл җибәрде, әйберләрен тиз-тиз анда-монда ыргыткалап, урынны җәйгәндәй итте, дипломатыннан бер төргәк акча алды да, залга чыгып, әтисенә сузды: —Менә монда биш мең. Миңзаһит акчаны шикләнеп кенә алды. Ялган түгелме дигәндәй, әйләндереп-әйләндереп карады. —Нинди эштә эшлисен соң син? —Акчан күп, дип әйтмәкче буласынмы? —Әйе, шулай дип әйтмәкче булам, Хәрам акча килешми ул безгә. Рашат әллә нинди гырылдавык тавыш белән көлеп җибәрде: —Райком секретареның хәләл акчасы буламыни? Син аны берәр авыл гыйбадына сөйлә инде,—диде дә бүлмәсенә кереп китте. Миңзаһит сүзсез генә чыгып китте. Ул, әле Хәят бүлмәсенә кереп, әле залда телевизор карап. Рашатның бүлмәсеннән ишетелгән гырылдауны тыңлады, төнге берләргә кадәр керфек тә какмады. Иртән Хәят мәктәпкә киткәндә, Рашат йоклап калды. Ул көндез генә торды, башын төзәтә-төзәтә ашады. Минзаһит алып китәсе әйберләрне җыештыру белән мәшгуль иде. Рашат белән бергәләп зал ягындагы зур сервантны сүттеләр, шул чакта Рашат анардан ничек эштән алулары турында сорады. Миңзаһит сөйләп биргәч, яңагын чәйни-чәйни: —Әхнәфне тотып ярыйммы сон?—диде. Минзаһит аңа усал итеп карады: —Син монда джунгли законнарыңны оныт! Алар өчәүләп табын янына утырдылар. Шактый вакыт сүзсез генә ашап- эчкәч^ әнисе Рашатка: —Йә, сөйлә: кайда йөрдең? Ник безгә бернинди дә хәбәр бирмәдең?— диде, ачулы күзләрен елтыратып. Мина чит илгә чыгып китәргә туры килде. Бер фирма акчалы эш тәкъдим итте. —Кайда инде ул? —Сүриядә. Синен бит бернинди дә һөнәрен юк,—диде Хәят.—Син анда нишли аласын? —Кеше эшләмәгән эш юк бит, өйрәнергә туры килде. Измә дә ясадым, кирпеч тә салдым. Хәят кулындагы чәнечке-пычакларын шалтыратып өстәлгә атты да: —Ялган, һәр сүзен ялган!—диде. Аннары үкереп елап, Рашатны унлы-суллы яңаклый башлады. Ул күзен йомган хәлдә, селкенмичә утыра бирде. Хәят ярсыганнан-ярсый барды -Беләсеңме син безне вакытыннан алда гүргә керткәнеңне?! Син хайван зо зо өчен бөтен йөрәгебезне бетердек, елап сукыр кала яздым! Рашат дәшмәде, Хәят, куллары тәмам авырткач, туктады да тагын бүлмәсенә кереп ятты. Рашат, шуны гына көткәндәй, сикереп торып киенергә кереште. Әйтерсен, анын өчен Минзаһит бөтенләй юк иде — Кая барасын?—диде ул ачу белән. Рашат киенеп беткәч, дипломатын кулына алды. —Ник жавап бирмисен? —Урап кайтам әле... 6 Урамда кичке утлар кабынган иде инде. Рашат, беренче секретарь бүлмәсенен тәрәзәләрен күзәтә-күзәтә, әллә ничә мәртәбә райком тирәсеннән үтте Ниһаять, берәм-берәм утлар сүнеп, сәгать алты тулгач, райком ишегеннән жәйге пәлтә. эшләпә кигән Әхнәф килеп чыкты. Ул баскычтан төшеп унга борылуга. Рашат анын каршына килеп басты — Нихәл, иптәш секретарь? Аның каш астыннан гына карап, теш арасыннан сыгып әйтелгән бу сүзләре Әхнәфне куркытып җибәрде, ул артка чигенеп, куйды Ниһаять, танып алгач; —О-о-о. Рашат' Нинди җилләр ташлады ’—дип ана кул сузды —Замана җилләре —Рашат аны култыклагандай итеп:—Бәлкем серләшәсерләшә урам әйләнербез?—диде. —Юк. азай булмый —Әхнәф көчәнеп елмайды.—Син кунак кеше Минем бүлмәгә керик. Бүлмәгә кергәч, хормәт күрсәтеп. Әхнәф анын киемнәрен, үзе шифоньерга элде, кунак бүлмәсенә алып кереп, түрдәге йомшак кәнәфигә утыртты, суыткычтан азык-төлек чыгарды Рюмкаларга аракы салды —Йә, синең тәмам Мәскәү кешесе булуын өчен! —Юк. монын эчен эчмибез.—диде Рашат —Бу ялган тост була. —Ничек инде алай?—диде Әхнәф гаҗәпләнеп -Анысын сонрак әйтермен. Беләсеңме, без моны синен тагын да югарырак баскычка күтәрелүен өчен эчәбез. Әхнәф, кунакнын сүзләрендә нинди киная ятканын анласа да. каршы килеп сүз әйтүне кирәк тапмады Бераз капкалаганнан сон. Әхнәф рюмкаларны тагын тутырды ла: —Нишләп сон әле син Мәскәү кешесе булуга каршы килден'’—диде —Тотып куйыйк, аннары җавап бирермен Бу юлы эчкәч. Рашаг бер әйбер дә капмады, урыныннан торып әйләнеп килде дә шапылдатып кулын Әхнәфнен иңбашына салды Әхнәфнен тәне эсселе-суыклы булып китте, тез буыннарын калтырау алды Ул авырлык белән генә аягына баса башлады Әмма кунакнын кургаштай авыр кулы аны д ы кыллатып урынына утыртты Анын кыргын җанварныкы төсле рәхимсез күзләрен күреп. Әхнәфнен коты очты Рашат, ташланырга әзерләнгәндәй астыртын елмаеп, кузгалып чыгып китәрлек араны томалап кәнәфиен анын каршына ук шудырды, тезен Әхнәфнен тезенә терәп килеп утырды Әллә нинди салкын, астыртын, кинаяле тавын белән сүз башлады: —Менә хәзер җавабын бирәм. Беләсеңме. Әхнәф Хәсәнович. безнен әти- әниләр Казанга күчеп китә бит. —Әйе,—диде Әхнәф сагаеп. —Ә менә мин күчәргә теләмим Болынкырда яшисем килә —Син бит Мәскәүдә яшисен. —Ялгышмагыз. Әхнәф Хәсәнович. мин Болын кырдагы йортка язылган, пропискадан төшкәнем юк —Ул паспортын чыгарып. Әхнәфкә күрсәтте - Йорт мина кирәк. —Син бөтенләй мөмкин булмаган әйбер сөйлисен,—диде Әхнәф. —Ләкин син минем калырга хаклы икәнемне онытма! Әхнәф бармаклары белән мангаен, ике чигәсен сыпырырга кереште. —Әйдә, без аңлашып сөйләшик әле, Рашат. Син Мәскәүдән кайтмакчы буласыңмыни? —Юк, кайтмакчы булмыйм. Мин инде кайттым. —Сиңа квартира кирәк. Шулаймы? —Мина квартира кирәкми. Мин шушы үзем туып-үскән йортта яшәргә телим. Барысы да законлы. —Бу әйбернең Болынкырда гына хәл ителмәячәген, өлкә комитеты да барлыгын син онытасын. —Мин законны гына беләм. —Әйе, законны саклау өчен хокук органнары бар. Әле бит синен фәлән ел буе яшәмәгәнеңне алар башка юллар белән дә раслый алалар. Монын бер кыенлыгы да юк. Болынкырнын акыл ягыннан зәгыйфь булмаган һәрбер кешесе шаһит була ала. —Әгәр дә мин, шаһитларсыз гына эшлик, дисәм? —Син юкка көчәнмә, Рашат. Бу барып чыкмаячак.—Әхнәф шулай дисә дә, эчендә әллә нинди шомлы уйлар бөтерелде. Рашатның күзләрендәге кыргый очкыннар аның теләсә нинди нәрсәгә сәләтле икәнен раслый иде. Әгәр кайтырга ниятен бар икән, бәлки башка вариант табарбыз? —Нинди? —Мин сина Чаллыдан бер дигән квартира алырга ярдәм итә алам. Үзе шәһәр, Болынкырдан да ерак түгел. Бәлкем бергәләп берәр кибет кебек нәрсә дә ачып җибәрербез. Рашат рәхәтләнеп көлеп җибәрде: —Син минем тәртәне бөтенләй икенче якка борасын бит әле. Минем өчен заманчиво бу. —Сон әйдә, уйлашыйк,—диде Әхнәф.—Эшмәкәрләргә хәзер бөтен җирдә юллар ачыла. Мин синен белән хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзер. Алар, шактый вакыт гәпләшеп утыргач, анык карарга килмәсәләр дә, икесен дә канәгатьләндерә торган уртак вариант эзләргә, дигән ният белән аерылыштылар. Рашат квартира мәсьәләсен Әхнәфнең ачуын китерергә, ызгыш-талаш чыгарырга, куркытырга, җае чыкса, бераз аны типкәләп-бәргәләп алу нияте белән генә кузгаткан иде. Сөйләшүнең һич көтелмәгән борылыш алуы Рашатны дәртләндереп җибәрде. Ул Болынкыр урамыннан очына-очына атлады, ләкин үзләренә кайтып җиткәч, нидер уйлап, ялт кире борылды да аскы урамга төшеп китте. Ул урамның ике ягын бер итеп атлады, атдында киң юллар ачылгандай тоелды. Менә ул таныш тыкрыкка борылды, Ирекләр яши торган өйнең капкасын ачып ишек алдына керде. Тәрәзәләрдә утлар яна, ләкин эчтә ни барын күрерлек түгел—пәрдә тартылган иде. Рашат ишеккә килде. Ул бикле түгел иде. Өй ишеген кагып тормады, яртылаш ачты да: —Мөмкинме?—диде. —Өйдә, керегез,—диде Ирек, аны каршылап. Өйдә ул үзе генә иде. Алар кул биреп күрештеләр. Өстәлгә таратып ташланган кулъязмаларга карап, Рашат: —Нәрсә язасын?—дип сорады. —Үзебез яшәгән тормышны,—диде Ирек, елмайгандай итеп. Ирек плитәне кабызып чәй куя башлауга, Рашат аны туктатты: — Кирәкми, мин ашап кына чыктым. Әгәр инде тегесе булса.. Анысыннан баш тартмыйм. —Гафу ит, анысын өйгә керткән юк. Мин ул нәрсә белән араны өздем. — Начар эшләгәнсең. Бу жир йөзендә бөтенебезне дә якын итә торган, бөтенебезгә дә үзен жәлләмичә бирә торган бердәнбер зат бит ул. Хатыннар белән үз гомерендә әллә ничә мәртәбә аерылышып була торгандыр. Ә моннан башка яшәү яшәү түгел Нык ялгышасын син. —Бөтенләй дә ярамый ул мина. Башыма ярамый —Андый кешеләрне күп беләм мин. Ярамый, ярамый, диләр дә шундый и геп эчеп җибәрәләр, аяк асларында жир яна башлый —Рашат иелеп Ирекнен өстәлдәге язуларын караштыргалады да башын күтәреп бодай диде —Монда мина кирәк әйбер күрмим әле мин Теге китапны тәржемә итеп куйгансыңдыр бит? —Юк,—диде Ирек —Мин аны тәржемә итмәячәкмен —Ул шкафтан алып, китапны Рашатка сузды. Ләкин Рашат аны алырга уйламады. — Бу ни дигән сүз була инде, дустым? Мин сина бер үтенеч белән килдем, ә син шуннан да баш гартып торасын. Нәрсәсе ярамый? —Син үзеннен мина ни биргәненне беләсеңме?—Ирек китапка берничә мәртәбә кул сырты белән суккалап алды.—Бу бит фашизмны җәелдерүгә юнәлтелгән әйбер. —Әйе, шулай шул. — Безнен илгә фашизм китергән бер афәт җитмәдемени? Инде хәзер үзебезнең яшьләрдән фашистлар ясыйбызмы ’ —Син гел әллә кем булма әле.—диде Рашат. Ирекне урындыкка таба этеп, үзе каршына утырды,—Фашистмы, түгелме—синен белән мина пычагымамы алар? Анын бит инде дөньясы барыбер беткән. Тәржемә итеп бир дә акчаны кесәңә салып куй. —Син бик куркыныч эшкә алынгансың. Артында кемнәр торганын мин белмим, тик моның ахыры әйбәт булып бетмәячәк —Ирек китапны Рашатның тезе өстенә шапылдатып китереп салды —Бу атом бомбасыннан да куркынычрак әйбер. Рашат күзен кысып, аны мыскыллагандай озак итеп карап торды. —Әгәр хәзер менә мин сиңа ике «Жигули* машинасы алырлык акча бирсәм? Тәржемә итәсеңме? —Син, Рашаг, мине бөтенләй белмисен. Әгәр дә акчага кызыга торган кеше булсам, мин бу өйдә дә яшәмәс идем.—Ул шкафтан ак кәгазьгә төреп кара җеп белән чорналган кечкенә генә төргәкне алып, әлеге китап өстенә куйды.—Бусы син теге вакытта калдырган акчалар. Минем беркемнән дә аванс та, хәер дә алганым юк. Рашат, иреннәрен кыегайтып, мыскыллы елмайды. -Ну что ж. диде ул сикереп торып —Баш тартасын алайса'* — Баш тартып кына калмыйм. Сиңа да бу хәтәр эшкә кул тыкмаска киңәш бирәм Куркыныч нәрсә бу. Син кемнәрнеңдер ятьмәсенә эләккәнсең. Тик алар бит бүген йә иртәгә юк ителәчәк Рашат ямьсез итеп көлеп җибәрде Шул чакта Ирек анын алтыннан ясалган куш коронкасының тошәм-төшәм дип калтырап торуын күрде. Кем юк ителер микән? Карарбыз! Әле мин үзем генә кайттым Киләчәктә ялгыз булмам. Безне беркем дә буйсындыра алмый. Уйлый гор. сина моны барыбер тәрҗемә итәргә туры киләчәк. Безнең таләп шундый — Кем сон ул «без*? Яна коч Ул көч килгән җирендә һәркемне буйсындыра —Син ата-анаңа. әби-бабаларыбыз корган тормышка каршы барасың. Бу китап милләтләрне көчләп юк игүгә корылган. Сина барыбермени? Барыбер булса, мин алар белән булмас идем бит Менә хәзер барысы да аңлашылды,—диде Ирек —Ә минем тормышка тыкшынма. Мин үзем теләгәнчә яшәргә телим. —Берәүнең дә үзенен генә тормышы була алмый, дустым. Алай булсын өчен айда яшәргә кирәк. Яхшы чакта ал син бу китапны. Рашат китапны Ирекнең бугазына терәде. Ул аны кулы белән читкә какты. —Син элекке чакларыңны оныт әле, Рашат,—диде Ирек, анын үзе кебек басым ясап. —Син хәзер беренче секретарь малае түгел, диюең инде. Әтине төшерүдә кулыңны нык уйнаткансың. —Кул уйнатырга ул капчык сугышы түгел,—дип Ирек аңа үзе кебек мыскыллы караш ташлады. —Куанырга ашыкма, дустым. Сез Шәрифуллин белән икегез, Арслановны җиңдек, дөньяның кендегеннән алдык, барысына да хуҗа булдык, дип уйлыйсыз. Ә сез тома сукырлар. Сез бит барыгыз да болындагы үләннәр,— Рашат тагын көлеп җибәрде.—Исеме җисеменә туры килеп тора: Болынкыр! Ха-ха-ха! Печән чабучылар әле килмәгән, үләннен калынаюын көтәләр. Жиләк тә өлгермәгән. Аны җыярга тубал тотып шулай ук әзер торалар. Бөтенесе көтә. Шулай да чалгы янаган тавышлар инде ишетелә. Мангаенны җыерма, сез ул тавышларны ишетмисез. Сез генә түгел, алар өчен бөтен жир шары—олы болын, печәнлек. —Кемнәр өчен?—диде Ирек, Рашатнын фикерен ачыграк анламакчы булып. —Беләсен киләмени? Юк алар, юк! Оныт минем сүзләрне! Күп сораштыра башласаң, муеныңны сындырулары бар. Сезнең өчен алар юк, алар өчен сез юк Бернинди бәйләнеш юк. Булыр иде—сез күптән тере түгел, язмышыгызның инде әллә кайчан хәл ителеп куелганын да белмисез.—Рашат шунда имән бармагын Ирекнен күзенә тери язып ана юнәлтте, үзе туктаусыз хихылдады —Әнә, күзләрендә курку, куркасын бит, шыр җибәрдеңме?! Анын өенә бәреп кереп, шулай мыскыллавы Ирекнен йөрәгенә китереп бәргәндәй итте. —Мин сиңа бер әйбер әйтимме, Рашат? —Әйт. —Без бәләкәй чакта тычканны тота идек тә артына салам тыгып өреп кабарта идек. Тычкан бик зур булып, әүмән-тәүмән йөгереп китә иде. Беркөн телевизордан сөйләделәр: үзбәкләр сарыкны исертәләр икән дә, тире арасына насос белән һава тутыралар икән. Аннары базарга алып чыгалар. Сарык пел кебек булып кабарып басып тора.—Ирек туктап калды. —Шушынын белән беттемени?—диде Рашат. —Әйе. —Ник сөйләдең син моны? —Нишләптер келт итеп исемә төште. —Ярый, аңладым кебек мин сине...—Рашат тешләрен шыкырдатып куйды,— Тик кабатлап әйтәм. мин дигәнчә булачак. Хатыныңа сәлам әйт Ул ишекне шартлатып ябып чыгып китте... 7 Менә ничә көннәр инде Рашат белән очрашуны хәтереннән чыгара алмыйча йөри Әхнәф. Ничә көннәр буе үзен-үзе калтырап төштен. дип сүгә. Югыйсә Мәскәүдән кайткан ул җилкуарның ике сүз белән авызын томаларга да бүлмәсеннән куып чыгарырга иде. Терсәк бик еракта калды шул. Чаллы квартирасын ишеткәч, Рашатнын күзләрендә хәтәр очкыннар кабынганын Әхнәф бик ачык тоеп, тартышып йөрде. Кичләрен телефон шылтыраса, Рашаттыр, дип коты алынды. Ул хәзер, җилкәнә бер атландыргач, тимер авызлык каптырылган атны үрле-кырлы сикерткәндәй, рәхимсез кыланачак. Бәгырен телгәләгән шушы чарасызлык ана күптән баш ватып йөргән кыен мәсьәләне хәл итәргә дә этәргеч бирде бугай Турысын гына әйткәндә. Арсланов йортына күчәсе килми иде анын. Аларнын хәзер яши торган йорты белән чагыштырганда, сүз дә юк. ул әйбәт, әмма заманадан ерак тора Бүгенге район җитәкчеләре башкача яши. Эшли башлау белән үзенә йорт салу бик хәтәр нәрсә. Ин элек моны халык өнәмәячәк. Болынкырда гына да өч йөзгә якын кеше квартирга чират көтә Партия өлкә комитеты да бу мәсьәләдә район җитәкчеләрен, бигрәк тә беренче секретарьларны, туктаусыз кисәтеп тора Бу борчуларны Әхнәф үзе кайнатты, хатынына сиздермичә генә, ачуташ капкандай, йөзен җыерып йота бирде. Фәһимә исә күнеле белән инде әллә кайчан Арслановлар йортына күчкән иде. ул анда яши. төрле-төрле җиһазлар ала, ремонтлар үткәрә, бакчасына чәчәкләр, агачлар утырта. Әле хыялында гына йөргән шул мәшәкатьләре хакында очына-очына Әхнәфкә сөйли һәм шунын белән анын болай да борчулы күнеленә тоз сипкәнен уйлап та карамын Күнелсн көне-төне бимазалаган каршылыклы уйларны хат итә атмагач. Әхнәф эшне хатыныннан башларга уйлады. Бүген ул көне буе фермаларда йөрде. Кич эштән кайтып кергәндә. Фәһимә пилмән ясап маташа иде. Мондый чакларда булышсан. хатынынын ефәктәй йомшавын белгәнгә күрә. Әхнәф кулларын юып өстат янына килде һәм җайлап кына сүз башлады — Мин бит әле бүген әти белән әни янына кагылдым. Үзен бсләсен. икесенен дә рәтләре чамалы. Кышка әллә безгә килергә микән, дип торалар Сыйдырырбыз бит инде аларны? Анын бу сүзләрен ишеткәч. Фәһимәнең карлыгач канатыдай кара кашлары берничә генә секундка җыерылып алды, иреннәре дә кысылып куйдылар —Сыйдырмый нишләрсең?— диде мөмкин кадәр тыныч тавыш белән — Үзләре сагынып интекмәсәләр.. —Бер кышка түзәрләр. —Кайчан кил мәкче булалар сон? —Анысы инде анын синен белән миннән тора,—диде Әхнәф, камырны тишеп чыккан ит кисәген савытка атып —Арсланов йортына күчкәч алып килербез. Шулчак адарга үзләренең урамында хат ташучы Сәрия килеп керде Әхнәф аның иненә асылган сумкасы булмавыннан, ачулы чыраеннан ниндидер күңелсез хәл барлыгын аңлады. —Әйдәгез, түргә узыгыз,—диде ул — Юк. узмыйм. Хәерчегә нишләсәк дә көн юк. Сүзен әйтеп бетермәстән. ул елый да башлады — Ни булды, аңлатып сөйләгез,—диде Әхнәф Ул арада Фәһимә лә атылып алар янына чыкты — Мин инде сезгә әллә ничә мәртәбә кермәкче булдым,—диде Сәрия, күз яшьләрен кул сырты белән сөртә-сортә —Сезнең Таһирыгыз минем Илшатны кыйный да кайтара. Өченче кон киемнәрен ертып бетергән Мин бит сезнен кебек кесә тутырып акча алмыйм. Ялгыз хатын дигәч тә. Фәһимә аны кулыннан готып кухня ягына алып чыкты —Сез ялгышасыздыр. Сәрия Безнен малайнын беркайчан да кеше белән сугышып йөргәне юк —Таһирыгыз мәктәптә укыганда ук ике мәртәбә кыйнаган иде инде Хәзер Казаннан кайтып кыйнаган. Нинди үче бардыр* Унынчы класста укый торган баланы кыйный ала инде ул. —Монын булуы мөмкин түгел,—диде Әхнәф — Кем күргән? — Кем күрсен, малай үзе әйтте. Кайтып кергәненә әле анын ярты сәгать Нәрсә беләтшер сугып иренен ярган. Курткасы кара канга баткан Чыксын әле үзе —Ул бит әле кайтмады,—диде Фәһимә, нишләргә белмичә өзгәләнеп. —Мин анын кайтканын көтәм,—диде Сәрия, бераз тынычлангандай булып. Фәһимә, аны чишендермәкче булып, өстендәге иске жәйге пальтосының сәдәфен ычкындырырга үрелде. —Әйдәгез, чишенегез. Таһир кайткач, аңлашырбыз. Ләкин Сәрия кире чигенде. —Сезнен кебек кешедә ничек курыкмыйча чишенмәк кирәк? Шушында гына басып торам. Анын бу сүзләренә Фәһимәнең чырае бозылды. —Без кеше ашамыйбыз, Сәрия. Бу йортта кеше каны эчә торган аждаһа да яшәми. —Аждаһасын белмим, малаегыз ник минем Илшатыма үчләшә? Күпме генә кыстасалар да, Сәрия узмады. Анын сүзләре Әхнәф белән Фәһимәне олы хафага салды. Бер атнага ялга кайткан Таһирның сугышып йөрүе, кеше кыйнавы алар өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде. Сәрия бераз тынычлангач: —Мин моны болай калдырмыйм. Хәзер үк милициягә барам,—дип урыныннан кузгалды. Әхнәф белән Фәһимә аның икесе ике ягыннан килеп туктаттылар: —Зинһар өчен сабыр итегез!—дип өзгәләнде Фәһимә. —Без ана жәзанын ин катысын бирербез,—дип өстәде Әхнәф. —Илшат белән кайтып сөйләшәм. Ул ни әйтсә, шул булыр. Безгә үпкәләмәгез... Сәрия чыгып киткәч, Әхнәф бәлән Фәһимә икесе берьюлы кухня өстәле янына барып утырдылар. Пилмән кайгысы беткән иде. —Минем мона мәңге ышанасым юк,—диде Фәһимә, ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртә-сөртә.—Үз гомеренә беркем белән сугышканы юк бит. —Син күз яшьләреңне агызырга ашыкма әле. Гаепнең Сәрия малаенда булуы да бар. Таһир дуамал егет түгел. Сугышкан сурәттә дә мин ул хаклыдыр, дип уйлыйм. —Мин хаклы, дип кенә кеше кыйнамыйлар бит, Әхнәф. —Без хәзер синең белән бу хакта күпме генә бәхәсләшсәк тә, очына чыга алмыйбыз. Әйдә, пилмәнне ясыйк. Ә әниләрне барыбер алып килергә туры киләчәк. Алар шактый вакыт бер сүз дә дәшмичә пилмән ясадылар. Аннары Фәһимә болай дип сүз башлады: —Минем бит Хәят апаларда булганым бар. Әллә ничек ваклап бүлгәләнеп беткән өй инде ул. Бүлмәләре бәләкәй. Минем әнкәйнең дә ялгыз яшәрлек рәте юк. —Иркенләп яшәрлек түгел икәнен беләм инде мин ул өйнең. Фәһимә аның беләгенә кагылып куйды. —Янкорма салырбыз! Кешеләр бит шулай зурайталар өйләрен. Фәһимәнең шул сүзеннән сон гына Әхнәф яшереп сакланган фикерен, оста уенчы уен тузын ыргыткандай, әйтеп салды: —Арсланоатар йорты безгә тәтемәс тә кебек әле ул. —Фәһимәнең фаршлы калагы кулыннан төшеп китте: —Нәрсә?! —Малае белән кызы кайтырга йөри, диләр. —Йортның аларда калуы мөмкин түгел! Обком бар бит әле. —Обкомда Арслановнын үз кешеләре. Барысы да мөмкин —Ә без?!—диде Фәһимә ачыргаланып. Әхнәф хатынының нәкъ үзе теләгән якка килеп төшкәнлеген аңлады. —Мине дә шул сорау борчый шул,—Ул көмеш кашык белән өстәлгә шакы- шокы суккалап шактый вакыт торды —Әллә безгә яна йорт салу турында уйларгамы, карчык? Анда күчеп, олылыклап ремонт ясатып, янкорма төзеп жәфа чиккәнче, шулай әйбәтрәк булмас микән? Бу сүзләрне ишеткәч. Фәһимәнен йөзе кояштай балкып китте, күзләре уттай янарга тотынды. —Ну, баш та үзендә!—Өйдә икесе генә булсалар да, ул як-ягына каранып куйды. Әхнәфне биленнән кочаклап, колагына пышылдады:—Төзик бер дигән итеп! Син бит моны булдырасын! Әхнәф ана жавап бирергә өлгермәде. Таһир кайтып керде Ул мышык-мышык борынын тарта, ун як яңагында кып-кызыл яра эзе ярылып яга иде. —Битенне кайда сыдыртгын, улым?—диде Әхнәф, ана якын ук килеп. — Парктан агач арасыннан бара идек, ботакка эләкте,—диде дә Таһир жәһәт кенә үз бүлмәсенә кереп китте. Әхнәф белән Фәһимә бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар. Күпме көтсәләр дә Таһир чыкмады. —Чакырыйк,—диде Фәһимә, түземлеген жуеп. —Бар, эндәш. Мин залга чыгып утырам Аның артыннан ук Таһир белән Фәһимә керде —Әллә берәр нәрсә булдымы, улым? Әтисенен бу соравыннан Таһир сискәнеп киткәндәй булды —Ю-у-у-ук,—дип сузды ул акрын гына. —Син яшермә,—дип сүзгә кушылды Фәһимә —Кулларын да тырналган Таһир аның бу сүзенә бетенләй жавап бирмәде —Йә, сөйләп бир Без бит әниен белән барысын да беләбез. Бу сүзләр анын кыяфәтен шундук үзгәртте: йөзе кып-кызыл булды, ул, чыгып китәргә теләгәндәй, ишеккә таба омтылды, тешләрен кысып туктап калды. —Йә, көтәбез. —Бер әйбер дә юк. дидем бит инде. — Илшат белән ни булды?—Фәһимә малаеның күзләренә туп-туры карады —Анын әнисе безгә килде, милициягә хәбәр итәм. ди Әнисенең бу сүзләреннән сон, Таһир башын аска иде. — Ул бит үзе... өч малай ияртеп каршы га чыкты —Университеттан кайтып, бала-чага белән сугышып йөргәч, әйбәт инде ул,—диде Фәһимә шелтәле тавыш белән —Әтиеңә шуннан сон ничек халык каршына чыгарга, ничек аларны тәрбияләргә кала иңде? Милиция хәбәр итсә, университеттан да куарга мөмкиннәр —Гаеп анын үзендә,—диде Таһир, каш астыннан күзләрен усал елтыратып.— Аны мәктәптә беркем дә яратмый Кызларга чат ябыша, бәйләнә Кайберләреңә кул да күтәргән. —Ә-ә-ә. син шул кыхтарны яклаучы булып Казаннан кайттык инде, әйеме?—диде Әхнәф киная белән. — Мин берсен генә якладым. —Сер булмаса, әйт инде: кайсысын? Таһир эндәшмичә шактый торды. Дулкынланудан аның каш-керфекләре сикереште —Айгөлне якладым Илшат аны былтырдан бирле кыерсыта. — Кайсы Айгөлне?—диде Фәһимә —Сөембикә апа кы »ын —Ә сиңа ник кирәк ул?—диде Фәһимә чәрелдәп.-Кем ул сиңа?! Гаҗәпләнүдән Таһирның күзләре зураеп китте —Ничек инде, әни?! Сез бит Сөембикә апа белән... —Ирек абый белән—дуслар идегез, диген,—Фәһимә ачуыннан аяк тибеп куйды —Яшь чакта булган да җилгә очкан! Кайчандыр аралашкан һәрбер кеше өчен сугышып йөри башласаң, безгә монда ничек яшәргә?! —Ярый, барысы да аңлашылды,—диде Әхнәф.—Эшне зурга җибәрмәскә кирәк. Син хәзер үк киенеп Сәрияләргә бар, Илшаттан гафу үтен. Шау-шу университетка барып җитмәсен. —Син нәрсә, әти?!—диде Таһир ярсулы тавыш белән.—Алар бит үзләре мине кыйнарга килделәр. Егып, туйганчы типкәләделәр. Гафу үтенү Алайга китсә, мин үзем милициягә әйтергә тиеш. —Син бит булачак юрист. Шаһитларың бармы сон? —Каян булсын? Без бит аулак почмакта. —Димәк, барыбер син гаепле. Гафу үтенмәсән, өйләренә бар, әнисе белән сөйләш. —Юк, үзен генә җибәрмим,—диде Фәһимә ярсып.—Бергәләп барабыз, бергәләп аңлатабыз?! —Нишләп мин сине ияртеп йөрим инде, әни?—Таһир бераз уйланып торды да ныклы карарга килде:—Ярый, сезнен хакка барам. Тик үзем генә. Таһир чөйдә эленеп торган курткасы янына барды да, анын кесәсеннән нидер алып, аларның каршына килде: —Менә Илшат минем янакка нәрсә белән сыдырды,— диде. Таһирның кулында велосипед чылбыры иде. Әхнәф малаеның кулыннан чылбырны алды да җентекләп карарга кереште. —Сез бөтенләй башка тормыш белән яшисез бугай, улым,—диде ул баш чайкап —Безнен дә яшь чаклар бар иде. Күпме еллар комсомолда эшләдем. Әмма мондый рәхимсезлекне күргән булмады. Хәзер көн саен әле бер, әле икенче авылдан яшьләр арасында булган тәртипсезлекләр турында чәчләреңне үрә торгызырлык хәбәрләр килә. Чылбырыңны өйдә калдырып тор әле... Таһир чыгып киткәч, Әхнәф Фәһимәне тынычландыра алмыйча бик озак азапланды. ... Әхнәф авылларына бөтенләй кайтмаган иде. Әйе, ул алдады. Инде күптән эчендә яшереп йөрткән уен башлап Фәһимә авызыннан әйттерү өчен алдады. Шуна күрә иртәгә иртүк әти-әнисе алдындагы гаебен юарга авылга кайтырга карар кылды. Әтисе инде алтынчы ел параличланган хәлдә. Гомер буе физкультура укыткан, йөгерү, чаңгы буенча разрядлы спортчы. Чирнең ни икәнен белмәгән әтисен инсульт бәреп еккач, авыл халкы аһ итте. Ул коточкыч авыр әйберне бау белән үзенә таба тарткан кешедәй, гәүдәсен алга авыштырып, юньләп бөгелмәгән аякларын көч-хәл белән сөйрәп, капка төбенә чыгып утыра. Кем килсә дә, йөзе кинәт чалшая, һәм ул тавышсыз гына еларга керешә. Анын туктаусыз яшь агучы күзләренә, йөзендәге газаплану билгеләренә карагач, Әхнәфнең үзенең дә күнеле тула... Әйе. иртәгә иртүк кайтып киләчәк ул алар янына. 8 Бүген эштән кайтканда, Сөембикәгә култыклашып баручы әллә ничә пар очрады, алар көлешә-көлешә сөйләшеп урамнан атлыйлар, йөзләрендә канәгатьлек билгесе, алар иртәсен-кичен дә, бүген-иртәгә дә гел бергә. Сөембикәнең исә сөялеп торыйм дисә, бакчасында ялгыз миләше генә бар. Тик анын белән серләреңне уртаклашып булмый, ул синен күкрәкләрен белән терәлүенә дә битараф. Сонгы вакытларда ялгызлык дигән нәрсә бәгыренә кадалган усал сөлек кебек суырды да суырды аны. Ул суырган саен, кояш яктырак, тормыш матуррак, кешеләр бәхетлерәк кебек тоелды. Элек анын өчен агач яфраклары шаулашкан, кошлар чыркылдашкан кебек тоелса, хәтер ул тавышлар Сөембикәгә аларнын үзара сөйләшүе булып тоелды. Хәгга аларнын да сөйләшерлек ниндидер уртак нәрсәләре бар. бары тик мин генә ялгыз, дип сагышланды Сөембикә Ул алардан көнләшә, кайчакларда бөтен дөньясына ачуы килә, кайчакларда бөтенләй төшенкелеккә бирелә, кайчакларда күзенә бер генә якты нурда чалынмый, хәтерен котырган этләр өере кебек гел караңгы истәлекләр генә яралап тора. Шушы тойгылар атедән- әле йокыдан уяталар, ул әйләнә-тулгана жәймәсен. одеалын бау кебек ишеп бетерә, бер рәхәтләнеп еласам, җиңеләеп калыр идем. ди. әмма елый алмый. Андый чакта күктә ай булса, күңеленнән шунын белән сөйләшә. Сөембикә инде хәзер айнын гашыйклар очен түгел, йоклый алмыйча газапланучы ялгызлар өчен чыгуын анлалы. Ул. су сибелмәгән гөл кебек, көннән-көн сула баруын сизде. Авылда чакта әнисенен ни очен кич клубка чыгармаганлыгын төшенә башлады. Сөембикәдән, кая да булса укырга керәм. эшкә керәм. дигән сүзләрне ишеткәч, әнисенен елый-елый. «Беркая да җибәрмим! Синнән башка мин үләм!»—дип ни өчен өзгәләнутәре ана хәзер генә барып җитте Авыл мәктәбендә укыганда. Сөембикә әнисен күралмый, анын юри ачуын китерә, каршы әйтә, анын белән әрепләшә иде «Синен янында шешән, стаканын бар», дип аны елаткан чаклары да күп булды Ялгызлык дигән аждаһа үз өстснә килеп ингәч кенә, тавышсыз кычкырып тыпырчынырга тотынды Айлы төннәр ялгыз адәм баласынын уйларын җил кебек әллә кайларга очырып алып китеп, урманнар-кырлар өстеннән, йолдызлар-айлар яныннан йөртеп, әллә ничә катлам елларны үтеп, яшьлек чорларына, балачакларга ук алып кайта ала икән Ах. ул айлы төннәр' Яшь чакта сихри булган ул төннәр нишләптер уйларны, үзтәренен көмеш нурларына күтәреп, менә шулай йортәләр-йөртәләр дә. жиһаннын кайсыдыр урынында дулкынланып торучы сагыш диңгезләрендә чайкап, сина кире кайтаралар Шушындый айлы кичләрдә. Сөембикәне хәйран калдырып, бер вакыйга хәтеренә килә башлады. Алар ничәнчедер класста укыганда, җәй көне Казанга экскурсиягә барганнар иде Барысын да тулай торакка урнаштырдылар, ә тулай торакның ишек алдында су колонкасы бар Көне буе шәһәр карап йореп. гирләп-пешеп. аяк табаннары ут булып янып кайткач, шул колонкага чыгып, барысы да рәхәтләнеп юыналар, су сибешәләр, туйганчы чыркылдашалар иде. Сөембикәләр Казанда дүрт-биш көн булдылар Иртәгә кайтабыз дигән коннс кич ул йоклый алмыйча азапланды Төнге уникеләрдә, ичмасам салкын су белән аякларны юып кереп ятыйм әле. дип теге колонкага чыкса, тоннен яктылыгына, күктәге айнын кояштай балкуына хәйран калды Аяк астында яткан энәне дә аермачык күрерлек төн иде бу Сөембикә, ике тезен бергә терәп, колонкадан су агыза башлады Шулчак кемдер, арттан килеп, колонканың тимерен күтәрде, су агудан туктады. Соембикә ялт итеп артына борылды, суны туктатучыга карады Ул ап-ак күлмәк, шундый ук чалбар кигән, кояшта янып караттан, кап-кара чәчле егет иде —Гафу итегез.—диде ул. тигез, ак тешләрен күрсәтеп елмая-ел мая — Гомерлек чир алуыгыз мөмкин. -О бәлки мин чирләргә телимдер.—диде Сөембикә чытлыкланып һәм кабат су агыза башлады Бәлки минем бу дөньядан китәсем килә торгандыр —Алай булса,—дип егет колонка тимерен күтәрде —сез ялгышасыз Адәм батасы дөньяга бик авырлык белән килә Ә сезнен кебек чибәр кызтар бигрәк гә сирәк туа,—диде егет, серле итеп карап Сөембикә, кинәт кенә колонканың тимеренә басып, учына су агызды да егеткә чәчеп җибәрде һәм көлә-көлә —Борын астына су чәчрәде, сорт!—дип йөгереп кереп китте зв Малайлар торакның икенче башында торатар, бу егетне анын килгән көнне дә күргәне бар иде. Икенче көнне автобуска утырганда, теге егет аны эзләп тапты. —Минем исемем Айдар,—диде ул, мәхәббәтле караш ташлап.—Сез кайдан? —Болын кырдан. —Ә исемегез? —Сөембикә, —О-о-о, нинди тарихи исем!—диде Айдар.—Мин Молдавиядән. Аларны автобуска чакырдылар, икесе дә нидер әйтмәкче булды, ләкин вакыт калмаган иде инде. Айдар да үзенен автобусына таба йөгерде. Айлы төннәр нишләптер шушы сихри очрашуны Сөембикәнең хәтерендә туктаусыз яңарттылар. Яңарган саен ул очрашуга яңадан-яна матур бизәкләр өстәлде, егетнең уң як теше бераз китегрәк икәне дә хәтеренә төште. Әмма шушы китек теш ана әйтеп бетергесез сөйкемлелек бирә иде... Ялгызлык, йокысыз төннәр аша ул тагын бик күп нәрсәләрне аңлады. Айгөл белән алар арасындагы мөнәсәбәтләр торган саен җитдиләнә бара. Соңгы вакытта кызындагы ниндидер яшерен үзгәрешне Сөембикә чамалый, гөманламакчы була, әмма моның асылына төшенә алмыйча җәфалана. Әйтмичә кинәт кенә өйдән чыгып китүләр, кичләрен сон кайтулар, көндәлегендә моңарчы булмаган «өч»леләрнен күренә башлавы аны бик тә борчый иде. Менә хәзер кичләрен Ирекләргә китә. Икешәр, өчәр сәгать шунда булып кайта Ниләр сөйләштегез, дигәч, берни дә әйтми. Вак-төяк инде шунда, ди дә куя. Ирек белән Зәнфирә ана начар йогынты ясарлар, дип һич тә уйламый ул. Ләкин йогынты төрлечә була. Әгәр ул анда еш бара башлаган икән, аңардан ерагая, дигән сүз. Сөембикә бүген эшеннән арып-талчыгып, кәефсез кайтты. Өйдә булмагач, Айгөлне ул мәктәптәдер дип уйлады. Әмма кызы караңгы төшкәч тә, сәгать төнге ун тулгач та күренмәде. Ул машинасын ишек алдына куйган иде. Унберенче киткәч, түзмәде, кабалана-кабалана киенде дә, машинасын кабызып, Чукаевага юл тотты. Гандәлифә аны ачык йөз белән каршы алды. —Мин Айгөл юк микән, дип килгән идем. —Юк шул. Нишләптер кагылмый башлады әле ул. Сөембикә ишек янындагы урындыкка утырмыйча булдыра алмады. —Берәр төрле йөрәк даруыгыз юкмы?—диде ул, күкрәген тотып. Гандәлифә кашыкка корвалол салып бирде. Аны эчкәч, Сөембикә сулышының иркенәюен тойды, әмма күңеле тынычлана алмады. —Болай тупса янында утырып булмый инде. Зинһар узыгыз. Анын сүзләренә буйсынып, Сөембикә курткасын, итеген салып, өстәл янына узды. Гандәлифә термостан агызып икесенә дә мәтрүшкәле кайнар чәй алып килде. —Бик борчылгансыз, берәр нәрсә булдымы әллә? —Булуын булмады да.. Ялгыз кешенен хәлен сезгә сөйләргә кирәк түгелдер. Айгөл—минем күз нурым. Ә аның кайтып та кергәне юк. Берүзем көтәм дә көтәм. Мин шулкадәр ялгыз, шулкадәр ялгыз!..—Сөембикә күзеннән яшь бәреп чыгуын сизми дә калды. Кулъяулыгын чыгарып, ул күзләрен, битен сортеп алды.—Анын сезнең янга килгәләп йөрүенә куанам, рәхмәт сезгә. Ул да бит ятим бала, кая барып бәрелергә белми торгандыр. Шулай да сез аны кичләрен кагылганда тизрәк кайтарып җибәрсәгез иде. Гандәлифә анын бу сүзләренә «ә» дә, «җә» дә димәде. —Турысын әйтүем өчен гафу итегез,—дип башлады ул сүзен, шактый күп вакыт үткәч,—Сезне япа-ялгыз итүче, гаепле кешене беләм кебек мин. Сөембикә аптырап китте. Чукаевадан ул мондый сүзләр көтмәгән иде Әллә Айгөл берәр нәрсә сөйләде микән? — Мин андый кешене белмим, бу минем өчен яналык,— диде Сөембикә аптырап. —Юк. сез аны бик яхшы беләсез. Ул кеше—сез үзегез! «Минем үткәндәге тормышым турында хәбәрдар микәнни бу?*—дип уйлады Сөембикә ана рәнжеп. Халык арасында анын турында гайбәтләр йөри микәнни? Инде бит ир-ат кулы тотып карамаганына да ничә еллар. Әнә бит Чукаеванын карашы нинди усал, ачулы. Димәк, ул Сөембикәне гаепли —Рәхмәт турысын әйтүегез өчен,—диде Сөембикә, чыгып китәргә урыныннан торып —Әз генә сабыр итегез!—дип туктатты аны Чукаева —Әгәр түземлегегез житсә. әйтеп бетерәм. Анын сүзләре Сөембикәне бер яклап куркытсалар, икенче яклап кызыксыну уятты. Чыннан да халык анын турында ни сөйли икән0 —Мин сезне тыңлыйм. Тик яшермичә сөйләгез —Йокысызлыктан интеккән карчыкнын саташкан уйлары, димәсәгез. сөйлим —Чукаеванын кырыс карашы кинәт ягымлылангандай булды, тавышы да йомшарып китте —Сез берничек тә ялгыз була алмыйсы! Ник дисән. һәркөн кешеләр арасына мәжбүриләп тартып алып керә торган эшегез бар Сез сау-сәламәт, яшь. чибәр, талантлы Мин санаган әйберләр—үгпәре генә дәсезнен ин якын дусларыгыз инде. Аларнын һәрберсе кешеләрне ымсындыра, үзенә тарта. Теләсәгез дә ялгыз була алмыйсыз сез! Сез әнә шул ялгыз дигән уегыз белән тормышыгызны агулыйсыз, үз-үзегезгә бикләнергә азапланасыз. Ә бу ин әшәке чир. ул кешене үтерә! — Болар барысы да сүзләр бит. Гандәлифә апа.—диде Сөембикә авыр сулап.—Кигап сүзләре, шигъри сүзләр. —Ашыкмагыз! Китаплар да тормыштан алына,—дип дәвам итте Чукаева - Менә мин сезгә үз тарихымны сөйлим. Авыл хуҗалыгы институтында укый башлаганда, мин куркак куян баласы идем Мине, гарип бәбкәне сау-сәдачәт бәбкәләр туктаусыз талаган кебек, рәнжетеп. кыерсытып, тулай торактан да сөрделәр Бәхетемә, шундагы бер укытучы кызганып, квартира табып бирде. Ул—рус театрында эшләүче ялгыз маржа иде Ире тагар булган, безненчә теттереп сөйләшә Берәр атна торгач, бу минем кем икәнне анлалы бит «Тормышта син болай яши алмыйсын, балам,—ди —Сине таптап, изеп китәчәкләр Шәһәрдә яшәргә теләсәң, усал булырга кирәк*.-ди. Мин инде моны үзем дә андый башлаган идем Ничәмә-ничә мәртәбәләр мине сәгатьләр буе торган чиратымнан тортеп чыгардылар. Трамвай, троллейбуска утыра алмыйча калучы да мин идем «Мин усал була алмыйм».—дидем мин ана Ә ул болай ли: «Менә мин сәхнәдә, кирәк булса—карак булам, кирәк булса- фахишө. кирәк булса—министр.—ди.—Ә асылда барыбер үзем килеш калам Әйдә, мин сиңа бер роль бирәм, ди. Син шуны гына уйна Коточкыч усал булып кылан Кемдер сиңа ташланганчы, син үзенә ташлан Кемдер сина бер сүз әйткәнче, син унны әйт Ташбаканы сыртындагы каты кабырчыгы саклаган кебек, шушы сине саклар, ди Башта ул мине җитәкләп, үзе өйрәтеп йорде Тирләдем, пештем, ниләр генә булып бетмәде. Өйрәндем бит. әй' Үзебезнең группадагы иптәшләр лә минем шулай кыюланып, усалланып китүемә хәйран калдылар Ярар. \әзер Казанда патша булып йөрим Мине белгән кешеләр куркалар, бәрелешкә керергә теләмиләр. Болынкырга институт бетереп ипкә килеп төшкәндә, эчемдә һаман шул элекке куян калтырап утыра, ә үзем усал итеп карыйм, усал итеп сөйләшәм, пәрмә-пәр талашам Болынкыр халкы арттан пышы-пышы килеп кала, йөзләрендә курку билгесе, ә мин эчтән генә көләм Бу гадәтем мина бик күп дуслар китерде Жыелышларда райондагы гаделссзлекләрне тәнкыйтьлим, булдыксыз җитәкчеләрне пыр туздырып сүгәм бит, хәтта урамда кычкырып йөрим. Әнә шулай курка-курка усаллана торгач, курыкмый торганга әверелдем. Әкияттәге камырдан әвәләп ясалган Камыр батыр кебек, үземне үзем әвәләп ясадым. Менә мин кем! Ә ялгызлык онытылды! Качты ул. Минем хәзер, гомер буе инспекциядә эшләгәндә үз кулларымнан тикшерү узган чәчү орлыклары кебек, якыннарымның, танышларымның исәбе-хисабы юк. Чукаева туктап калды. Сөембикә хәйран калып баш чайкады: —Бу мөмкин әйбер түгел! Үз-үзенне үзгәртү, белмим, монысы әкияттә генә буладыр. —Алайса тере әкият каршыгызда утыра. Безнен бер этебез бар иде. Аның кебек усал итеп тешен ыржайткан, анын сыман куркыныч өргән этне белмим. Өргәндә, өзәм дигәндәй, буыла-буыла тамак төбе белән ырылдый, башларын чайкый. Аны күрүгә, кешеләрнең коты алына. Ә менә шул котырып өргән чакта янына кем дә булса килсә, аякларын күтәреп чалкан ята, койрыгын ялагайланып болгый иде. Ялгызлык дигән уйга юл куйсагыз, ул әлеге эт кебек сезнең котыгызны алачак! Ә курку кердеме—кеше бетте дигән сүз. Эшләгез бер батырлык! Ялгызлык дигән уйны күңелегездән куып чыгарыгыз! Чукаеваның сөйләгәннәреннән айный алмыйча, бик озак уйланып утырды Сөембикә. Ахырда: —Тырышып карыйм әле, Гандәлифә апа,—диде. — Ниятенә керсәгез, һичшиксез булдырачаксыз!—диде Чукаева зур җанлану белән.—Мин сезгә тагын бер серемне ачыйм әле. Сезгә, яшь кешегә, бәлкем кирәге чыгар. Адәм баласының тормыштан әйбәт булып китәсе килә икән. Картайгач бу нәрсәне мин бик нык аңладым. Кеше үзеннән нәрсә калуын уйлый. Олы эшләрен булса, әйбәт тә, ә булмаса? Халык хәтерендә истәлек кенә кала. Әйбәтме ул, начармы? Бу барыбер түгел икән. Шуңа күрә җай чыккан саен, кешеләргә куркак, йомшак куян икәнемне сөйлим. Рәхәт булып китә, каһәр. Тик бу серне күпме генә сөйләсәм дә. мин инде бу дөньядан барыбер «усал Чукаева» булып китәрмен. Бөтен кешегә дә үземнең эчемне ачып бетерергә өлгерә алмам шул. Ә «усал» дигән исемне юып китәсе килә... Сөембикә аның яныннан чыкканда, ялгызлык тойгысыннан котыл гандай жинеләеп калган иде Менә сиңа усал Чукаева! Күпме рухи җегәр бу карчыкта! Теге батырлыкны һичшиксез эшләячәк Сөембикә. Ул кайтышлый яшьләр үзәгендәге дискотекага кагылырга булды. Акрын гына, сиздермичә генә керде дә почмактан күзәтеп тора башлады. Төрле утлар белән балкып торучы ярым караңгы залда кыхтар, егетләр кыргый музыкага дөньяларын онытып бииләр. Бераз чиггәрәк әле бала-чагалыктан чыгып җитмәгән яшьләр төркеменә күз ташлагач, Сөембикә тынычланып китте: Айгөл шунда иде. Аның башкаларга караганда сыгылмалырак, матуррак хәрәкәтләр ясавын ул шатланып күзәтте. Ничек кергән булса, шулай тып-тын гына чыгып та китте. Машинасына утырып кайтканда да, кайтып өйгә кергәч тә, башыннан бер уй чыкмады: Айгөл үсеп җиткән икән бит! Ул инде балалыктан чыгып бара, яшьлек хисләре аны үзе кебек кызлар, егетләр янына тарта. Димәк, ул атна буе дискотекага йөргән. Күрәсең, ул әле моны үзе өчен ярамаган эш дип кабул итә. Әгәр шулай булмаса, «Әти янына барам», дип алдашыр идемени? Димәк, икесе арасындагы мөнәсәбәтләр турында гына түгел, кызының киләчәге хакында ныклап уйланыр көннәргә дә әллә ни ерак калмый... 9 Әхнәфнең үзләренен өен тәкъдим итүе әллә нинди бер серле әйбергә әверелде. Ирек инде ул өйдән курка ук башлады. Артык күп кеше тырыша иде аны башы белән анда тыгарга. Ирекне шул сагайтты да. Әхнәф тә. Гаскәров та берничә чакырдылар. Зәнфирә көн саен диярлек жайлап кына сүз унаен китерә дә шул өйне кузгата. Алар тырышкан саен. Ирек үжәтләнеп баш тартты. Арслановлар кыш башында күчеп китеп бардылар, ә йортларын орлыкчылык инспекциясенә бирделәр. Әхнәфләр үзләренә яна йорт салалар икән, дигән сүз таралды Бер көнне Ирек Гаскәровка керергә дип кабул итү бүлмәсендә Зәнфирәнен утырганын ишетте Хатынынын нигә керүен сорагач, ул: —Авылдагы өйне сату турында кинәштем,—диде —Акчасына берәр өй алырбыз. —Ә Зирәк? Заһит абыинын сенелләре шунда яшәп ята. —Ничек тә килешербез әле,—диде Зәнфирә. —Син бу уенны ташла!—диде Ирек, ачуын яшерә алмыйча —Кешелекле әйбер түгел бу. Саткан сурәттә сине авылдашлар мәнге гафу итмәс Ирек анын ялгышын аңлатырга теләде, ә хатыны һаман үзенекен тукыды. Күпме бергә яшәп, әйткәләшкәннәре юк иде. бозылышып туктадылар. Атна буе юньләп сөйләшмәделәр, ашаган ризыкнын тәме китте, күздән йокы качты Шулай яшәгәндә, беркөнне Зәнфирә эштән очынып кайтты. Ирек сорарга да өлгерә алмады, ул шатлыгы белән үзе уртаклашырга ашыкты —Больница безгә квартира салачак! — Кемгә ул безгә? Мина инде алайса, мина! Эшнен нәрсәдә икәнлегенә төшенгән Ирек ни әйтергә белмичә телен тешләде Берничә көннән баш врачнын хужалык буенча урынбасары кереп. «Иртәгә фундамент блоклары кайтачак, кран белән бушатыр!а урын әзерләгез»,—дип китте Иртәгесен бәрәнге бакчасының коймасына терәп блоклар бушаттылар. Аларны ташу шактый дәвам итте. Язга таба нортнын бурасы да кайтарып утыртылды. Ихатага такталар да килеп керде Эчтән өнәмичә, тыштан эндәшмичә йөрсә дә. үзенен бәләкәй иске өе белән уртада бөрешеп калуын тойды Ирек. Таи ни хәтле тәртәгә дошман булса да. ат булгач үзе кергән кебек. Ирек тә бирешүен анлады Ман аенда бәрәнге бакчасын экскаватор белән казып, блокларны салдылар Ишек алдында бүрәнә эшкәртү башланды, олы хәрәкәт кузгалды. Ниргә арты ниргә күтәрелде. Зәнфирә язгы күбәләкләр белән бергә очып кына йөрде. Ирек инде үзе дә бернигә дә карышмады, осталар чакырганда, бүрәнә башына барып ябышты, күтәрешеп салышты, эш коралларын җыеп алып керде, иртән азып чыгып бирде. Ә үзенен эчендә ниндидер килешмәүчән нәрсә утыра бирде. Кысрыклаучы теге билгесез көчкә каршы тора алмавына, йомшаклыгына эченнән акрын гына сызды, алдын белән керсәң, артын белән дә чыга алмавын бар дип хафаланды. Быел урак бик авыр башланды Техника туктаусыз кырыла, шунын остснәявымнарда комачаулый, оешуда җитми Бүген иртән тагын ару гына яннар явып узды. Тагын эш туктады. Яшен тизлегендә телеграмма бирдереп. Әхнәф барлык хужалык җитәкчеләрен, агрономнарны, инженерларны, партком секретарьларын, авыл Советы председательләрен раикомнын кинәйтелгән бюросына чакырпы Берәм-берәм трибунага менгереп, колхоз-совхоз җитәкчеләрен тыңладылар Соныннан Әхнәф һәр хуҗалыкка атналык задание җиткерде. Аны озгән сурәттә, партбилетларын кесәләренә салып, райком бюросына киләчәкләрен искәртте Ул сөйләгәндә, утырышлар залының президиум өстәле турындагы пыяла ишеге берничә мәртәбә ачылып ябылды Аны ачып ябучы район эчке эшләр бүлеге начальнигы майор Мохтаров иде. Майорнын түземсезләнүе Әхнәфнен ачуын китерде, фикерен таркатты. Ишек ачылган саен президиумда утыручылар да шул якка борылып карадылар. Ахырда Фәнис Сәлахов түзмәде. Мохтаров ачкан ишектән коридорга чыкты һәм ачуын яшерә алмыйча: —Сез нәрсә, Мохтаров, астыгызга корт кергән кебек кыбырсыйсыз?! Бюро барганын күреп торасыз бит. —Ашыкмыйча булмады шул,—диде Мохтаров, телеграмма сузып,—Алу белән монда йөгердем. Сәлахов, телеграммага күз салгач, эсселе-суыклы булып китте. Анда райкомның барлык бүлмәләрен бикләп печатьләргә, милиция сагы куярга, бер сәгатьтән үтәлеш турында турыдан-туры республика эчке эшләр министрлыгына хәбәр итәргә кушылган иде. Сәлахов телеграмманы тагын бер мәртәбә укып чыкты. Анын мәгънәсе әле һаман да анын башына барып житми иде. —Бу хакта беркемгә дә әйтмәдегезме? -Юк —Алайса әйтми торыгыз. Бюродан сон элемтәгә керербез. Сәлаховнын кулына кәгазь тотып керүеннән, йөзенең агарып китүеннән Әхнәф ниндидер гайре табигый хәл булганын аңлады. Анын бу фикерен ныгытып, Сәлахов бармагы белән түгәрәк ясагандай итеп һәм күз карашы белән бюроны төгәлләргә ишарәләде. Әхнәф сүзен бетергәч, бюро яисә киңәшмәнең тәмам булуын әйтә һәм зал урыныннан кубып тора башлый иде. Бу юлы алай эшләмәде, Сәлаховтагы яналыкны белеп, бәлкем ашыгыч әйтергә туры килер, дигән уй белән урынына барып утырды. Сәлахов анын алдына телеграмма куйды. Әхнәф телеграммадагы сүзләрне өч мәртәбә укып чыкты, алар анын күз алдында тере җан ияләре кебек сикерештеләр. Берәрсе күрмәсен, дигәндәй, ул телеграмманы арткы ягы белән әйләндереп салды, бармакларын кара-каршы китереп, бер-берсенә керештергәч, телеграмма өстенә бастырып куйды. Ул үзен бөтен тормышы бер селтәнүдә сызып атылган кеше итеп тойды. Аның өчен хәзер үзенә төбәлгән залдагы бу кешеләр бер чокырга кисеп аударылган агач өемедәй тоташ масса булып чайкалалар иде. Күрәсең, анын мондый халәте озаккарак сузылды, Сәлахов ана иелеп: —Халыкны кайтарып җибәрик инде,—дип пышылдады. Анын сүзләре Әхнәфне айнытып җибәрде. Ул, үзен кулга алып, көч-хәл белән аягүрә басты: —Бюро тәмам,—диде ул тонык тавыш белән.—Барыгыз да урыннарыгызда булыгыз. Андый-мондый...—Әхнәф телен тешләп туктап калды. «Андый- мондый хәл булса, хәбәр итәрбез»,—дип чак кына ычкындырмый калды ул,—Урып-җыю бүгенге генераль бурыч булып кала. Аңладыгызмы? Кайтырга мөмкин! Әхнәф белән Сәлахов бюро членнарының чыгып киткәнен дә, залнын бушап беткәнен дә урыннарыннан кузгалмыйча көтеп утырдылар. Менә утырышлар залы тып-тын булып калды. —Ишекне яп әле,—диде Әхнәф. Сәлахов президиум өстәле турындагы ишекне ябып килде. Әхнәф телеграмманы, язулы ягы белән өскә әйләндереп, тагын бер мәртәбә укыды, кулы белән сыпырып куйды һәм анардан күзен алмыйча: —Йә, нишлибез?—диде. —Минемчә, буйсынмый чара юк,—диде Сәлахов —Без барыбыз да китәбез, сез бүлмәгездә каласыз. —Ә нишләп мин калам? —Сез бит район Советы председателе. Безнен баш очында Татарстан флагы җилферди. Оештыру бүлеге мөдире урыныннан торып чыгарга әзерләнде. —Туктале, Сәлахов,—диде Әхнәф —Чыкмый тор ате анда. Ул һәр кинәшмәдән сон кабул итү бүлмәсенә халык җыелганын белә, һәммәсе дә бер җитешеп килгәч, анын янына кереп, ни дә булса хат итәргә тырыша. Ә бүген алар менә хәзер шушы минуттан беренче секретарьның юк икәнлеген белмиләр. —Алдан һич нәрсә сизелмәде,—диде Әхнәф —Берәр авантюра гына түгел микән бу? Партияне юк итү өчен төрле омтылышлар булганын мин сизә идем инде. Тик бу дәрәҗәдә кинәт —Минемчә, Әхнәф Хәсәнович, дискуссия оештырып тора алмыйбыз Безнен буйсынмый хакыбыз юк. —Мин дә шулай уйлыйм. Алайса болай итәбез,—Әхнәф сәгатенә карап алды —Унбиш минуттан барлык райком работникларын минем бүлмәгә алып керегез. Алар чыкканда, әле коридор тулы халык шау-гөр килеп тора иде Кабул и гү бүлмәсендә дә йөрмәле түгел. Әхнәф халыкны ерып керде дә ике кулын өскә күтәрде: —Иптәшләр, гафу итегез, беркемне дә кабул итә аямыйм —Әхнәф Хәсәнович. бер генә минут! —Минем бер генә нәрсә сорыйсым бар... —Мин үзегез кушкан документларны алып килгән идем, кул гына куегыз. —Юк, юк. юк!—диде Әхнәф, бүлмәсенең ишеген ачып —Ярты минут та вакытым юк! Кемнәрдер көтеп торачакларын әйттеләр —Анлыйсызмы. бүген беркемне дә кабул итмәячәкмен Барыгыз, кайтыгыз, эш оештырыгыз! Ул бүлмәсенә керде дә секретарь кызга шылтыратты —Барысын да чыгарып җибәрегез. Бүген дә. иртәгә дә беркем дә кабул ителмәячәк. Әхнәф өлкә комитетының берничә телефонына шылтыратып караса да. җавап бирүче булмады Ул арада икс секретаре, бүлек мөдирләре, инструкторлар, кыскасы, райком аппаратының барлык кешеләре анын бүлмәсенә кереп утырдылар, һәрберсенең йөзендә аптыраш билгеләре иле. Әхнәфкә алар нишләптер якын кешеләрен теге дөньяга озатырга җыелган халыкны хәтерләттеләр Ул акрын гына басты да кычкырып теге телеграмманы укып чыкты һәм — Монын нәрсә икәнлеген барыгыз да анлыисы здыр?—дип өстәде Ул сүзен әйтеп бетерер-бетермәстән. машинистка Бәдрия Минһажева анын каршына йөгереп килде, куркыныч булып тартышкан чыраен әле ана. әле җыелган кешеләргә борып, нидер әйтергә маташты: —Иптәш Шәрифуллин. иптәш Шәрифуллин! Гомере буе райком инструкторы сыйфатында районнан районга күчеп йөргән, ял көнен дә. конне-тонне дә белмәгән, гаилә төземәгән, ябык гәүдәле бу хатын, пенсиягә чыккан көненнән машинистка булып эшләүче хыялый бер зат иде. Бәдрия Минһажеванын бөтен тормышы партия эшеннән генә торды. Анын эчке халәтен, ник өзгәләнүен бүлмәдәгеләр яхшы аңладылар Ахырда ул лһырып ике сүз әйтә алды -Партияне бетергәннәр!!! Моны ул шундый ачыну белән, үтә дә куркыныч итеп әйтте ки. барысының да тетрәнүдән тәннәре чемердәп куйды. Авызын ачкан килеш өзек-өзек сулыш алган Бәдрня Минһажева чигенеп, артындагы урындыкка ауды. Кемдер ана су бирде, дару эчерделәр, шуннан сон култыклап бүлмәдән алып чыгып киттеләр. Әхнәф сүзен дәвам итте: —Ярты сәгать эчендә һәрберегез шәхси әйберләрегезне жыештырып бетерегез, сейфлары булган иптәшләр бикләп, ачкычны үзегез белән аласыз. Шоферлар машиналарын куеп гаражны биклиләр һәм ачкычларын миңа тапшыраларСоныннан сүзе булмасын өчен, бүлмәләрегезне үзегез карап торып сургучлатыгыз. Шушыннан ары мин бер сүз дә әйтә алмыйм. Чөнки үзем дә берни белмим, һәрхәлдә паникага бирелергә кирәкми. Беркем дә эшсез калмас. Кемнәрнедер хөкем итәргә дә җыенмыйлардыр, дип уйлыйм. Сораулар бармы? Беркем дә бер сүз дә дәшмәде. Барысы да, башларын игән хәлдә, акрын гына чыгып киттеләр. Кырык минут үтүгә, барлык бүлмәләрнең сургучлануы, печать басылуы, ишек төбенә бер милиционер куелуы турында Фәнис Сәлахов кереп хәбәр итте. —Ярый, кайтыгыз,—диде Әхнәф ана. Райком бинасы тып-тын калды. Казаннан бер генә шылтыратучы да юк иде. Әхнәф түзә алмыйча өлкә комитетының оештыру бүлегенә шылтыратты. Әмма, җавап бирүче булмады. Башка бүлекләр белән дә шул ук хәл кабатланды. Ул инде батып баручы корабның капитаны кебек, ишеген ачык калдырып, коридорга чыкты. Биредәге тынлыкка исен-акылын китмәле иде. Ул беренче катка төшеп китте. Ишек янындагы дежур торучылар утыра торган өстәл янындагы милиционерга күз ташлады. Ул моннан күп еллар элек Казанда Әхнәф алдап качкан Иван Урусов иде. Беренче секретарьны күргәч, ул урындыгыннан кузгалып, торып басты. Ана якын килгәч, Әхнәф инде хәзер капитан дәрәҗәсен йөртүче Урусовның үзенә кызганып каравын сизде. Анын һич тә кызганыч хәлгә каласы килми иде. Шуңа күрә көчәнеп булса да елмайды да: —Менә бит тормыш дигәнен ничек, иптәш капитан,—диде.—Казанда мин синнән бик ансат котылган идем, ничә ел куа торгач, тәки китереп каптырдың бит. Урусов саран гына елмайды да: —Янадан куышырга язмасын иде инде, Әхнәф Хәсәнович,—дип куйды. —Менә анысын кистереп әйтә алам: кабат минем белән куышу булмаячак. Коридор буйлап барганда, бүлмәләрдә туктаусыз телефон шылтыравы ишетелде. Димәк, әле халык нәрсә булганлыгын белеп бетерми. Бүлмәсенә кергәндә, анын телефоны да бик каты шылтырый иде. Трубканы алуга. Наратбаштан Нуриевның калтыранган тавышы ишетелде: —Әхнәф Хәсәнович, без ишеткән хәбәр дөресмени? —Әйе, дөрес,—диде Әхнәф, мөмкин кадәр ышанычлы тавыш белән жавап бирергә тырышып. — Ни була сон инде бу? Безнең эш урыны да бетәмени? Болай да шартларга торган күнелен басар өчен Әхнәф ачу белән: -Синең эш урынын сакланыр инде, Нуриев агай. Тик райком гына булмаячак,—диде дә трубканы куйды. Шунын ише мәгънәсез шылтыратулардан тыш Казан тарафыннан бернинди хәбәр дә. күрсәтмә дә булмады. Әхнәф ни уйларга да белмәде. Гүя аяк астындагы жир убылып төште. Аяк астында гына түгел, анын гомер буе корган мәһабәт сарае . ул сарай тирәсендәге чәчәкләр белән бизәлгән бакчасы— бөтенесе юкка чыкты. Тормышны янадан башларга туры киләчәк иде Ә инде башлау өчен хәзер сон, хәзер башлау түгел, аны яхшы итеп төгәлләү турында уйларга вакыт җиткән иде. Ул хакта Әхнәфнең инде күнелендә эшләнгән ачык планы да бар иде. Бу план тормышка ашса, анын үзен дә. гаиләсен дә искиткеч якты көннәр көтә иде. Хәзер инде ул планнар турында беркемгә дә авыз ачып әйтмәгән өчен куанырга гына кала. Әгәр әйткән булса, кайсылары бармак төртә-төртә көләрләр, мыскыл итәрләр иде. Ә болаи Әхнәф инде аны үз күнелендә яшерен генә учак ягып, шунда дөрләтеп яндырыр да. көлен һавага очырыр Анын нинди гөнаһлары өчен килеп чыкты икән бу бәла? Ә бәла ялгыз йөрми, анын артыннан шәүлә булып икенчесе килергә тиеш. Анысы хакында уйласан. күз алды бөтенләй караңгыланып китә. Тораташ булып, башыннан мен төрле уй үткәреп, кичке алтыга кадәр урыныннан кузгалмыйча утырды ул. Аннары акрын гына киенә башлады Шулчак телефон шылтырады. Шылтыратучы Рашат иде. —Добрый вечер. Әхнәф Хәсәнович!—диде ул бераз гына исерегрәк тавыш белән— Как дела? —Әйбәт кенә әле,—диде Әхнәф. —Әхнәф Хәсәнович. мин сезнен исәнлекне белешергә дип шылтыратмыйм. Чаллы мәсьәләсе ничегрәк9 Мина крыша мәсьәләсе9 —Хәзергә берни дә әйгсп булмый. Рашат —Минем ничә мәртәбә шылтыратканны беләсеңме син. Шәрифуллин? Шушы моментта мин Ленин мавзолее каршындагы бер йорттан шылтыратам. Переговор очен түләгән акчаларны сездән даулаячакмын бит мин. —Анда: квартира мәсьәләсе бик нык катлауланды —Ә нигәалдадын мине. Шәрифуллин?! —Алдамадым. Алай жинел генә хәл ителми ул -Ярар, мин кайтып килермен әле Рашат трубкасын куйды. Әхнәф йодрыгы белән өстәлгә шартлатып сукты Бик кирәк иде синен кайтуын, диде ул эченнән ярсып Фәһимә аны. югарыга ыргытып төшергән туп ничек смкергәләсә. шулай сикергәлән каршылады —Менә булдырдың!—дип ташланды ул ана. тупсаны атлап керү белән - Арсланов йортына күчеп калган булсак, ак сакаллы карт була идек! —Ә анда күчәргә теләмәүче син түгелме соң?— диде Әхнәф Фәһимә аңа очып кына кунды: —Мин түгел, син! Менә хәзер шымытыр башы тогын калдык инде' —Кит каршымнан, ахмак!—диде Охнәф. бәген ачуын ана чыгарып.—Башны кискәндә, чәч кайгысымы монда?! Фәһимәнең Iавышы ысылдап чыкты: —Кабатла әле. нәрсә дидең син? Әхнәфнен инде күптән ана алай тупас бәрелгәне юк иде. —Минем хәлемә керер чакта, эт сыман ташланасын. Ахмак булыгг тугансын. ахмак булып үләрсең. Әхнәф җилләнеп залга керде дә, партия мәсьәләсендә яна хәбәр тапшырмаслар микән, дип телеви юрны кабызды. Кунелгә я тышлырак берәр хәбәр кәгеп, баскан килеш зал уртасында торды Шулвакыт артында Фәһимәнең нидер кычкырганы ишетелде Ул борылып карарга өлгерә алмады, баш түбәсенә уклау килеп төште. Бу хат күз ачып йомган арада булды. Әхнәф авыртудан кычкырып җибәрде, баш түбәсеннән стенага кан чәптерде Үзенең нишләгәнен анлап алган Фәһимә кычкырып еларга тотынды һәм ашыг ыч ярдәм чакырырга телефонга ташланды. Әхнәф бер кулы белән башын ТОГЫ1Г. икенчесе белән телефон трубкасын анын кулыннан тартып алды —Нишлисен?! —Ашыгыч ярдәм чакырам —Ахмак кына түгел, дура син! Бәйлә тизрәк! Алып чык берәр нәрсә! Фәһимә каушавыннан, шифоньердан юрган сырырга дип алып төрелгән ике килограмм мамыкны эләктереп. Әхнәфнен каршына килде Мамыкны куйды да кухня ягыннан ялтыравыклы чәй кәгазе, бер кәшимир яулык тотып йөгереп килде. Әхнәф бер кулы белән мамык умырып алды да калганын телевизорга таба тибеп очырды. Фәһимә мамык өстеннән кәшимир яулыкны калтыра на-калтырана, елый-елый бәйләп куйды. Шулай итеп партия беткән көн Әхнәфнең тормышыннан кан белән китте... 10 Партиянең бетерелүен, СССРнын таркалуын ишеткәч, Хәйри коелды да төште. Жанындагы жегәре кинәт юкка чыкты, тәнендәге каны суынгандай булды. Ул сәгатьләр буе уйланып ята башлады, туктаусыз авыр сулап уфылдады, йөрәк дарулары эчте. Вакыт-вакыт хәлсез аякларын сөйрәп, басулардан урап кайтты, колхоз идарәсенә сугылды, кешеләр белән сөйләште, әмма үзенә урын таба алмады. Нидер эзләгәндәй, күпме генә йөрсә дә, бушлык томанына барып керде. Халыкны яктырак тормышка чыгарыйк, дип көне-төне түккән мангай тирләре, күкрәк көчләре, сугыш михнәтләре, аннан сонгы дәверләрдәге ашкыну-талпынулар—бөтенесе дә элекке мәгънәләрен җуйдылар, әһәмиятсез, төссез чәбәләнүгә әйләнеп калдылар. Анын мәгънәле тормышы сызып атылган иде. Бер көнне кичкырын Хәйри идарә тирәсеннән урап кайтырга, кешеләр белән сөйләшеп, жанынын сызлауларын әз булса да басарга дип урамга чыкты. Үзләренен турыннан үтәргә дә өлгермәде—күкрәген яндырып нидер кысып алды, күз алдында кара нокталар биешергә тотынды һәм ул кесәсендәге нитроглицеринын авызына кабарга да өлгерә алмыйча җиргә ауды Ашыгыч ярдәм машинасының килүен, больницага илтеп салуларын, Ирек белән Зәнфирәнен үзе янында бөтерелүләрен ул төштәге кебек кенә хәтерләде... Әтиләренең авыруы барысын да хафага төшерде. Интенсив терапия нәтиҗәсендә анын хәле күзгә күренеп әйбәтләнде. Бер ай дигәндә Хәйрине больницадан чыгардылар. Әмма врачлар Мэлс белән Иреккә куандырырлык сүз әйтмәделәр. Сездән яшереп торунын файдасы юк, әтиегезнең йөрәге сонгы чигендә эшли, бүген-иртәгә ни буласын әйтүе кыен, диделәр. . Беркөн төштән сон Хәлимә музейга шылтыратты Анын тавышын ишетү белән Ирекнен эче жу итеп китте. —Әтинен хәле ничек?—диде ул кабаланып. Хәлимә көттереп кенә җавап бирде: —Сезне чакыра ул. Кайтып килсәгез әйбәт булыр иде.. —Хәле начарланмагандыр бит? —Алай ук дия алмыйм, үзегез белгәнчә инде Айгөлне дә алып кайтыгыз,— диде. Ирек шундук шылтыратып абыйсына хәбәр итте. Аннары ул Сөембикә белән элемтәгә керде, хәлне аңлатып бирде. —Мин Айгөлне үзем генә азып кайтырмын,—диде Сөембикә, Мэлсларнын ничәдә кайтачагын ишеткәч. Аннары сүзләренә басым ясый-ясый өстәп куйды:—Минем кайтуга син каршы килмәссең бит? —Үзенә кара,—дип куйды Ирек. Кич Мэлс белән Нәфисә кайтып төште. Алар күтәртеп түбәсе ябылып куелган яна өйне эченнән дә, тышыннан да карап йөрделәр, бик шәп була, дип мактадылар, исән-имин бетереп керергә язсын, диделәр. Капкалап алганнан сон, дүртәүләп авылга юл тоттылар. Алар кайтып кергәндә, әтиләре ястыкка аркасы белән сөялеп утырган иде. Күрешеп хәл-әхвәл белешкән арада Айгөл белән Сөембикә дә кайтып жигге Айгөл керү белән бабасына барып сарылды, бабасы анын чәчләрен сыпырды, иннәреннән сөйде, бик озаклап карап торгач: — И. кызым, син дә үсеп житген бит.—диде. Күзеннән бер тамчы яшь чыкты, аны Гөлжамал җәһәт кенә алъяпкыч итәге белән сөртеп аллы. —Безнен Алмаз белән Гөлназ икесе дә эштә бит әле. әти, Казан артында ук,—диде Нәфисә. —Беләм, кызым Кайту белән алып килерсез. Сагындым Гөлжамал аларны кече якка әйдәде —Капкалап алыйк, балалар. Син утырасынмы, әтисе9 —Берни дә кабасым килми. Барыгыз, ашагыз. Без монда малайлар белән сөйләшә торыйк әле. Хәйри инбашын селкетеп ястыгын күчерергә азапландымы. Мэлс белән Ирек аның гәүдәсен турайттылар да. ястыкны кабартып салдылар Әтиләре рәхмәт әйткәч, аларнын икесенә дә бик җитди итеп озаклап карап торды Шуннан сон әллә нинди, йөрәк өзгеч тавыш белән пышылдады —Әйтегез миңа: партиягә ни булды? —Таралган иде бит инде ул. әти,—дип куйды Мэлс. Анын сүзләре белән килешмичә. Хәйри баш чайкады —Без төзегәнне сез харап иттегез —Әтисенен сулышы кысылды, күзләре йомылдылар, гүя ул тавышсыз гына елый иде —Ил юкка чыкты Без шул ил дип яшәдек.. Әтисе сүзеннән туктады, анын маңгаена, битләренә тир бәреп чыкккан иде. Ирек кулъяулыгы белән анын тирен сөртеп алды —Бакчаны чүп-чарлардан чистарту кирәк бит инде, әти.—диде Мэлс —Ул яшәреп, үсеп китәчәк. —Чистартуны күргән бар,—дип сузды әтиләре —Ата абруе бетсә, гаилә таркала. Партия мина атам кебек иде Ә менә ата-баба үстергән бакчаны балалары кисеп ташласа, бу инде хәтәр нәрсә Ин олы афәт шунда —Әтиләре тынып, тагын бераз хәл җыеп торды —Мин үзем сездән канәгать, балакайларым. Төчеләнә алмадым Анысы өчен кичерерсез инде Шулай да. мәхшәр килә. Бөтенесен сатачаклар, монын азагы хәтәр булачак. Менә әти әйткән иде. диярсез Хәйри күзләрен йомып, башын бераз кыйгайтып ястыкка терәлде Мэлс белән Ирек сүзсез генә бер-берсенә карашып куйдылар. —Арыттык бугай, теге якка чыгыйк,—диде абыйсы пышылдап Ләкин әтиләре аларнын сүзен ишетеп яткан булып чыкты Күзләрен ачты да: —Туктагыз,—диде —Сезгә васыятем бар Үлгәч, партбилетымны күкрәгемә куярсыз.—Ул. алладыгызмы, дигән мәгънәдә һәр икесенә озаклап карап торды — Мин инде үзгәрә алмыйм Уйланмадым түге;!, күп уйладым Әнә күрше Гариф абыегыз мәчеткә йөри, анын гомер буе коммунист икәнен беләсез Мин атай булдыра алмыйм Андый кешеләрне андый да алмыйм Ялгышамдыр бәлки Мина шул заман кешесе булып китәргә рөхсәт итәрсез бит? Ирек кабаланып: —Син бүгенге заман кешесе, әти'—диде ул аны тынычландырырга теләп. — Барлык коммунистлар да синен кебек булсыннар иде әле —Үтәрсезме минем әйткәнне? —Үтәрбез,—диде Ирек —Рәхмәт, балалар.—диде әтиләре адлә нинди жылы. ягымлы тавыш белән — Чакыруым шунын өчен иде Зинһар авырыксынмагыз Мөмкинлек барында әйтеп калыйм, дидем Ә хәзер барыгыз, әниегез янына чыгыгыз Мин бераз 4. .к > . 49 ЯЛ итәм... Әтиләре шулай диде дә күзләрен йомды. Анын утырып торуына, сөйләшүенә, зиһененең сафлыгына сокланып кайтып киттеләр алар. Дүрт көннән Хәлимә кабат Иреккә шылтыратты : —Хәйри абыйның хәле әйбәт түгел,—диде. Сәгать ярымнан Мэлс белән Ирек авылга кайтып җитте. Дүрт көн эчендә әтиләренең кыяфәте үзгәрүенә ышанырлык түгел иде. Ул суырылып, саргаеп, кечерәеп калган. Хәтта үзе яткан караватта гәүдәсенең калкып торуы да сизелми кебек. Сүзләрен дә бик авырлык белән, туктап-туктап кына сөйләде. —Кичә кич әнә шул аралыкка әниен белән тышка чыгарга көчкә бардым. Бүген инде кузгалырлык рәтем юк... Ирек аның яныннан китмәскә булды. Икенче көнне кич Хәйри телдән калды. Әтисенең сәгатьләп түгел, минутлап сула баруын күрү Ирекнең үзәген өзде. Аның күңелендә әтисе әле һаман бернидән курыкмаучы, тормышны аяусыз ерып баручы илаһи зат буларак яши иде. Әтисенең хәле авыраюы яшен тизлеге белән бөтен авылга таралды, өч көн буе иртәдән кичкә кадәр өйдән кеше өзелмәде. Сөйләшә алмаса да, ул аңында иде. Хәлен белергә килүчеләрнең «Мине таныйсыңмы?»—дигән сүзләренә керфек кагып җавап бирде. Өченче көнне төштән соң ул күкрәге белән сулыш ала башлады. Зәнфирәне алып, Мэлс белән Нәфисә дә кайтып җиттеләр. Әнисе Иреккә: —Кулыннан тот, улым, юкса аңа бик кыен булачак,—диде. Ирек әтисенең кулыннан тотты. Ул инде нык суынган, җан билгеләре сизелми иде. Алдагы көнне үк каралган аяклары һаман төсен үзгәртә бардылар. Сәгать дүртләрдә икенде вакытларында әтисенең сулышы өзелде... Хатын-кызлар елашырга керештеләр. Җанын кая куярга белмичә, Ирек тә әле ишек алдына чыкты, әле өйгә керде. Абыйсы гына салкын канлылык саклый алды. Җирләү мәшәкатьләрен хәл итү өчен ул машинасы белән авыл Советы председателен, колхоз җитәкчеләрен күрергә китте. Әтисенең өстенә ак простыня ябылган, күкрәк турына аркылыга пычак куелган, тирә-юненә карт-коры, үзенең замандашлары җыелып утырган иде. Ирекнең ике чигәсе сулык-сулык килеп сызлый башлады. Ул өйдән чыгып китте, йөгереп диярлек бәрәңге бакчасы аша үтеп, ындыр коймасы буена барып утырды. Биредә талгын гына җил исә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, чикерткәләр чырлый, берни булмагандай, кояш бүген батып, иртәгә чыгу өчен офыкка якынлаша иде. Әтисе юк! Мәңге булмаячак. Ул бу вакытта җирдә дә, һавада да түгел, ниндидер хыялый дөньяда йөзде, кешенен тууыннан юкка чыгуына кадәрге юлын барлады. ... Кеше ана карынында ярала, шунда үсә, соңга таба хәтта тышкы дөньядагы тавышларны да ишетә, диләр. Бервакыт аңа нидер төртә, кыса, бөтен җирен авырттыра башлый. Ул ахырда каядыр шууын сизә. Ниндидер каты, рәхимсез нәрсәләр аны капшый, тарта, ул гәүдәсенең таш булып ката баруын тоя һәм аны коточкыч курку били. Бу курку—бөтен галәмгә җитәрлек кара курку Әгәр кеше туып яши алса, мондый куркуны тагын бер мәртәбә соңгы сулышын алганда тоячак. Кеше үз дөньясыннан ниндидер коточкыч тирәлеккә күчүен сизә, әмма берни дә аңламый. Тәүге сулыш белән эченә ниндидер ят, салкын нәрсә керүен тоя, тончыга-тончыга үкереп елый. Кеше сукыр, сангырау, акылсыз булып туа, яши-яши ишетә, күрә, фәһемли башлый. Аңа бөтен тереклектән өстен итеп акыл бирелә, дөньяны күрә башлый, берни дә аңламый, әнисенең сөтен имә дә йоклый. Тора-бара әнисен таный, көлә, ләкин әле берни дә аңламый. Аңларга тырыша, гомере буе аңлап бетерә алмый. Шатлыклар, газаплар кичерә. Газаплары шатлыклардан күбрәк була, әмма барыбер җирдә тормышны аңлый алмый. Күпләр, дөнья малына, ләззәтләренә алданып, кабат сукырая, чукраклана, анын югалта... Гомер азагы җигә Ин бәхетле кешеләр— кинәт үлеп китүчеләр. Газапланып үлүчеләр бала булып туган чактагы барлык халәтне дә кичерәләр: авырту, дөнья дигән карыннан жиргә күчкәндәге коточкыч тартышу! Әгәр озак ятса, кеше көннәрен, сәгатьләрен саный, үзе белән хушлашырга килүчеләрне күрә, сөйләшкән тавышларны ишетә. Сонгы сулыш, сонгы авырту, жаннын бугән дөньяга талпынуы һәм инде хатсезләнгән тәннен аны тота алмыйча ычкындыру дәһшәте... Бөтенесе бергә бутала... Жан адәм баласына карында инә. жаннын яшәгәндә үк авызга килгән чаклары була, жан белән тән гомер буе тартышалар, шул ук вакытта берсе икенчесеннән башка яши алмый. Никадәр гаделсезлек! Ике дошманны бер тәнгә бикләү нигә кирәк булган? Бу гомер буе тартышуның азагы барыбер жаннын тәнне ташлап, китүе, кешедән котылуы белән тәмамлана... Ирек уйларына батып бик озак утырды Инде кызарырга өлгергән кояшка күз кабагын күтәрмичә, керфекләре арасыннан нишләптер рәнжеп. үпкатәп карады.. Хәйрине җирләргә авыл халкы гына түгел, районнын барлык җитәкчеләре җыелды. Килгән җинел машиналар Болынкырнын ярты юлыннан башлап. Баллы Төбәккә кадәр сузылганнар иде Әтиләрен юып кәфенләгәч. Ирек белән Мэлс картлар янына керделәр Ирек әтисенен партбилетын кесәсеннән чыгарып: —Әтинен әйткән васыяте бар иде бит. агайлар,—диде Мулла Вазыйфаларын башкаручы Минлегәрәи: —Әйдә. әйт. улым, нинди васыяте бар иде?—дип сорады —Җирләгән чакта партия билетын күкрәгенә куярга кушкан иде Бу сүзгә картлар дәррәү ризасызлык белдерделәр Арада, анын васыятенә каршы килмәскә кирәк, диючеләр дә табылды Минлегәрәи. бөтен кешене тынычландырып, үз сүзен әйтте —Шәригать кануннары буенча бу һич тә ярый торган эш түгел. Мин үзем мона каршы. —Без бит ана сүз бирдек!—диде Ирек дулкынланып —Әтине ышандыргач, әгәр васыятен үтәмәсәк, бу бит безне гомер буе борчый торган бер яра булачак. Шулай бит. абый? Мэлс бер сүз дә әйтмәде Картлар тагын шаулаша башладылар Кемнәрдер, монда баш бетәрлек нәрсә юк. дип Ирек ягыннан сөйләделәр, икенчеләре каршы төште. Ахырда Миңлегәрәй нидер уйлап: — Барыгыз әле. Гөлжамалны алып керегез,—диде Кече өйгә чыкканда. Ирек абыйсына — Ник бер сүз дә дәшмисен’—диде, үпкәсен белдереп. -Ничек дәшим белмәгәч? Йола зурракмы, әллә кешеме? —Син бит әтигә, куярбыз, диден — Каршы әйтергә идемени * Әниләре авызын яулык очы белән каплап керде дә. түргә узмастан. ишек яңагына сөялде. Анын йөзе кәфендәй агарган, күз карашы битараф, күңелеңдә дөнья кайгысы калмаган иде. Картлар хәлне аңлаткач, барысы да Голҗамалга төбәлделәр. —Мин ни әйтим сон инде ’—диде ул авыр сулап Аннары Хәири янына ук килде дә ничектер кинәт кенә башын күтәрде, күзләренә нур инде — Ьарыгы «га да мәгьлум, бу фани дөньяда ул баш ияргә яратмады, үз кануннары белән яшәде Әгәр анын васыятен үтәмәсәм. теге дөньяга баргач, мин ана ни дип җавап бирермен? Безнең хөкем ярамас монда, хөрмәтле картлар. Ходайнын үз хөкеменә тапшырыйк... Әниләренең шул сүзе мәсьәләне хәл итте дә куйды: кәфеннен бер урынын ачып, партия билетын нәкъ йөрәге турына куйдылар. Хәйринен гәүдәсен ишек алдына чыгаргач, урам яклап капка төбендә зур митинг булды. Аны Гаскәров алып барды. Беренче булып Әхнәф чыгыш ясады, эштә дә. шәхси тормышында да халыкка үрнәк булуын, шундый күркәм шәхесне югалтуның авырлыгын әйтте. Аннары районнын башка житәкчеләре, авыл кешеләре чыгыш ясадылар. Соңыннан Мэлс та сөйләде, әтисен соңгы юлга озатырга килүчеләргә рәхмәт әйтте. Алар арасында Батталов кебек колхоз- совхоз житәкчеләренен булуы, аларнын һәркайсынын килеп кайгы уртаклашуы Ирекне чиксез дулкынландырды. Кызы Айгөл әбисе яныннан китмәде. Бабалары исән чакта ук кайтып җиткән Алмаз белән Гөлназ да күбрәк әбиләре янында булдылар. Менә Хәйринен мәетен күтәреп ишек алдыннан алып чыктылар. Кайгы ташкыны, тавышсыз гына чайкалып, капка төбеннән кузгалды. Шушы урам чирәмнәрендә тәгәрәп үскән, нәни аяклары белән шушы урамның кайнар тузаннарын таптап йөгергән, дөнья кубарып кычкыра-кычкыра гөрләвек суларын ерган малай шушы урамга бүтән беркайчан да кайтмаска тып-тын гына китеп барды... 11 Сөембикә, биючеләрнең республика смотрында быел беренчелекне алабыз, дигән уй белән ашкынып яшәде. Чөнки болынкырлылар гомер-гомергә бию белән дан казандылар, сонгы вакытларда райондагы күп кенә талантлы яшьләрне табып, сәхнәгә тарта алдылар. Турлап-турлап оештырылган зона ярышларында иләнгәннән соң, Казанга узулары анын ышанычын тагын да ныгытты. Тик киемнәрнең искелеге эчен тырнап торды. Яз көне мәдәният хезмәткәрләре алдында чыгыш ясаганда, район хакимият башлыгы Әхнәф барысының да күзләренә карап: «Быел биючеләр ансамблен тулысынча яна киемнәр белән тәэмин итәргә сүз бирәм». дигән иде. Озын жәйләр дә үтте, инде көзләр дә онытылды, хәзер салкын кыш, ә киемнәр һаман юк. Хакимият башлыгы бүлмәсенә кереп, шуны исенә төшергәч, ул авыр итеп сулады да: —Биргән вәгъдәм исемдә, тик берничек тә ярдәм итә алмыйм,—диде. Сөембикә ана зур өметләр белән кергән иде. Әхнәфнен уен белү белән, күнелен кимсенү тойгысы биләде, бит очлары кызышып чыкты Әгәр хәзер ул берәр сүз әйтсә, һичшиксез чәкәләшеп туктаячаклар иде. Шуна күрә тешен кысып урыныннан торды. —Ярый, аңладым,—диде дә ишеккә таба юнәлде. —Туктале, Сөембикә! Әхнәфнен шулай эндәшүе аның күңелендә өмет чаткысы уятты. Ул анын каршысына килде. —Йөзеннән күреп торам—үпкәләдең. Финанс хәлебез коточкыч кыен. Аңлый аямыйсынмыни? —Аңладым, дидем ич... Сөембикә кызу-кызу атлап чыгып китте. Казанда аларнын чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Болынкырлылар күршеләреннән шактый өстен торалар иде. Сөембикәнең татар кызлары биюен зал әсәренеп карады. Ахырда халыкнын бердәм кул чабуы, тулы бер ритмга көйләнеп, бик озак яңгырап торды. Ул ике мәртәбә чыгып баш иде, алкышлар туктамагач, биюнең азагын тагын кабатлады. Ана бер-бер артлы чәчәк бәйләмнәре күгәреп менделәр. Чәчәк сузучылар арасында ул Арслановны да күреп алды. Сөембикә сәхнә артына ашыкты, чәчәк күгәреп менүчеләр анын артыннан иярделәр Ниһаять, алар берәм-берәм төшеп киттеләр. Арсланов үзе генә торып калды Ул искиткеч эре кызыл розаларны Сөембикәгә сузды. Сөембикә чәчәкләрне кулына тотарга да өлгермәде. Арсланов аны кочаклап күкрәгенә кысты һәм «Рәхмәт» дип пышылдады Сөембикәнен күкрәгенә роза чәчәгенен чәнечкесе кадалды. Ул авыртудан чак кына кычкырып җибәрмәде Аларга кызыксынып төбәлгән күзләр анын тәнен өттереп алгандай булды. — Рәхмәтне аларга әйтегез. Минзаһит Усманович.—дип. үзе белән килгән үзешчәннәргә таба атлады Арсланов ана ияреп барды, үзе таныганнарынын да. танымаганнарынын да кулларын кысты, аннары, хакимият башлыгы урынбасары Зәйнуллин белән исәнләшеп, район хәлләрен сораштыра башлады «Шактый бирешкән, сагына, күрәсен». дип уйлады Сөембикә эченнән генә һәм ана тагын бер карап куйды да киемнәрен алыштыру өчен бүлмәгә юнәлде. Шунда ул өч кенә адым ераклыкта кемнәргәдер чәчәк биреп маташкан Хәятны күреп алды. Аларнын күзләре очрашты һәм Сөембикә түбәнчелек белән баш иде. — Концертыгыз искиткеч булды. Рәхмәт.—диде Хәят, анын белән күрешеп Ул арада Арсланов алар янына килеп басты —Безнен янга буфетка керегез,—лиле Сөембикә, нишләптер битенен ут яна башлавын тоеп, һәм йөгереп китеп барды. —Әйдә, кереп чыгыйк. Зәйнуллин да чакырган иде бит Минзаһитнын бу сүзләренә Хәят усал караш белән жавап бирле —Безгә шунда керү килешер, дип уйлыйсынмы'* Минзаһит бераз уйлап торды ла: —Кайтып киттек алайса.—диде. Алар кышкы Казан урамыннан ашыкмыйча гына култыклашып кайттылар. Артык салкын булмаган ап-ак шәһәр гоне иде бу Минзаһитнын Болынкырлан килеп Казан урамнарында кем белән дә булса парлашып йөргән чаклары хәтеренә төште. Менә алар кайтып җиттеләр, ишекне Минзаһит ачты һәм алдан кергән Хәят бусаганы атлауга авызын ачып туктап калды Кухня ягында чырык-чырык көлгән исерек хатын-кыз тавышы ишетелде. Башын сузып кухняга карауга, ул егылып китә язды: бөтен киемнәрен салып ташлаган Рашат, анадан тума бер хатыннын башын беләгенә салып, имиен имеп утыра иде. Хәят ничек чыгып йөгергәнен дә сизмәде Минзаһит аптырап —Нәрсә бар?—диде. Хәят ингаляторын чыгарып авызына дару сиптерә башлады. Минзаһитнын соравына, кереп кара, дигән мәгънәдә кулы белән ишарәләде Минзаһит кереп аларны күргәч: —Что это такое?!—дип кычкырып җибәрде Рашат урыныннан сикереп торды һәм аны да уздырыбрак җикерергә кереште: —Ты чего. не видишь что ли?! Перед тобой женшина Совссм стыд потерял! Ул әтисен этеп җибәрде. Минзаһит сүгенеп идәнгә төкерде, һәм. күзләрендә ут уйнатып, ишекне шапылдатып ябып чыгып китте. Хәят тавышсыз гына елый иде Алар бер-береенә карамыйча, йөзләрен кая яшерергә белмичә, шактый гомер ишек төбендә тордылар Ниһаять, эчтә дөбердәгән тавышлар ишетелде, келәләр, йозаклар шылг-шылт килде һәм тимер ишек ачылып китте Сары чәчләре тузгыган, башлыгын кулына тоткан хатын аларга бәрелә язып үтте дә. култыксага тотынып, чайкала-чайкала баскычтан гошә башлады Рашат та килеп чыкты Анын чалыш-чолыш китереп ялгыш электерелгән күлмәге чалбарына да кыстырылмаган, пәлтәсе ачылган, жәен-кышын кия торган күн фуражкасы баш түбәсенен бер як читендә генә эләгеп тора иде. Ул: —Постой, паскуда! Разобьешся еше, за тебя буду отвечать!—дип кычкырэкычкыра, маржасына иярде. Минзаһит белән Хәят тавыш-тынсыз чишенделәр дә, кухняга чыгып, хәйран калып, өстәлгә төбәлделәр. Анда чәлпәрәмә килгән чынаяк ватыклары ауный, идәндә ике буш шешә утыра. Ашый башлап ташланган тозлы балык кисәге эскәтергә ябышкан, анын янында ук кетчуп шешәсе авып, эчендәге томаты кып-кызыл булып өстәлгә жәелгән, агып төшеп, идән келәменә сенгән. Бөтен жирдә тәмәке төпчекләре ауный. Табада яртылаш күмергә әйләнгән колбаса калдыкларыннан чыккан ис. тәмәке төтене белән кушылып, тынны буа. Алар, сүз берләшкәндәй, берсе ишекне, икенчесе балкон тәрәзәсен ачып җибәрделәр. Үтәли җил өйдәге укшыткыч исне коридорга суыра башлады. Минзаһит, салкынлыкны да сизмичә, балкон култыксасына таянып, урамны күзәтергә тотынды. Рашат белән тарткалашып маташучы теге хатын карга барып төште, көч-хәл белән торып аягына басты. Алар нәрсәгәдер талашалар иде, күрәсен. Бер-берсенә йодрыкларын селти-селти, почмакка борылып юк булдылар. Минзаһит туңудан калтыранып куйды, өйгә кереп, балкон тәрәзәсен дә, ишекне дә япты. Кухняны җыештырып маташучы Хәят янына чыкмас өчен, үзләре бүлмәсенә керде. Дөпелдәп диванга утырды да күзләрен йомды. Әгәр банкетка калган булсак, бу мәхшәрне күргәнче, рәхәтләнеп утырган булыр идек, дип үкенде ул эченнән. Рашат алар өчен чын афәткә әйләнде. Ул инде аларнын баласы да түгел, читтән килгән явыз рэкетчы кебек иде. Берничә урынга эшкә урнаштырып караса да. аны бик тиз куып чыгардылар. Кайда торуын аңламады түгел иде. әллә һавада, әллә жирдә, әллә Мәскәүдә. әллә Казанда—моны бер Алла гына белә. Ул айлар буе югалып тора да, кабат кайтып керә, беркая чыкмыйча, кырынмыйча эчеп ята. Ана туктаусыз ниндидер кешеләр шылтырата, ул тагын чыгып югала, кесәсен акча белән тутырып, тагын кайтып керә. Рашат инде күптән Хәят белән Минзаһитка бала түгел, ул үз-үзен бу хокуктан мәхрүм итте, аларга каршы көрәшүче, аларны җәберләүче явыз көчкә әверелде. Ана баштарак өйнең ачкычын бирмәделәр, әмма бервакыт эштән кайтуларына йозакларын ватып кергәч, монын котылу юлы түгеллеген акладылар. Ачкычларны Минзаһит үзе күбәйтеп алып кайтты, үз куллары белән ана бирде Алар анардан бары бер генә нәрсә—ишекләрен бикләп йөрүен генә үтенделәр. Шуна да карамастан, анын ике ишекне дә шыр ачык калдырган чаклары күп булды. Исерек вакытта ана дингез тубыктан, ул гыйфриткә әверелә. Хәятның эндәшкән тавышына ул залга чыкты. Хәят залнын уртасында басып тора, бөтен гәүдәсе калтырый иде. Нәрсәдер тоткан кулын ул Минзаһитка таба сузды да елау катыш тавыш белән: —Юри генә карале...—диде. Минзаһит, берни дә аңламыйча, анын кулыннан паспорт һәм тагын ниндидер кәгазьләр алды. Паспортны ачыл җибәргәч, башы әйләнеп китте. Анда Рашатнын фоторәсеме, өстенә «Боголюбов Иван Степанович», дигән сүзләр язылган иде. Калган өлешен ул укып тормады, паспорт эчендәге язулардан нибары анын Мәскәүгә теркәлгәнлеген генә аңлады. Димәк, аларнын улы Боголюбов Иванга әйләнгән. Ул сораулы карашын Хәятка юнәлтте һәм аның газаплы, куркыныч карашына тап булды. —Кара, тегесен кара... Минзаһит, дүрткә бөкләнгән теге кәгазьне ачкач, егылып китә язды. Бу—Рашатка ниндидер мәчетнең имам-мөхтәсибе булуын раслап бирелгән шаһәдәтнамә иде Алар, ят бер дөньяга эләккәндәй, аптырашып басып тордылар Шул ук вакытта икесе дә ул дөньяны нәкъ менә үтләре тудырганны аңлыйлар, аны кабул да итә алмыйлар, анардан котылу да юк. шуннан чыга алмыйча һәлак булачаклары да көн кебек иде. Кинәт шалтырап ишек ачылды Рашат киемнәрен атлә нинди исерек, чайкалулы хәрәкәтләр белән салып элде, ботинкаларын селтәп ишеккә таба очырды да бүлмәсенә атлады Шул чак Хәят атлә нинди тавыш белән ана кычкырып җибәрде: —Кил! Рашат, йөзен бөтенләй аңламаслык чалшайтып, анын каршына килеп басты. —Бу ни бу!!! Рашат айнып киткәндәй булды. Ул күз ачып йомганчы әнисе кулыннан документларны тартып алды да. ана таба ияген чыгарып, йөзен якын ук китерде —Син нәрсә?!—диде ул. әнисенен борынына укшытырлык исле һава өреп.— Ник син минем кесәне актарасын9 ! —Синен пычрак кесәнә керәсем калган! Оятсыз! Аяк астына чәчеп киткәнсен. —Чәчсәм, кагылма! —Кагылмам менә! Урыс та. мулла да булдыңмыни9 Тагын ничә төрле ялган документын бар?! —Ничәү кирәк—шул кадәр бар Сезнен катышыгыз юк —Сыгыла-бөгелә атлап, ул үзенен бүлмәсенә юнәлде Хәят, тагын куркыныч тавыш белән кычкырып, аны туктатты —Әгәр ялган документлар белән җинаять юлында Йөрисен икән, сина бу квартирада урын булмаячак' —Нәрсә?! Куасызмыни91 Рашатнын авызы ямьсез булып ачылды, ул әнисенен әйткәннәрен зиһене белән бәяләргә азаплана иде. —Син квартираны нинди халтә китергәненә кара!—диде Минзаһит. кухня ягына кулын селтәп —Хатын-кыз алып кайтып, шәрә килеш иорергә оят түгелме?! —Ә син ояла иденме сон. Арсланов9 Авылда чакта өйгә сояркәләренне алып кайтырга ояла иденме9 —Тукта хәзер үк!—дип кычкырды Минзаһит. —Да пошшел ты! Рашат, саз каены шикелле чайкала-чайкала. бүлмәсенә кереп китте, эчтән ишеген бикләп куйганы ишетелде — Барысы да синен аркада.—диде Хәят, елый-елый — Әнә бит әйтеп тора Читтә генә сөйрәлүен җитмәгән, өйгә дә алып кайткансың. Гарьлегеннән үләрсең' Шул исерекнең сүзләренә ышандыңмы9 —Ул сина караганда дөресрәк сөйли Тьфү' Бу шөпшә оясын син оешгырдын. Үлмичә котыла алмам мин сездән Хәят ярсыганнан-ярсый барды, аннары, йокы бүлмәсенә кереп китте.