Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Ринат Мәннан Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич) 1946 елнын 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы Шөгер (хәзер Лениногорск) районында уза. 1964 елла Казан медицина училищесын тәмамлагач. Самара олкәсенсн Клявлино районында фельдшер булып эшли, аннары Совет армиясендә хезмәт итә. 1968—1974 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый Институтны тәмамлагач, башта Мордовия республикасында, ә аннан сон туган якларына кайтып Чистай шәһәрендә габиб булып эшли. 1978 елдан бирле Казанда яши Ринаг Мәннан шигъри нжат белән мәктәп елларыннан бирле шөгыльләнсә лә. беренче китабы «Умырзая» бары тик 1998 елда гына дөнья күрә. Ринатнын йогтәрчә шигырьләре Татарстан вакытлы матбугат битләрендә басылып чыкты: «Казан утлары». «Идел». «Сөембикә». «Салават күпере». «Ялкын». «Школа» журналларында. «Мәдәни жомга». «Ватаным Татарстан». «Татарстан яшьләре». «Шәһри Казан», «Татар иле», «Мәгърифәт», «Сабантуй». «Казанские ведомости» газеталарында Аны аерата пародияләр, сатирик-юмористик шигырьләр язу кызыктыра «Чаян» журналы белән һәрвакыт багланышта булды Хәзер дә үзенен иждли җимешләрен журналга тәкъдим итеп тора. Ринат Мәннан балллар өчен дә актив ижат итә. Анын нәниләр очен «Табиб әлифбасы» китабының икс басмасы ла 50 000 тираж белән «Райнур» нәшриятында басылып, 2001.2003 елларда тиз таралып бетте Анын төрле елларда «Дуслар» (1999). «Каян килә туңдырма?». «Анатомик театр» (2003). «Микроб». «Ялкау өстәл» (2005) дигән китаплары чыкты. Ринат Мәннан рус телендә дә яза. Анын тәрҗемәсендә Ш. Галиевнен кайбер шигырьләре «Идель* журналында басылды. Ул 1993 елда «Молодежь Татарстана* газетасы оештырган фантастик хикәяләр конкурсында жиңеп чыкты һәм «Озеро» исемле хикәясе белән беренче урынны алып, күренекле фантаст Кир Булычев бүләгенә лаек булды. Ринат Мәннан шушы елнын 22 июнендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул ителде.