Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР СОРАУГА-БЕР ҖАВАП

Бер сорауга—бер җавап —Татарстан милли китапханәсендә тупланган рухи хәзинәне, байлыкны санап бетерерлек түгел: киштәләрегез сыгылып тора. Бу хәзинәдән кемнәр, ничек файдалана? Туган телебезне саклау, китап язмышы очен корәш Россия шартларында шактый авырдан бара. Менә шушы вәзгыятьтә республикабызның иң тон китапханәсенең хәле ничегрәк, авырлыклар сизеләме? Наи л Әкр ам улы КАМБЕ Е В, Татарстан милли китапханәсе директоры: — Кыскача әйткәндә, безнең төп укучылар контингенты—студентлар, фән кешеләре, төрле һөнәр ияләре, әдәбият сөючеләр. Ләкин китапханәбезнең ишеге һәркем өчен ачык. Син Мәскәүдән яки Балтыйк буе илләреннән икәнсең дип, берәүне дә борып чыгарганыбыз юк. Чөнки мәдәни, рухи омтылышка киртә куярга ярамый. Чынлап та киштәләребез сыгылып тора: хәзерге көндә Милли китапханә фондларында 3 миллион нөсхәдән артык басма бар. Татар тслендәгеләре—100 мен чамасы, чит телләрдәгесе 78 мең исәпләнә Китапханә 1000 нән артык исемдә гәҗит һәм журналлар алдыра. Китап укуны телевидение алмаштыра бара, диючеләр бар. Килешеп бетмәс идем Татарстан милли китапханәсе заманга хас мондый кыенлыкларны сизми диярлек. Чөнки бездә кешелек уйлап тапкан ин затлы ачышларның берсе саналган китапны пропагандалау, халыкны китап укуга тарту буенча зур эш алып барыла. Мәдәниятле, олы тарихлы халкыбыз китаптан аерылырга тиеш түгел Мактану булып яңгырамасын, ләкин безнең китапханә—мәдәният үзәге, мәгълүмат дөньясы булып саналырга хаклы, һәрчакны «Ел китабы» дигән бәйге оештырабыз, популяр әдипләрне билгелибез. Яңа чыккан китапларга укучыларның бәясе, мөнәсәбәте китап яратучыларның күплеге турында сөйли. Юкса 90 нчы еллар башында мәдәнияткә, китапханәләргә бюджеттан акча бирүләр бик нык какшаган иде. Яна китаплар сатып алу да кыенлашты, халык газета-журналлар укудан читләште. БДБ илләре мөстәкыйльлек алганнан сон, алар биләмәсендәге бик күп китапханәләр ябылды һ. б. Ә безне, шөкер, кин катлам җәмәгатьчелек үги итмәде. Хөкүмәтебез тарафыннан да һәрвакыт, диярлек яклау таптык. Китап сатып алу һәм районнарга тарату өчен, әйтик, былтыр бер млн. сум акча бүлеп бирелгән иде. Бу җәһәттән район җитәкчеләреннән дә зур активлык, ярдәм, аңлашу сорала, билгеле. Базар мөнәсәбәтләре безне дә читләп узмады. Әмма түләүле хезмәт күрсәтү китаптан файдаланучылар өчен отышлы дип әйтәсе килә. Чөнки алар үзләре теләгән теләсә кайсы китапнын битләрен бездә ксерокстан чыгарып алу хокукына ия. Шулай ук ял һәм бәйрәм көннәренә китапларны өйгә алып кайтырга мөмкин. Интернетка чыгасын килә икән, рәхим ит, ләкин күпмедер түләргә кирәк.. Чит илләр, читтәге татарлар белән лә багланышларыбыз арта бара. Ульян. Пенза. Мәскәү. Пермь һәм башка төбәкләр белән тыгыз бәйләнештә торабыз Компьютерларыбыз һәрчак һәм һәркем өчен уяу Интернет-сайт аша көн саен 300 ләп кеше төрлечә элемтәләргә керә, эзләгәнен таба. Шул исәптән, чит илләр белән дә. . Туган тел исән булганда милли китапханә калачак, гасырларны ерып барачак! Киләчәгебезне өчен кайгыртучы милли зыялыларыбыз, Татарстан фәннәр академиясе, ахыр чиктә милләтебез менталитетын саклап килүче татар авыллары бар. Шуңа күрә мин оптимист: китап йортыбызнын, татар кигабынын киләчәгенә ышанам.