Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшьләр иҗаты

Идел ага... Идел ага. Хәрабәләр... Дала калган Болгардан. Шәһре Болгар ут кичкәндә Гасырларда югалган. Болгар, Биләр—ныклы богау— Вакыт белән чорналган. Ташларга сеңгән тавышлар Килә ерак чорлардан. Бөек җырлар, шан авазлар Ничек калсын кабердә. Болар җансыз ташлар түгел, Кабер түгел, хәтер лә! Еллар-чорлардан сызылган Югалту яралары, Чаң нигезенә салынган Хәтер манаралары. Югалтканын эзли татар, Ерак чорларга кайтып. Уян, кыпчак, уян, болгар, Уянырга мең вакыт! Кайда син, Таң кызы? Кайда син, беренче мәхәббәт, Таң кызы? Әхмәт Рәшит Кара төн... Кинәттән алсу таң яктысы Энҗедәй таралып җиһанга сибелә. Кайда син, Төш Зөһрә йолдыздан, Таң кызы, Юк, күктә түгел лә, күңелдә син генә. Төшемә керәсең—йокымны бүләсең, Таң аткан чагында саташып уянам. Сөйкемлем, чибәрем, хыялда йөрмә син, Хур кызы—Таң кызы, син кайсы дөньядан? «Кил монда, йолдызга мен!»—диеп дәшәсең, Мин җирдән аерылып китәлми интегәм. Шәрабка тутырып күңелем касәсен, Төшемнән айныйм мин, кайда син бер генәм?! Ерактан чакырып хәбәрләр юллама. Моңайган болытта ай йөзә ялгызы. 1 И±1!:ӘЛЛх ОВ(1987) _ Казан дәуләт университеты студенты; шигырьләре көндәлек матбугатта кцренә килде. Журналыбызда беренче тапкыр басыла. Маягым—мәхәббәт—хәтердә гел яна. Кулымда чәчәкләр... Кайда син, Таң кызы? Бар галәм караңгы—кыйбламны югалттым, Юлларны аермыйм, дөрес сон кайсысы? Юлыма яз чәчеп хуш исләр тараттың. Дөньяны яктыртып кил инде. Тан кызы!!! Ак болыт Ак болыт- яктылык. Җиргә нур тарата. Бу болыт юыртып. Чабамы пар атта? Әллә соң... Диңгезгә батканмы Ак кораб? .Ак болыт. Югалма, Нур тарат! Каләм-чакматаш Кулларымда нәни каләм чакма ташы. Салкын җилләр исеп сүнә шәм. Берьялгызым аяз күккә карап. Мин йолдызлар белән сөйләшәм. Әй йолдызлар, әйдә җырлыйк әле. Әйдә биик әле бергәләп. Бөтен хисләремне шигырь итеп Мин таратам сезгә, бүлгәләп. Утсыз чакма ташы күккә гашыйк. Әнә күктә йолдыз атыла. ...Шигырь ага җиргә йолдыз булып. Ә аллымда кәгазь ак кына. Әйт әле син, миңа сине Кабат яратыргамы. Инде сүре.иән санашны Кабат яңартыргамы?.. Соңгы сорау: яраттыңмы. Әллә яратасыңмы? Каян белдең бүген сиңа Якалап барасыммы!