Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

Укучы сүзе

Исәнмесез, кадерле редакция! Сезнен журналны күп еллар буе укып барам, соңгы 10 еллык саннарның күбесе миндә бар. Үземнең ата-бабалар. тамырларым Туймазы якларыннан. Инде мәрхүм бианам Жәүһәрия шул яктагы Чукадыбаш авылыннан. Ул сөйли иде. Чукады — волость авылы, базар.ярминкәләр еш була, анда татары, чуашы — бөтенесе килә иде. дип. Менә шул бианам Жәүһәрия. хәтере бик шәп булып, бихисап җыр белә иде — шул турыда сүзем. Кичләрен Казан радиосын тыңлыйбыз. Шунда «Туган тел» җырын тапшырсалар, ул: «Чукадыда шушы көйгә икенче төрле җыр җырлыйлар иде». — дип сөйли торган иде. Базарда бер татар бабае шушы көйгә «Озын гомер* дигән җыр башкарып, шуннан көен шөбердә уйнап күрсәткән. • Шобер өрә торган иде. — дип әйтә иде бианам. — кешеләр, аны тынлап, елыйлар иде. шул хәтлем моңлы, матур уйный иде. Үзебезнең татар бабае, үзебезнең татар шөберендә Скрипкә. гармун соңрак таралды. Хәзер ул шөберне ишетеп булмас инде «Шөбер — татарныкы, чуашныкы түгел», —ди торган иде ул. Шулай итеп, әйтергә телим, безнең татарда шушы шөбер дигән музыка коралы бар ул — аны искә төшерергә генә кирәк, куллана башларга. Менә бу «Озын гомер» жыры. гади генә кебек күренсә дә. шунысы белән мөһим — анда бүген онытылган көй. моң сакланган. Ул көй. моң — татар шөберенең эзләрендә. Аны югалту тоташ бер катлам мәдәниятебезне, тарихи чорны югалту ул. Шобер шул мәдәни катламны күтәрер иде. Бүген безнең «Көнбатыш Башкортстан» җирләрендә юкка гына курай культурасын көчләп кертмиләр. Бу курай экспансиясенә без татарның ин борынгы катлам мәдәниятен, көй-моңнарын каршы куярга тиешбез, бер көнлек эстрада гына бу экспансиягә каршы тора алмас. Әлбәттә, шөберне бүген «Көнбатыш Башкортстанда» — Туймазы. Октябрьский. Бәләбәйдә. Дүртөйле. Нефтекамада күтәрергә бирмәсләр, ә инде Уфа турында — сүз дә юк. моны бары Казан гына эшли ала. Җырның сүзләрен жибәрәм. Озын гомер Үткән гомер, озын гомер Язгы чишмәдәй булды. Язгы чишмәдәй булды да Искә алырга калды. Безгә тиклем ошбу юлны Күпме бабамнар үткән. Күпме бабамнар үткән дә Гомер җомгагын сүткән. Бездән соң да бу юлларны Күпме балалар үтер. Күпме балалар үтер дә Бәхетле гомер көтер. Гомерләре, ризыклары Ндел-сулардай булсын. Идел-сулардай булсын да Җырлап сөйләргә калсын. Үткән гомер, озын гомер Агым сулардай булыр. Агым сулардай булыр да Искә алырга калыр. Жыр элекке волость үзәге Чукадыбаш авылында җырланган. Көе — «Туган тел* көенә якын, ләкин озын итеп, сузыбрак башкарыла. Бианам ул шөберне якынча шул 1930 елларда күреп ишеткән. Шөберне хәзер чуашлар яңадан куллана башлады («Нарспи» фольклор ансамбле). Татарның да шөбере бар

Илһам ӘМИРХАНОВ, Уфа

Редакциядән: Музыка белгечләре укучыбыз күтәргән мәсьәлә турында фикерләрен әйтми калмаслардыр дип ышанабыз