Логотип Казан Утлары
Повесть-истәлек

ТӘКЪДИРЕМ

1919 ел. Урак өсге. Әнием Шәмсекамәр, ике абыем белән үзебезнен кырда булган Төш җитүен көтмәстән, әниемне тулгак тота башлый Ул урагын куя да абыем Габделбарыйны үзе янына дәшеп ала —Улым, бар тизрәк. Әнә теге көл гә бәйләүче әбине чакырып китер азе.—ди. Күпмедер вакыт үткәч, кендек әби аларны үз янына чакырып аза. —Балалар, сөенегез, сезнең тагын бер энегез дөньяга килде! Кич кырын әнием, мине—төш вакытында дөньяга килгән нарасыйны алъяпкычына төргән дә аягына торып баскан. —Балалар, сез икәү идегез, менә хәзер оч малай булдыгыз инде. Әйдәгез, өйгә таба атлыйк. Әтиегезнең дә эштән кайтыр чагы җигеп килә Яна сабыйның дөньяга килүенә ул да сөенеп туя алмас әле. Без кайтканда кояш баеп барган инде Әкренләп кенә кайтканбыз Чөнки әниебезнең хәле, аңлашыла, бик үк шәптән булмагандыр Безнең йортыбыз Әлмәт урамындагы Якуб атлы байнын таш пулатыннан әлләни ерак түгел. Кайтып җитсәк—өйдә һичкем юк ди Әниебез өйгә керүгә үк түр сәкедәге мамык ястык белән түшәккә мине кочып яткан. Абыйларым урамга чыгып китеп, күрше малайларына мактанырга керешкәннәр. Көтү кайткан, сыерыбыз, мөгезе белән җил капканы ачып, ишегалдына кергән. Сарыкларыбызда ачык капкадан үзләренең сараена кайткан. Олы абыем Габделбари аптырап: —Әниебез урын өстендә ята, сыерыбызны кем савар икән инде'1 - дигән. Зәкәрия абыем һич аптыраусыз-ниссз — Хәзер каршыдагы сәүдәгәр Әмирхан абзыинын хагынын чакырам,- дигән Бераздан әтиебез дә кайткан Анын атын олы абыем йөгән өзәңгесеннән тотыл: —Әти, әни кырдан бәби апкайтты. Ир бала. Хәзер өйдә. Түшәк өстендә авырып ята. дигән. —Бик әйбәт, хәзер инде сез өч малай булдыгыз,—дип, ул шундук әни белән минем янга ашыккан. .'1пкман БАДЫЙКШАН (1919) фронтовик язучы; «Атау кызы» «Атау г/сте» һ. Л. китап лар, повестьлар авторы Казанда яши Еллар үткән. Мин туп кебек тәгәрәп үскәнмен. Зәкәриянең мине кабык арбада, ишегалды буенча әрле-бирле этеп-тартып йөрткәннәрен әле дә хәтерлим. Сугыш беткән иде инде. Әтиебезнең өйгә кайтып төшкән чагы. Ул гомере буена иген иккән кеше. Анар бу эшләр белән озак шөгыльләнергә туры килмәгән. Сугыштан кайткан солдатның ан-белеме ярыйсы гына ич инде. Аны Әлмәтгән якындагы бер авылга авыл советы рәисе итеп куйганнар. Ул һәр көнне иртән атыбызны җигеп эшенә киткән, кичләрен генә кайтып кергән. Йорт эшләрен, мал-туарны абыйларым караган. Аты, сыеры, сарыклары булган безнен кебек хуҗалыкларны авылда урта хәлле дип йөрткәннәр. Әтиебезгә эшендә озаклап утырырга туры килми. Аны кантон җитәкчеләре бик тиз күреп, рәислегеннән Бөгелмә шәһәренә зур эшкә чакырып алганнар. Бу эшеннән ул инде көн дә түгел, ә атнасына бер-ике генә кайткалый башлый. 1924 елның августы. Әтиебез өйдә юк. Әниебезнең авырып киткән чагы— яңадан ике игезәк бәбәй тапты. Әниебезнең сәламәтлеге көннән-көн начарлана барды. Шунлыктан ул сабыйларны имезә алмый иде. Әтиебез кайтмый да кайтмый. Мин әниемне кочаклап йоклаганмын. Урам яктагы күрше сәүдәгәр Әмирхан хатыны мине әниемнән йолкып алырга тырышкан. Ә мин һаман карышканмын... Елап, Әмирханнар ишек алдында алма төялгән арбада утырам, һаман елыйм. Сонрак кына белдем: шул хәтле алманы җыеп, арбага тутырырга сәүдәгәрләргә ияргән Зәкәрия абый булышкан икән. Мине алма гына юатмагач, елаганмын да елаганмын. Нигә мине әниемнең куеныннан алдылар икән?.. Арбада елый торгач, акылыма килгәнмен. Төшкәнмен дә капкага таба барганмын. Җил капканы ача алмаганмын, күрәсең, ул бикле булган. Аннары, бәрәңге бакчасына чыкканмын да читән аша тыкырыкка төшкәнмен. Бу тирәләрдә күп тапкырлар йөргәнлектән үзебезнең йортыбызга йөгергәнмен. Ишекне ачып керсәм, ни күрим: беркем дә юк. Елый-елый ишегалдына чыкканмын, йорт-кураның бар җиреннән әниемне, абыйларымны эзләгәнмен. Тик таба алмаганмын... Бөгелмә шәһәрендә яшибез. Йортыбыз зур, бүлмәләре күп. Тышкы яктан ул сыек зәнгәргә буялган. Элек монда ниндидер бер бай яшәгән диделәр. Колчак армиясе чигенгән вакытта качып киткән... Әтиебез зур хуҗалык эшендә эшли икән. Ат караучыбыз, аш-су пешерүчебез дә бар. Без балаларга өс-башыбызны юып, үтүкләп торучы Бану дигән апабыз да бар. Абыйларым укый. Мин көннәремне өйдә уенчыклар белән мавыгып үткәрәм. Әтиебез әни вафатыннан сон әйбәт хатынга өйләнгән икән. Абыйларым кебек үк, мин дә аны «әни» дип атап йөртә башладым. Әле дә хәтеремдә: шулай бер-бер бәйрәм-сәйрәм көнендә барыбыз да демонстрациягә чыктык. Шунда мине яшь әнием Газзә сөеп кулына алып күтәрде. Күрәм, урам халыкка тулган. Чәчәкләр тотканнар, кайберләре кызыл байраклар күтәргән. Бу бәхетле көннәр күпкә сузылганмыдыр—белмим. Мин аларны бары тик абыйларым сөйләүләреннән генә хәтерлим. Әниемнең игезәкләре озак яшәмәгән. Әтиебез кайтып төшеп, аларга исем кушарга өлгергән-өлгерүен Кызыбызга Һава исеме, малайларына—Җир дип кушкан булганнар. Әлбәттә, болары минем төшемдә күргәннәрем кебек кенә исемдә калган инде. Без янадан Әлмәткә әйләнеп кайтканбыз. Тормышыбыз үзгәреп киткән Әтиебезне Казанга бүтән эшкә чакырганнар. Ә яшь әниебез табиблыкка укырга киткән. Мин әтиемнен энесе Сәхибжан абзыйларда—төп йортыбызда калганмын. Беренче сыйныфны укый башлаганда мина инде сигезенче яшь киткән Жәй көннәрендә Сәхибжан абзыйнын ике базасын карап тордым Олы кызлары миннән бер-ике генә яшь—Бриллиант исемле, мазае—Алмаз. Бүтәннәр жяз дә бакыр, пыяла да чүлмәк диярсен Азмаз үтә көйсез малай. Ата-анасы май заводында эшли, ә мина мазаилары яныннан бер адым да читкә китмәскә кушалар. Бриллиант энесенә әйләнеп тә карамый Әти- әнисе эшкә китү белән үк урамга чыга да йөгерә. Ә мин Азмаз белән казам. Төрле бала-чага уенчыклары белән анын күнелен табам. Ә яшьтәшләрем мине кәшәкә сугарга, кузна уйнарга чакыра. Чыгып китә башласам Алмаз «разбой салып» акыра башлый. Шулай бер көнне күрше малае—яшьтәшем Әхмәр йөгереп керде дә —Әйдә, Локман, кузна уйнарга! Синдә алар күп бит. малайлар чакыра,— диде дә көтеп тора Мин кузналарымны алып өйдән чыга гына башлаган идем, Алмаз уенчыкларын ташлап акырырга тотынды Ул азе сөйләшә белми, анарга нибары яшь чамасы гына. Күпме уенчыклары була торып, мина китәргә ярамый, имеш. Акырыплар елый гына бит бу Түзмәдем, күт битен чеметеп алдым. Елавыннан шып туктады. Мин исә иптәшем белән шундук урамга чыгып йөгердем Капка төбебездә бераз кузна уйнап туйганнан сон. малайлар берәм -берәм таралышты. Мин өйгә кердем. Алмаз үз уенчыклары белән уйнап утыра Керүемә игътибар ла итмәде. Чеметкәнемә үпкәләгән диярсен. Әсма апа мина бәрәнге әрчергә дип бер таба калдырган иде. Мин шуна тотындым. Кичкырын Алмазнын әти-әнисе эштән кайтты Әсма апа аш пешерергә кереште Аннары улы янына килде Азмаз мин чеметкән күт битен бармагы белән төртеп күрсәтте Әсма апа кара янган жирне күреп: —Сабыйны нишләттек. Локман?—дип кычкырды Яныбызга Сәхибжан абзый да килде Малаенын жәрәхәтен күреп, бер сүз дә әйтмәстән. кинәт кенә кул учы белән минем яңагыма сугып җибәрде Күземнән утлар чәчрәде, һичбер сүз әйтмәстән, мин ишегалдына чыгып киттем. Үз-үземне кая куярга белмичә йөргәләп аллым ла абзар ягына атладым. Анда ярылып бетмәгән утын пүләннәре тәгәрәшеп ята иде Шуларны балта белән ярырга керештем Күпме вакыт үткәндер—белмим. Әсма апа ачык тәрәзәдән —Локман, ашарга кер,—дип эндәште. Ачуы басылмаган эше әле — Юк. ашыйсым килми.—дидем. Ул. башка бер сүз дә әйтмәстән. тәрәзәсен япты да куйды Ашыйсым килә иде югыйсә, ләкин янагым ут булып янганлыктан, ашарга юри кермәдем. Кичен утлар алынгач кына өйгә кердем дә. үземнен ятагыма йомарланып яттым Мине бер генә нәрсә борчыды: нишләргә1 ’ Шуна жавап эзлән, бик озак йокыга китә алмый яттым Башыма бер ачык уй керде: качарга базардан, үз авылыбыз Әлмәткә—Сөләйман абзыйларга качарга' Шуннан сон гына, тынычлана төшеп, йоклап киткәнмен. Уянып киткәндә, яктырган иле инде Ашык-пошык кына киенеп алдым да ишегалдына чыктым. Кояш яна гына күтәрелеп килә Бәрәнге бакчасы буйлап киттем. Бакчалары бик зур Ул биек читән белән уратып азынган Минем буем җитәрлек түгел Уйланып торырга вакыт юк үрмали-әрмали ниһаять өскә менеп җиттем дә теге якка төшү әллә ни кыен булмады инде Кеше бакчалары аша авылны чыгарга ашыктым Төш вакыты житте. Үтерепләр ашыйсым килә. Эчемдә бүреләр улый. Түзмәдем, юлдан чыгып, арыш кырына кердем дә башакларны йолкып, изүемә тутырам. Ыштаным бөрмәсе нык. Янадан юлга чыгып, сабактан бөртекләрне авызыма тутырам гына, карыным ачуы бераз басылгандай булды. Юл йомшак. Яланаягым астында мул тузан. Арыдым. Юлдан чыгып бер карт каен төбенә барып утырдым да янадан башак угалап ашыйм. Арыганмын икән. Уянып китсәм, кояш төшлектән авышкан. Тамагым чатнап су эчәсем килә. Ун якта—арыш басуынын арткы ягында, Урсал таулары итәгеннән Әлмәткә таба Зәй суы ага да ага. Шунда җитеп, су эчәсемне басасым бар. Иген кырын арыш арасыннан үтә-үтә Зәй ярына барып життем. Яры тәбәнәк, шунда төшеп, ике ташка тотынган килеш туйганчы су эчтем дә олы юлга таба киттем. Әнә, Әлмәт тә күренә башлады. Ул—Урсал таунын итәгенә Зәй буена урнашкан. Анда минем бала чагым үтте. Басу капкасына көтү кайтыр алдыннан гына килеп җиттем. Күрәм: капка алдында—тавык кетәгедәй кечкенә йорт. Анда былтыр авылдан чыгып киткәндә каравылчы булып Гылмастый бабай тора иде. Тагын күрәм: бүген дә шул ук икән. Анын белән исәнләшеп алдым. Ул миннән: —Каян кайтып киләсең, улым—дип сорады,—Таныдым, улым, син Сәхибҗаннарда торасын бит әле. Атанны да беләм. Әхмәтхан малае бит син. Нигә Әлмәткә үзен генә кайтып киләсен? Дөресен әйттем: —Әниемнен абыйсы Сөләйман абзыйларга кайтышым иде. Алар мине ярата. —Хәер, син ятим бала шул. Атагыз яшь хатынга өйләнгәч, сезне ташлады да читкә китеп барды,—диде ул. Олы кешенен сүзе бетми. Миннән һаман төпченеп-төпченеп сораштыра бу. Ләкин минем тизрәк кайтып китәсем килә. Бабай белән саубуллашып, авылга кереп киттем. Сөләйман абзыйлар Чатра елгасы ярындагы күпергә якын торалар. Бакчалары да инеш буенча Зәйгә таба сузылган. Капкаларына килеп җитүем белән Сөләйман абзыйнын. ат йөгәнен иненә салып, капкадан чыгып килеше иде. Мине күрүгә ул: —Каян кайтып киләсен. улым?—дип сорады Ирен озатырга капка төбенә Саҗидә апа да чыккан икән. Ул мине күреп алды. Шундук хәлемне аңлады булса кирәк: —Әйдә, улым, ачыккансыңдыр. Өйгә кереп, ашап ал,—диде —Сөләйман абзый, кая барасын?—дип сорадым мин. —Болыннан атымны апкайтырга барам. —Барма, атынны үзем алып кайтырмын,—дидем мин. —Танырсыңмы икән? Танымаска! Баш уртасында агы бар. Исемен дә беләм—«Акмаңгай» дип йөртәсең. —Ярый, улым, бар, Саҗидә апан ашатсын. Аннары йөгәнне сина бирермен, дип ул капка төбенәрәк эскәмиягә утырып, тәмәке көйрәтә башлады. Мин Саҗидә апа белән өйгә кереп киттем. Ишекне ачу белән каршыдагы кечкенә сәкегә күрсәтеп, Саҗидә апа: Бар, улым, утыр. Хәзер сыйлыйм,—диде дә, аш-су бүлмәсенә кереп китте. Ул аннан агач кәндигә тутырып салган чөгендерле катык белән зур гына ипи телеме алып чыгып, алдыма китереп куйды. Мин бик тә яратып ашадым. Сөләйман абзый тәмәкесен көйрәтеп бетергән иде инде Анын кулыннан йөгәнне алып, җилкәмә салдым. —Акбаш кайсы болында? —Төгеч болынында. Улым, Акбашны тапсан, менә бу ипи телемен дә ашатырсын. Мин Чатра елгасын күпердән чыкмый су аша гына үтеп, болынга таба киттем. Болын ерак түгел—басу капкасыннан узасы да Зәй болынына чыгасы. Тиз барып җиттем. ә анда йөзләп ат утлап йөри. Әлләни озак эхтәп маташмадым. Акбашны шундук танып алдым. —Акбаш, әйдә кайтабыз. Сөләйман абзый көтә. Ул мине ишетүгә башта кешнәп алды, аннары яныма килә башлады— таныдым... Мин аны таи чагыннан ук беләм бит Атланып йөргәнем дә бар Куенымнан икмәк телемен чыгарып, яртысын сындырып бирдем. Ул аны рәхәте килеп ашап алды. —Әйдә. Бахбай,—дигәч, ул мина иярде Басу читәненә җиткәч. ипи гелеменен калганын ашаттым. Аннары йөгәнен кидердем дә читәнгә терәп бастырдым, ул арада атланып та өлгердем Сөләйман абзый безне капка төпләрендә каршылап: —Улым, зур үскәнсен икән,—диде Коз ж.итге. Укулар башланды Мәктәп Якут байнын таш коймага уратып алынган ихатасы каршысында гына, анысында бишенче сыйныфтан алып тугызынчыга кадәрге үсмерләр укый Мәктәп каршысында гына зур мәчет бар—ул да мәктәп, без. дүртенчеләр Саттаров Үзбәк атлы малай белән бер партада утырабыз Укытучыбыз—моләем йөзле.Сәмигъ абзый. Ул барчабызны да кеше итәргә тырыша Мин укуда үтә сүлпән барам. Бигрәк тә арифметикасы авыр бирелә Өй эшләрен Үзбәктән күчереп алам Тактага чыгарсалар, тораташ кебек катам да калам, бирелгән мәсьәләне чишә алмый аптырыйм. Кайбер көннәрдә дәрес әзерләшергә өлкән класс укучысы Кәүкәп безгә керә Ул бигрәк тә әкиятләр укырга ярата, ә мин тынлыйм Ул—матур кыз Үсеп килә инде. Анын урамыбыздагы егетләр белән йөргәнен дә күргәләгәнем бар. Тик мин көнләшә белмим Шулай да аны яратам Бик. Бер. шулай, мәктәптән кайтып килешли Үзбәк дустым белән Якуп байнын ое яныннан үткән чакта, тыкырык башында таш койманын аскы өлешендә чүп-чар белән күмелә язган гәрәзә күреп алдык Иелеп карасак, ни күрик анда баз бар икән. Кызыксынып, тәрә зә алдындагы чүп-чарны чистартып, шул базны тикшерергә булдык. Ничек төшәргә анда'.’ Озак уйлап тормыйча. Үзбәк ойләренә йөгерде, күп тә үтмичә озын бау азып килде —Син төтәсенме, минме?—диде ул. —Мин! Тәрәзә пыяласыз иде Күпме генә карасак та. аста бернәрсә дә күренми. Шырпысыз эш чыкмас. Үзбәккә янаган өйләренә кайтып, шырпы белән шәм кисәге алып килергә туры килде Мин аларны кесәгә сатып, бау буенча базга төштем. Шырпы сызып, шәмне яндырып җибәрдем Ул баз китаплар белән шыплап тулган. Үзбәккә мондагы байлыкны хәбәр иттем —Бауга бәйләп бирә башла.—диде ул Шулай берничә бәйләм китапны тәрәзәдән Үзбәккә озаттым — Җитәр. Локман. Үзен чык инде, мин сине бау белән күтәрәм Сыдырыла-сыдырыла тышка чыктым —Әйдә, бу китапларны безгә илтик. Укып карыйк ате Нәрсәләр бар икән'*—диде Үзбәк. Китапларны көч-хәл белән Үзбәкләргә илттек. Аларнын ишегалды түрендә сарайлары бар Шунда бушаткач исемнәрен укый башладык. I аяз Исхакый дигән язучының колын-калын китаплары. Коръән тәфсирләре. Галимҗан Ибраһимовныкылар—тагын-тагын бердә ишетмәгән китаплар икән. Аларның барысы да гарәб әлифбасында язылган. Без Сәмигъ абыйдан Ибраһимов. Фатих Әмирхан, Мансур Крымов, Әбүзәр Турай, Һади Такташ кебек язучылар бар икәнлеген белә идек инде. Шундый зур язучыларның китапларын кулыбызга төшерүгә бик сөенештек. Кинәштек тә иртәгә янадан шул базга төшеп карарга булдык. Ә мин исә берничә әкият белән хикәяләр китабын үземә алып кайтып киттем. Бәхеткә, бүген дә Сәхибжан абзый белән Әсма апа клубка чыгып киттеләр. Аларнын китүләрен тәрәзәдән карап торган күрәсен, безгә Кәүкәп килеп керде. Китапларны күргәч, анын исе-акылы китте. Шундук «Теләнче кыз» дигән китапны укырга да кереште. Матур итеп укый. Мин дүртенче сыйныфка йөрсәм дә кычкырып укый алмыйм, тотлыгам. Ә бу китапнын эчтәлеге мина аңлашылмады. Кәүкәп: —Ярый, Локман, мин моны үземә алырмын. Сиңа башканы укыйм,— дип, ул калыннардан калын китаптан «Гөлчәчәк» әкиятен укый башлады. Бу кичне без әллә ничә әкият укыдык. Әллә Кәүкәп укыганга—аларнын барысы да кызык иде. Икенче көнне мәктәптән кайтышлый янадан базга барырга булдык. Бу юлы Үзбәк үзем төшә.м диде. Монда киләсебезне алдан ук чамалап, шырпы- шәм дә алган. Ул чыккач, китапларны бәйләдек тә аркабызга асып кайтып киттек. Үзбәкләрнең сараена китереп аударгач исебез-акылыбыз китте. Нинди генә китаплар алып кайтмаганбыз икән. Гарәпчә язылганнардан башка русча китаплар да күп эләккән икән! Бу юлы бүлешеп тормадык; мин букчама сыйган кадәрле алдым. Кояш баерга күп калмаган иде инде. Мине Әсма апа чакырып алды. —Локман! Казларыбызның бер атна кайтканы юк, бар әле, басуда йөриләрдер, эзләп кара,—диде. Кулыма чыбык алып, басуга йөгердем. Басу капкасы ачык. Каравылчы юк. Игеннәр урылып, көлтәләр ташылып беткәч, ул капканы ачып куялар да шуннан казлардыр, үрдәкләрдер кырга симерергә чыгып китәләр. Коелып калган бөртек, башаклар күп әле анда аларга. Кырга чыгып, йөзәрләгән каз-үрдәк арасыннан казларыбызны эзли башладым. Озак маташмадым, таптым үзебезнекеләрне. Күрәсең алар мине үзләре таныдылар булса кирәк: якыная башлавыма ук каңгылдашырга керештеләр. Кулымдагы тал чыбыгы белән аларны авылга таба куа башладым. Куа дигәч тә... Менә бервакытны казларым йөгерешеп киттеләр дә дәррәү һавага күтәрелделәр... очтылар да киттеләр. Шундый курыктым, болар җылы якка китмәгәйләре, мәйтәм... Боегып кына кайтып киттем. Өйгә кереп, Әсма апага: —Казларны таптым-табуын, тик алар җылы якка очып киттеләр —дидем Әсма апа көлә: —Бар, Локман, абзарга кереп кара әле. Алар шунда түгел микән?—ди. Керсәм—казлар шунда. Исем китте. Күпме очып, үзебезнең ишегалдыбызга кайтып төшкәннәр!.. 1Сь.ш җитте. Көннәр салкынайды. Мин тула оек белән чабата киеп йөрим адат Атна да үтми, чабатамның мыеклары чыга башлый, баулары өтелеп бетә Чабата кияргә бер дә яратмыйм инде. Нишлисен, бүтән чарасы юк Без чабатаны ярминкәдән сатып алабыз. Бәясе угыз-кырык тиен тора ә акча бер дә кулга керәм дип тормый. у р ю Шулай бер көнне мәктәптән кайтышлый мәчет янындагы таш кибеткә барып кердем. Анда китаплар сатыла. Өстәлләргә тезеп куелганнарынын исемнәрен укыйм. «Улак белән еракка» дигәнен күреп атам. Мөдир Баһаветдин абзый күзәтеп тора икән Яныма килде дә: — Мин сине беләм бит, Сәхибҗаннарда торасын. Ә атан яшь хатыны белән Ленинградта яши. Әхмәтхан абзый бик тә булдыклы кеше иде Әниен иртәрәк үлеп китте шул,—дип. минем йөрәгемне әрнетеп жибәрде. күземнән мөлдерәмә яшьләр саркыганны тойдым Кибеттән чыга гына башлаган идем, ул: —Локман, якынрак кил әле. Иртәгә базар көн. Менә мин сина бер кочак китап бирәм Шуларны сата алсан, күзен төшкән китапны алырга акчан да булыр Ризамы9 —Нишләп риза булмыйм? Булам! Базарда газет сатучылар да күн.—дидем мин Ул мина чутта саный-саный бер кочак китап бәйләп бирде — Базар беткәндә сатылмаганнарын кертерсен. Акчасын да. Мин биргән китап бәйләмен алып, кибеттән чыгып киттем Кылт итеп башыма бер матур уй килде. Туктале, мин әигәм. атна саен Сөләйман абзыйларга атлары белән базарчылар кунарга төшә бит. Өйләре халык белән тулган була. Шуны искә төшереп, туп-туры букчамны, китапларымны күгәргән килеш, шунда киттем. Сөләйман абзыймын мина яшьтәш кече кызы Рәхимә кулымдагы китапларны күреп —Каян алдын. Локман, бу кадәр китапны?—диде. Без бер сыйныфта укыйбыз. Икебез бер елны туганбыз. Рәхимәгә бу китапларны кибеттән Баһаветдин абзый сатарга җибәргәнен әйтгем дә, туп-туры базарчылар чәй эчеп утырган зур якка чыктым —Абзыйлар, авылларыгызда сезнен дә минем кебек укучы малайларыг ыз, кызларыгыз бардыр. Бу китаплар бик очсыз, ун-унбиш тиенлекләр генә. Сатып алыгыз, үкенмәссез, балаларыгыз сөенер.—дидем. Паласта зур самовыр тора. Дистәдән артык агай күлмәкчән генә утыра, бик тәмләп, тирләп-пешеп чәй эчәләр. Күпләре мина күтәрелеп карады Аннары берсе Сөләйман абзыйга игътибарын юнәлтеп — Нинди малай була бу?—дип сорады ул. Сөләйман абзый бер дә исе китмәстән — Күптән вафат булган сенлемнен угъланы була бу Әтисенен энесендә тора. Күбрәк миндә тукланып яши,—дип куйды. Мин эндәшмичә генә басып торам Агайларның берсе: — Энекәш, әнә теге иң өстәгесен мина бир әле. -диде Мин шундук аңа теге китапны суздым —Бәһасе кыйммәт түгел икән. Нибары егерме тиен. Алам,—диде ул — Кызым укыр әле. Ул кесәсеннән акча янчыгын чыгарып, аннан егерме тиен көмешне мина сузды. Аны гына көт кәннәр диярсең, башкалары да: — Мина бусын бир... Тегесе дә әйбәт икән.—диешә-диешә китапларны тиз арада алып та бетерделәр Кесәм көмеш, бакыр акчалар белән тулды да куйды. Агайларга рәхмәт әйтеп. Рәхимә янына икенче бүлмәгә чыктым Мин барып җиткәндә кибет ябылмаган иде әле. Баһаветдин абзый мине күреп. —Китапларын кайда?—дип сорады. —Сатып бетердем' Ул мина ышанмыйчарак кырын карап куйды. — Менә, акчалары,—дип, өстәлгә кесәмдәге бар тиеннәрне чыгарып салдым Шунда бер көмеше бармак арасыннан идәнгә чынлап төште дә. тәгәрәп китеп, ишек янына җиткәч капланды. Аны барып алганчы Мөдир акчаларны санап өлгергән икән и —Егерме тиене җитеп бетми,—диде ул. Мин: —Менә ул егерме тиенлеге,—дип теге көмешне учына салдым. —Булган малай икәнсең. Менә тагын ал. Иртәгә базарда сатарга күбрәк бирәм,—диде Баһаветдин абзый.—Боларны сата алсан, үзенә кирәген кибеттән сайлап алырсын. Бүген базар көн. Иртән торгач та, башта чәй эчеп алдым, аннары сатарга дигән китапларны букчама тутырып, берничә төштән ямау салган тула оегымны, туза башлаган чабатамны киеп, яктыра башлау белән базарга чыгып киттем. Әле яктырып бетмәсә дә, Әлмәт базарында халык күп иде инде. Шулар арасына кереп: —Агайлар! Менә бик матур китаплар, алып калыгыз!—дип кычкыра- кычкыра кешеләр арасында йөри башладым. Алучылар бер дә күренми. Шулай да, шигырь китапларын сирәк-мирәк алгаладылар, ә калын китапларымны кулларына тотып карыйлар да бәһасенә карап: —Бигрәк кыйммәт икән,—дип кире сузалар. Берничәсе «Жир тынлый» дигән китапны кызыксынып кулларына алсалар да, кире бирделәр. Шулай да «Өч нарат» дигән калынын алдылар. Анын язучысы Фатих Сәйфи Казанлы икән. Базар тарала башлагач, сатылып бетмәгән китаплар белән акчаны тапшырырга киттем. Кибеттә утлар алынган иде инде. Баһаветдин абзый мине елмаеп каршылады. Кулымда аз калган китапларны күреп: —Уңган малай икәнсең!—дип, өстәлгә куйган китапларымның бәһаләрен чутка санап та куйды. —Локман күп саткансың. Хәзер сиңа тигән акчаңны бирәм Шуларга җанын теләгән әйберләреңне сайлап ал,—диде ул. Ул кыш бик салкын килде. Мин урамга рәхәтләнеп яңа тула оек киеп чыктым. Укуларым әллә ни алга китмәсә дә, бераз өлгерә башладым. Монарчы гел «икеле-өчле»гә генә укый идем ич. Язга җиткәндә бар фәннәрдән дә икеләремне бетердем. Укытучы Сәмигъ абый гел «өчле», «дүртле» билгеләре генә куя башлады. Татар теленнән, әдәбияттан да әйбәт кенә барам. Яз җитеп, Май бәйрәме дә якынлашты. Шулай бер көнне, төшке аштан соң, зур мәктәпкә кердем. Балалар тәнәфескә җыела торган залда бәйрәмгә багышлап чыгарылган гәҗиткә күзем төште. Өлкән сыйныф укучылары эше инде. Ни күрим, беренче, икенче баганаларда зур гына шигырь урнаштырылган. Язучысы Хәйретдин икән. Анын шигыренә исем китеп, бик кызыксынып укыдым. Юл саен Май бәйрәмен мактаган. Ләкин юллары бер-берсенә ябышмаган, «Туктале, мин әйтәм, язып карыйм әле мин дә»— дидем. Өйгә кайткач, тиз генә мал-туар эшләрен бетердем дә, дәрес хәстәрләргә дип өстәл янына килеп утырдым. Наман күңелемдә күрше малае, өлкән класс укучысы Хәйретдиннең шигыре. «Язып карыйм әле мин дә Беренче май турында» дип, шигырь яза башладым. Күп язмадым, ни барысы биш кенә куплет. Майны мактамадым, халык ни өчен бу яз бәйрәменә атлыгып чыга—шуны аныкладым. Икенче көнне укырга баргач, зур мәктәпкә кердем. Гәҗит читендә кечкенә бер тартма бар—укучылар үзләренең хәбәрләрен, шигырьләрен салсын өчен. Мин дә үз шигыремне шул тартмага төшердем. Икенче көнне укулар бетәр алдыннан мине өлкән сыйныфтан берәү эзләп килде. —Локман, сине безнен әдәбият укытучыбыз Әбүзәр Түрәев укытучылар бүлмәсенә дәште,—диде дә китеп барды Аптырап киттем Нигә чакырды икән0 Зур тәнәфес вакыты иде. Бөтенесе тәнәфес залында. Чакырылган бүлмәгә барып кердем Түрдәге өстал янында, калкурак буйлы, ябык йөзле, шәп чәчле, ак күлмәгенең изүе ачык бер укытучы мине күрүгә: —Әйдәле. Локман, якынрак кил,—дип. үз янына чакырды Килдем. —Беренче май турындагы шигыреңне укыдым әле Үзен яздыкмы?—ди Чөгендердәй кызарып киткәнемне сизеп алдым —Хәйретдиннекеннән матуррак булсын дип тырышкан идем шул. -Ярый. Бүген дәрестән сон минем фатирга кил.—диде ул Дәресләр беткәч, өйгә кайтып тормадым, чакырган җиргә ашыктым Кыяр-кыймас кына Әбүзәр абыйнын ишеген ачтым —Оялма. Түргә уз. Локман,—дип каршылады ул мине Башта җентекләп мина күз йөртеп чыкты, аннары үз янына утыртып —Шигырен мина ошады Ләкин шикләнәм үзен язмагансындыр син аны — Билләһи. Әбүзәр абый. Хәйретдиннең стенада чыккан шигырен укыгач, көнләштем Аныкыннан яхшырак язарга тырыштым Укытучы елмаеп бер мина карады, аннары ике тәрәзә арасына эленгән рәсемгә ымлап: —Әнә. күрәсеңме, дингездә нинди давыл. Кораб һалакәткә очраган Шул турыда менә хәзер язып күрсәт әле,—диде Моңарчы бишләп шигырь язган идем инде. Көен-көйгә китерә беләм Шул батып барган корабка янадан карап алдым Нигә батты икән ул? Зур- зур дулкыннар кочагында бер бүрәнә тибрәлә, шуна берничә кеше тырышып- тырмашып үрмәләп мснергә маташа Чын күнеллән кызгандым мин аларны Матур уйлар килде башыма. Жыр калыбына салып, беренче куплетын язып куюым булды, шигырь үзеннән-үзе күнелемнән акты да акты — Ышандым, шигырьне үзен язгансын икән. Болай булгач, киләчәктә матур язарсын. Кемнәрне укыганын бар.—дип сорады укытучы —Такташ шигырьләрен. Сирин дигән шагыйрь дә матур яза. Сириннын «Булмый, булмый» дигән шигырен сөйләп күрсәтимме’ — Ышандым инде. Локман. Яза атасын икән. Бар. кайт. Тагын да матуррак шигырьләр язарга тырыш.—дип, ул мине кайтарып җибәрде Шуннан сон бер ай вакыт үгәр-үгмәстә зур мәктәпкә Казаннан шагыйрыәр килеп төште. Алар зур залда укучылар белән очрашу оештырдылар Мин алда рак урын алырга тырышып, башка малайларны этә-төртә. идәнгә тезләнеп утырдым. Гүрдә—сәхнә өстәленә яшел постау җәелгән Өстат артында биш кеше утыра Мәктәп мөдире урыннан калкып: —Укучылар, менә сезнен ашыгызда танылган тагар шагыйрьләре Берсе— менә бусы—шагыйрь Мансур Крымов. ә икенчесе Габдрахман Теләш, ә менә бу иптәш Сирин була. Анын шигырьләрен күпләр ятлап йөри. Ә менә бу кырыйда утырганы—безнен укытучыбыз шагыйрь Әбүзәр Түрәй.—дип безне алар белән таныштырып чыкты —Шагыйрь Һади Такташ га килергә тиеш иде. Ләкин ул бик каты авырып киткән,—диде дә беренче итеп трибунага шагыйрь Сиринны чакырды Мин бик дикъкать белән барысына да сөзеп карап өлгердем, мөнбәргә чыккан шагыйрь урта буйлы, чәчен артка тараган, ябык йөзле иде. Менә ул залдагыларга күз йөртеп алды, аннары без белгән «Тамчылар» дигән шигырен сөйли башлады. Тамчы там, там, Тамуыңны яратам, Мин дә тамчы булып тамар идем Тамчы булып тамалсам... Безнен кул чабулардан сон ул «Татарстан» дигән озын шигырен яттан сөйләп бирде. Ошады инде. Тере шагыйрь үзе укыгач. Сирин чыгышыннан сон Габдрахман Теләш, Мансур Крымов. аннары үзебезнен укытучыбыз Әбүзәр Түрәй сөйләде. Әле моңа кадәр мин укытучыбыз Әбүзәр абыйның танылган шагыйрь икәнлеген белми идем. Ул башта залдагы укытучыларга, аннары барыбызга да күз йөртеп чыкты да «Текә тауда» дигән шигырен тын гына, ашыкмыйча сөйләп китте: Бүген Гайшә белән без икәү Тау шуарга чыктык бергәләп. Сат кын һава бәрелеп битләргә, Сөйгән кебек була иркәләп. Юк чана таудан төшкәндә, Кар бураны өскә сырыша. Мин шаркылдыйм. Гайшә үпкәләп: —Җитәр инде!—диеп кычкыра Кар дулкыны бора чананы. Чана кагылып кыйгач юл ала. Кар дулкыны усал. Нигә аны Җилләр шунда өеп куйганнар? Чана ава. Без дә икәүләп Тәгәрәшеп аска төшәбез.- Беребез көлә... Беребез үпкәләп, Тауга менә чана күтәреп. Яз йоклаган әле, Безнен болай Шаяруны сизә күрмәсен. Кояш, әйтмә ана. ишетәсеңме Вакыты җитми килә күрмәсен. Үзебезнен мәктәптә үк шагыйрь барлыгын белгәч, мин бик куандым. Бу очрашу күңелемдә, күзем мәңгелеккә йомылганчыга кадәр хәтеремдә калыр дип уйлыйм. Китап кибетенә һаман баргалап йөрим. Баһаветдин абзый миңа кочак- кочак яна китап бирә. Мин аларны букчама тутырып, кичен өйгә алып кайтам да иртәгесен базарга ашыгам. Латинча хәрефле китапларны алучылар бик сирәк Инде өч ел янача укыталар югыйсә. —Энекәш, гарәпчә имлялы китаплар алып чык син, без шуны укып үстек. Нигә кирәк булды икән ул латин дигән нәрсә? Балаларыбыз кабер ташларын укудан да мәхрүм булып үсә,—дип әйтүчеләр дә бар. Шуны искә алып, икенче базарда үземдәге Якуп баи базыннан алып чыккан китапларны да алып килдем. Исем китте: күп йөрергә туры килмәде, ул китапларны шундук алып бетерделәр. Якуп байнын зур йортында ЗАГОТСКОТ дигән оешма эшли башлаган Анда халыктан мал-туар җыялар. Әлеге малларны авыл көтүенә кушмыйлар, аерым көтәргә кеше яллыйлар Үзебезнен урамдагы Сабир дигән җиткән егет мине очратты да: —Локман, сина да эш бар. Конторга йөгер Көтү көтәргә генә син дә ярыйсын. Көненә өч тәнкә акча бирәләр Әз акча түгел. Жәй буена бергә эшләсәк, өс-башны карарга җитәр,—диде Шушы көннән башлап, үземнен үсеп җиткәнемне аңладым. Мин инде хәзер көтүче малай. Йөзгә якын сыер-сарыкны әрәмә болынына куып чыгарабыз да Зәйнен аръягына качмасыннар дип көне буе көтәбез. Кайткач кына Якуп байнын ишегалдына ябабыз Безне эшкә алган олы яшьтәге абзый һәр көнне аларны санап кына кертә. Бүгенгә кадәр һичберсе югалганы юк әле. Шунын өчен безне яраталар Ашарыбыэга бер бөтен калач, көне буена җитәрлек ит. суган, бәрәңге бирәләр Бер ай дигәндә хәтсез генә акча җыелды Беренче кар төшү белән малларны әрәмәгә кумый башладык. Әш беттеме, белмим, бер көнне Якуп бай ишегалдына күз салсам, ни күрим маллар юк. барысын да каядыр куып алып киткәннәр. Укырга йөрим Бер көнне базарга Әсма апа белән икәүләшеп чыктык Акча анын кулында Бүрек, пәлтә. пинҗәк сатып алдык Акчам һаман бар әле. Йөри торгач, аяк киемнәре сатыла торган җиргә килеп чыктык Шунда үземә яраклы өр-яна киез итеккә тап булдык. Чабатамны салып ыргыттым Минем өчен Яна ел бәйрәме иртәрәк килде Көтмәгәндә Барый абыем кайтгы Ул техникумын тәмамлап эшли дә башлаган Өйдә икәү генә калган бер кичне ул мине сөендерде —Энем, дәфтәрләреңне, көндәлегеңне карап чыктым Укуын әйбәт түгел икән Ни бары татар теленнән, ботаникадан гына «дүртлен* бар Калган фәннәрдән «икеле», дә «өчле» генә Болаи укысан. надан каласын Анлыйм, эш белән бөтен вакытыңны алалардыр Мин сине үзем белән алып китәм Эшләгән авылымда җитмешләрне узган бер әбидә яшим, өс зур. алты почмаклы Кечкенә ягында әби үзе көн күрә, ә мин зур ягында Мәктәп тә әлләни ерак түгел Котылам икән, мал караудан Күңелемне биреп укысам, бәлки «икеле*ләремне бетерермен Бу кичне абый белән күп нәрсәләр турыңда сөйләштек Ул минем шигырь язуыма игътибар итмәде дә. бары тик — Язучы булыр өчен ай-яй яхшы укырга кирәктер —дип телен генә чартлатып куйды Барый абый мине үзе белән алып китте Мине җибәрергә теләмәгәннәр иде. ләкин Барый абый сүзендә нык торды «Үземдә торып укыр*.—дип кырт кисте. Икенче көнне кич авышканда Казаннан алләни ерак булмаган Торләмә станциясенә килеп җиттек. Төннс-көнне рәхәтләнеп йоклап бардым Станциягә төшкәч, абзый ат эзләргә чытып китте Тагын егерме чакрымга якын барасыбыз бар икән әле Ул мина авылнын зур икәнлеген, район ү зәге дә шунда булуын әйткән иде инде Шулай да мин. безнен Әлмәттән зур түгелдер әле, дип уйладым. Хәтсез вакыт абыйны көттем, менә ул килеп тә керде. —Энекәш ат булды, бер чуашны ялладым. Төрләмә тирәсендә чуаш авыллары күп. Акчаны каермакчы булганнар иде дә, барыбер үземнекен иттем. Бик арзанга килештек,—диде ул. Абый чуашча яхшы белә икән. Утырдык та, чикмән ябынышып, юлга чыктык. Ат Норлат юлыннан юыртты. Бөтен тирә-якны ак кар каплаган. Урман-фәлән күренми. Мине нинди язмышлар көтә икән дип, уйланып бардым. Абый да эндәшмәде. Ниндидер үрне үткәч, алда утлар җемелдәгәне күренде. —Энекәш! Әнә шул була инде мин торган авыл. Ярты сәгатьтән барып җитәрбез,—диде абый сөендереп. Өйгә керүгә, безне бер әби каршылады. —Шушы буламы инде синең энең. Үскән малай икән,—диде ул.—Ни атлы буласың сон? Мин әйттем. —Бүген кайтырсыз дип, коймак та пешергән идем. Хәзер кертәм,— дип, әби үз ягына чыгып китте. Бик юмарт әби бу. Мине үз улы шикелле күрә. Ире Герман сугышыннан кайтмаган. Кызлары кияүгә чыгып беткән. Мин инде Норлат мәктәбендә бишенче сыйныфта укыйм. Яна иптәшләрем була башлады. Алар да минем кебек әлләни яхшы укымыйлар. Уздырасым килеп, үземчә тырышкан булам. Мәктәп каршысында гына районның «Ярыш» дигән гәҗит редакциясе урнашкан. Язга таба шунда берничә шигыремне кертеп бирдем. Әдәби бүлек мөдире—Шәйхелислам абый берсен укыды да: —Энекәш, мондый шигырьләр бездә күп. Аларның иң яхшыларын гына чыгарабыз. Менә син хикәя язып китерсәң иде. Эчтәлеге әйбәт булса, без аны төзәтеп басар идек,—диде. Рәнҗемәдем, шигырьләремне алып чыгып киттем. Күңелемдә вакыйгалар күп. Берәр мәктәп баласы турында хикәя язырга булдым. Дүшәмбе көн иде. Миргасим абый, хезмәт дәресе беткәч: —Син калып тор әле, энем,—диде, фамилиямне әйтеп. Классташларым чыгып киткәч, күңелемнән, нигә кирәк булдым икән мин анар, дип уйлап, ишек төбендә басып торам. Миргасим абыйның өстәле иң түрдә—шомартып куелган вак такталар янында. Ул, елмаеп, өстәл тартмасыннан гәҗитә чыгарды. —Энекәш, менә «Ярыш»та синең «Сөтле комган» дигән хикәяңне басканнар. Моңарчы язуыңны белми йөри идем. Комсызланып гәҗитәне алдым. Карыйм: соңгы битен тутырып, хикәямне басып чыгарганнар. Күз йөртеп алу белән төзәткәннәрен шундук сиздем. Бик сөендем. Гәҗитәне үземә сорап алдым. Казаннан абый да кайтып төште. Ул бу авылдагы җиләк-җимеш бакчасында агроном иде. Казанга эшкә чакырганнар икән. Озакламый ул башкалага китәчәк. Укулар беткәнче, мине Хәдичә әбидә калдырырга булды. Абый Казанга күчеп китте. Аның урынына яңа агроном—Каһарманов атлы яшь бер егет килде. Ул да мин яшәгән Хәдичә әби фатирына урнашты. Шулай икәү олы якта торабыз. Вакыт-вакыт ул минем дәресләремне тикшергәләп ала. Кыш көне өч хикәямне «Яшь ленинчы» гәҗитенә җибәргән идем. «Кечкенә аучылар» дигәне басылып та чыкты. Күп тә үтмәде, балалар язучысы Абдулла Алиштан мина хат килеп төште Шундый сөендем—башым күккә тигәндәй булды. «Локман, язуын язасын, алай атна саен безгә җибәрмә Башта әдәбият укытучыгызга күрсәт Ул яхшы дип тапса гына жибәрерсен Ә менә ике хикәяңне балалар иҗаты конкурсына тәкъдим иттем Газетабызны күзәтеп бар*, дигән Алиш абый. Болай күп язмыйм да бугай инде—ай саен өч-дүрт битле хикәя. Район гәҗитенә биргәлим. Ләкин алар басарга ашыкмыйлар Китапханәгә кердем «Яшь ленинчы* төпләмәсен карыйм Ни күрим, өченче биттә зур хәрефләр белән «Конкурс йомгаклары» дигән хәбәр бар' Минем хикәям икенче урынны алган! Бүләккә—Шәриф Камалнын бер томын мина бирергә дип язып куйганнар. Еш кына шигырьләре басылып килгән шагыйрь Шәрәф Мөдәррискә дә икенче урын биргәннәр Бүләккә Һади Такташ томы тәтегән. Өченче бүләкләр дә бар. ләкин беренче бүләк беркемгә дә эләкмәгән! Һөнәр укытучысы Миргасим абый мине бик якын итә. Укулар бетүгә, аны колхоз умарталыгына эшкә алдылар. Ул оста умартачы да икән Шулай бер көнне без торган өйгә килде дә: —Локман, жәйне минем белән умарталыкта үткәрәсенме,> Казанга көзен китәрсен,—диде. Урманны бераз кергәч, кин генә бер аланлык бар Шунла колхозның умарталарын тезеп куйганнар. Бик күп. Барысы да бер төсле. Баз кортлары ялгышмыйча үз ояларын ничек табалар икән, дип гаҗәпсендем. Умарта ое зур түгел, юан-юан бүрәнәләрдән бурап салынган. Керсәк, умартачы агай чәй эчеп утыра. Өстәлдә бер табак кәрәзле бал Миргасим абый —Әйдүк, егет, вакытында килеп житген. Бүген бераз яна балны аерып карадым әле, авыз ит,—диде Балны агач кашык белән умыртып алып, чәй эчә башладым. — Энекәш, сина бер йомышым бар Чакыруым да шуна. Мин латин әлифбасын өнәп бетермим Нигә кирәк булгандыр аны безгә көчләп тагу. Шулай инде безнекеләр: Мәскәү ни кушса шуны эшли. Менә күр дә тор. исеңә тошерерсен әле: озакламый безгә урыс хәрефләрен дә тагарлар Руслаштыру бара биг. Аңламасан да, үсә төшкәч төшенерсен әле Менә биз. керәшеннәр рус хәрефендә гәҗиттә чыгара. Безне шуларга илтеп кушарлар Шунда Миргасим абый бераз туктап торды — Берүк мин әйткәннәрне кешегә сөйли күрмә Замана четрекле Латинга каршы чыкканнарның бик күпләрен төрмә-лагерьларга утыртып бетерделәр Бүгенге кәшә кадәр берсенен дә кайтканы юк.—диде ул —Сине чакыруымның максаты болай: мин урга мәктәпләр өчен агач эшләре турында дәреслек яздым. Ул гарәп алфавитында. Менә шуны латин хәрефләренә күчереп чыгасы бар Әгәр минем язуымны ганымасан. әйтеп торырмын, син язарсын — Була ул. Эшләрмен,—дидем мин Әле төш вакыты җитмәгән иде Ашап-эчеп алгач, өстазне җыештырдык та эшкә керештек. Миргасим абый әйтеп бара, мин язам. Хәтсез язлык Карыйм анын дәфтәре шактый калын Эшебез бер көнлек кенә булырга охшамаган Кич җиткәч, умартачы ут азды Лампасы унлы икән. Йорт эче ялт итеп, без аде ннадан ике сәгать чамасы утырдык Аннары, бераз тавыш-тынсыз торгач. Миргасим у . м т абый шүрлектән китаплар алды да берсен мина бирде. Гарәп алфавитында икән Зиһенемне туплап, авырлык белән генә авторынын кем икәнлеген укый алдым. Миргазиз Укмаси. Умартачының исеме дә—Миргазиз. Бу— Укмаси. Ә умартачыныкы—Зәбиров. Шиккә калып, мин: —Укмаси кем була?—дип сорадым. —Мин булам,—диде елмаеп Миргасим абзый. Аннары безнен авылыбыз— Укмас. Бер дә гаҗәпләнмә. Элек-электән язучыларның, шагыйрьләрнең күбесе үз фамилияләрен алыштырып башкача атап килгән. Бу—псевдоним дип атала. Кушамат дисән дә ярый. Китапнын битләрен ачкалап карасам, барысы да—шигырьләр. —Шигырьләремне редакцияләргә биргәндә Миргазиз Укмаси дип язып куям. Ул шунда «Байлар фикере» дигән шигырен бик матур итеп укып бирде. Аннары берничә шигырьне күз йөртеп чыкты да, аларын яттан—язмага карамыйча сөйләде. Бер-икесен үзем дә сөйләп бирә алырлык итеп хәтеремә сеңдердем. Миргасим абыйда бер ай чамасы кунак булдым, һәр көнне туйганчы кәрәзле бал белән сыйландым. Умартачының гарәп хәрефләре белән язылган «Урта мәктәпләрдә хезмәт» дигән китабы йөз бит чамасы булса, латин хәрефләре белән йөз кырык биткә сузылды. Ул әлеге китабын, көзгә умарта эшләре беткәч, Казанга барып, китап нәшриятына тапшырырга булды. Әлеге умарталыктан әлләни ерак түгел генә Зөя елгасы ага. Анда бер тегермән дә бар. Үткән ел пионерлар лагеренда җәемне шунда үткәрдем. Андагы буада балык күп. Абзый үз эше белән шөгыльләнгәндә балыкка йөргәләдем. Бу безгә бик әйбәт була торган иде. Балык шулпасы да чөмерәбез, кыздырып та ашыйбыз. Абзыйнын көнбагыш мае, ул булмаса, балык мае да җитәрлек. Миргасим Укмаси Тукайны да күреп белгән. Мина, зур шагыйребез турында акрынлап кына байтак сөйләде. Тукай анын шигырьләрен ошата торган булган икән. Миргасим Укмаси гарәп хәрефеннән латинга күчкәч, шигырьләрен гәҗитләргә, нәшриятка бирмәгән. —Менә бит ул ничек. Яна буын балаларын тарихыбызны укымаслык итеп, ата-бабаларыбызнын кабер ташларын да танымаслык итеп тәрбияли башладылар. Без кая барабыз, энем, ә? Аңлап җиткермим әле,—дип, ул мина еш әйтә иде. Августның егермеләрендә Миргасим Укмаси белән саубуллашып, мин Казанга—Барый абыем янына киттем. Плацткарт вагонында кешеләр әллә ни күп түгел иде. Аскы утыргычта утырган килеш тәрәзәдән узган юлны карап барам инде. Нинди матур җирләрне үтәбез, елгаларны кичәбез. Кич кырын Идел аша салынган зур күперне чыктык Инде хәзер Казанга да күп калмагандыр, дип, күңелемнән сөенеп барам. Шулай да Барый абыйның: «Укуыңны гына бел, юк-бар белән мавыкма «писака»! Вузны бетермичә, андый эшләргә тотынырга мин сиңа кинәш бирмим»,—дигән сүзләре күңелемне борчып тора. Юк шул. Башка фәннәрдән бераз алга китсәм дә, рус теле әле һаман куркыта. Казанда татар техникумына керергә уйлыйм. Уйланып, хыялланып бара торгач. Казангала килеп җиттек. Менә ул трамвай дигәннәре. Поезд вагонына охшаган охшавын, ләкин кечерәк Кызылга буялган. Тәрәзәләре зур. Вагон туктау белән мин дә кердем. Буш урыннар күп. Яныбыздан билет сатучы апа да узып китте. Янәшә утырган абзыйдан: —Билет ничә тиен?—дип сорадым. —Я по татарски не пони май. говори по русски,—диде ул. Кешеләрнең очәр тиен генә биргәннәрен күреп, кесатәремне капшый башладым. Вак акчам бөтенләй юк. бер тәңкәлегем дә берәү генә. Юк әле. моны тотмыйм, оч тиен өчен бернәрсәдә эшләтмәсләр Бара торгач, «Суконный» дигән сүздә ишеттем. Абыем хатында өйрәткәнчә мина монда төшеп калырга кирәк Ишеккә җиткәч, беләгенә кызыл бәйләгән олы яшьтәге апа: — Молодой человек. ваш билет?!—диде Ә мин билет алмаган бит —Юк,—дип җилкәмне сикерттем. —С вас штраф,—диде кондуктор Сонгы бер сумымнан да колак кактым. Абый яшәгән җирне тиз эзләп таптым. Ишекне матур гына бер апа ачты—абыйнын хатыны Мөнирә икән Кичке чәйне эчеп алдык. Өстәлдәге хәлвә, ак күмәч, май мина аеруча ошады Әле карангы төшмәгән, энгер-менгер вакыт Радио сөйләп тора, татарча концерт тапшыралар Гөлсем Сөләйманова җырлый Авылда да тынлаганым бар минем аны—күнелемә хуш килә. Менә хәзер Казанда тынлыйм. Ятагыма барып аудым. Озак юл килүдән бик талчыккан идем. Тиз йоклап киткәнмен Абый әйтеп калдырган техникум Карл Маркс урамында иде Шунын канцеляриясенә кердем. Анда утыручы сылу гына бер татар кызы мина —Чибәр егет, сынаулар күптән бетте инде, башка беркемне дә алмыйбыз,— дип кырт кисте. —Тагын бу тирәдә нинди техникум бар ’—дип сорадым мин чарасыз калып — Моннан әлләни ерак түгел авиация техникумы бар,—дип озатты ул. Ерак түгел икән, урамнын теге башында гына.Тик анда да кабул итү тәмамланган иде инде Җиңел промышленность техникумына бардым Анда да шул хәл Нишләргә белмичә тәмам аптырап калдым Иртәгә башка уку йортларын эзләп карарга кирәк булыр Эш сәгатьләре беткәнче дип, «Яшь ленинчы» газетасына барырга ниятләдем Мина былтыр «Кечкенә аучылар* дигән хикәямә акча килгән иде Аннан сон берничә хәбәрем, кыска г ына хикәям дә басылып чыкты Шуларга исәп тотып туры шунда киттем. Бауман урамының уртасында күксел төстәге зур йорт бар Анын аскы катында китап кибете. Иортнын ишеге белән янәшә игъланнар эленгән Мин эзләгән газета икенче катта икән Мәрмәр баскычтан менеп киттем Зур коридорга чыккач, чамалап, сулга борылдым. Анда да ишек Шул ишекне ачсам, яңадан бер озын коридор китә Һәрбер ишектә редакцияләр исеме язылган. Эзләгән бүлмәмдә ике өстәт Тәрәзә янындагысына чәчен кистергән матур гына бер кыз утырган. Анын каршында бер үсмер малай басып тора Шундук чамаладым—авыл егете. Өстенә минеке кебек ук мамык тукымадан тегелгән пинҗәк кигән, башында кепка, аякларында катын табанлы эш ботинкасы. —Түргә узыгыз!—ди теге кыз мина.—Ул минем исем-фамилиямне сорады — Менә шагыйребез Шәрәф Модәррисов га килгән әле.—дип. мине әлеге үсмер малай белән таныштырды Шәрәф исә: —Локман синмени инде ул? Беләм. хикәяңне дә. хәбәрләренме дә укып барам,—диде. —Әйдәгез, егетләр, башта мин сезне бухгалтериябезгә алып барыйм әле Анда сезгә дигән акча жыелып тора. Килгәч- килгәч, баеп чыгарсыз. Без анын исемен дә белдек: бүлек мөдире Мәрьям апа Дибаева икән. Ул безне үзенә ияртеп китте. Шулай итеп, икебездә баеп, шатланышып, урамга чыктык. Шәрәф белән сүз алышкалап барабыз. Ул документларын алдан ук жибәргән булган. Сынаулары беткән, укыйсы җиренен тулай торагыннан урын да биргәннәр— Кремльгә якын гына университет янындагы Лобачевский бюсты каршысында. Мин кайтып җиткәндә абый да, Мөнирә апа да өйдә түгел иде әле. Капка төбендә аларны көтеп утырырга туры килде. Абыйнын шкафтагы китапларын караштырам. Барысы да авыл хуҗалыгы турысында. Бер генә әдәби китап та юк. Үзенен һөнәренә кагылганнарын гына җыйган. Вакыт иртә әле, төш җитмәгән. Шәрәф белән Лобачевский һәйкәле янындагы бакчада очрашырга килешкән идек. Жәяүләп кенә шунда таба атладым. Яна танышым мине көтеп тора иде инде. —Ничек, урнаша алмадыңмы?—диде ул. Анар документларымны рабфакка калдырганымны әйттем. —Алырлар, кая китсеннәр. Әйдә «Яшьленинчы»га барабыз. Яна шигырь яздым. Анар ияреп киттем. Ерак җир түгел, түбән урамга гына төшәсе ич. —Кичә, бухгалтериядән чыккач. Мәрьям белән исәнләшкән бер кызны күрдеңме? —Шәйләдем шунда. —Ул беләсеңме кем? —Каян белим ди инде? —Шагыйрә Әминә Бикчәнтәева—менә кем! —Беләм. беләм, анын шигырьләре газетада да, «Пионер каләме» журналында да еш басыла. —Ул кыз әдәби бүлекне җитәкли,—диде Шәрәф. Без шулай сөйләшә-сөйләшә тагын редакциягә дә барып кердек. Кичәге кызлар безне елмаешып каршы алдылар. Әминә Бикчәнтәева каршысында—утыз яшьләр тирәсендә булыр—әйбәт кенә киенгән бер егет басып тора. Мәрьям миңа: —Локман, менә, танышыгыз, Абдулла Алиш.—диде. Аннары: —Локман Бадыйкшанов белән Шәрәф Мөдәррисов—хәбәрчеләр, кичә генә авылдан килделәр,—диде кыз. Калкурак, матур буй-сынлы, куе кара кашлы, җем-җем итеп торган зур кара күзле, кучкыллы кара озынчарак йөзле. Кыскасы, көньяк кешеләренә тартым кыяфәтле иде Абдулла Алиш. Сөенечем эчемә сыймады. Керүебез юкка булмаган икән. Олы язучы белән таныштык. Беренче сентябрьдә укулар башланды. Дәресләребез төштән сон—сәгать икедән алып кичке сигезгә, кайвакытны унга кадәр бара. Ана телебездә укуыбыз мине бик куандырды. Янәшәмдә яна танышым-Рашат Бакиров дигән егет утыра. Казанныкы, атасы безгә татар теленнән керә. Әдәбияттан Нәкый Исәнбәт укыта. Анын шагыйрь икәнлеген инде күптән белә идем. Өлкән яшьтә—кырык яшьләр чамасында. Бик мавыктыргыч итеп өйрәтә. Язучылар турында сөйли башласа, вакыт узганын сизмичә дә калабыз Шулай беркөнне анын дәресе кичке жидедән тугызга кадәр тоташ барды Менә дәрескә Нәкый Исәнбәт килеп керә, башта барыбызга да игътибар белән карап ала. шуннан мина текәлә: — Балыйкшанов. атта чыгыгыз ате! Шикләнеп кенә анын янына чыгып бастым. —Заһир Бигиевнен «Олуг гөнаһлар» дигән романын калдырам. Син аны сабакташларына кычкырып укырсын.—диде ул. Кулымдагы романнын исемен укыдым да сүзне икенчегә бордым: — Беләсезме, иптәшләр, бүген Нәкый Исәнбәтнең Академия театрында «Миркәй белән Айсылу» дигән драмасынын премьерасы була Китап башка вакытта да качмас. Әйдәгез, театрга, күгәрчен оясында булса да безгә дигән билетлар бардыр әле Сабакташларым көлешеп алдылар да сумка- портфельләрен эләктереп чыгу юлына ашыктылар. Зал гына түгел, барлык балконнар да халык белән шыгрым тулган. Нәкый Исәнбәтнен мона кадәр «Хужа Насретдин* дигән үтә мавыктыргыч комедиясен караганым бар иде инде. Бусы фаҗига икән. Бик тә ошады мина Яшь йөрәкләрнең язмышын карадык Сәхнә ябылгач, халык галәмәт итеп кул чаба башлады Кемдер «Авторны!»—дип кычкырды Кул чабулар тагы да көчәеп китте Менә сәхнә алдына артистлар чыгып басты, аннары салмак кына адымнары белән Нәкый Исәнбәт—күкрәгенә кулын куеп тамашачыларга баш иде. барча артистларның кулын кысып, аларны әйбәт уйнаулары белән тәбрикләде. Ни күрим, тактадагы «Миркәй белән Айсылу* драмасынын игъланын умырып алып аяк астына ташлаганнар. Анын урынына эре хәрефләр белән «Урманда» дигән спектакльнең исемен язып куйганнар Авторы—Фатих Хөсни Анын «Йөзек кашы» дигән бик тә мавыктыргыч повестен белөм Барырга кирәк булыр дип уйлап юлымны дәвам иттем Кемгә ошамады икән Нәкый абыйнын шундый матур әсәре0 ! Күрәсен. обком түрәләренә ярамагандыр Югыйсә тикмәгә генә пьесаны икенче көнне үк туктатмаслар иде Татарстан Язучылар берлегендә бер бүлек бар анда илнен төрле өлкәләреннән шигырьләр, хикәяләр килеп гора. Бүлекнен җитәкчесе—язучы, тәнкыйтьче Гази Кашшаф Булышчысы—Галиәсгар Камалның улы Әнәс Камал. Ул килгән язмаларны укып чыгып, яраклыларын бүлек мөдиренә тапшырып бара. Мин килеп кергәндә Әнәс Камал өстәлгә өелгән хатларны ачып утыра иде Әнәс Камал—язучы. Безнен авылда анын «Бишмен Гайнетдин» дигән әсәрен һәвәскәрләр куйган иде. Үзен күрү белән шул искә төшеп китте Башта исәнләшеп алдык: Гайнетдинне «баеттын-баетуын». ә үзен һаман сәркатип булып утырасын.—дидем. Ул көлеп Юк инде, брат. баеп булмады Менә әле күптән түгел генә бер гаилә тормышыннан «Март бураннары» дигән пьеса яздым Укып чыгарга дип Таҗи Гыйззәткә тапшырганнар. Анардан бәя көтәм Бераз аны-моны сөйләшеп алдык Локман, бүген кич язучылар клубында җыелыш була, кил Укырга төштән сон гына барасы булганга күрә ашыкмадым, өйгә кайтып киттем Абый белән апа эштә. Дөресләремне әзерләргә утырдым. Шул рус теле белән алгебра җәфалый мине. Башка фәннәрдән өлгерсәм дә, боларын бик йомшак сукалыйм. Язучылар берлегендә әле җыелыш башланмаган иде. Минем кебек яшьләр дә килгәннәр. Габдулла Галиев, Шәрәф Мөдәррисовлар белән исәнләштек. Бу егетләрнең беренче китаплары басылып чыкканга әле күптән түгел. Галиевнеке «Яшел бөреләр», Шәрәфнеке—«Үскәндә»... Ә минеке әле һаман яшьләр-балалар редакциясендә ята. Җыелыш башланганчы, шагыйрь дусларымны калдырып, түбәнге катка—китабымның язмышын белергә төшеп киттем. Редакциянең бүлек мөдире Зәкия апа Садыйкова мине ачык йөз белән каршылады: —Локман, синнән сөенче: китабыңның корректурасы килде. Мә, карап чык. Ләкин бер шартыбыз бар: өч хикәянне төшереп калдырырга булдык. Латиннан рус алфавитына күчәргә торабыз, шунлыктан синекен генә түгел, башка өлкән язучыларнын әсәрләрен дә кыскартырга туры килә,—диде ул. Әллә нишләп киттем, йөрәгем сыкрап алды.—Унсигез хикәянен кайсыларын төшереп калдырдылар икән? Вакытында өлгергәнмен: язучылар залы халык белән тулган иде инде Президиум өстәле артында Габдрахман Әпсәләмов, Кави Нәҗми, Ибрай Гази, «Совет әдәбияты» журналының өлкә комитеттан куелган редакторы Имаметдинов белән Муса Җәлил утыра. Мин кергәнче җыелышның рәисен сайлап куйганнар икән. Ул—Муса Җәлил. Урыныннан торып басты да залдагыларга игътибарын юнәлтеп: —Җыелышны башлап җибәргәнче, беренче сүзне Имаметдиновка бирәбез. Рәхим итегез, иптәш,—дип, ана йөзен борды Имаметдинов трибунага килде, аннары залга текәлде дә сүзен башлады. —Җәмәгать, бу залда буржуаз язучы Нәкый Исәнбәт тә утыра. Җыелыш исеменнән аның һәм язучылар әгъзасы булмаган иптәшләрнең залдан чыгып китүләрен зарур дип беләм,— диде ул. Нәкый абый торып басты да, зал уртасындагы келәмгә чыгып, башын югары күтәргән килеш чыгу юлына таба атлады. Без яшьләр дә анын артыннан кузгалдык. Бактын исә бу—язучыларның ябык җыелышы икән. Башкалар белән бергә мин дә мәрмәр баскычлардан аска төшеп киттем. Нәкый абыйны күздән югалтмас өчен, анын артыннан бик ерак калмаска тырышып атлыйм. Урамның аргы башындагы трамвай юлы кисешкән җиргә җиткәч, Нәкый абый сулга таба борылды. Балык кибетенә җиткәндә анын белән янәшә бара башладым. —Нәкый абый, бер дә борчылмагыз. Бу вакытлы күренеш кенә, әле синен артыннан үзләре килерләр,—дим. Нәкый абый елмайды: Үзем дә шулай уйлыйм. Башлары әйләнгән аларнын,—дип куйды. Өйгә кайтып, ятагыма аудым. Озак уйланып яттым. Минем укытучымны шулай башка язучылар алдында мәсхәрә итүләренә әрнедем. Бүген дүрт кенә сәгать укыдык. Соңгы дәрес—әдәбият. Әмма Нәкый абый бүген килмәде. Ярты сәгатьләп көткәннән соң барыбыз да кайтып киттек. Трамвай тукталышында нәшриятның нәфис әдәбият редакторы Рахман Ильясны очраттым. Ул мине танып белә икән. Трамвай килгәнче сөйләшә башладык. Утызынчы елларда басылып чыккан, «Штык» дигән романның да авторы Рахман. Аның кем икәнен беләсем килде. —Әйе, ул китап бар миндә. Аны минем абыем язган иде. Трамвай да килде. Ирек мәйданына җиттек. Икебезнен дә шунда төшәсебез бар икән. —Локман, әйдә мина кереп чык. Ничек яшәгәнемне күрерсен. Әнә. КАИны борылгач, икенче йортта гына торам. Зур язучынын тәкъдименә сөендем генә. Безне аның үзе кебек үк калку буйлы, калын гәүдәле хатыны каршылады —Менә, шушы инде минем жәмәгатем—Мәрьям апан булыр. Икәү генә бер бүлмәледә яшәп ятабыз. Зур фатирымны шушына алыштырып. Бакудан килдек,—дия-дия мине түргә дәштеләр. Мәрьям апа аш-су әзерләп калды. Ильяс абыйнын китап шүрлегенә күз йөртеп алдым Китаплары хәтсез, өстәлдә шактый калын кулъязма ята. Шуңа күрсәтеп, ул: —Менә «Кеше» дигән роман тәмамладым. Машинкада бастырып. Гази Кашшафка илтәсем бар.—диде. Шүрлектән бер китап алып, мина язып бирде Карыйм «Тавыклар арасында» исемле хикәяләр җыентыгы Үткән ел мин аны кибеттән сатып алган идем инде. Авторынмн имзасы белән булгач, мина калса, бу бик ярап куйды —Энекәш, Зәкия бик кире хатын. Өч хикәянне ул төшереп калдырырга булган. Ә син ризалык бирмәгәнсең. Белмим, чыгар микән ул китабын, юкмы?! Латиннан рус хәрефләренә күчәбез биз Язучылар арасында әвәрә килеп йөрү минем үземә дә бик ошап китте Жае килгән саен берәрсен эзлим Мине «Дуслар» дигән язмам кызыксындыра. Гази Кашшаф яраклы дип тапты микән, юк микән? Шунын язмышын беләсем килә. Иртәнге якта укырга барганчы язучылар берлегенә киттем. Әнәс Камал үл урынында иле Гадәттәгечә ачык йөз белән каршылады. —Локман, сине Гази абый чакырды Бар. шунда кер,— диде Әнәс, минем белән иркенләп сөйләшеп тормастан. Гази абый ачык күңелле кеше Бүген аеруча мәхәббәтле күренде —«Дуслар»ынны карап чыктым Мина ошады Быел чыгасы «Туган ил* альманахына басарга бирдем Анда синеке генә түгел. Габдрахман Әпсаләмовнын «Маһинур» дигән озын хикәясе дә бар Сез икегез дә өметле күренәсез Сөендем. Бу соңгы язмам да зур язучы күңеленә хуш килгән икән Бераз сөйләшми торгач, ул: — Педагогия институты каршында укытучылар хәзерләүнең кыскартылган бүлеге ачылды. Локман, синсн барыбер химик-инженер буласын юк Ышанам, киләчәктә язучы булуына өмет бар. каләмен шома Кешеләрнең эчке тойгыларын тоя беләсен. Бу сыйфат бары тик язучыларга гына хас Сине бүгеннән үк шул институтның татар теле-әдәбияты бүлегенә тәкъдим итә алам. Яшен дә җитеп килә инде, армиягә китәренә дә күп түгел Шу нарчы институт бетереп кал. Сине тәкъдим итеп, директорына әйтермен —Әйбәт булыр иде Алсалар.—дидем мин —Алырлар, алырлар Иртәгүк бар Бер-ике көнем документлар юллау белән йөреп үтте Институтта инде биш атна укыганнар икән Мине шартлы сынау белән кабул иттеләр Бер ай эчендә өлгерә алсам, укып калачакмын Мина уку-укыту мөдире шулай аңлатты. Татар бүлегендә укый башладым Исем-акылым китте институтка әниемнен абыйсынын кызы—яшьтәшем Рәхимә дә килгән. Төркемдәгедәрнен яртысыннан күбесе—кызлар, калганнары минем ишеләр Укытучыларыбыз Җамал апа Вәжиева борынгы татар әдәбиятын укыта Профессор Хангилкдин татар теле буенча, Рөстәмова дигән яшь кенә кыз психологиядән керә. Институтта гуманитар фәннәр генә: математика, химия, геометрия шикелле минем жаным сөймәгән бер генә дә фән юк. Хыялларым җитәрлек минем. Тик яза башлаганда хикәянең исемен таба алмый азапланам. Менә бүген авыл малаеның, тома ятим калгач, туганнарсыз үзен кая куярга белми йөрүләрен, шуңа өстәп әтиемнен энесендә торуларымны, дүртенче сыйныфка җитеп тә, жүнләп укый алмауларымны күз алдыма китереп, ятим малай турында яза башладым. Малайның җәфа чигүләрен язганда күхтәремнән яшьләр тәгәрәде... Хикәямне тәмамлаганда яктыра башлаган иде инде. Бүген ял көне, укырга барасы юк. Шунын өчен йоклап калырмын дип борчылмадым. Мөнирә апаньщ: —Локман, исәнме син?! Сәгать тугыз тулып килә бит инде!—диюенә күземне ачып, торып утырдым. —Мөнирә апа, төне буе яздым... —Ул хикәянне син уянганчы укыдым инде мин. Безгә килеп-китеп йөри торган иптәшен турында язгансың икән. Гел үзе инде, төс-кыяфәтләре, йөрешләренә хәтле гел үзе. Болай язсаң, әллә кем булырсың әле, ышанам. Абыеннын сүзләренә карама. Ул агроном, үз эше белән мавыккан. Татар китаплары укымый. Аңар Бальзак, Мопассан гына булсын. Ә мин татар язучыларын укыйм, тыелганнарын бигрәк тә. Әниемнең гарәп хәрефләре белән чыккан китаплары җитәрлек. Гаяз Исхакый дигән олы язучыны бүген танырга да теләмиләр. Китаплары тыелган. Революциягә кадәр басылып чыкканнары гына өлкән буын кешеләрендә яшерен саклана. Ул эмигрант, Төркиядә яши булса кирәк. Ә бездә аны хурлап мәкаләләр бастыралар. Гаяз Исхакый Германиядә татарча гәҗитә чыгара. Локман, берүк мин сөйләгәннәрне үзен генә бел. Хәзергә алар турында сөйләргә дә, китапларын укырга да ярамый.—дип, Мөнирә апа мине кисәтеп куйды. —Юк, миннән сүз чыкмас. Болар турында Нәкый Исәнбәтнең дә кисәтеп сөйләгән чаклары булды. Ишек шакыдылар. Барып ачсак, телеграмма килгән. Абый алып укыды. —Телеграмманы әти суккан. Сәгать уннар тирәсендә Мәскәү поездын каршыларга барырбыз. Энем, әти гаиләсе белән безгә кайта. Читтә яшәп туйганнардыр, күрәсең. Нишлисең, үз атабыз бит. Синең бүлмәнне аларга бирергә туры килер,—диде. Кайтучыларның өс-башлары ару, яшь әни дә, балалар да матур гына киенгән. Әти исә бик ябыккан: яңак сөякләре калкып чыккан, чырае ак, күзе әүвәлгедәй нурлы түгел инде. Мин аның сырхау икәнлеген сизендем. Жәйгә чыккан идек инде. Мин ишегалды түрендә тактадан эшләнгән, тәрәзәләре алма бакчасына караган сарайга күчтем. Абый ут кертеп бирде. Дәресләремне шунда әзерлим. Шулай бер иртәне ишегемне кактылар. Мөнирә апа икән —Локман... бүген төнлә әтиегез вафат булды. Кереп кара,—диде ул. Ни күрим: әти идәнгә тезләнгән көенчә караватка төртелгән. Без аны, авырттырмаска теләгәндәй, ипләп кенә караватка салдык. Мин йөземне яшереп чыгып киттем Абыйнын Кремльдәге эшләгән җиренәдер инде, иңге-минге хәлемдә барам да барам, барам да барам. Ник барам, нишлим, кайгыраммы, елыйммы, үрсәләнәмме—белмим. Ышанмыйм, авыр төш кенә күрәм шикелле. Институттан сонарыл кайттым. Ишекне Мөнирә апа ачты. —Шагыйрь иптәшен килгән,—диде ул елмаеп, Шәрәф өстәл янында «Туган ил» альманахын укыл утыра иде. —Ике сәгатьтән артык көтәм инде сине,—ди Шәрәфнен кәефе шәп түгел—йөзе боек. Ул укуын ташлап, авылына кайтып китәргә уйлаган Өлкә комсомолда эшләгән галим Мөхәммәтжановны кулга алганнан бирле ана курсташлары кырын карый башлаганнар. Абыйсыннан инде менә өч ай буена бернинди хәбәр юк. Күрәсен. аны да кая булса озатканнардыр Мина килүенен төп сәбәбе—кайтырына акчасы юк икән. Ярый әле стипендия алган вакытыма туры килде Дустымны озатырга чыктым Ул бүген үк кайтып китә икән. Казанның Черек күле кыш көне каток була Ул цирк бинасыннан азып. Ленин бакчасына хәтле сузылган. Жәи көннәрендә күлгә чиста су өстиләр, уртасында берничә җирдән фонтан атып тора Һәр елны күлгә зоопарктан ике аккош алып килеп җибәрәләр. Алар шунда хозурланып йөзеп йөри Кешеләр аларны күрер очен шәһәрнен әллә кайсы ерак урамнарыннан да килә. Ә менә хәзер фонтаннар юк Күл боз белән капланган Күлнен урта бер җирендә зур йорт бар. анда тимераякларны ботинказары белән бергә, очсыз хакка гына биреп торалар Хәрби оркестр уйный Шугалакта халык күп. Шулай шуып йөри торгач, язучы Гомәр Толымбайны очраттым Спорт киеме үземә бик килешеп тора Кырыклар тирәсендә булса да яшьләр кебек җитез. Оркестр туктаганчы рәхәтләнеп шудык. Аннары, тимераякларыбызны тапшыргач, трамвай тукталышына таба атладык Гомәр абый күләмле генә әсәр язуын әйтте. Авылда беренче колхозлар төзелә башлаган катлаулы, бик тә тынычсыз еллар турында икән Кулаклар халыкны колхозга кертмәс өчен астыртын эш алып бара. Совет хөкүмәтенә җаннары-тәннәре белән бирелгән коммунистларны кеше яллап үтертә... Икенче көнне укудан кайтышлый Әнәс Камал янына бардым Күнеле боек иде —Локман, кичә төнлә Гомәр Толымбайны кулга алганнар Хатыны телефоннан хәбәр итте,—диде ул, як-ягына каранып Үземнең кичә Гомәр абый белән бергәләп шуганыбызны әйтмәдем Әнәснсн үзе сыман сак сөйләштем. —Заманалар үзгәрде. Локман «Яшьләр газетасы»ннан Ибраһим Салаховны да, анын белән бергә Ялтага Галимжан Ибраһимов янына барган язучыларнын күпләрен кулга алдылар. Син боларны бсләсен Чамазап кына йөр.—диде ул. Башымны иеп кенә кайтып киттем Төнге берләр тирәсе булгандыр. Мөнирә апа үз бүлмәсендә балалары белән йоклый, без икенче бүлмәдә Ишекне бик каты кага башладылар Мөнирә апа барып «Кем?» дип сорагач, никтер, абыйны да уятты. Ишекне абын ачты Хәрби киемдәге оч кеше килеп керле Аларнын берсе абыйдан —Бу фатирда хужа сезме?—дип сорады. —Әйе, мин,—диде абый. —Киенегез! Һичнәрсә аңламастан, абый бүлмәгә керә башлады Килүчеләрнең берсе кырыс кына: —Туктагы з! Беркая да китмәгез!—диде. Абый Мөнирә апага киемнәрен китерергә кушты Киенеп бетергәч, ул —Кая барабыз?—дип сорады. —Баргач күрерсез. —Туктагыз әле, документларыгызны күрсәтегез. Югыйсә мин фатирымнан чыкмыйм.—диде абый. Керүчеләрнең өлкәне куен кесәсеннән озынча бер кәгазь чыгарды да абыйга сузды. —Монда бит «Шамсутдинов» дип язылган, ә минем фамилиям— Бадыйкшанов,—диде абый. —Паспортыгызны күрсәтегез! Абый кулына ордер тоткан кешегә паспортын сузды. Ул тиз генә укып алды да: —Ә Шамсутдинов кайда икән? Без аны эзләп килдек. Абый алар сораган кешенен өстәге катта яшәгәнен әйтте. Килүчеләр гафу да үтенмичә, ничек кергән булсалар, шулай тиз генә чыгып та киттеләр. Барыбыз да тынычланган булдык, тик йокы тәмам качты, пошаманлык, шом басты. Көннәр шулай уза торды. Июль аенда сынаулар башланды. Күбебез уңышлы тапшырдык. Абый белән апага димломымны күрсәттем. Абый аны кулына алып, билгеләргә күз йөртеп чыкты. Анда бер генә «өчле» дә юк иде. «Бишле» дә «бишле», бары тик рус теленнән генә «дүртле». Боларны күргәч, абый: —Менә хәзер хикәяләр язсан да ярый, булдыра алуыңа ышанам. Бүтән сина «писака» дип әйтмәм инде,—диде. Абый белән Кремльдәге мәгариф бүлегенә—укытучыларны эшкә билгели торган жирне эзләп чыктык. Трамвайдан төшеп, тар бер тыкрыктан университетка таба атладык. Менә ул Кремль урамы! Әнә, каршыда Сөембикә манарасы да күренә. Бу урамда студентлар күп йөри. Аның бер ягында—халык китапханәсе, монда минем күп вакытым үтте. Аның өске катында матур-матур заллар. Шунда лекцияләргә, дәресләргә әзерләнгән чакларым искә төште. Бу йортнын каршысында университет. Мәһабәт ак колонналарына карап барам. Шулар каршысында кечкенә бакча, анын эчендә Лениннын яшь чагын сынландырган һәйкәл тора. Университет колонналары янына бөркәүле кара машина килеп туктады. Башта аннан солдатлар чыкты, аннары—бер хатын-кыз. Аны машинадан култыклап төшермәкчеләр иде. —Кирәкми, үзем,—дип, ул асфальтка сикереп төште, аның артыннан ир кеше. Мин аны шундук таныдым. Ул мин яшәгән йорттагы Шәмсетдинов иде Аны да култыклап, асфальтка бастырдылар. Шуннан сон дүрт сакчы аларны университетка таба алып бара башлады. Теге хатынны да таныдым— Сәрвәр Әдһәмова! Элек тә нәшрият йортында күргәләгән идем. Галимҗан Ибраһимовнын романнарын урысчага тәрҗемә итүче. Миндә «Тирән тамырлар»нын ул тәрҗемә иткән нөсхәсе әле һаман саклана. Минем белән янәшә атлаган өлкән яшьтәге бер ир кеше: —Аларны монда судка китерделәр,—диде. Читләтеп кенә сакчылар яныннан үтеп киттек. Шәмсетдиновны кулга алуларына бер елга якын вакыт үткән бит инде. Ул минем абый эшләгән Кремльдәге Авыл хуҗалыгы халык комиссариатының зур түрәсе иде. Сарманның Иске Минзәләбаш авылы дөя сырты сыман үр итәгенә урнашкан. Авыл бакчалары артыннан Минзәлә суы Каманы эзләп ага. Безнең Әлмәт яныннан узган Зәйгә караганда ул кечкенә, төбенә карасан. чиста, саф суыннан чуер ташларына тиклем ап-ачык күренеп тора. Яр буйларын сирәк-мирәк куе. вак таллыклар сарган Боларга күз салып, янадан олы урамга чыктым. Ләкин, башка авыллардан аермалы буларак, мәктәптән битәр, клуб бинасын шәйләмәдем Фатирга әйләнеп кайткач. Гөләндәм апага зарландым. —Авылыгызда клубыгыз да юк икән! —Нигә булмасын ди?! Безнен урамның теге ягындагы мәчетне күрдеңме?. —Күрдем. Манарасында ае да исән —Шул була инде безнен клубыбыз. Мулланы, мөәзинне комсомоллар, коммунистлар авылдан куып чыгарды Алар китү белән мәчетне клуб ясадылар да куйдылар. Яшьләр вакытларын шунда үткәрә Кай көннәрне, районнан килеп, театр-концерт куялар. Беренче айны укытканда өлкән сыйныф укучылары белән стена гәжитәсе чыгару өчен редколлегия сайлау үткәрдек. Араларында язарга һәвәсләре, рәсемгә осталары бар. Сигезенче класс укучысы Әбүзәр, рәсем ясауга үтә оста икән. Анардан «Бүген кич әдәбият сөючеләр түгәрәге оеша. Теләүчеләр рәхим итегез» дигән белдерү яздырып, гәжитә белән янәшә элеп куйдык Кичен билгеләнгән вакытка унбишләп үсмер җыелган Араларында кыз балалар да бар. Түгәрәкнең максаты турында, язучылык эшен ничек башлап җибәрергә кирәклеген аңлаттым. Араларында шигырь, хикәя яза алучылары беленде Үткән елда да стена гәжитәсенә язышканнар Тәбәнәк буйлы, чандыр гына бер малайга игътибар иттем: —Син, энем, нәрсә язасын? —Әлегә язмыйм Кызыксынам гына. Мина Жюль Верн әсәрләре ошый «Серле утрау» дигәне кызык,—дип жавап бирде ул Фамилиясе Тимергалин икән. Мәкгәп мөдире малае икәнлеген шундук чамалап алдым инде Бүген дәрестән сон әдәбият түгәрәге утырышы була. Үсмерләр нәрсә язып китерерләр икән? Шуны уйлап, кич кырын мәктәпкә кердем Җыелышканнар Мине, дәрес бирергә кергәндәгечә басып каршыладылар —Ягез, кем нәрсә язды?—дип сорадым Өлкән класста укучы бер кыз шигырь язган —Тагын кем нәрсә язды?—дидем Балалар бер-бер артлы шигырьдер, хикәядер ише язмаларын өстәлемә китереп куя башладылар Беренче шигырьне алып, башта үзем генә укып алдым. «Сагынам» дип куелган Зәңгәр күктә йолдыз балкый. Шундый матур, җем-җем итә Энже-мәржән чәчкән төсле Бөтен күкне балкыта. Йолдызларга карыймын да. Сине сагына башлыйм Безнең йолдызны бер күрсәм. Синсез тора ла алмыйм Ничек, бу шигырьне килештерәсезме?—дип сорадым Партада утыручыларның барысы да елмаешып шигырь язучыга карадылар Ул исә. оялып, башын аска иде Жә кайсыгызның фикере ничек? Әйтегез,—дидем Берсенең бер сүз әйтәсе килмәгәч, нәтиҗә ясап, үз фикеремне әйтергә туры килде. Мина ошады бу шигырь. Чын күнелдән. ихлас язылган Киләчәктә шулай язсан, шагыйрә дә булып китәрсен але дип куйдым лок: ■ З Ы Й К Ш А Н «Балык каптырдым» дигән хикәяне укып чыктым. Анда бер малай Минзәлә елгасы буасында үзенен кармакка балык тотуы турында язган. Бактын исә балык урынына ана кармак салу белән бака капкан икән Шуны үзенчә матур итеп шәрехләп язган. Бу язма мине ышандырды. Түгәрәк әгъзалары көлешеп куйды. —Ягез әле, алайса сүзегезне әйтеп карагыз әле?—дидем. Сүз әйтүче булмады. Кем дәшсен инде? Болар бит арган, талчыккан, ачлы-туклы балалар. Тыйнаклар. Тормыш аларны дәшмәскә, эндәшмәскә көннән-көн артыграк өйрәтә бара. Ата-аналары көне-төне эштә. Дәшмәү—халык хәйләсе, иҗат— яшертен гамәл. Язу осталыгы турында үзем уйлаганнарны сөйләп алдым. Гади генә бер мисал да китердем. —Кулымнан идәнгә акчам төшеп китте. Менә күрдегезме9 . Болай язсаң— әдәби алым түгел. Аны менә ничек язсан әдәби була: акча идәнгә төшеп, чынлап тәгәрәп китеп ауды. Менә монда инде әдәби алым бар. Акча төшкәч, чынлап ала; аннары тәгәрәп китә—бу әдәби табыш була. Сез дә үз язмаларыгызны һәрбер жөмләне уйлап, көен-көйгә туры китереп язарга тырышыгы з,—дидем. Ноябрь актыкларында әнидән хат килеп төште. Конвертта Казанның мин яшәгән район хәрби комиссариатыннан повестка да бар. Шуны тотып, мәктәп мөдиренә бардым. —Мина тагын кеше сорап Казанга—мәгариф бүлегенә барырга туры килә инде. Сиңа кадәр укыткан Сәгъдине дә, запастагы офицер буларак, армиягә алганнар иде. Инде менә сине дә...—дип көрсенеп алды мөдир.—Иртәгә колхоздан ат сорап сине Чаллыга кадәр озатырга берәр малайны җибәрергә туры килә. Икенче көнне мәктәп мөдире Тимергалин колхоздан минем өчен ат сорап алды. Мин юлга чыгарга әзер идем инде. Колхозның ин шәп айгырына җигелгән тарантаста өлкән сыйныф укучысы Әлтәф килеп туктады. Гөләндәм апа капкасыннан ерак түгел сиртмәле бер кое бар. Күрәм. шунда көянтә-чиләкле бер кыз тора. Шундук таныдым— унынчы сыйныф укучысы Роза. Без кучер егет белән анын яныннан үткәндә теге кыз заты: —Локман абый, китәсез дә мени инде бездән?—диде. —Әйе, матурым. Армиягә китәм. —Хәерле булсын. Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын инде,—диде кыз. Без авылның зират читендәге юлыннан чыгып киттек. Башымда төрле уйлар өермәсе: әйләнеп кайтырмын микән монда, юк микән? Халыкара хәлләр бик мөшкел. Германия Польшаны басып алды. Яртысына безнекеләр килеп керде. Зур сугыш башлануы да бик ихтимал Инде пароходыбыз Идел портына килеп туктады. Халык басма салыну белән төшә башлады. Мин дә, халыкка ияреп, портка иңдем. Суконный бистәсенә җиткәч, трамвайдан төшеп, югарыга таба сузылган урамнан барам. Менә ул—мин әзме-күпме яшәгән ике катлы таш йорт. Анда хәзер өч баласы белән яшь әни тора. Әтиемнең вафатына өч ел була инде Безнен йортка каршы агач йорт та бар, анда мин яшәгән районның хәрби комиссариат җитәкчесе Рафиков дигән кеше яши. Бүген үк анын эшләгән җиренә барып, армиягә җибәрүләрен сорарга кирәк. —Егет, озакламый Тын океан хәрби-дингез флотына синдәй егетләрне чакыра башлыйбыз.—диде ул, хәл-әхвәлне сорашып алгач. — Кайчанга хәтле көтәсе? —Бер ай чамасы —Вакыт бар икән әле. Яшьләр-балалар редакциясендә редактор булып минем якташым Ләбиб Гыйльми эшли иде Военкоматтан чыккач, туп-туры анын янына керергә ниятләдем. Ана үземнен авылдан килүемне, армиягә атачакларын әйттем. — Бер ай вакытын бар икән әле Алайса болай ит,—диде ул,—син бездә эшләп ап Әдәби бүлегебез мөдире Кәтиевне моннан өч кенә көн элек армиягә аллылар. Анын урыны буш Берсүзсез риза булдым Шул көннән үк нәшриятнын әдәби бүлек мөдире сыйфатында эшләргә керештем Шигырьләр, хикәяләр шундый күп килгән—бер атна буена укысан да очына чыгарлык түгел. Яхшы дип табылганнарын газетада, журналда басарга тәкъдим итеп, Ләбибкә керттем. Ул аларнын күбесен хуплады Бер ай гомер сизелмичә үтте дә китте Повестка килеп төште. Безне үзәк комиссариатка җыйдылар. Озатырга дип Шәрәф Модәррис. Габдулла Галиев— болар шагыйрьләр, күрше егете Габбас, әни килде Үзәк военкомат ишегалдына кергәч, шәһәргә бүтән чыгармадылар Сафка тезеп Казан тимер юл вокзалына алып киттеләр Шул ук кичне яшелчә ташый торган йок вагоннарына тояп. ерак Көнчыгышка озаттылар ..Владивосток. Ерак Кончыгышнын гүзәл шәһәре Ул Япон лингезенен Алтын Мөгез дип аталган култык буена җәелеп утырган. Безне төркемнәргә бүлеп, ике катлы йортларга урнаштырдылар Икенче көнне үк. сафка тезеп, флот мунчасына кертеп юындырдылар, һәрберебезне флотча киендерделәр. Козерексыз фуражкабызның тасмасы гына юк Электән хезмәт и гүчеләргә карал сокланабыз Бигрәк матур шул тасмасы Анын исеме дә җисеменә туры килә бит—«Тын океан флоты*—алтын хәрефләр белән язылган «Нигә безгә дә бирмәдегез бу тасманы?» дип сорагач, командирлар «Хезмәт урыныгызга баргач алырсыз*.—дип кенә җавап бирәләр Экипажда берничә кон торырга туры килде Вакытында ашаталар-эчертәләр, вакытында йоклаталар ... Лекцияләр укыйлар, кино күрсәтәләр Шулай көннәребез үтә тора. Болай яшәү айга якын сузылды. Шәһәргә чыгу юк Шулай бер коннс без торган корпуста «ЧП* булып аллы Яшь дингезче койма аша шәһәргә качып чыккан булган Кичке ашка соңарган Шул көнне, кизү өстәленнән ерак түгел стенага ябыштырып куелган боек юлбашчы Сталиниын рәсемен ертып азганнар Кем икәнен белмиләр Барлау вакытында корпус комиссары: — Юлбашчыбызның рәсемен ертып алучыны тапмыйча отбой булмаячак'— дип белдерде. Дежурныйлар барлык тумбочкаларны тикшерә башладылар Берсеннән повидло савыты тореп куелган Сталин рәсемен табып алдылар Кем эше икәнлеге шундук ачыклынды. Ул шәһәргә качып чыккан егет булып чыкты Егетне, күз ачып йомганчы дигәндәй, каядыр алып та киттеләр Боз аны бүтән күрмәдек Ниһаять, безнең корпуска чират җитте, зур гына кагерга тагып алып киттеләр. Алтын Мөгез култыгын чыгып, вак урман белән капланган атауга таба йөзәбез. Озатучыбыз анын Рус атавы икәнлеген әйтте. Катер туп-туры әлеге атауга китерде. Портта оркестр уйнап каршыладылар. Без ике йөзләп егет идек. Безне әүвәл хәрби мәктәпкә, аннары корабларга таратачаклар икән. Озакламый, безне сафка тезеп, хәрби мәктәпнең ашханәсенә алып бардылар. Борынга тәмле аш исе килеп бәрелде. Озын-озын зур өстәлләрне ян-яктан урап тезелешеп бастык. Команда белән генә утырырга рөхсәт бирделәр. Кичке аш башланды: итле кәбестә ашы, аннары кара бодай боткасы. Тукланып алгач, янадан сафка тезеп, казармабызга алып киттеләр. Кичен кинога барырга рөхсәт бирелде. Мин дә башка егетләр белән шунда киттем. «Волга-Волга» дигән кино була. Казанда бу фильмны берничә тапкыр караган идем инде. Барыбер ошый ул миңа, һич туйдырмый, караган саен карыйсы гына килеп тора. Клубның бер бүлмәсендә китапханә урнашкан. Кичә күреп алган идем. Бүген ял көне булгач, вакыт үткәрергә шунда киттем. Анда яшь, сап-сары кыска чәчле чибәр генә бер кыз эшли. Аннан битәр кеше юк. Шүрлектәге китапларны караштыра башладым. Ни күрим, Габдулла Тукайнын Мәскәүдә чыгарылган катыргы тышлы шактый калын шигырьләр китабы! Беренче битен ачу белән Тукаебызның рәсемен күреп сөендем. Алушыбыз Тын Океан ярларына кадәр барып җиткән! Яшь диңгезчеләр укысын дип. аны монда алдырганнар. Бүген Барый абыема хат язганда бу хакта да әйтәм әле. Алай гына да түгел. Казанга. Татарстан газетасына да язып жибәрәм. Тукайнын Тын океан диңгезендәге атауда «яшәве» турында басмый калмаслар. 1905 елгы рус-япон сугышы алдыннан төзелгән казармада без өч йөзләп яшь егет яши башладык. Урнашуыбызга ике-өч көн үтмәде, безкозырь- каларыбызны бизәргә, алтын хәрефләр белән «Тын океан флоты» дип язылган, якорь сурәте төшерелгән тасмалар өләштеләр. Алар безне гайрәтләндереп, канатландырып җибәрде. Сокланып туя алмыйбыз. Рота командиры, утыз яшьләр тирәсендәге майор Бондаренко иде, мине үз янына чакырып алды: —Яшь диңгезче Бадыйкшанов! Синең шәхси тормыш юлын белән таныштым. Журналист икәнсең, флотка редакциядән алганнар. Безнең корпуста стена газетасы чыгарырга кирәк булыр. Шул көннән башлап ай саен гәҗит чыгара башладык. Редакция әгъзалары һәр көнне икешәр сәгать диңгез буендагы зур мәйданда марш йөрүләрдән котылды. Шагыйрь дусларым Шәрәф Мөдәррис, Габдулла Галиев, Әнәс Камал, авылдашым Үзбәк Саттаров, химия-технология рабфагында бергә укыган дустым Рашат Бакиров, бер йортта торучы эшче дустым Габбастан хатлар килә. Барысы да мине диңгезче булуым белән тәбрикләп язалар. Янадан берничә көн үтмәде, Уралдагы Копейск шәһәрендә яшәүче шагыйрь һәм прозаик Габдрахман Теләш йөрәгемне әрнетерлек хәбәр ирештерде. Ул хат «Халык дошманнары» Кәрим Тинчурин, Гомәр Толымбай, Мөхәммәтшин, минем якташым—Ләбиб Гыйльминең хөкем ителеп атылулары турында иде. Йөрәгем әрнеде. Ышанмадым. Теләшнең язганнары дөресме-юкмы икәнлеген белешеп, хат юлларга ашыктым. Әлеге хатны алганнан соң, икенче көнне, Сарман районы Иске Минзәләбаш авььтыннан—үзем укытып киткән урта мәктәптән, Роза Яхина дигән кыздан да хат килеп төште. Ул минем язганыма карата җылы хис белдереп, хезмәтен беткәнче элемтәбезне өзмәбез дигән. Әле моңарчы мин унтугыз яшькә җитеп, бер генә кыз заты белән язышканым, мәхәббәт дигән ләззәтне кичергәнем юк иде. Күрәсең, егетләрнең дә кызларга омтылу вакытлары җитә икән. Мин ана каршы җавабымда, нәкъ җырдагыча итеп: «Таулар җимерелеп, шулар зо зо астында калсам да, барыбер бөтен газапларны үтеп, жәһәннәмнән чыгармын, сине эзләп табармын», дигән юлларны яздым Хәрби мәктәптә укулар тәмамлангач безне Рус атавында озак тотмадылар Я надан баржага төяп, флот экипажына урнаштырып, дингез буеннан башта Хабаровск шәһәренә, аннары Амур елгасынын түбән агымы буена урнашкан Комсомолск шәһәренә китерделәр. Монда да флот экипажы бар икән Без шуннан елга буендагы кирханәгә (токка) эшкә йөри башладык. Монда ике зур крейсер төзеп яткан эшчеләргә булышабыз. Көтмәстән фашистлар Германиясе Советлар Союзына бәреп керде. Крейсерларны төзеп бетерергә ашыктыралар Сменаларга бүленеп, көн-төн эшлибез. Көнбатышта бик каты сугышлар бара. Бер ай чамасы үтмәде, фашистлар Ленинградны камап алды, Мәскәүгә килеп җитте. Бөтен жирлә каты бәрелешләр бара. Баш командующий Сталиннын катгый боерыгы шул «Бер адым да чигенмәскә!». Ерак Көнчыгыштан. Себердән яна дивизияләр Көнбатышка җибәрелде. Тын океан диңгезчеләре, шул исәптән десант гаскәрләре лә фронтка озатылды Абыем Барый да агрономлыгын ташлап, үз теләге белән фронтка киткән Аның мина: «Энем, андый-мондый һәлак була калсам, балаларымны ташлама, кеше итәргә тырыш аларны».—дигән хаты килде Күп тә үтмәде, абыемнын җәмәгате Мөнирә ападан авыр хәбәр алдым: аерым чаңгы батальоны командиры Барый абыем Сталинград фронтында һәлак булган Безнең крейсер төзелеп бетте. 1943 елнын язьпша кирханәдән крейсерны Амур га чыгарлык. Ул инде бөтенләй коралланып беткән иде Урга җиренә өчәр көпшәле өч туп. ике ягында берәр гидросамолеты бар Чат Амурдан түбәнгә—Япон дингезенә таба йөзәбез Безнең арттан икенче крейсер ияреп килә Без тулысынча сугышчан хәзерлектә. Берничә кон эчендә Япон диңгезендәге Татар бугазына да килеп җиттек Сахалин ярлары буйлап башта Охотск дингезенә чыктык, аннары юлыбызны Япон дингезенә таба дәвам иттек Бу көннәрдә көчле штормнар булмады Японнар эндәшми Сталинградта Гитлер армиясе тар-мар ителде Мәскәү. Ленинград фронтларында да безнекеләр өстенлек алды Дошман чигенә башлады Икс крейсер да. хәвеф-хәтәрсез генә Япон диңгезенең Атгын Мөгез култыгына кайтып, якорь салды Крейсерны ягулык, су. азык-төлек белән тәэмин итә башладык Зур походка әзерләнәбе». Күрәсең, эскадрабыз кая да булса маневрларга чыгарга җыена Таң алдыннан крейсер Аттын Мөгез ку лтыгыннан ачык дингезгә юл алды Безне сугыш кораблары озата чыкты Оскольт атавы да артта калды Эскадра Төньякка юнәлде һавада безне самолетлар каравыллый Атар вакьм вакыт югалып торалар да яңадан эскадра өстендә пәйда булалар Өч көн вакыт үтмәгәндер, Сахалин. Камчатка да артта калды Беринг бугазына якынлашканда сугышчан тревога бирелде, шартлаулар янгыраи алды Тынычлык урнашкач, эскадра никтер кирегә борылды Бу бәрелештә безнен Л О К М А Н Б А Д Ы Й К Ш А Н ике корабыбыз батырылган Көтеп кенә торганнар икән—японнармы, немецлармы һөжүм иткән. Су асты көймәләре белән торпеда җибәреп, эскадрабызны һәлак итәргә ниятләгәннәр. Безне озатып барган Себер диңгезчеләре командующие бәрелеш бетү белән үк телеграф аша Мәскәүгә хәбәр иткән. Аннан кичекмәстән эскадраны кирегә—Япон диңгезенә кайтарырга боерык алынган. Димәк, Мурманскига Боз диңгезе аша бару туктатылган. Янадан Алтын Мөгез култыгына кайтып, хәрби портка якорь салдык... Ниһаять, 1945 елнын маенда, Германия Совет гаскәрләре алдында баш иеп капитуляция ясагач сугыш бетте дип бик сөенгән идек тә... иртәрәк икән әле... Август ае килеп җитте. Ерак Көнчыгышта тынычлык әле. Ләкин Япония Тын океанда Америкага каршы һөҗүмнәрен дәвам итә. Инде японнар Индонезия һәм Англия, Голландия биләмәләрен үз кулына төшереп. Австралиягә барып җитте. Көтмәгәндә Хиросима, Нагасаки шәһәрләренә әле моңарчы һич тә күрелмәгән яна төр корал—атом бомбасы ташладылар, һәлакәт коточкыч зур иде. Хиросима шәһәрендә генә дә бер бомбадан җиде йөз менгә якын кеше һәлак булды. Диңгез култыгында якорьда торган кораблар ярга сикереп янды. Советлар иле, Америка, Англия белән союзда торганлыктан, Манчжуриягә бәреп керде. Бер миллионлы Квантон армиясе чигенергә мәҗбүр булды. Тын океан флоты Кореяга десант төшерде. Атна-ун көн үтмәде, флот десанты японнарның Гинзан, Юки, Расин кебек ныгытылган портларын алды. Безнен крейсер башка сугыш кораблары озатуы астында Кореяның баш шәһәре Сеул портына барып җитте. Десант төшердек, Квантон армиясенен чигенеп килгән калдыклары моннан Япониягә качмакчы булганнар. Ләкин без аларга киртә куйдык. Шундый зур һәлакәттән сон Япон императоры сугышны туктатырга, кичекмәстән капитуляция кабул итәргә ризалашкан. Безнен Сеул порты култыгында торган крейсерга армиябезнең җитәкчеләре әсир төшкән японнарның өч генералын, ике адмиралын тапшырдылар. Аларны аерым каютага урнаштырдык. Минем чын самурайларга исем китте—бик матур киенгәннәр, погоннары ялт-йолт итеп тора. Кылычлары үзләрендә, аларны бары тик утлы коралдан гына мәхрүм иткәннәр... Эскадрабыз янадан Владивосток ягына юл алды. Корея икегә бүленеп, үзара сугыша башлады. Көньякта Америка булышса, төньякта без булышабыз. Бәрелешләр һаман дәвам итә. Шунлыктан демобилизация тукталып тора. Минем туган ягыма кайтасым килә, тәмам җирсендем. Чөнки сигез ел бит инде мин һаман сугышчан корабта... 1947 елнын март ае иде. Кичке аштан сон кораб клубында кино карыйбыз. Америка боевигы. Тын океанда Америка солдатларының японнар белән сугышуы тасвирланган. Ни арада кинога төшереп тә өлгергәннәр... Кубрикка алып төшә торган траптан яртылаш күренеп, кораб дежурные сыбызгысын кычкыртып алды. Барыбыз да ана борылып карадык. —Өлкән матрос Бадыйкшанов, сезне офицер Кошкарев кабинетына чакыралар. Тиз булыгыз! Мин өс-киемнәремне ашык-пошык кидем дә чакырылган каютага юнәлдем. Барып җитсәм—анда мине өч офицер көтеп тора. Икесе армия киемендә, өченчесе дингез офицеры. Анысын беләм— ул безнен корабнын оперуполномоченные. Мин ана укырга дип «Лже-нерон* китабын биргән идем шуны тапшырырга чакыргандыр дип уйладым. Мин белмәгән офицерларнын берсе куен кесәсеннән озынча кәгазь чыгарып, мина сузды: —Мәгез, кул куегыз. Сез кулга алынасыз' —Ни өчен? —Баргач белерсез. Каюта бик кечкенә, бер генә кешегә исәпләнгән. Шунлыктан бөркү булып китте. Кораб оперы дингез култыгына караган. Ул иллюминаторны ачмакчы булды. Ләкин тегеләр аны шундук туктаттылар, коридорга караган иллюминаторны гына ачарга рөхсәт иттеләр. Офицерларнын берсе: —Бадыйкшановнын әйберләрен китерсеннәр.—диде. Кораб оперы шундук телефон трубкасын алды. Күп тә үтмәде, старшина белән бер матрос дингез чемоданымны каютага китереп тә куйдылар. Старшина белән килгән матрос—Моталлап Хөсәенов иде. Әлегә алар яныбызда басып тора. Дингезче чемоданын ачып җибәрүгә минем өстә яткан зиннәтле бил каешым күренде Хөсәенов: —Локман, каешыңны мина бир. сина ул кирәк булмас,—диде —Алмыйрак тор әле,—дидем мин Чемоданымнан бар мөлкәтемне берәм-берәм өстәлгә куя башладылар. Аларнын барысы да—минем кулъязмаларым, көндәлекләрем. Офицерларнын берсе: —Сезнен башка кирәгегез юк. Барыгыз, каютага кайтыгыз.—диде. Старшинам белән Хөсәенов чыгып киттеләр. Офицер язмаларымны актара Шунда бер язуга тап булды. Анда «Хризантсма чәчәгеннән дә гүзәл чәчәк юк, япон солдатыннан да батыр солдат булмас*,—дип язылган иде. Ул шуна бармагын төртеп: —Коллега, карале, егет японнарны бик ярага икән,—диде Мин бу язманы рус язучысы Степановның «-Порт-Артур» дигән китабыннан күчереп язган идем. Алар һаман актарына. Шул вакыт коридорга ачылган иллюминаторга күзем төште. Ни күрим—кораб повары (когы) кулы белән ымлый, кулына урталай кисеп, калын май ягылган икмәк тоткан. Мин бу ризыкны үрелеп алдым Егет коридор буенча чабып китеп тә барды. Бу хатне күргән офицер, ашыгып коридорга чыгып китте Тик бик тиз әйләнеп тә керде егетне тота алмаган — Нинди матрос иде ул? —Белмим! Мин кичке ашны ашамадым әле.—дидем Офицер кулымнан икмәкне тартып ала башлады Карышам, бирмим Тикшерүчеләр, эшләреннән туктап, мине стенага китереп терәделәр Икмәкне тартып алып, сындырып карадылар, аннары гына кире бирделәр —Партбилетын бармы0 —Бар —Чыгарып сал! -Аны сез бирмәдегез—алырга хакыгыз юк! Бераз тарткалашканнан сон алар мине корабнын политбүлек башлыгы Почупайло Яков Гурьевич янына ияртеп алып киттеләр Тонгс сәгать унберләр тирәсе иде Начальникның каютасына килеп житхәч: —Әллә иртәгә калдырабызмы0—дип киңәшеп тордылар Зур начальникны уятырга кодрәтләре җитмәде ахрысы Кораб оперынын сүзен тыңламадылар. Офицерларның берсе кабинетның ишеген какты. Озакламады, анда Яков Гурьевичнын озын таза гәүдәсе күренде Ул —Ни булды?—дип сорады. —Кергәч әйтербез,— диде офицерларның берсе. Каютага кердек. Кораб оперы эшнен нәрсәдә икәнлеген ачып салды. Яков Гурьевич башта тиз генә ачык нәтижәгә килә алмый торды. Аннары: —Бадыйкшанов, ачыклангач, билетыңны кире бирермен,—диде. Мин тельняшкамнын күкрәк кесәсеннән партбилетымны чыгарып бирдем. Без янадан опер каютасына киттек. Килүчеләр язмаларымны, көндәлекләрем белән бергә каяндыр шнур табып бәйләделәр дә үзләре белән мине дә алып чыгып киттеләр. Палубадан барабыз, берсе алдан—мин уртада. Оперыбыз гына үз каютасында калды. Бу минем корабльдән сонгы тапкыр атлап чыгуым будды. Крейсерның коерык өлешендәге баскычтан ярга чыктык. Каршыбызда безне кара «Волга» машинасы көтеп тора икән. Владивостокның урамыннан барабыз. Порт ягына күзем төште, анда дистәләгән сугыш кораблары электр лампалары белән яктыртылган. Озак бармадык, ниндидер өч катлы йорт янына килеп туктадык. Бар тәрәзәләре дә якты. Төнге уникеләр булуына карамастан, монда һаман эшли. Бу—КГБ йорты икән. Машинадан чыккач, зур имән ишекне ачып кердек. Мәрмәр баскычлардан бер катка аска төштек. Озын коридор буенча атлагач кара ишек янына килеп туктадык. Аның урта бер жирендә кечкенә тәрәзәсе бар иде. Без килүгә ул шундук ачылды да ябылды. Аннары, кара ишек тулысы белән канатларын жәйде. Аннан яшел төстәге армия киеменә киенгән офицер чыкты. Ул безне күрүгә бер генә сорау бирде: —Китердегезме? Аннары ул минем каршыма килеп басып, погоннарымны умырып ташлады: —Сиңа, моряк, болар бүтән кирәк булмас инде! Мине монда китерүчеләр үзара сөйләшеп алдылар да китеп бардылар. Мин әлләни зур булмаган эңгер-меңгер бүлмәдә калдым. Тәрәзә сыман уелып ясалган җирдән коридордагы яктылык төшеп тора. Аптырап киттем. Урындык та, өстәл дә, ятак-фәлән дә юк. Ишектән башка өч тарафта өч стена гына. Бүлмәнең озынлыгы биш метр чамасы, киңлеге өчтән дә артмас. Бүгенгә торак урыным шушыдыр инде дип шинелемне таш идәнгә җәеп яттым. Нәрсә бу, нинди капкынга эләктерделәр мине? Һич кенә дә башыма китерә алмыйм. Газаплы уй диңгезендә йөзәм. ...Сигез елга якын Ватанга тугры хезмәт иттем. Бәрелешләрдә катнаштым. Япон самураеның кылычын сындырдым, башка крейсердагы диңгезчеләр кебек, зур җиңүдә минем дә өлешем юк мыни?.. Шулай хыялланып күпме ятканмындыр—белмим. Йоклап китәм дигәндә генә шылтырап тимер ишек ачылуга сискәнеп куям. Анда озын буйлы офицерның калын тавышы: —Әйдәгез, тикшерүчегә! Якты зур бүлмәгә уздым. Ул ике тәрәзәле, ун як стена буенда өстәл тора. Чәче чалара башлаган, ак йөзле, ябык өлкән лейтенант мина үзенең каршысындагы урындыкка утырырга ымлады. — Йә, диңгезче егет, танышыйк: мин. өлкән тикшерүче Шумихин булам. Эшегезне алып барырга миңа боердылар. Башлыйк. Хәзер үзегезнең җинаятьләрегезне сөйләгез. Җинаятьчеләр турында ишеткәнем бар: сатлык җаннар, кеше үтерүчеләр, дәүләт акчасын яки әйберләрен үзләштерүчеләр, көчләүчеләр, тагын шунын ише кемсәләр беткәнмени?! Ә мин ни кылдым? Чәчкән идем дә, урган идемнән кала ни майтардым? Уку да укыту, каләм тибрәтү дә Ватанга кушылганча хезмәт итүдән гайре ни кылдым? Йа Аллам, аңламыйм! Корабта хезмәт итеп сугышлардан исән-имин калып, хөкүмәткә каршы нинди җинаять кылдым икән мин? Һич кенә дә башыма китерә алмыйм! Тикшерүче кулына каләм алды да язарга әзерләнде —Йә. башлыйбыз. —Иптәш өлкән лейтенант, сигез елга якын крейсерда хезмәт итеп, үземнең нинди жинаять эшләгәнемне башыма китерә алмыйм. —Мина иптәш димәгез! Сезнен иптәшләрегез көнбатышта—Брянск урманнарында! — Гафу итегез, минем Көнбатышта булганым юк. Сез әйткән Брянск урманнарында партизанлыкта да йөрмәдем Тикшерүче Шумихин мина җентекләп карый Күрәм. анын күзләреннән усаллык бөркелеп тора, ут булып яна. Бит янакларында кып-кызыл буй-буй юллар пәйда булды. —Кабатлап әйтәм. башлагыз! — Башларга... җинаятьләремне башыма китерә алмыйм бит. Бәлки исемә төшерерсез'' Бу җавабым аны чыгырыннан чыгарды. Ул торып басты да: —Вон!!!—дип кычкырды. Анын баш очында стенага зур сәгать эленгән, шуна күзем төште. Төнге дүрт—иртәнге дүрт икән. Ишеккә таба атладым, ул шундук ачылды Коридорда мине монда озата килгән ике солдат белән офицер көтеп тора. Алар мине ничек китергән булсалар шулай игеп алып та киттеләр. Яңадан кара ишек ачылды. Мине тагын бикләп куйдылар. Ялгыз калдым Могҗиза' Вакыйгасыз могҗиза' Тикшерүчеләрнең таләбе бер генә: «Җинаятеңне, безгә сөйләп бир», имеш! Нинди җинаять турында сүз бара сон?! Зиһенем тәмам таралган Төне буе йоклый алмый яттым. Фәкать тан алдыннан гына тәмам йончыган күзем йомылды. Күпме йоклаганмындыр, белмим, дежурныйнын «Торыгыз! Иртәнге чәйгә!-» дигәненә уянып киттем Ачык ишек янында бер солдат кулына кружка, икмәк тотып басып тора. Сикереп тордым да кигергән ризыкларны аллым Кулымдагы кружка белән икмәкне идәнгә куеп янадан шинелемә барып капландым. Шундук йокыга талганмын. Бүген чакырып борчымадылар Ял көне булган икән. Икенче көнне дә тимәделәр Борчуларым уйларымны төйнәргә ирек бирми Алай да ике кон тоташтан диярлек йокының кирәген бирдем Мина нигә дип борчылырга'* Мин үземне гаепле санамыйм. Бу уйдырма—аңлашылмаучылык. Мине оч айга якын шулай борчыдылар Тикшерүче үзе дә аптырагандыр инде: — Без синдәй байтак «кошчык»ларны сайрарга, җинаятьләрен ганырга мәҗбүр итәргә өйрәнгән.—диде — Бәлки аларнын тегеләре булгандыр Минем гаебем юк Май аеның сонгы көннәре Иргә белән мине шул ук коридордагы башка ишеккә алып килделәр. Бу зур бүлмәнен. өч тәрәзәсе бар. түрдә кызыл постау ябылган зур өстәл. Генерал-майор погоннарын ялтыратып зур башлы, чәчләре артка таралган, Джугашвгелиныкына охшаган мыеклы бер хәрби утыра Килеп басуыма ул: Матросик. утырыгыз'—диде Аннары —Сез инде бездә өченче ай Тикшерүчебезнең тенкәсенә тиеп беткәнсез. Ул сездән җинаятегезне сөйләтә алмаган. Л О К М А Н Б А Д Ы Й К Ш А Н —Минем җинаятем булмады. Бер кайчан да!—дип җавап бирдем мин. кырт кисеп. Генерал белән әнгәмәбез шулай кыска булды. Анын сонгы сүзе: —Матросик. җинаятегезне сөйләп бирсәгез, сезне яхшы лагерьга җибәрергә боерырмын. Барыгыз. Ишек артында көтеп торган офицер, ике солдат белән мине шундук теге өлкән лейтенант Шумихин кабинеты янына китерделәр. —Генералга дөресен сөйләргә вәгъдә биргәнсез. Утырыгыз, башлыйбыз.— диде ул, нәрсәгәдер ышанган төсле. —Минем җинаять эшләгәнем юк. Беркетмәгезгә шулай дип язсагыз, кул куям—дидем. Тикшерүче әле монарчы бер дә әйтмәгән сүзләр белән җикеренде —Акырмагыз мина, өлкән лейтенант , —дип җавап бирдем тыныч кына. Мине янадан камерага озаттылар. Өч көннән сон хәрби трибунал суды алдына китереп бастырдылар. Соңгы сүземне әйттерделәр. —Сугышта һәлак булган ике абыемнын ятимнәрен үстерергә ярдәм итәргә мөмкинлек бирегез,—дидем. Суд кинәшмәгә чыгып китте. Озакламый мина хөкем укылды: Матрослар алдында Советка каршы сүзләр сөйләп йөргәне өчен, җинаять кодексының 58-п 10 матдәсе нигезендә биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә... һәм өч елга сайлауларда катнашу хокукыннан мәхрүм итәргә». Мине камерамнан төрмәгә, озак тотмыйча, лагерьга озаттылар. Лагерь Владивостоктан әллә ни ерак түгел—дингез буенда иде. Бригадаларга бүленгән тоткыннарны дингез буендагы карьерга көн дә эшкә алып баралар. Кеше башына өч кубометр таш төяргә. Коралларыбыз кәйлә белән лом. Ташны күпме чыгарып өюебезгә карап кичен икмәк бирәләр. Ашаткан ризыклары—«затлы» баланда. Анда күзгә кырып салырлык кына дигәндәй солы бөртекләре йөзә. Шулпасы, болай икмәк белән ашарлык. Ашыйсын инде, кая бармак кирәк. Мин беренче көннәрдә икмәкне күбрәк алыр өчен тырышып-тырмашып эшләдем Хәтта тугызар йөз грамм икмәк алган көннәрем дә булды. Тора-бара үземне болай җәфаламаска дигән катгый нәтиҗәгә килеп, норманы өч кубометрдан арттырмаска тырыштым. Монысы— лагерьның кырыс сабагы. Ә күрәселәрем алда иде әле, алда...

2004 ел