Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Татар энциклопедиясе" битләреннән

БИКТИМЕРЕВА (Бнктимерия) Гали мәтелбәнат (1876. Казан өязе Кышлау а , 30 II 1906. Рязань губ.. Касыйм өязе Яубаш а ), язучы, мөгаллимә, җәмәгать эшлеклесе Мулла нәселеннән Түбән Үри авылында (хәзер Арча р-ны) атасы Лотфулла ахун тарафыннан ачылган кыз балалар мәктәбендә белем ала. 16 яшеннән шул мәктәптә мөгаллимә була. 1895 елда кияүгә чыгып, иренең Касыйм өязендәге туган авылы Яубашка күчеп китә. Шул ук елда Яубашта кызлар мәктәбе ача Иҗат эшенә дә яшьтән керешә. Хатын-кызның гаиләдәге урыны, ятим балалар тәрбияләү алымнары, кыз балаларда укуга омтылыш уяту мәсьәләләренә багышланган «Тәргынбел-бәнат» («Кыл балаларны кызыксындыру». 1892), « Хөсне-л-васыйа* («Гүзәл тәрбияче», 1895),«Мөгашәрәтәдәбе» («Аралашу әдәбе», С Петербург, 1895) китаплары авторы Б. әсәрләрендә чәчмә форма шигырьләр б-н аралашып бара 1905-07 еллар революциясеннән соң көндәлек матбугатта актив языша, хатын-кызларны белемгә, актив җәмәгать эшләренә өндәгән публицистик мәкаләләрен бастыра. Әд : Галимәтелбәнат Бнктимерия (1876-1906) Өмет йолдызлары К., 1988; Бурнашева 3 Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан. К., 1971; Татар әдәбияты тарихы К , 1985 2 том; Галимәтелбәнат Биктимерова Азат хатын 1988 N7. М. В. Гайнетдинга БИКЧӘНТӘЕВА Әминә Әхмәт кызы (26 1.1913, Казан 18.4 1986, шунда ук), язучы Казан псд. ин-тын тәмамлый (1938). 1941-51 елларда авыл мәктәпләрендә укытучы. «Яшь ленинчы» г-та- сында әдәби хезмәткәр. ТАССР МС каршындагы Радиолаштыру комитетында балалар өчен тапшырулар редакциясе мөхәррире. 1952-55 тә Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә мөхәррир Әсәрләре 1938 елда басыла башлый 1958 дән профессиональ рәвештә әдәби иҗат эше б-н шөгыльләнә. Балалар өчен язылган беренче шигырь җыентыгы «Бүләк» 1940 елда дөнья күрә. Аның балаларга багышланган «Бакча гөлләре» (1949), «Бүген һәм иртәгә» (1954), «Дачада* (1954). «Беренче чәчәкләр» (1960), «Яз бүләкләре* (1962) исемле шигырь китаплары зур популярлык казана. «Ана йөрәге* (1959), «Мин аңлармын сине» (1966) повестьларында гаиләдә һәм мәктәптә яшүсмерләрне тәрбияләү проблемасы үзәккә алына. Б әсәрләренең төп темасы туган җир табигатенең матурлыгы, кешедә намус, вөҗдан тәрбиясе, балалар 6-н әти-өниләр мөнәсәбәте. Б ның шигырьләре, хикәяләре һәм повестьлары әниләрнең балаларга карата мөнәсәбәтенә хас булган җылылык, самимилек, ихласлык б-н сугарылган. ТАССР- ның Мактау граматосы б-н бүләкләнә (1983) Әсәр Сайланма әсәрләр. К., 1963; Без өмет йолдызлары. К., 1973; Минем танышларым К., 1983. Әд. Шәрәфи Г Күңелдәге эзләр // Азат хатын 1982 N12; Тәрҗеманов Җ. Чәчкә кебек матур һәм хуш исле // Ялкын 1983 N1, Кукушкин Р. Ә Бикчәнтәе- ва турында Канатлы дөнья К., 1984 Г. М. Габделхакоаа. БИКЧУРИН Мирсалих Мирсәлим улы (1820, Оренбург ш 7 3.1903, шунда ук), шәркыятьче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, хакыйкый статский советннк. Морзалар нәселеннән. 1838 елда Оренбургтагы Неплюев хәрби уч-щесен тәмамлагач, Оренбург чик буе комиссиясе канцеляриясендә тәрҗемәче (драгоман) булып эшли 1841-78 елларда Неплюев кадетлар корпусында гарәп, фарсы, татар телләрен укыта, бер үк вакытта (1850-69) Оренбург чик буе комиссиясе каршында казакъ балалары өчен ачылган мәктәптә татар һәм казакъ теле дәресләре алып бара. 1870 елларда Оренбург ген губернаторы канцеляриясендә тәрҗемәче һәм хәрби гимназиядә укытучы булып эшли. Рус гаскәрләренең 1865, 1866, 1871-73 елларда Урта Азиягә ясаган яуларында тәрҗемәче сыйфатында катнаша. «Начальное руковод- сгво к изучению арабского, персидского и татарского языков с кратким объяснеииДәаамы Журналыбызның 2005 ел, 4 саныннан басылып килә ем существующих в Оренбургском крае наречий башкир и киргизов и приложением к нему русско-персидско-татарских слов, разговоров и прописей» (К , 1859) исемле уку әсбабы авторы Анда, чагыштырма лексик-грамматик материалдан тыш. Шәрекъ халыклары фольклоры һәм язма әдәбиятыннан аерым үрнәкләр дә урнаштырылган Рус география җәмгыятенең Оренбург бүлеге хакыйкый әгъзасы; 1890 еллардан Оренбург Гыйльми архив комиссиясе рәисе 2 нче дәрәҗә Изге Анна. 2 иче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав. 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир орденнары кавалеры Әсәр Начальное руководство К.. 1859; Туркестаиская область. Заметки стат- ского советника М.С.Бекчурина. К . 1872. Әд.: Миннегулов X . Садретдинов Ш. XIX йоз татар хрестоматияләре К . 1982; Миннегулов X Татарская литература и восточная классика. К.. 1993; Биобиблиографический словарь отечественных тюр- кологов. Дооктябрьский период. М.. 1989 X. И. Миңнегулов. БИКЧУРИН Шамил Мотыйгулла улы (3 1 1928, Әлмәт р-ны Миңлебай а 17 1 1991. Лениногорск ш ). язучы, РСФСРнын атказ. мәдәният хезмәткәре (1988) М.Горький исем. Әдәбият ин-ты каршындагы Югары әдәби курсны тәмамлый (1967. Мәскәү) 1952-58 елларда «Альметьевнефтестрой* трестында ташчы. 1958-62 дә «Ильич васыятьләре» (Лениногорск ш.) шәһәр г-тасында сәнәгать бүлеге моди- ре булып эшли. Беренче язмалары 1957 елда «Совет әдәбияты* ж-лында басыла «Ташлы тауда* (1959) һәм «Истәлекле таш* (1961) җыентыкларына кертелгән хикәя һәм очерклары татар авылы тормышындагы үзгәрешләр, нефтьчеләр, тозүчеләр. энергетикларның хезмәт казанышлары турында «Тальян моңы* (1961 елда куела) муз комедиясе һәм «Бергә, гомергә» (1963; 1964 елда куела) драмасы тамашачыларда кызыксыну уята. Кин җәмәгатьчелеккә Б. 1972 елда «Казан утлары» ж-лында (№5-7) басылган «Каты токым* романы 6-н таныла. Нефтьчеләр тормышына һәм аларның мактаулы хез мәтенэ багышланган бу роман 1974 елда аерым китап булып татар телендә. «Твёр- дая порода» исеме 6-н рус телендә басылып чыга. 1976 да ВЦСПС президиумы һәм СССР Язучылар берлегенең махсус бүләгенә лаек була. Роман словак, украин телләренә тәрҗемә ителә 1981 елда «Казан утлары» ж лында Б.ның ш у нефть челәр тормышыннан алып язылган икенче күләмле әсәре-«Тирән катлам* (рус теленә тәрҗемәсе «Глубокий пласт*. 1983) романы басыла «Почет билгесе* ордены 6-н бүләкләнә. Әд Миннуллнн Ф Проэанын гражданлык йөзе Якты юллар К . 1975; Галимуллин Ф Тирән катламнарны ачканда Казан утлары. 1980 №4. Бикмухаметов Р Днн и ночи буровой Литературное обозрение 1974 №9: Воронов В Привычная естественность Литературная газета. 1975. 3 дек Мустафнн Р Человек и коллектив Дружба на- родов. 1975 №7 Ф.М.Мусин. БЛИНОВА Эльмира Гафур кызы (9.8-1955. Казан), язучы Рус телендә яза Казан пед ин-тын тәмамлый (1979) 1980 елларда яза башлый «Сабантуй* (1984). «Шәһәр агачлары» («Городские деревья*. 1985) шигырь. «Зинһар өчен, игелекле булыгыз!* («Будьте добры. пожалуйста'* 1989) проза җыентыклары авторы Б әсәрләре стиленә гаднлек һәм нәфислек лирик тәэсирлелек хас. Балалар өчен язылган шигырьләрендә йомшак юмор, баланын эчке дөньясына карата ихтирам үзен нык сиздерә 1991дән Израильдә яши БҮКӘЛИ (Пүкали) Фәхреддин Арс лан угылы (1801. Казан губ . Мамадыш өязе. Пүкәл а 1881. шунда ук), шагыйрь Казан өязендәге Кенәр. Хәтнә авыллары мәдрәсәләрендә белем ала Хәтнә авылы ның имам-хатибы һәм мөдәррисе Күренекле замандашларына (Ш Мәрҗани. Г.Түнтәри, Г.Курсави һ 6 ). ш.у улыТажет- дингә багышланган мәдхия һәм мәрсияләр авторы Гали Чокрыйның «Фәүзсн-иәжат* («Котылу юлы*) әсәрен мактап язган шигыре дә бар 1874 елда бер төркем иске фи керле муллалар. 111 Мәржанннен «Назура- тел-хак. * хезмәтен тәнкыйтьләп. «Мозаһ арәтел-кәлнмә әл-жәрүдә әл-лати хыййа фил ән-Назурат* («Назуратта әйтелгән сүзләргә караш .*. 1874) исемле китап бастыралар. Б . Мәржднн фикерләрен яклап үзенә тарафлар берничә кеше 6-н берлектә, әлеге китап авторларына каршы шигъри җавабын иҗат итә. Бу шигъри җавапларны Ш Мәржднн үзенең «Мөгтәфадел-әхбар фи әхпали Казан вә Булгар* хезмәтенең 1 иче томы кушымтасына урнаштырган Б нең кулъязма шигырьләр җыентыгы Казан унты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана Әд Мәрҗани мәҗмугасы К . 1915 Фәтхи А Кулъязмалар тасвирламасы XII чыгарылыш К., 1968; Татар әдәбияты тарихы. К., 1985. 2 том; Мәржани Ш Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар К , 1989 М. В. Гайнетдинев. БОБОРЫКИН Пётр Дмитриевич (15 8.1836. Түбән Новгород ш - 12.8.1921, Италия, Лугано ш.), язучы, драматург, әдәби тәнкыйтьче. «Малкуарлар* («Дельцы*, 1872-73). «Кытай шәһәрчеге» («Китай-город*, 1882), «Василий Тёркин* (1892) романнары, повестьләр, пьесалар, мемуарлар, мәкаләләр авторы 1853 елда гимназияне тәмамлый һәм Казан ун-тына укырга керә А.М.Бутлеров, М Я.Киттары лекцияләрең тынлый, мавыгып химияне өйрәнә. 1855 тә Дерпт ун-тынын химия бүлегенә күчә Беренче әдәби тәҗрибәләре гимназиядә укыган елларга карын Казанда яшәгән чоры «Хәерле юлга!» («В путь-дорогу!» 1862-64) автобиографик романында һәм «Ярты гасыр эчендә» («За полвека», 1906- 13 «Русская мысль» ж-лында, соңыннан китап булып 1929 да басыла) истәлекләрендә урын ала. Б. әсәрләренә детальләрнең, шартларның, көнкүрешнең төгәл бирелеше хас Аларда Казан ун-ты укытучыларына (Д.И.Мейер, Н.А.Иванов, А.М Бутлеров, Е Ф.Аристов), студент тормышына, пьесалар уйналуга, балларга һәм дворяннар жыены утырышларын күрсәтүгә зур урын бирелә Әсәр Избранныесочинения. М., 1982. Воспоминания 2 томда. М , 1965 Әд : Красовский В. Проблемы натурализма в русской литературе и творче- ство Г1 Д.Боборыкина // Из истории русского релизма коица XIX —начала XX века. М . 1986. Л.Е. Бушканец. БОЛГАРИ СӘҮБӘН (Сәүбән нбне Ногман әл-Болгари әл-Җияши) (19 йөз урталары), шагыйрь. Тормышы һәм ижаты аз өйрәнелгән. Шигырьләр һәм үгет- нәсыйхәт характерындагы риваятьләр тупланган «Мәншаэ әр-риҗа» («Өмет итү чыганагы», 1866) исемле дини-дидактик кулъязма китап авторы. Кулъязма Казан ун-ты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана. Әд : Фәтхи А. Кулъязмалар тасвирламасы. XII чыгарылыш К., 1968 М. М. Әхмәтҗанов Бурнашева 3., к. Гыйффәт туташ. БОХАРАЕВ Равил Рәис улы <18 10 1951. Казан), язучы. Казан уи-тын тәмамлый (1974) Беренче шигырьләре 1970 елларда рус телендә языла. «Приме- ты века* («Гасыр билгеләре», 1974), «Я6- локо, привязанное к ветке» («Ботагына бәйләнгән алма», 1977), «Знак Августа» («Август билгесе», 1981), «Время цветов» («Чәчәкләр чоры*, 1985), «Вокруг Тукая» («Тукай даирәсендә», 1989), «Трезвые пиры» («Аек табыннар», 1990) шигырь җыентыклары авторы Г Тукай һәм М.Җәлил шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткәндәге уңышлары өчен М.Җәлил исем Татарстан комсомолы бүләгенә лаек була (1986). 1991 елдан Лондонда яши. Проза әсәрләре арасында аеруча әһәмияткә ия булган һәм авторның кеше гомеренең тирән мәгънәсен аңлауга омтылуын чагылдырган китабы - «Дорога Бог знает куда» («Алла үзе генә белгән юл», 1999) Канада. Англия, һинд- стан, Германия, Венгрия, Италия, Төркия матбугатында басылган татар, инглиз, венгр телләрендәге шигырьләр, татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган мәкаләләр, ТР Президенты М.Ш.Шәйми- ев турындагы китап авторы. Инглиз тикшеренүчесе-лингвисты Д.Мэттьюс б-и берлектә инглиз телендә «Татар поэзиясенең тарихи антологиясе»н әзерләп (кереш сүз, комментарийлар, юлга юл тәрҗемә авторы), Лондонда бастырып чыгарды (2000) 1992 дән Би-би-си, «Голос Америки» («Америка тавышы») һәм «Свобода* («Азатлык») радиостанцияләрендә Татарстанга, татар мәдәниятенә багышланган тапшырулар алып бара. Б иҗатына көчле образлылык, тарихи дөреслек, тирән фәлсәфилек, киеренке әхлакый һәм дини эзләнүләр хас. Әсәр : Президент Минтимер Шаймиев и модель Татарстана. Курзон-Блиц, Лондон-С.-Петербург, 2000; «0иез1», циа!егп!Оп (Соиг ёИГегеп!: \угеа1һз о( золпеЕз ш Еп#|1зһ, Нипңапап, Кизмап ап<1 Та1аг 1ап8иайе5). Ыагп 1п(сгпа1юпа1 РиЬНсаПопз Ис1., Зиггсу, Еп§1апс1, 1994; Ыат 1 п Кизз1а Тһе Роиг Беазопз, шопойгарһ.Сигхоп РиЬПзһегз ПсГ.Еопёоп, Еп)*1ап(1, 2000 Әд.: Шевелёва И. О книге Р.Бухарае- ва «Редкий дождь» Новый мир. 1982, N1; Соложенкина С. Разлуки — иет // Литературное обозрение 1986, N7. Р. Ә. М остафин. БУБЕННОВ Михаил Семёнович (21.11.1909, хәзерге Алтай крае, Икенче Поломошново а. - 3 10 1983. Мәскәү), язучы Әсәрләре 1927 елда басыла башлый 1931- 41 елларда ТАССР р-ннарында, «Красная Татария» г-тасында (1935 тән) эшли. 1939 елда Э Вәлиен б-н берлектә «1918 елда Казанны ак интервентлардан азат итү* («Освобождение Казани от белоинтервентов в 1918 году*) дигән китап, М Савосин 6-н берлектә Хәсән күле тирәсендә барган героик сугышлар турында хикәяләр («Ватан өчен*-«3а Родину* җыентыгына кергәннәр, 1939) яза «Язгы ташу* («В половодье*, 1940) җыентыгында урын алган хикәяләр һәм «Үлемсезлек* («Бессмертие», 1940) тарихи-рев. повесте - Кама буенда барган Гражданнар сугышы вакыйгаларына нигезләнеп язылган Б ка зур танылу Бөек Ватан сугышы турында язылган «Ак каен» («Белая берёза*, 1 нче кит ., 1947, СССР Дәүләт бүләге, 1948, 2 нче кит., 1952), чирәм җирләрне күтәрү турындагы «Бөркет даласы* («Орлиная степь*, 1959), яшь төзүчеләр, Себерне үзләштерү турындагы «Текәяр* («Стремнина», 1970) романнары китерә. Икс Кызыл Байрак ордены, медальләр 6-н бүләкләнә. Әсәр.: Собрание сочинений 4 томда, М , 1981-82. Әд.: Ачкасова Л.С Творчество М.С.Бубеннова: Автореф. дисс., К , 1953. Л.С.Ачкасова. БУЛАТОВА (Рафигуллина) Клара Гариф кызы (18 3.1936, Сарман р-ны Татар Карамалыгы а.), шагыйрә, ТАССРның атказ мәдәният хезмәткәре (1986) Казан ун-тын тәмамлаганнан соң (1969), авыл мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта Шигырьләре 1956 елдан «Ялкын*, «Азат хатын», «Казан утлары*, «Чаян* ж-лларында басыла Нефтьчеләргә, төзүчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә багышланган «Язлар алда* дип исем, беренче лирик шигырьләр җыентыгы 1967 елда дөнья күрә «һәрвакыт янымда* (1969), «Җәйләр җитсә* (1972), «Гел кояшка карап* (1981), «Печән осте* (1986), «Хәтер тәрәзәләре» (1989), «Миләш кагы* (1991) китапларындагы шигырьләрдә замана кешесенең уй-хисләре, тирән кичерешләре чагыла. Б поэзиясенең нигезендә тормыш һәм иҗади хезмәт шатлыгы, тугрылык, дуслык һәм мәхәббәт кебек якты хисләр ташкыны Балаларга атап язылган «Марс китабы» (1982), «Курка димәгез мине» (1994) китапларына кертелгән шигырьләре күңел җылысы, жинелчә юмор б-н аерылып тора. Әсәр.. Шушы яктан, ШУШЫ туфрактан без. К . 2000. Әрнү К..2003 Әд.: Маннур Ш Хәерле юл телим Казан утлары. 1971 №2; Вәлиев М Мәхәббәт яшәргә тиеш Казан утлары 1990 №3, Зәйнәшсва Г Шатлыгымда хәсрәт орлыгы бар. хәсрәтемдә - бәхет орлыгы Мәдәни җомга 1996 29 март Г М. Габделлакова. БУЛГАКОВ Александр Николаевич (25 8 1911, Кырым, Феодосия ш - 11 4 1978, Казан), язучы Мәскәү төзүчеинженерлар ин-тын тәмамлый (1937), Ерак Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төзелешләрендә эшли 1953 елдан Казанда яши. төзелеш оешмасында баш инженер була. 1957 елдан башлап беренче хикәя ләрен һәм очеркларын «Смена*, «Огонёк*, «Наш современннк* ж лларында басты ра. «Буран аша* («Сквозь пургу*. 1958) «Юл тауга күтәрелә* («Трасса подннма етея в горы*, 1959). «Яшибез* («Булем жить». 1965), «Төньяк җиле* («Северный ветер*. 1971) хикәя һәм повесть җыентык лары авторы. 2 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены б-н бүләкләнә. Әд Гиниятуллина А Писатели Советского Татарстана Биобиблиогр. Справ К . 1970; Белостоцкий Ю Якты эзле еллар Социалистик Татарстан 1971.25 авг . Даутов Р Н , Нуруллнна Н Б Совет Татарстаны язучылары Бнобнблиогра фик белешмә К , 1986 Дәвачы киләсе саннарда