Логотип Казан Утлары
Шигърият

СӨЮ КАДӘР СӨЮ- МИРАСЫБЫЗ...

Без җан өргән учак 1 Вегде огоиь я древний раиктита I абритла Мисграль Син—имәннәр, таулар нәселеннән. Күкрәгенә оя кор1ан давыл... Таҗларымны йомар мизгелемдә Иң назлы җил булып мина... кагыл! Без. Тынлыкның татлы тошен бүлеп. Утлы дулкын булып кабынырбыз. Пн борынгы изге бу Ялкыта Мәҗүси көч белән табынырбыз. Мин үләннәр, гөлләр нәселеннән. Табигатьнең тәүге Моң иленнән. ... Өстебезгә йолдыз-шәлен ябын. Фатихасын биреп... Тон иелгән... 2 Кушылып ак минем елгаларга. Минем таулар аша үрел Күккә! Гашыйкларның җаны риза бары Ике иңне бер итәрдәй йөккә... Йөрәгеңнең купкан тамырларын Сыендырыр туфрак булса җаным... Өермәдәй күмел ул туфракка. Күк суларын эчкән яшьнәр чагым. Мин берьюлы ике гомер чиген Бер офыкта төйнәр кояш гүя. ...Иреннәрең, кагылып учларыма: «Өннәремнән мине... уят!» дия. Лун.» ЯНСУАР (1‘ШП мч» .«**■*«* ........................................ .... ....................... . «Болан кылы> исемле китаплар авторы- Каламда яши 3 Тамырларым сулкылдап җир яра, Эзләреннән... сине эзләп бара. Дөнья—салкын. Җилләр шундый уйчан. Тын тауларны күксел болыт сара. Шифа бирер янгырларны көтәм, Төннең кара толымнарын сүтәм. Хыялларга сш хыянәт итсәң, Җирдә инде таңнар тумас бүтән. Кояш көлмәс, ай да йөзмәс башка. Әверелер гөлләр тораташка. ... Тамырларым сулкылдап җир яра... Бер хәбәр бир, офыкларга аш та! 4 Бер-беребезне барыбер калдык саклап Хыянәт һәм нәфрәт болытыннан. Син төннәрдә инде җуелмассың, Мин комнарга күмелеп онытылмам. Дорләрбез бер Өмет учагында. Мәңге уяу җилләр өнен тыңлап. ... Җаннар җанга орынып, кушылганда...— Ходай үзе бага Җиргә, сынап... 5 Учларыңда—туфрак исе. Яшәү тыны—мәңге сулмас. Җирдә тынар бар вакытлар. Без кавышкан мизгел узмас. Башакларны үтәм сыйпап. Тургайларга дәшәм. көйләп. Алар безнең җырны җырлар. Сүнгәндә дә кояш—көйрәп. Орлык сибәм кара җиргә,— Гөлләр шытса. Сөю үлмәс. ... Сүнәр, бәлки, бар ялкыннар. Без җан өргән учак сүнмәс! 6 Алышыныр еллар, алышыныр чорлар... Ә беркөн без икәү төшенербез кинәт: Нинди төшләр күрен изри кырда үлән. Нинди нурлар үпкәч, пешә таңда җиләк. Ул мизгелдә инде бүтән булыр көйләр. Үзгәрербез без дә... Сибелербез җилгә... һәм аңларбыз: үлем—бары күчеш кенә. Яңа гөлләр шытып үссен өчен Җирдә... 7 Төннен чиксез киңлекләре аша Без бер йолдызларга үреләбез, һәм. онытып җисми кануннарны. Бер-беребезгә иңеп тереләбез! ... Шау агымын тыеп, туктый Вакыт. Күк томырыла Җирнең куенына. Бу тетрәүле мизгел онытылмас. Калыр туфрак, җилләр тоемында... Ә без. онытып хискә җәза барын. Бер үк утка һаман үреләбез. Төннең йолдыз-киңлекләре аша Мәңгелеккә иңеп тереләбез! Кыйсса Җанга каккан бу давыл да үтәр кебек... Күзләремнән, балкып. Кояш үбәр кебек Ак көннәрем, ут-төниәрем хакын Язмыш Аккош төсле җырлар белән түләр кебек. Кемдер китәр-кайтыр. кемдер көтәр кебек... Берәү беркөн үз ярына җитәр кебек Күзләреңә багып, бәлки, кыйсса сөйлим?! Әмма йөрәк... Үлемне дә җиңәр кебек! Җавап Чакырасың мине үз дөньяңа. Анда таңнар алсу җилкән ди. Ымсына да, тыя хисен йөрәк. Мине Төннәр. Төннәр җибәрми. «Күмәрмен лә. дисең, гөлгә генә...» Юк. өзелгән гөлләр кирәкми! Аек кала күңел бар сихердән. Мине Җырлар. Җырлар җибәрми. Чакырасың... Тик ят офыкларда Җаным кояш булып тиоэлми. Өметләрне... өзәм тамырыннан. Мине Язмыш. Язмыш җибәрми! Гомер Үләннәрдә иртәнге чык тибри... Инеш аръягында атлар йөри... Дөньяларның иркен, киң чагы. Ят өфыклар дәшә кочагына... Тынгы танмый кошлар оча гына... Җанның күк болытка тиң чагы. Хыял юр|а. тоягы җнр тоймый... һаваларда ефәк гоҗым уйный... Җәйнең төскә, хискә му л ча1ы. Утлы ялын сараен шәфәкъ бии... Уйлар били җанны, гамьнәр били Сүнеп ята Гомер учагы. Сусау Сусавымны басмый ут та, су да. Саф чишмәләр, җилләр, туфрак—берни! Йөрәк, ахры, дымга җирсеп түгел, Офыкларга канат төбәп иңри. Тьт-тын чишмәләрне калдырам да. Давылларга тамырланам, түзми. Йөрәк, ахры, сүзләр, күзләр аша Тәү бишеген, соң ватанын эзли... Юлларына юлдаш итеп җилне ал. Ә мин. туфрак кочып, җиргә иңәрмен. Чишмәләрнең татып кайнар сулышын. Язмыш түгел. Үлемне дә җиңәрмен. Юлларыңа юлдаш итеп Төнне ал, Ай-йолдызлар, балкып, дога укырлар. ... Ялларына урап безнең моңнарны, Күкрәп торыр гомер кичкән тупыллар... Калдыр, калдыр мине генә!.. Ятларга Терек суы булсын җырым-сулышым. Мең ләззәтне, мең газапны кичәр җан. Калдырганчы давыл теткән куышын... Күрәзә Күз алдында—тарих шәүләләре... Кисәтәме Язмыш, әллә сыный? Казан күген ярган кошлар өнен Йөрәк хәбәр көткән чаңдай тыңлый. Өем-оем хәрабәләр аша Иңрәрме бер безнең хыяллар да?! Моңнар исән булсын... Сакла. Вакыт, һәм җиткер тик җаны уяуларга! Анда да бер телгә килер ташлар. Ком-мүк кенә каплый алмас Сүзне, һәм кемнәрдер... танып өнебездән, «Тере Хәтер* диеп атар безне! Учларыма ява август йолдызлары... Болын түрләрендә сагышлана гөлләр. Гөлләр керфегенә яткан кырау төсле Күңел бакчасына иңә көзге өннәр. Учларымда бии август йолдызлары... Без соң Җир катында. Күк каршында кемнәр?! Аяз күзе белән бага төпсез Киңлек... Юк. юатмый җанны, тик сагайта төннәр. Нинди чиксезлекләр җилкендерә, дәшеп. Нинди богауларны өзәр була куллар? Тыпырчына учта бәхет йолдызлары. Ә табанны өтә җир тузаны. . . юллар. . . Уңыш Күкрәп торган буразналар көтә мине Җирдә түгел, югарыда-Күк җанында. Орлык итеп тере йолдыз чәчәрменме Чиксезлекнең атар-атмас бер таңында?! Ә Җиргә соң... Җиргә япь-яшь карлар иңәр. Саф сулышы белән гөнаһ утын тыеп... Мин иңәрмен кабат тере бишегемә. Җанга насыйп соң уңышны урын-җыеп!.. Кемнәр ымсыныр бу юлга?! Өзелгән гөл таҗы кулда. Энҗе яшь керфегемдә. Ә йөрәк төпсез коедай. Түрендә тибри йолдыз, ай... Җуймам нур-бөртеген дә! Төннәрдән куыш үрермен. Телемем меңгә бүлермен. Сыйлап һәр ачны, тукны. Кем юрар килер көнемне? Җил генә тыңлар өнемне. Тоймый атылган укны... Э җанның тере учагын Актарыр, айкар да Вакыт. Сибәр оер көлен илгә. ... Коелган гомер чыклары. Онытылмас Моңның чыңнары. Шул Яшәү хакым җирдә! Сөю кадәр сөю... «Комны ярын гөлләр үсмәс, дисең. Канаты юк тоймас кош җанын...» Ә мин әкият тосле төшләремне Син очрагач... чынга юрадым. Ә мин «Бәхет» дигән могҗизага Ничәнче кат (!)... кабат ышандым. ... Син учына атлар, чүл. жил исе Сеңгән җайдаккамы охшадың?!.. Толымнарым бизи талир тәңкә. Яшь тал сыман зифа буйларым... Инеш суларына кушылып агып. Кәрван Юлын иңли уйларым... Ком йөрәген бакча итәр җаным. Җырым булыр рнзык-тәгаиең! .. Сою кадәр Сею мирасыбыз: Тиңсез Кыйссаның без дәвамы. 2005-2006