ОРЕНБУРГНЫҢ ФИДАКАРЬ ЗАТЫ
Татар әдәбияты һәм мәдәнияте өлкәсендә тирән эз калдырган күренекле шәхесләргә багышланган эзләнүләре һәм табышлары белән танылды Мәдинә Рәхимкулова. Татар энциклопедик сухтегендә анын хакында «үз төбәге тарихчысы һәм педагог* дигән билгеләмә теркәлгән. Оренбург өлкәсе татар жәмгыяте эшчәнлегендә ин актив катнашучыларның да берсе иде ул. Анын арабыздан китуенә дә ике ел тулып килә инде. Соңгы айларын ул туган-үскән төбәгеннән бик еракта— Санкт-Петербург каласында, уртанчы баласы Диләрәсе карамагында үткәрде һәм шунда вафат булды. Мәдинә Фәтхи кызы Рәхимкулова 1916 елда элекке Оренбург губернасынын «башкорт ягы* авылларының берсендә мулла гаиләсендә дөньяга килә. Атасы Фәтхи 1924 елда муллалык вазифасын калдырып, мәктәптә укыта башлый Анын үрнәгендә балалары да укытучы булырга хыялланып үсәләр. Бөек Ватан сугышы алдыннан Мәдинә апа Оренбург педагогия институтынын физика-математика факультетына укырга керә. Институтны тәмамлагач ул, 1943—1953 елларда, өлкәнең Мостай районы үзәгендә һәм Оренбург шәһәрендәге татар урта мәктәбендә балалар укыта. 1953—1971 дә Оренбург авыл хуҗалыгы институты студентларына белем бирә Бер үк вакытта педагогия фәне кандидаты дәрәҗәсе алу өчен хәзерлек эшләренә керешә Оренбург, Уфа архивларында булып һәм революциягә кадәр нәшер ителгән газетажурнал битләрен тикшереп, шул хезмәте өчен бик күп материаз туплый. 1971 елга аның «Революциягә кадәрге Россиядә татар мәктәп-мәдрәсәләрендә фәнни дисциплиналарны укыту» дип исемләнгән зур хезмәте тупланып, галимнәргә тапшырыла. Бу җитди хезмәттә патша чоры татар уку йортларында кулланылган хисап, алгебра, астрономия, физика, география, биология, зоология һәм химия дисциплиналары дәреслекләре, аларнын авторлары турында СССР күләмендә беренче мәртәбә әтрафлы материал туплап бирелә. (Ул хезмәтнең бер нөсхәсен автор сиксәненче елларда Казан дәүләт университеты китапханәсенең ку.тьязматар бүлегенә тапшырды.) Шушы зур хезмәтен туплаганда Мәдинә апага архив киштәләрендә хәрәкәтсез яткан бик күп документлар, кызыклы язмалар белән танышу насыйп була Шуларга нигезләнеп ул Казан, Уфа. Оренбург шәһәрләрендә нәшер ителүче газетажурналларга күпсанлы мәкаләләр, очерклар язып тапшыра Анын Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә багышлап язылган бер мәкаләсе нигезендә минем гарпфган күләмле (52 битле) очерк әзерләнде һәм ул хезмәт икебез исеменнән «Казан утлары» журналында, «Мәдрәсәләрдә китап киштәсе» дип исемләнгән җыентыкта басылып чыкты (Казан, 1992) М. Рәхимкулова Оренбургта яшәп ижат иткән олуг шәхесләребеэнен тормышын һәм иҗатын барлауга да күп көч куйды, аларнын эшчәнлеген күпсанлы мәкалә һәм аерым хезмәтләрендә яктыртты. Анын аеруча яратып һәм олылап искә алган шәхесләреннән Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдинев белән Дәрдемәнд икәнлеген билгеләп үтү кирәктер «Ризаэтдин бине Фахрутдин» исемендәге русча беренче хезмәте 1975 елда Уфада басылган иде Аерым мәкаләләре төрле елларда татар һәм рус матбугатында дөнья күрделәр Риза казыйнын үз хезмәтләреннән дә берничәсен Мәдинә апа гарәп шрифтыннан кирилииага күчереп. Казан белән Уфа мәшриятләрендә бастырып чыгаруга иреште Зур күләмле «Жәвамигуль-кәлим шәрхе* (дин белгече Равил Үтәбаев-Кәрими төзәтмә-шәрехләүләре белән) Казанда әүвәл «Иман» (1995), бер елдан сон Татарстан китап нәшриятларында дөнья күрде «Тәрбияле хатын» китабы шулай ук «Иман» нәшриятында чыкты (19%) Олуг галимнең «Әхмәд бай* китабы әүвәл татар, аннары рус телләрендә Оренбургтагы •Яңа вакыт* газетасы ярдәме белән нәшер ителде (1978. 1995) Оренбургта Ри»а хәзрәт яшәгән (1906—1918) элекке йорт урынындагы бинага истәлек тактасы куйдыру мәшәкатьләрен үз өстенә алучы да Мәдинә апа Рәхимкулова булды (Татарстаннан читтәге бер шәһәрдә түгел. Казаныбызның үзендә татар кешесенә андый пине башкарып чыгунын ничаклы мәшәкатьле булуын күпләребез ишетеп яки укып беләдер, мөгаен.) Оренбургта Дәрдемәнд гаиләсе 1893—1925 елларда яшәгән йортка истәлек тактасын куюны оештыручыларның да берсе Мәдинә апа булуын әйтеп үтим. Мәдинә апа белән ире, укытучы Якуб ага Шабакаев Оренбург һәм Ульян өлкәләре картларыннан алтмышлап борынгы жыр язып алалар. Текст һәм ноталары белән ул язмалар һәм аларнын кассетага азынган вариантлары Казанда Тел. әдәбият һәм тарих институты галимнәре Г Макаров белән Р Ягьфәревкә. музыка белгече Й Исәнбәткә тапшырыла. Шундый ук кассеталарны һәм татар әдәбиятынын күренекле вәкилләре иҗатын барлауга багышлы башка язмаларны Мәдинә апа чит илдәге Осло университетына да алып бара (ул уку йортында аның өлкән кызы Динә белән кияве укыталар). Оренбургта алтмышынчы еллардан бирле татар зыялылары җәмгыяте актив эшли. Ел әйләнәсендә алар шәһәр күләмендә әдәбият, мәдәният кичәләре, әдәби укулар оештырып, татар халкын үз тирәләренә туплап килделәр. 1980 еллар ахырында ул җәмгыять «Туган тел* оешмасы буларак рәсми теркәлде. Анын эшчәнлегендә ин актив катнашучылар арасында М. Рәхимкулова белән Я. Шабакаев булды. Шул җәмгыять тырышлыгы белән туксанынчы еллар башында өлкәдә радио һәм телевидениедән татар телендә тапшырулар оештырылды, «Яңа вакыт» газетасы чыга башлады. Педагогия институтының 1960 елларда ябылган татар-башкорт бүлеге, педагогия училишесе эшли башладылар. Мәдинә апа дистә елга якын шул училишедә укытты. Яхшы билгеләренә укыган берничә укучыны үз исеменнән акчалата бүләкләү тәртибен кертте. Мәдинә апанын шигырьләр язуын да әйтми китү гөнаһ булыр. Миндә анын шигырь үрнәкләре саклана. Дистә еллар дәвамында ул Дәрдемәнд улы Жәгьфәр Рәмиевнен һәм Төхфәт Ченәкәй-Сәмәвинен шигырьләрен дә аерым дәфтәрләргә туплады Азарны китап итеп бастыру уе тормышка ашмагач, 1990 еллар ахырында шул дәфтәрләрне дә Казан университеты китапханәсенә җибәргән иде. Казан милли- мәдәни үзәге архивы да анын бай мирасының бер өлешен үзенә алдырды. Мәдинә Рәхимкулова кебек зыялы милләтпәрвәр шәхесләр кимемәсен иде дигән теләктә калучы