Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

"СӨЛӘЙМАН МӨҺЕРЕ" Сөләйман пәйгамбәр кулындагы Аллаһьжын күркәм исемнәре язылган мөһерле йөзек Пәйгамбәр шул тылсымлы хасияткә ия булган йөзеге ярдәмендә диюләр һәм җен-пәриләрне буйсындыра алган "Кыйссасел-Әнбия' дә бер диюнең шул йөзекне кулга төшерүе һәм вакытлыча тәхеткә менеп утыруы турында сөйләнә Тылсымлы йөзекне Сөләйман пәйгамбәргә Әрхәм исемле балык табып кайтарган Йөзекнең мөһерендәге гексаграмма бср-берсенә карата 120 градуска борып, берсе өстенө икенчесе салынган тигеэкырлы ике өчпочмактан гыйбарәт, ягъни ул алты чатлы йолдызны ("Дауд йолдызы". “Дауд калканы" яки Магендауд") тәшкил итә Ривайәтләргә караганда, имештер. Давид Голиафка каршы сугышка шундый алты почмаклы калкан тотып чыккан Бу гексаграмма борынгы Кытайда еш очраган “инь-яиь" билгесе яки христианнардагы тәре тамгасы кебек үк капма-каршы көчләрнең (кук һәм җир, рух һәм материя, вакыт һәм фәзя-суфиларда ань һәм мәкам, аң һәм тән һ 6 ) бер-берсенә үтеп керүен символлаштыра. Алты почмаклы йолдыз Израиль дәүләте байрагында да сурәтләнгән Хәзерге мөселманнарның бу гексаграммага тискәре мөнәсәбәте шунын белән дә анлатыла Ләкин еврейләр әлеге тамганы 1897 елда Бөтендөнья сионистлары оешмасының Бааель шәһәрендә җыелган конгрессында гына үз байраклары өчен символ итеп алганнар Ә 1933 елгы 18 нче конгрессларында ул еврей халкының байрагы сыйфатында кабул ителгән 1944 елда Англия премьер-министры Уинстон Черчилль аны Фәләстыйнда төзелгән Еврей бригадасының байрагы итеп раслый, аннары. 1948 елнын маенда, шушы “Дауд йолдызы" сурәтләнгән байрак Израиль дәүләтенең рәсми байрагы сыйфатында кабул ителә. СӨМБЕЛӘ БӘЙРӘМЕ тар - Бу бәйрәм көзге көн-төн тигезлеге (21-23 сентябрьләр, фарсыда миһриган) көннәрендә, ягъни көзге сәвия мизгелендә үткәрелгән һәм Нәцруз бәйрәмен хәтерләткән, Сары чәчле матур һәм сүзгә җор бер кыз баланы Сөмбелә Сөнбелә итеп киендергәннәр дә. көзнең ничек киләчәген юрау өчен ана читләтеп кенә сораулар биргәннәр. Әйтик, әгәр “Чиләкме, чүмечме?" дигән сорауга Сөмбелә- кыэ “Чиләк" дип җавап бирсә, көз яңгырлы булыр дип юраганнар Сөмбеланен җавабына өлкәннәр дә колак салган, җавабы күңелләренә хуш килсә, алар “Юравың юш килсен" дип хуплап торганнар СӨННӘТЛӘҮ гт -Сөннәткә утырту. хитан (г ) Ир балаларның җенес әгъзасы очындагы тире каплавычны кисеп алудан гыйбарәт Кайчагында сөннәтләүне до тәһарәт төренә кертәләр. Сөннәткә утырту гадәте мөселманнар белән йәһүдилөрдэ генә түгел. Австралиядә Полинезия утрауларында, Африкада. Америкада (Мексика) һ б төбәк халыкларында да таралган Мондый йола борынгы Мисырда ук билгеле булган, ягъни аны мөселманнарга гына хас йола дип әйтеп булмый Эфиопларга бу йола мисырлылардан кергән, яһүдиләр до аны мисырлылардан алганнар (моны Геродот яза) Гарәпләр ир баланы 6-15 яшьләр арасында сөннәтләгәннәр Гомумән, сөннәткә бирүдә билгеле бер Дәвамы. Сузчек журналыбызның 2004 елның 1нче саныннан басылып кичә. яшь вә ай юк дип карала. Шулай булса да, балигъ булган вакытка кадәр сөннәтле булу тиешле Рокыйя Максудның “Ислам” исемле китабында сөннәткә утырту гадәттә гакыйка йоласы үткәргән көнне эшләнә, бала зәгыйфь булган очракта бераз вакытка гына кичектереп торырга мөмкин дигән искәрмә бар Коръәндә сөннәтләү ритуалына карата бернинди күрсәтмә дә юк. Әхмәтһади Максудинын “Шәригать хөкемнәре"ндә “Ир балаларны унынчы яшенә кадәр сөннәткә утырту" сөннәт гамәлләр исәбенә кертелгән Ривайәтләргә караганда, сөннәтләүне беренче булып Ибраһим пәйгамбәр керткән. Ә пәйгамбәрләр туганда ук сөннәтле булып туалар, һәрхәлдә хәдисләрдә шулай диелгән. М.Б.Пиотровский кайбер мөселман илләрендә Исламга кадәрге йола-кыз балаларны сөннәтләүнең дә сакланганлыгы турында яза. Сөннәткә утыртылган бала өендә аш үткәрү йоласы да булган (мәс., Себер татарларында һәм Урта Азиядә — сөннәт туе, угыл туе). Сөннәт туена килгән кунаклар бала бишеге янына куелган ләнгәзгә (поднос, ләгән) вак акча яки тәм-том салганнар. Мондый туйлар Төркиядә соңгы вакытларга кадәр сакланган. Таки әд-дин Әхмәд әл-Макризи (1364-1442) үзенең "Каһирә мәхәлләләре һәм ядкярләре турында үгет-нәсихәтләр" китабында Мисыр хәлифәсе солтан Бейбарсның 1264 елда Каһирәдә үзенең улын сөннәтләү уңае белән тантаналы бәйрәм уздыруы турында яза. Солтанның улы белән бергә, 1645 ир баланы да сөннәткә утыртканнар. Бездә сөннәткә утырту йоласын сөннәт бабасы (Себер татарларында-алшал. аптал бабай) башкарган, хәзер исә бу еш кына медицина хәзерлеге булган кеше тарафыннан эшләнә һәм, әлбәттә, гигиена таләпләре җиренә җиткереп үтәлә. Ә сөннәтчеләр элек баланы сөннәткә утырткач ярага юкә череге сибә торган булганнар. Төркиядәге шәһәрләрдә әледән-әле: "Фәнни сөннәтче", "Гигиеналы сөннәтче” дигән игъланнарга тап буласың. Шулай да тикшеренүчеләр хәзерге вакытта башкарыла торган сөннәтләү операциясенең тискәре йогынтылары булу ихтималы турында кисәтәләр. Сөннәткә утырту гомуми наркоз астында эшләнгәнгә күрә, диләр алар, сөннәтләүнең дини йола буларак мәгънәсе җуела, чөнки сөннәткә утыртылучы бала йолада бөтенләй катнашмый Ул гына да түгел, бу рәвешле үткәрелә торган операция вакытында сабыйлар кыска вакытлы булса да гомуми наркоз тәҗрибәсе алалар, нәтиҗәдә киләчәктә наркотик матдәләр тәэсиренә тотрыклылык бусагасы түбәнәергә дә мөмкин Моның исә җәмгыятьтә наркоманиянең таралышына шактый йогынты ясау ихтималы бар . Төрекләр ир баланы күбесенчә 7-12 яшьтә сөннәткә утырталар. Гадәттә моны сентябрь аеның башларында, уку елы башланганчы эшлиләр (Төркиядә мәктәптә укулар 15-20 сентябрьдә башлана) Сөннәтләр алдыннан малайның чәчен алалар, төп догаларны белүен тикшерәләр. Малайга матур костюм кигезәләр, иңбашы аркылы тасма бәйлиләр, аңа “Машалла!" дип язылган була. Шуннан соң малайны атка, дөягә яки арбага утыртып, сөннәтчегә алып баралар. Төрекләрдә һәм көрдләрдә сөннәтләү вакытында малай янында ир кеше була, аның роле исә христианнардагы хач атасы кебегрәк. ’’Кивре” дип атала торган бу кеше яшь мөселманны балигъ булганга тикле үз химаясенә ала. Ә Казан татарларында, Карл Фукс язганча, ир баланы өч, биш яше тулгач сөннәткә утыртканнар, баланың яше җөп сан (мәс , дүрт, алты кебек) белән күрсәтелгәндә сөннәткә утыртылган бала үлә дигән хорафат яшәп килгән. Ул заманнарда сөннәтче кешегә 50 сумга кадәр акча биргәннәр. Сөннәтләгән вакытта Коръән сүрәсе укылган. Әстерхан һәм Себер татарларында сөннәт көненә (сөннәт туе) ныклап хәзерләнгәннәр. Сөннәткә утыртуны малайга так (1,3,5,7 һ.б ) яшь булган елларга туры китергәннәр. Сөннәт туе башкача сөннәт катыкчы (хәтеме, ягъни мөһере) дип тә аталган. Бу көнне угылга яңа кием кидергәннәр, авылдашлары аңа бүләкләр һәм акча биргәннәр, авылда йөгереш һәм көрәш ярышлары, ат чабышлары да уздырылган, җиңүчеләргә киемлек ситсы бүләк иткәннәр. Сөннәтләүче кирәк мөселман булсын, кирәк башка булсын-аерма юк. Ягъни, гыйлемен белсә, теләсә кем сөннәтләсен - барыбер “Сөннәтләүчеләр Сөләйман Фарси нәселендән булырга тиешле” дигән сүз асылсыздыр” (Р Фәхреддин) Сөннәтчегә акчалата да түләгәннәр, бозау яки сарык бирү гадәте дә булган. Электә аерым нәселләр сөннәтче баба булу хокукларына ия булганнар (мәс , Казанда гомер иткән татар зыялысы Мөхәммәт Хәмитовлар нәселе). Зоя өязендәге Кошман һәм Казан өязендәге Масра авыллары шундый сөннәтчеләр белән дан тоткан Сөннәткә утырту йоласына табибларның карашында фикер төрлелеге булса да, күпчелек тикшеренүчеләр аның әһәмиятен таныйлар. Сөннәтле балаларда күп кенә авыруларның булмавы моннан йөз еллар элек билгеләнгән факт Кайбер мәгълүматларга караганда, хәтта бума хастасы, истерия һәм паралич авырулары да сөннәткә утыртканнан сон тукталган очраклар бар. 1865 елда ук инде Парижда халыкара конгресс, сифилис белән авыруны кисәтүдә нәтижәле чараларның берсе буларак, мәжбүри рәвештә сәннәтләүне тәкъдим иткән иде XX гасырда һнндонезиядә үткәрелгән тикшеренүләр дә бу нәтижәне расладылар Гөмбәчек һәм эренле башка авыруларга карата да шуны ук әйтергә мөмкин. Америка галимнәре хәрби госпитальләрдә 200 мен кешене тикшереп, соннәткә утыртылмаган кешеләрдә сидек юлларының авырулары 11 тапкыр ешрак очравын ачыклаганнар Сөннәт йоласы гамәлдә булган халыкларда ирләрнең женес әгъзасында яман шеш (рак) авыруы очрамый диярлек, хатыннарында .та аналык муентыгында бу авыру шактый сирәгрәк күзәтелә Урта Азия табиблары фикеренме, ир балаларны сөннәтләү фимоз һәм парафимоз авыруларыннан коткара, сидек юллары ялкынсыну куркынычын кисәтә, сөннәтле балаларда төнлә боелык тотмау дигән нәрсә дә сирәгрәк очрый икән. Әлбәттә, гигиена таләпләре үтәлмәгән очракларда һәм хәзерлексез кеше тарафыннан соннәткә утыртылган баланың үлү очраклары да булган Мәс таманында Ислам диненә каршы "армый-талмый көрәшкән" атеист Ибраһим Гыйльфановнын “Ислам дине турында" дигән китабында Татарстанда Әлмәт районы Нэдер авылында Рәшидә һәм Фоаг Миңлебаевлар гаиләсендә булган фажига. Лениногорскида яшәүче Сабир Хәйрисламовның бердәнбер улы җиде яшьлек Галимҗанның сөннәтләгәннән соң үлеп китү очрагы Ислам йолаларына каршы мисал итеп китерелгән Имештер, сөннәт бабалары, кул арты китмәсен дип. йөзенче баланың әгъзасында кыл калдыралар һәм нәтиҗәдә бала үлә икән дигән сүз дөрес түгел, чөнки берәр сабыйның үлеменә сәбәп булган сөннәтчеләр Кыямәт көнендә мең елга тәмуг утында калдырыла дигән язылмаган канун бар Мондый йола" турындагы имеш-мимешләр хәзер дә йөри. Мәс.. язучы Р Батулла бер танылган артистның шундый "йөзенче бала" булып, медицина аркасында гына котылып калганльпы турында сөйләгән иде. әмма мондый фактны раслый торган дәлилләр юк дип әйтергә кирәк Йөһүдиләрдә Муса пәйгамбәр канунын үтәү йөзеннән. Гайсә (Иса) туып сигезенче көнне (I гыйнварда) аны сөннәткә утырталар һәм исем кушалар Христианнарда бу кон бәйрәм дип игълан ителгән була һәм апостоллар (йәлавычлар) чорында гына гамәлдән чыгарыла Ләкин апостол Павелның Римлыларга хат"ынла дүртенче бүлек “христианнар өчен мәжбүри булган сөннәтләү"гә багышлана әле XVIII гасыр ахырындагы рус календарьларында да 1 гыйнвар Инсусны сөннәтләү көне буларак ( иОбрезание господне") билгеләп үтелә. Хәер, бу факт соңгы вакытларда чыккан православие календарьларында да ишерелмәгән Иске Васыятьнең Яшәеш" китабында 17 нче бүлекнең 1111 нче шигырьләрендә катгый күрсәтмә бар: “Тәнегезнең очындагы тирене кисегез: бу Минем сезгә васыятем булыр Сезнең каумегездә һәрбер ир җенесендәге сабый бала снннәтләнссн Күрәбез ки. христианнарда Изге Библиядәге ачык күрсәтмә үтәлми икән Хәзерге вакытта яһүд табиблары йогынтысында АКШта кайбер христиан малайларын да сөннәтләүләре билгеле. Дөрес, иудаиэмнын реформачыл агымы тарафдарларында баланы сөннәткә утырту мәжбүри шарт игеп каралмый Бала туып жиденче-сигезенче көндә сөннәтләү йәһүдләргә иярү була дигән фикер шәргый дәлилгә корылмаган Әгәр табиблар зарар юк дисәләр, җиденче көндә бу на да. аннан соң да сөннәтләргә ярый Генетикада тышкы йогынтыларның нәселдән бирелмәвен нсбатлауче дәлилләрнең берсе итеп мөселманнарда күп гасырлар буена ир балаларны соннәткә утырту нәгнҗәсе буларак соннәтле балалар тумауны да китерәләр. Ләкин халыкта кайбер балалар хакында “сөннәтле булып туган" дигән сүзне дә ишетергә гуры килә Татарда сөннәткә утырту ны "бабага бирү" дигәннәр Темников (Төмән) якларында соннәткә утырту йоласын пике ке.чаве (нике-пәке) ДИП атыйлар Шунысы кызык. Инҗилнең татарчага тәржем.нендә сөннәт ләү "кистерү . ү н б, ь.н бирелгән Сигез коннан соң. Баланы кистерер вакыт җиткач. Лны анасы зченда була башла/анчук ф.умчит.> атаганча. Иисус бии атаганнар (Лүка. 2 2!)