Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИЛЛИ ҖАНЛЫ КИҢЛЕКЛӘРДӘ

Туктар идем Белсәм кайда икәнлеген Эткәемнең кабере; Измәгән булса әнкәмне Түрәләрнең җәбере; Күңелемне бертуктаусыз Өтмәсә үкенечләр; Югарылан шелтә булып Кайтмаса үтенечләр; Китсәләр кара болытлар Татарымның күгеннән... Эрнүле шигырь язудан Туктар идем бүгеннән! Тере кеше сыман... Урыс империясенең бвтенлеген ва имшаееем сакхап корбан бу. дом татар е.-етыренең якты истмежн» Сыңар кулын Кафтау озеп алган. Дуслар калган мәхшәр эчендә. Шул дуслары очен сызлый җаны. Иртәсен дә сызлый, кичен дә. Күкрәгендә орден. Уйга чумып У тырабыз елга ярында. Котмә! әндә исән кулы белән Орденын ул йолкын алды да Атып бәрде дулкын кочагына. Сорау белән тулды күзләрем. «Тере кеше сыман... йөргән булам...» Пңрн-нңри чыкты сүзләре. Фәрит ГА ЬДЕ РӘХИМ (1933) шагыйрь. татар һм башкорт техлярендме уннан артык китап авторы Уфада яши. Хыял Үтеп китте Егерменче гасыр. Тик яумады шифа яңгыры. Яңа гасырның да яңгыры юк. Күкрәүләре генә яңгырый. Без нишлибез?! «Берүк безне яшен Суга күрмәсен!»—дип телибез. Болап булса. Егерме икенче йөзне Күрә алмас илсез телебез. Болай булса, чынга ашуы бар Гаяз Исхакынның фаразы... Бердәнбер көн ачып ташладым да Шыткан бәрәңгеле карбазын. Юлга чыктым. Булмасам да, әлбәт, Күз буучы яки сихерче. Егерме икенче йөзгә барып җиттем. Ник җитмәскә—мин бит шигырьче. Сөбханалла! Монда күргәннәргә Ышанырсыз микән, туганнар? Күк чалт аяз. Кургаш болытларны Көчле җилләр ерак куганнар. Муллык монда. Әдәплелек монда. «Нинди ил бу?» иттем сорыйсы. «Татар Урдасы бу!» Күз тимәсен: Җәйрәп ята очсыз-кырыйсыз! һушка килгәч бераз, китердем дә Гаяз Исхакыйны чакырып, Татарымыз илен әйләштк дип. Чаптар атта киттек чаптырып. Ат эчердек Ульян каласында: Ул әйләнгән кабат Сембергә. Хозурланып Урал тауларына, Сәлам биреп киттек Себертә. Ат утлатып Алтай буйларында. Килгән якка киттек борылып. Татар өчен татар үләр монда. Уныбызга берсе торырлык. Тубыл буе. Гаяз абыз белән Яшь чирәмгә яттык сузылып. Саф татарча гәпләшәләр әнә, Синең белән миннән уздырып. Төрле сортка телләр бүленмәгән. Бар телләр дә монда тигезләр. Татар телен өйрәнәләр, имеш, Урыс, нимес, хәтта инглизләр. Бер үләксә ята чик буенда, Каракошныкы ул үләксә. Күпме мөлкәт кирәк булыр икән. Шул гуҗ тыгынганны түләтсәң?! ...Исхакый бәй телгә килде: «Дөрес Аңлаганнар « Инкын раз * ымны1 . Чынга ашкан хыялыңны күрдем— Күрдем, халкым, яңа языңны!» Күзләрендә яшьләр... Китеп барды Канлы Егерменче гасырга... Ә мин килдем шушы шигыремне Сөйләр өчен сезнең каршыга. Ялвармаган Заманында кол халыклар бүген Азатлыкта яши. иректә. Ялвармаган богауларын алар Көрәш ялкынында эреткән. Татар иле Сулкылдый бәгырь, сулкылдый Кагылганда тарих җиле: «Милли җанлы киңлекләрдә Гөрләп торды Татар иле». ...Ник иртәрәк тумаганмын?! Күләгә Кон яктысын күргән дә юк безнең. Күләгә дә һаман күләгә. Охшаганбыз Кояш нурларыннан Мәхрүм булган зәгыйфь үләнгә. Хуҗабыз бар. Беркем сайламаган. Мирасы ул ерак үткәннең. Яше аның әллә ничә гасыр. Күләгәсе, димәк, күптәнге. Түзәр хәлләребез калмаганда. Ачу-нәфрәтләрне ук итен Очырабыз... күләгәгә. Ләкин Күләгәгә уклар атын кына Буламы соң аны юк итеп?! Бәгырьләрне назлап исә Киләчәкнең гадел җиле: «Милли җанлы киңлекләрдә Гөрләп тора Татар иле!». ...Нигә соңрак тумаганмын?! Әллә... Дом-караңгы. Җнр-күк балкып алды. Ымсындырып, алгысытып җанны. Ачылдымы әллә күк капусы. Әллә берәр шагыйрь дөрләп янды?! '«Ике Йол елдан сон иикыЛраа* «сере күадо тотыла Соравым бар Мәрхәмәтле, миһербанлы Аллам, Син бердәнбер кодрәт иясе. Әмма килми бәгъзе колларыңның Синең алда башын иясе: Көче җиткәннәргә ташланалар. Әйтерсең лә инде кыргыйлар. Хәкимнәргә түгел, хакимнәргә Эттән болай койрык болгыйлар. Каргышлары төшәр дип тә тормый. Сата алар ата-анасын. Килештереп тәүбә иткән була һәм гөнаһның кыла яңасын. Ә угрылар, караңгыга чумып, Рәхмәт укый синең төнеңә. Хәрам яклыларга хөкемеңне Калдырасың Хисап көненә. Бу заманда хәтта Аллага да Җиңел түгелдер ул, мөгаен... Соравым бар: нигә ярлыкыйсын Имане ызларыңны. Ходаем? Йа Рабби... Мин булдым менә шулай итәргә— Синнән алдарак анда китәргә. Хәлләре ничек теге дөньяның? Сиңа кадәрле күрим мин аны. Карап чыгармын бөтен җирләрен, Кай яктан исә ачы җилләре? Таңнар атамы. Кояш байыймы. Анда да карак-угры байыймы? Киндер Бармы җәйләре, бармы кышлары, Назлы гөлләре, сайрар кошлары? Алдан китәрмен—шулай хәл иттем. (Юкны сөйләмәс синең Фәритең.) Синең килүгә сарай салырмын, Кайчан килсәң дә каршы алырмын Теге дөньяның гүзәл төшендә...— Шундый ниятләр керде төшемә. Йа Рабби... күлмәк Күлмәкләрнең кидем зәңгәрләрен, Караларын кидем, акларын. Гомер буе мин шуларның берсен Күз карасы кебек сакладым. Ул күлмәкне кидем малай чакта, Минем өчен затлы-кыйммәт ул. Киндерен дә Әнкәм үзе суккан, Үзе тегеп биргән күлмәк ул! Гафу итә алмыйм Күпләр миңа югарыдан бага. Гүя ашкан күккә—гарешкә. Бер гөнаһсыз итеп тоя үзен. Әйтерсең лә инде фәрештә. Гөнаһларым, хаталарым байтак. Йома алмыйм моңа күземне. Башкаларны гафу итә алам. Гафу итә алмыйм үземне.