Хәтер
Яр буйлары куак кына Оя-оя чатыр... Дала иңләп илгә кайта Шәҗәрәле Хәтер. Сары-кызгылт яфраклары Безгә дигән хаттыр... һәрберсе йөрәк... җөйләрен Ятлан укыр чактыр. Тиздәй барсы сибелешен Җиргә төшеп ятыр... Җыерчыклы гарнх сере Җәрәхәтле Хәгер... Өсләренә яңгыр явар. Кырау, чык чылатыр... Фанилыкның 1амьсезлеге Сагыш-мон кузгатыр. Тынып калыр аннан җиһан. Кабат ак кар балкыр... Язылмаган ал-ак кәгазь Кемгә нәрсә әйтер?!. Сулар акмый тормас җирдә. Кайтыр язлар, кайтыр... Бозны тишеп чыгар сабак Тамырларда Хәтер! Ц Кардәш булып килеп таптын эзләп, Йорәгемә утлар аттыц төзәп: Биш йөз еллык хатаң, имеш... төзәт... Бу кадәр дә ник син үҗәт. Хәтер! Нәслең-тамрың. кый.пан эшен саный. Күрше карттай кырыс, таяк яный... Алга чыга йөгереп, арттан калмый. Йөзен бик карт, холкын сабый. Хәтер! Өзеп бәгьрен. сызлан тора эчтә. Телә җанны иртәсен дә. кич тә... Юк. калдырмый урын башка хискә Уйдан үткен, моңнан нечкә Хәтер! Эзәрлеклән күпме куып барыр? Ничәвебез туктап уйга калыр?.. Уй төбендә, белмим, нәрсә табыр?.. Бу кадәр дә ник син авыр. Хәтер?! ра|ип рххМАНИ (1949) «ым*, пыикыйтъче: 6ам.щ> лЫтятыиа багышлашчн хехчатлэр «шпоры Ши/ырь м/*- ж урначыбызда беренче тапкыр басыла Казанда яши. Кабынырга җитә сыңар чаткы Балачактан картлыгыңа чаклы Чолгый тәнне уты катлы- катлы... Газабың да—татлы ялкын. Хәтер! Ш Югалтудан вакыт, диләр, дәва Фаҗигадән ерагая ара... Буын арты буын ятып кала. Хәтер үлми—Хәтер алдан чаба! Карында ук сине килеп таба: Нәсел өне күчә җаннан җанга... Дәһшәт эзе төшә каннан-канга... Юк, төзәлми—ачык тора яра. Барган саен алда еллар кара. Асыл затлар поскан кайсы кая... Ил-Ватансыз үткән гомер зая— Җәрәхәттән, сыкрап, Өмет тама. Татар юлы Каралтмыйк та, тарайтмыйк та Бабайлар кайткан юлны... Диңгезләрдән диңгезләргә Сузылган татар моңы. Ярты тәүлек чыгып кояш. Яңарта узган юлын; Көн дә хәтергә уела Тарих мең еллар буе— Яктыра җитмеш буын. Заман арбасы ватылган... Түгел Җир—сабан туе! Җиһангирдан ятимлеккә Ташлаган татар юлы. Язмышына җибәрелгән Сынауның хәтәр зуры: Гайрәтле дә. гыйбрәтле дә Җиһанда татар юлы. Чәчелгән ярты дөньяга— Тараткан кояш нуры. Җан орлыгы чәчкә атса, Ачылыр барыр юлы. Җир тарих җебе типчегән Ямаулык белән тулы... Шәрекъ-Гареб күлмәгенең Җое ул—татар юлы. Еллар ябык заманда да Кыйоласы һаман туры; Изелүчедән кичерүчегә Үзгәрә татар юлы. Баш та имик, лаф та ормыйк. Без җирдә -Алла колы! Олы юлдан тар сукмакка Төшмәсен татар юлы... Әлмисактан бу көнгәчә Сузылыр яшәү җыры. Кара фал ачкан ялгыша,— Өзелмәс татар юлы! Йә бар ул, йә ул юк... Яшьлек ул—чәчәге язмышның. Соңыннан өлгерә җимеше... Йозактай келт итеп ачыла булмышың— Йә бар син, йәки юк син, Кеше! Үстерә милләтең тиң күреп: Җир сөреп, тир түгеп, дин биреп... һәм сынар үзенә хезмәттә иң элек: Йә бар ул, йә юк ул Ир-егет! Булсын дип сөюен канатлы. Бәгьренне, йә... азмы канаттын. Чынбарлык яз белән, көз белән аңлатты: Йә бар ул, йә юк ул Ярату! Исемеңне күкләргә чөй. кабарт... Җәй тавис койрыгын, башканы сүк-каралт; Кабатла: менә мин—даһи! дип мең кабат Йә бар ул, йәки юк... ул Талант! Сорамый Мәккәдә булганын. Хөкемгә тартыла вөҗданын; Үлчәнә ниятен, гамәлен, кылганың— Йә бар ул, йә юк ул Иманын! Бетәрме үгилек халәте. Ник начар күренә әйбәтең?.. Атаң күк якларга, биреп җан гайрәтең Йә бар ул, йә юк ул Дәүләтең! һәр туган яна көн тозаклы, һәр өмет учагың газаплы... Кызарып баеган һәрбер кич азаккы: Йә бар ул, йә юк ул Азатлык! Камиллек үрнәге Табигать, Ә тормыш йә коллык, йә җиһад. Син, Кеше, көрәштә үз бәян хакын әйт: Йә бар ул, йә юк ул Хакыйкать! Исән ич аларның үз халкы Инк үсә чит телдә мен ятим?.. Чыгарыр хөкемен чал тарих чын хәким: Бармы ул. юкмы ул Милләтең! Кичке дога И Тәңребез, аң бир безгә җәмгебезгә! Еллар өзек... юллар төзик Мәңгебезгә! Ерак бабайлар р\ хына тиң нт безне! Күрик заман көзгесендә милли йөзне! Кара төндә, таңдай сызлый, кайтсын хәтер. Җаһнллеккә хак сүзне ул әйтсә әйтер?! Саркып керсен яшәү сүле тамырлардан. Утырмасын сыкрап милләт камыллардай. Кыя-таудай күккә ашсын милли тирәк. Терек суы чишмәседәй типсен йөрәк! Дастанга тиң Ватан корыйк өр-яңадан! Килсен көннәр шатлык төяп кәрван-кәрван. Карап тормыйк шәҗәрәгә кан калтырап. Йөрмәсен моң дөнья буйлап яфрак-яфрак! Кайтсын дөньяны тарсьшып очкан кошлар... Агартмыйк баш: бу милләт, дип, кайда кышлар? Җәеп, Тәңрем, галәм утын- таңнар яса. Без нур булып Сиңа кайтыр җан лабаса! Казан—бәхет капкасы Күк илчесе манаралар... М әңгелектән—азаны. Туктала җан гомерлеккә: Бу, дип,—минем Казаным! Таң нурларына ачыла Казан—Шәрекъ капкасы. Чал тарихтан, кырыс хәтер. Килеп тәрәз какмачы! Нинди татлы бу яшәеш, Тик ник кыска соң гомер?! Дөньялыкта чәчрәп янып. Мәңгелеккә син өлгер... Ургып ача заман җиле... Казан—Гареб капкасы. Кузгал, милләт, чык—сүзең әйт, Язмыш юрап ятмачы! Җирең көтә изге гамәл, Ай-кояшлы вазыйфаң; Кешелеккә Хак сүзен илт,— Нурга чумсын бар җиһан! Сынала җан, ныклы иман... Казан—Кыйбла капкасы. Торма ишек төпләрендә Бәхет, түргә атлачы!